ТАТ РУС ENG

Сәйфуллина Резеда (Казан) Шекспир һәм Тукай

rn rn

rn

rnВ статье рассматриваются связи Тукая с Шекспиром в трех аспектах: в создании поэтом оригинальных и переводных произведений под впечатлением чтения трагедии «Тимон Афинский»; перевод отдельных отрывков из трагедии «Ромео и Джульетта»; выявление реминисценций из трагедии «Гамлет» в прозе поэта.rn

rn

rnШекспир да, Тукай да дөнья әдәбиятының төрле чорлардагы Ренессанс дәверләрендә яшәп, үз милли әдәбиятларын дөньякүләм аренага чыгаручы бөек шагыйрьләр. Шекспир урта гасырлардагы мең елга диярлек сузылган Яңарыш әдәбиятына зур өлеш кертә һәм аны Европада инглиз әдәбияты җирлегендә тәмамлап куя. Тукай исә Шекспирдан соң дүрт гасыр үткәч кенә татар Яңарыш әдәбиятының нигез ташларын сала.
rnШекспир заманына охшаган иҗтимагый, сәяси, социаль, мәдәни шартлар татарлар арасында XIX гасыр азагында-ХХ гасыр башында кабатланды. Англиядәге кебек, бу чор татар тормышында феодализм, кадимчелек артка чигенде, аңа алмашка буржуаз мөнәсәбәтләр килде. Мәдәни һәм әдәби ихтыяҗ булу сәбәпле, татарлар, Шәрык Ренессанс әдәбияты белән оеррәттән, Гареб Яңарышының бөек драматургы һәм артисты Вильям Шекспир иҗатына да мөрәҗәгать иттеләр. Шуңа күрә дә, сүз сәнгатенең таҗы булган Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итәргә чакырып, Г.Ибраһимов болай дип язды: «Гомуми татар әдәбияты тарихына гаид әсәрләр, шулар берлә үк, Гомер, Данте, Шекспир, Шиллер, Гете, Байрон кебек даһиларның, һич булмаса, берәр тәрҗемәләре — бу хактагы ихтыяҗның иң төп матдәләреннөндер» (1, 223).
rnXX гасыр башы татар әдәбиятының байтак язучылары Шекспир иҗаты белән кызыксынганнар. Габдулла Тукай да Шекспир иҗатына битараф булмаган. Еш кына ул дусты Г. Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасы артистларына Шекспирның комедия һәм трагедияләрен сәхнәдә куярга киңәш иткән. Күренекле тәрҗемәче С. Рахманкулов тәкъдиме белән Тукай Шекспирның «Тимон Афинский» трагедиясе белән таныша. Шагыйрь аны берничә мәртәбә укып чыга һәм ул аңа гик тә көчле тәэсир ясый. Бу трагедиянең төп каһарманы — Афинаның бай кешесе Тимон үзенең мал-мөлкәтен дәүләткә, дусларына, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә сарыф итә. Вакытлар үтү белән Тимонның акчасы төпсез мичкәгә ыргытылгандай була, ул бөлгенлеккә төшә. Хәзер инде ул үзе ярдәм сорап дусларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Әмма бөлага юлыккан Тимонга дуслары бер тиенлек тә ярдәм итмиләр, аның эчен бу зур рухи тетрәнү һәм сынау була. Ул дусларыннан бизә, кешелек дөньясында рәхим-шәфкать булуына өметләре киселә. Романтик һәм руссоистик геройларга хас булганча, Тимон урманга качып китә, мизантропка әйләнә.
rn«Тимон Афинский» фаҗигасен укудан алынган тәэсирләр Тукайның «Теләнче», «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма», «Үпкә» һ. б. шигырьләрендә чагылыш таба. Французларның Шекспир йогынтысын татыган шагыйре Беранжедан тәрҗемә иткән «Теләнче» шигырендә түбәндәге юлларны ул очраклы язмаган күрәсең:
rn 
rn… Ә шулаймы? Акча барда бар да дус шул, бар да яр;
rnАкча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр! (2, 145)
rnШундый ук мотив «Үпкә» шигырендә дә яңгырый:
rnӘй, дуслар, якын дуслар! Гаҗәеп нинди дуслар сез?
rnТатарча әйтәм инде: дус түгел, бәлки …ләр сез,
rnӘгәр шатлык, бәхет килсә, хәзерләрсез бүләргә сез,
rnӘгәр ямьсез вакыт килсә, миннән әзер көләргә сез (2, 220).
rnШекспирның «Тимон Афинский» әсәрен уку Тукайны кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгы, гаделсезлеге турында тирән кичерешләргә сала һәм шул ук вакытта әдәби иҗатка да рухландыра, гомумкешелек кыйммәтләре хакында фикерләр әйтүгә һәм шигырьләр язуга этәргеч бирә.
