ТАТ РУС ENG

Сафина Нәҗибә (Казан) Д.Гобәйди иҗатында Г.Тукай традицияләре һәм параллелизмнар

rn rn

rn

rnГ. Тукай и Д. Губайди — они творцы одного века. В произведениях Даута Губайди прослеживаются Тукаевские традиции и параллелизмы. Даже названия стихов у Губайди созвучна или идентичные с Тукаевскими.rn

rn

rn 
rnВакыт — агым. Тарих елгасы ага, кайный, ташый, ярларыннан чыга. Вакыт чор, заман еллар булып тартыла, сузыла, кысыла, языла һәм кайдадыр, кайчандыр сыеклана, куера, каймак була, май булып төшә. Тарих гөбесенә эләккән үзәкле шәхесләрнең язмышлары ул җир, ул заманның тарихи төсен һәм милләтенең рухи көчен билгели. Тасвирлы тел белән әйткәндә тарих «милләт каймагы» дип, теге яки бу заманда милләтнең рухына тәэсир ясый алырлык сүз әйтә алган, ачыш ясаган, шул рәвешчә милләтенең барлыгын илгә-миргә таныта алган шәхесләрен атый. Безнең ерак булмаган тарихыбызда әдәбият дөньясында шундыйларның берсе, ә бәлки иң үзлесе һәм үзсүзлесе Габдулла Тукайдыр. Аның рухи атомнары шулкадәр көчкә ия ки, һәр атомы рухи чылбыр реакциясе булып, милләтендәге мең-миллион милләттәшенең җан атомнарына барып тоташа. Рухи чылбыр реакциясе атомның физик чылбыр реакциясеннән аермалы буларак, бетерүче җимерүче көч түгел, ә киресенчә, бар итүче, яралтучы һәм яралттыручы реакция. Ул тарих катламнары аша да үз атомын табып аның белән кушыла, аны терелтә, ә инде ясалма юл белән шушы чылбырны өзәргә тырышу кешелекнең иң түбән гамәледер.
rnГабдулла Тукай! Бу олуг шагыйрьнең шәхесе, иҗатының тәэсире йөзләрчә шәхес вә иҗат мисалында өйрәнелгән, ә өйрәнеләсе тагы да күбрәктер.
rnМин шундый шәхесләрнең берсе — Даут Гобәйди хакында мәгълүмат бирмәкче булам. Даут Гобәйди шәхесенә мөрәҗәгать итү, аның белән кызыксынуның арту сәбәпләрен ике яссылыкта карарга кирәктер.
rnБеренче яссылыкта, әлбәттә, Даут Гобәйдинең иҗаты каралырга тиеш,чөнки бары 36 гына ел гомер кичергән шагыйрь шәхесенең зурлыгын, бөеклеген аның милләткә куйган хезмәте билгели. Ә аның хезмәте искиткеч күп кырлы… Ул — шагыйрь, тәрҗемәче, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, мулла.
rnДаут Гобәйдинең үзе исән чагында бары бер «Шүрәле каргаган авыл» исемле китабы гына дөнья күргән.
rnХронологик тәртиптә аның иҗат юлын болайрак күзалларга мөмкин.
rn1905 ел. Ю. В. Гогольнең «Өйләнү» һәм «Ревизор» комедияләрен тәрҗемә итә.
rn1907 ел. «Хифзи сиххат» — дәва китабы. Казанда гарәп графикасында чыккан.
rn1912 ел. Марк Твенның «Принц һәм теләнче» әсәрен тәрҗемә итә.
rn1913 ел. Казанның «Юл» китапханәсе нәшриятында «Шүрәле каргаган авыл» исемле китабы дөнья күрә.
rn1919 ел. 4 февраль. Казанның «Новый клуб» тамаша залында Н. В. Гогольнең «Өйләнү»пьесасы Даут Гобәйди тәрҗемәсендә сәхнәгә куела.
rnДаут Гобәйдинең «Җәһәннәм» исемле романының да беренче кисәге язып тәмамланган булуы хакында халыкта күп сөйләнелә, әмма ул билгеле сәбәпләр аркасында юкка чыккан.
rnПроза әсәре үрнәге булып, фәкать авылдашларына юлдан язып җибәрелгән «Васыять» хаты гына калган.
