ТАТ РУС ENG

Хөснетдинова Гөлназ (Казан) Габдулла Тукай турында Гали Рәхим

rnВ статье анализируется ряд статей Гали Рахима, опубликованных на страницах журналов «Аң» («Сознание») и «Мәгариф» («Просвещение»). В них речь идет о творчестве классика татарской поэзии Габдуллы Тукая (1886-1913).rn

rn

rn
rnТатар әдәбияты XX йөз башында аеруча бер иҗади күтәрелеш чоры кичерә. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүче белгечләрнең аерымлануы көчәя. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди, X. Бәдигый кебек әдәби процесс белән даими кызыксынып торучы әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр формалаша башлый. Әмма бу шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлы, алар калдырган бай мирас бүгенге татар әдәбияты фәнендә тиешле урынын һәм бәясен алмаган әле. Татар әдәбияты фәнендә күпкырлы иҗат эшчәнлеге алып барган Гали Рәхимнең дә иҗаты шундыйлар рәтеннән.
rnГали Рәхим сирәк очрый торган зыялы затларның берсе. Ул нинди генә эшкә, иҗади хезмәткә тотынмасын — әдәбиятмы ул, тел гыйлеме, фольклормы, тарихмы һәм башкамы — һәрвакыт фәнни нигезле, тирән фикерле һәм шул ук вакытта үз заманы өчен гаять аңлаешлы гыйльми хезмәтләр язган.
rnXX йөзнең 10 нчы еллары башында ук иҗат эшенә чумган һәм матур әдәбиятта инде танылып өлгергән Гали Рәхим тәнкыйтьтә дә үз сүзен әйтерлек әзерлекле булуын күрсәтә. Аның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре «аналитик фикерли торган, әдәбият теориясе һәм поэтикада иркен «йөзүче», Европа, рус, шәрык әдәбиятлары тарихын яхшы белүче автор пәйда булуы хакында сөйли (2, 9).
rnГали Рәхимнең тәнкыйть мәкаләләреннән әһәми-ятлесе — «Тукаев — халык шагыйре» дигән мәкаләсе. Ул «Аң» журналының 1913 елгы 9 нчы (30 апрель) санында басыла. Тукай вафатыннан соң дөнья күргән бу язмада Г. Рәхим аның шигъриятенең төп сыйфатларын, татар әдәбиятында тоткан урынын, әдәби мирасының халыкчанлыгы проблемаларын яктырта һәм, иҗатына югары бәя биреп, аны беренчеләрдән булып «халык шагыйре» дип атый.
rnМәкалә полемик рухта язылган. Чөнки бу елларда вакытлы матбугат битләрендә басылган тәнкыйди язмаларда Г. Тукай иҗатына бирелгән берьяклы, хаксыз бәя-нәтиҗәләр урын ала. Бигрәк тә, Г. Ибраһимовның Тукайның мәхәббәт лирикасына, Ф. Әмирханның Тукай әсәрләренең теленә биргән тискәре бәяләре Г.Рәхимне Тукайны яклап чыгарга, мондый бәяләмәләрне дәлилле итеп кире кагарга этәрә.
rnГ. Рәхим тәнкыйтькә яңа гына килүенә карамастан («Тукаев — халык шагыйре» галимнең тәнкыйть өлкәсендә беренче мәкаләсе), бу юлда — Тукайны аңлау, аның бөеклеген күрсәтү юлында, җитди адым ясый. Ул: «Тукаев шикелле аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр. …Төрле халыкларның әдәбият тарихларыны актарып карасак, без аларның һичберсендә Тукаев шикелле тиз арада «халык шагыйре» булып киткән кешене таба алмамыз» (4, 149-150), ди.