rnКүпсанлы комедия, драма, трагедия әсәрләре арасыннан инглиз драматургының «Ромео һәм Джульетта» трагедиясе Тукайны аеруча кызыксындырган, ул аннан ике миниатюр тәрҗемә дә биргән.
rnШекспирның бу трагедиясендә үзара каты дошманлыкта, бер-берсеннән канлы үч алу белән яшәгән, Монтекки һәм Капулетти дигән бай гаиләләрендә үскән үсмерләрнең саф мәхәббәтләре зур фаҗига белән тәмамлануы турында сөйләнә. Ромео белән Джульетта балда очрашалар. Бик кыска вакыт эчендә, бер төндәге ике-өч сәгать аралыгында алар тормышында бик әһәмиятле вакыйгалар булып үтә: алар бер-берсенә гашыйк булалар, мәхәббәттә аңлашалар, бер-берсенә тугрылыклы булу турында вәгъдәләр бирешәләр, өйләнешергә карар кылалар, таң атып килгәндә аерылышалар. Аларның тиз генә яшертен никах укытып, өйләнешергә карар кылуларының сәбәбе дә бар: Джульеттаны, иртәгесен үк, икенче бер кешегә — бай, акыллы, дәрәҗәле графка кияүгә бирергә тиешләр. Ромео белән Джульеттаның язмышларын бергә бәйләргә ашыгуларын Пастернак «блеск зарниц», ягъни «аҗаган балкышы» дип тәрҗемә итә:
rnВсе слишком второпях и сгоряча,
rnКак блеск зарниц, который потухает,
rnЕдва сказать успеешь блеск зарниц (3,61).
rnИнглизчә бу өзек болай яңгырый:
rnIt is too rush  too inadvis’d, too sudden
rnToo like the lightening, which doth cease to be
rnEre one can say it lightens (4, 34).
rnТукайның русчадан тәрҗемәсе түбәндәгечә:
rnКитә рәхәт, «килә башлый» дигәнче;
rnЯшен һәм юк була «яшьни!» дигәнче (2, 223).
rnГабдулла Тукай тәрҗемәгә бик иҗади якын килә, ул Шекспир трагедиясендәге фикерне иҗади юнәлештә үстерә. Аныңча, яшеннең яшьнәве бер мизгелгә генә сузылган кебек, кеше гомере дә бик кыска, ялтырап киткән яшен кебек, шунда ук ул юк була. Тукай кеше гомеренең ялтыраган яшен, аҗаган кебек мизгелләрдән генә торганлыгын, инглиз һәм рус телләрендәгечә өч шигъри юл белән түгел, ә Шәрык әдәбиятларындагыча мәгънәви бөтенлеккә корылган ике юллык шигырь — бәйт белән ассызыклый һәм ул шәрык әдәбиятларында киң кулланылышта булган нәзыйрә жанры таләпләренә дә туры килә.
rnӨйләнешергә сүз куешкан Ромео белән Джульетта бик тиз аерылышалар. Аларның язмышларын бергә бәйләү мәсьәләсе кыл өстендә тора. Ромео очраклы рәвештә шәһәр мәйданында Джульеттаның туганнан туганы Тибальтның үлеменә сәбәпче була. Кеше үтерүдә гаепләнгән Ромеоның үзенә дә шундый ук җәза яный. Ул үзенең гомерен туган шәһәреннән куылган очракта гына саклап кала алачак. Сөргенгә сөрелгән, Джульеттасыннан аерылган Ромео үзен бик тә бәхетсез хис итә. Аныңча, ул сөйгәненең кулына кунган, ирененә кагылып киткән чебенгә караганда да күп мәртәбә бәхетсез. Шекспирда бу эпизод түбәндәгечә яңгырый:
rnIn carron flies than Romeo they may seize
rnOn the white wonder of dear Juliet’s hand,
rnAnd steal immortal blessing from her lips,
rnWho even in pure and vestal modesty,
rnStill blush, as thinking their own kisses sin;
rnFlies may do this, but I from this must fly:
rnThey are free men, but I am banished (4, 58).
rnБу өзекне Б. Пастернак русчага түбәндәгечә тәрҗемә итә:
rnУ навозных мух
rnГораздо больше веса и значенья,
rnЧем у Ромео. Им разрешено
rnСоприкасаться с белоснежным чудом
rnДжульеттиной руки и воровать,
rnБлагословенье губ ее стыдливых,
rnНо не Ромео. Этому нельзя
rnОн в ссылке, а мухи полноправны (3, 112).
