ТАТ РУС ENG

Нуриев Гаптрәүф (Казан) Г.Тукайның "гаруз"ында иҗекләрнең дәвамлылыгын саклау

rn rn

rn

rnВ статье приводятся экспериментальные данные продолжительности слогов трёх любимых вазнов (размеров) аруза, применённых Г. Тукаем, даются конкретные советы исполнителям по их сохранению.rn

rn

rn 
rnГ. Тукай үз шигъриятендә гаруз системасына игътибарлы була. И. Нуруллин үзенең «Габдулла Тукай&raquo; китабында Җаектагы мәдрәсә хуҗасы һәм аның профессоры Мотыйгулла Техфөтуллинның бер хатында мондый сүзләр язып калдыруын әйтә: «Тукаев <…> Мохтасар-әл кәфи фи кыйсме әл-гаруз вәәль-кавафи&raquo; китабының кафия кыйсмен калдырып, фәкать гаруз кыйсмен генә укыды, гарәпнең ун-уналты төрле шигырь вәзеннәрен, тәкътигъларын кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә юл тапкан иде&raquo; (1, 72). Чыннан да, Г. Тукайның күпчелек шигырьләре гаруз системасында булып, X. Р. Курбатов аның иң яраткан вәзеннәреннән (үлчәмнәреннән) рәмәле мөсәммөне мәхзуфны, рәмәле месәддәсе мәхзуфны, һазаҗе мөсәммәне Сәлимне, һаҗазе мөсәддәсе мәхзуфны аерып куя (2, 176).
rnГаруз системасындагы шигырьдә 19 бөхер (төп үлчәм) бар. Шуның өстенә һәр бәхер аерым үлчәмнәре белән бер-берсеннән аерыла. Мәсәлән, «салим&raquo; термины «тулы үлчәм&raquo; дигәнне белдерсә, «мәхзуф&raquo; термины шигырьдәге соңгы буынның бер иҗеккә кимлеген белдерә; «мөсәммән&raquo; — сигез кырлы, сигез буынлы; мөсәддәс — алты кырлы, алты буынлы дигәнне аңлата. Татар шагыйрьләре шул 19 бәхернең иң күп очракта һазаҗ һәм рәмәл бәхерлөренө генә мөрәҗәгать иткәннәр һәм, өстәвенә, әле бу ике бәхернең барлык вәзеннәреннән дә файдаланмаганнар (3, 50).
rnГ. Тукай иҗатыннан рәмәле мөсәммәне мәхзуфка
rn(- U — — — U — — — U — — — U -) мисал:
rn&nbsp;- &nbsp; &nbsp; &nbsp; &nbsp; U&nbsp; &nbsp; — &nbsp; &nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; — &nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; — &nbsp; &nbsp; U&nbsp; —
rnНәкъ Ка-зан ар-тын-да бар-дыр бер а-выл Кыр-лай ди-ләр;
rn232 93 190 185 220 105 245 270 132 87 90 128 239 114 160
rn- &nbsp; &nbsp; &nbsp; &nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; — &nbsp; &nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; — &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U —
rnҖыр-ла-ган-да көй ө-чен «та-вык-ла-ры&raquo; җыр-лай&raquo; ди-ләр.
rn195 92 180 145 231 80 185 110 155 130 180 230 219 116 170
rnМәсәлән, «Осуле кадимче&raquo; шигырен алып карыйк.
rnU&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U &nbsp; &nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; &nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; —
rnМә-гәр көн-нәр-дә бер көн, әм-ре трах-тир
rn113 241 302 219 155 126 340 224 103 364 285
rnU&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; — &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; —
rnУ-тыр-мыш-тым ки бер пив-ной-да сир-ра.
rn68 113 296 244 100 188 227 269 185 307 267
rnU&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp; &nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; — &nbsp; U &nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;
rnКу-лым-ны сел-тә-дем фа-ни җи-һан-нан,
rn91 203 177 328 143 199 152 155 114 202 308
rnU&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; — &nbsp;&nbsp; U&nbsp; &nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; —
rnА-гыз-да па-пи-рос, ал-дым-да сыр-ра.