rnИкенче яссылыкта исә Даут Гобәйдигә мөрәҗәгать итүнең түбәндәге сәбәпләрен күрсәтәсем килә: беренчедән, Даут Гобәйдинең мәшһүр татар шагыйрьләре белән уртак диярлек фаҗигаи язмышы; икенчедән, якташлары, иҗат әһелләре һәм галимнәрнең Даут Гобәйди шәхесенә Җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә зур тырышлык куюлары; өченчедән, Даут Гобәйди һәм Габдулла Тукай мөнәсәбәтләре; дүртенчедән, Даут Гобәйди иҗатына Габдулла Тукай иҗатының тәэсире һәм иҗатындагы күчемчелек параллельлекләр һәм традицияләр; бишенчедән, милләт агачының олы ботаклары киселгән эзләрне, милләттән яшерү максаты белән, реакцион көчләрнең ахыргача юк итәргә омтылуына халыкның ачыктан-ачык каршылык күрсәтүе.
rnДаут Гобәйди 1873 елның 20 сентябрендә Кыдырлы авылында дөньяга килә. Әнисе — Мәликә Әхмәтҗан кызы. Әтисе — Гобәйдулла Зәйнулла улы.
rnЯшьли ятим калып, әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үсә. Башлангыч белемне үз авылларында ала, аннары укуын данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә дәвам итә. 1987елда укуын тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта. Әбисенең сараен өй рәвешенә китереп, кызлар мәдрәсәсе ача һәм… Даут Гобәйдинең алга таба яшәеше татар милләтенә каршы агымга каршылык күрсәтү көрәшенә әверелә.
rn1950 ел. Даут Гобәйдинең унҗиде генә шигырен эченә алган шигырьләр җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Китапның мөхәррире — шагыйрь Мәхмүт Хөсәен. Бу җыентыкка кертелгән шигырьләрнең күбесе — халык арасыннан—халыкның хәтерендә калганнардан җыелган. Гарәп графикасында язылган шигырьләрне кириллицага Кырынды авылы җидеелык мәктәп укытучысы Фоат Садыйков күчергән һәм китапны төзеп чыгарган. Шигырьләрне язу машинкасында Иж-Бубый авылы кешесе Аныя Хатбуллина баскан. Шушы китаптан 1959 елда Казанда чыккан китапка 17 се генә («Татар кызы», «Исереккә», «Сабанчы карт», «Күке», «Тимерче», «Тормыш хәбәрләре», «Татар шагыйре..га», «Думбра», «Яшь агач», «Авыл», «Матур кызга», «Шәфкатьле әнкә», «Сукачының җыруы», «Шүрәле каргаган авыл», «Хөррият», «Татар улына») кертелгән. 8 е җыентыкка кертелмәгән («Татар хатыны авызыннан», «Казлар», «Мәрвәр Насыровага», «Чын ана мәхәббәте», «Балалар һәм бакалар», «Көз (йокы)», «Васыять», «Свобода (Хөррият)» В. Ганеев тәрҗемәсе).
rnШушы яфрак-китаптагы шигырьләр мисалында гына да Даут Гобәйдинең Габдулла Тукай иҗат чишмәсеннән моң вә рух, дәрт вә сагыш, форма вә тематик параллельләр алганы ап-ачык күренеп тора. Шигырьләрендәге образ параллельлекләре генә түгел, хәтта тормыш сәхифәләрендә дә искиткеч охшашлыклар бар аларның, ләкин Даут Гобәйдинең үз стиле, үз тавышы, үз табышлары. Бигрәк тә, җирле материалны оста кулланып, туган җирен, аның халкын шигърият аша тарихка яза белүе Тукайча да, үзенчә дә, халыкчан да алым, дияр идем.
rnАның китапка кертелми калган шигырьләренә мин янәдән бүгенге күзлектән карап чыктым һәм утны-суны кичеп безгә килеп ирешкән бу шигырьләренең дә олы һиммәтен тойдым.
rn«Чын ана мәхәббәте» шигыре, минемчә, менә дигән бишек җыры булыр иде. Көй уңаена кайбер аваз-иҗекләрнең үзгәрешен, табигый күренеш, дип искә алсак, бу бишек җыры бүгенге сабыйлар колагына да хуш килер иде.
rn«Казлар» исемле шигырь дә китапка кермәгән, ә бит бик күп шагыйрьләр җанында катаклизмга сәбәп булган казлар темасы Даут Гобәйди атлы шагыйрьнең эчке дөньясы, характеры, фәлсәфи карашлары турында сөйли.
