ТАТ РУС ENG

Рәмиев 3өфәр (Казан) Тукай әсәрләре — академик басмада

rn rn

rn

rnВ статье речь идет о многотомных изданиях сочинений Тукая, в особенности, о трехтомнике (1929-1931) и двухтомнике (1943-1948), которые, хотя и именовались академическими изданиями, но по своему содержанию не вполне соответствовали этому типу изданий литературного наследия. Рассматриваются также актуальные проблемы, возникающие во время создания «Академического издания сочинений» в шести томах, работа над которым должна завершиться в ближайшие годы.rn

rn

rnКеше китә — җыры кала, диләр. Чыннан да, бу шулай булырга тиеш. Мәсәлән, җырчының — җыры, рәссамның — рәсемнәре, язучының каләм белән язылган әсәрләре кала. Калуын кала, әмма үзеннән соң дөньяга килгән буыннар аларны тыңлый, карый, укый, эстетик ләззәт ала аламы соң? Бу сорауга һәр очракта да уңай җавап биреп булмый. Хуҗасыз язмышка тарыган җырларның онытылмыйча халыкта яшәешен тәэмин итәр өчен махсус чаралар күрү зарурлыгы туа. Бу урында без, барыннан да бигрәк, матур әдәбият җимешләрен күз алдында тотабыз. Татар әдәбиятының мең еллык тарихында XX йөз башы чоры ифрат та җырлы-җимешле булды. Кыска гына вакыт аралыгында, 10-12 ел дәвамында, шигърияттә, прозада, драматургиядә сәнгати дәрәҗәләре белән классик югарылыкта торган әсәрләр иҗат ителүе мәгълүм. Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Камал, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, М. Гафуриларның иҗат мирасы әдәбиятыбызның классикасын тәшкил итә. Аларның җырын — шигырь һәм поэмаларын, хикәя, повесть һәм романнарын, комедия һәм драмаларын — үзләре вафатыннан соң да халык күңелендә яшәтү өчен күрергә тиешле иң мөһим гамәл — бу иҗатчыларның «күңел җимешләрен» — әсәрләрен бастырып, укучы кулына тапшырып тору. Шөкер, бу эш күпмедер күләмдә эшләнә дә кебек. Мисалга әдипләребезнең күптомлы басмалары нәшер ителүне китерергә була. Әмма тынычланырга иртә әле. Беренчедән, аларның күбесе совет чорында, идеологик басым астында әзерләнделәр, тулылыкка, төгәллеккә ирешеп булмады, күп санлы купюралар, субъектив бәя-аңлатмалар белән басылдылар. Икенчедән, күпмедер дәрәҗәдә фәнни принциплар кулланылса да, алар, гади укучыны күз алдында тотып, фәнни-популяр типтагы басма рәвешен алып, «Әсәрләр» исеме белән генә чыктылар. Хәтта «Әсәрләренең тулы җыелмасы/җыентыгы» дип тә аталмады. Нәтиҗәдә, классикларыбыз сүзенең ("җыры"ның) бер өлеше укучылар игътибарына тәкъдим ителә алмый читтә кала бирде.
