ТАТ РУС ENG

Гыйлаҗев Таһир  (Казан) И.Нуруллинның Г.Тукай иҗатын бәяләү һәм чорларга бүлү принциплары

rn В статье анализируется литературно-критическое и теоретическое осмысление И. Нуруллиным жизненного пути, эволюции мировоззрения и духовного наследия татарского народного поэта Г. Тукая. Оценивается вклад ученого в формирование и развитие тукаеведения как науки в татарском литературоведении XX века.rn

rn

rn
rnИ. Нуруллинның күпкырлы һәм киң диапазонлы гыйльми эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты төп урынны алып тора. Ул үзенең бөтен гомерен Г. Тукайга багышлап, бу өлкәдә бертуктаусыз яратып һәм актив эшли. XX гасырда Тукай гыйльмиятен үстерүгә, аның офыкларын киңәйтүгә үзеннән зур өлеш кертеп, чын мәгънәсендә тукайчы галим буларак таныла.
rnИ. Нуруллин фәнни-гыйльми эшчәнлек белән әдәбият белеменең вульгар социологизм шаукымыннан арынуга йөз тоткан елларында шөгыльләнә башлый. Мәгълүм булганча, марксистик-ленинчыл фәлсәфә һәм эстетика кысаларына кертеп утыртылган әдәбият теориясе һәм тәнкыйть, матур әдәбиятны тикшерүдә эстетик һәм психологик аспектларны икенче планга калдырып, социологик принципка өстенлек бирә.
rnӘдәби әсәр эчтәлеге категорияләреннән сыйнфыйлык һәм идеялелек матур әдәбиятны бәяләүнең төп бизмәне буларак кабул ителгән шартларда И. Нуруллин «Тукай эстетикасы» (1956) дигән тәүге хезмәтендә үз игътибарын, иң беренче нәүбәттә, шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси карашларын ачыклауга юнәлтә һәм аның формалашуын Россиядәге иҗтимагый-сәяси вазгыять, ил эчендәге һәм дөньякүләм тарихи вакыйгалар һәм марксизм өйрәтүләре белән тыгыз бәйләнештә карый (1).
rnШагыйрь иҗатында гражданлык идеяләренең мәгърифәтчелек карашлары белән тыгыз гәүдәләнеше, яңа иҗтимагый шартларда Тукай мәгърифәтчелегенең яңа сыйфатларга баюы таныла. Һәм ул, «революцион-демократик мәгърифәтчелек» баскычы, дип бәяләнә. Нәтиҗәдә, әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый вазифасын мәгърифәткә өндәү белән генә чикләмичә, «җәмгыятьне үзгәртеп коруда революцион көрәш коралы булуын» да күрә башлаган Тукай революцион-демократ шагыйрь буларак таныла. Шагыйрьнең мәгърифәтчелектән революцион-демократик позициягә басуы зур җиңү буларак шәрехләнә. Галим, әдәби әсәрне уку, гыйлем һәм әхлакый мәсьәләләрне чагылдыру чарасы итеп караган мәгърифәтчеләрнең карашларын кире кагып, матур әдәбият — иҗтимагый-сәяси карашларны белдерү мәйданы, берәмлек, дип белдерә.
rnАлга таба И. Нуруллин игътибарын Г. Тукайның әдәби эстетик карашларын калыплаштыруда рус классик әдәбиятының роленә юнәлтеп, Тукай гыйльмиятен яңа гыйльми күзаллаулар белән баета. Татар укучысының аң-фикерләү рәвешен, милли хосусиятләрен, зәвык дәрәҗәләрен истә тотып, Тукайның рус әдәбиятыннан алынган әсәрләрне татар тормышына җайлаштыруы, адаптацияләве, шушы максатларда тәрҗемәнең, иярүнең төрле формаларына — ирекле, сүзгә-сүз тәрҗемәләргә, нәзыйрә-пародияләргә мөрәҗәгать итүе ассызыклана.  Шагыйрьнең рус әдипләреннән чынбарлыкны дөрес итеп, реаль вакыйгаларда сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына өйрәнүе, әдәбият-сәнгать турындагы теоретик карашларын тирәнәйтүе билгеләнә.
