ТАТ РУС ENG

Низамова Ильмира (Казан) Г.Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе проблемалары

rn rn

rn

rnВ статье раскрываются особенности отображения нравственного воспитания в семье на примере произведений великих татарских классиков-современников — Г. Исхаки и Г. Тукая.rn

rn

rnМәшһүр проза остасы Гаяз Исхакый һә бөек шагыйрь Габдулла Тукай — татар әдәбияты кугенең ин якты йолдызлары. Замандашлар буларак, алар үз чорларында ук бер-берсенең иҗатларын бик югарыrnбәяләгәннәр. Тукай яшь чагында ук Исхакыйның әсәрләрен яратып укыган, тора-бара бу әсәрләргә мәхәббәте тагын да арткан һәм, ахыр чиктә, әдипнең үзен дә идеаллаштыра башлаган. 1906 елда язып, 1907 елда дөнья күргән «Кем ул?» исемле шигырендә ул, мәсәлән, Г. Исхакыйны милләтне күтәргән шәхес итеп карый. Шигырьдә мондый юллар бар: «Кем ул бу милләте тәрфигъ идән (үстергән) кәс?»; «Караңгыда идек, аттырды таң» (ягъни «Таң йолдызы» газетасын чыгара башлады). «Узган көннәребез турында уйлаткан кем?»; «Безгә инкыйразны аңлаткан кем?» (11,38).
rnГабдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган «Мөхәрриргә» шигырендә дә әдип «Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле рәсүл; I Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…» (12, 288), — дип мактала. Билгеле булганча, Гомәр бине Хаттаб пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһи вәсәләмнең сәхабәсе булган. Ул туры сүзле, кырыс, көчле, гадел кеше булган. Барлык мөшрикләр дә аңардан бик нык курыкканнар. Нәкъ Гомәр ислам динен кабул иткәч кенә, мөселманнар ачык дәгъват кыла алганнар. Пәйгамбәребез аны «Фарук», ягъни хаклыкны ялганнан аеручы, дип атый: Моннан күренгәнчә, Тукай Исхакыйны Гомәр белән тиңләп, аның гаделлеген, туры сүзле булуын, бернидән дә курыкмавын югары бәяли.
rnГаяз Исхакый, үз чиратында, Г.Тукайга карата шулай ук гаять уңай мөнәсәбәттә булган. 1913 елда Петербургта Тукай кичәсе үткәрергә рөхсәт бирмәгән хөкүмәт органнарына протест йөзеннән язылган, «Ил» газетасында басылып чыккан мәкаләсендә шундый сүзләре бар: «Тукай бар иде, Тукай бар. һәр үткән көн, һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенәдер. Тукайның исеменә ябыштырылган һәр мәгънәсез хәрәкәт Тукайны халык йөрәгенең кадерлесеннән-кадерле урынга гына утыртачак, Тукайның әдәби, мәдәни хезмәтендә тоткан урынын һичбер төрле какшатмаячактыр. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк».
rn«Тукай — мәктәптә», «Милли фаҗига», «Мәрхүм Тукай» исемле мәкаләләрендә дә Исхакый Тукайга бик югары бәя бирә, аның әсәрләренең бөтен татар халкы өчен җан азыгы булуын дәлилли.
rnГаяз Исхакый да, Габдулла Тукай да, милләтнең үз балалары буларак, милләт бәхете, азатлыгы өчен үзләренең үткен кораллары белән көрәшәләр. Милләтне инкыйраз авыруыннан саклап калу максатында, аның игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына юнәлтәләр. Укучыларга тәкъдим ителгән әлеге хезмәттә сүз бу ике талант иясенең татар-мөселман көнкүрешен, гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбияләү күренешләрен чагылдырган әсәрләре турында бара.
rnГаяз Исхакый — зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора. «Татарлар, — ди Гаяз Исхакый, — борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы халык, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул, дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк» (9, 26). Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң? дигән сорауга язучы җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра.
