ТАТ РУС ENG

Нәбиуллина Гүзәл (Казан) "Тукаев сүзләре" хакында

rn

rn Самые лучшие фразы, цитаты, афоризмы поэта Г. Тукая стали воистину народными шедеврами. В данной статье исследуются афоризмы Г. Тукая, вошедшие в сборник Г. Шарафа «Тукаев сүзләре» (1913). Рассматриваются отдельно взятые тематические группы афористических выражений.rn

rn

rn
rnТатарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Г. Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән һәм гарәп шрифтында 1929 елга кадәр басылган китаплары, шулай ук төрле елларда, төрле кешеләр тарафыннан күчерелгән шигырьләренең кулъязмалары саклана. Болар белән беррәттән, китапханәдә сәяси эшлекле, тел галиме, язучы Г. Шәрәф тарафыннан төзеп бастырылган «Тукаев сүзләре» дигән кызыклы бер китап та бар. Бу китапта Г. Тукайның афоризмга әверелгән сүз гыйбарәләре туплап бирелгән. Җыентык гарәп графикасында 1913 елда басылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу җыентык 1917 елга кадәр 4 мәртәбә басылып чыккан.
rnГ.Шәрәфнең «Тукаев сүзләре» Казанда «Мәгариф» китапханәсе нәшриятында әзерләнә һәм, югарыда искәртеп үтелгәнчә, 1913 елны — Тукай вафат булган елны — Л. П. Антонов типографиясендә басылып чыга. Бу китап Тукайның хикмәтле сүзләрен — поэтик афоризмнарын, канатлы гыйбарәләрен үз эченә ала. Китапта 170 кә якын афористик берәмлек туплап бирелгән. Тупланган афоризмнарның кайсы шигырьдән, яисә мәкаләдән алынган булуы күрсәтелмәгән, бер афоризм белән икенчесе арасында буш юллар калдырып барылган.
rnКитапның титул битендә «„Тукаев сүзләре" җәмигел әлкаләмләре (афоризмнары) халык мәкальләре урынында йөртерлек вә йөртелә торган сүзләре» дигән искәрмә урын ала. Шунда ук Г. Тукайның «…га» һәм «Өзелгән өмид» шигырьләреннән юллар китерелә:
rnБаш имә, — зур син, — бу әдна щанлылар дөньясына;
rnПадишаһ син! бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
rn(«…га»)
rnОчты дөнья читлегеннән, тарсынып күңелем кошы
rn(«Өзелгән өмит»)
rnКитапны төзүче автор Г.Шәрәф «Наширләрдән» дип исемләнгән кереш сүзендә болай дип яза: «Хәзер дә руслар арасында Пушкин, Лермонтов, Грибоедов вә башка мәшһүр әдипләрнең бәгъзе сүзләре ничек мәкальләр урынына йөртелсә, киләчәктә Тукаевның да шигырьләре татарлар арасында шулай ук балалар мәкале белән беррәттән йөртеләчәктер. Инде хәзер дә дә сүз арасында тыңлаучыга ачыграк аңлатасы, йә аны берәр нәрсәгә мисал итәргә теләгән кешеләр авызындан дәлил урынына Тукаев шигырләренең кисәкләре шактый ишетелгәлиләр, газет вә журналларда мәкалә язуыларымызда, Тукаев сүзләрене үзләренә ярдәмгә еш-еш чакырылгалыйлар… Файдаланырга теләгән кешеләргә эшне җиңеләйтер өчен, без Тукаевның шигырь вә нәсер берлә язылган әсәрләрендән тулы-түгәрәк бер мәгънә-бер фикер эченә алган җөмләләрне җыеп бастырамыз (1, 3).
rnГ. Шәрәфнең «Тукаев сүзләре» китабында урын алган афоризмнар тормыш-яшәешнең төрле ягына караган иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр, яшәеш кыйммәтләре, әхлакый төшенчәләргә бәйле проблемаларны иңли. Алар шагыйрьнең дөньяга карашын, яшәеш кыйммәтләренә мөнәсәбәтен, фәлсәфи уйлануларын чагылдыра. Чыннан да, «Бу җөмләләргә карап, Тукаевның, тирән фикерләрене, киң мәгънәләрене шулкадәр аз сүз берлә вә шундый матур итеп әйтә алуына тәгаҗәп итмәслек түгелдер. Без укучыларның да бу тәгаҗәпне безнең берлә бүлешәчәкләренә ышанабыз» (1,3).