rnИ. Нуруллин Г. Тукайның әдәби-тәнкыйди карашларын 1910 еллар гыйльми-нәзари фикерендә әдәби әсәрне аңлау һәм шәрехләүдә күзәтелгән ике юнәлешнең, ике мәктәпнең — мәдәни-тарихи һәм психологик мәктәпләрнең көрәше контекстында карый. Бу мәсьәлә уңаеннан И. Нуруллин әдәби тәнкыйтьнең гомуми мәсьәләләрен яктырткан Г. Батталның «Тәнкыйть» (Шура. 1909. 12 нче сан. 360-362 б.) мәкаләсен анализлый һәм, аның карашыңча, Г. Баттал «идеялелек мәсьәләсенә кагылышлы бер генә сүз дә әйтми, аны әдәбиятның форма ягы гына кызыксындыра. Әдәби тәнкыйтьнең әһәмияте һәм бурычлары турындагы бу ике төрле караштан әдәби әсәрләрне анализлауның ике төрле принцибы килеп чыга» (1, 73). И. Нуруллин киң карашлы, әзерлекле тәнкыйтьче буларак, әдәби әсәрне анализлауның ике юнәлешен дөрес ассызыклый.
rnИ. Нуруллинның «Тукай эстетикасы» хезмәте дә 1940-1950 елларда Тукай фәне үсешендәге сыйфатларның барысын да үз эченә алган. Ул Г. Тукай гыйльмиятен яңа күзәтүләр белән баета, аның яңа аспектларын күтәрә. Тукай фәненең хәзерге югарылыгыннан караганда, хезмәттә шагыйрь әдәби-эстетик карашларының үсеш закончалыкларын бәяләүдә, андагы аерым күренешләрне шәрехләүдә дөрес үк булмаган хөкемнәрнең урын алуы, берьяклы мавыгулар күзгә ташлана. Бу кимчелекләр, беренчедән, шул чорның идеологик басымы, икенчедән, әдәбият белеменең, шул исәптән, әдәби тәнкыйтьнең һәм әдәби-мәдәни мәсьәәләрнең гомуми торышы белән дә аңлатыла. Фәнни тикшеренүләрдә тәҗрибәнең азлыгы да үзен сиздерә. Шулай да хезмәт И. Нуруллинның киләчәктә гыйльми эзләнүләренең, Тукай турындагы күзаллауларының юнәлешен, кыйбласын билгели.
rnИ. Нуруллин Г.Тукай яшәгән чорның иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-мәдәни фонын концептуаль тикшерми торып, шагыйрь иҗатының бөеклеген, шагыйрь феноменының серен аңлау һәм бәяләү мөмкин түгеллегенә төшенә. XX йөз башы әдәби хәрәкәтен, аның күренекле вәкилләренең әдәби эшчәнлекләрен яктырткан И. Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты» хезмәтендә шагыйрь Г. Тукай иҗатына махсус бүлек багышлана (5).
rnИ. Нуруллин тарихилык һәм эстетик принципларга нигезләнеп, Тукай иҗатының эволюциясен, үсеш баскычларының хронологик чикләрен һәм төп хасиятләрен билгели. Ил күләмендәге тарихи вакыйгалар, иҗтимагый-сәяси вазгыять, шагыйрьнең шәхси тормышындагы хәл-үзгәрешләр һәм аның иҗатында халыкчанлык белән реализм җәһәтеннән сыйфат яңарышлары күз уңында тотыла. Ә халыкчанлык һәм реалистик юнәлештәге борылышлар, алда әйтелгәнчә, үз чиратында шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси һәм эстетик карашларының революцион-демократик эчтәлек алуына нисбәтле шәрехләнә. Әдәби мәсьәләләргә бәя-хөкем-нәрендә Г. Тукай шигъриятендәге әдәби күренешләрне шәрехләвендә эстетик анализ калкуланып китә.
rnГалим 1906 елның ахыры — 1907 елның беренче яртысында Г. Тукайның, ил эчендәге иҗтимагый-сәяси вазгыять, тарихи вакыйгалар йогынтысында конституцион ышанулардан арынып, революцион-демократик позициягә басуын билгели. Әлбәттә ул, шагыйрьнең әдәбият-сәнгатьнең иҗтимагый вазифасына карашлары үзгәрүгә бәйләп аңлатыла. Галим шагыйрьнең бу елларда иҗат ителгән әсәрләрендә, аеруча сатирасында чынбарлыкка, җәмгыятькә тәнкыйди мөнәсәбәтнең тирәнәюен «алар арасында тәнкыйди реализм таләпләренә җавап бирә торган шигырьләрнең барлыкка килүе» белән билгели. Г. Тукай сатирасында фаш итү объектларының киңәюе, көлүнең үткенәюе, жанрлар һәм алымнарының төрлеләнүе күрсәтелә.