rnГаяз Исхакый әсәрләрендә гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбиясен сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Аның беренче әдәби әсәре — «Тәгаллемдә сәгадәт» (1897) урта хәлле крестьян гаиләсендә туган авыл малаеның шәһәр мәдрәсәсендә укырга теләве һәм укуы, тырышып укып, мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, яхшы гаиләдән чыккан тәрбияле Казан кызына өйләнеп, матур гаилә корып җибәрүе һәм бәхетле тормыш коруы турында. «Әсәрдә белем алу мөселманнар өчен фарыз» дигән фикер уздырыла. Гаиләдә, тормышта бәхетле булыр өчен, аң-белемле булуның, төпле тәрбия алуның зарурилыгы күрсәтелә.
rnӘдипнең «Бай углы» (1903) исемле әсәрендә шулай ук гаилә тәрбиясе проблемасы күтәрелгән. «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясендә аң-белемле ата-ананың төпле тәрбиясе балага уңай тәэсир иткәнлеге сурәтләнсә, «Бай углы»нда исә, киресенчә, Фатыйх бай белән хатыны Сәгыйдә бердәнбер уллары Кәримне аздыруга, һәлакәткә китерүгә төп сәбәпче булалар. Гәрчә, улларының азуында алар аның яшь хатыны — саф күңелле унҗиде яшьлек Бәдрияне гаеплиләр: «Кәримнең исраф итүе ата-анасыны ахырында йортларыннан чыгарырга сәбәп булса да, Сәгыйдә бикә берлән Фатыйх бай, аның бу кадәр начарлануына сәбәп — Бәдрия генә, дип беләләр иде. Дөресте генә, бу эшләргә сәбәп: Фатыйх байның дөнья рәтен белмәве, Сәгыйдә бикәнең бала тәрбиясендә хәбәрсезлеге, Сәхилә әбинең юк-бар сүзләренә ышанып, аның сүзе берлә баласыны мәктәптән алулары, Фәхри кеби мәктәп бусагасына аяк басмаган, китап битенә күз ташламаган, дин белмәгән, дөнья күрмәгән жулик малайга иптәш итеп, аның берлән йөрүләре иде» (2, 147). Әсәрдә үзләрен «чын мөселман» дип күрсәтүче, ә чынлыкта мәҗүсилек белән шөгыльләнүче имче-томчы, багучы карчыклар, надан остазлар фаш ителә. Алдынгы карашлы, җәдитчелек методы белән укытучы галимнәр һәм укучылар — авторның идеалы.
rnЯзучы бала тәрбияләүдә ананың иң зур роль уйнавын ассызыклый: бала тәрбияли белми торган, надан Сәгыйдә улының матди яктан тәэмин ителүе белән канәгать, ә килене Бәдрия үз улы Рәфгатькә рухи тәрбия бирә, яхшы мәктәптә укыта. Рәфгать акыллы, белемле, тәрбияле, иманлы бала булып үсә. Җан тынычлыгын ул Коръән укуда таба, әбисенең дә, барлык хаталарын аңлап, иманга килүенә сәбәпче була.
rnГаилә тормышының төрле якларын сурәтләргә омтылып, Гаяз Ихакый Финляндиядә яшәгән чорда «Фамилия сәгадәте» («Гаилә бәхете») исемле хикәяләр циклын тудыра һәм аны 1912 елда аерым китап итеп бастыра. Циклга «Татар гакылы», «Мәдрәсә җимеше», «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләре керә. Бу әсәрләрдә төп игътибар бәхетле гаилә коруга киртә булган мәсьәләләргә юнәлгән. «Татар гакылы» хикәясендә ата-ананың, яшьләрдән акыллырак булып күренергә теләп, гаилә коруда аларның теләкләрен, хокукларын  санга  сукмавының  аянычлы  хәлләргәrnкитерүе күрсәтелә. «Башкорт бәхете» һәм «Көтелгән бикәч» хикәяләрендә яшьләрне алдан бер-берсен күрми һәм белми өйләндерү гадәтенең аянычлы нәтиҗә китерүе турында сөйләнә. Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» драмасында да яшьләрнең бәхетле гаилә коруларына аяк чалучы кадими карашлы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы икәннәр фаш ителә. «Фамилия сәгадәте» циклы хи-а юләрендәге геройлардан аермалы буларак, «Алдым-грдем» пьесасының төп героинясы — Галия (Хәлил 5ай Шакиров белән Гарифә бикә кызы) үзләренә туган -иешле Ибраһим Шакировны ярата. Аңа, беренче булып, хат аркылы ачык итеп мәхәббәтен белдерә, үз бәхете өчен үзе көрәшә. Кызның әнисен һәм туганы Әхмәдине аның бәхетле киләчәге кызыксындырмый, бәлки аны бай кешегә биргәннән соң килә торган мал, байлык кызыксындыра. Тик Галия белән Ибраһим, пардан рөхсәт сорап тормыйча гына «алдым-бирдем» ясыйлар, ягъни шаһитлар күзәтеп торганда ярәшәләр. Ата-аналар, шәригать хөкемнәрен бозып, яшьләрнең никахлашуына катгый каршы килгән очракта, ислам дине законы нигезендә яшьләр алар рөхсәтеннән башка өйләнешергә хаклы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: ислам динендә хатын-кызның беренче булып мәхәббәтен белдерүе, яучы җибәрүе — рөхсәт ителгән гамәл. Пәйгамбәребезнең беренче хатыны Хәдичәнең дә, үзе беренче булып, Мөхәммәдкә кияүгә чыгарга теләп, яучы җибәргәне мәгълүм (10, 68).
