ТАТ РУС ENG

Садыйкова Айсылу (Казан) Габдулла Тукай иҗатында борынгы дини әдәбият традицияләре

rn rn

rn

rnВ статье говорится о влиянии восточной и старотатарской литературы на лирику Г. Тукая; о создании поэтом пародий на серьезные религиозные произведения.rn

rn

rnXX гасыр башында татар әдәбияты күгендә балкыган шагыйрьләрнең иң бөеге Габдулла Тукай (1886-1913). Аның иҗаты зур галимнәр тарафыннан тикшерелгән, өйрәнелгән. Әмма Тукай — Галәм, Космос. Һәм аны өйрәнәсе, төшенәсе дә төшенәсе бар әле.
rnТукай һәм дини әдәбият турында язганда, шагыйрьнең балачагын искә алырга кирәк. Ул кадими мәдрәсәдә укып, традицион дини белем ала. Аның әсәрләрендә, истәлекләрендә, публицистикасында мәдрәсә тормышын, уку китапларын, дини әсәрләргә ишарәләрен күрәбез.
rnГабдулла Тукай мәдрәсәдә Урта гасыр язучылары-ның әсәрләре белән таныша. Бу турыда шагыйрь болай яза: «Мин мәдрәсәдә „Һәфтияк" иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, „Бәдәвам", „Кисекбаш"ларга кердем». Тагын балачак Хәтирәләреннән өзек: «Бервакыт көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде (Кырлайда чагы), мин ян тәрәзә төбендә „Рисаләи Газизә" (Т.Ялчыгол әсәре) укып утыра идем…» (3, 22-23). Шагыйрь борынгы авторларны, классик көнчыгыш әсәрләрен мавыгып укыган. Аларның эчтәлегенә, ритмнарына иярүен беренче чор шигырьләрендә шагыйрь ап-ачык әйтеп китә. «Дустларга бер сүз» (1905) дип аталган шигырендә Тукай болай ди:
rnМенә дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
rn«Юсеф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим (2, 26).
rn«Юсеф-Ягъкуб китабы» дип Кол Гали поэмасының халыклашкан версиясен әйтәләр. Биредә ул шушы поэманың рифмасына ияреп, имди, дип бара. Шул ук 1905 елда басылган «Хөррият хакында» дигән шигырен ул «Бакырган» китабындагы шигырь рифмасына, «тидия» дигән сүзгә яраклаштыра. Сүз составы да шәкертләр сүзлегеннән алынган:
rnКүп яшь егетләр үлде, Мәетләр дөнья тулды, Намнары бакый булды Та кыямәт тидия (2, 24).
rnТагын бер шигыре «Хатирәи Бакырган» дип атала.
rnТукай иске формаларга яңа эчтәлек сала, хөррияткә дан җырлый. Дөрес, яшь шагыйрь 1905 елгы 17 октябрь манифестына идеалистик карашта, ул чынлыкта да хөррият китерер, дип ышана. «Иттифак (берләшү) хакында» (1905) дигән шигырен дә «бәдәвам» дигән сүз белән төзекләндерә:
rnКүрен патша хәзрәтен,
rnҖуйды халык хәсрәтен;
rnКүргәч фетнә кәсрәтен (күплеген),
rnКиңлек бирде, бәдәвам (2, 28).
rnШагыйрь үзенең фикерләрен күнегелгән, таныш көйгә салып, гавамга белдерә.
rnШәкертләрнең авыр хәлен тасвирлаган Тукай шигырьләре шәкерт садалары белән аваздаш.
rnТукайның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» (1907) дигән шигыре бик караңгы төсләрдә язылган. Соңгы юлларда гына аның соңрак лозунгка әйләнгән фикерләре шәкертләрне алга өнди:
rnӘйдә халыкка
rnхезмәткә,
rnХезмәт эчен-
rnдә йөзмәккә;
rnБу юлда һәртөрле
rnхурлыкка,
rnзарлыкларга (авырлыкларга)
rnтузмәккә! (2, 72)
rnСадәлар чагыштырмача күтәренке рухта язылган:
