ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт (Казан) Шигърияттә Тукай феномены

rn rn

rn

rnРечь идет о Тукае как выразителе трагедии татарской нации, ее глубоких обид на историю и надежд на будущее. Отмечается созвучие творчества поэта с русской и европейской литературой (Пушкин, Лермонтов, Толстой, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер), раскрывается многогранность его таланта.rn

rn

rnӘй Тукай, ил һәм гасырда ялкынын янган Тукай,
rnАй-кояштан, хөррияттән яктылык алган Тукай!
rnШигъриятен турылардан турырак бер юл табып,
rnКараңгы төн караңгысын яшендәй ярган Тукай!
rnҮлемсезлек, бөеклекнең ачкычын алган Тукай,
rnӘй Тукай, ил һәм гасырда ялкынын янган Тукай!
rn                                                        Шәрәф Мөдәррисrn

rn

rn
rnНинди шагыйрь соң ул безнең Тукаебыз? Тукай — шигърият тарихында бер могҗиза ул. Мин иң әүвәл татар шигъриятен күздә тотам. Талант куәте белән ул — иң югары кимәлдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи-инсани фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә. Традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне яңа баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай. Әмма бу сәнгати-фәлсәфи һәм иҗ-тимагый-инсани күренешнең, феноменның эчтәлеге моның белән генә чикләнми. Ин әүвәл аның уникаль биографик язмышы һәм ул язмышның әлеге шигъри феноменда чагылышы милләтне һәм дөнья халкын хәйран калдырырлык фаҗигале булуын алыйк. Профессор Ибраһим Нуруллин, дөнья шигърияте тарихында бүтән, тагын бер шушындый трагик шәхесне табуы кыен, дип язган иде. Икеләтә-өчләтә изелүдәге татар халкы язмышын ул үз язмышында тамчыда чагылдырган кебек чагылдырган, гәүдәләндергән шагыйрь.
rnШәрәф Мөдәрриснең югарыда китерелгән «Тукай» дигән шигырендә бу феноменның асылы шактый төгәл яктыртылган.
rnТатар шагыйренең бөек классикка мәхәббәтен аңлау да, аңлату да кыен түгел. Әмма дөнья Тукайны үзенең бөек шагыйре итеп таныймы? Без ана халыкара ихтирамның тирән икәнлеген беләбез. Ләкин дөнья аны даһи биеклектә күрәме? Чын биеклеген тулы бәяләп бетермәсә дә, дөнья аңлый, соклана. Бөек халыкның бөек шагыйре Сергей Есенин татар шагыйренең русчага тәржемә ителгән беренче шигырьләрен укып карауга: «Нинди бөек шагыйрь ул Тукай!» — дигән. Ул тәрҗемәләр арасында Павел Радимов башкарган «Өзелгән өмид» шигыре дә булган. Үзе даһи шагыйрь икенче даһине танып алган. Яки менә Матвей Грубиан дигән гаять талантлы яһүд шагыйренең «Казанда» дигән шигырен алыйк:
rnКогда я прохожу по улицам Казани,
rnМне внятен, как родной, язык моих друзей.
rnБот площадь предо мной открылась как сказанье.
rnТам каменный поэт влюбленными глазами
rnВ город свой глядит, закутан в плащ теней.
rnСкажи мне, ты читал когда-нибудь Тукая?
rnЕго живой строкой я покорен опять.
rnСлова летят сквозь ночь, как молнии сверкая,
rnИ над моей душой им власть дана такая,
rnЧто здесь и сам бы мог татарином я стать.