rnТатарлар арасында ата-ананың үз кызларын көчләп кияүгә бирүләре яки яшьләрнең бер-берсен алдан күрмичә өйләнешүләре кебек хәлләр еш булган. Тик ислам диненең моңа кискен каршы булуына да дәлилләр күп. «Пәйгамбәребез Мөхәммөд галәйһи вәсәлам өйләнергә җыенучы бер ирдән: «Булачак хатыныңны күрдеңме?» — дип сорый. Тегесе «юк» дигәч, кыз янына барып, аны күрергә куша (автор тәрҗемәсе)» (7, 17). Түбәндәге хәдис тә игътибарга лаек: «Элек кияүдә булган хатын-кыз, аның үзе белән киңәшүдән башка, кияүгә бирелми. Саф кыз да, үз ризалыгын белдермәгән килеш, кияүгә бирелми» (автор тәрҗемәсе) (7, 16). Димәк, яшьләр бер-берсен күреп, ошатып, үз ризалыкларын белдереп, ата-ана рөхсәтен алып һәм шаһитлар алдында никахлашырга тиеш. Шул чакта гына бәхетле, ныклы гаилә төзеп була. Күп кенә татарларның бу дини кануннарны белмәве яки белергә теләмәве аркасында яшь кызлар-егетләрнең күбесе аянычлы язмышка дучар була. Гаяз Исхакый искәрткәнчә, бу бәхетсезлеклөрнең сәбәбе ислам динендә түгел, бәлки ислам диненең төп асылын белергә теләмәүдә.
rnГаяз Исхакый «Көз» (1923-1938) повестенда да төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрум була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Исхакый ислам диненең татар халкын, телен, гореф-гадәтләрен саклап кала алучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», — дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.
rnГаяз Исхакый традицияләре дәвам ителеп язылган Габдулла Тукай шигырьләрендә дә татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп чагылдырыштан. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый. Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче Хәтирәләрен «Туган авылым» шигырендә түбәндәгечә сурәтли:
rnХодай шунда җан биргән, мин шунда туган,
rnШунда әүвәл Коръән аятен укыган;
rnШунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
rnНичек михнәт, җәфа күргән, ничек торган (13, 51).
rn«Ана илә бала» шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:
rnҖавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,
rnГаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
rnНичек булган, ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?
rnБу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
rn— Яраткан, әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,
rnҖиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем
rn(13, 10).
rnШигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята. Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый.
rn«Таян Аллага» шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мөрхмәтле Аллага таянырга чакыра:
rnИа Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;
rnУл —рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!»
rn(13, 67).
rnШигырьдәге дога мотивы да игътибарга лаек:
rnКыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
rnБел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!»
rn(13,67)
rnГыйбадәтнең бер төре буларак дога мөселманнар тормышында аерым бер урын били. Шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә мөселманнар һәрчак Аллага дога кылалар, аннан ярдәм сорыйлар.
rn«Ана догасы» шигырендә дә намаздан соң дога кылып утыручы ана образы сурәтләнә:
rnКүтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
rnХодаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
rnТамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
rnКарагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?
rn(13,66).