rnГ. Рәхим шагыйрьнең «халык шагыйре» булып китүендә ике сәбәпне — иҗтимагый тормыш һәм шагыйрьнең үз хассаларын (үзенчәлекләрен) күрсәтә. Иҗтимагый тормышыбыздан килгән сәбәпләрнең иң зурысы аның билгеләвенчә, «әдәбиятның гомуми (демократический) булуы. Чөнки башка халыкларда мәдәнияткә иң элек аяк басучылар тормыш ягыннан тәэмин ителгән югары сыйныф булса,… бездә исә (татарларда — Г. X.) сыйныфлар … рухани тормышта бер адым беләнрәк барганнар. Шуның өчен безнең яңа әдәбиятымыз бер-бер аерым сыйныфка гына махсус түгел, …авыл арасына да, руханилар вә шәкертләр арасына да, сәүдәгәрләр вә хезмәтчеләр арасына да аның юлы ачык. Моңар сәбәп, әлбәттә, әдәбиятымызның теле — халык теле булуыдыр. Әгәр дә әдәбиятымыз халык өчен аңлавы читен булган тел белән язылса, мәгънәви яктан халыкка ничаклы охшарлык булса да, ул халык арасына тарала алмас…» (4, 150-151). Чыннан да, Г. Тукай теле — саф халык теле. Ул үзенең бөтен төзелеше, бөтен стиле белән халык теле, чөнки ул халык баласы. Ул күңелдә эз калдырырлык сүзләрне бер мәшәкатьсез таба ала, «аларны төпсез кое шикелле булган халык теленнән чүпли».
rnТукайның тиз арада гомумиләшеп китүендә әсәрләренең рухы халык рухына туры килүе, аларның гадәттән тыш «музыкальный» һәм дөньяга карашы (миросозерцаниясе) халыкныкына охшашлы булуы да Г. Рәхим ассызыклавынча, мөһим роль уйный.
rnТукай шигырьләрендә халык җырларындагы кебек үк Г. Рәхим төп өч гонсырның — мәхәббәт, кайгы һәм һәҗүнең (сатираның) өстенлек итүен яза. Фикерен дәвам итеп, алардагы мондый охшашлык, үз чиратында, Тукай әсәрләрен халык әдәбияты әсәрләре белән якынлаштыра, аларның мөхәррирен халык җырчылары белән бер рәткә куя, дигән нәтиҗә чыгара.
rnЧыннан да, шагыйрьнең әсәрләренә салынган мәгънә — халык аңларлык мәгънә. Аның галәмгә, тормышка, дингә карашлары халык карашына бик якын.
rnГ.Рәхим мәкалә ахырында Тукайның чын халык шагыйре булуын С. Рәмиев иҗаты белән чагыштырып та дәлилли. Ул С. Рәмиев әсәрләрендәге «шигъри хиссиятнең Тукайга караганда артыклыгы вә нечкәлеге шөбһәсез булса да, аны халык укымый, … аңлый алмый. … Шуның өчен С.Рәмиев «халык шагыйре» түгел һәм һичбер вакыт булмас та» (4, 152), дип үзенең нәтиҗәсен ясый. Мондый нәтиҗә, әлбәттә, очраклы түгел. Чөнки «Идел» газетасының 1912 елгы 17, 21, 24 февраль (428, 429, 430 нчы) саннарында Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» исемле тәнкыйди мәкаләсенең С. Рәмиев иҗаты турындагы беренче өлеше басыла (3, 553). Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимовның әлеге мәкаләсенә әдәбият сөючеләрнең реакциясе төрле була: күпчелек аның халык шагыйре Тукай иҗатына кимсетелүле мөнәсәбәтен, ә С. Рәмиев иҗатын киресенчә мактавын кабул итми. Г. Рәхим, шулай итеп, Г. Ибраһимов концепциясенә каршы буларак, Тукайны яклаучы ролен башкара.
