ТАТ РУС ENG

Исмәгыйлева Сания (Алабуга) Тукайның бишек җырлары

rn
rn

rn

rnВ статье раскрываютея предпосылки появления колыбельных песен в творчестве поэта. Подробно анализируютея «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре» (Надежды деревенской женщины у колыбели) и «Бишек җыруы» (Колыбельная песня) в сопоставлении с народными колыбельными песнями.rn

rn

rn 
rnТатар халык шагыйре, милли әдәбиятыбызның бөек классигы Габдулла Тукайның балачагы, күңелләрне тырнап, күз алдына килә: кечкенәдән ятим калу, кулдан-кулга йөреп, Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында, Казанда һөнәрчеләр гаиләсендә, Җаек шәһәрендә туганнары йортында тәрбияләнүләре… Әмма шагыйрь поэзиясендә ятимлектән сыкрану хисләре гәүдәләнешен табуы кыен («Исемдә калганнар» — проза әсәре). Сабыйлык дөньясының ни нәрсә икәнлеген, ул дөньяны нәрсәләр тулыландыра алуын Тукайның тирәннән белүе аңлашыла: ул да бит, биш ай чамасы гына булса да, тигез ата-ананың кадерле нарасые булып алган. Аннан соң да газиз әнкәсе һәм шәфкатьле үги әтисе янында «капка астыннан йөгереп чыгар» дәрәҗәгә җиткәнче үсеп, димәк, нәнилек чорын ана назын күреп үткәргән. Аннары шагыйрьнең «Исемдә калганнар» хикәясендә бала чагының үз тормышы тарихында ниндидер караңгылык кына түгел, ә бәлки яктылык эзләре дә калдырганлыгын әйтергә теләгәне сизелә: «Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактыйrnямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән», — дип язылган әсәрдә (9, 9). Шушы «кызык кына» үткән гомерендә без шагыйрьнең туган телебезгә дан һәм аның белән тыгыз бәйләнешкә куелган бишек җырларын ишетәбез:
rnИң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
rnАннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән… (10, 167)
rnСабыйлык чорында ана сөтенең шифасын татып өлгергән, авыл җирендә үскән, кыска гына гомерендә халык моң-зарын үзенә сеңдереп, аның иҗатыннан азыкланып, халык шагыйре булып күтәрелгән Габдулла Тукайның «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре» (1906), «Бишек җыруы» (1909) кебек әсәрләр иҗат итүе — табигый күренеш.
rnИң өүвәл без шагыйрь күзләре белән бишектәге балага карыйк:
rnСаф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
rnПакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
rnПакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
rnСин фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең! (10, 169)
rnИнде шул саф күңелле гөнаһсыз җан иясен багып торган «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре»н ишетәбез:
rnӘлли-бәлли итәр бу,
rnБохарага китәр бу;
rnБохарадан кайткачтан,
rnМулла булып җитәр бу… (7, 181)
rnАлга таба ана өметләре, баласының киләчәген күз алдына китерүләре, киләчәктә мулла буачак яшь улының тышын, эчен конкретлаштыруы белән ачыклана: «яшел чапан кияр», «ап-ак чалма чорнар», бай кызына өйләнер, «Собранъяга барыр», «Указ сорап алыр», «иршатнамә»гә ия булыр, нәтиҗәдә, билгеле инде, абруйлы кеше саналыр, бал-майда гына яшәр. Үзе, «мулла әнкәсе булгач», түрдә генә утырачак, улы аны, җиренә җиткереп, җир куенына иңдерәчәк…
rn«Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре»н игътибар белән укып чыгу Тукайның 1911 елның 4 мартында Сәгыйть Рәмиевкә язган хатын искә төшерә: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, — дип яза ул, — мин дипломат, политик, об-щественный деятелъ дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә…» (11, 334). Бу фикергә «фольклорчы», «этнограф», «тарихчы», «һәрнәрсәгә сизгер күңелле» сүзләрен дә өстәп булыр иде. Әсәр тукымасына кертелгән «Бохарага». «Собраньяга», «Указ» сүзләренә генә игътибар итик. «Бохарага китәр бу»… Үзе яшәгән, яки тирә-күрше авыл, яки шәһәр мәдрәсәсен тәмамлагач, Ислам динен тоту, Коръәнне белү, гарәп-фарсы һәм төрек телләрен өйрәнү өчен, татар шәкертләренә Көнчыгыш илләренең Каһирә, Мәккә, Мәдинә, Истамбул, Сәмәрканд, билгеле инде, Бохара һ. б. шәһәрләрендә белемнәрен тирәнәйтергә, мулла-мәзинлеккә укырга мөмкин булган. Үз төбәкләренә кайткач, алар иң укымышлы кешеләр булып саналганнар, кадер-хөрмәткә ия булып киткәннәр.
