ТАТ РУС ENG

Харрасова Рифә (Казан) Тукай, Иванов-Классик һәм Никитин

rn rn

rn

rnТворчество Г. Тукая связано с предшествующими традициями западных и восточных литератур. Значительное место в его поэзии занимают переводы и подражания русским поэтам. В развитии стиля, в частности усиления общественного элемента в стихах татарского поэта известную роль сыграли не только Некрасов, Майков, Кольцов, о чем часто упоминается в научных трудах, но и Иванов-Классик, И. С. Никитин. В творчестве всех трех поэтов много автобиографического, при этом источником мотивов были ни только переживания на почве собственной судьбы, но и социальные контрасты, людские страдания.rn

rn

rn
rnГ. Тукайның әдәби бәйләнешләр даирәсе гаять тә киң. Шагыйрьнең рус классик әдәбиятыннан кем иҗатын яратуы, каләменең кайсы стильләр-мәктәпләр йогынтысында булуы һәр укымышлы татар кешесенә мәгълүм. Шул ук вакытта Г. Тукайның тугандаш халыклар белән әдәби «алыш-бирешләре»н ныклап ачу һаман да киләчәк чишәчәк проблемаларның берсе булып кала бирә. Дөрес, без Г. Тукайның төрки телле язучылардан кемнәр иҗаты белән яхшы танышлыгыннан шулай ук хәбәрдар, әмма аның теге яки бу каләм иясенең нинди әсәрләрен татарчалаштырганлыгын хәтта тукайчылар да төгәл генә атап бетерә алмый.
rnТатар әдәбият белемендәге әлеге күренешнең үз сәбәпләре бар. Г. Тукай теге яки бу шигыренең кайсы төрки телле әдәбият вәкиленекенә бәйле рәвештә туганлыгын, күпчелек очракта, тәгаенләштерми, «төрекчәдән» рәвешендәрәк кенә билгеләп уза, бу исә, үз чиратында, беренчел чыганакларның шул чорда халыкта популярлыгы, ягъни авторларының болай да билгелелеге белән аңлатыла ала. Тукайның беренчел чыганакка гомуми планда гына ишарәләвен әсәрләренә алардан кайбер мотивлар гына яисә рухи этәргеч кенә алганлыгы, татарча вариантларның тәрҗемә түгеллеге яисә аңа хәтта якын да тормаулары, ияреп язу, стилизация һәм башка шул төрдәрәк әдәбиятка караулары белән дә бәйле була ала.
rnУйлавымча, төркичәдән яисә фарсычадан, дип күрсәтелгән әсәрләрнең азәрбайҗанчадан яисә башка бер телдән булуы да бик мөмкин, чөнки без шагыйрьнең азәри шигъриятне бик тә якын иткәнлеген беләбез, ә ул поэзиянең теле, бердән, төркичәгә үтә якын һәм аерым бер чорларда еш кына — фарсыча да.
rnБиредә, күп яктыртылуына карамастан, Г. Тукайның рус әдәбияты белән бәйләнешләре хакында, чөнки хәтта әлеге өлкәдә дә халыкка җиткерерлек материал, чишәрлек проблемалар җитәрлек. Әйтик, татар шагыйренең А. Ф. Иванов һәм И. С. Никитин белән әдәби яссылыктагы мөнәсәбәтләре хакында шулай дип әйтеп булыр иде.
rnА.Ф.Иванов (1841-1894) — XIX гасырда «көмеш чор» әдәбиятына кадәр иҗат иткән шагыйрьләрдән. Ярославль губерниясе графы Бутурлин крепостноеның улы. 1841 елның 2 февралендә Петербургта туган. Соңыннан әтисе ирек сатып ала һәм сәүдәгәрләр катламына керә. Сәүдә рәтләрендә торганда классик әдәбиятны күпләп укыганы өчен, Классик кушаматы алган, соңыннан аны әдәби тәхәллүс итеп сайлаган. «Ивановский» һәм «Старый воробей» псевдонимнары да бар.
rnРус әдәбият белемендә иҗаты югары бәяләнми, әмма ул, үзенең иҗтимагый-социаль эчтәлекле әсәрләре аша, татар зыялыларының яраткан шагыйренә әверелә. Г. Тукай шигырьләрендә Иванов-Классикта очраучы мотивларны дистәләп түгел, йөзләп китерергә мөмкин.
rnГ. Тукай һәм А. Ф. Иванов уртак темаларга, бердәй әдәби алымнар кулланып иҗат итәләр. Ике шагыйрьне үзара көндәлек тормыш проблемаларын яктырту, күзгә чалынган һәр вакыйга һәм күренешкә лирик шигырь һәм сатира-юмор аша мөнәсәбәт белдерергә тырышу, гади халыкка якын телдә һәм әдәби актив формаларда язу бәйли. Тукай да, А. Ф. Иванов та байлар һәм ярлылар дөньясын бер-берсенә каршы кую, социаль контрастларны тасвирлауга зур игътибар бирәләр. Надан галимнәр, руханилар, мәсхәрәләнгән яисә кимсетелгән кызлар, милли яшьләр, кайтарып булмаслык узган тормыш, рухи йокыда яшәгән гавам… — болар һәр ике шагыйрь иҗатында да милли яшәешнең барлык мәсьәләләре күтәрелә һәм алгарышка китерерлек итеп чишелә.