rnЧит халык шагыйре Тукай шигъриятендә нинди сыйфатларны күрә сон? Тукай шигыренең караңгы күкне ярып яшьнәгән ярсу үткенлеген күрә. һәм тагын нәрсәләр игътибарга лаек? Тукайның Казан чынбарлыгы белән бердәмлеге, татар халкының рухың чагылдыруы, аның абруен гәүдәләндерүе яһүд шагыйренә нык тәэсир иткән. Дөньяга сибелгән һәм тарихта күп  җәбер-золым күргән халык шагыйре татар халкының хәлен яхшы аңлый, аның шагыйренә булган мәхәббәт яһуд шагыйренең үзен татар итәрдәй көчле. Янә шунысы игътибарга лаек: Шәрәф Мөдәрриснең әлеге шигырендәге мотивлар белән Матвей Грубиан шигырендәге чагыштырулар, хәрефкә-хәреф диярлек, тәңгәл килә:
rnКараңгы төн караңгысын яшендәй ярган Тукай!
rnСлова летят сквозь ночь, как молнии сверкая…
rnЧагыштыруларның мондый тәңгәллеге очраклы була алмый: яшендәй якты үткенлек — Тукай шигъри теленең асыл сыйфаты. Әйтергә кирәк ки, Тукайның үз шигырьләрендә дә яшен сурәте еш яшьнәүчән. Өметле күз карашын татар яшьләренә төбәгәндә, ул гасыр башындагы яшьтәшләренә шундый ышанычлар баглый:
rnКүк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары.
rnЯлтырар изге көрәшне хәнҗәре, алмаслары.
rnЙөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —
rnБез аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! —
rnди ул.
rnҮзенчәлекле фәлсәфи-сәнгатьчә яңгыраш, нәфис сурәтләр  һәм,  кирәксә,   ихтыяр-гайрәт  мотивлары гасыр башының зур шагыйрьләре Дәрдемәнд белән Сәгыйть Рәмиевтә дә күзәтелә. Тукай таланты, Тукай шигъриятенең эчтәлеге алардан ни белән аерыла сон?
rnБу шагыйрьләрнең өчесе дә милләтнең лаеклы яшәешкә хокукын раслаучылар, аның ихтыяҗларын,  тарихка, язмышка, дәүләткә карата дәгъваларын гәүдәләндерүчеләр. Әмма Тукай шигъриятендә тарихи зар да, яшәешкә һәм яңарышка ихтыяр да иҗтимагый актив, максималистларча кискен гәүдәләнә. Әйтик, Сәгыйть Рәмиев лирикасында шәхеснең мохиткә, иҗтимагый шартларга ярсу таләпләре һәм ризасызлыгы  яңгыраса, Дәрдемәндтә мәсьәләләр тарих һәм галәм киңлегендә куелып, фәлсәфи планда яктыртыла. Тукайда милләтнең аеруча җәберләнгән һәм рәнҗетелгән өлеше — гади халык, хезмәт иясе кайгылары үзәккә куела. Менә аның «Көзге җилләр» шигырен генә алыйк. Ул 1911 елгы ачлык шартларында язылган.
rnИгътибар итегез: шагыйрьнең бәгъре кемнәр өчен сыкрый? Ачлыктан иң күп интегүче хезмәт кешесе өчен:
rnИц сөекле эшче әүладым быел ач калды, диеп,
rnИзге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.
rnШагыйрь — матурлыкны, нәфислекне яклаучы. Ул — эстет җанлы зат. Ачлыкның иң тирән фаҗигасен ул гүзәллекнең һәлакәт чигендә тартышуы рәвешендә тасвирли:
rnКуйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән.
rnБер телем икмәк, дип, анда назлы нечкә бил җылый!
rnШул ук вакытта Тукай —  кайсы шагыйрьгә караганда да татар милләтенең уртак фаҗигасен, аның тарихка булган тирән рәнҗүләрен һәм киләчәккә өметләрен тулырак чагылдырган шагыйрь. Ул — милләт шагыйре. Әле генә яһүд шагыйреннән китерелгән бер үрнәктә бүтәннәрнең аны татар милләтенең байракчысы итеп күзаллавын күреп киттек бит.