rnАна, баласы өчен борчылып, бары Алла гына ярдәм итә алуын таный һәм Аңа ялвара. Укучы күңелендә ана догасының кабул булачагына ышаныч туа, чөнки ул — ихлас күңелдән әйтелгән дога. Ислам дине тәгълиматында билгеле булганча, ананың баласына булган догасы, һичшиксез, кабул ителә.
rnАллага дога кылу күренеше Тукайның «Туган тел», «Йокы алдыннан» шигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.
rnКеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы-хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе — Коръәнне укый, шуның белән җанын тынычландыра, рухи азык таба. Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укуда табуы турында «Тәэссер», «Китап» шигырьләрендә бәян итә:
rnГомернең читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
rnӘгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,
rnУкыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, —
rnГазаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
rn(15,208).
rnБилгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр. Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. «Ата илә бала» шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:
rnЯз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
rnҺәм кара күңелеңне ялт иттер сызып акнур белән!
rnӨч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше;
rnМәгърифәт эстәр, иренмәс һич — кеше булган кеше.
rn(15,278).
rn«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли:
rnБәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
rnМөгалимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
rnСабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
rnУенга салмаса ихлас — менә бәхете аның шунда.
rn(13, 80).
rnБиредә шагыйрь, белем алуның фазыйләтен ассы-зыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай шигыре тагын да актуальләшә.
rnИке юл» шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:
rnИке юл бар бу дөньяда: берсе будыр — бәхет эстәү;
rnИкенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү.
rnСинең кулдан теләрсең — мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;
rnВә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.
rn(13,30).
rnБиредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күпrnйоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә, авырлыкларны сабырлык белән кичереп, гыйлем эстәү бәхеткә китерә.
rnЧын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга «Эш» шигырендә үтемле аңлатып бирә:
rnТынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн,
rnЭшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.
rnИртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
rnТынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.
rn(13,48).
rn«Эшкә өндәү» шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеңнән соң күркәм эз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурилыгын дәлилли Тукай.
rnШулай итеп, Г. Исхакый да, Г. Тукай да мәңге халык күңелендә яшәячәк, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыгалар һәм әсәр укучыларны да шул хакта уйлануга этәрәләр.
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Исхакый Г. Алдым-бирдем. Драма / Гаяз Исхакый. Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 671б.
rn2.    Исхакый Г. Бай углы. Повесть / Гаяз Исхакый. Әсәрләр, 15 томда. I том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 399 бит.
rn3.    Исхакый Г. Башкорт бәхете. Хикәя / Гаяз Исхакый. Әсәрләр, 15 томда. II том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 464 б.
rn4.    Исхакый Г. Көтелгән бикәч. Хикәя / Гаяз Исхакый. Әсәрләр, 15 томда. II том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.- 464 бит.
rn5.    Исхакый Г. Мәдрәсә җимеше. Хикәя / Гаяз Исхакый. Әсәрләр, 15 томда. II том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.- 464 бит.
rn6.    Исхакый Г. Татар гакылы. Хикәя / Гаяз Исхакый. Әсәрләр, 15 томда. II том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.- 464 б.
rn7.    Кади шейх Мухаммад Ахмад Канган. Основы супружеской жизни. — Казань, 2005. — 143 стр.
rn8.    Мусин Ф. Гаяз Исхакый (Тормышы һәм эшчәнлеге) / Ф. Мусин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 67 б.
rn9.    Сөхапов Ә. Исхакый иҗаты. Монография. — Казан: «Мирас» нәшр., 1997. — 368 б.
rn10.   Сафи ар-Рахман аль-Мубаракфури. Жизнь пророка, да благословит его Аллах и да приветствует. — М., 2001. — 68 с.
rn11.    Тукай Г. Кем ул? // Гаяз Исхакый. Әсәрләр 15 томда, VIII том. — Татар. кит. нәшр., 2001. — 447 б.
rn12.    Тукай Г. Әсәрләр, дурт томда. II том. Шигырьләр, поэмалар (1909 -1913). — Казан: Татар. Кит. нәшр., 1976. — 288 б.
rn13.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. Биш томда. II т. Шигырьләр. Поэмалар (1909-1913). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. -197 б.
rn14.    Габдулла Тукай. Тулган иман берлән Коръән садремә Габдулла Тукай. — Казан: Иман, 1996. — 10 б.
rn15.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. Биш томда. I т. Шигырьләр. Поэмалар (1901-1908). — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 208 б.
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*