rnХәзер, ни дисәң дә, башка заман. Финанс кыенлыкларын исәпләмәгәндә, нинди дә булса чикләүләр юк шикелле. Әнә җитмеш ел буе совет хакимияте дошманы, дип бәяләнеп йөртелгән Гаяз Исхакый әсәрләренең унбиш томлыгы басыла, 20 нче елларда яңа хакимиятне хупламаган «Кеше ашаучылар», «Шәфигулла агайлар» кебек әсәрләр дә нәшер ителә. Инде классикларыбыз мирасын тулысы белән, бер генә мәгълүм әсәрен дә читкә какмыйча, бер генә фикерен дә бозмыйча, үзгәртмичә бастыруга юллар ачык. Әдәби мирасны тикшерүче текстологларга эш күп. Күптән өлгергән мәсьәлә — академик басмаларны әзерләү. Иң беренче чиратта бөек шагыйребез, «тиз арада «халык шагыйре» булып киткән» (Гали Рәхим; 1913) Габдулла Тукай әсәрләренең тулы академик җыелмасын төзеп чыгарырга тиешбез. Яшерен-батырын түгел, бу тиешлек турында күптәннән әйтеп киләләр. Әмма шунысы бар, мондый типтагы басмаларны булдыруга иҗатчысы вафатының икенче көнендә үк тотынып булмый. Төрле юнәлештәге әзерлек эшләре (әсәрләрне табу, библиографиясен төзү, атрибуциялөү, төрле чыганаклар буенча төп текстларны ачыклау, комментарийлар өчен мәгълүмат туплау, сайланма әсәрләрен чыгарып укучыларны таныштыра тору һ. б.) озак елларга сузыла. Шушы рухтагы әзерлек эшләре Тукайның иҗат мирасы язмышы мисалында да башкарылырга тиеш булды. Беренче адымны шагыйрь үзе үк ясарга омтылган иде. Вафаты якынайганнан-якыная барган көннәрдә ул үзе «браковать итмәгән», үзе яраткан шигырьләрен җыеп, 400 сәхифәле мәҗмугаи асә-рен төзү белән мәшгуль була. Китап, наширләр яисә кереш мәкалә авторы Җ.Вәлиди* тарафыннанмы беркадәр тулыландырыла төшеп, 1914 елда «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асәре» исеме белән «Мәгариф» нәшриятында басылып чыга. Әмма төрле сәбәпләр аркасында аңа әсәрләрнең якынча өчтән бере генә (274 текст) кертелгән.
rnТукай әсәрләрен — «күңел җимешләре»н академик басмада нәшер итү мәсьәләсе матбугатта, безнең белүебезчә, 20 нче елларда ук күтәрелә. Мәсәлән, Ф. Сәйфи-Казанлы, «Г. Тукайның басылмаган шигырьләре» исемле мәкаләсендә («Яңалиф», 1928, 6/7 нче сан, Б. 2.) «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асәре»н һәм Ф. Бурнаш төзеп чыгарган «Г. Тукай шигырьләре»н тәнкыйтьләгәндә: «Һәр ике мәҗмуга Тукайның әсәрләрен җыю ягыннан да, бу көнге яшьләрне тәрбия ягыннан да тулы түгел, шунлыктан Тукай әсәрләрен бер дә яшерми, түкми-чәчми торып академия нәшре чыгарырга кирәк», — дип яза. Бераздан бу эш «Яңалиф» җәмгыяте утырышында аның үзенә үк йөкләнә дә. Ул «Г. Тукай әсәрләре» дип исемләнгән, дүрт томлы итеп уйланылган (ләкин өч кенә томы чыга; 1929-1931) басманы яңалифтә төзергә алына. I томына Ф. Сәйфи-Казанлы язган «Төзүчедән» исемле кереш сүздә басманы «академик нәшере» дип исемләүнең 8 сәбәбе дә аталган. Болар: барлык әсәрләрне эченә алу, «шигырьләрнең тарихын күрсәтә бару», «шигырьләрнең имлясын фонетика нигезенә салу», мәкаләләрен, хатларын да кертү, шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен язу, искәрмәләр, «әсәрләре хакында киң рәвештә тәнкыйть анализы», «әсәрләре турында моңа кадәр чыккан әдәбиятның кысып алынган җыемы». Соңгы ике пункты аңлашылып җитми. Академик басмаларның искәрмәләрендә, сүз дә юк, теге