ТАТ РУС ENG

Сәлахова Зөһрә (Казан) Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов иҗатында халыкчылык мотивлары

rn В статье освещаются мотивы народничества в произведениях Г. Тукая и Г. Ибрагимова, указываются особенности в трактовке образа человека-народника.rn

rn

rn
rnXX гасыр башында гомумкешелек идеалларын алга сөргән, халыкка хезмәт итәргә чакырган Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев кебек каләм ияләренең талантлы әсәрләре мәйданга чыга. Әлеге язучыларның әсәрләрендә халыкка, милләткә хезмәт итүгә йөз тоткан халыкчы образы үзәк урынны ала.
rnГалимә Резеда Ганиева фикеренчә, «халыкчы» төшенчәсе татар әдәбиятына һәм әдәбият белеменә рус иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик фикереннән үтеп керә һәм ул русларның «народник» дигән терминына туры килә… XX гасыр башы әдәби тәнкыйте исә, «халыкчы» дигән төшенчәне башлыча ике язучыга — Гаяз Исхакый белән Габдулла Тукайга карата куллана (2, 93)… Совет әдәбият белемендә «халыкчылык» термины кабул ителмәде, аның урынына галимнәр «халыкчанлык» төшенчәсен киң куллана башладылар (2, 97).
rnГ. Тукай — үз-үзен кызганмыйча халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән сирәк шәхесләрнең берсе. Бу аның шигъриятендә дә, язган мәкаләләрендә дә, алып барган иҗтимагый тормышында да бик ачык чагыла. Шуңа күрә, Тукай чын мәгънәсендә милләт шагыйре булып санала. «Милләтә» (1906) шигырендә ул халыкка шундый фидакарьләрчә хезмәт итү турындагы якты идеяне күтәрә. «Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен» (7, 115), иде дигән теләктә кала.
rnГ. Тукайның халыкка, милләткә хезмәткә чакырып язган шигырьләре арасында, Р. Ганиева билгеләп үткәнчә, халыкчылыкның мәгърифәтчелек карашлары белән үрелгәне дә, социалистик идеяләргә якын торганы да, толстойчылык фикерләре рәвешендә гәүдәләнгәннәре дә бар (2, 94). Шагыйрь «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә» (1906) дигән шигырендә мәгърифәтле яшьләребезнең тарих мәйданына килүенә чын күңеленнән шатланып, аларның халкыбыз өчен күп хезмәт куячакларына ышанып, яшьләргә:
rnБу юлны, зинһар, мәңге ташламагыз,
rnЧөнки бу — милләтне алга илтүче юл (5, 127), —
rnдип мөрәҗәгать итә.
rnӘдәбиятчы Әлфәт Закирҗанов әйткәнчә, «Тукай шигърияте үзенең халыкчанлыгы белән көчле» (4, 120). Г. Тукайның татар шигъриятенә халыкчан форма һәм демократик эчтәлек алып килүе дә игътибарга лаек. Аның халык язмышы турындагы фәлсәфи уйланулары бүген дә актуальлеген югалтмый. Шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» (1907) шигырендә болай ди:
rnӘйдә халыкка хезмәткә,
rnХезмәт эчендә йөзмәккә;
rnБу юлда һәр төрле хурлыкка,
rnЗорлыкларга тузмәккә! (7, 135)
rnДимәк, «Тукай әсәрләрендә шәкертләрне халыкка, милләткә хезмәт итәргә чакыра» (6, 107).
rn«XX — гасыр башында гавамга хезмәт итү юлына баскан халыкчы образы … Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә дә еш очрый» (2, 93). Әдипнең «Уты сүнгән җәһәннәм» (1911) хикәясенең төп герое булган Садыйкның яшьлегендәге иң зур теләге — халык хезмәтчесе булу. Ләкин Садыйк, Ф. Бәширов язганча, «кайчандыр якты максатлар белән яшәп тә, чыккысыз өметсезлеккә, үзендә көрәшергә көч тапмый хәят агышыннан караңгы мохиткә тәгәри» (1, 182). Әсәрдә аңа каршы җәдитче, зыялы Гыйльман Каһиров образы бирелә. Биредә әдип тормыш төбеннән күтәрелгән Каһировлар халыкка хезмәт итәчәкләр дип искәртеп үтә. Т.Гыйлаҗев та «…Каһиров образының бирелеше хикәядә төп мәсьәләгә нисбәтле халыкчылык идеяләренең гәүдәләнеше» (3, 44), дигән фикер әйтә. Чөнки Каһиров кебекләр акыл һәм гыйлемнәрен куелган максатларына ирешү юлында файдаланып, милләткә хезмәт итәчәкләр.
