ТАТ РУС ENG

Вәлинурова Гөлназ (Алабуга) Тумыштан моңлы Тукай

rn rn

rn

rnНа примере воспоминаний современников Габдуллы Тукая (Ф. Амирхан, Ш. rnАхмеров, Г. Забирова, Г. Кариев, Ш. Каюмов, К. Мостакаев, К. Мотыйгый), rnосновываясь на посвященные поэту научные исследования (например, Р. rnИсхаки-Вамбы), самое главное — обращаясь к критическим статьям и rnстихотворным произведениям самого поэта, в данный статье повествуется о rnврожденной любви Тукая к народным песням, о том, как национальные rnмелодии были для него неизменными спутниками в радости и горести.rn

rn

rnГабдулла Тукай иҗатын халык җырлары белән бәйләнештә тикшерүче галимнәр,rnасылда, шагыйрьнең халык иҗатын белүенә, аны өйрәнүенә игътибар итәләр.rnӘ бит Тукай үзе җырчы була, аның күңеле даимән җырга тартыла. Фатих rnӘмирхан әйткәнчә, «җырлап үскән» кеше ул (3, 127-128). Кечкенә Габдулла rnалты яшьтән үк Кырлай авылында татар халык көйләрен җырлап йөри. Ә rnтугыз-ун яшьләрендә апасы Газизә Зәбировага: «Апа, минем белмәгән җырым rnюк», — дип белдерә (4, 24). 1910 елның 15 апрелендә Казанның «Шәрык» rnклубында укыган «Халык әдәбияты» дигән лекциясендә Тукай үзенең балалык rnеллары турында болай сөйли: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәмrnдә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә rnхәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек rnалып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына rnгына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым rnбәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә Һәдия кышына иде. Мин, кулымдагыrnсимәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем. Мәдрәсәдә ук мине җырчы rnдиләр иде» (2, 203).
rnШагыйрь күңеле хозурланган яки кәефле көннәрендә дә җырларга яраткан. rnТукайның кечкенәдән үк халык җырлары белән кызыксынып, аларны күп белүе,rnаларны тыңларга да, җырларга да яратуы турында замандашларының rnистәлекләрендә күп әйтелә. Ш. Каюмов истәлекләренә мөрәҗәгать итик: rn«Тукай мәдрәсәдә була торган кичәләрдә җырлый иде. Дөрестән дә, ул җырынrnсөеп җырлый иде. Тукай укудан, эштән бушаган арада мәдрәсә идәне буйлапrnуйланып җырлап йөри. Иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшсә, анда укучы rnбалалар, зур шәкертләр, хәлфәләр булмаса, сөлгесен муенына урап, папиросrnтартып җырлап йөри иде (4, 60). Тукайның укытучысы К. Мотыйгый яшь rnТукай турында: «Җырлый-җырлый үзе теләгәнчә торырга тотынган иде», — дипrnәйтә (4, 31). Тукай уйлы-моңлы чакларында да күңел сагышын түгеп җырлыйrnторган була. Ә ятим Габдулланың тормышында мондый көннәр аз булмый. rnШундый минутлар турында шагыйрь үзе «Юбилей мөнәсәбәте белән» дигән rnмәкаләсендә: «Кичә минем өчен төн үткәрү, әллә ничек милләтемезнең rnҗансыз тормышы кеби, күңелсез вә эч пошыргыч булды. Исемә төште ки, rnшундый чакта бер көйләсәм, шыңгырдасам, күңелем ачыла торган иде. Бәс rnмин, яңа теле чыга торган баланың аңлашылмас такмагы кеби, rnвәзенсез-нисез бер бәет такмакларга керештем», — дип яза (2, 255). Тукайrnмәдрәсәдә дә җыр яратучы, җырлый белүче шәкертләрне якын итә, алар rnбелән дуслаша. Уральск шәһәрендә шагыйрьнең  әнә  шундый  дус  rnшәкертләреннән  Вәли, Я. Моради, Г. Хикмәтуллин кебекләр була.
rnҖыр һәм шигърияткә мәхәббәт аны сәяси сәбәпләр нәтиҗәсендә Төркиядән rnкачкан һәм Уральск шәһәрендә урнашкан Габделвәли Әмрулла белән бәйли. rnЗамандашларының истәлекләре буенча, Тукай татар халкының борынгы озын rnкөйләреннән «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү»не җырларга ярата. Ул rnсоңыннан болай дип яза:
rnВаллаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын,
rnКүкрәгемдә саклыйм, әйтерсең, рәсүлнең тырнагын (1,238).