rnА. Ф. Иванов тирә-юньдәгеләргә төртмәлеге, тормышка тәнкыйди мөнәсәбәте һәм юмористик әдәбиятта осталыгы белән дә Тукай күңелен били. Татар шагыйре Г.Тукай иҗатыннан алынган мотивларны, теге яки бу шигырен аныкына ияреп язганлыгын махсус теркәми, хәтта әсәр шуннан алынган, дип искәрткән очракта да («Өйләнү түгел, сөйләнү»), ике текстны янәшә куйсаң, татар шагыйренең шактый оригиналь шигырь иҗат иткәнлеге күренә.
rnМахсус эзләнүләр Г. Тукайга Классикның идея-тематик этәргеч рәвешендә йогынты ясавын күрсәтә. Татар шагыйренең күпчелек әсәрләре А. Ф. Иванов иҗатыныкыннан югарырак тора. Шул ук вакытта Тукай аннан форма ягыннан да өйрәнә. Ф. А. Иванов иҗатында «Киңәш» дип аталган берничә әсәр бар, һәм, гомумән, рус шагыйренә адресатка киңәш рәвешендә язу хас. Бу алымны Г. Тукай, беренче чиратта, аның иҗаты аша үз итә. Шагыйрьнең «Өйләнү түгел, сөйләнү» әсәре, әйтик, Иванов-Классикның «Советъ»ына ияреп язылган. Ике каләм иясе дә бик күп әсәрләрендә, кемне сөяргә һәм кемгә өйләнергә кирәк, проблемасын куялар һәм аны бер үк төсле чишәләр.
rnЕш кына теге яки бу әсәр Тукай һәм Иванов-Классик әсәрләрендә охшаш рәвештә башлана, әмма икенче эчтәлектәрәк дәвам итә. Түбәндәге мисал ике шагыйрь иҗатындагы уртак мотивларны ачык чагылдыра:
rnБабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
rnЛәкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.
rnЯңак, маңлай җыйрылмаган, тешләр дә сау,
rnЯшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.
rnҖитеп килә инде аның җитмеш яше…
rn(«Бабай»)
rn 
rnКапиталом — обеспечен,
rnОт забот далек,
rnБыл недавно мною встречен
rnДобрый старичок…
rnЛет восьмидесяти слишком,
rnНо здоров как бык… (Советъ)
rnТукай да, Ф. А.Иванов кебек, рус классик әдәбиятын ярата, күпләп укый. Ике шагыйрь дә бер үк авторлардан цитата китерә. Мәсәлән, Иванов «Советъ» шигыренә эпиграф сыйфатында И. Никитинның «Дедушка»сыннан өзек куйган. Бу Тукайның әдәби бәйләнешләре катлаулы бер чылбыр тәшкил иткәнне күрсәтә.
rnЮгарыда телгә алынган икенче шагыйрь — Никитин Иван Саввич — 1824 елның 21 сентябрендә шәм заводы һәм сату рәтләре тоткан мещанин гаиләсендә, Воронежда туган. 1839 елда шул шәһәрдә семинариягә керә, әмма гаилә хәлләре аркасында, укуын дәвам итә алмый, 1843 елда дәрескә йөрмәгән Никитинны семинариядән куалар. Ул әтисенең лавкасында эшли башлый, әмма бераздан гаиләләре аны да, заводны да сатарга мәҗбүр була, кулларында калган акчага постоялый двор алалар. Семинариядә укыганда ул әдәбият, бигрәк тә Белинский хезмәтләре белән ныклап кызыксынып китә.
rnНикитин Иван Саввич мирасханәсендә сакланган тәүге әсәрләр 1849 елга карый, әмма ул бары тик 1853 елдан гына матбугатта басыла башлый. Иң элек «Воронежские Губернские Ведомости» газетасына өч шигырь җибәрә, шулардай «Русь»дип аталган патриотик әсәре аңа үз өлкәсендә зур популярлык алып килә. 1854 елдан аның әсәрләре «Москвитянин», «Отечественные Записки», «Библиотека для чтения»дә басыла башлый.
rnНикитин алга таба, актив иҗат янәшәсендә, китап сату белән дә шөгыльләнә. 1861 елның маенда салкын тидерүе аркасында туберкулез авыруы көчәя, каты авырудан тернәкләнә алмый, 16 октябрьдә вафат була.
rnИ.С.Никитинның 1849-1853 еллар иҗатына шәхси тормыш шартлары, үзенә бәйле кичерешләр йогынты ясый, шунлыктан ул зур тематик киңлеккә чыга алмый. Иҗтимагый мотивлар «Тишина ночи», «Оставь печальный твой рассказ», «Певцу», «Мщение», «Нужда» кебек азсанлы әсәрләрендә генә очрый. Җитмәсә, ул, әдәби йогынтылардан арынып, үз шигъри иҗеген булдыра алмый. Аның иҗатына, форма ноктасыннан, аеруча Кольцов йогынты ясый. Галимнәр, «Ключ», «Когда закат прощальными лучами…», «Юг и Север», «Я помню счастливые годы…» әсәрләрендә — Лермонтов, «Лес», «Война за веру» кебек текстларда Пушкин тәэсире ачык чагыла, диләр. Лермонтов һәм Пушкин иҗаты Никитинны фикер-фәлсәфә планында үстергән, дип санала.
