ТАТ РУС ENG

Гарипова Фирдәвес (Казан) Габдулла Тукай иҗатында географик атамалар кулланылышы

rnВ статье рассматриваются географические названия Идел, Казан, Агыйдел через призму чаяния поэта о свободе своего народа, о его высокоразвитой интеллектуальной способности, а также о грамотности в политической. в эко-номической и в духовной областях. Кроме того, в связи с этими топонимами затрагиваются вопросы выражения поэтом своего отношения ко всем событиям, происходящим в жизни родного народа. Все это для татарского народа всегда было актуально, поэтому в творчестве поэта топонимы упоминаются неоднократно. Названия географических объектов издревле существуют с народом и имеют глубокие корни. Не ускользнул от внимания великого поэта и та-кой важный аспект общественной жизни как экология народа, окружающей среды, а также водоёмов и др. объектов.rn

rn

rn
rn 
rnХалкыбызның бөек әдибе Габдулла Тукай үлемсез иҗатын 27 яшькә кадәр яшәү аралыгында тудыра. Каян, нинди изге сулар эчеп, һава сулап, нинди уңдырышлы туфракка басып йөрүдән килгән аңа мондый гамь һәм мәгънә белән тулы иҗат чишмәсе? Аның күңел җәүһәрләре гаҗәп дәрәҗәдә киң кырлы, талантлы, тормышның бөтен ягын истә тотып, хәзерге вакытта да көн кадагына суга торган актуаль проблемаларга багышланган.
rnРеспубликабызның Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килгән һәм төрле авылларда, шәһәрләрдә яшәп алган бөек иҗатчыбыз Габдулла Тукай — халкыбызның визит карточкасы. Әдипнең күңел җәүһәрләре тезмәсендә ни генә юк. Географик мохиттән башлап һәрнәрсәгә ул игътибар иткән, үз фикерен язган. Аның иҗатында Казан, Идел, Агыйдел, Чирме-шән, Кушлавыч, Әстерхан, Кырлай, Бакырчы һ. б. атамалар кулланыла.
rnИсеме дастаннарга кереп калган Казан әдип иҗатында күп мәртәбәләр кабатлана. Шәһәр турында әдип «Пар ат» дигән шигырендә мондый юллар язып калдыра:
rn

rn

rnҖиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
rnЧаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
rn…Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору;
rnБу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.
rnБер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
rn«Тор шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан».
rnБу тавыш бик ачты куңлем, шатлыгымнан җан яна;
rn«Әйдә чап, кучер, Казанга, атларың ку: на! На-на!»
rnӘйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:
rnИ Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
rn…Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
rnМонда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…
rn(«Пар ат»).
rn

rn

rnШигырь юлларыннан күренгәнчә, Габдулла Тукай Казан шәһәренә ашкынып, зур өметләр белән кайта. Казан — һәркемнең, шул исәптән әдипнең дә күңелендәге нурлы һәм моңлы шәһәр.
rnКазан — «Идегәй» дастанында болай искә алына:
rn

rn

rnИдел-Йортны дау алды,
rnЯу өстенә яу килде,
rnИдегәй әйткән көн килде,
rnЧыңгызның куйган хан тагы (тавы).rn

rn

rnКара урманым төбендә
rnКаралып аккан Казан суы,
rnКазан суының буенда
rnКапкасы биек таш Казан,rn

rn

rnКан тагы булып әверелде;
rnКырым, Казан, Аждаркан (Әстерхан).
rnБашлы-башлы ил булды, —
rnАлтын Урда таркалды.
rn