rn«Балалар һәм бакалар» шигырен мин бүген дә оныгыма укыр идем әле.
rn«Әй, балалар, балалар! Аңлагызчы, балалар! — Сезгә уен булса да, Безгә үлем бит алар»
rn(«Ахмак», «надан» сүзләре «аңлагызчы» сүзе белән алыштырылды. — НС.)
rn«Көз» шигыренең исеме шикләндерә. Бу шигырен шагыйрь төрмәдән чыккач язган булырга тиеш. Күп әсәрләрнең язылу даталары куелмаганга, билгесезлек томаны бар, вакыт хәрефләрне бозган, төрле графика кулланылган, кайберсе аңлашылмаган бу шигырьнең исеме «Көз»түгел, ә «Төш» дигән фикергә килдем.
rnДаут Гобәйди шигырьләренең үзенчәлекләре киләчәктә өстәмә материаллар нигезендә тирәнтенрәк өйрәнелер, дигән өмет бар. Андый материаларның Менделеевск шәһәрендә яшәүче Хәсән Сәйфуллинда барлыгы ачыкланды.
rnҖир йөзендә 24 ел гына яшәп киткән Ш. Бабич, 27 ел гына яшәп киткән Г.Тукай, 36 ел гына яшәгән Д. Гобәйди һәм тагы бик күп татар әдипләренең тормыш юлларындагы охшашлыклар — Россиядә, милли зыялыларны милләтенә талантлы хезмәт итүдән аеру өчен, кылынган сәяси актлары белән (ягьни рухи көрәштән читкә этәреп), җан саклау өчен тырматуга әверелдерүдән килеп туган һәм вәхши закончалыкка ук әверелгән күренеш, дияр идем. Күзәтүләр бүген дә шушы ук процессның төрле-төрле формаларга гына кереп, үзгәртелеп дәвам ителүе хакында сөйли. Шул максаттан һәм язучы, һәм галимнәрнең дә хезмәтләре юкка чыгарылып бара. Шул максаттан бүген Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләүчеләргә дә турыдан-туры һөҗүм алып барыла. Даут Гобәйдинең дә безгә килеп ирешкән әсәрләре иҗатының бер тамчысы гына. Шәхеснең һәм иҗатының зурлыгы хакында аңа замандашлары, язучы, галимнәр тарафыннан күрсәтелгән игътибар, бәяләмәләр, аның турында язылган әсәрләр сөйли.
rnМинем кулыма Даут Гобәйди хакында рус телендә язылган «Горькая встреча» исемле роман килеп керде. Авторы — Шәүкәт Харисов. Китап Дүшәмбе шәһәрендә «Ирфон» нәшриятына 1986 елда дөнья күргән.
rnМине каршылыклы хисләр биләп алды. Китапны кулымнан төшермичә укып чыктым һәм, беренче күңелдә туган теләк — бу романны туган телебезгә тәрҗемә итү булды. Китапны русчага тәрҗемә итүчесе күрсәтелмәгән. Димәк, автор аны йә үзе тәрҗемә иткән, йә турыдан-туры рус телендә язган. Әмма район хакимиятендә туган як тарихы белән искиткеч кызыксынучы, районның елъязма көндәлеген алып баручы Гомәр Шәрип улы Шакиров яңадан-яңа мәгълүматлар бирде: Әгерҗе районы Мордыбый авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Чыңгыз Мусинда татар телендә язылган Даут Гобәйди турында 600 битле кулъязма роман саклана икән. Әлегәчә авторы билгеле түгел. Язуының матурлыгына караптыр, аны хатын-кыз язучы язган булырга тиеш, дигән фикердә торалар икән.
rnКулъязма-романны укып чыктым (бу әле романның беренче кисәге генә була), һәм миңа шул аңлашылды: бу — нәкъ менә Шәүкәт Харисовның «Горькая встреча» романының татарча бер варианты. Әлбәттә, табигый ки әсәр бик күп үзгәрешләр кичергән. Кулъязманың беренче 12 бите укылмаслык хәлгә килгән, шунлыктан романга куелган татарча исемен белү мөмкин булмады. Бу мәкаләдә кулъязма вә басылып чыккан роман арасындагы аерма, югалту-табышлар турында тәфсилләп сөйләү мөмкинлеге юк. Бары тик шуны гына әйтәм, роман саф рус телендә үк түгеллеге дә үзен сиздерә. Татар телендәге мөкаль-әйтемнәрнең рус телендә төгәл әдәби формалары табылып та җитмәгәннәр.
