ТАТ РУС ENG

Шәрипов Марат (Уфа) Татар драматургиясендә Тукай образы гәүдәләнеше

rn

rnВ данной статье раскрываются этапы художественного воплощения образа Габдуллы Тукая в татарской драматургии. На конкретных примерах выявляются особенности изображения характера Г. Тукая в разные периоды разви-тия общества. Анализ драм А. Файзи, И. Нуруллина, И. Юзеева, Т. Миннуллина, А. Гаффара, Р. Батуллы показыва-ет, что не только произведения великого Тукая, но и его жизненный путь, его мужественный образ, как факел, помогал читателям и зрителям в непростые годы XX века достойно вынести трудности и тяжёлые испытания.
rn

rn

rn 
rnТатар әдипләренең Тукай образына мөрәҗәгать иткән бихисап шигырь һәм поэмалары, роман һәм драмалары бар. Драма театрларында сәхнәләштерү өчен махсус язылган әсәрләрнең киң татар җәмәгатьчелегенә билгеле булганнары — Ә. Фәйзинең «Тукай», И. Нуруллинның «Тукай Петербургта», И. Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән», Р.Ишморатның «И мөкатдәс моңлы сазым», Т. Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз», Ә. Гаффарның «Соңгы сәгать», Р. Батулланың «Сират күпере» пьесалары, һәр автор даһи шәхеснең тормышыннан аерым бер мизгелне, чорны,   халәтне  чагылдырырга  омтыла.   Р. Батулла драмасында шагыйрьнең хастаханәгә китәр алдыннан булган ике көне сурәтләнсә, Ә. Гаффар әсәрендә Тукай вафат булырга бер сәгать арасы вакыт чагылыш таба, Т. Миңнуллин драмасында шагыйрьнең фабрикант Акчуриннарга бару вакыйгасы әсәрнең вакыйгалар чылбырын оештыра. Ә. Фәйзи пьесасында Тукайның 1907-1913 еллардагы тормышы яктыртыла. И. Нуруллин язган сәхнә әсәрендә шагыйрьнең Петербургта үткәргән көннәре сурәтләнә, Р.Ишморатның «Моңлы сазым» драмасында да Тукайның Казан чоры үзәккә алынган. Бу пьесаларның язмышлары төрлечә була, барысы да сәхнәдә уйналмый.
rnТеатр сәнгате белән турыдан-туры бәйле булган сәхнә әдәбияты игътибарын элек-электән гыйбрәтле язмышлар, каһарман образлар, кискен бәрелешләр кызыксындырып тора. Тукай образын сәхнәгә алып менү омтылышы шәхес культы белән бәйле иҗтимагый-сәяси шартларга, репрессияләр активлашкан чорга барып тоташа. XX йөз башында уянган милли аң үсеше хәрәкәте 30 нчы елларда зур сынауга дучар була. Тарихи, тарихи-биографик пландагы әсәрләрнең, шул исәптән драмаларның да, актив язылуы очраклы булмаган ул вакытта. Аның үсеш тенденциясен, эчтәлеген иҗтимагый-сәяси шартлар билгеләгән. Мондый хәл — җәмгыятьтәге кара көчләргә әдәбиятның үзенчәлекле реакциясе була. Халык үткән тарихка күз сала, бүгенге чуалышны аңларга тели, киләчәк юлны билгеләргә омтыла. Халык ихтыяҗын сизгер тойган татар язучылары М.Җәлил «Алтынчәч» (1935—1941), «Илдар» (1940) кебек героик либреттолар иҗат итә, Н. Исәнбәт халык риваятьләренә таянып «Түләк батыр» (1939) әсәрен, борынгы Рим коллары язмышын чагылдырган «Спартак» (1940) трагедиясен төгәлли, халык тарихын сурәтләгән «Идегәй» (1940) трагедиясен язып бетә. Сугыш вакытында театр сәхнәләрендә «Каюм Насыйри», «Мулланур Вахитов» пьесалары куела. Кыскасы, 30-40 нчы елар да азатлык, ватан, кавем, кеше язмышы өчен көрәшкә чыккан батыр йөрәкле халык уллары образларын иҗат итү, аларны байрак итеп күтәрү чоры башлана сәхнә әдәбиятында. Трагедия жанрының да активлашуы очраклы түгел иде: пьеса каһарманнары сурәтләнгән хәл-вакыйгаларда, еш кына, халыкның рухын буып торган чынбарлык белән килешмичә, конфликтка керәләр һәм үзләренең кылган гамәлләре белән, замандашларына хас уртак уй-фикерләрне чагылдырган яңа типтагы трагик образ булып гәүдәләнәләр.