яки бу әсәрнең авторы исән чакта тәнкыйтьтә бәяләнеше чагылыш табарга тиеш, әмма, «тәнкыйть анализы» дигәндә, төзүче I томның башында үзе язган «Г. Тукай әсәрләренең иҗтимагый һәм сәяси йөзе», Тукай шигырьләрендә динчелек мәсьәләсе характерлы моментмы?», «Тукайның дөньяга карашы бар идеме?» исемле, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Ф. Бурнашлар белән полемикага кереп, сүз алып барган 42 битле мәкаләләрне күз алдында тота булса кирәк. «Әдәбиятның кысып алынган җыемы» — нәрсә ул? Тукай турында чыккан мәкаләләрне томда урнаштырумы, әллә библиографияме? Чынлыкта, болар икесе дә академик нәшер-ләргә куела торган таләпләргә кермиләр. Ф. Сәйфи-Казанлының академик нәшерне күзаллавы, аңлатуы — бер мәсьәлә. Басма үзе гамәлдә ничек булып чыккан соң? Әүвәл «Безнең юл» журналының 1929 елгы 6/7 нче санындагы Гомәр Галинең «Академик нәшерләрдә гыйльми нигезләр» исемле рецензиясенә, чынында, күләмле мәкаләсенә күз ташлыйк. Басманың «әдәбият өлкәбездә гыйльми барыш күтәрелеп, җитдиләнеп килә торган вакытта, әдәби-гыйльми үсүебезнең ишәюе вакытында» чыгуын әйтеп, автор «Татар матбугат дөньясында беренче тапкыр «академик нәшер» дигән сүз Тукай әсәрләренең менә бу соңгы басмасына карата кулланылган. Әйтергә генә җиңел: татар матбугатында академик нәшер! Тукай әсәрләренең академик нәшре! Әле моннан 25-30 ел элек кенә чыннан аякка баса башлаган бер матур әдәбиятның хәзер инде классик шагыйрьләре, язучылары булу гына түгел, бәлки шул язучыларның, шул шагыйрьләрнең академик нәшер лөре дә бар. Баш әйләндергеч үсү бу!» дип шатланып язса да, бераздан том турында тәнкыйди фикерләр дә әйтә башлый. Аныңча, Ф. Сәйфи-Казанлы китергән сәбәпләрнең «берсенең генә дә академик нәшер өчен төп момент» булып тормый, редактор-төзүче «академик нәшерләр турындагы гыйльми нигезләрне яңлыш» аңлаган. Г. Гали академик басма өчен төп момент итеп «теге яки бу шагыйрь әсәрләренең гыйльми рәвештә тикшерелгән текстларын бирү»не күрсәтә. Томда табылган башка төр кимчелекләрне шактый җентекләп тикшергәннән соң, Г. Гали «Тукай әсәрләре академик нәшерләрдә генә түгел, хәтта гади нәшерләрдә дә гафу ителмәслек дәрәҗәдә игътибарсыз, бозык рәвештә басылганнар» дигән нәтиҗә ясый. Хәер, I том ахырындагы «Сүз актыгы — үтенеч»ендә Ф. Сәйфи-Казанлы боларның сәбәпләрен беркадәр үзе дә күрсәтә: бу — Тукай кулъязмаларының җыйналмавы, бер генә кеше эшләү, Тукай музее яисә кабинеты булмау һ. б.
rnӘйе, өчтомлык — академик басмаларга куела торган критерийларга тулысынча ук җавап бирми. Моны басылып чыкканда да күрсәткәннәр, бүген дә әйтергә була. Шулай да без бу басманы уңышсыз эш, дип бәяләмәскә тиешбез. Тукай иҗатын укучылар хозурына яңалифнең гамәлгә куелуының беренче елларында ук тәкъдим итүдә беренче тәҗрибә ул. Аз гына вакыт эчендә әзерләнгән бу Өчтомлыкка Тукайның 1914, 1918, 1926 елларда чыккан өч җыентыгында булмаган 160 исемдәге шигырь, сатирик парча, фельетон урнаштырылуын да онытмыйк. Басмадагы әсәрләрнең гомуми саны исә 502 гә җиткерелгән. Хәзер инде Тукай каләменнән якынча 770 текст чыкканын истә тотканда, әлеге Өчтомлыкта бу кыйммәтле мирасның иң зур өлеше укучылар игътибарына тәкъдим ителгәнлеге күренеп тора.