rnГали Рәхимнең икенче «Тукай һәм балалар әдәбияты» исеме белән басылган мәкаләсе Тукайның вафат булуына 10 ел тулу уңае белән языла һәм «Мәгариф» журналының 1923 елгы 3 нче һәм 4 нче саннарында басыла. Бу — тарихта билгеле булганча, илдә пролетариат диктатурасы урнаштырылу һәм иҗтимагый тормышны идеологик кысалар эченә көчләп кертү нәтиҗәсендә, язучыларның иҗат хөрлеге көн-нән-көн кысыла-тарая бара, язган әсәрләрнең кыйммәте фәкать сыйнфый көрәш күзлегеннән генә бәяләнә башлаган чор. Бу елларда хәтта халык шагыйре Габдулла Тукайга да «вак буржуа мәнфәгатьләрен яклаучы шагыйрь» ярлыгы тагыла. Әмма мондый җитди мәсьәләне болай хәл итеп кую галимнәр арасында борчу, ризасызлык уята. Алар Тукай мирасына карата үз мөнәсәбәтләрен билгеләргә тырышалар. Шул сәбәпле гыйльми-тәнкыйди фикердә төрле тенденцияләр күзәтелә. Бер яктан, тәнкыйди фикер Октябрьгә кадәр ирешелгән казанышларны дәвам итәргә омтыла, икенче яктан, Тукай — олы талант. Бу иҗат белән җиңел, саксыз эш итәргә ярамый: ул үзенә бәрабәр бәя дә, җаваплылык та таләп итә. Бу хакыйкатьне әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр яхшы аңлый. Үзләрендә гасыр башы тәнкыйтенең рухын дәвам иттергән, сыйнфыйлыктан азат булган галимнәр Җ. Вәлиди һәм Г. Рәхимнәрнең мәкаләләре дөнья күрә (1, 44).
rn«Тукай һәм балалар әдәбияты» исеме белән басылган әлеге мәкаләдә сүз шагыйрьның балалар өчен язган шигырьләре, китаплары хакында бара. Г. Рәхим Тукайның, кыю рәвештә, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны башлап тудыручыларыннан, шул әдәбиятка ныклы нигез салучыларыннан хисапланырга тиешлегенә басым ясый.
rnБалалар әдәбияты Тукайның соңгы көннәренә хәтле яратып эшләгән эшләреннән була. Ул алар өчен берсеннән-берсе матур китапларны иҗат иткән. Г.Рәхим аларга югары бәя бирә. «Мияубикә» хакында «искиткеч күңелле татарча әсәр», «Су анасы» һәм «Таз малай» турында «мәшһүр китап», «Күңел сәхифәләре»ндәге русчадан алынган әһәмиятсез генә парчаларны «гүзәл алма парәләренә (кисәкләренә) әйләндерде» дип яза. Моңа өстәп «хәтта алар чыгу белән татар телендәге балалар әдәбияты урысларда торган дәрәҗәсенә менеп җитә язган»лыгын да (5, 12) ассызыклый.
rnГ. Рәхим үзе дә балалар өчен күп иҗат иткән кеше. Ул 1913 елда ук «Ак юл» журналы битләрендә үзенең тылсымлы, гаҗәп матур чагыштырулар һәм җиңел тел белән язылган әкият-хикәяләрен бастыра. Алар арасында үткен сюжет аша нәсыйхәт бирүче әсәрләр дә, халык авыз иҗатын, халыкның ышануларын әдәби эшкәртеп бирелгәннәре дә бар. Соңыннан аларның кайберләре беренче баскыч совет мәктәпләре өчен чыгарылган «Балалар күңеле» сериясе буенча аерым китаплар итеп тә басылалар.
rnАлда әйтеп киткәнчә, Тукай мирасының вульгар социологизм елларында нинди катлаулы бәхәсләр, каршылыклар аша үткәне мәгълүм. Г. Рәхим әнә шул катлаулы чорда, атмосферада Тукай мирасын, аның халыкчан иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучы булып кала алды.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Гыйлаҗев Т. Әдәби мирас: тарих һәм заман (Тукай фәне. Әдәби тәнкыйть, XX гасыр башы татар әдәбиятында традицияләр һәм яңачалык). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — Б. 44-51.
rn2.    Заһидуллина Д. Кереш сүз // Гали Рәхим. Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — Б. 7-36.
rn3.    Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. V т.: Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910-1933). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — Б. 553.
rn4.    Рәхим Г. Тукаев — халык шагыйре // Аң. — 1913. — 9 нчы сан (30 апрель). — Б. 149-152.
rn5.    Рәхим Гали. Тукай һәм балалар әдәбияты // Мәгариф. -1923. — 3-4 нче саннар (март-апрель). — Б. 9-12.
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn
rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*