rnТукайның милләт шагыйре булуы анын барлык әсәрләрендә дә чагыла дияр идем мин. Шулай да менә аның «Милли моңнар»ына гына игътибар итеп карыйк.
rnСүз татар җырлары, хосусан «Зиләйлүк» хакында бара. Татар җырының тирән моңында шагыйрь өч йөз еллык милли изелү эзләрен, халык чиккән бик күп михнәтләрнең, түккән күз яшьләренең чагылышып күрә. Яки шагыйрьнең: «Мин татарга бәхет, шатлык телим; мин татарга тәхет, шаһлык телим», — дигән юлларында бәйсезлек һәм дәүләтчелек гамен күрмибезме?!
rnТукайның демократик һәм милли идеаллары юлында, әлбәттә, беренче нәүбәттә рус самодержавиесенең рәхимсезлеге киртә булып торган. Шул ук вакытта милли мохиттә дә анын дошманнары аз булмаган. Шагыйрьне алар ни өчен күрә алмаган, яки шагыйрь аларга нәфрәтле мөнәсәбәтен ничек белдергән?
rnМилләтнең азатлыгы һәм алгарышы өчен янып йөрүчегә еш кына һәм, башлыча татарның уз кешеләре тышау булып төшкән. Бу хәл хәзер дә шундый ук рәхимсезлек белән эшләнә. Мәскәү матбугатында безнең суверенитет идеясен мәсхәрәләп язучылар арасында «зыялы» исемен күтәргән милләттәшләребез дә бар. Тукай үзләренең идеалсызлыгын заманга сылтаучылардан һәм мохиткә яраклашырга өндәүчеләрдән җәфа чиккән. Аның «Ваксынмыйм» шигыре бу яктан характерлы. Анда шагыйрь үз чорына киләчәктән торып бәя бирә:
rnСин узеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа.
rnӘллә нинди былчырак баулар салалар гакълына:
rn
rn— Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт.
rnСин үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
rn
rnМин сыяшыйм андый шартлар, фани дөнья вактына…
rn
rnАшкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә.
rnМәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
rn
rnТукай — авылдан чыккан шагыйрь. Дөрес, ул шәһәр тәрбиясе алган. Аның шагыйрь буларак җитешүе, белем алуы, мөстәкыйль хезмәткә аяк басуы Уральск шәһәренә бәйле. Әмма татар халкының иң зур күпчелеге ул чорда авылда яшәгән. Шунлыктан шагыйрьнең авыл тормышы һәм авыл халкына мөнәсәбәте ул, гомумән, туган халкына мөнәсәбәте дә булып аңлашыла. Бу мөнәсәбәт аңарда мәхәббәт рәвешендә дә, катлаулырак та чагыла.
rnМенә аның «Сайфия» шигырен генә алыйк.
rnТукай авылның фәкыйрьлегенә көенә. Картинаны ул кәеф-сафа чигүче байга контраст рәвешендә тасвирли:
rn
rnУл хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
rnҖимрек әй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.
rnҖаннарым, куз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп.
rnҖай ачып: «ео как!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе.
rn
rnЛәкин Тукай авыл мужигын идеаллаштырмый, «,,Йолдыз”дан да курка» шигырендә авыл агаеның либераль-демократик, нигездә җәмгыять тәртипләренә лояль «Йолдыз» гәзитен өендә күрүдән коты алынуын яза.