rn«Собранъяга барыр бу»… Собрание — Урта Азия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте (Магометанское духовное собрание); Патша Екатерина II (1729-1796) указы белән ул 1788 елда Уфада ачыла. Мулла яки мәзин булу өчен, анда барып, имтихан тотарга кирәк булган. Тукайның «Указ сорап алыр бу» дигәне — шуңа ишарә (3, 362). Иршатнамә — мулла, мәзиннең законлы икәнлеген раслаучы рәсми кәгазь, таныклык. Күрәбез, Габдулла Тукай авыл хатынын үз яшәеше шартларында мәгърифәт мәсьәләләреннән шактый мәгълүматлы итеп гәүдәләндерә.
rn«Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре» — төзелеше ягыннан да кызыклы әсәр. Ун строфалы шигырьнең алты строфасында ананың нәни улын киләчәктә нинди итеп күрергә теләве чагыла. Киләчәк заманда алынган хикәя фигыльләр һәм күп итеп китерелгән исемнәр бер-бер артлы тиз-тиз алышынып торган картиналарны җанландыралар: Бохарага бару, анда уку һәм, мулла булырга хәзерлекле булып, туган нигезенә кайту, шартына туры китерелгән кием-салым, туйлау, указ алу, гаҗәеп итеп салынган зәңгәр йорт, аш-су мәҗлесләре, түрдә — бәхетле ана… Чираттагы җиденче, сигезенче һәм тугызынчы строфаларда сюжет ничектер өзелә (7, 182). Алардагы сүзләр баланы нәкъ менә йоклатуга гына юнәлтелгәннәр.
rnМәсәлән сигезенче строфа:
rnЙокла, угълым, йом күзең,
rnЙом, йом күзең, йолдызым;
rnКичтән йокың кала да,
rnЕгълап үтә көндезең.
rnБу өч строфада, халык җырларына хас булганча, сабыйга яратып-иркәләп әйткән сүзләр мул китерелә, һәм алар табигый яңгырыйлар: йолдызым, кадрем, гыйззәтем, йөрәк бәгърем, куанычым, шатлыгым, сайкалый (күңелне яктыртучы). Шуннан соң иркәләү-назлау туктала да, соңгы унынчы строфада тагы беренче — алтынчы строфаларга салынган ана өметләре дәвам итә:
rnМулла әнкәсе булгач,
rnУтырырмын түрдә дә;
rnДөньяда да күп файда,
rnРәхәт күреп гүрдә дә.
rnБу строфа, иркәләү-назлаудан гына торган өзектән соң килүгә карамастан, әсәрнең сюжеты барышына зарар китерми һәм бер-берсе белән бәйләнешсез строфалардан торган халык бишек җырларыннан аермалы итә. Бу мисал да Тукайның халык җырларыннан азыкланып иҗат итүенә тагын бер дәлил булып тора.
rn«Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре» тагын бер үзенчәлеге белән игътибарны җәлеп итә. Ул да булса булса «бу» күрсәткеч алмашлыгының кабатланып торуы. Беренче алты строфаның алтысы «бу, бу, —, бу» схемасы белән килә дә, җиденчесендә алмашлык сигез мәртәбә кабатлана:
rnГыйззәтем бу, кадрем бу,
rnМинем йөрәк бәгърем бу;
rnКуанычым, шатлыгым —
rnБу, бу минем, бу, бу, бу.
rnМоннан соң килгән сигезенче-унынчы строфаларда алмашлык юкка чыга. Әсәрнең бу төр төзелеше ананың, көй җаена, ритмик тигезлек белән, нәниенә кагылгалап-кагылгалап алуын һәм берничә мәртәбә кулы белән йомшак кына аркасыннан яки ян-ягыннан назлый-иркәли каккалап алуын күз алдына китерә. Бу — бер. Икенчедән, шагыйрь үз әсәрендә ана белән баладан башка өченче затны күздә тоткан кебек тәэсир кала. Әйтерсең лә, ана, сабыена күрсәтә-күрсәтә, аның киләчәге, һичшиксез, ул әйткәнчә булачагына кемнедер ышандырырга тырыша, кем беләндер бәхәсләшә һәм теләкләренең ихлас кына түгел, нигезле икәнлегенә инандыра. Чыннан да, ана белән килешкәндәй буласың. Баласын Бохарага җибәреп укытырга өметләнгән ана ярлы-ябагай йортның түгел, ә бәлки шактый иркен тормышлы гаилә хуҗабикәсе булып күңелдә җанлана.