rnГ. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» (1912, 1913) романында да «милләткә хезмәт итү идеяләре белән рухланган зыялы яшьләр хәяты» (3, 45) чагылыш таба. Биредә әдипнең татар тормышын үзгәртүдә музыка сәнгатенең көче турындагы уйланулары, Зыя образы аша бирелә. Ул «Музыкам белән татарның … авыр язмышына бер үзгәреш бирермен, томанлы вә караңгы хәятына бер нур тудырырмын» (5, 314) дигән уйларга бирелә. Әсәрдә язучы, үзен милләт өчен корбан итәргә әзер булган Зыяның газаплы эзләнүләре аша «халыкчылык идеяләрен гәүдәләндерә» (3, 45).
rnГ. Ибраһимовның «…мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914), «Габдрахман Салихов» (1916) кебек хикәяләрендә дә халкыңа хезмәт итү кебек төшенчәләрне аңларга тырышу, кыйбла эзләү проблемасы күтәрелә.
rnӘдип халык тормышында актив катнашырга, аның мәнфәгатьләре белән яшәргә кирәклекне әсәрләрендә аерым шәхес яшәеше аша күрсәтсә, Г. Тукай шигырьләрендә яшьләрне халык хезмәтчеләре булырга чакыра, аларның милләт өчен зур эшләр башкарачагына ышана, шагыйрьлек миссиясен халкына хезмәт итү идеалының аерылгысыз өлеше, дип карый.
rnГ. Ибраһимов та, Г. Тукай да иҗатларында милләткә хезмәт итүче халыкчы образына киң урын бирсәләр дә, заманында Г. Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» (1913) китабында шагыйрь иҗатының халыкчылыгына тискәре мөнәсәбәтен белдереп уза. Моны Р. Ганиева «реалистик эстетика белән романтик эстетика тарафдарлары арасында бәхәс» (2, 94) дип карый һәм фикерен дәвам итеп: «Г. Ибраһимов Тукайның халыкчылыгын аның гавайчылыгында, ә халыкчанлыгын татар рухын чагылдыруда күрә» (2, 96), ди. Тукай иҗатының халыкчылыгы үз заманында бәхәсләр уятса да, шагыйрь иҗаты шуның белән көчле. Шагыйрь поэзиясенең идея эчтәлеге халык рухы белән сугарылган булуы белән үзенчәлекле. Т. Гыйлаҗев язганча, «Тукай иҗаты халыкчанлыкның иң югары ноктасында булуы белән аерылып тора» (3, 67).
rnГомумән алганда, һәм Г. Тукай, һәм Г. Ибраһимов иҗатында халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче халыкчы образы киң чагылыш таба. Алар милләт өчен җан атып торучы, халыкка фидакарьләрчә хезмәт итүче геройлар буларак гәүдәләндереләләр.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Бәширов Ф. К. XX йөз башы татар прозасы / Ф. К. Бәширов. — Казан: Фикер, 2002.
rn2.    Ганиева Р. К. Шагыйрьнең рухи дөньясы / Р. К. Ганиева. — Казан: ТаРИХ, 2002.
rn3.    Гыйләҗев Т. Ш. Татар әдәбияты. XX гасыр башы: Лекцияләр, гамәли дәресләр, тестлар: Югары уку йортлары өчен уку әсбабы / Т. Ш. Гыйләҗев. — Казан: Мәгариф, 2007.
rn4.    Закирҗанов Ә. М. Заман белән бергә: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Ә. М. Закирҗанов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.
rn5.    Ибраһимов Г. Яшь йөрәкләр / Г. Ибраһимов. Әсәрләр: 9 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — III т.
rn6.    Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — III т.
rn7.    Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 1 т.

rn 
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*