ТАТ РУС ENG

Идрисов Рәүф (Уфа) Ә.Еникинең әдәби дөньясына Тукай традицияләре йогынтысы

rn rn

rn

rnВ статье исследуется благотворное воздействие великого Г. Тукая на формирование художественного мира выдающегося писателя второй половины XX века А. Еникеева. Особо выделяется влияние личности поэта и его литературных традиций на мировоззрение, этико-эстетические представления молодого писателя. В дальнейшем Г. Тукай становится вечным учителем-наставником для писателя, особенно привлекает внимание Еники гражданская позиция, народность и поэтическое мастерство поэта. Отношение к Тукаю становится для Еники мерилом человеческого и творческого облика писателей-современников. Еники ратовал за бережное сохранение живительных традиций Тукая как залога успешного развития родной словесности на пороге третьего тысячелетия.rn

rn

rnБөек шагыйрь Г.Тукай иҗади традицияләренең шифалы йогынтысында формалашкан әдипләрнең берсе мәшһүр Ә. Еники булды. Әдип мирасында Тукайның татар әдәбияты, мәдәнияте тарихындагы урыны хакындагы фикер-карашлар шактый күп, һәм алар, Еники әсәрләрендә чәчелеп, бар иҗатында күзәтелә.
rnТукайның «Су анасы» китабы, «тел ачкычы» булып, хәреф танырга өйрәнгән Әмир инде «зуп-зур» Еники булгач та Тукайны кулыннан төшерми, күңелендә аның белән сөйләшеп, киңәшләшеп, серләшеп гомер кичерә (1, 34; 2, 52).
rnӘдип әледән-әле Тукайга мөрәҗәгать итә. 1968 елда язылган «… йолдыз кеби» дигән мәкаләсендә мондый юллар бар: «Бер генә минутка фараз итик: безнең тарихыбызда Тукай юк, Тукай булмаган, ди… Никадәр ярлыланып калыр идек без, күпме дан-дәрәҗәбезне югалтыр идек!.. Әмма язмышка мең мәртәбә рәхмәт, безнең Тукаебыз бар!» (1, 19).
rnХалыкның сөекле шагыйренең олуг вазифа-миссиясенә игътибарны юнәлтә Еники: «Татар халкының гасырлар буена җыелып килгән зар-моңы, ачу-нәфрәте, өмет-хыяллары, янар тау ата башлагандай, Тукай иҗатында бәреп чыкты». Шунда ук әдип Тукай иҗатының дөньякүләм әһәмиятенә дә ишарә ясый: «Тукай кебек үз заманы белән шул хәтле тыгыз бәйләнгән, үзе яшәгән тормышның бөтен якларын ачык күрә белгән, һәртөрле социаль гаделсезлеккә каршы ачы нәфрәтләнеп язган икенче бер шагыйрьне бездә генә түгел, күп халыкларда табуы читен» (1, 20).
rnЕникине балачактан Тукай белән тоташтырып торучы кешеләрнен беренчесе — шагыйрьнең дусты Сәгыйть Сүнчәләй булса, икенчесе инде иҗади өлгергәнлек чорындагы дусты Әхмәт Фәйзи була. Әнә шул Тукай хакындагы уртак хәстәрлек тә аларны якынайта сыман. «Чын кеше, чын иҗатчы» дигән мәкаләсендә ул әледән-әле шагыйрьнең Тукайга булган мөнәсәбәтенә әйләнеп кайта. Әнә шул мәсләктәшлектә, дуслыкта сыналып, бер-берсенә лаек булалар алар. Соңрак Тукай да рухи якынайткан олуг әдипләр сафына Еникинең гомерлек дуслары — Ибраһим Нуруллин, Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш, Сибгат Хәкимнәр килеп кушыла.
rnӨлкән дусты Нәкый Исәнбәт аңа «… гүя Тукайның үз кулыннан әдәби эстафетаны алып, бүгенге көнгә китереп җиткергән карт, әмма армас чапкын булып тоела…» (1, 3).