rnТукай иҗаты асылда төрки-татар шигъриятенең мең еллык үсешенә йомгак булып тора. Без моны Тукай шигъриятенең иҗат өчен мөһим булган барлык сыйфатларында да күрәбез. Менә иң беренче күзгә ташланган шигырь үлчәмен, шигырь калыбын гына алыйк. Тукай башлыча ике юллы шигырь строфасы белән эш итә. Шул нигездә эшләнгән лирик әсәрләрендә буйдан-буйга икенче юллары рифмалашкан газәл өлгесе дә, касыйдә калыбы да аңарда мул төрләндерелә. Мәсәлен, әле генә искә алган «Көзге җилләр» газәл өлгесендә эшләнгән. Шигырь үтәдән-үтә бер рифмага корылган очраклар Тукайда аз түгел. Форма мәсьәләсендә Тукай, бәген Мөселман Көнчыгышына хас булганча, гаруз системасы эчендә иҗат итә. Бу система буенча, строфаның төзеклеген иҗекләр саны тәңгәллеге, ритмик төзеклекне озын һәм кыска иҗекләрнең тәртипле чиратлашуы хәл кыла. Гаруз шигыре татар халык шигыреннән нык кына аерыла. Төп аерма икешәр юллы строфада гына түгел, башлыча, ритмик тыныш-паузаларның сүз уртасына туры килүендә. Ягъни гаруз шигырен укыганда, ритмик буыннарны саклау һәм шигырьнең музыкаль яңгырашын төгәл бирү өчен, сүз уртасында да тыныш ясарга кирәк. Менә бер мисал. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» дигән шигырьнең беренче строфасын гаруз нигезендә дөрес уку өчен, ритмик буын азагында тынышларны шулай ясарга тиешбез:
rn
rnКөч белән бер/гә гузәллек/не җыйган диң/гез кеби,
rnУл иде өс/тен вә кул җит/мәе кеше, йол/дыз кеби.
rn
rnХәзерге заманда Тукай шигырьләре безнең чор шигырен, ягъни халык шигырен укыган кебек, сүзләр тәмамланган җирдә тыныш ясап укыла. Әйтик, әлеге мисал шулай яңгырый:
rn
rnКөч белән бергә / гүзәллекне җыйган / диңгез кеби,
rnУл иде өстен / вә кул җитмәс кеше, / йолдыз кеби.
rn
rnДүртәр ритмик буыннан торган шигырь юллары тәңгәл булмаган өчәр буын булып яңгырый. Әйе, мәгънә ачык аңлашыла. Әмма Тукай шигыренең иң гүзәл ягы — ритмик музыкальлек югала. Юкса, Тукай шигырьләренең барысы да саз аккомпонементына көйләнгән. Шагыйрь тикмәгә генә үзенең шигъри илһамын «Саз» дип атамый бит!
rn
rnИ мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?
rn
rnТукай шигыренең Шәрекъ поэзиясе традицияләрен чагылдыруына бу —- ышандыра торган дәлил, дип уйлыйм. Тукайның шигъри фикерләве тулысынча диярлек Шәрекь традицияләренә нигезләнгән, шәркый сурәтләр белән сугарылган. Иң беренче нәүбәттә бу ислам рухындагы сурәтләргә карый; Аллаһ, фәрештәләр, Иблис, шайтан, пәйгамбәрләр, тарихи изге шәхесләр, төшенчәләр шуңа керә. Менә ул баланың гөнаһсыз сафлыгын ничек тасвирлый:
rn
rnПакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең:
rnСин фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең.
rn
rnТукай төрки шигърияттә мең ел дәвамында яктыртылган сюжет һәм легендар-әфсанәви коллизия һәм сурәтләрне үзенең диалектик фикерләвендә дәлилле шигъри чарага әверелдерә. Матурлыкның конкрет һәм нисби төшенчә булуын ул шундый мисал аша дәлилли:
rn
rnБирмәде Ләйлә кеби мәхбубәгә дөнья бәһа;
rnУл болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса.
rn
rnЛәйлә кебек гүзәл кызга дөнья бәя бирә алмас иде, ди. Әгәр каршында шашып гашыйк булган Мәҗнүн булмаса.
rnБу — XX йөз башы шагыйренең даһи гомумиләштерүе. Шушы лирик тезисның барлыкка килүе өчен мен еллык әдәбият тарихы кирәк булган.