rnУян, шәкерт, башың кутәр,
rnКуп йокладың инде, җитәр,
rnГайрәт берлән, шәукәт (бөеклек) берлән
rnИслах (яңарыш) дигән флаг кутәр (5, 102).
rnСалаларның күбесе укуга, бердәмлеккә өндиләр. Кайберләрендә ачыктан-ачык иске кадим укуларга каршы сүзләр бар, мәсәлән, «Вакыт җитте», дигән әсәрдә:
rnИҗек-миҗек, «Кисекбаш»тан туйдык инде,
rnИскелекне җилкәбездән суйдык инде,
rnТәбарәкне тәгәрәтеп гургә аны
rnЯсыйн белән бастырып куйдык инде (5, 103).
rnТукай таныш мотивларны иҗатының башлангыч чорында ук сатирик планда яңгырата башлый. Аның очлы каләменнән гаделсез адәмнәр, саран байлар, комсыз, надан муллалар һич тә котыла алмый.
rnКлассик дини әсәрләр инде аның сатирасы өчен бер чара булып әвереләләр.
rnГ.Тукай «Бакырган» китабыннан бик мул файдалана. XII гасырдан бирле халык яратып укыган, мәдрәсәләрдә уку китабы булып йөргән әсәр Тукайга бай кулланма була. Ул аның ритм, рифма һәм бигрәк тә рефрен кабатлауларын үткен сатирасы өчен куллана. Атаклы «Тотса мәскәүләр якаң» дигән шигыре дә «Бакырган» китабына нисбәтле язылган. Тукай бу шигырен «Яшен»дә (1908) бастырганда аны «Бакырганидан» дип куйган. Аның авторы Ходадат, дигән шагыйрь булып, әсәрләре шушы китапка кергән. «Бакырган»да:
rnНә кылырсың, мескен адәм,
rnТотса Газраил якаң?
rnНичек җавабы бирерсең,
rnТотса Газраил якаң? (1, 107)
rnДәһшәтле Газраил сурәтен Тукай, гадәтенчә, дөньяви сурәт белән алмаштыра:
rnНи кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?
rnКак ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?
rn(2, 171) Суфилар яратьш кулланган «вафасыз, ялганчы дөнья» сурәте дә сатира чарасына әйләнә. Аның «Дөнья бу, йа!» (1906) дигән шигыре традицион башлана:
rnИ күңел, бил баглама, купне кичергән дөньядыр,
rnБу тәдавел (узгәру) ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр (2, 54).
rnДөнья сурәтен бик күп борынгы суфи шагыйрьләр файдаланалар, алар дөньядан ваз кичү, Аллаһ хозурына күчү турында хыялланганнар.
rn«Бакырган» китабында XVI гасыр шагыйре Кол Шәрифнең «Дөньядыр бу» дигән шигырендә охшаш юллар бар (1, 82). Ул «тәдавел» сүзе урынына «үлем» дигән сүзне кулланган. Әсәр үз эченә суфичыл карашларны алган. Бу дөньяда бер кеше дә бакый калмас, диелә дәвамында.
rnТукайның шигыре исә бөтенләй башка тонда, башка дөньяны күзаллый. Үтә җитди дини әсәрләрне пародия өчен куллану беренче тапкыр аның иҗатында барлыкка килә. Татар язучыларыннан беренче булып Тукай гына моңа батырчылык иткән, чөнки аның бөек максаты — торгынлыкны бетерү, хөррияткә омтылу, искергән әсәрләрнең йогынтысын, көлке итеп, киметү.
rn«Бакырган» әсәре Тукайның бик күп сатирик рухта язылган шигырьләренең чишмә башы булып тора. «Мактанышу» дигән шигырендә шагыйрь «Бакыр-ган»ның вәзененә, шәкеленә охшатып, сарказм белән байларны, акча өчен генә дин юлында йөргән ишаннарны камчылый. Чагыштыру Тукайның чыганакны бик оста файдаланганын күрсәтә:
rn«Бакырган»:
rnОҗмах — тәмуг үкешер,
rnҮкешмәктә мәгънә бар;
rnТәмуг әйтер: «Мән — баймын,
rnМөндә фиргун һаман бар» (1, 29).
rn