rn1853 елдан соң Никитин поэзиясендә этнографизм көчәя, дини һәм патриотик тойгылар арта, әмма бераздан соңгысы юкка чыга. Шагыйрь әдәбиятта үз урынын табарга тырышып иҗат итә башлый.
rnШагыйрьне баштарак җылы каршы алган, ярдәм кулы сузган әдәби җәмәгатьчелек, 1856 елда җыентыгы басылып чыкканнан соң, әсәрләрен тәнкыйть утына  ала.   Тупланмага  бигрәк тә  Чернышевскийның «Современник»та басылган рецензиясе тискәре була, 1858 елда элегрәк иҗат ителгән «Кулак» поэмасын бастыргач кына, аңа йөз белән борылалар.
rn1857-58 елларда ул ныклап чит ил әдәбияты белән таныша башлый, немец телен өйрәнү эшенә керешә, Шиллер и Гейне кебек шагыйрьләрне тәрҗемә итә. Никитин биографиясенең бу сәхифәләре дә күпмедер Тукай тормышыныкына охшаган.
rn1857 елда Никитин шагыйрь буларак формалашып җитә, иҗтимагый мотивларга зур урын бирә башлый, әмма иҗатының нәкъ чәчәк аткан чорында гомере киселә.
rnИ. Нуруллин «Моңлы саз чыңнары»нда Пушкин һәм Лермонтовка һәрдаим ияргән, алардан күпләп татарчалаштырган «…демократ Тукай Кольцов һәм Никитинның берәр шигырен тәрҗемә итү һәм исемнәрен берәр тапкыр телгә алу белән чикләнә»,— ди, шулай ук Некрасов поэзиясеннән дә еракта торуын белдерә, «Тормыш һәм сәнгать чынлыгы»нда шулай ук татар шагыйренең, Никитинга ияреп, балалар өчен нибары бер шигырь язуын әйтә. Тукайның, Никитинны укып һәм белеп тә, турыдан-туры аныкын кабатлаган әсәрләр язмавының үз сәбәпләре бар. Бер яктан, Никитин — бөтен рухы, яшәү рәвеше белән шәһәр кешесе, аңа Тукайны тудырган, үстергән мохит — крестьян тормышы ерак, халык психологиясен — бөтен нечкәлегендә, авыл картиналарын бөтен тулылыгында тасвирлый алмый. Никитин, шул ук вакытта, авылны, аның халкын идеаллаштырмый…
rnИкенчедән, Тукайның әдәбият функцияләренә, гомумән әдәбиятка мөнәсәбәте нәкъ Никотинныкыдай калыплаша, үзгәрә. Шагыйрь буларак үскән Тукай Пушкин белән Лермонтовка йөз тота башлаган кебек, Никитин да кайчандыр Некрасовка табына, әмма 1860 елдан соң аның иҗатына бөтенләй тискәре карашта тора башлый.
rnӨченчедән, Никитин каләменнән төшкән әсәрләр, сәнгатьчә эшләнгәнлелек ноктасыннан, шактый төрле, халыкта үтә популярлык казансалар да, шагыйрь зур әдәби фигурага әйләнми. Тукай, әлбәттә, аның иҗатын тулаем өлге итә алмый, әмма соңрак дөньяга килгән татар шагыйре Никитин сайлаган кумирларны үзенең остазлары итә. Шул ук вакытта Тукай Никитинның табигый талантын югары бәяли: «Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел. Фәкать ул, тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган».
rnТукайның И. С. Никитин белән бәйләнешләре, нигездә, әдәби арадашчылык рәвешендә бара. Рус шагыйре иҗаты аңа Пушкин, Лермонтов, Гейне, Шиллер һәм башкалар тудырган әдәбиятны үзләштерү, файдалану юлларын күрсәтә, ияреп язган яисә мотив күчем-лелеге күзәтелгән әсәрләрендә чагылыш тапкан була. Мәсәлән, Иванов-Классикның Тукай иҗатында эз калдырган «Советъ» шигыренә И. С. Никитиннан алынган цитата эпиграфка куелган. Тукайның әлеге әсәрендә аның «Дедушка»сында очраган мөһим бер фикер ас-сызыкланган:
rnБабай мескин бу дөньяда купне күргән.
rnҮлеп беткән инде аның күп яшьтәше.
rnНикитин шулай ук бабайның дөньяда күпне күрүен, хәтта ул — оныкларын да җирләвен әйтә. Тукай күңелендә туган күп кенә идея-мотивларга берьюлы берничә иҗат сәбәпче булган, чөнки рус шигърияте үзе дә ияреп язулар аша үскән, кайбер әдәбиятчылар шунлыктан аны бик түбән бәяләгән.
rnТукай Никитиннан тәрҗемә иткән, дигән фикерләр дөреслеккә туры килми. Кайберәүләр шагыйрьнең «Карлыгач»ын Никитинның «Ласточка»сына ияреп язылган дип саный. Авторда ул исемдәге әсәр очрамады. «Карлыгач» белән Никитинның «Ласточкино гнез-до»сын янәшә куеп карау текстлар арасында якынлык азлыгын дәлилли. «Карлыгач»ның ул чорда «Ласточ-ка» исеме белән чыккан башка әсәрләргә дә охшашлыгы күзәтелә.
rnИ. С. Никитинның «Ласточкино гнездо»сы — тегермәнченең авыр тормышын тасвирлаган күләмле шигырь, аның икенче кисәге белән Тукай әсәре арасында билгеле бер охшашлык тоемлана. Чагыштыр:
rn

