ТАТ РУС ENG

Исламова Зәйнәп (Әлмәт) Тукай мирасын математик лицей шартларында куллану тәҗрибәсе

rn rn

rn

rnВ школе по программе изучается много произведений татарского поэта Г. Тукая. Не только творчество, но и жизнь поэта поучительна. Великий Тукай — и педагог, и глубоко понимающий детей психолог. Его стихи и сказки учат думать, радоваться, сопереживать, вводят в мир прекрасного и доброго, обогащают чувства детей. Учителя татарского языка и литературы в педагогической деятельности используют творческое наследие поэта в воспитательных целях с учётом возрастных особенностей и возможностей, словарного запаса учащихся. В статье предлагается разработка урока по творчеству Г. Тукая с использованием современных педагогических технологий.rn

rn

rn 
rnКечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф (нечкә вә гүзәл) булып, анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр rn

rn

rnГ. Тукайrn

rn

rn
rnБай иҗади һәм фәнни мирас калдырган шәхесләребез аз түгел. Алар мирасы безне авыр шартларда да үзебез булып калырга рухландырып, көч-дәрт бирә. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү, шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек уңай сыйфатлар, яхшы гадәтләр тәрбияләү хәзерге тормыш шартларында бик мөһим бурыч булып тора. Белем һәм тәрбия юнәлешендә кулланырлык әсәрләр калдырган бөек шагыйребез Г. Тукайның мирасын өйрәнү һәм гамәлдә активрак куллану кирәк. Мәшһүр шәхесебезнең 125 еллыгына әзерлек барган чорда бу бигрәк тә актуаль. Шагыйрьнең укыту-тәрбия юнәлешендәге хезмәтләре үз заманында ук халык арасында бик киң тарала. Халык аларны бүген дә укый, укытучылар, тәрбиячеләр үз эшләрендә кулланалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының вазифалары балага ана телен укыту, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнми. Шуның белән бергә гүзәл холык, яхшы гадәтләр тәрбияләү вазифасы да йөкләнә. Андый сыйфатларны тәрбияләү бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә эзлекле рәвештә алып барыла.
rnОлуг Тукаебыз балалар күңелен, эчке дөньясын, уй-фикерләрен тирән аңлаучы психолог та, оста педагог та. Ул үгет-нәсыйхәт укымый гына балаларга үтемле тәрбия бирә. «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрендә балаларны серле, гүзәл табигать дөньясына алып керә, табигатькә, матурлыкка соклану, гүзәллеккә омтылыш хисе тәрбияли. «Су анасы» әсәрен укыгач, иясез әйберләргә дә тияргә ярамый, дигән нәтиҗәне балалар үзләре ясый. «Шүрәле» әкиятендәге Былтыр — кыюлыгы, тапкырлыгы белән сокландыра.
rnМәшһүр шагыйребезнең мирасын өйрәнүгә, аны укучылар күңеленә җиткерүгә без дә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Методик берләшмә утырышларында шагыйрьнең бай мирасын яшь буынга җиткерү тәҗрибәсе өйрәнелә. Укытучыларыбызның барысы да дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда шагыйрьнең бай мирасын гыйлем һәм тәрбия чарасы буларак кулланалар, Г. Тукай иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтергә тырышалар. Укучыларга мәгълүмат бирүне, әсәрләрне өйрәнүне сыйныфтан тыш уку дәресләрендә аерым тема итеп тә алалар, дәрескә өстәмә итеп тә кулланалар. Укытучылар фикер алышу өчен шигырьләрдән өзекләр китерәләр, укучыларда кешенең эчке дөньясына кызыксыну уятып, үзара мөнәсәбәтләрнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итәләр. «Туган тел», «Бала белән Күбәләк», «Эшкә өндәү» һ. б. га нигезләнеп, әңгәмәләр, әхлак турында сөйләшүләр алып баралар. Мондый дәресләр уздырганда укучыларның яшь үзенчәлекләре, тел байлыклары, мөмкинлекләре исәпкә алына. Укытучыларыбыз мондый әңгәмәләрдә балаларга әзер әхлакый нормалар биреп кенә калмыйлар, иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, балаларны фикер йөртергә, әхлакый нормалар турында уйланырга этәрәләр, сыйныфташларының, яшьтәшләренең теге яки бу сыйфатына, анализ ясарга өйрәтәләр. Шуның нәтиҗәсендә баланың әхлак сыйфатлары гына түгел, фикер йөртә алу сәләте дә, сөйләм теле дә үсә. Бигрәк тә, дәресләрне заманча технологияләр кулланып, мультимедиа чаралары, презентация программалары файдаланып оештырганда укучылар актив эшчәнлеккә тартылалар, ирекле фикер йөртергә, үз фикерләрен телдән татарча дөрес әйтергә өйрәнәләр.
rn
rnБу хезмәттә Г. Тукай иҗаты буенча 7 нче сыйныфта информацион-коммуникатив ысул кулланып уздырылган проблемалы дәреснең бер үрнәген тәкъдим ителә.
rn
rnДәрес темасы. Без — Тукай шәкертләре
rnМаксат. Укучыларның Г.Тукайның тормышы, иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү. Фикерләү сәләтен үстерү, анализ эшенә тарту, үз фикереңне дәлилләргә өйрәнү, эзләнү-тикшеренү күнекмәләре булдыру. Г.Тукай шигърияте аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
rnҖиһазлау. Китаплар күргәзмәсе; компьютер, проектор, экран; музыкаль бизәлеш; Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр.
rnУкытучы дәреснең темасы һәм максаты белән укучыларны таныштыра.
rnУкытучының кереш сүзе. Татар халкы Тукайны олылый, данлый. Тукай хакында татар шагыйрьләре генә түгел, башка халык шагыйрьләре, әдипләре дә үзләренең ихлас фикерләрен әйтеп калдырганнар, шигырьләр иҗат иткәннәр. «Мин Тукайга киләм» исемле җыентыкка аларның иң яхшылары тупланган. Традиция буенча, бүгенге дәресебезне дә шигъри мизгел белән башлыйбыз. Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Ә. Маликовның шул җыентыкка кергән «Тукай исән» шигырен тыңлап үтик:
rnАлдан әзерләнеп килгән укучы шигырь сөйли.
rn

