ТАТ РУС ENG

Мөхиярова Рәзинә (Чаллы) "Шүрәле" поэмасына лингвопоэтик анализ

rn rn

rn

rnСтатья посвящена лингвопоэтическому анализу поэмы Г. Тукая «Шурале» («Леший»). Рассматриваются особенности рифмы, лексические изобразительные средства языка поэмы (синонимы, антонимы, эпитеты, сравнения, фразеологизмы) и их роль в раскрытии образов и усилении выразительности.rn

rn

rn 
rnГ. Тукайның «Шүрәле» поэмасы — дөнья әдәбиятында танылган әсәр. Ул башка сәнгать әсәрләре тудыруга да этәргеч биреп торучы, күп еллар дәвамында олыларны да, балаларны да ниндидер тылсымы белән җәлеп итүче поэма. Шул тылсым көчен эзләп, күпләребез яттан белгән «Шүрәле»не лингвопоэтик яктан анализлап карыйк.
rnБиш бүлектән торган поэмада строфалар саны төрлечә. Беренче бүлек — 15 строфа (30 юл), икенче бүлек — 4 (8 юл), өченче бүлек — шулай ук 4 (8 юл), дүртенче бүлек —12 (24 юл), бишенче бүлек — 29 строфадан (58 юл) тора. Димәк, барлыгы 64 строфа, 128 юл. Баштагы өч бүлектә Кырлай авылы, аның урманы сурәтләнә. Дүртенче бүлектә Кырлай авылы егетенең урманда Шүрәле белән очрашуы, «урман сарыгы»ның тышкы кыяфәте тасвирлана, ә бишенче бүлектә Егет белән Шүрәленең әңгәмәсе, Былтырның Шүрәлене, хәйләләп, көлкегә калдыруы турында тәфсилләп, төрле лексик, грамматик чаралар кулланып языла. Әсәрнең башыннан азагына кадәр янәшә рифма кулланылган, икешәр юл парланып строфа барлыкка китергән, 25 пар ачык рифма, 38 пар ябык рифма ясалган. Ачык рифма ясауда [э:э] авазы 9 строфада, [а:а] авазы — 6, [ә:ә] — 5, [и:и] — 3, [у:у] — 2, [ы:ы] һәм [и:э] авазлары берәр строфада кулланылган. Ябык рифмаларда шагыйрь күбрәк [р:р] тартыгына тәмамланган сүзләрне файдаланган (8 строфа), [м:м] — 7, [н:н] — 5, [л:л] — 4, [к:п] — 2, [й:й], [к:к] , [къ:къ], [т:п], [н:м], [п:п], [ң,ң] тартыкларыннан берәр мәртәбә рифма ясаган.
rnЮгарыда күренгәнчә, рифма ясауда, нигездә, сонор тартыклар файдаланылган, 38 ябык иҗекнең бишесе генә саңгырау тартык белән тәмамлана. Бу әсәрнең яңгырашына, аһәңенә дә уңай тәэсир иткән. Юл ахырында яңгырау авазларның күплеге урман шавын ишеттергәндәй була, халкыбызның урман турындагы җырлары күңелгә килә, үзеннән-үзе «Шүрәле»не шул көйләргә салып җырлау теләге уяна.
rnПоэманың яңгырашына фоника күренеше дә йогынты ясый. Бер генә мисал китерәбез:
rnШундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,
rnАлны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
rn(1,59)
rnБу строфада ассонанс һәм аллитерация күренеше бергә үрелеп, балта белән утын кискән «тавыш чыгара». Шушы 2 юлда [ ы] һәм [ н] — 10, [ а] — 5, [л], [т], [с] — өчәр мәртәбә кабатлана.
rnПоэманың матур яңгырашында эчке рифмаларның да әһәмияте зур:
rnЗурмы?дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
rnХалкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
rn(1,58)
rnЮкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
rnБерлә бергә усә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
rnАк, кызыл, ал, сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
rnҺәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
rn(1,58)
rnСизде эшне Шүрәле дә .кычкыра да бакыра…
rn(1,61)
rn—    И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
rnӘйтче, зинһар,мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
rn(1,61)
rnӘсәрдә рәдиф рифмаларның күплеге дә поэманың тәэсир көчен арттыра: поэмада 20 рәдиф рифма кулланылган. Рәдиф сүз булып күбрәк ярдәмлек сүз төркемнәре файдаланылган.
rnЯрдәмче фигыльләр:
rnГәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
rnҖирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
rn(1,58)
rnУл болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
rn(1,58)
rnБәйлекләр:
rnЗур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
rnБиниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
rn(1, 60)
rnКисәкчәләр:
rn—    Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,
rnЮл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
rn(1,60)
rnШул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
rnГадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
rn(1, 59)
rnХәбәрлек сүзләр:
rnБилгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар.
rnЮк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
rn(1,59)
rnБик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр.
rnТөрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.
rn(1, 59)
rnТүбәндәге мөстәкыйль сүз төркемнәре дә рифма ясый.
rnИсемнәр:
rnАк, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр:
rnҺәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
rn(1,58)
rnАлмашлыклар:
rnМонда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул,
rnМонда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
rn(1,58)
rnСуккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
rnХәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу. (1, 60)
rnНәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