rnХәсән Туфан бакыйлыкка күчкәч, Еники аны Тукай белән янәшә куя: «Әнә шул куллардан төшмәячәк шигърияте белән тынгылык бирмәячәк. Тукай белән дә шулай булды. Туфан белән дә, һичшиксез, шулай булачак» (3, 16).
rnБакый Урманче исә: «Тукай үлгәч, аның баш очында тәһлил әйтеп, Коръән укып төн чыккан шәкерт тә» (3, 301), — ди.
rnШулай итеп, Ә.Еники өчен татар кешесенең иң асыл сыйфатлары аның халык шагыйре Габдулла Тукайга мөнәсәбәтендә ачыклана. «Шәхес» исемле мәкаләсендә әдип Б. Урманче, С. Кудаш һәм Н. Исәнбәтләргә булган мөнәсәбәтен болайрак билгели: «…картларга мине нәрсә тартты, нәрсә аеруча якынайтты?.. Күп мәсьәләләрдә уртак фикер, уртак караш булуын әйткән идем инде. Шулар өстенә искә төшерерлек кадерле исемнәрнең булуы да үзара якынлыкны көчәйтә генә иде. Хосусан, Тукайга мөнәсәбәтләре… Алар һәммәсе дә чын мәгънәсендә «тукайчылар» иде. Тукайга гомерлек мәхәббәт саклау гына түгел, аның бөтен иҗатын бик тирән белүчеләр һәм аңлаучылар да иде» (3, 300).
rnҮзе дә «тукайчы» буларак, Ә. Еники Тукай исеме, аның шәхесе һәм иҗаты сафлыгы сагында тора. Шагыйрьне атеист итүгә каршы чыккач, яклау эзләп, икенче «тукайчы» Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи ага Кудашка мөрәҗәгать итә. Ул хатта мондый юллар бар: «…ишаннарны, байларны теткән, динне тәнкыйть иткән һәм шул ук вакытта Аллага да ышанган Тукай — минем өчен бербөтен шәхес» (5,3).
rnХакыйкать хакына Еники асылда хакимлек итүче идеологиягә берүзе каршы чыга. Ә аңа хезмәт итүчеләрнең Тукайны коммунистик идеяләр кысасына кертәсе килә. «Чөнки Тукай ул — татар халкының аңында һәм йөрәгендә сакланып калган иң якын, иң кадерле зат иясе. Менә ни өчен аны безнең коммунистик идеологиягә ныграк бәйләү кирәк булган. Әмма бер шарт белән — революцион-демократик булу өстенә, ул әле атеист та булырга тиеш!» (3, 107).
rnҺәр яңа чорны Тукай бизмәне белән үлчәргә омтыла Ә. Еники. «Күңел йолдызы» дип аталган мәкаләдә замандашларына шактый катгый дәгъва да белдерә ул: «…без Тукай исемен тәсбих төймәсен тарткандай өзлексез кабатларга яратабыз, әмма үзебез аңа лаек варислармы соң? Тукай югарылыгына күтәрелә алганыбыз бармы?.. Дөньяны күрә белүдә, танып белүдә Тукай дәрәҗәсенә җитәрбезме?.. Кайда ул, Тукай шикелле, үзебезгә карата әйтелгән әче хакыйкать сүзе, каты таләп, чын гражданлык кыюлыгы?..» (3, 292).
rnШулай итеп, «тукайчы» Еникинең шагыйрь мирасына хәстәрлекле мөнәсәбәте бар нәрсәдә дә чагыла. Мәсәлән, «Мөхәрриргә» шигыренең Г.Исхакыйга багышланганын да күрсәтеп узуны кирәк, дип таба әдип (3, 357). Башкаланың Тукай белән бәйле урыннарына игътибарлы булу мөһимлеген дә искәртә ул: «Болгар» — «Амур» тирәсен Тукай, Камал, Әмирханнар заманын хәтерләткән бер мемориаль почмакка әйләндергәндә һич тә начар булмас иде» (1, 217). Тукай даирәсен дә барлый ул. Соңгы әсәрләренең берсе булган «Таң ата да кич була» эссесында ул Тукай — Камил Мотыйгый мөнәсәбәтләрен аңларга һәм аңлатырга омтыла. Чөнки Камил Мотыйгый — «Габдулла Тукайга әдәбият дөньясына мәйдан ачкан кеше» (3, 423).
rn1994 елда Уфа галиме Муса Мөлеков һәм Ә. Еники белән әңгәмәбездә әдип Тукайның Уфага килү хәлләренә бик тәфсилләп тукталган иде.
