ТАТ РУС ENG

Хафизова Алсу (Нефтекамск) Г.Тукай һәм Р.Миңнуллинның гражданлык лирикасында уртак мотивлар

rnНародный поэт Татарстана, лауреат Государственной премии имени Г. Тукая Роберт Миннуллин достойно продолжает традиции основоположника татарской литературы Габдуллы Тукая. Поэту, как общественному деятелю, особенно близка гражданская лирика Тукая — исторические судьбы народа, его нынешнее состояние постоянно волнуют поэта-гражданина, депутата и государственного деятеля Роберта Миннуллина. Общие мотивы пронизывают творчество двух поэтов — раздумья о родном крае, о татарском народе, о судьбах России и цивилизаций.rn

rn

rn
rn 
rnТатар әдәбиятында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның үлемсез иҗатына сокланмаган, әсәрләренә мәдхия җырламаган һәм аның шифалы йогынтысында булмаган бер әдип тә юктыр. Аның шәхесенә ихтирам, шагыйрь яшәгән заманнардан килеп, бүген дә яши. Шагыйрьләр һәм язучылар аны үзенең гомерлек остазы итеп саный.
rnКүренекле галим Гали Халит егерменче йөз башы татар әдәбиятында Тукай шәхесе, аның шигърияте, җәмгыяви-сәяси эшчәнлегенең әһәмиятен болай бәяли: «1905-1907 елгы рус революциясе чигенгәннән соң, кара реакция чорын авыр һәм газаплы кичереп, матур идеаллар белән әдәбиятка килгән бер төркем яшь язучылар Тукай иҗатында, аның шәхесендә үзләренә зур таяныч, рухи куәт таптылар. Тукай традицияләренә тугрылыклы булуны, халык шагыйре ихтирамына һәм игътибарына лаеклы дәрәҗәгә күтәрелүне, алар үзләренең изге бурычлары итеп санадылар» (1, 3-4).
rnТукай иҗатының һәр яңа буын шагыйрьләренә йогынтысы бар. С. Хәким, X. Туфан, И. Юзеев, М. Әгъләмов, Р. Гаташ, Р. Фәйзуллин кебек авторлар иҗатында Тукай башлап җибәргән төп идея — милли үсешкә югары мәдәнилек аша ирешеп булу ассызыклана, һәм Тукай иҗаты поэтик камиллек өлгесенә әверелә. Күренекле әдәбият галиме Т. Галиуллин бу турыда: «Тукай — егерменче гасыр татар поэзиясенең нигезе, һәр шагыйрь бу иҗат чишмәсеннән үзенең сәләт көченә, юнәлешенә карап илһам ала» — диде (2, 32).
rnТатарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатында да Тукай традицияләре уңышлы дәвам итә. Шагыйрь үзе бу хакта: «Тукай ул безнең өчен шагыйрь генә, гади шагыйрь генә түгел. Ул зуррак. Ул сәясәтче генә дә, дипломат кына да түгел. Ул, гомумән, безнең маягыбыз. Инде ничә дистә еллар шулай», — ди (3, 433). Аның Тукай турындагы уйланулары, күңел түрен биләгән хис-кичерешләре «Тукай минем яшьтә үлгән» шигырендә чагылыш тапкан:
rnТукай минем яшьтә үлгән
rnҮләсен ул алдан белгән
rnСүнгән чакта шуңа күрә
rnМоңлы җанын безгә бүлгән (4, 142).
rnЛирик геройның йөрәген сагыш чорнап алган. Ләкин бу сагышны киләчәккә булган өмет һәм инану, Тукай алдындагы бурыч җиңә кебек. Шагыйрь үзендә булган Тукай моңын түкми-чәчми халыкка җиткерәчәгенә ышана. Үзен Тукай алдында, халык алдында бурычлы тоя һәм аңа лаеклы булырга омтыла.
rnКүпме күңел киләчәккә,
rnМәңгелеккә итә аны…
rnМиндә дә бит аз булса да
rnЯна һаман Тукай җаны. Тукай милләтне яшәтүче, якты киләчәккә алып бару омтылышы белән яшәүче шәхес буларак сурәтләнә. Егерменче йөз башы әдәбиятының төп үзенчәлеге — милләтне берләштерү белән бәйле уртак тема, идея булу. Халык азатлыгы, халыкны милли-сәяси изүдән коткару Тукай иҗатының төп пафосын билгели. Милләтне яшәтү, телне саклап калу гаме белән яши Р. Миңнуллин да. Тукай үзенең «Милләткә» шигырендә:
rnБар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
rnСаулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