rn79 192 189 123 84 369 188 192 190 296 355
rn&nbsp;
rnБу шигырь һазаҗе мөсәддәсе мәхзуф (кыскартылган алты буынлы һазаҗ) (3, 31) ритмында (мафа’илун мафа’илун фа’улун: U — — — U — — — U — -)
rn«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш&raquo; поэмасында — рәмәле мөсәддәсе мәхзуф вәзене — алты буынлы кыскартылган рәмәл — (фа’илатун фа’илатун фа’илун: — U — — — U — — — U -):
rn-&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp; —
rnБаш-лый га-ле сүз-не Ка-рах-мә-ти-лә,
rn353 160 173 129 262 186 95 183 130 144 303
rn-&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp; —
rnИад и-тәр-ләр, кем бе — лә рәх-мә-ти-лә
rn388 60 158 292 207 87 235 250 160 81 295
rn-&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; —
rnАл-ды-мыз-да&nbsp;&nbsp; ат кә-ми-тен&nbsp;&nbsp; кү-рә-лем,
rn211 62 294 218 242 100 142 196 108 100 385
rn-&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; U &nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp;&nbsp; -&nbsp; U&nbsp;&nbsp;&nbsp; —
rnҺәм&nbsp;&nbsp; Ми-ки-тин&nbsp;&nbsp; җәм-га-те-нә &nbsp; и-рә-лем.
rn275 111 182 154 232 89109 117 115 100 273
rnТикшерү өчен сайлап алынган шигъри үрнәкләрдә биш типтагы иҗек. калыбы очрый: бер авазлы ачык иҗек — С; ике авазлы ачык иҗек — ТС; ике авазлы ябык иҗек — СТ; өч авазлы ябык иҗек — ТСТ һәм бер очрак — «трахтир&raquo; сүзендә дүрт авазлы ябык иҗек — ТТСТ. Җанлы сөйләм таләпләре буенча ике төрле темпта укылган компьютердагы унике язманың, аудитор тикшерүе үткәрелеп, бары өч язма сайлап алынды. Әлеге урта һәм салмак темпта укылган язмалардан компьютерда иҗек калыпларының уртача дәвамлыгы-озынлыгы исәпләнде. Алар түбәндәгечә булдылар: бер авазлы ачык иҗек урта темпта — 70 (плюс-минус 15) мсек; салмак темпта — 90 (плюс-минус 15) мсек; ике авазлы ачык иҗек урта темпта — 125 (плюс-минус 15) мсек; салмак темпта — 160 (плюс-минус 15) мсек дәвамлылыкта яңгырый. Ике авазлы ябык иҗекләр урта темпта — 165 (плюс-минус 15) мсек; салмак темпта — 215 (плюс-минус 15) мсек дәвамлылыкта ишетеләләр. Өч авазлы ябык иҗекләр урта темпта — 225 (плюс-минус 15) мсек; салмак темпта — 260 (плюс-минус 15) мсек дәвамлылыгында яңгырыйлар.
rnТикшерелгән өзекләрдә тезмә бөтенлеге — озынлыгы-дәвамлыгы кагыйдәсе саклану да күзәтелә (4, 144-145). Тезмә озынлыгы саклану, тезмәчик иҗекләрнең ачык яки ябык, ике яки өч авазлы булуларына да бәйсез рәвештә, озаграк — дәвамлы яңгыраулары исәбенә дә тормышка ашырыла. Фразада башка иҗекләр дәвамлырак яңгырасалар, тезмәчик иҗек, юл дәвамлылыгын саклау өчен, кыскарак та яңгырарга мөмкин.
rnАлда китерелгән мисалларда, рәмәлнең дә, һазаҗ-ның да кулланышка кергән вәзеннәре күзәтелде. Гарузrnсистемасында ритмик буыннарны татар-төрки шагыйрьләре иҗекләрнең, башлыча, ачык һәм ябык булуына нигезләгәннәр — ачык иҗекләр гадәттә дәвамлылык ягыннан кыска яңгырашлы иҗеккә туры киләләр. Кыска яңгырашлы иҗекләрнең уртача дәвамлы-лыгы, гомумиләштереп караганда, урта темпта — 100 (плюс-минус 15) мсек; салмак темпта — 130 (плюс-минус 15) мсек. Кыска иҗекләрдән соң килгән озак яңгырашлы иҗекләрнең (ачык яки ябык булуларына да карамастан) дәвамлылыгы урта темпта — 215 (плюс-минус 15) мсек; салмак темпта — 290 (плюс-минус 15) мсек. Бәхердәге ритмның билгеле тәртибенә буйсынып, ачык иҗекләр дәвамлылык ягыннан озак яңгырашлы иҗек ролендә дә булалар. Ә инде ябык иҗекләр һәрвакытта да дәвамлылык буенча озаграк яңгырашлы булалар, әмма соңгы тартык сонор яки сызгыр улы тартыкка (ягъни [с], [з] тартыкларына) бетсәләр, бик сирәк очракларда гына, кыска яңгырашлы иҗек ролен үтиләр (5, 58-59; 6, 248-249).
