ТАТ РУС ENG

Гобәйдуллин Ленар (Казан) Габдулла Тукай мирасы (шагыйрьнең Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә саклана торган сирәк басмалары турында)

rnВ статье сквозь призму материалов татарских печатных изданий XX века рассматриваются арабографические книги Габдуллы Тукая как памятник истории и культуры. Акцентируется внимание на прижизненных, дореволюционных изданиях поэта, книгах и отдельных номерам периодики, изданных татарскими эмигрантами 30-70 годов XX века. Сделан вывод о том, что книги и произведения поэта пользовались и пользуются большой популярностью.rn

rn

rnТатар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында Габдул Тукайның алыштыргысыз дөньясы бар. Шагыйрьчең шәхесе һәм иҗаты инде менә бер гасырдан артык киң җәмәгатьчелекнең, әдәбият һәм сәнгать белгечләренең игътибарын үзенә җәлеп итеп килә. Җәлеп итмәслек тә түгел, чөнки Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән гәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торды: кемнәрдер аны күккә чөеп мактадылар, кемнәрдер тәнкыйтьләделәр, кайберәүләр үз шигъриятен аңа ияреп башлап җибәрде, иҗатында Тукай мотивларын, тема-ггроблемаларын дәвам итте, яңача ачты.
rnТатарстан Республикасы Милли китапханәсе Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү, аеруча, аның әсәрләренең, китапларының төп нөсхәләрен саклау һәм халыкка җиткерү белән дә шөгыльләнә. Кулъязмалар һәм гәк китаплар бүлегендә сакланучы, шагыйрьгә нисбәтле чыганакларны берничә төркемгә бүлергә мөмкин:
rn1)    үзе исән вакытта дөнья күргән китаплары;
rn2)    вафатыннан соң басылып чыккан китаплары;
rn3)    чит илләрдә яшәүче татарлар тарафыннан нәшер ителгән китаплары һәм газета-журналларның шагыйрьгә мөнәсәбәтле нөсхәләре;
rn4)    шагыйрь әсәрләренең кулъязма күчерелмәләре;
rn5)    XX йөз башында Г.Тукай әсәрләре басылган вакытлы матбугат.
rnБүлектә Г.Тукайның 26 исемдәге 40 тан артык басма китабы саклана. Шуларның 14 исемдәге китабы үзе исән вакытта дөнья күргән. Әлеге китапларның иң әүвәлгесе 1907 елга нисбәтле. Ул бертуган Шәрәфләрнең китап нәшриятында «Шигырьләр китапханәсе» сериясеннән 3 нче дәфтәр буларак, «Г. Тукай шигырьләре» исеме астында дөнья күргән. Шул ук елны бу егриядән шагыйрьнең 4 нче дәфтәре — «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле китабы басыла. Шулай ук китапханәдә Г.Тукайның, һәр елны диярлек, Казан зәһәрендәге «Мәгариф», «Сабах», «Үрнәк», «Өмет» матбагаларында нәшер ителгән китаплары бар. Алар «Тукаев диваны» (1908), «Энже бөртекләре» (1909), «Күңел җимешләре» (1911) исеме астында дөнья күргәннәр. «Яшен ташлары» (1911) исемле җыентыкның кереш сүзендә бу китапны автор, «Башыңдагы чабата», «Матбугат клоуны» дип атарга теләвен белдерсә дә, 1908-1909 елларда нәшер ителгән «Яшен» сатирик, юмористик журналы хөрмәтенә җыйган «чүп-чарын» «Яшен ташлары» дип атавын белдерә. 1908 елда Г. Тукайның рус әкиятенә ияреп язган, «Сабах» китапханәсендә нәшер ителгән «Алтын әтәч» китабы балалар өчен төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапларның матур үрнәге булып тора. 1910 елда нәшер ителгән «Халык моңнары» исемле җыентыкта шагыйрь халык җырларын җыючы буларак та таныла, чөнки аның бу китабында Казан трактирларыннан җыеп алынган җырлар тупланган (5, 86). Ә 1912 елда «Мәгариф» китапханәсе наширлегендә дөнья күргән «Җан азыклары» исемле җыентык шагыйрьнең үзе исән чакта басылып чыккан соңгы шигырьләр мәҗмугасы булып тора.