rn«Уфада Тукайга һичбер игътибар да, хөрмәт тә булмаган. 1912 елда, даны белән зенитта чагында килә ул Уфага. Бөтен татар галәме тарафыннаң танылган шагыйрь. Килә, ниндидер бер матбаганың чоланында ята. Бернинди килүче дә булмый. Мәҗит Гафури килеп йөри инде. Петербургка киткәнче, кич бер «хар-чевня»га да кереп утыралар.
rnБашкаладан кайткач, көннәр җылынган, яшел чирәм чыккан була. Алар бакчада утыралар, кымыз эчкәлиләр, ләкин Мәҗит аны үзенә кунак итеп алып кайтмый. Истәлекләрендә ул Тукайның андый мәҗлесләрне яратмавы сәбәпле, үзенә чакырып тормавы хакында әйтә. Уфадан Троицкига киткәндә дә Мәҗит аны озатмый, ә Габделбарый Баттал вокзалга илтә.
rnМине нәрсә аптырата: 1912 ел — Уфаның бик тәрәккыйпәрвәр чагы, «Галия» мәдрәсәсенең шаулап торган дәвере. Бабичлар да яза башлаган вакыт. Мәдрәсә шәкертләре ничек белми калганнар?
rnНиндидер матбаганың тәрәзәсез чоланында кан төкереп ята да китеп бара бичара. Ник бер чакыру, ник бер очрашу, аны зиярәт итү, килү, күрү, илтифат юк…
rn—    Ни өчен шулай килеп чыккан соң, Әмирхан ага? Бу хакта уйланганыгыз булгандыр бит?
rn—    Җавап табалмыйм шул… Күрәсең, Уфа матбугатында бернинди мәгълүмат булмаган. М. Гафури Уфада бөтен кешене, бөтен мөхәррирләрне, мөгаллимнәрне, шәкертләрне белә. Барып әйтү генә кирәк! Шунда ук күтәреп алырлар иде… Мине «Галия» мәдрәсәсенең шагыйрьгә игътибарсыз булуы аптырата. Г. Ибраһимовның да «Галия»дә эшләгән чагы булмадымы икән?.. Уфада аңардан башка зур кешеләр булган бит…
rnӘ Троицкида Тукайны күтәреп алалар, мәҗлесләр оештыралар. Шәһәр мулласы үз дачасына урнаштыра, игътибар-хөрмәт күрсәтәләр. Тукай Уфага килгәндә, пароход белән Самарага, аннан поезд белән Уфага юнәлә. Анда Тукай Самара мулласы Мортазаның кадерле кунагы була, анда да хөрмәт итәләр. Сембер байлары Акчуриннар шагыйрьне чакыртып алалар. Аннан Петербургта бар татар яшьләре аның тирәсендә була. Муса Бигиев үзе чакыра, ә Уфада күргән кеше дә, белгән кеше дә, чакырган кеше дә юк», — дигән иде Еники.
rnӘмирхан ага куйган бу сорауга әлегә катгый җавап юк. Шагыйрьнең авыруы кискенләшүе белән дә, иҗади кризис кичерүе, үзенең публикадан «ял итеп алырга» теләве белән дә аңлатып булыр иде бу гайре табигый хәлне. Ләкин моңа әлегә дәлилләр җитенкерәми. Ә бит Тукайның үзенә Уфа ошый (6, 209). Галим Г. Рамазанов ике шагыйрьнең бу очрашуын «аларның бер-берсенә ихтирамын көчәйтүгә, дуслыкларны ныгытуга китерде», — ди (7, 159). Тагын да «Галия» мәдрәсәсенең йөзен аклаучы бер фараз да юк түгел… Мәсәлән, Тукайны «Галия» мәдрәсәсе шәкерте Мөхәммәтзакир Хәмзин Бәләбәй өязе, Иске Калмаш волосте Аблай авылына кымызга алып кайткан булган, дигәнне бу авылның олы кешеләре сөйли иде. Габдулла Хәсәнов һәм Вәдыйга Низаева Тукайны «үз күзләре белән күрүләрен» хәтерлиләр иде. Гомумән, бу авыл картлары «Бездә Тукай булып киткән» дигән хикәят-риваятькә ышанып яшәде. Хәзер моны исбатлау шактый кыен. Хәлбуки шагыйрьнең Уфада публикага күренмәвен аңлата алыр иде бу фараз. Легенда-риваять булып калган очракта да ул халыкның үз шагыйренә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрсәтә.