rn«Бу» күрсәткеч алмашлыгы кергән «Бишек җыры», ноталары һәм сүзләре белән, А. С. Ключарев (1906-1972) тарафыннан төзелгән «Татар халык җырлары» дигән хезмәтнең «Октябрьгә кадәрге фольклор» дигән бүлегенә дә теркәлгән. Анда биш куплеттан торган җырның өченчесендә (тап уртада) «бу» сүзе юл саен кабатлана:
rnӘткәсенең ние бу? —
rnАлтын ияр кашы бу.
rnӘнкәсенең ние бу? —
rnЙөрәгенең мае бу (6, 69).
rnКитерелгән «Бишек җыры» такмаклый-такмаклый үзең сорау куеп, үзең үк җавабын да бирүгә корылган. Ул балада уен күнекмәләре булдыру һәм аның аңын үстерү максаты белән башкарыла торган бала багу поэзиясен хәтерләтә. Ә Тукайда «бу» күрсәткече социаль мөһим эчтәлекле әсәрнең идея-эстетик йөкләмәле сәнгатьчә детале булып тора. 1909 елда Габдулла Тукай, янә ана поэзиясенә мөрәҗәгать итеп, «Бишек җыруы» исемле әсәрен (8, 78) «Балалар күңеле» исемле җыентыгында бастырып чыгара. Әсәр нибары дүрт строфадан торып, аның да икенчесе һәм дүртенчесе «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре»ннән үзгәртелмичә китерелгән. Беренче строфадагы үзгәлек кайбер исемнәрнең алмашынуында күренә:
rnӘлли-бәлли итәр бу,
rnМәдрәсәгә китәр бу,
rnТырышып сабак укыгач,
rnГалим булып китәр бу.
rnМонда Бохара — мәдрәсә, мулла булу, галим булу белән алыштырылган, һәм сүзләрнең гомумиләштерү көче бермә-бер арткан: Бохарада гына уку димәгән, безнең үз төбәгебездә чын мәгънәсендә белем учагы булырлык мәдрәсәләр азмыни!? Галим булуны да дин өлкәсе белән генә бәйләү фикер тарлыгының күрсәткече булыр иде… Әнә шулай «Бишек җыруы»ның сулышы тирәннәнрәк алдыра, һәм мәйданы да күп сыйдырышлы.
rnДүртенче строфаның рифмалары халык сөйләменә якынайтып үзгәртелә:
rnӘлли-бәлли көйләрем,
rnХикәяләр сөйләрем,
rnСиңа теләк теләрем,
rn«Бәхетле бул», диярем.
rnКыска-кыска шигырь юлларыннан торган бер строфа озын-озакка сузылган ана теләкләрен үзенә сыйдырган.
rnШунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Бишек җыруы», шулай ук «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре» әсәрләрендәге кайбер юллар, сүзләр, үзгәрәк булып яки үзгәртелмичә үк, халык бишек җырларында да очрый (1; 6; 12). Ә менә «Тырышып сабак укысаң» юлы Тукайның «Бишек җыруы»нда гына. Бу күренеш тагын бер кат Тукай иҗаты һәм халык җырларының үзара тыгыз бәйләнештә булуы турында сөйли.
rnШуны да ассызыклап куярга кирәктер: әгәр «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре»ндә Тукай шагыйрь һәм этнограф буларак чыгыш ясаса, «Бишек җыруы»нда без аны шагыйрь, сәясәтче һәм педагог буларак таныйбыз. Кыска гына бу шигырендә автор иҗтимагый аңны һәм педагогик фикерләрне гәүдәләндерә: укымышлы кеше, галим буласың килсә, укы һәм тырышып укы. Аңлаешлы һәм үтемле сүзләрен тигез-талгын мелодикалы шигырь юлларына салып, Тукай бала аңына һәм күңеленә гадел һәм мөһим хис-фикерләрне бишек җырлары аша сеңдерә башларга кирәклекне белдерә, анага (гаиләдәге өлкәннәргә) җитди социаль-педагогик бурычлар йөкли.
rnФольклордан азыкланып иҗат иткән Габдулла Тукайдан соң да татар поэзиясендә бишек җырларына мөрәҗәгать итү традициясе дәвам итә, үстерелә. Моңа мисал итеп Дәрдемәнднең (1859-1921) «Сабый», «Бәллү», «Вариант» (4, 52-57); Муса Җәлилнең (1906-1944) «Бишек янында», «Бишек җыры», «Кызыма (бишек җыры)» (5, 340-341; 5, 381; 5, 383); хәзерге шагыйрьләрдән Разил Вәлиевнең «Бишек җыры» һәм «Йокла, энем»; Рәшит Бәшәрнең «Сандугачлы бишек» һ. б., һ. б. шигырьләрне китерергә мөмкин булыр иде.
rnГомумән алганда, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең «Тукайга» дигән шигырендә (2, 57-58) әйтелгәнчә,
rnӘнкәемнең күкрәк сөте белән
rnМоңлы җырың сеңде күңелгә.
rnКечкенәдән сеңде… Аннан бирле
rnКүпме сулар акты Иделгә.
rn

