ТАТ РУС ENG

Хисмәтова Лилия (Казан) Габдулла Тукай иҗатында татар хатын–кызы язмышы

rn rn

rn

rnВ татарской литературе немало произведений, где весьма объективно и честно описана женская доля. Особое внимание этой проблеме уделяли писатели-просветители. В статье творчество великого татарского поэта Габдуллы Тукая анализируется именно в этом аспекте. rn

rn

rnХатын-кызның яшәешебездәге вазифасы мәсьәләсе һәрдаим актуаль. Бу турыда төрле фикерләр бар. «Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта, милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора. «Ни өчен үткен?» дигәнгә җавап мондый булыр: кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә! Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек миссия йөкләнгән!» (2, 233), ди Ф. Миңнуллин.
rnБорынгы татар әдәбиятында ук хатын-кыз образын сурәтләү кеше тасвирының аерылгысыз өлеше булып саналган, үзенчәлекле күңел дөньясына ия булган хатын-кызлар образларының хис тирәнлеге, сөю дәрте, кешелек сыйфатлары тулы гәүдәләндерелә.
rnИҗтимагый чынбарлык, заман әверелешләре язучы иҗатына көчле йогынты ясый. Ул үзгәрешләрнең кешеләр тормышына, аларның психологиясенә йогынтысын язучы геройлар язмышы аша сурәтли, аларга үз мөнәсәбәтен ачыклый. Әдәбиятның мөһим темаларының берсе булган хатын-кыз язмышы мәсьәләсенең татар әдәбиятында үсеш-үзгәрешен күзәтүдә бу ачык күренә.
rnӘдәбиятыбызда хатын-кызның күңелсез, караңгы язмышына, беренчеләрдән булып, Г. Кандалый игътибар итә. «Сәхипҗамал» исемле поэмасында ул татар хатынының «мажик» һәм бай гаиләсендәге хәлен чагыштырып сурәтли. Ярлы ир хатынының тормышы бары тик кара, җан өшеткеч тасвирлар белән генә сурәтләнә. Ул «елның унике аен ялсыз эшләрсең, яхшы кием, тәмле ризык, җылы мөнәсәбәт күрмәссең, гомерең караңгыда, хәерчелектә узар» (1, 388), дип яза.
rnӘ бай гаиләсендәге хатын-кыз тормышын ул бөтенләй башкача билгели. «Бай кеше, мулла хатыны булсаң, көнең бизәнеп, матур киенеп, тәмле ашап үтәр; гомерең буе аштан-ашка йөрерсең; сине кадерләрләр, хөрмәт итәрләр; кырга чәчүгә дә, уракка да чыкмассың, хәтта кояш та сине пешермәс, назлар гына», дип сурәтли Г. Кандалый.
rnӘдәби әсәрләрдә хатын-кыз хокукы мәсьәләсен күтәрүне Кандалыйдан соң килгән буын мәгърифәтчеләр дәвам итә. XIX йөзнең урталарында Россиядә, шул исәптән татарлар яшәгән төбәкләрдә барган җитди тарихи, иҗтимагый, социаль үзгәрешләр халыкның милли үзаңын формалаштыруга, иҗтимагый фикер үсешенә көчле йогынты ясый, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең мәйданга килүен тизләтә. Әдәби һәм фәнни хезмәтләрдә, төп мәсьәләләр итеп, кеше, аның шәхси иреге, милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге һәм башкалар күтәрелә. Шулар белән бергә татар хатын-кызының иҗтимагый тормыштагы, гаиләдәге урыны, социаль тигезлеге проблемасы да мәгърифәтчеләр игътибары үзәгендә тора.
rnШул рәвешчә, XX йөз башы татар әдәбиятында хатын-кыз образының тормыштагы гражданлык бурычын, хокукын һәм ролен күрсәтү юнәлешендә кыю адымнар ясала.
rnБер төркем язучылар татар хатын-кызларын якты киләчәк өчен көрәшче итеп сурәтләсәләр, икенчеләре аларның авыр тормышларын хикәяли. Хатын-кызның аянычлы язмышы темасы халкыбызның бөек язучысы Габдулла Тукай иҗатында да урын алып тора.
rn«Татар кызларына» (1906) шигырендә автор татар кызларының матурлыгына, гүзәллегенә соклана:
rnСөям сезнең сызылган кашыңызны,
rnТузылган сачыңызны, башыңызны.