rnТукайның академик басмасын төзү мәсьәләсе икенче мәртәбә 1938 елда кузгатыла. Тукайның вафатына 25 ел тулу көнен билгеләп үткәрү буенча Татарстанның хөкүмәт комиссиясе чыгарган карарда Татгосиздатка Татарстан язучылары союзы белән берлектә «якын вакыт эчендә Г. Тукай әсәрләренең академик басмасын чыгару эшен тапшырырга» әйтелүе дә, 1939 елда оештырылган Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты яшәвенең беренче елларында ук, Тукайның ике томлы академик басмасын төзүне планга кертүгә китергән булса кирәк. Бу эш Якуб Агишевка һәм Хәй Хисмәтуллиннарга йөкләнә. Авыр сугыш елларында нәшер ителгән I томда (1943) Тукайның барлык мәгълүм шигъри әсәрләре хронология буенча (балалар әчене аерым бүлектә) урнаштырылган, II томда (1948) «прозаик әсәрләр» исә 4 бүлеккә тупланып китерелә: 1) «автобиографик очерклар, истәлекләр һәм хатлар» (хатлар — 13); 2) «иҗтимагый-политик һәм әдәби-критик мәкаләләр»; 3) «хикәяләр, фельетоннар һәм памфлетлар»; 4) «мәсәлләр һәм дидактик материаллар».
rnИкетомлык «Габдулла Тукай. Академик басма» дип аталган. Чыннан да, ул тулылыгы, төзелеше, текстларның бирелеше, комментарийлары белән бу исем белән дөньяга чыгуга лаеклымы идеме соң? Бу турыда дәлилле фикерне «Әдәбият чыганаклары белеме» дигән монографиясендәге («Фикер» нәшрияты, 1998, Б.40) «Ике томлыкның үзенчәлекләре» исемле мәкаләсендә Нил Юзиев әйткән иде. Ул архив материалларын да өйрәнеп, әлеге басманың төзелү, редакцияләнү тарихын ачыклый һәм: «Тукайның ике томлыгы «академик тулы җыентык» дип аталса да, чынында, ул бу дәрәҗәгә күтәрелә алмый. Моның өчен әле Тукай әсәрләренең текстологиясе өстендә фәнни эшләрнең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавы комачаулый. Шуңа да ул гадәти фәнни басма дәрәҗәсендә кала. Бу басма тибы да Институт галимнәре өчен әһәмиятле казаныш булуын әйтергә кирәк. Шушы басма белән Институтта классикларны текстологик хәзерләү буенча фәнни традицияләр салына башлый» дигән нәтиҗә чыгара.
rnГабдулла Тукайның тууына 70 ел тулу вакытлары якынайганда Тел, әдәбият һәм тарих институтында шагыйрь әсәрләренең яңа басмасын әзерләү эше кузгатыла. Уральскида туып үскән яшь тарихчы Рәфыйк Нәфыйков «Совет Татарстаны»газетасында (1955 ел, 31 май) аны академик басма итеп чыгару кирәклеген язып чыкса да, ул бары «Әсәрләр» дип исемләнеп кенә, фәнни-популяр типта гына әзерләнә. Аны төзү тарихы бу юлларның авторы тарафыннан тикшерелмәгәнгә, әлегә моның сәбәбе ачыкланмады. Күрәсең, җентекле текстологик тикшеренүләр өчен вакыт аз калган булгандыр…
rn1976 елда шагыйрьнең тууына 90 ел, 1986 елда тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган дүрт томлы һәм биш томлы басмалар да төрле-төрле сәбәпләр аркасында академик басма рәвешендә әзерләнмәделәр. Бу вакытларда да Г. Ибраһимов исемендәге Институтта әдәбиятчылар даирәсе аз санлы булды, төп игътибар күп гасырлы татар әдәбиятының алты томлы тарихын язуга бирелде. Текстологик эшне бер Рәшат Гайнанов кына алып барды. Ниһаять, 1976 елда Институт директоры фәрманы белән