rn

rn                        *** rn

rn

rnСаф моңнарың били биләүдәге
rnСабыйларның узар юлларын.
rnХалкың күңеле кебек саф булганга
rnКартаюны белми җырларың.
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Бакиров М. X. Татар фольклоры: югары уку йортлары өчен дөреслек / М. X. Бакиров. — Казан: Мәгариф, 2008. — 359 б.
rn2.    Гәрәй Рәшит. Тукайга // Тукайга чәчәкләр: Тукай турында татар шагыйрьләре / Рәшит Гәрәй. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 130 б.
rn3.    Гайнанов Р. Искәрмәләр һәм аңлатмалар // Габдулла Тукай. Әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985-1986. — I т.: шигырьләр, поэмалар (1901-1908) — 1985. — Б. 327-389.
rn4.    Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) Исә җилләр: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 254 б.
rn5.    Җәлил Муса. Әсәрләр: 5 томда / Муса Җәлил. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. -1 т.: шигырьләр (1921-1941) / кереш сүз авт. Р. Мостафин. — 433 б.
rn6.    Ключарев А. С. Татар халык җырлары / А. С. Ключарев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 488 б.
rn7.    Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда /төз., искәрмә, аңлатмалар авт. Р. Гайнанов; кереш сүз авт. Г. Халит. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1985-1986. — I т.: шигырьләр, поэмалар (1901-1908). — 1985. — 408 б.
rn8.    Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. — II т.: шигырьләр, поэмалар (1909-1913). — 1985. — 400 б.
rn9.    Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. — V т.: истәлекләр, юлъязмалар, хатлар, мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902-1913). — 1986. — Б. 9-28.
rn10.  Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр: 2 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — I т.: шигырьләр, поэмалар / төз. Н. Хисамов, 3. Мөхөммәтшин. — 271 б.
rn11.  Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр: 2 томда. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2006. — II т.: мәкаләләр, хатлар, истәлекләр / төз. Э. Галимҗанова, 3. Шөйхелисламов, 3. Рәмиев. — 383 б.
rn12.  Татар халык иҗаты: балалар фольклоры / төз. һәм кереш мәкалә авт. Р. Ф.Ягъфөров. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 406 б.
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn

rn


rn

Комментарий язарга


*