rnЯңа герой иҗат итү юлында эзләнүләр алып барган татар драматургиясе өчен 30 нчы еллар ахырында Тукай образын сәхнәдә гәүдәләндерү эше көнүзәк мәсьәләгә әйләнә. Шунысы кызык, Тукайны күреп белгән замандашлары гәрчә бәгъзеләре драматург булсалар да, совет хакимияте чорында аның хакында бер генә пьеса да иҗат итмәделәр. Сәбәп аңлашыла: теге яисә бу әдип хакында әсәр иҗат итү традицияләре юк дәрәҗәсендә иде әле ул вакытта милли әдәбиятта. Язучы шәхесенә, аның биографиясенә игътибар итү традициясе татар әдәбиятында XX йөздә генә юл башлады. Тукайның «Исемдә калганнары» бу юлда беренче карлыгач булды. Узган гасырның 30 нчы еллар ахырында Тукай хакында ишетеп-укып белгән яшь әдип Ә. Фәйзи бөек шагыйрь образын тудыру эшен башлап җибәрә. Өстәвенә, әйтергә кирәк, совет иделогиясенә уңай герой, каһарман шәхес кирәк була ул чорда. Әмма, Тукай турында беренче татар пьесасы дөньяга чыкканчы, даһи шагыйрь исеме, аның мирасы өчен вульгар социологизм басымы астында калган фәнгә, рухи һәм физик террор канат җәйгән иҗтимагый тормышта интеккән татар әдипләренә, галимнәренә зур эш башкарырга, батырлык күрсәтергә, көрәшергә кирәк була. Тукайга үз иҗатларында югары бәя биргән М.Гафури, Ф.Бурнаш, Ш.Бабич, Җ.Вәлиди, Гомәр Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, соңрак яшь галим Гали Халит тырышлыклары белән Тукай иҗаты рухи репрессиягә дучар ителмәде, ачы җил давыллар аны урап узды. Иҗат юлын 1916 елда Тукай шигърияте тәэсирендә шигырьләр, пьесалар язудан башлаган Ә. Фәйзи татар драматургиясендә генә түгел, прозада да Тукай образын киң эпик сурәттә, кискен драматик хәл-вакыйгалар аша иҗат итү традициясен башлап җибәрде. Аның 1938 елда язылган «Тукай» драмасы бөек шагыйрьгә әдәби һәйкәл булды. Әле 20 нче елларда «буржуазия шагыйре» атамасы тагылган Тукайны яклап, яңгыр-салкыннан саклау мотивы монда ачык сизелеп тора. Инде Дәрдемәнд, Ф. Әмирхан, Ф.Кәримиләр инкарь ителә, Исхакый, Бабич, Ибраһимовлар тыела. Милли таяныч булган Тукай өстендә дә куркыныч болытлар йөри. Бу чорда рухны саклау инстинкты, олуг бурычны тою Ә. Фәйзи иҗатында ачык күренә. Язучы шагыйрьне яңа тормыш өчен көрәшче, социал-демократларга, революционерларга якыннан теләктәшлек белдерүче итеп сурәтли. Менә ни өчен драмада, урыны-урыны белән, Тукайның бөеклеген раслаучы агитка-пьеса элементлары ялтырап ала. 1939 елда әсәр беренче тапкыр режиссер Ш. Сарымсаков тырышлыгы белән Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә. Шул ук елда «Тукай» драмасын Башкорт дәүләт академия театрында режиссер В. Га-лимов куя. Татарстанда да, Башкортстанда да спектакльләр зур уңыш белән бара. Уфа сәхнәсендә пьесаның иҗтимагый резонансы, әһәмияте хакында башкорт язучысы Әмир Чаныш мондый юллар яза: «Тукай ролен артист Г. Шамуков аерым талантлык белән башкара. Ул чын мәгънәсе белән рольгә кергән һәм Тукайдагы нечкәлек, үткерлек, иҗат талпынышларын аеруча оста бирә. Артист А. Мөбарәков Сәгыйть Рәми роле кебек авыр рольне башкаруы белән үзенең актерлык талантын тагы да бер тапкыр ачыклады. Спектакль тирән, үткер фикерләргә, сокландыргыч лирикага, тулы характерларга бай булды. Автор Тукай иҗатын, тормышын халык мәнфәгатьләреннән аермаслык итеп бәйли һәм шагыйрь һәлакәтен халыкның уртак кайгысына әйләндерә. Әсәрдәге иң көчле һәм оста төзелгән картиналар менә шул тезисны бирәләр» (1, 56). Монда шуны өстәргә кирәк: Тукай хакында пьесаның Уфадагы зур уңышы түбәндәге сәбәпләргә дә бәйле иде. Истәлекләрендә Уфа хакында җылы тойгылар белдергән Тукай, аның иҗаты Башкортстан халкы өчен якын, кадерле. Ул шагыйрьне үз улы кебек кабул итә. Алга китеп шуны да билгелик, Тукайга багышлап башкорт әдипләре бихисап шигырьләр, поэмалар, истәлек-повестьлар иҗат иттеләр. Тукай Уфада ике тапкыр була, һәм менә ул яңадан кайта, инде сәхнәдәге образ булып.