rnСин каршымда бар нәрсәдән дә изге вә хөрмәтле;
rnДөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне —
rnди (6, 48).
rn«Тукай иҗатының асылында үз язмышы өчен борчылу, үз милләтен кайгырту ята. Шагыйрь халык тормышы белән янып яшәгән. Шагыйрь нәкъ шулай булырга тиеш. Һәр зур шагыйрь — сәясәтче дә. Ә сәясәт ул — халык тормышы дигән сүз. Ул аннан беркая китә алмый. Тукай нәкъ менә шундый. Тукайны барыбыз да бөек шагыйрь итеп кабул итәбез, ләкин Тукай үзе бервакытта да татар бөек дип мактанып, шапырынып шигырь язмаган. Аның үз халкын бөек итеп күрәсе килгән, шуңа күрә ул аны туктаусыз камчылап торган, бөтен начар сыйфатларын ачып салган. Менә бу халкыңа хезмәт итү дип атала» — ди Р.Миңнуллин Тукай хакында (3, 435).
rnКузгатмакчы булсаң халык күңлен,
rnТибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
rnКөйләү тиеш, әлбәттә, ачы хәсрәт көен,
rnКирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен», —
rnдип ачы хакыйкатьне раслый Тукай үзе. Р. Миңнуллин да халык язмышы өчен мөһим булган проблемаларны ачыктан-ачык күтәреп чыга:
rnБез булырга тиеш азат халык,
rnБез булырга тиеш хөр милләт!
rnТик хөр милләт булып яшәр өчен
rnКирәк безгә ирек, хөррият! (5, 55).
rnӘ инде «Кая югалдыгыз, татарларым?» шигыре шагыйрьнең туган яктагы милләттәшләренең рухи халәте, халыкның милли хисләргә битарафлыгы йөрәген әрнетә:
rnКая булдыгыз сез, татарларым?
rnӘллә сезне утка тыктылармы?
rnӘллә инде суга салдылармы?
rnЯ булмаса тупка тоттылармы? —
rnдигән риторик эндәшендә милләт сагында торучы гражданин-шагыйрьнең ризасызлыгы күренә.
rnМоннан соң да татарларны
rnТатарлар дип атарлармы?
rnСез үзегез ни уйлыйсыз,
rnБашкортстан татарлары?! (5, 255).
rnЗаманында Тукай да, халкының битарафлык корбаны булуына йөрәге әрнеп, «Милләтчеләр» шигырендә шундый юллар яза:
rnТатар халкы! Син үләргә мәхкүм инде,
rnДару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде,
rnТиберченмә! Терелмисең, юл өстендә
rnЯтма аунап, үзеңне үзең күм инде! (6, 138).
rnӘйе, җан өшеткеч сүзләр! Тик шагыйрь аларны әйтергә тиеш. Ул халкы, милләте алдында җаваплы-лыгын аңлый, һәм яза. Соңгы өметен халкына җиткерә ул.
rnМилләтне милләт итеп саклауда телнең, туган як җырларының әһәмиятен бу ике шагыйрь дә ачык күрә:
rnИшеттем мин кичә: берәү җырлый.
rnЧын безнеңчә матур, милли көй;
rnБашка килә уйлар төрле-төрле,—
rnӘллә нинди зарлы, моңлы көй.
rnАлдагы шигъри юлларга килеп кергән яңа романтик сурәтләр киләчәккә оптимистик караш уята:
rn…Түзелмәдем, бардым җырлаучыга,
rnДидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?
rnҖавабында милләттәшем миңа:
rn«Бу көй була, — диде, — Әллүки!» (6, 162).
rnТукайның «Әллүки»енә җавап итеп Р. Миңнуллин да «Әллүки» яза:
rnМондый җырны еллар, заманалар
rnТыңласыннар
rnҺәм баш исеннәр!
rnМәңгелеккә туган җырлар бар бит,
rnМәңгелеккә туган исемнәр…
rn…Моң агыла, моң кагыла җанга —
rnӘллә тылсым инде, әллә көй?!
rnНәкъ Тукайны тетрәндергән кебек,
rnТетрәндерә мине «Әллүки»! — ди (5, 313).
rnМилли көй — тыңлаучыда халык язмышын, тарихи хәтерен күз алдына бастыручы, милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга этәрүче көй ул. Үз телендә уйламаган, фикер йөртмәгән, үз телендә җырлый белмәгән, үз хисләрен үз телендә аңлата алмаган милләттәшенә аптырый Р. Миңнуллин. «Татарча бишек җырлары тыңлап үсмәгән, татарча ата-ана тәрбиясе, татарча мәктәп тәрбиясе алмаган татарларыбыз нигә әле үз милләте өчен тырышсын?… Бу дөньяда барысы да туган телдән, аның моңыннан башлана: милләтпәрвәрлек тә, ватанпәрвәрлек тә, ата-анаңа, туганнарыңа ихтирам да, туган туфрагыңа мәхәббәт тә…» (3, 421).