rnБашкару өчен сайланган шигъри текстта без иң элек сүз басымын билгеләп-тикшереп чыгабыз. Шигырьдәге сүз басымын билгеләгәч, аның үлчәмен схема рәвешендә язып чыгарга кирәк. Схема төзү — үлчәм билгеләү ысулларының берсе. Башкаручылар шигырь үлчәмен күреп түгел, ишетеп тоярга тиешләр, чөнки күпчелек шигъри әсәрләр кычкырып уку өчен языла. Уку барышында үлчәмне тоемлау өчен, шигъри фикергә игътибар бирмичәрөк, үлчәм таләпләре буенча укып чыгарга була (кечкенә балалар шигырь сөйләгән кебегрәк).
rnБасымлы һәм басымсыз иҗекләрнең, буыннарның чиратлашуын тойгач, гаруз шигырендә ябык иҗекне көчлерәк, ачык иҗекләрне җиңелчә кул чабу белән, буынара, тезмәара паузаларны кул чапмыйча санап билгеләргә була. Шигырь үлчәмен кул чабып санап билгеләгәндә, берничә тезмәне тикшереп чыгарга кирәк. Бер тезмә буенча гына ритмның яңгыраш үзенчәлекләрен тоемлап бетереп булмый.
rnГаруз системасындагы буын дәвамлылыгын яңгыратуда күнектергәндә, иң элек (ачык иҗекнең дәвамлылыгын кыскарту максатыннан), һәмзәле сүзләрне күп тапкыр кабатлыйбыз.
rnВәзен буыннарын: 1) рәмәле мөсәммәне мәхзуфны (- U — — — U — — — U — — — U -) «бер и, ике, өч и, дүрт и; бер и, ике, өч и, дүрт и; бер и, ике, өч и, дүрт и; бер и, ике, өч и&raquo;;
rn2)&nbsp;&nbsp; &nbsp;рәмәле мөсәддәсе мәхзуфны (- U — — — U — — — U -) «бер и, ике, өч и, дүрт и; бер и, ике, өч и, дүрт и; бер и, ике, өч и&raquo;;
rn3)&nbsp;&nbsp; &nbsp;һазаҗе мөсәддәсе мәхзуф (U — — — U — — — U — -) «бер, ике и, өч и, дүрт и; бер, ике и, өч и, дүрт и; бер, ике и, өч и&raquo; дип санап күнектерәбез.
rnГаруз шигырь системасында буынара паузаларны саклау да мәҗбүри. Әлеге әсәрләрдә һәр дүрт иҗектән соң, паузаларда, башка регистрда яңгыраган тавыш белән, кычкырып санап (кул чәбәкләп, шыпырт, тавышсыз санап) әсәрне укып чыгабыз. Буынара пауза мәгънәви пауза белән бергә туры килгән очракларда, пауза дәвамлылыгын арттырып белдерәбез. Әһәмиятле сүз артыннан соң пауза ясалмый. Тик буын чиге белән әһәмиятле өлешнең соңгы сүзе бергә туры килгәндә, паузаны аз гына микъдарда гына булса да сакларга тырышабыз. Әгәр мәгънәви пауза белән буынара паузаны «1, 2, 3, 4, 5 (тиз әйтәбез)&raquo; дип саныйбыз икән, мәгънәле сүздән соңгы буынара паузаны «бер яки ике (тиз әйтәбез)&raquo; саннары дәвамлылыгы белән белдерәбез.
rn

rn

rn&nbsp;rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.&nbsp;&nbsp; &nbsp;Нуруллин И. Габдулла Тукай / Ибраһим Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
rn2.&nbsp;&nbsp; &nbsp;Курбатов X. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы / Хәлиф Курбатов. — Казан: Мәгариф, 2002.
rn3.&nbsp;&nbsp; &nbsp;Курбатов X. Ритмика татарского стиха / Халиф Курбатов. — Казан: 2005.
rn4.&nbsp;&nbsp; &nbsp;Нуриев Г. Сәнгатьле сөйләм / Гаптрәүф Нуриев. — Казан: Мәгариф, 2009.
rn
rn5.&nbsp;&nbsp; &nbsp;Стеблева И. Развитие тюркских поэтических форм в XI веке / И. Стеблева. — М.: Наука, 1971.
rn6.&nbsp;&nbsp; &nbsp;Щербак А. Грамматика староузбекского языка / Александр Щербак. — М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1962.

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)rnrn

rn


rn

Комментарий язарга


*