әдәбият секторы составында алты фәнни хезмәткәрдән торган текстология төркеме оештырылды һәм аңа классиклары-бызның күптомлы басмаларын әзерләү эше йөкләнде. Аннан бирле узган утыз-утыз биш елда бу төркем хезмәткәрләре Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ф. Әмирхан, һ. Такташларның күптомлы «Әсәрләр»ен әзерләп чыгардылар, Г. Исхакыйның унбиштомлыгы буенча да текстологик эш төгәлләнеп килә. 2007 елда әдәбиятчы-текстологлар мөстәкыйль текстология бүлегенә тупланып эшлиләр. Алар текстология фәне серләренә көннән-көн яхшырак төшенәләр. Тупланган тәҗрибәләре бүлектә әзерләп чыгарылган биш китап-җыентыкта чагылыш тапты. Әдәби мирас басмаларының иң югары тибы итеп саналган академик басмаларны текстологик принципларны эзлекле кулланып әзерләүгә дә керешергә мөмкин. Билгели ки, текстологларның беренче изге бурычы — бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренең тулы академик җыелмасын төзү. Беренче карашка, бу эшне башкарып чыгу әллә ни авыр да түгел кебек. Шагыйрь вафатыннан соң аның әсәрләре күптомлыклар булып инде биш мәртәбә нәшер ителгән. Чынында алты томлы булыр, дип уйла-нылган Тукай әсәрләренең академик басмасын төзү төрле-төрле җентекле эзләнүләр уздыруны таләп итә. Мәсәлән, шигъри әсәрләрен эченә алган беренче һәм икенче томнарын әзерләгәндә төзүчеләр гасыр башы татар газеталары һәм журналларының һәр санын тикшереп чыктылар, текстларны чыганаклар белән чагыштырдылар, Тукай иҗади файдаланып язган рус чыганакларын да ачыкладылар. Хәзер инде болар турында нечкәләп тормастан, калган дүрт томны төзү максатында һичшиксез башкарыласы эшләр турында бер-ике сүз әйтү урынлы булыр. III–IV томнарда Тукайның прозасы, мәкаләләре, истәлекләре, юльязмалары, хатлары басылачак. Әмма элеккеге басмаларда аларның барысы да урын алган, дип әйтеп булмый әле. «Уклар», Яшен», «Ялт-йолт» журналларында, «Фикер», «Әлислах» кебек газеталарда авторы Тукай булган, яисә Тукай булуы ихтимал текстлар табылмый калмас. Профессор Р. Нәфыйков үзенең «Наш Тукай» исемле китабында (1998) Уральскида чыккан «Уральский дневник». «Уралец», «Степь» газеталарын карап чыгарга, Тукайның фамилиясен ачыклауга китерердәй фактларны 1996 елгы халык санын алу вакытында тупланган материаллардан эзләргә, Санкт-Петербург, Саратов, Оренбург архивларында казынырга тәкъдим итә. Әйе, Тукайның публицистик әсәрләренә, фельетоннарына комментарийлар язу аеруча зур җаваплылык, XX гасыр башы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын, мәдәни, дини вазгыятьне, реаль шәхесләрнең язмышларын җентекләп өйрәнүне сорый. Якындагы елларда текстологларыбыз академик басманың калган дүрт томын да җиренә җиткереп эшләп чыгарлар, дип уйлыйм.
rn 
rn 
rn* «Җ. Вәлиди җыйган шигырьләр Тукайның үз теләге буенча җыелган булуга охшамыйлар. Чөнки Тукай беренче мәҗмугасеннән, минем уемча, күп шигырьләрен төшереп калдырырга тиеш иде», — дип язды соңрак Ф. Сәйфи-Казанлы (Онытылган документ. «Яңалиф». 1928. 3 нче сан. Б. 5).
rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*