rn

rnОдна певунья-ласточка
rnПод крышей обжилась,
rnСвила-слепила гнездышко,
rnДетьми обзавелась.
rn 
rnКүптән түгел безнең тәрәзә капкачын
rnОя итте минем сөйгән карлыгачым.
rnТукай әсәре, һәм сыйфат, һәм эчтәлек ноктасыннан караганда, аталган өлештән югарырак тора.
rnИ. Нуруллин, Тукай иҗатының соңгы чорында И. С. Никитин белән яңадан кызыксына башлый, чөнки «яңа революцион күтәрелеш елларында» Г. Тукайның «Некрасов-Никитин юлына охшаш юлга төшүе, Некрасов-Никитин принципларына нигезләнеп иҗат итә башлавы булса кирәк», дигән фикерне дә әйтә. Гомеренең соңгы елларында Тукай үзенең үткәндәге бик күп карашларын яңадан карап чыга, кайчан гына һәрдаим тәнкыйтьләгән М. Гафури белән дуслаша, башка шагыйрьләргә һәм шәхесләргә дә йөз белән борыла.
rnГ.Халит Тукайның Некрасов поэтик мәктәбе вәкилләре белән танышлыгын әйтә. Болар: Плещеев, Никитин, Майков. Татар шагыйре туларның кайсына гына ияреп язса да, кайсын гына әдәби кумирлары арасында күрсә дә, Некрасовча халыкчан, гражданлык позицияле әлеге шагыйрьләрнең һәрберсенең Тукай иҗатына йогынтысы барлыгын таныйбыз.rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*