rnӘмирхан ага Еникинең Тукай хакындагы фикерләре концептуаль рәвештә шагыйрьнең 110 еллык юбилеена багышланган фәнни конференциядә бәян ителгән иде. Ләкин ул, телдән булып, мәкаләләр җыентыгына керми калды. Монда әдип түбәндәгеләргә игътибарны юнәлткән иде.
rn«Иң элек әйтәсе килгәнем шул: Тукай туарга тиеш иде, Тукайның тумыйча калуы мөмкин түгел иде. Чөнки Тукай кебек бер затның тууы өчен аның вакыты җиткән иде.
rnУл — үз заманының җимеше. Ә нинди заман иде ул? Ул татар халкының тарихында, язмышында зур, тирән үзгәрешләр башланган чор иде. Яңа үзгәрешләр. Искелек белән яңаның көрәше бөтен тармакта чагыла башлады инде. Әйтик, тарихны яңача аңлау, анысы Мәрҗанидән башланып китте. Динне, шәригатьне яңача төшенү, аның да кешеләре җитешкән иде.
rnТатар халкының тормышындагы тирән үзгәрешләрне, аның нинди теләк, өметләр белән яшәвен әйтә алучы кешенең вакыты җиткән иде. Халык үз арасыннан безгә Тукайны бирде.
rnТукайда чагылды инде ул заманның бөтен көрәше, каршылыклары, өмет-куанычлары һәм, әйтергә кирәк, шактый газаплары да. Ни өчен бер Тукай өлешенә төшә бу нәрсә? Тукайга кадәр чыккан шагыйрь Дәрдемәнд бар. Аның иҗатында да ниндирәк заманда, нинди уйлар, нинди теләкләр белән яшәвебезне күрәбез. Ләкин бөтен халыкның язмышын, эчке кичерешләрен, уйларын, өметләрен чагылдыру дәрәҗәсендәге шагыйрь булмады ул. Аның өчен кешенең үзенең язмышы да шушы үзгәреш кичерү заманнарына туры килергә тиеш.
rnБеренчедән, Тукай мулла гаиләсеннән; икенчедән, ул ятим; өченчедән, ул кулдан-кулга күчеп йөргән кеше. Тукай — үз җилкәсендә, үз җаны белән заманның яхшы якларын да, начар якларын да тирән кичергән кеше. Бу бик серле күренеш. Вакытын туры китереп Ходай безгә шундый кешене биргән. Без Тукай белән яшәдек. Мин бик олы яшьтәге, Тукайны мәктәпкә кергәнче үк укый башлаган кеше һәм шушы Тукай белән без яшәдек инде. Була бит шундый кешеләр! Кешенең бервакытта да күңеленнән, уеннан чыкмый торган кешеләр. Тукай безнең өчен, безнең халык өчен шундый кешегә әйләнде… Бервакытта да уйдан, күңелдән чыкмый торган шәхес.
rnТукайның соңгы дуслары арасында аңа бик якынаеп киткән кеше — ул Сәгыйть Сүнчәләй. Ул шагыйрь янына килсә, Тукай аны үз яныннан җибәрергә теләмәгән. Куна калдырган… Сәгыйтьнең Тукайга багышлап язылган биш-алты шигыре бар. Шуларның берсе — Тукай исән чакта язылган шигырь. Ул шигырьдә шундыйрак сүз әйтелә: «Казан өстендә Тукайның рухы яши». (Сүнчәләйнең «Тукай рухы» шигырендә, ул Казан өстендә гел җырлап оча, киң хыял берлә Казанын коча», — диелә. Автор искәрмәсе) (8, 119).
rnМенә шушы Тукай рухының яшәве дәвам итә, һәм дәвам итәчәк тә ул. Хикмәт — Тукайның үз заманын никадәр тирән, никадәр киң ачуында гына түгел, ә аның әйткәннәренең бүгенге көнебезгә дә туры килүендә. Аның бөеклеге дә шунда. Тукай шигырьләреннән без бүгенге көнебез проблемаларына җавапның иң дөресен табабыз. Менә бер генә мисал: Тукайның Г. Исхакыйга багышлап язылган шигырьләрендә мондый юллар бар:
rnҖанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш тә юк.
rnБер-берсен чәйни Бишенче елдагы куп әүлия.