rnЗамандашларының истәлекләре буенча, Тукай мәдрәсәдә укыган елларда XV rnгасыр төрек шагыйре М. Я. Чәләбинең «Мөхәммәдия» дигән китабы бик киң rnтаралган була. Тукай дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буйлап rnйөреп, көйләп «Мөхәммәдия» укырга ярата торган була. Бу яклап Г. Кариев rnистәлекләре кызыклы: «Атнакичләрдә, башка чаршау эчләрендә моназара rnкылышулар булса, Тукаев чаршавы эчендә төн буена «Мөхәммәдия» укып һәм rn«Мөхәммәдия» көенә татар җырларын бик матур итеп җырлап утыралар» (3, rn55).
rnУрал, Сакмар, Чаган елгалары кушылган җиргә ял итәргә чыкканда да rnшәкертләр «Мөхәммәдия»не җырлыйлар. Шәһәрдән ераграк киткәч, rn«Мөхәммәдия» көе тукталып, Тукай сабакташы Вәли белән татар халык rnкөйләрен җырлый башлыйлар. Тукай күп вакыт җырлап көлдерә.
rnСкрипкам тари, тари,
rnТари булса да ярый;
rnБезгә кызлар ләкмәс инде,
rnКарчык булса да ярый (4, 64).

rnТукайның, гомумән, сатирик юнәлештәге, шаян җырлардан да тайчынмавын rnбилгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, бервакыт җәй көнендә «Мотыйгыя» rnмәдрәсәсенә Ярулла мөэзин килә һәм Тукайга җырларга куша. Бер-ике җыр rnҗырлагач, Ярулла мөэзиннең буйга җиткән ике кызы барлыгын белеп торган rnТукай җырларын шул темага борып җибәрә:
rnУкыгыз, кызлар, укыгыз,
rnКүп хәлләрне белегез!
rnОстабикәләрне ташлап,
rnМәктәпләргә керегез.
rnМуллалар сезне укытмыйча,
rnСезнең үзәккә үтәләр,
rnМәдрәсәдә яшь шәкертләр
rnСездәй кызны көтәләр.
rnКонфет ашаган акчагыз
rnҮз яныгызда калсын.
rnИннек, кершән акчалары
rnВаклап җыела барсын.
rnШулай ваклап җыйсагыз да,
rnБер кесә алтын тулыр;
rnТамчы-тамчы тамган судан
rnТирән диңгезләр булыр. (4, 66)

rnЯрулла мөэзиннең күзенә карап башкарылган җыр Тукайның кешене үз алдындаrnтәнкыйть итүе, кешенең кем булуына карамастан, оялып тормавы, баш rnимәве, тәрилкә тотмавы турында сөйли. Аңарда ирек сөючелек зур була шул.rn1907 елда Казан шәһәренә килгәч, Тукай әдәби даирәгә бик тиз кереп rnкитә, татар шагыйрьләре һәм язучылары Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев һ.rnб. белән таныша. Ул алар белән бергә «Әлислах», «Яшен», «Ялт-йолт» rnгазета-журналларында актив хезмәттәшлек итә башлый. Ф. Әмирхан, Г. rnКоләхметов белән бергәләп 1907 елның 1 декабрендә ачылган «Шәрык» клубы rnконцертларында актив катнаша.
rnТукай Казанда яшәгәндә, Уральск мәдрәсәсендәге кебек, халык алдында rnҗырчы буларак чыгыш ясамый. Ул күбесенчә шагыйрь С.Рәмиев һәм язучы rnС.Рахманколый җырлавын сокланып тыңлый. Үзе генә яки якын дуслары белән rnгенә калдымы — элеккечә җырларга ярата. Тукай замандашларының берсе К. rnМостакаев шундый минутларны болай сурәтли: «Тукай, кичләрен ятар rnалдыннан яки иртә белән уянгач, караваты өстенә тезләрен кочаклап утырыпrnмоңланырга, үзе яраткан шагыйрьләрнең кайбер шигырьләрен, өзекләрен, rnбала тирбәткәндәге кебек, йомшак-нәфис тавыш белән көйләп утыруны ярата rnторган иде. Мондый вакытларда күбрәк Габдулла Җәүдәтнең „Юлында бең rnхакыйкать вирдекембер шанлы дөньядан…" дип башланган шигырен, Мәхмүт rnӘкрәмнең „Яд ит!" шигыреннән өзекләрне, Намикъ Камалның „Ватан rnманзумасы" һ. б. ларны, күңелсез хәлдә булганда, Сәгыйть шигырьләреннән rnөзекләрне, мәсәлән, „Бигрәк артык изде дөнья…" һ. б. ларны көйли rnторган иде. Кайчагында, көйләвеннән кинәт тукталып кала да, өстәл янына rnбарып, берәр нәрсә язып ташлый торган иде» (3, 126-127). Шагыйрьнең rnзамандашы Каюм Мостакаев биредә беркадәр шагыйрьнең иҗади эшләвен дә rnачып бирә. Вафатына бер ел кала Тукай булачак композитор С. Сәйдәшев rnбелән таныша. Бу очрашу Сәй-дәшев апасының ире — китап басучы Ш. Әхмәровrnөендә була. Тукай Салихка бала итеп кенә карамый, аның белән кул биреп rnкүрешә, янына утырып, көлке-мәзәк сүзләр сөйли.
rn«„Яле, егетем, — ди ул 12 яшьлек Салихка, — үзең тагын нинди көйләр үзләштердең, уйнап җибәр әле ".
rnСалих та кыстатып тормый, яңарак өйрәнгән көйләрен уйнап җибәрә, ә Тукайrnүзенә ошаган көйләрне кат-кат уйната, кайчакларында аңа кушылып эчтән rnгенә көйли» (5, 150-151). Тагын бер истәлектә мондый мәгълүмат бирелә: rn«Г. Тукай бер көнне кич белән, гадәттәгечә, Салихның уйнаганын тыңларга rnӘхмәровларга керде. Пианино янына утырып, ул Салихтан үзенең яраткан rnҗыры „Әллүки"не уйнавын сорады. Салих аның үтенече буенча бу җырның көенrnберничә кабат уйнады… Тукай Салихның уйнаганын уйланып тыңлап утыра rnиде һәм шул вакыт ул кинәт тәэсирләнеп китеп, акрын гына музыкага rnкушылды. Бу аның яраткан җыры иде. Менә музыка һәм Тукайның тавышы бер rnаһәң булып агылды. Ул кычкырыбрак җырлый башлады. Без, тыныбызны кысып, rnселкенергә дә куркып утырдык. Әмма бу алдан уйланмаган, бик сирәк була rnторган күренеш, шактый фаҗигале тәмамланды, чөнки бу бөек шагыйрьнең rnсоңгы җырлавы булып чыкты. Ул җырын тәмамларга да өлгермәде, авызыннан rnшундый көчле кан килде ки, аның тамчылары хәтта кечкенә Салих уйнаган rnпианино клавишалары өстенә дә чәчрәде» (7, 48).
rnКайбер кызыксынучыларда: «Тукай үзе кайсы көйне яраткан?» дигән сорау rnтуарга мөмкин. Бу сорауга катгый җавап бирүе авыр, чөнки ул үзе rnәйткәнчә: «Бу ел яңа көй чыктымы, — халык инде былтыргы иске көен rnҗырламый вә уйнамый башлый» (2, 200). Аның бала чактан ук яратып үскән rnкөйләрен санап чыгу мөмкин түгел, тик шунысы ачык: «Зиләйлүк» һәм rn«Әллүки» көйләренә ул махсус җырлар язган, димәк, аларга карата rnмәхәббәте зур булган. Тукайның, чордашлары әйтүенә караганда, ул үзенең rn«Өзелгән өмид» шигырен «Сүнгән дәрт» дип аталган көйгә, «Халык моңнары» rnҗыентыгына алган җырларын «Төмән» көенә җырлаган. Бигрәк тә «Мәхбүс» rnшигырен «Тәфтиләү» көенә яратып башкарган. Тукайның җырлар яратуы, күп rnҗыр белүе генә түгел, халык җырларын рухи тоюы да сокландыра. Бу яклап rnкомпозитор, режиссер һәм этнограф А. А. Эйхенвальд истәлекләре rnигътибарга лаек. «Тукай миңа күп нәрсә бирде, — дип яза галим. — Әгәр дәrnТукай музыканы тирәнтен өйрәнгән булса, аңардан бик яхшы композитор rnчыгар иде, чөнки ул җырлаган җырлар, күп булмасалар да, бик тирән тәэсирrnкалдыралар иде» (127).
rnТукайның җырга мәхәббәте тирән һәм саекмас була. Бу хакта ул үзе дә «Шагыйрь» шигыре аша турыдан-туры белдерә:
rnҖырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
rnДәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
rn«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын.
rnҖәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
rn
rn