rnТукай афоризмнары 13 тематик төркемгә берләштереп бирелә һәм бу төркемнәр китапның соңгы битендәге эчтәлектә дә урын ала. Бу тематик төркемнәр Аллаһка ышану, мәхәббәт, киңәш-нәсыйхәт, үз-үзеңә ышану, өмет, милләт, туган җир, тел, хезмәт, байлык һ. б. турында. Тикшерү барышында бу афоризмнарның Тукайның кайсы шигыреннән алынуы искәртеп барылыр.
rn«Аллаһка ышану» беренче тематик бүлекчә буларак урын ала. Анда 5 афористик берәмлек туплап бирелгән. Белгәнебезчә, әдәбият галимнәре, белгечләр шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте катлаулы һәм каршылыклы булуын аңлаталар (X. Миңнегулов, Р. Ганиева, Н. Хисамов, Р. Әмирханов, 3. Рәмиев, А. Сәяпова, Ф. Урманче, Т. Гыйләжев, Д. Абдуллина, Ч. Зарипова һ. б.).
rnТикшеренүләргә караганда, әлеге төркемгә караган афоризмнар арасында «Көзге җилләр», «Киңәш», «Ана илә Бала» шигырьләреннән алынган гыйбарәләр очрый. Бу афоризмнарда Алланың бар нәрсәне яратучы булуы, ярдәменнән ташламавы, барча гамәлләрнең Тәңредән булуы күрсәтелә, теге дөньяга, тәмуг һәм ожмахка ышану ята. И. Нуруллин сүзләре белән әйткәндә, әлеге кыска гыйбарәләрдә Тукайның «Аллага бик еш яд иткәнлеге, диннең үзеннән йөз чөермәгәнлеге, яшь буынны тәрбияләүдә дингә зур гына урын биргәнлеге турында сөйли торган фактлар» күзгә ташлана.
rnЯктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
rnЯдыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
rn(«Көзге җилләр»)
rnТүкмә күз яшь: ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар;
rnАл җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!
rn(«Киңәш»)
rnҖиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгырем.
rn(«Ана илә бала»)
rn«Мәхәббәт» темасына караган афоризмнар, 21 афористик берәмлек тәшкил итеп, икенче тематик төркемгә берләштереп бирелә. Белгәнебезчә, Г.Тукайда мәхәббәт лирикасына караган шигырьләр әллә ни күп түгел. Афоризмнар арасында «Мәхәббәт», «Актык тамчы яшь»,  «Гашыйк»  шигырьләреннән  алынганrnгыйбарәләр очрый. Алар мәхәббәт утында янган лирик геройның хисләрен сурәтли, гашыйк булуның ләззәтле газабын, яшерен мәхәббәтнең хәсрәтен күрсәтә:
rnҖир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
rnКайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
rnФайдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —
rnПарә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
rn(«Мәхәббәт»)
rnУл түнә, хәлсезләнә шул, очраса уз хурына,
rnХәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.
rn(«Гашыйк»)
rnҮлде рух яшърен мәхәббәттән, — хафа юк үлсә дә, —
rnНишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!
rn(«Актык тамчы яшь»)
rn«Бала чагында» темасына 9 афористик берәмлек туплап бирелгән. «Таян Аллага», «Сагыныр вакытлар» шигырьләреннән алынган гыйбарәләрдә балачак, яшьлекнең һәркемнең тормыш юлындагы кабатланмас гүзәл бер мизгел булуы күрсәтелә.
rnСаф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
rnПакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
rnПакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
rnСин фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!..
rn(«Таян Аллага»)
rnТуйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, —
rnЯд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.
rnИ күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
rnИ гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!..
rn(«Сагыныр вакытлар»)
rn«Үзеңә ышану» темасына 9 афористик берәмлек туплап бирелгән. Алар күпчелек «Тормыш», «…га» («Шома тормыш юлында…»), «…га» («Ядкяр…») шигырьләреннән алынган. Бу афористик гыйбарәләрдә кешенең үз-үзенә ышанырга, авырлыклар килгәндә, беркемгә дә сер бирмәскә, моң-зарларны читкә түкмәскә кирәклеге киңәш ителә.
rnСәгадәт талына менсәң — үзең мен;
rnНи ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.
rn(«Тормыш»)
rnОныт барсын — бөтен хәсрәт вә моң-зарыңны тын эчтән,
rnХозур да эзләмә инсаф вә вөҗдан кушмаган эштән.