rn

rnӘлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае беләнrn

rn

rnТукай исән.
rnҖыры күңелләрдә,
rnЯшәсәк тә үзен күрмичә.
rnТукай килә моңлы сазын уйнап,
rnШагыйрьләргә тынгы бирмичә.
rnГазраилләр юкка сөенгәннәр,
rnКарап шагыйрь яткан табутка, —
rnАерылгысыз,
rnТоташ бер көч булып,
rnҖаны яши аның халыкта.
rnКиләчәкне күреп бара шагыйрь,
rnПар атлары күптән җигелгән.
rnКүчә Тукай яңа мәйданнарга
rnХалык йөрәгенең түреннән.
rnПроблема кую һәм сорау-җавап процессында укучыларның фикерләренә таянып аны чишү.
rnУкытучы балаларга түбәндәге сорауларны бирә: «Без — Тукай шәкертләре» Уйлап карыйк әле, ни өчен без шулай дип әйтәбез?
rnГ. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
rn«Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре нәрсәгә өйрәтә?
rn«Бала белән Күбәләк» шигырендә шагыйрь баланы ничек сурәтли? Сезнеңчә, ул нинди бала?
rnСу анасының тарагын алып малай дөрес эшләгәнме?
rnГ. Тукайның балалар өчен язган әсәрләре балаларны нинди булырга өйрәтә?
rnБу сорауларга җаваплар ачыклангач, укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрен карау оештырыла. Укучы үз рәсемен күрсәтә, башкалар үз фикерләрен белдерәләр, рәсемнәрнең үзләренә ошаган һәм ошамаган якларын әйтәләр, сораулар бирәләр.
rnТөркемнәрдә эш. Слайдта Г. Тукай әсәрләреннән өзекләр күрсәтелә, укучылар төркемнәрдә эзләнә, тикшерә, фикер алыша, нәтиҗә чыгара, төркем җитәкчеләре йомгак ясый.
rnБиремнәр:
rnа)    сәнгатьле укы;
rnб)    шигырьнең исемен әйт;
rn
rnв)    шигырь балаларны нинди булырга чакыра?

rnа)    Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
rnКартаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!
rn(«Кызыклы шәкерт»)
rnб)    Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
rnКаршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
rnЗур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә…
rn(«Эшкә өндәү»)
rnв)    Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
rnБилгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
rnКая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
rnХәтеремдә мәңге калыр туган җирем
rn(«Туган авыл»)
rnг)    Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
rnМөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.
rnСабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,
rnУенга салмаса ихлас — менә бәхете аның шунда.
rnКешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
rnБәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.
rn(«Бәхетле бала»)
rnУкучыларның индивидуаль үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү максатыннан «Йолдызлар сәгате» уены тәкъдим ителә.
rnУенчыларны сайлап алу өчен сораулар.
rn1.    Г. Тукай үзе турында нинди биографик әсәр язган?
rn2.    Г. Тукайны Кырлай авылына кем алып китә?
rn3.    Г. Тукайның әтисенең исеме ничек?
rn4.    Кырлайда Габдулла тормышында нинди мөһим вакыйга башлана?
rn5.    Кечкенә Тукай Казан базарында нәрсәгә кызыгып карап тора?
rn6.    Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән?
rnа)    «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
rnХәтеремдә мәңге калыр туган җирем».
rn(«Туган авыл»)
rnб)    «Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
rnЯ, иясе юк! — дип, әйберләргә тими башладым».
rn(«Су анасы»)
rn7.    «Су анасы» әкияте нәрсәгә өйрәтә?
rn8.    Әлмәттә Г. Тукайга һәйкәл кайсы урамда куелган?
rn9.    Аның скульпторы кем? {Садрый Ахунов)
rn10.    Анда нинди сүзләр язылган?
rn(Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;
rnМәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!)
rnИң актив 5 укучы уенны дәвам итә. Сораулар тест формасында компьютерда җыелган була, укучылар компьютерда эшли.
rnСоңыннан уенга йомгак ясау.
rnУкытучы: «Бүгенге дәрестә без Г. Тукайның тормышы, иҗаты турындагы белемнәребезне ныгыттык, тулыландырдык, әсәрләрен тирәнрәк аңлый башладык. Тукайга бару юлында бер адым ясадык. Без Тукайга якынайдык. Тукайга һәркем үзенчә килә», — дип дәресне йомгаклый.
rn rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*