rnГ.Тукайның балалар тәрбияләргә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Бер мәкаләсендә ул: «Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен, иң элек баланың табигатен, әхлагын һәм йөреш-торышын нечкәлекләп белергә кирәк. Менә иң читене — баланың ошбу хасиятләрен аңламактыр… Баланың рухын бик ачык аңлау өчен, һаман аның хәрәкәтләрен күзләп, аның яхшы вә яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышырга кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер», — дип яза (4, 233). Шагыйрьнең кайбер әсәрләре нигезендә басылган китаплар татар мөктәп-мәдрәсәләре өчен уку әсбабы буларак та кулланылганнар. Мондый китаплардан «Балалар күңеле» сериясе астында «Мияубикә», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык», «Эшче» әсәрләре (1911, 1919 (2), 192Г) — безнең бүлектә сакланучы җәүһәрләрдән. «Яңа кыйраәт» (1910, 1915, 1918) исемле китапта шагыйрь әсәрләре алдыннан балаларны укыту методикасы турында кызыклы гына мәгълүматлар бар. Ә «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1911, 1918) исемле дәреслек-хрестоматиясендә шагыйрь үз иҗат җимешләре белән төрле әдипләрнең әсәрләрен туплап бастыра. Алар арасында Габдерәшид Ибраһимов, Зариф Бәшири, Фатыйх Әмирхан, Нәҗиб Думави, Сәгыйть Рәмиев, Садретдин Максуди, Гаяз Исхакый кебек олуг әдипләребезнең әсәрләре бар. Бу хезмәтләре белән Габдулла Тукай мәктәптә татар әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнә башлауга нигез сала. Вафатыннан соң да югарыда саналган китапларның берничә тапкыр басылуы аларга булган ихтыяҗ турында сөйли.
rnҮзе исән вакытта ук шагыйрь яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, шулай ук балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, балаларның китап укырга кызыксынуларын үстерерүдә үзеннән зур өлеш кертте.
rnШагыйрь вафатыннан соң да аның иҗатын популярлаштыру эше дәвам итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Г. Тукайның югарыда искә алынган китаплары яңадан басылалар, шулар белән бергә «Шигырьләр китапханәсе» сериясе астында яңа җыентыклары чыгуы дәвам итә. Китапханәдә шагыйрьнең «Әдәбият» (1917) («Шигырьләр китапханәсеннән» 10 нчы дәфтәр), «Печән базары яхуд Яңа кисекбаш» («Шигырьләр китапханәсеннән 7 нче дәфтәр) кебек китаплары саклана. «Халык әдәбияты» (1917, 1919) җыентыгында шагыйрьнең 1910 елда «Шәрык» клубында җырлар турында укыган лекциясе урын алган.
rn1913-1929 елларда басылган, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы өч хезмәт аеруча игътибарга лаек. Аларның беренчесе Г.Шәрәф туплаган «Тукай сүзләре» (1913, 1914) дип аталган җыентык. Биредә Г. Тукайның халык арасында афоризмнарга әверелгән сүз-гыйбарәләре җыеп бастырылган. Тукай шигырьләре халык арасында шактый танылган. Бу турыда Г.Шәрәф түбәндәгеләрне яза: «Сүз арасында хатиблар (вәгазь сөйләүчеләр) сүзен ачыграк аңлатасы, я аны берәр нәрсәгә Мөсәлләм итәргә (күндерергә) теләгән кешеләр агызыннан, дәлил урынына Тукаев шигырьләренең кисәкләре шактый ишетел-гәлиләр, газета вә журналларда мәкалә язучыларыбыз да, Тукаев сүзләрен үзләренә ярдәмгә еш-еш чакыр-галыйлар». Г. Шәрәф язуынча, киләчәктә Г. Тукайның күп шигырьләре татарлар арасында бабалар мәкале белән бер сафта йөртеләчәк.
rnБеренче тукайчы галим Җамал Вәлиди төзегән «Габдулла Тукайның мәҗмугаи асәре» (1914, 1918) дигән китап аеруча игътибарга лаек. Бу китапта «Г.Тукайның тәрҗемәи хәле һәм әшгаре (шигырьләре) хакындагы бер мөляхәзә (уйлану)» исемле язмасында галим, беренчеләрдән булып, Г. Тукай биографиясен, иҗат үсешен заман һәм чор белән бәйләп ачыклый, аның шигырьләренең идея эчтәлеген, форма-төзелешен өйрәнә. Шагыйрьнең иҗади үсешен өч дәвергә бүлеп карый: 1905-1906, 1907-1909, 1910— 1913. Мәкаләнең соңгы бүлегендә Җ. Вәлиди, Г. Тукай исән вакытта ук, аның турында язылган мәкаләләрне, тәгъзия, мәрсияләрне хронологик тәртиптә туплый, анализлый (2, 78). Китап шагыйрь шәхесенә мөнәсәбәтле төрле фоторәсемнәр туплануы белән дә фәнни әһәмияткә ия. Без бу китап битләреннән Кырлый, Кушлавыч, Өчиле авылларының, төрле шәхесләрнең XX йөз башындагы фоторәсемнәрен күрәбез.