rn(«… га» («Шома тормыш турында…»)
rnБирмә сер һичкемгә; сөйләшсәң сөйләш өстән генә;
rnКөл — караңгы йөз бирү анчак килешмәстән генә.
rn(«… га» («Ядкяр…»))
rn«Эшкә өндәү» темасына туплап бирелгән 8 афористик берәмлек «Эшкә өндәү», «Эш», «Гомер юлына керүчеләргә» шигырьләреннән алынган. Тукайның бу сүзләрендә татар мәкальләреннән килгән эшләүне тормыш итү, яшәү белән тәңгәл кую идеясе үткәрелә:
rnЗур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
rnАх, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
rn… Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
rnКаршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
rn(«Эшкә өндәү»)
rnТынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә — көн,
rnЭшләп аргачтан, бирелгәндер тыныч йокларга төн.
rn(«Эш»)
rnГомер итмәк — тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми,
rnГаталәт хурлыгын асла үзенә ихтыяр итми.
rn(«Гомер юлына керүчеләргә»)
rn«Өмид һәм өзелгән өмид» темасына 5 афористик берәмлек туплап бирелгән. Алар «Дошманнар», «Кичке теләк», «Тәләһһеф» шигырьләреннән алынган. Тукай җиһан, җан, рух, шәхес, язылган һәм язылмаган кануннар хакында уйлана, үз-үзе белән бәхәскә керә, нәтиҗә ясый.
rnЗур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна;
rnАнда тормакка һәвәслек берлә ваклар мөбтәля.
rn(«Дошманнар»)
rnКерләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
rnНи сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!
rn(«Тәләһһеф»)
rnМин, караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,
rnНечкәреп күңлем, җылыйм да бер сүз әйтәм лампага:
rn«Ни бәхет! — дим,— иртәгә кич син тагын да янмасаң,
rnБу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»
rn(«Кичке теләк»)
rn«Үз-үзенә» темасына 8 афористик берәмлек туплап бирелгән. Алар, нигездә, «…га», «Шагыйрь», «Тә-рәддөд вә шөбһә» шигырьләреннән алынган. Бу темага бәйле афоризмнарда сүз тормыш ваклыкларыннан өстен булырга тиеш шагыйрь турында бара.
rnБаш имә, — зур син, — бу әдна җанлылар дөньясына;
rnПадишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
rn(«…гә» («Ядкяр…»))
rnМин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа;
rnБер шигырь язсам гына, җәннәт вә ризваным килә.
rn(«Тәрәддөд вә шөбһә»)
rnШагыйрь куркып калмаска тиеш, чөнки ул «падиша». Күкрәгендә шигырь уты сау булганда, ул тауларны күтәрерлек куәткә ия.
rnҖырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
rnДәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
rn«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
rnҖәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
rn(«Шагыйрь»)
rnГ. Тукай шагыйрьлекне, аның яшәү рәвешен, күңел дөньясын, җәмгыятьтә тоткан урынын менә шулай күрә. Әлеге афористик гыйбарәләрдән аңлашылганча, Тукай шагыйрьлеккә югары бәя бирә, аны «Сәмави сүз» («Күк сүзе»н) сөйләүче итеп күз алдына китерә.
rnТаш йөрәкләр кырсалар күплеңне — түз, эндәшмә син;
rnЭшләре шул: болгасыннар, әйдә, зәмзәм чишмәсен.
rn(…га)
rn«Милләт, туган җир» темасына караган гыйбарәләр ил, халык, сәясәт турында. «Җил тавышы», «Дошманнар», «Туган җиремә», «Яшьләр» шигырьләреннән алынган барлыгы 10 афористик берәмлек туплап бирелә. Бу гыйбарәләрдә шагыйрь тел, милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында борчыла, аның бәхетле, ирекле, азат вакытын күрергә тели:
rnБара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
rnСүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.
rnКичә якты вә милли бер күңелдән
rnБүген тычкан утыдай нур табылмас.
rn(«Яшьләр»)
rnБәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
rnАлды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.
rn(«Туган җиремә»)
rnШагыйрь халкы белән үзен бербөтен итеп карый, үз бәхетен милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә, дип инана:
rnҖилбер-җилбер йөрмәс идем,
rnҖил тавышын сизмәсәм;
rnӨзлеп такмак әйтмәс идем,
rnҮз халкымны сөймәсәм.