rnТукай тәрҗемәсе исә түбәндәгечә:
rnКүрәм кайчак җанкәемнең яңагына чебен кунган,
rnЙөри бит шатланып шунда, үзенчә әллә кем булган!
rnКарыйм да мин, бәхетсез, шул чебеннең бәхтене көнлим;
rn«Ходаем, ни сәбәптән булмадым соң шул чебен мин!» — дим (8, 43).
rnТәрҗемәнең эчтәлегеннән күренгәнчә, Тукай Шекспир трагедиясендәге бу өзекне дә төрле төсмерләрдә үзгәртеп, урыны-урыны белән яңартып тәрҗемә итә. Татар шагыйре тәрҗемәдә, Ромео һәм Джульеттаның эчке кичерешләрен бирүдән бигрәк, мәхәббәт турындагы үз эчке дөньясын гәүдәләндерә. Шекспирның бик тә катлаулы сәнгати һәм психологик бизәкләре Тукайның күңел кылларын тибрәткән. Шекспирда бу өзек төшенкелек белән сугарылса, Тукай исә аны сизелер-сизелмәс юмор алымнары кулланып тәрҗемә итә. Аның теле үткен һәм образлы. Бу очракта да Тукай Шекспир Ромеосының Джульеттаны сагыну хисләрен нәзыйрә жанры кануннарындагыча гәүдәләндерә. Ул инглиз драматургының сонетка тартым шигъри юлларын шактый кыскарта, укучы җиңел кабул итәрлек дүртьюллык, ягъни робагый рәвешендә бирә.
rnШекспирдан тәрҗемә ителгән бу өзектә лирик геройның эчке дөньясы тулы һәм күпкырлы итеп ачыла. Монда нечкә, нәфис юмор да, кеше күзеннән ерак-карак яшерергә тырышылган йөрәк яралары да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең фаҗигале яклары турында уйланулар, сагышлар да бар.
rnГабдулла Тукай Шекспирның атаклы «Гамлет» трагедиясен татарчага тәрҗемә итү турында да уйланган. Көннәрнең берендә Шекспир иҗатын яхшы белгән Г.Кәрамга Тукай: «Гамлет»ны тәрҗемә итү авыр, ә менә «Евгений Онегинны тәрҗемә итеп булыр иде», — дигән (5, 529). Шулай дип әйтсә дә, «Гамлет» трагедиясенең реминисценция, цитата, аллюзияләр ярдәмендә чагылыш тапкан эзләрен татар шагыйренең кайбер әсәрләрендә күрергә мөмкин.
rnМәсәлән, үзенең «Мәкаләи махсуса» (1912) исемле юлъязмасында Тукай «Гамлет» трагедиясендәге «флейтада-курайда уйнау» гыйбарәсен Уфаның шәһәр бакчасында, үзен әллә кемгә куеп, горур кыяфәттә йөрүче шәкерттән көлү өчен файдалана. Бу хакта: «…өстенә җөббә, башка зәңгәр фәс, күзгә күзлек, аякка «батинкә», авызына кош канаты төшәрлек дәрәҗәдә борынын күтәреп барган бер мәгърур шәкертне туктатып, җүри, «вәкар вә мәһабәтен» бозар өчен: «Син курай уйный беләсеңме?» — дип сорыйсым килде. Мин үзем гомумән шундый «кәмитле» мәһабәтлекне бозудан ләззәт табам. Аннан соң без беләбез ки, татар шәкертен ясар өчен, иң элек, аның «вәкар»ен бозарга кирәк» (9, 56).
rnТукай үз-үзенә гашыйк булып, бакчада матур киемнәре белән «франтшикларча» кәперәеп йөрүче шәкерт образын җаны-тәне белән күрә алмый. Аның уенча, шәкерт кешенең төп максаты — халыкка хезмәт итү, халыкның киләчәктәге өмет-хыялларына таяныч булу, кием кабыгы булып, бакча буйлап үзен күрсәтеп, масаеп йөрү түгел.
rnШагыйрь, Гамлет монологына нигезләнеп, интертекстуаль диалоглар кулланып, «Юбилей мөнәсәбәте белән» (1913) дигән Романовлар династиясенең 300 еллыгына багышланган мәкаләсен яза. Халыкның авыр язмышы турында тирән уйга чумган Тукай болай ди: «Кичә минем өчен төн үткәрү, әллә ничек, милләтемезнең җансыз тормышы кеби, күңелсез вә эчпошыргыч булды. Исемә төште ки, шундый чакта бераз көйләсәм, шыңгырдасам, күңелем ачыла торган иде (7, 256). Шундый ук мәгънәдәге сүзләрне Дания корольлеге турында Гамлет та әйтә.