rnАның беренче юлындагы сүзләрендә дә безнең заманның чагылышы бар, ләкин иң дөресе:
rn«Бер-берсен чәйни Бишенче елдагы күп әүлия»
rnсүзләрендә. Бездә бүген нәкъ шул нәрсә бара. Кичәге бер партия кешеләре бер-берсенең бугазларын чәйни. Менә нәрсә әйткән Тукай! Әнә шундый безнең бүгенге хәлебезгә, проблемаларыбызга туп-туры килеп торган сүз һәм фикерләрне Тукайдан күпләп табабыз. Соңгы сүзем: тарихның кискен үзгәрешләре вакытында килеп чыга шундый бөек шәхесләр. Безнең хәзер кичергән заманыбыз да икенче бер Тукайны тудырырга тиеш түгелме икән инде?.. Чөнки безнең хәлебез шундыйрак, аны күрә дә, колачлый да белергә кирәк. Әлбәттә, Тукай шикелле колачлый белергә, Тукай кебек кыюлык күрсәтә белергә кирәктер инде. Минем сизенүем буенча, шушындый шагыйрьнең туар вакыты җитте шикелле», — дигән иде әдип үзенең чыгышында.
rn1998 елгы соңгы мәкаләләреннән берсе булган «Кыйбла алыштыру» да Еники: «Тукайның даһилыгы — без бүген аңламаганны ул 85 ел элек аңлаган», &mdasmdash; диде (4, 134). Остазы кебек үк, Еникинең васыять-кү-рәзәлеге дә тормышка ашар, дигән өметтә калу дөрес булыр иде. Егерме беренче гасыр һәм өченче меңъеллык башы Тукай чорын хәтерләтә. XX гасыр башындагы ренессанс күренешенең, йөз ел үткәч, яңа сыйфатта кабатлануы татар цивилизациясенең алгарышлы үсешен тәэмин итәр иде.
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Еники Ә. Хәтердәге төеннәр: Мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 22А б.
rn2.    Еники Ә. Соңгы китап: Истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.-504 6.
rn3.    Еники Ә. Әсәрләр: 5 томда. — V том: Публицистик язмалар, мәкаләләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 479 б.
rn4.    Еники Ә. Биектән карап торасым килә… — Казан : Мәгариф, 2009.-215 б.
rn5.    Кудашев С. Тукай үз халкы һәм үз заманы шәхесе // Кызыл таң. — 2000. — 26 апрель. — Б. 3^4.
rn6.    Тукай Г. Әсәрләр: 4 томда. — IV том. Мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, хатлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. -4316.
rn7.    Рамазанов Г. Мәҗит Гафури иҗады. — Өфө: Башкорт, кит. нәшр., 1965. — 448 б.
rn8.    Сүнчәләй С. Әсәрләр һәм хатлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.-367 6.
rn

rn

rn (Источник/Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*