rnАвтор ни рәвешле һәм кайчан Дүшәмбе шәһәренә барып чыккандыр, әлегә (26.03.11) хатларга җаваплар килеп җитмәде. «Горькая встреча» романындагыдан аермалы буларак, кулъязмада гражданнар сугышы вакыйгаларына күбрәк урын бирелгән. Безнең җирлеккә бөтенләй үк хас булмаган, таулы илләр өчен хас ике лирик мәсәл кертелгән һәм бу ике мәсәл романның рухи умырткасын ук тәшкил итә, әсәргә тирән фәлсәфи мәгънә өстәгән, дияр идем. Лирик мәсәлләрнең берсе — кешене мәхәббәтнең биеклеккә күтәрүе, ә икенчесе — мәхәббәттән дә югары изге төшенчәсе барлыгы хакында. Автор шушы ике мәсәл ярдәмендә төрки халыкларда изгелекнең җирдә яшәүдәге абсолют төшенчә икәнен исбат итә алган.
rnҮзенән-үзе шундый сорау туа: Татарстанда романны татар телендә бастырып чыгару мөмкин булмады микәнни?
rnРоманда «Болгар» кунакханәсе һәм аннан чыгып килүче Габдулла Тукай сурәтләнә. Әсәрдәге ике шагыйрь әңгәмәсе гади генә диалог түгел, бу ике шагыйрь, ике сәясәтче, милләтнең ике олы әйдәүче вәкиле фикере, заман карашы. Ул чакта да, бүгенге көндә безне нинди мәсьәләләр борчыган булса, Габдулла Тукай белән Даут Гобәйдине дә шул ук мәсьәләләр борчыган һәм алар бергәләп шуларны чишү юлларын да эзләгәннәр…
rnӘсәр, ул заман әсәре укчысына шулкадәр өмет бирә ала икән, димәк ул үзенең актуальлеген югалтмаган, милләтенә хезмәтен дәвам итә, үлемсез әсәр.
rnГомерем булса, шушы романны туган телебезгә тәрҗемә итеп чыгару өстендә эшләргә дигән хыял белән яшим.
rnМин Даут Гобәйди тарафыннан Вишневский язмаларыннан файдаланып язылган ике кисәктән торган «Хифзы сиххәт» (Сәламәтлекне саклау һәм аның юллары) дигән дәва китабын да табып алдым.
rnАны Даут Гобәйдинең бүгенге көндә дә исән-сау Әгерҗедә яшәүче абыйсы — Габдулла улы Сәгыйрь Гобәйди саклаган — Бу китап 1907елда Матбага Кәри-миядә (Кәримовларның сәүдә йорты типографиясендә) басылып чыккан. Китап 1917 ел инкыйлабына кадәр ике тапкыр кабат нәшер ителгән. Бу — китапның халыкка никадәр кирәкле китап булуы хакында сөйли.
rnКитапны хәзерге имляга Әгерҗе районы, Тирсә мәктәбе укытучысы Әнисә Касыйм кызы Кәримова күчереп язган һәм бу гамәлне ник кылуының сәбәпләрен болай күрсәткән:
rn1.    Якташ шагыйрьләребезнең таланты, иҗат эшчәнлеге күпкырлы булуын белсеннәр, яшь буын танышсын һәм горурлансын, дип.
rn2.    Шул чордагы татар сөйләм(язу) теле белән танышу да кызыклы булыр, дип.
rn3.    «Сәламәтлек елы» уңаеннан һәм, гомумән, авырулар һәм алардан төрле саклану чараларының (шактые бүгенге алга киткән медицина дәвалау заманында да файдалы) белү зарар итмәс дип.
rn4.    «Казан утлары» (1991, № 9) журналында Ф. Иб-раһимовның «Иж-Бубый шәкерте» язмасын укыгач, уйланып йөрүләр нәтиҗәсе…
rnЧыннан да, бу китап шулкадәр дә гади һәм популяр тел белән язылган ки, ул чор әдәби тел үрнәге генә түгел, бүген шундый камил татар теле белән язылган һәм киң кулланылышта йөрүче дәва китабы, уку дәреслекләре бармы икән әле? Халык медицинасы китабы буларак бу китап һәр гаилә өстәлендә тотрырлык.
rnrn