rnХәзерге вакытта Г. Тукай рухи мирасының Казан чоры дип каралган 1908-1913 еллар аралыгы И. Нуруллин тарафыннан ике баскычка: 1908-1910 һәм 1911-1913 елларга бүлеп тикшерелә. Бу елларда шагыйрь поэзиясе чын мәгънәсендә яңа сыйфатларга баеп, идея эчтәлеге һәм поэтикасы ягыннан да яңа биеклекләргә күтәрелә. Галимнең фәнни карашларында Тукай лирикасының эстетик һәм психологик аспектларына игътибары арта төшә.
rnӨченче чорда лирик геройның табигате үзгәрү, лирик «мин»нең драматик һәм фаҗигале күңел кичерешләрен тасвирлау, психологизм тирәнәю, алда ассызыкланган сәбәпләрдән тыш, Тукай шигъриятенең иҗат ысуллары ягыннан төрлеләнүе белән дә бәйләп шәрехләнә. Европа тибындагы башлангычның көчәеп китеп, шагыйрьнең реакция еллары лирикасында романтизм белән янәшә тәнкыйди реализмның да яшәве хакында яңа гомумиләштерү ясала. И. Нуруллин Г. Тукай иҗатында тәнкыйди реализмның ныгуында микъдар һәм сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрелгән сатираның ролен күрсәтә. Галим шагыйрь поэзиясенең иҗат алымнары, жанр формалары ягыннан баюын да Г.Тукайның сатирик юнәлештә нәтиҗәле эшләве белән бәйләп карый. Мондый эчтәлектәге әсәрләрдә көлү һәм фаш итү объектларының диапазоны киңәю ассызыклана.
rnГ.Тукайның 1911-1913 еллар әдәби иҗатын дүртенче чор итеп аерып чыгаруда автор Россиядәге инкыйлаби хәрәкәтнең яңа күтәрелешен һәм әдәби-эс-тетик карашларын нигез итеп ала. Шагыйрьнең бу елларда иҗат ителгән бер төркем шигырьләрендә, мәсәлән, «Яшьләр» (1910), «Татар яшьләре» (1912), «Аң» (1912), «Даһигә» (1913) әсәрләрендә киләчәккә ышаныч, иҗтимагый барыш, тарих хәрәкәтендәге уңай үзгәрешләргә өмет, ягъни тарихи оптимизмның көчәюе ассызыклана. И. Нуруллин, фәнни эзләнүләренә таянып, Г. Тукайның XX йөз башы татар әдәбиятында бер әдәби мәктәп тудырып, татар поэзиясенең яңарышын һәм үсеш юнәлешен билгеләве турында нәтиҗә ясый.
rnГалим бу чорда Г. Тукайның шигъри дөньясын өйрәнүне дәвам итеп «Тукай иҗаты: Беренче рус революциясе чоры» (1964) хезмәтен нәшер итә (8). Р.Якупов белән берлектә, Тукай биографиясен яңа фактлар, яңа тормыш детальләре белән тулыландырган, бәхәсле урыннарга ачыклык керткән «Тукай турында хатирәләр», «Тукай турында истәлекләр» (1986) китапларын чыгара (9).