rnrnrn

rnrn rnrn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Әмирхан Фатих. Тукай // Тукай турында замандашлары: истәлекләр, rnмәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы / төз. һәм текстларны хәзерләүче С.rnИсәнбай. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1960. — Б. 227-228.
rn2.    Әхмәров Ш. Тукай һәм Сәйдәш / Ш. Әхмәров // Казан утлары. — 1966. — № 4. — Б. 150-152.
rn3.    Зәбирова Г. Тукай турында истә калганнар // Тукай турында rnистәлекләр / төз.: И.Нуруллин, Р.Якупов. — Казан: Татар. кит. нәшр., rn1986. — Б. 20-27.
rn4.    Исхакова-Вамба Р. Тукай һәм татар музыкасы / Р. Исхакова-Вамба // Мирас. — 1996. — № 7-8. — Б. 123-129.
rn5.    Кариев Г. Габдулла Тукаевның Уральскидагы тормышы // Тукай турындаrnзамандашлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — Б. 53-60.
rn6.    Кариев Г. Тукай Мәкәрҗәдә // Тукай турында истәлекләр / төз.: И. rnНуруллин, Р. Якупов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — Б. 93-95.
rn7.    Саинова-Ахмерова Д. 3. Салих Сайдашев / Д. 3. Саинова-Ахмерова. — Казань: Таткнигоиздат, 1994.
rn11.    Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда / төз. Р. Гайнанов. — Казан: rnТатар. кит. нөшр., 1985-1986. — I т.: шигырьләр, поэмалар (1901-1909). -rn1985. — 408 б.
rn12.    Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр: 2 томда. — Казан: Татар. кит. rnнөшр., 2006. — II т.: мәкаләләр, хатлар, истәлекләр / төз. Э. rnГалимҗанова, 3. Шәйхелисламов, 3. Рәмиев. — 383 б.
rn
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)
rn
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*