ТАТ РУС ENG

Хәкимов Рәдис (Казан) Г.Тукайның "Авыл җырлары"нда тарихи җыр элементлары

rn rn

rn

rnrn

rn

rn
Тукайның балачагы узган Өчиле авылы. (2006)
rn

rn

Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты (2013), Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров рәсеме

rn

rn

rn

rn rn

rn

rnВ статье говорится о вкладе Г.Тукая в фольклористику. Анализируются образы татарского фольклора и элементы татарских исторических песен в творчестве поэта.rn

rn

rnФольклорның күп өлеше авыл җирендә иҗат ителә, һәм сакланып та кала. Г. rnТукай тормышының күпмедер өлеше авыл тормышы белән бәйле булган, халык rnавыз иҗатына кагылышлы мисалларны да ул шул вакытта өйрәнеп калган. Иҗатrnиткәндә фольклор персонажларын («Су анасы», «Шүрәле», балалар өчен rn«Кәҗә белән Сарык», «Бала белән Күбәләк» һ. б.) куллануы шул турыда rnсөйли.
rnШулай ук Г. Тукайның фольклорны саклап калуда да өлеше зур, ул аларны rnхалыкка җиткерү өчен дә тырышкан (1910 елның 15 апрелендә, «Шәрык» rnклубында укыган лекциясе), зиһенле булуы аркасында кечкенә яшеннән үк rnхалыктан ишеткән, отып калган халык авыз иҗатын теркәп барган, «Авыр rnтормышта кайгы-хәсрәт, моң-зар белән яшәгән халыкның җырлары яшьтән үк rnүз әйләнә-тирәсен аңлап белергә омтылган Тукай күңеленә тиз кереп rnурнаша» (1, 95). «Халык моңнары» исемле җырлар җыентыгы туплап чыгаруы rnда фольклор энҗеләрен саклап калырга омтылышы нәтиҗәсе. Әлеге җыентыкка rn50 дән артык кыска җыр кергән, шуларны укып, ул вакыттагы тормышны да rnкүзаллау кыен түгел:
rnБайлар кия каракүл,
rnБез киябез эшләпә;
rnХодай бәхетне бирмәсә,
rnБаеп булмый эшләп тә.
rnБу юллардан, без ул вакытта байлар һәм фәкыйрьләрнең киенү рәвешен rnаңлыйбыз, шулай да монда кием аркылы сыйнфый капма-каршылык та чагыла: rnәйтик, яшәү-көн итү рәвеше буенча кешеләр «байлар» һәм «фәкыйрьләр»гә rnаерылган. Димәк, күпме эшләсәң дә баеп булмый, дигән фикер үткәрелә. rnТарихи чынбарлыкны чагылдырган мондый җырлар янәшәсендә, үз-үзен rnкадерсезлеккә калдырып, булган мал-мөлкәтләрен дә юкка сарыф итүне, йә rnбулмаса кеше талап көн күрүне тасвирлаган җырлар да аз түгел.
rnБез үзебез караклар,
rnҖигеп чыгыйк пар атлар;
rnТапкан малны бетерергә
rnАчылган бу кабаклар.
rnБу юллардан ачыкланганча, тормышның авырлыгына түзә алмыйча эчүгә сабышкан кешеләр дә сирәк булмаган бит.
rn«Г.Тукай халык иҗатының тарихи яшәеш һәм тормыш-көнкүреш белән rnаерылгысыз бәйләнгән булуын ассызыклап әйтә. Аларда халыкның уй-фикере, rnрухы чагылыш тапканлыгы күренә» (2, 125). Татар халкы кичергән фаҗигале rnвакыйгаларны Г.Тукай да кичергән һәм аларны тәфсилле итеп иҗатында rnсурәтләп биргән, шуңа да гади халыкка аның иҗаты якын булган.
rn«Авыл җырлары» (беренче көлтә) шигыренә игътибар итсәк, шигырь сатира rnформасында язылган, ягъни монда төрле вакыйгалардан мәсхәрәләп көлү rnчагыла, куплетлар бер-берсенә бәйләнеп бармый. Беренче юлларында rnтабигать күренешләреннән, гадәти яшәештән алынган чагыштырулар булса да,rnикенчесендә халык нәрсә турында сөйләшә шул вакыйгалар сурәтләнгән, rnягъни җәмгыятьтәге проблемалар яктыртылган.
rnБезнең урам аркылы ага суның салкыны;
rnТарта Казанның яшьләрен Рәмиевлар алтыны.
rn«Авыл җырлары» куплетларында, шулай ук, тарихи җырларда очраган юлларны rnда очратырга мөмкин, алар юллардагы мәгънә белән бәйләнмәгән дә булырга rnмөмкиннәр.
rnПриемның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән;
rnӘчтерханда «Борһан», «Идел» — ике әтәч бар икән.
rnБу строфада башта прием турында сүз барса, алга таба, ул вакыттагы ике rnгазетаның үзара килешә алмый яшәүләре сурәтләнә. Беренче юлдагы сүзләрнеrnтарихи җырларда да очратырга мөмкин:
rnПриемның ишекләре
rnТар ләхеттән тар икән;
rnҖан алучы газраиллар
rnПриемда бар микән?… (3, 207)
rn«Авыл җырлары» дүрт көлтәдән тора. Төрле елларда туплануыннан чыгып якынrnкилгәндә, аларның төрлесе төрле рухтарак язылган. «Халык җырлары rnдикъкать белән укылса, халыкның күңелендә нәрсәләр сакланганын, барчасынrnда күреп буладыр» (4, 37). Димәк, халык күңелендә туган җырлар алар, rnнигездә, җәмгыятьтәге тарихи вакыйгаларга, илдәге сәяси шартларга бәйләпrnиҗат ителгәннәр.rn 
rnЮгарыда әйтелгәннәрне йомгаклап шундый нәтиҗәгә киләсең: Г.Тукай татар rnхалык иҗаты белән яхшы таныш булган, халык җырларын туплап, rnмилләтебезнең иркен тормышы өчен хәл ителәсе мәсьәләләрне үз иҗатында rnоста күтәргән. Халыкның җор теллелеге әдипнең сатирик әсәрләренә җирлекrnөстәгән.
rn 
rn
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Г.Тукай. 1886-1946. — Казан: Татгосиздат. Матур әдәбият секторы, 1948. — 244 б.
rn2.    Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте. — Казан, 1997. — 322 б.
rn3.    Ярми X. Татар халкының поэтик иҗаты / Х.Ярми. — Казан: Татар. кит. нөшр.,  1967. — 306 б.
rn4.    Тукай Г. Халык әдәбияты. — Татгосиздат, 1946. — Б. 37.

rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*