rnШул ук вакытта И. Нуруллин бу вакытта матбугат битләрендә Тукай иҗатын өйрәнүнең актуаль, җитди мәсьәләләрен яктырткан проблемалы, бәхәсле мәкаләләр белән дә чыгыш ясый. Шундый әдәби бәхәсләрнең берсен ул 1966 елда «Казан утлары» битләрендә «Шагыйрьне өйрәнү юлында» (10) дигән мәкаләсе белән башлап җибәрә. Анда Тукай фәненең торышы, шагыйрь иҗатының идея юнәлеше, кайбер галимнәрнең шагыйрь карашларын билгеләүдә берьяклы мавыгулары, Тукайның дингә мөнәсәбәте, аның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләрен яктырту һ. б. мәсьәләләр күтәрелә. Бу бәхәстә М. Гайнуллин, К. Фасеев, М. Абдрахманов, Р. Нәфыйгов, Г. Халитләр катнаша. Мәкаләләр циклына, әдәби бәхәскә Г.Халитнең «Бер бәхәс уңае белән» дигән язмасы йомгак ясый. 1960 еллар әдәби-гыйльми фикеренең Тукай шигъриятендә моңа кадәр зур бәхәсләргә сәбәп булган дини мотивларны тануы, берьяктан, зур җиңү була. Дөрес, И. Нуруллин да, Г.Халит тә Тукай шигъриятендә дини мотивларның яңгырашын шагыйрьнең ялгышулары, «дөньяга карашында» тарихи сәбәпләр белән аңлатыла торган каршылыклар» дип карыйлар.
rn1960 елларда И. Нуруллин документаль-биографик жанрдагы әдәби әсәрләр иҗат итүгә керешә: «Тукай Петербургта» (1965) һәм «Тукай турында хикәяләр» (1971), рус телендәге «Поэт из деревни Кырлай: рассказы о Габдулле Тукае» (1967) һ. б. әсәрләрендә шагыйрьнең шәхси тормышыннан алынып, авторның иҗади уйланмасы белән баетылган сурәт-картиналарда Тукайның җанлы һәм якты образы тудырыла, аның шәхси кичерешләре, бәя-хөкемнәре чагыла.
rnГалимнең бу төр эшчәнлегенең иң югары ноктасы булып әдәби-документаль жанрда язылган «Габдулла Тукай» (1979) исемле китабы тора. Гәрчә әсәрнең язылу вакыты 1974-1976 елларны эченә алса да, ул әдип-галимнең дистә елларга сузылган фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе булып тора. Үзгәртеп кору елларында китап яңа исемнәр, сәхифәләр белән баетыла, һәм аның төзәтелгән һәм тулыландырылган икенче басмасы, автор үзе вафат булгач, 2000 елда «Моңлы саз чыңнары» исемендә басылып чыга һәм аның жанры документаль роман буларак билгеләнгән.
rnДөнья әдәбиятында гына түгел, милли әдәбият тарихында бай тарихы булган бу жанрдагы әдәби әсәрләр соңгы еллар әдәбият белемендә зур кызыксыну уятты (22). И. Нуруллин әсәрдә Г. Тукай иҗатын XX гасыр башындагы тарихи вакыйгалар һәм иҗтимагый-милли тормыш күренешләре белән тыгыз бәйләнештә яктырта һәм үзенең әдәби-эстетик, фәлсәфи бәясен белдереп бара. Галим-биограф тарафыннан шагыйрь тормышындагы вакыйгалар, әдәби-мәдәни фактларның аның иҗатына тәэсире, йогынтысы анализлана. Дөрестән дә, «Моңлы саз чыңнары» әсәре язучының әдәби-фәнни биографик жанрда иҗат ителгән, ул үзенең идея эчтәлеге белән шушы форма таләпләренә туры килә. Автор романда документаль һәм әдәби башлангычларны шагыйрь иҗаты хакындагы бәя-хөкемнәре һәм фәнни карашлары белән үреп, синтезлап бара. Алар арасында гармоник ярашу нәтиҗәсендә И. Нуруллин Тукай хакында эстетик һәм тарихи яктан кыйммәтле әсәр тудыруга ирешкән.
rnШулай итеп, И.Нуруллин Г.Тукай турындагы гыйльми күзаллауларның фән буларак формалашуында үзәк урынны алып тора. Галим эзләнүләре, иң беренче нәүбәттә, шагыйрь иҗатын, аның үсеш-үзгәреш баскычларын, асыл хасиятләреннән халыкчанлык һәм реализм мәсьәләләрен тикшерү белән бәйләнгән. И. Нуруллин Тукай гыйльмиятенең үзәген билгеләгән бу проблемаларны шагыйрьнең әдөби-эстетик һәм дөньяга карашлары белән тыгыз бәйләнештә шәрехли. Аннан соң, И. Нуруллин татар халык шагыйре Г. Тукай шәхесен, аның кыска, әмма бай тормышын хисси-эмоциональ, образлы чагылдыру юнәлешендә дә милли әдәбият тарихында үзгә сукмагын булдыра. Ул әдәби әсәрләрендә һәм «Моңлы саз чыңнары» китабында галим, биограф һәм әдип буларак чыгыш ясый. Шуның белән укучыны Тукайның әдәби осталыгына, аның үлемсез шигъриятенең серләренә төшендерә.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Нуруллин И. 3. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр / И.3.Нуруллин. — Казан: Таткнигоиздат, 1956. — 136 б.