rn

rnУл каламны алырмын;
rnИнде анда да тынмасам,
rnЧулманны кайта кичәрмен.
rn

rn

rnБашка тарихи чыганакларда Казан шәһәре һәм Казансу күп искә алына.
rnЯзма чыганаклардан күренгәнчә, Казан Көнчыгышта гына түгел, Көнбатышта да шөһрәт казанган. XV гасыр азаклары — XVI гасыр башларында Европада басылып чыккан карталарда Идел буеның сулъяк ярына урнашкан Казан зур шәһәр рәвешендә күрсәтелгән, читтән килүчеләр аңа карап сокланганнар. Шәһәр яны бистәләрендә төрле һөнәр ияләре яшәгән. Андагы тимерчеләрнең, металл эшкәртүчеләрнең, корал ясаучы, ювелир, тире иләүче, агач һәм тимергә төрле бизәк ясаучы, балта осталары, ташчы, кабер ташлары язучы, итек-читек тегүче, китап күчерүче, китап тышлаучы, чүлмәкче, төзүче һәм башка һөнәр ияләренең даны еракларга таралган, йорт төзү осталары биналарны сәнгатьчә зәвык белән бизәгәннәр. 1552 елда Казанны алуда катнашкан князь А. Курб-ский Казанның һәм андагы йортларның зиннәтле бизәлешенә, Казан ханлыгы җирләрендә урнашкан шәһәр-кальгаларның, авылларның матурлыгына, гөлбакчадай чәчәк атып утыруларына, мул тормышта яшәүләренә исе китә, соклануын яшерә алмый, китапка теркәп калдыра.
rn1708 елдан башлап, Казан губерна үзәге булып торган. Татар халкының рухи мирасында ул башкала, татар җәмгыятенең үзәге буларак искә алына. Казанда элек-электән мәгърифәт учагы дөрләп янган, алдынгы карашлы галимнәр яшәгән.
rn1767 елда Екатерина II Идел буйлап сәяхәткә чыга. Ул Казанга да керә һәм анда биш көн тора. «Россия шәһәрләре арасында Казан — Мәскөүдән кала икенче, зур бер патшалыкның башкаласы булып торырлык шәһәр», — дип белдерә императрица. Казанда ул таштан мәчетләр салырга ризалык бирә һәм, шул рәвешле, бай татар сәүдәгәрләренең күңелләрен яулап ала.
rnЕкатерина II нең (Әби патшаның) XVIII гасырда әйткән сүзләре белән XIX гасыр шагыйре Гали Чокрыйның «Мәдхе Казан» шигыре авыздаш:
rn

rn

rnГалимнәр күплеге белән,
rnӘдипләр күплеге белән
rnТабиблар күплеге белән,
rnТәмам бөтен илгә мәшһүр…
rn
rnШәһре Болгар җирләрендә
rnНичә кала, ничә авыл
rnБерсе дә аңа пар түгел,
rnКазанга тиңләшә алмый.
rn

rn

rnБу шигырь юлларында Казанга мәдхия укыла.
rnXIX гасырның беренче яртысында Казан Россия дәүләтенең көнчыгыш чикләрендә фән һәм культура үскән зур шәһәр булып исәпләнгән. 1804 елда анда университет ачылу Урта Идел — Урал төбәгенең иҗ-тимагый-сәяси тормышында һәм культура өлкәсендә әһәмиятле вакыйга була. 1900 елда барлык татар китапларының 85 проценты Казанда чыга. Казанның еракта урнашкан кардәш төрки халыкларга йогынтысы көчле була. Күрше фин-угыр халыкларыннан мари, удмурт, мордва һәм башкалар Казанга тартылып яшиләр. 1912 елда язылган «Казан вә Казан арты» дип аталган шигырендә Габдулла Тукай бу вазгыятьне бик матур итеп тасвирлаган:
rnИ Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,
rnМәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың (часовня) шәмнәр кеби
rn

rn

rnСин үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,
rnБик мәһабәтле торасың барчага юл күрсәтеп.
rn

rn

rnНур ала синнән бөтен як: Чистополь, Спас, Тәтеш
rnҺәм Чабаксарга, Мамадышларга, Чар (Царевококшай) Малмыҗ катыш.
rn

rn

rnБер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
rnНур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.
rn

rn

rn«Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампаның һичбер нуры», —
rnШул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры!
rn(1,11,277).
rn

rn

rnКазан оешу турында төрле-төрле легенда-риваять-ләр бар. Казан атамасының нәрсә аңлатуы турында 25 төрле гөманны профессор Гомәр Саттаров язып чыккан иде. Безнең уебызча, Казан суы атамасы каз ~ казу (копать) сүзенә нигезләнеп казылган, ан компоненты борынгы төркиләрдә елга сүзен белдергән. Елгалар җирне кисеп һәм тишеп, казып агалар. Бу күренеш Иртеш (Иртыш) елгасы атамасында да күзәтелә. Ер-ир борынгы төрки телдә җир мәгънәсендә, теш-тиш, тишү төшенчәсендә йөри һәм Иртеш елгасын «җирне тишү нәтиҗәсендә ясалган» дип уйларга нигез бар.
rnКазан атамасының таралышы бик киң. Ул бөтен Россия өлкәләрендә, хәзер инде мөстәкыйльлек алган дәүләтләрдә, чит илләрдә дә очрый.
rnГабдулла Тукай иҗатында Казан күп тапкырлар кабатлануга аптырап булмый, чөнки Казан халкыбызның йөрәге, сыеныр урыны һәм газиз шәһәр. Әдип, Казан, Казан, дип юкка гына каләм тибрәтмәгән. Шәһәр моңа лаек.
rnӘдип иҗатында Идел атамасы байтак очрый. Яшәгән төбәгебезне, Казанны Иделдән башка күз алдына да китереп булмый.
rn«„Солдат" бәете» дип исемләнгән әсәрендә Тукай күңел җәүһәрләре арасындагы моңлы уйларын болай язып калдыра:
rn