rn

rnТукай:
rnИшан, ишәк өкешер,
rnӨкешмәктә мәгънә бар.
rnИшәк әйтер: «Мин баймын,
rnМиндә нукта, җөгән бар» (2, 62).
rn«Бакырган»дагы сюжет-персонажлар пародия өчен бик кулай булып чыга.
rnТоргынлыкны, руханиларны, комсыз ишаннарны сатира утына тоткан шагыйрь шул ук вакытта диннең сафлыгы өчен туктаусыз көрәш алып бара. Аны атеист (ягъни алласыз) итеп күрсәтү хакыйкатькә хилафлык булыр иде. Ул милләтне саклап калу өчен корбаннар кирәклеген дә, дин кирәклеген дә тәкърарлый, татар халкына мөрәҗәгать итә:
rnЛябөд (чарасыз) сиңа терлер өчен корбан кирәк,
rnҖитми мыр-мыр хәтем — чын, саф Коръән кирәк;
rnКөймә бата; йота торган балык өчен
rnФида булган мөрәувәтле (үз-үзен кызганмаучы) бер җан кирәк.
rn(«Милләтчеләр »).
rnБорынгы легендалардан билгеле булганча, диңгездә кораб кинәт туктагач, балыкка корбан итеп, кешене суга салганнар. Тукай шуны искә төшерә.
rnТукай кайбер шигырьләрендә суфичыл терминологиягә дә мөрәҗәгать итә. «Алла гыйшкына» дигән шигырендә Тукай милләтне дуслыкка, мәгърифәткә, гыйлемгә, һөнәр өйрәнергә чакыра, Алла гыйшкы хакына, дип һәр шигъри юлында кабатлап килә. Таныш гыйбарәләр аша яңа фикер укучы күңеленә җиңелрәк үтеп керә, шагыйрь шуны истә тоткан.
rnТәрке өлфәт илә милләт кәлде ушбу хәлә кем,
rnГыйбрәт, и өммәт Мөхәммәд! Гыйбрәт Алла гыйшкына (2, 258).
rnДуслык булмау сәбәпле милләт шул хәлгә килде —
rnГыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Алла гыйшкы хакына).
rnТукай динне, милләтне саклау юлында язучының вазифасын тирөнтен аңлап яза һәм аның әһәмияте борынгы ислам дәверендә үк зур булган, ди.
rnЯзучылар — диндә ныклыкка сәбәп,
rnИке дөнья тәмугыннан котылуга чара.
rnЯзучысыз язылдымы бу Коръән?
rnЯзучысыз төзелдеме бу Форкан?
rn(«Хәзерге хәлебезгә карата»)
rnӘлбәттә, Тукай бу юллар белән Коръәннең Аллаһ тарафыннан иңдерелүенә шик белдерми. Ул Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан сөйләнгәннәрнең шулай ук язып баручысы булган, дигән фикерне әйтә.
rnТукайда дини сурәтләргә, сюжетларга мөрәҗәгать итү сатирик әсәрләренә дә, лирик әсәрләренә дә хас. Лирик шигырьләрендә, сатирадан аермалы буларак, шагыйрь сурәтләрне традицион мәгънәсендә тасвирлый. «Бер рәсемгә» дигән шигырендә ул матур кызны көнчыгыш әдәбиятының, халык иҗатының диннән күчкән персонажлары белән чагыштыра. Бу чагыштырулар җир кызы файдасына була:
rnКүрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
rnШөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә (2,178).
rnШагыйрь чагыштыруларда кызны күкләргә чөя. Аны күрсә, Адәм үз Хәувасына игътибар итмәс иде, Һарут белән Марут юлдан язмас иде, Иблис исә кайтып баш ияр иде Алласына, ди.
rnШагыйрь дини сурәтләр белән шактый иркен эш итә, бер җир кызының матурлык көче дөньяда бар нәрсәдән дә өстен булып чыга.
rn«Булмаса» (1908) дигән шигырендә классик поэзиядән килгән Ләйлә сурәте бар. Тукай биредә Иран суфи шагыйре Фәрид әд-дин Гаттар (1150-1230) фәлсәфәсенә таяна:
rnБирмәде Ләйлә кеби Мәхбүбәгә дөнья бәһа;
rnУл болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса.
rn(2,221).
rnФ.Гаттарның «Мәснәви-и мәгънәви» дигән әсәрендә «Хәлифә һәм Ләйлә» дип аталган притча бар. Хәлифәгә Ләйләне күрсәтәләр, әмма ул Мәҗнүннең аны нигә шашып яратканын аңламый, чөнки Ләйләне искитәрлек матур дип санамый. Ләйлә исә — минем матурлыкны күрер өчен, син Мәҗнүн булырга һәм аның күзе белән карарга тиеш, ди (6, 107).
rnТукайның икеюллыгы Шәрык галименең фәлсәфәсен искиткеч осталык белән ачып бирә.
rnГабдулла Тукай иҗатында күпгасырлык татар әдәбиятының, борынгы дини әдәбиятның зур байлыгы яңача ачылган, яңа югарылыкка күтәрелгән, заманча яңгыраш алган.
rnБөек шагыйрьнең вафатыннан соң ук (1913 ел, апрель) халык чыгарган бәеттә аның бөеклеген аңлау яңгырый:
rnБик аз вакыт эчендә дә
rnНык танытты ул үзен,
rnБелделәр барча галәмнәр
rnТукайның әйткән сүзен (6, 37).rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Бакырган китабы. — Казан: Татар. кит. нөшр., 2000. — 240 б.
rn2.    Габдулла Тукай: дурт томда. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1975.- Т. 1 — 430 б.
rn3.    Габдулла Тукай: дүрт томда. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1977. — Т.4. — 431 б.
rn4.    Татар халык иҗаты. Бәетләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 351 б.
rn5.    Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 487 б.
rn6.    Суфии. Восхождение к истине. — М.: Эксмо, 2007. — 639 с.rn
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*