rnКот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
rn(1, 60)
rn—  ИҖегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
rnӘйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
rn(1,61)
rnЮгарыда саналып киткән рәдиф сүзләр, беренчедән, әсәрнең яңгыраш-аһәңен көчәйтсәләр, икенчедән, кабатлану мәгънә егәрен арттыра. Мәсәлән, «нәрсә бу?» — дип кабатлап, шагыйрь егетнең бик каты аптыравын, гаҗәпләнүен күрсәтә, ике алмашлыкны янәшә бирү бу хисне тагын да күпертә, алдагы юллар укучыны Шүрәленең төс-кыяфәтен кабул итәргә әзерли.
rn«Шүрәле» әсәрендә сурәт тудыруга лексик чаралар да хезмәт итә.
rnСинонимнар:
rnШүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр…
rn(1,60)
rnСизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра…
rn(1,61)
rnЯлтырый, ялт-йолт киләдер, эчкә баткан күзләре…
rn(1, 60)
rnКайбер синонимнар градация дәрәҗәсенә җиткерелгән:
rnТибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша…
rn(1,61)
rnСин җуләрсең, син котырган, син тилергәнсең, —
rnдиләр. (1, 61)
rnАнтонимнар:
rnҖирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
rn(1,58)
rnАнда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава…    
rn(1, 58)
rnII җүләр! кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»
rn(1,61)
rnБер строфада синоним һәм антонимнарны бергә куллану образлылыкны икеләтә арттыра:
rnШундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,
rnАлны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
rn(1, 59)
rnГ. Тукай бу әсәрендә үзенчәлекле эпитетлар да куллана: «төрле төсле күбәләкләр» (1, 58), «садаи хушлары» (1, 58), «очсыз-кырыйсыз күк» (1, 59), «ямьсез тавышлы әллә нәрсә» (1, 59), «эчкә баткан күзләре» (1, 60), «кыстырылган чөй» (1, 60) һ. б.
rnХалык җырларында ук кулланылып килгән традицион эпитетлар да әсәрне матурлыйлар, халыкчан итәләр:
rnҖәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен,
rnАлсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
rn(1, 59)
rnБик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
rnКиткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
rn(1, 59)
rnБилгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар…
rn(1, 59)
rnПоэмада сурәтләнүче объектны җанлырак, конкретрак, кызыклырак итү өчен оригиналь чагыштырулар файдаланыла. Кырлай урманнарында үскән тигез, төз агачларга сокланып, шагыйрь аларны гаскәр белән чагыштыра:
rnБик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби,чыршы, нарат …
rn(1,58)
rnӘ урманның киңлеге, зурлыгы — диңгезгә, күплеге Чыңгыз гаскәренә тиңләштерелә:
rnЗур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
rnБиниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби. (1, 58)
rnШүрәлене тасвирлаганда да Г. Тукай үзенчәлекле чагыштыруга мөрәҗәгать итә, алар ярдәмендә укучы әлегә кадәр үзе күрмәгән бу җан иясен бик тиз генә күз алдына китерә:
rnБорыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
rnТөз түгелдер куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
rnЯлтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
rnКот очар, күрсәң әгәр төнлә түгел — көндезләре.
rnЯп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
rnУрта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
rnКәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
rnТик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.
rn(1, 60)
rnСоңгы юлда чагыштыру, гипербола алымы белән үрелеп, Шүрәленең төп коралы булган, кешеләрне кытыклап үтерә торган бармакларын куркыныч формада күзалларга ярдәм итә.
rnГ. Тукай бу әсәрдә дә халык җәүһәрләре — фразеологизмнарны кулланып, поэманы халыкчан иткән. Аларның кайберләре халык телендә ничек кулланылса, әсәргә шул килеш үзгәртелмичә килеп кергән:
rnКүз ачып йомганчы, һичшиксез,җыярсың бер чиләк.
rn(1,58)
rnКылт итеп искә төшәдер намнары,дәүләтләре…
rn(1,58)
rnКот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
rn(1,60)
rnКайбер фразеологик әйтелмәләрне шагыйрь әсәргә яраклаштырып, үзгәртеп тә биргән:
rnАз гына сабрит әле, и кариэм! Хәзер язам;
rnУйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.
rn(1, 59)
rnБиредә «акылдан язу» дигән фразеологик әйтемне Г.Тукай киңәйтебрәк, ритмга (бу строфада омоним сүзләр рифмалаша) яраклаштырып үзгәрткән.
rnБик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
rnЭндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»
rn(1, 60)
rnБу мисалда да «күзне күзгә терәү» дигән фразеологизм рифма таләпләренә буйсынып, ритм төгәллеге өчен киңәйтелгән.
rnШулай итеп, поэманың укучыны үзенә җәлеп итүче тылсым көче — кызыклы сюжетка корылган булуы, бик күп сурәтләү чараларының, алымнарның бергә тупланып, оста кулланылуы белән дә аңлатыла.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ rn

rn

rn1. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр / төз. һәм кереш сүз авт. Ф. Бәшир; икенче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010.rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*