rn

rn… Идел суы агын су — эчәр җире бар микән;
rnБез фәкыйрьне исенә төшереп дога кыйлган бар микән?
rn

rn

rnИдел суы ашлыдыр, ашлы түгел — ташлыдыр;
rnТашлы булмый кая китсен, безнең күзләр яшьледер.
rn(1,Пт.,237).
rn

rn

rnТалантлар күзе яшьле була…
rnИдел — «зур елга», «елга» дигән сүз. Моның шулай икәнен «Идел бер, чишмәсе мең» дигән мәкаль дә раслый. Вакытлар үтү белән ул зур, аерым бер елганың исеменә әверелгән.
rnАтама күп тарихи чыганакларда, халык авызы иҗаты әсәрләрендә еш очрый. Идел һәм Идел-Йорт атамалары татар халык дастаны «Идегәй»дә болай искә алына:
rn

rn

rnӘй, Идел-Йорт, Идел-Йорт
rnИдел буе имин йорт,
rnАтам кияү булган йорт
rnКендегемне кискән йорт,
rnКерем-коңым юган йорт,
rnБия сауган сөтле йорт,
rnКымыз эчкән котлы йорт,
rnИелеп тәгъзим кылган йорт —
rnАнам килен булган йорт —
rnИелеп сәлам биргән йорт,
rnИдел — Җаек арасы
rnЕлкы белән тулган йорт,
rnКазан — Болгар арасы
rnКала белән тулган йорт
rnТатар халык мәкальләрендә Идел болай сурәтләнә:
rnИдел — ага, Җаек — тутабыз,
rnАгыйдел бил путабыз.
rnИдел — Җаекның агасы,
rnАгыйдел — ил агасы.
rn

rn

rnАтаклы төрки лексиколог Мәхмүт Кашгари язуынча, «Этил — кыпчак илендә бер елганың атамасы. Ул Болгар (иле) аша үтә һәм аның рус җирләреннән агып үтә торган бер тармагы бар». «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә Идел — «зур елга», Идел-Йорт исә — «Идел буена урнашкан борынгы Болгар һәм Кыпчак дәүләтләре» дип бирелгән
rnТөрки халыклар һәм алар артыннан фарсылар, согдилар, гарәпләр дә Иделнең башы — төп чыганагы Агыйдел, дип белгәннәр. Урта Идел буе халыклары XIX гасырда да әле «төп елга — Агыйдел» дип уйлаганнар. Кара Идел (Уфа, Өфө), Чулман (Кама елгасының Агыйделгә кушылганга кадәрге агымы), Нократ Иделе (Вятка) һәм Күк Идел (Иделнең «хәзерге» Кама белән тоташканга кадәрге өлеше) Агыйдел кушылдыклары дип хисапланганнар. Бу күренеш күрше халыклар телендә дә чагылыш тапкан. Мариларда Ош Виче (Ак Вятка) Агыйдел елгасының кушылдыгы, Йул (Волга) белән тоташканчы булган өлеше. Чулман — Агыйдел кушылдыгы. Удмуртларда Буджим Кам (искергән атама) яисә Төдый-Кам (удмурт әдәби телендә) — Агыйдел (Ак Кама атамасы төп елга дип аңлана). Кам елгасы — Агыйдел кушылдыгы. Чувашларда Шуры Адыл (Ак Идел — Агыйдел елгасы) һәм Кама елгасының түбән агымы, Кывак Адыл (Күк Идел) — Волганың югары агымы.
rnВизантия тарихчысы Константин Багрянородный мәгълүматларына нигезләнеп, А. Р. Зифельд Симумяги элек Дон яисә Днепр елгаларының да Атель — Этель дип йөртелүенә игътибар итә. Болгар галимнәре төрки халыкларның зур суларны, шул исәптән Днепр, Буг, Дунай елгаларын да Этил — Итил дип атап йөртүләрен ачыклаганнар.
rnИдел атамасы төрле фонетик вариантлар белән Се-бернең киң җирлекләрендә, Төньяк Кавказда, Кырымда, гагауз халыклары телендә, караимнарда, Идел-Урал елгалары бассейннарында һ. б. урыннарда табыла.
rnГабдулла Тукай иҗатында Агыйдел атамасы да шактый кулланыла. Чөнки Казан, Идел, Агыйдел алар бергә береккән. Әдипнең «Солдат бәете» дигән шигырендә мондый юллар укыйбыз:
rn

rn

rn… Унике чана утыным Агыйделгә сал булсын;
rnЕлама, әткәй, бәнем өчен, калганнары сау булсын.
rn

rn

rnБезнең илгә барсагыз, сәлам, диегез муллага;
rnБезнең өчен дога кыйлсын кул күтәреп Аллага.
rn(1,Пт.,298).
rn«„Озын эрбет" көе» дип аталган шигырендә әдип мондый юллар язган:
rnЯмьле Агыйдел буенда ат эчердем төшереп;
rnҖаныкаем елый микән бәне исенә төшереп? (1,Пт., 292).
rn