rn

rn* * *rn

rn

rnТатар яшәгән, көн иткән һәр тараф, һәр төбәктә аның милләт тамырын туендырып торучы олы ботаклары — күренекле шәхесләре булган, бар, әмма алар, төрлесе төрле сәбәпләр аркасында, бүгенге көнгәчә үз биеклекләренә, милли нәсел агачындагы үз урыннарына күтәреп күрсәтелмәгәннәр.
rnТатар милләтенең бүгенге фаҗигаи хәлгә таруының төп сәбәпләренең дә берсе шушы. Чөнки һәр нәрсәне үз исеме белән атамау, тиешле бәясен бирмәү, тарихи фальсификациягә китерә.
rnМөнбәреннән шәхесләрне төртеп төшереп, алай гына да түгел, таптап, юк итеп, оныттырып, милләтне тарих түренә күтәрү мөмкин түгел. Милләтнең зурлыгы шәхесләренең зурлыгына туры пропорциядә.
rnБез бүген инде әллә кайчан билгеле, эшләнергә тиешле эшләрне дә читкә ташлап, мәңгеләштерелергә лаек исемнәрне дә игътибарсыз калдырып, әллә кайчан кабат кайтасы ярларга да кайтырга ашыкмый, әллә каян, әллә кемнән әллә нәрсә, әллә нинди гамәл көтеп, чынлап яшәүне кичектерә барабыз икән, мондый бушлыкны һәр заманнарда да башка милләтләр өстеннән өстенлек алырга, аларны үз эченә йотарга омтылучы көчләр тутырган. Рухи әрәмтамаклык милләтнең телен дә, рухын да саектыра һәм бетерүгә китерә. Кызганыч, бүгенге көндә милләтебез шундый позициядә икәнен аңлап та җиткерми, чит агым уңаена яраклашып агуын дәвам итә.
rnМинем — бернинди фәнни дәрәҗәм дә булмаган гади публицистның, дөньяның иң бөек катламы — галимнәр хозурына килеп басуымның да төп сәбәбе шушы агымга күпмедер каршылык күрсәтү йөзеннән кылынган гамәлдер.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Гобәйди Д. Шигырьләр. — Татар. кит. нөшр., 1959.
rn2.    Харисов Ш. Горькая встреча. — Душанбе: Ирфон, 1986.
rn3.    Гобәйди Д. Хифз-сиххәт. — Казан, 1907.
rn4.    Ибраһимов Ф. Иж Бубый шәкерте // Казан утлары. -1991.-№ .
rn5.    Мәрдәнов Р. Д. Гобәйди. — Казан. 2003.
rn6.    Әгерҗе төбәге тарихи сәхифәләре. -Казан: «Сүз» нөшр., 2008.
rn7.    Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.
rn8.    Гайнуллин М. Татар әдипләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.
rn9.    Харисов X. Кулъязма романның 1 кисәге.
rn10.    Тукай Г. Әсәрләр: IV томлык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*