rnБу «олугъ тарихи вә ватани вакыйга» шагыйрьне Россия империясендә яшәгән татар халкының авыр язмышы, «дөньяда тигезлек юклыгы» турында хәсрәтле уйларга батыра. Падишаһ нәселенең 300 еллык юбилее уңае бәйрәменнән Казан мөселманнары файдаланып калырга телиләр. «Бер сыйныф халык» Романовлар юбилее уңае белән приют сорауны, икенче берәүләр, бигрәк тә яшьләр, гимназия төзеп бирүне кулай күрә. Автор приют сорауны черки безелдәве кебек мәгънәсез нәрсә, дип кабул итә, чөнки аны теләсә кайсы вакытта сорап һәм салып була. «Милләтнең чын ихтыяҗына» җавап бирә торган теләк-таләпләр белән чыгудан Казан мөселманнары әле бик тә ераклар, аларның милли аңнары әйтеп бетергесез түбән була.
rnРомановлар династиясенең 300 еллык юбилее уңае белән Казанда күтәрелгән бу шау-шу Тукайның исенә инглиз әдәбиятының бөек шагыйре һәм драматургы «Гамлет» фаҗигасен төшерә: «Ләкин яшьләр бу тарихи вакыйганең чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыяҗын сизү белән, аларга Шекспирнең зур каһарманнарыннан булган Гамлетның:
rn«Бытъ или не бытъ!» — дигән сүзе белән генә җаваплаганнар иде» (7, 259).
rnРомановлар династиясенең 300 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыену Россия империясендә изелгән милләтләргә, шул исәптән мөселманнарга тәрәкъкы-ять җилләре исүне, теләк-өметләрне тормышка ашыра торган «күк капусы ачылу»ны искә төшерә. Шуңа күрә дә Тукай патша даирәләренең Казан татарлары өчен нинди дә булса изге бер эш эшләүләренә ышанмый: «Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас. Янә тәкрар итәмез: «Бытъ или не бытъ!» (7, 259).
rnШулай итеп, Тукай гомеренең соңгы, каты авырган көннәрендә дә, Шекспир геройларына мөрәҗәгать итеп, үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгырткан. Үзе яшәгән җәмгыятьнең шәхескә дошман икәнлеген яхшы тойган, мондый дәүләттә яшәгән зыялылар, азмы-күпме үзен кеше итеп санаган кешеләр «битлек» киеп йөрергә мәҗбүрләр. «Җүләр булып кылан», — дип, әрнү белән язган ул заманында. Шекспир герое Гамлетка да төрмәне хәтерләткән Дания корольлегендә шулай «җүләр» булып кыланырга туры килгән. Гамлет кебек үк, Тукай да үз заманындагы иҗтимагый каршылыклар, социаль гаделсезлекләр турында баш ваткан.
rnНәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: XX гасыр татар шагыйре Тукай Шекспир иҗатына берничә мәртәбә мөрәҗәгать итә, аның аерым әсәрләреннән тәрҗемә-нәзыйрәләр бирә. Инглиз язучысының «курайда уйнау», «Быть или не быть» кебек реминисценцияләренә мөрәҗәгать итеп, замандашларының кылган гамәлләренә, эшлексезлегенә, Россия чынбарлыгының гаделсезлегенә, татар тормышының караңгылыгына ризасызлык белдерә. Аерым очракларда Шекспир шигырьләренә Нәзыйрәләр язып, мәхәббәт турындагы интим хисләрен дә чагылдыра; яшәеш, кеше гомеренең кыскалыгы хакында фәлсәфи фикерләрен дә әйтә. Шекспир иҗатыннан алынган нәзыйрә рәвешендә бирелгән интертекстуаль диалоглар ярдәмендә Габдулла Тукай Яңарыш дәвере кичергән татар әдәбиятының яңа сәхифәләрен ача.
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Ибраһимов Г. Әсәрләр / Г. Ибаһимов. 8 томда. V том. -Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 615 б.
rn2.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. Биш томда: I том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 408 б.
rn3.    Шекспир В. Ромео и Джульетта / В. Шекспир. — М.-Л. : Искусство, 1951. — 617 с.
rn4.    Shakespeare W. Romeo and Juliet. — Moskow: Higher School Publishing House, 1972. — 126 p.
rn5.    Гордлевский В. А. Тукай и русская литература // Избранные сочинения: Т. 2. — М.: Восточная литература, 1961. — 529 с.
rn6.    Үтәгәнов И. Шексир һәм Тукай // Татарстан яшьләре. — 1964. — 23 апрель. — Б. 3.
rn7.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. Биш томда: IV том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 351 б.
rn8.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. Биш томда: II том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 400 б.
rn9.    Тукай Габдулла. Әсәрләр. Биш томда: V том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 368 б.
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*