rnТатар, башкорт сәхнә дөньясының Тукайга нәкъ шул чорда таянуы очраклы түгел иде. Бу еллар Казанда да, Уфада да репрессияләр котырган чак. Тукай сәяси террордан арыган халык мәнфәгатьләрен сәхнә трибунасы аша яклады, аңа яшәргә өмет чаткысы бирде. Әлбәттә, язучы турыдан-туры мондый максатны куймаган. Өстәвенә, ни хәл итәсең, автор шул чор таләпләреннән кача алмый иде, пьесадагы конфликт 30 нчы еллар эстетикасы кануннары рамкасында, сыйнфый көрәш яктылыгында, социологик рухта хәл ителә. Моның шулай тиешлеге хакында театрдагы худсовет әгъзалары пьесаны тикшергәндә авторның исенә һәрчак төшереп торалар. Әмма халыкның идеалын, рухи көчен гәүдәләндергән Тукай образы үзәктә булган бу драма үз чоры өчен әһәмиятле иде. Авторның теләк-ихтыярыннан тыш пьесада сурәтләнгән патша охранкасы шымчылары, әләкчеләрнең Тукайга һәм аның дусларына каршы көрәше, кулга алу күренешләре укучы-тамашачыга илдә барган күзәтү-тентүләр, нахак сүз аркасында кулга алынуларны хәтерләтә, аны объектив паралельләр ясарга мәҗбүр итә. Әсәрнең бу су асты агымын бернинди цензура да тыя алмаган.
rn«Тукай» драмасы гел хәрәкәттә булды. Язучы 1954 елда дөнья күргән «Күтәрелә кояш» җыентыгында драманың язылу вакытын 1938-41 еллар дип күрсәтсә дә, бу пьеса әсәрнең икенче варианты икәнен билгелик. Драманың беренче редакциясе 1938 елда язылып, драматургларның иҗат лабораториясе булган татар-башкорт театр сәхнәләрендә сынау тота. Ә. Фәйзи бу хакта болай яза: «Пьесаның пролог дип аталган өлеше, иң элек, «Тукай Җаекта» дигән бер пәрдәлек аерым пьеса рәвешендә язылган иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры моны «Тукай» пьесасы белән бергә кушып куйды» (2,78). Әмма, әйтергә кирәк, пьеса бу эксперимент нәтиҗәсендә шактый авырая. Ике үзаллы пьеса бергә кушылып, мөстәкыйль әсәр була алмыйлар. Нәтиҗәдә, югарыда телгә алынган җыентыкка пьеса прологтан башка урнаштырылган.
rnБилгеле ки, драманың беренче варианты өстендә эшләгәндә әдип «Тукай» дигән киносценарий да иҗат иткән. Н. Юзеев язганча, бу хәл «пьесага да, сценарийга да тирән эз салган. Бер яктан, ул пьесаның кинематографик фикерләүгә бик якын итеп корылуына этәргән. Күренеш, эпизодларның күп булып, аларның тиз алышынып торулары — композициядәге һәм сюжет корудагы бу үзенчәлек, шиксез, Ә. Фәйзинең кино сәнгате белән мавыгуыннан, кино үзенчәлекләрен өйрәнүеннән килә» (3, 78). Галим фикеренә өстәп шуны билгелик: кинематографик алымнар пьесадагы драматик хәрәкәткә импульс бирсә дә, күренеш-эпизодларның күп булуы композицион таркаулыкка китергән. Ә. Фәйзи томнарын чыгарган Н. Юзеев язганча, язучының архивында «Тукай тарихи драмасының басылмаган башка вариантлары да бар. Басарга хәзерләнгән бер вариант «Тукай (халык улы)» дип исемләнгән. Ул төп редакциясеннән шактый аерыла. Әсәр машинкада басылган һәм техник редакция үткән, әмма, ни өчендер, дөнья күрмичә калган»(3,81) Белүебезчә, драмалар урын алган өченче томда «Тукай» тарихи драмасы Ә.Фәйзи үзе исән чакта төзегән «Күтәрелә кояш» җыентыгыннан алып басыла.
rnОзак еллар буе Ә. Фәйзинең «Тукай» драмасы бөек шагыйрь образына багышланган бердәнбер пьеса булып килде. 1946 елда Уфада башкорт академия театры бу әсәрне яңадан репертурга кертә. 1965 елда И. Нуруллинның «Тукай Петербургта», ә 1983 елда Р. Ишморатның «И мөкатдәс моңлы сазым» пьесалары дөнья күрә. Әмма тарихи-биографик планда язылган бу драмалар театрларны кызыксындырмый. Сугыштан соңгы елларда Уфада һәм Казанда режиссерлар сәхнә кануннарын күздә тотып язылган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан югарырак торган Ә. Фәйзи пьесасының төрле вариантларын тагын берничә тапкыр сәхнәләштерәләр.