rn(«Җил тавышы»)
rnАзмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
rnАзрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
rn(«Дошманнар»)
rn«Халык теле вә әдәбияты» темасына публицистик мәкаләләреннән, шигырләреннән 7 афористик берәмлек туплап бирелгән. Бу гыйбарәләрдә «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин … туган телемезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә ия була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» — дип язган Тукайның тел, халык җырлары, халык әдәбияты турындагы афористик гыйбарәләре бүгенге көндә гаять актуаль яңгырыйлар: Халык җырлары — безнең бабала-рымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр (Халык әдәбияты); Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды («Халык әдәбияты»).
rnИ туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
rnДөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.
rn(«Туган тел»)
rn«Тәнкыйтьчеләргә» темасына 4 афористик берәмлек туплап бирелгән. Аңлашыла, тәнкыйть өлкәсендә дә туры сүзле, гадел, аяусыз, таләпчән булган Г. Тукай тәнкыйтьчегә зур таләпләр дә куя. Тәнкыйтьче булу өчен, аның ышануынча, «әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы» таләп ителә. Болар Г. Тукайның «Мөнтәкыйд» («Тәнкыйтьче») шигыреннән алынган афоризмнарда ачык күренә:
rnУл тота ат койрыгын да: «Бу — озын сач!» — дип куя,
rn«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.
rnУл сукачыны күрә дә: «Җир боза бит!» — дип куя,
rn«Шундый зур эшкә каләм әһле түзә бит!» — дип куя…
rn(«Мөнтәкыйд»)
rn«Тукай сүзләре» китабында, болардан тыш, «Алтын вә байлык» (4 афористик берәмлек), «Киңәш-нәсыйхәт» (15 афористик берәмлек), «Төрле тугрыларда» (35 афористик берәмлек) темаларына караган афоризмнар да урын алган. Аңлашылганча, мәкальләшеп киткән Тукай сүзләре халык телендә «дәлил урынына кулланылган», халык арасында «шактый ишетелгәләгән» һәм «газет вә журналларда ярдәмгә еш-еш чакырылгалаган». Алай гына да түгел, «Тукай сүзләре»нең берничә кабат яңартып бастырылып торуы кечкенә күләмле бу китапчыкның халык арасында шактый популяр булып, Тукайның «нечкә вә гали мәгънәләре» киң җәмәгатьчелек фикеренә, гомумхалык карашы, уртак акылына әверелүен күрсәтә. Ассызыклап шуны әйтергә кирәк, Тукайның төрле елларда иҗат ителгән шигырләреннән алынган әлеге афоризмнардан күренгәнчә, шагыйрь яшәешнең иҗтимагый-сәяси, әхлакый-этик якларына, үзе яшәгән елларның бер генә вакыйгасына да битараф калмаган. Киңәшен, белем-тәҗрибәсен, акылын чын күңелдән һәм халык теле белән әйтүче хикмәтле шагыйрьнең әлеге афоризмнары беркайчан да актуальлеген югалтмыйлар. «Тукай сүзләре» халыкны эшкә, көрәшкә, актив булырга чакыра; ничек уңышка, бәхет-морадка ирешергә, дөрес һәм гадел юлны табарга өйрәтә; уртак мәслихәткә килергә, халыкны тоткынлыктан чыгарырга тырыша.
rnТукайның афористик гыйбарәләре, әлбәттә, болар белән генә чикләнми. Китапны төзүче Г. Шәрәф сүзләре белән әйткәндә, «… Тукаевның һәрбер сатирында, һәрбер сүзләрендә, уйлап укыганда, әллә ни кадәр нечкә вә гали мәгънәләр табарга мөмкин; бу әсәрдә исә Тукаевның бәгъзе бакчаларындан гына сачәкләр җыелганга, бу букетка карап кына, Тукаевның бәгъзе шигырьләреннән генә нәмунәләр (үрнәк) булганга. Тукаевның бөтен әсәрләре тугрысында ачык вә тугры бер фикергә килергә мөмкин түгелдер…» (1, 3). Канатлы гыйбарәләргә бай Тукай шигъриятенең киңрәк һәм тулырак афористик басмаларын эшләү кирәк. Мондый хезмәтләрне әзерләп бастыру Тукайның зирәклеген, тел һәм иҗат байлыгын, фәлсәфи фикер хәзинәсен барлауда һәм туплауда әһәмиятле эш булыр иде.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Шәрәф Г. Тукай сүзләре. — 3 нче басма. — Казан: Нашире «Мәгариф» ширкәте, 1913. — 31 б.
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*