rnЯратам тәмле, татлы сузеңезне,
rnЗөбәрҗәт төсле якты кузеңезне», — (3, 46),
rnдип яратып яза Г. Тукай. Тик шул ук вакытта автор гади хатын-кызларның язмышы турында уйлана һәм аларның наданлыкларын күрә алмый. Аларны белем алырга, азатлыкка чакыра.
rnВә сез әнгам дәгелсез бәйлә хаксыз,
rnХокука мөстәхикъ, бәлки әхаксыз. (3, 48).
rn(Һәм сез хайваннар түгел, болай хокуксыз булырга.
rnХокукка хаклы, хәтта бик хаклысыз.)
rnШул ук вакытта Г. Тукай дөреслекне ача, татар хатын-кызларының хуҗалары байлар булуын билгели.
rnЯратмыйм бер дә остабикәләрне,
rnСези алдарга оста бикәләрне.
rnАлар сездән балаларын карата,
rnИдәнен юсаңыз, бигрәк ярата (3, 47).
rnҖиһанда, санки, бер сатлык товарсыз,
rnИмамнар кайда аударса — аварсыз. (3, 48).
rnШагыйрь хатын-кызларның ирексез тормышын «Эштән чыгарылган татар кызына»(1909) шигырендә лирик мотивлар белән тасвирлый. Татар хатын-кызларының аянычлы язмышын сурәтләгән урыннарда ул аеруча әрнүле һәм сагышлы.
rnСөялгәнсең чатта баганага,
rnЯфрак төсле сары йөзләрең (4, 148);
rnАтылган кош, адаштырган эттәй,
rnҮткәннәргә мәэюс карыйсың. (4, 148);
rnЯшь кызларның тәннәрен, җаннарын байлар файдаланып каралталар, «баганага сөяп киптерә»ләр. Шул рәвешле күпме кызлар башларын югалталар, бәхетле гаилә тормышыннан мәхрүм калалар.
rn«Кечкенә генә көйле бер хикәя» (1906) әсәрендә Габдулла Тукай бер карт явыз карчык тарафыннан аздырылган, гаиләсе булып та зина кылган, иренә хуҗа булырга омтылган Фатыйма турында яза. Фатыйма оста, каты куллы, туры сүзле хатын була. Ире Сафи абзый аның сүзеннән чыкмый. Хатыны нинди генә күлмәк-калфак сораса да табарга тырыша. Кешеләр әйтсәләр дә хатынының зинасын, уйнашын күрергә һәм белергә теләми,
rnЮкны әйтәсез, — ди, — сез, Фатыйма — пакь,
rnПакь хатын — судан, дәхи дә сөттән ак (4, 25).
rnТик шулай да күршеләре, танышлары Сафи абзыйга яхшылык белән хатынын аерырга кушалар, мондый хатын белән тормыш итү зур гөнаһ, зур бәлаләргә китерергә мөмкинлеген аңлаталар. Ниһаять, Сафи хатынын аера, Фатыйма янчыгын асып йорттан чыгып китә.
rn«Бәхре сани» (1906) шигырендә алдагы кыйссаның дәвамы языла. Фатыйма өйдән куылды, ач, ялангач, балаларсыз калды. Хәзер аның исеме романнарга, хикәяләргә керде. Бураннарда ялгыз йөри, «урман — өем, урыс — ирем», ди. Шагыйрь бик кызгана Фатыйманы
rnИ, Фатыйма, кызганамын — нигә аздың?
rnАзмаганны һичбер каләм язмас имди (4, 29).
rn 
rnЯзучы, гомер юлың авыр, үкенечле булмасын өчен, белемле, гыйффәтле, тырыш булырга кирәклеген тагы бер кат искәртә.
rnНәтиҗә ясап әйткәндә, Г. Тукай хатын-кызларның авыр язмышында дорфалыкны, кызларның кырыс таләпләр куеп тәрбияләнүенә азгынлыкны да өсти. Татар кызы бәхетле булсын өчен, әлеге кануннарны юк итәргә, ягъни җәмгыять төзелешен һәм шуннан чыга торган көнкүреш тәртипләрен үзгәртергә кирәклеген дәлилли.rn

rn

rn rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар / Г. Кандалый // Төзүчесе, текст һәм искәрмәләрне әзерләүче, кереш сүз авторы М. Госманов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — Б. 388.
rn2.    Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында / Ф. Миңнуллин. — Казан, 1994. — Б.223.
rn3.    Тукай Г. Әсәрләр: 4 томда . — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975-1976.
rn4.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 408 б.
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn

rn


rn

Комментарий язарга


*