rn1926 елда нәшер ителгән фәнни әһәмияткә лаек тагын бер китап — Ф. Бурнаш төзегән «Г. Тукай шигырьләре китабы». Бу китапның бер өлешендә Ф. Бур-нашның шагыйрь биографиясенә нисбәтле күләмле мәкаләсе, төрле фоторәсемнәр урын алган.
rn1905 елдан «Фикер», «Таң йолдызы», «Тавыш», «Таң мәҗмугасы», «Әлислах» газеталары, «Әлгасрел-җәдид», «Уклар» журналлары Г.Тукай өчен тәүге сугышчан, поэтик трибунага әверелә. Шагыйрь 1907 елның көзеннән Казанда «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда актив катнаша. Китапханәдә әлеге басмаларның кайбер нөсхәләре саклана (1).
rnТатар халкында Г. Тукай иҗатына булган ихтыяҗны аның басылып чыккан китаплары, газета-журналларда дөнья күргән шигырьләре генә канәгатьләндермәгән. XX гасырның урталарына кадәр, Г. Тукайның томлыклары басылып чыкканчы, аның шигырьләре халыкта кулдан-кулга күчерелеп таратылганнар. Г. Тукай шигырьләрен күчереп язган шәкерт дәфтәрләре археографик командировка һәм экспедицияләрдә аеруча еш табылалар.
rnМилли китапханәнең Кулъязмалар бүлегендә Г.Тукай мирасын саклаучы тагын бер төркем чыганакларга тукталып үтү урынлы булыр. Ул татар Мөһаҗирләре тарафыннан Г. Тукайның Финляндия, Кытай кебек илләрдә басылган китаплары һәм Кытайда чыгучы «Милли байрак» газетасы, Германиядә дөнья күргән «Яңа Милли юл», Төркиядә нәшер ителгән «Казан» журналларының шагыйрьгә нисбәтле сәхифәләре.
rnЕрак Шәрык Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының дини-милли мәркәзенең мәгариф шөгъбәсе 1935-1945 елларда Мукден шәһәрендә нәшер иткән «Милли байрак» газетасында, нигездә, Г. Тукай иҗаты һәм шәхесе турында мәкаләләр, апрель аенда аны искә төшерүгә багышланган кичәләр турында мәгълүматлар урын алган. Гомумән, Кытайның Харбин, Мукден, Хайлар, Шанхай кебек шәһәрләрендә бер генә милли мәҗлес тә Г. Тукай шигырьләреннән, аның моңнарыннан башка уздырылмаган. Гадәттә Тукай кичәләре көндез — балалар өчен, кичен өлкәннәр өчен оештырылган. Шагыйрьне искә алу мәҗлесләре, шәкертләр тарафыннан аның рухына Коръән уку белән башланып киткән. Мәҗлестә катнашучылар үзләренең кереш сүзләрендә туган якларны сагынуларын, киләчәктә анда кайтып гомер итү хыялы белән яшәүләрен белдергәннәр. Кичәләр Г.Тукай шигырьләрен уку, «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләрне сәхнәдә уйнау белән дәвам иткән. Өлкәннәр өчен үткәрелгән өлештә, шагыйрь шигырьләре укылу белән бергә, Тукай маршы, төрле милли көйләр уйналган. Чыгышларда Тукайның яратылышындагы төп сызык — кайгы һәм хәсрәт сызыгы булуына басым ясалган, һәм бу язмышны үзләренеке, туган илдән, туганнардан аерылып китеп, чит илдә ятим яшәү белән чагыштырганнар. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең Әхмәдвәли Мәңгәри фондында 1938 елда Мукден шәһәрендә Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу уңае белән басылган китап бар (Габдулла Тукай (1886-1913) I Ерак Шәрекъ Идел—Урал төрек-татар мөселманарының дини-милли мәркәзе мәгариф шөгъбәсе. — Мукден, 1938. — 98 б.). Чит илдә үсә торган яшьләрне шагыйрь белән таныштыру өчен, Ерак Шәрыктә яшәүче Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының дини, милли мәркәзе үзенең бишенче тулы утырышында шушы мәҗмуганы чыгару карарын кабул итә. Мәркәзе мәгариф шөгъбәсе әлеге рисаләне тулырак нәшер итү өмете белән Тукайга караган материаллар, рәсемнәр юллауны сорап, Ерак Шәрыкта яшәүче мөһаҗир халыкларның зыялыларына махсус хатлар белән мөрәҗәгать иткәнлеге турында яза. Китапта Г. Исхакыйның «Шагыйрь Габдулла Тукай», Хөсәен Габдүшнең «Тукайны онытмау — милли бурычыбыз» исемле мәкаләләрендә шагыйрь шәхесе, аның бөеклеге турында языла, икенче өлештә Г. Тукайның танылган шигырьләре бирелә.