rnАлга таба Тукай образы яңа яссыллыкта сурәтләнергә тиеш иде. Чөнки югарыда аталган пьесаларда әсәрдән-әсәргә түбәндәге хәл-вакыйгалар күчеп йөрде: Тукайның хатын-кыздан качуы-читләшүе, балалар белән уйнарга яратуы, эшчеләр белән җылы мөгамәләсе, байлар белән горур, дорфа сойләшүе, халык турында ялкынлы монологлары, Тукай тирәсендәге бер үк персонажлар кайнавы… Бу хәл, билгеле, бертөрлелек тудыра, оригинальлеккә юл яба. Аеруча Тукай шигырьләреннән, мәкаләләреннән өзекләрне мул куллану юбилей кичәсе өчен махсус язылган сценарийны хәтерләтә иде. Ни кызганыч, бу тенденциия Тукайның тууына 100 ел тулуга багышлап язылган Т.Миңнуллин, Ә.Гаффар, Р.Батулла пьесаларында, хәтта 1981-91 еллар арасында язылган И. Юзеев шигъри трагедисендә дә урыны-урыны белән бераз сизелеп алды. Дөрес, Ә.Гаффар пьесасы язу стиле, әсәрнең шартлылыкка, метафорага корылуы, кызыклы деталь-образларга бай булуы ягыннан аерылып тора. Р. Батулла пьесасында да Тукай холкын җанлырак итеп гәүдәләндерү буенча кызыклы ачышлар бар, гомумиләштерелгән Туташ, Агабәк, Ядкәр, Сагышлы, Шәүлә образларының хәрәкәте төп каһарманның сыйфатларын ачуга юнәлтелгән. Ләкин бу ике пьесада да Тукай образының публицистик пафоска бирелүе, озын монологлар әсәрне кабул итү өчен авырлыклар тудыра. Т. Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» пьесасы хәзерге театр таләпләрен үти сыман. Әмма театр белгече, Гали Арсланов хаклы рәвештә язганча, әсәрдәге конфликт социологик схема буенча хәл ителгән (4, 207).
rnХәзерге вакытта шагыйрь биографиясенә, иҗатына караган яңа фактлар ачыла, детальләр төгәлләнә. Бүгенге драматурглардан укучы-тамашачы яңа алымнар, чаралар кулланган заманча сүз көтә. Шагыйрьнең тормыш юлы бүгенге көн күзлегеннән, гомуммилләт, гомумкешелек, гуманистик таләпләрдән чыгып сурәтләнергә тиеш. Кыскасы, заман сүз осталарыннан яңа биеклекләр яулауны сорый. Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә Тукай образын тудырган пьесалар хәзерге тамашачы таләбенә җавап бирерлек, аны канәгатьләндерерлек, дип әйтеп булмый. Әлеге вакытта Тукай иҗатын һәм тормыш юлын «энәсеннән җебенә кадәр» өйрәнү-тикшеренү дәвам итә. Ничек кенә булмасын, Т. Галиуллинның түбәндәге сүзләре әле дә актуаль булып кала: «Тукай иҗатына гомуми уңай мөнәсәбәт сакланган хәлдә дә, һәр чор аны үзенчә бәяли, үз мәнфәгатьләренә якынайтырга тырыша… Безнең Тукайны әле бөтен матурлыгында, һәм илаһи бөеклегендә бәяләп, күрсәтеп җиткерә алганыбыз юк» (5, 56).rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1. Чаныш Ә. Сайланма әсәрләр / Ә. Чаныш. — Уфа: Башк. кит. нәшр., 1979. — 156 б.
rn2.    Фәйзи Ә. Әсәрләр: 5 томда, V том: мәкаләләр, истәлекләр / Ә. Фәйзи. — Казан: Татар. кит. нәшр.1987. — 456 б.
rn3.    Юзеев Н. Әдәбият хәзинәләре / Н.Юзеев — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 192 б.
rn4.    Арсланов М. Г. Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә Тукай образы / М. Г. Арсланов // Тукай образы һәм XX гасыр мәдәнияте: Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. — Казан, 1997. — 322 б.
rn5.    Галиуллин Т. Н. Шәхесне гасырлар тудыра: хикәяләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Т. Н. Галиуллин. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2003. — 192 б.
rn

rn

rn (Источник/Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn

rn


rn

rn rn

rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*