rn

rn«„Аксак Йосып" көе» дип аталган шигырендә Г. Тукай Агыйдел атамасын берничә урында кабатлый:
rn

rn

rnАгыйделләрне кичкәндә
rnут күренә аргы якларда;
rnКайгырмас та иде бу башкаем,
rnәҗәл килсә бала чакларда.
rn
rnАгыйделләрнең буенда
rnатып алдым кытай казларын;
rnКайгырмасана, газиз башым,
rnбер күрербез Ходай язганын.
rn
rnАгыйделкәй буе, ай, киң ялан;
rnйөри дәвәләрем көтүсез;
rnКеше хәлләрене кеше белми:
rnэчкәйләрем яна төтенсез.
rn(1, II т., 284).
rnӘдипләр кайсы гына илләрдә яшәсәләр дә, алар иҗатында яшәгән мохитләрнең географик атамалары кулланылмыйча калмый.
rnАгыйдел — Идел һәм Камадан кала Татарстан җиреннән ага торган өченче зур елга. Ул — Россиянең Европа өлеше үзәген бай төбәк — Көньяк Урал белән тоташтыра торган бердәндер су юлы.
rnКайгы-сагышларны тарата торган, халык күңелен биләп алган су ул Агыйдел. Шуңа да аны әдип үз иҗатында шактый файдалана. Агыйдел атамасы халыкның мәкаль һәм әйтемнәрендә очрый. «Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң чүп тә rnюк» һ. б. Ул — дастаннарда, риваять һәм легендаларда, тарихи чыганакларда кулланыла. «Җик Мәрән» дип аталган тарихи дастанда вакыйга Агыйдел ярында бара.
rnТатар җырларындагы «Агыйдел» дигәндә, күп очракта, Каманы аңларга кирәк. Хәзер Кама ярларында яши торган җирле халык аны Идел, Агыйдел тип тә йөртә. Бер елганың өч атамасы Элек елга Идел, Агыйдел дип аталган.
rnМонгол яулары алдыннаш Идел болгарлары иленә килгән венгр миссионерлары язмаларында Агыйдел "Идел" рәвешле бирелгән. Агыйдел, Агыйделкәй атамасы XVII йөз рус тарихи-географик чыганакларында «Белая Воложка» дип йөртелгән. Тора-бара шул тезмәнең «Белая» өлеше генә торып калган. Белая атамасы белән барлык төр рус чыганакларында теркәлгән.
rnҺәр атаманың тарихы зур. Шуңа да булса кирәк алар шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатларында һәрдаим кулланылалар.  Кеше  исемнәре,  географик атамалар Габдулла Тукай иҗатында да мул табыла.
rnӘдипкә сүзләрне күчерелмә мәгънәдә кулланып ономастик термин ясау да хас. «Дустларга бер сүз» дигән шигырендә мондый юллар бар. Бу дүрт юллыкта диңгез якасында дигән сүзләргә игътибар юнәлтергә кирәк.
rn

rn

rnГыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
rnТырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
rnДиңгез якасында торып, без сусамыйк, —
rnХөрриятнең диңгезләре ташый имди. (1,1 т., 42).
rn

rn

rnЯка термины татар ономастикасында (барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган фән дә) елга яры, тау кырыйларын аңлата, күчерелмә мәгънәдә кулланыла. Яка компоненты елга, тау атамалары составында байтак очрый: Елга якасы чишмәсе — Биектау районында Казансу елгасына кушыла; Чишмә якасы — Балтач районында Кугубор елгасы ярында; Инеш якасындагы чишмә — Балтач районында Шушма елгасы ярында (чагыштыр: Каюм Насыйридан бер мисал: Казансу якасына кала салдылар); Тау якасы — Кама Тамагы районында ага торган Коры Үләмә елгасы ярында; Тау якасы кизләве — Зәй елгасы бассейны (Зәй районы); Чирмешән якасы — Әлки районындагы урын. Себер татарлары сөйләшендә сай ягасы — «елга яры», «яр буе». Халха-монгол телендә — зах, бурят телендә — заха, үзбәк —яка, уйгыр — жага, алтай — jака, кыргыз — жака, казакъ — жага, каракалпакларда — жага, нугай телендә дҗъа «яр, кырый» төшенчәсендә кулланыла.
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1. Тукай Габдулла. Әсәрләр. Биш томда. I том. Шигырьләр, поэмалар (1901-1908). — Казан: Татар. кит. нөшр., 1985; — 405 б.; II том. Шигырьләр, поэмалар (1909-1913). — Казан: Татар, кит. нәшр., 1985. — 399 б.rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)rnrn

rn


rn

Комментарий язарга


*