rn2.    Заһидуллина Д. Ф. Әдәбият кануннары һәм заман (Татар әдәбият нөзариятенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары) / Д. Ф. Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 271 б.
rn3.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Ике томда. II том. Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 383 б.
rn4.    Сүнчәләй С. Мияубикә / С. Сүнчәләй // Әсәрләр һәм хатлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — Б. 230-231.
rn5.    Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты: Урта мәктәп укытучылары, студентлар һәм югары класс укучылары өчен дәреслек-кулланма / И. Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982.-288 б.
rn6.    Ганиева Р. К. Шагыйрьнең рухи дөньясы: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмөсенә әзерләнгән материаллардан / Р. К. Ганиева. — Казан: ТаРИХ, 2002. -112 б.
rn7.    Халит Г. Тукай үткән юл (Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында очерк) / Г. Халит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1962.-230 б.
rn8.    Нуруллин И. 3. Тукай иҗаты: Беренче рус революциясе чоры / И. 3. Нуруллин. — Казан ун-ты нәшр., 1964. — 111 б.
rn9.    Тукай турында хатирәләр / Төз. И. Нуруллин, Р. Яку-пов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 190 6.; Тукай турында истәлекләр / Төз. И. Нуруллин. Р.Якупов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.-256 б.
rn10.    Нуруллин И. 3. Шагыйрьне өйрәнү юлында / И. 3. Нуруллин // Казан утлары. — 1966. — 3 нче сан. — Б. 120-127.
rn11.    Гайнуллин М. Дөреслекне төгәл яктыртыйк / М. Гай-нуллин // Казан утлары. — 1966. — 7 нче сан. — Б. 124-127.
rn12.    Абдрахманов М., Фасеев К. Гүзәл хәзинәне яклап / М. Абдрахманов, К. Фасеев // Социалистик Татарстан. — 1966. — 24 май.
rn13.    Нәфыйгов Р. И. Габдулла Тукай биографиясен өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре / Р. И. Нәфыйгов // Казан утлары. -1966. — 8 нче сан. — Б. 119-128.
rn14.    Халит Г. Бәхәссез һәм бәхәсле хакыйкатьләр / Г. Халит // Совет әдәбияты. — 1966. — 4 нче сан. — Б. 75-86.
rn15.    Нуруллин И. 3. Путь к зрелости: о зарождении и разви-тии критического реализма в татарской литературе / И. 3. Нуруллин. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. — 348 с.
rn16.    Миңнегулов X. И. Узган гасыр каһарманнарының берсе / X. Й. Миңнегулов. Гасырлар өнен тыңлап. — Казан: Мәгариф, 2003. — Б. 237-241.
rn17.    Нуруллин И. Тукай Петербургта / И. Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. — 92 б.
rn18.    Нуруллин И. Тукай турында хикәяләр / И. Нуруллин. — Казан: Таткнигоиздат., 1956. — 135 б.
rn19.    Нуруллин И. 3. Поэт из деревни Кырлай: рассказы о Габдулле Тукае / И. 3. Нуруллин. — М.: Детская литература, 1967.-92 с.
rn20.    Нуруллин И. Габдулла Тукай / И. Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 304 б.
rn21.    Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары: Документаль роман. — Төзәтелгән һәм тулыландырылган икенче басма / И. Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 272 б.
rn22.    Башкуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты: шагыйрьнең тәрҗемәләре хакында / Р. Башкуров. — Казан: Таткнигоиздат, 1968. — 122 б.; Холиков А. А. Биография писателя как жанр. Учебное пособие / А. А. Холиков. — М.: Книжный дом «ЛИБ-РОКОМ», 2000. — 96 с;
rn23.    Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. — Казан: Мәгариф, 2007. — 231 б.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*