rnШул ук елда Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә һәм наширлегендә 1928-1939 елларда Берлинда, Варшавада чыгучы иҗтимагый-сәяси, фәнни әдәби «Яңа Милли юл» журналының апрель санында Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу белән мөнәсәбәтле мәкаләләр урын ала. Аларда Г. Тукайны сагыну, аның иҗатының бөеклегенә дан җырлау, милләт язмышы һәм аның киләчәге турында уйлану кызыл җеп булып сузыла.
rnБүлектә Финляндиядә 1966 елда нашер ителгән «Татар шагыйре Габдулла Тукай» исемле җыентык саклана (Габдулла Тукай: Татар шагыйре Габдулла Тукай. Шигырьләр. — Тампере, 1966. — 24 б.). Китапны төзүченең кереш сүзендә язылганча, Финляндия татарларында элек-электән мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай кичәләре, аны искә төшерү хатирәләре һәр ел саен гадәт буенча үткәрелеп килгәннәр. Әмма автор искәрткәнчә, хәзер (ягъни 50-60 нчы елларда) мондый милли кичәләр аларда төштәгедәй генә булып калган, урта яшьтәгеләр һәм аннан кечерәкләр үзләренең милли моңнарын, милли көйләрен һәм җырларын, башка гореф-гадәтләрен оныта башлаганнар, рухи яктан бөтенләй ярлыланганнар. Әлеге җыентыкның Финляндиядә басылып чыгуы да Тукай иҗатына сусау, аны сагыну, билгеле иҗтимагый шартларда килеп туган рухи ярлылыкны тутыру була. Бу китапта шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, иҗатына багышланган мәкаләләр һәм шигырьләре урын алган. Шулай ук «Төрки халык мәктәбе һимая җәмгыяте» тарафыннан шагыйрь төзегән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабының Хельсинкида 1953 елда Исмагыйль Гарифулла хисабына басылуы турында мәгълүмат бар (3, 304). Ә 1967 елның апрелендә Хельсинкида «Габдулла Тукай җәмгыяте» эшли башлый.
rnТөркиядә Әхмәдвәли Мәңгәри оештырган Казан төрекләренең культура вә ярдәмләшү берлеге тарафыннан 1970-80 елларда Анкара һәм Истанбул шәһәрләрендә татар телендә чыгарылган әдәби-нәфис, сәяси һәм фәнни «Казан» журналының 1971 елгы март саны Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Анда, шагыйрь иҗаты белән бергә, тарихчы галим Надир Дәүләтнең «Казан төрекләре вә Габдулла Тукай» исемле күләмле мәкаләсе дә урын ала.
rnКүрүебезчә, татар Мөһаҗирләре өчен Габдулла Тукай иҗаты аларны берләштерүче рухи маяк булып кала бирә. Алар тарафыннан чыгарылган басмаларда шагыйрь язмышын милләт язмышы белән бәйләү, иҗатыннан рухи куәт, илһам алу, аның белән юану чагылыш таба. Татар халкы дөньяның кайсы гына почмагында яшәмәсен, ул Тукайның рухы, моңы, шигырьләре, иҗаты белән яшәгән һәм яши бирә.
rnШунысын да әйтергә кирәк, Г. Тукай китаплары беркайчан да мәдәни, фәнни кыйммәтләрен югалтмаячаклар. Чөнки, шагыйрьнең Совет чорында басылган дүрт һәм биштомлыкларында шигырьләре билгеле бер сәяси режим астында «иләнгәнлектән», кайбер милли, дини, сәяси мотивлар төшереп калдырылганлыктан, тарихи, әдәби чыганак буларак, гарәби язулы оригиналь китапларның әһәмияте бәһаләп бетергесез.rn

rn

rnИСКӘРМӘ
rn1 Җәяләр эчендә Милли китапханәдә шушы еллардагы басмаларның саклануы күрсәтелә.
rn
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Гайнанов Р.Р. Татар вакытлы матбугаты (1905-1924): Библиографик күрсәткеч // Татарская периодическая печать (1905-1924): Библиографический указатель / Р. Р. Гайнанов, Р. Ф. Мәрданов, Ф.Н.Шәкүров. — Казан: Рухият, 1999. — 310 б.
rn2.    Гыйләҗев Т. Ш. Җамал Вәлиди — «беренче тукайчы галим» / Т. Ш. Гыйләҗев // Җамал Вәлиди — энциклопедист галим: республика фөнни-гамәли конференциясе материаллары. — Казан, 2007. — Б. 73-82.
rn3.    Кәримуллин Ә. Безнең кардәшлек: Мәкаләләр / Ә. Кәримуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 335 б.
rn4.    Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. III том / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.
rn5.    Хуҗа Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог: фәнни мәкаләләр җыентыгы. — Казан, 2008. — 192 б.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*