rnШагыйрьнең яңа гасыр шигъриятенә нигез салуын шул ук параметрлар эчендә, шул ук схема нигезендә барган яңарышларда күрәбез. Иң элек, форма дигәндә, югарыда телгә алган «Милли моңнар» халык шигыре калыбында язылган. Бу классик татар-төрки — гомумән шәркый шигърият өчен принципиаль яңалык. Татар поэзиясенең XX гасыр дәвамындагы үсеше, башлыча 10-9 иҗекле шушы дүртьюллы строфага таянып бара.
rnНиһаять, иң мөһиме, Аурупа шагыйрьләре белән фәлсәфи-хисси аваздашлык эзләве, үзенең халәтенә, кичереш һәм гамәлләренә Байроннан, Һөтедән, Һәйне һәм Шиллердән, Пушкин һәм Лермонтовтан, Шекспирдән һәм бөек фикер иясе Толстойдан таяныч эстәве һәм табуы шагыйрьнең эзләнүләр процессы гөрләп барганын күрсәтмиме? Гомумән исә дә. Тукайның шигъри талантының лирика белән сатирада бердәй чагылуы дөнья шигъриятендәге һәйне талантын хәтерләтә.
rnXX йөз башында куәтле Тукай шигъри мәктәбе хасил була. Аның иң көчле вәкиле, әлбәттә, Шәехзадә Бабич. Ярсу һәм камил шигъри ригмда булсын, иман һәм инсани кичерешләрдә булсын, ул турыдан-туры Тукайдан үсеп чыга. Яшь Исәнбәтнең дә башлангыч чор шигърияте тулысынча Тукай шигъри тылсымы эчендә үсә.
rnТукай иҗаты, аның феномены татар халкын даими кызыксындырып, әсәрләндереп, борчып, дулкынландырып килә. Соңгы вакытта, нишләптер, аның иҗаты белән махсус шөгыльләнү сүрелде, дигән шелтә мотивы да яңгырый.
rnӘйе, бу икърарла хаклык бар. Дөрес, мин Тукайны гыйльми фикер дөньясында яктырту туктады, димәс идем. Мәсәлән, Тукай музее һәм вакыфы ел саен Тукай укулары уздыра, һәр шундый чара шагыйрьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ә инде шагыйрь иҗатын максатчан һәм даими тикшерүчеләр калмады, дигәндә, кызганыч ки, бу, нигездә, хак. Якуб Агишев һәм Рөстәм Башкуров, Гали Халит һәм Ибраһим Нуруллиннар инде арабызда юк. Тукайга махсус хезмәт багышлаган Наиб Лаисов кебек галимнәр бүтән проблемалар белән шөгыльләнә. Бер Резидә Ганиева гына теманы ташламый. Өзеклек тирәнәймәсен өчен, Тукай иҗатын өйрәнүче махсус аспирантлар алабыз. Өйрәтер кешеләр барында, яңа белгечләр үстереп калырга тиешбез. Әле күптән түгел генә Р. Ганиеваның бер шәкерте «Тукай иҗатында Коръән мотивлары» дигән темага кызыклы диссертация яклады. Иң мөһиме — киң колачлы «Тукай энциклопедиясе» эшләнә. Аны тәҗрибәле әдәбиятчы-текстолог Зөфәр Рәмиев җитәкли.
rnТукай — ул даһи сүз сурәтчесе. «Җәйге таң хатирәсе» дигән шигыре берүзе дә моңа ышандыргыч дәлил була ала. Чөнки бу шигырьдә тасвир колачы гаять киң, шагыйрьнең сулышы көр. Иҗатка һәм яшәүгә этәргеч бирә торган манзара күз алдына баса.
rnТулаем исә, Тукай иҗаты — үзенең эчтәлеге белән дә, гасырдан-гасыр га актуаль яңгырашы белән дә бетмәс-төкәнмәс хәзинә ул. Шагыйрьнең 125 еллыгы аның тирән мәгънәсен төшенә баруда мөһим бер яңа адым булыр.
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*