rnӘйе, чын татар вәкилләре буларак ватандарлык, туган туфракка мәхәббәт һәм патриотик хисләр ялкыны берләштерә бу ике шагыйрьне. Г. Тукай иҗатында туган авылы — изге туфрак. Җаны-тәне белән сөя аны Тукай:
rn…Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем
rnБилгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
rnКая барсам, кайда торсам,нишләсәм дә
rnХәтеремдә мәңге калыр туган җирем (6, 161).
rnР. Миңнуллинның да туган ягына багышланган шигырьләре патриотик пафос белән сугарылган:
rnГүзәллекнең туган ягы
rnСин генә, Илеш кенә.
rnЯшә, Илеш, шушы килеш,
rnГел гүзәл килеш кенә!
rn«Әгәр шагыйрь «Мин — Сөн кошы! Ике канатымның берсе — Илеш, берсе — Актаныш!» — дип белдерә икән, бер елганың ике ярында урнашкан ике район үзәге образында ул кардәш ике республиканы символлаштыра. Аның күңелендә Башкортстан һәм Татарстан дигән ике кардәш җөмһүрият, С. Сафуанов әйткәнчә: «Берәүдән дә рөхсәт сорамыйча, аерылгысыз берлектә яши» (7, 2). Иң газиз, иң мөкатдәс, иң кадерле урын буларак сурәтләнә туган як шагыйрьләр иҗатында.
rnИке шагыйрьне берләштергән тагын бер изге тема — ул Әнкәй темасы. Тукай «Ана догасы» шигырендә болай ди:
rn…Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
rnХодаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым:
rnТамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
rnКарагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас? (6, 168).
rnТукайның бу шигырендәге төп мотивлар Р. Миңнуллинның «Әнкәмнең догалары» җырында дәвам итеп, яңа нюанслар белән байый, һәм логик бетем хасил итә.
rnТашлама, Әнкәй, ташлама
rnМине изге догаңнан!
rnТашласаң изге догаңнан
rnМин бәхетле булалмам (5, 289).
rn«Дога» — кешенең яшәү асылын үлемсезлеккә зәйләүче, аны фанилыктан бакыйлыкка-мәңгелеккә тоташтыручы илаһи көч булып санала, һәр татар күңелендә изге дога булып сакланган «Туган тел» шигырендә дә шушы мотив иң югары ноктага җиткерелеп уникаль поэтик яңгыраш ала:
rnИ туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
rnЯрлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! (6, 167).
rnШулай итеп, Роберт Миңнуллин остазына багышланган шигырьләре һәм мәкаләләрендә Тукайны бөеклек-үлемсезлеккә күтәрә. Тукай мирасының үзәгендә булган гражданлык лирикасының бәрәкәтле традицияләрен лаеклы дәвам итә.
rn 
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Сүнчәләй С. Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1961.
rn2.    Галиуллин Т. Тукай һәм 20 гасыр татар әдәбияты / Г. Галиуллин // Тукай и духовная культура XX века: Материалы научной конференции, посвященной 110-летию со дня рождения Тукая. — Казань, 1997. — С. 28-32.
rn3.    Миңнуллин Р. М. Әсәрләр: 7 томда / Р. М. Миңнуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — VII т.: мәкаләләр, юлъязмалар, рецензияләр, әңгәмәләр.
rn4.    Миңнуллин Р. М. Әсәрләр: 7 томда / Р. М. Миңнуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. -1 т.: шигырьләр, тәрҗемәләр / Кереш сүз авт. Р. Рахмани.
rn5.    Миңнуллин Р. М. Әсәрләр: 7 томда / Р. М. Миңнуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — II т.: шигырьләр, җырлар, эпиграммалар.
rn6.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
rn7.    Сафуанов С. Рәхмәт аңа, туган җиргә! // Башкортстан укытучысы. — 2008.

rnrn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*