ТАТ РУС ENG

Абдуллина Диләрия Габдулла Тукай иҗаты һәм илаһият кануннары 


Татар халкының иҗтимагый һәм рухи тормышын энциклопедистларча гәүдәләндерүче шагыйрь Габдулла Тукайның тууына быел 126 ел булды.
Ул – татар дөньясы чикләрен үтеп, халыкара хәзинәгә әверелгән, шигырьләре дөнья халыклары телләренә иң күп тәрҗемә ителгән шагыйрьләрнең берсе.
ХХ йөз башы – татар әдәбияты тарихының Шәрык һәм Гареб традицияләре кисешкән, бергә аралашкан һәм синтез халәтенә кергән дәвере яңарышының күренекле вәкиле булган Габдулла Тукай шул җирлектә ярала, тамырлана һәм үсә. Шуңа күрә шагыйрь, Яңарыш вәкилләренә хас булганча, күңелендә иман саклый – әт-Тәүхид инанышына тугры кала һәм шул ук вакытта ул кешенең хөр, үз язмышына үзе хуҗа икәнлеген дә, диннең милли тәрәккыяткә, кеше бәхетенә хезмәт итәргә тиешлеге турында да авыз тутырып сөйли. Яңарыш вәкилләре һәм динне татар халкының  тарихи-иҗтимагый барышына яраклаштырырга омтылучы дини реформаторлар  кебек, Тукайның   дингә мөнәсәбәтендә дә ике яклылык – бер яктан Алланы тану, динне халыкка хезмәт иттерергә омтылу, икенче яктан,  тәрәккыят белән каршылыкка кергән дини тәртипләргә каршы чыгып, яңарышка омтылу  күзәтелә.
Тукай иҗатында Коръән тәгълиматы, ислам фәлсәфәсе, Шәрык классик поэзиясе традицияләре, Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятларыннан үтеп кергән әдәби-эстетик фикерләр белән бергә очраша һәм катлаулы бер бөтен тәшкил итә башлый.
Шагыйрь иҗатының Коръән идеяләре белән якынлыгы аның  халкыбыз язмышына ислам фәлсәфәсе, Изге Китап кануннары югарылыгыннан торып бәя бирүеннән килә. Тукай дини мәсьәләләрне милләт язмышыннан аерып карамый. Аныңча, бу бергәлекнең нигезе шәхесне Алла колы дип сукырларча язмышка баш идерүдә түгел, җәмгыятьтәге гаделлек, кешелеклелек, матди һәм рухи тигезлек, зыялы, мәдәни яшәү рәвешендә гәүдәләнә.   
Тукай үзенең әсәрләрендә Коръәннән килгән этик фикерләрнең шәхес өчен файдалы, җәмгыять тормышын, кешеләр арасын көйләүдә уңай нәтиҗә бирерлек әһәмиятлеләрен һәрвакыт игътибар үзәгенә куеп, намуслылык, башкаларны рәнҗетмәү, тәкәбберләнмәү, ялганламау, малга табынмау, ата-анага хөрмәт, туганлык кадерен белү, гадел хезмәт белән мал табу, шәфкатьле һәм сабыр булу кебек сыйфатларны олылый. Шагыйрь әсәрләрендәге фикерләр ислам дине кануннары белән каршылыкка керми, Коръәннән килә торган иҗтимагый, әхлакый-этик кануннар белән тирәнтен керешеп, берегеп яши. Коръәндә кат-кат кайтып таләп ителә торган иманлы, игелекле, мәрхәмәтле булу, әхлак, кешелеклелек, гыйлемгә омтылу, тән һәм җан сафлыгы, намуслылык, рухи һәм матди тигезлек кебек төшенчәләр Тукай иҗатының да асылын тәшкил итә. Ул  иҗатының мәгърифәтчелек чорында аеруча гыйлем культын  ихластан уртаклаша, шагыйрь фикеренчә, Коръән тәгълиматына, андагы гыйлем турындагы өйрәтмәләргә яңа заман таләбеннән иҗади якын килгәндә, иҗтиһад иткәндә генә татар милләтен алга җибәрергә, иҗтимагый һәм рухани тәрәккыят биеклекләренә күтәрергә мөмкин.
Габдулла Тукай иҗатында һәр нәрсәнең Алланың чиксез кодрәтенә бәйлелектә булуына ышануы нигезендә туган әсәрләр үзенчәлекле бер катлам тәшкил итә. Ул бу мәсьәләгә төрле яклап якын килә. Ләкин күбрәк Алланың бөтен гавам яшәешендә һәм язмышындагы илаһи ролен ачуга игътибар бирә. Мәсәлән, «Тәфсирме? Тәрҗемме?»дә:
Һәр заман кем насры берлән фәтхе килсә Алланың,
Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның
яки «Ана илә бала» шигырендәге «Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем» кебек өзекләрдә ул җиһандагы бар үзгәрешләрнең сәбәпчесе Алла икәнлеген күрсәтә.
Тукай иҗатында ХХ йөз башы Яңарыш мәдәнияте, шул чор татар реалистик һәм романтик әдәбияты өчен гаять актуаль булган хөр шәхес образы тудыру идеаллары, Алла кануннарын хаклау, шәхес хөрлеге мәсьәләләре белән тыгыз үрелеп килә. Тукай Коръән кануннарының үтәлеше җәмгыятьтәге төрле катламнар һәм кешеләр арасындагы әхлакый-иҗтимагый мөнәсәбәтләрне көйләүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерә, иҗтимагый-сәяси, социаль мәсьәләләрне чишүдә дә Коръәндә тасвирланган Алла кодрәтенә таяна, табигатьтәге үзгәрешләрне дә, кеше язмышын да Алланың ихтыярына бәйлелектә карый.  Тукай беркайчан да татар кешеләренең җир тормышын Илаһияткә бәйләнешле рухи яшәештән аерып куймый. Иң элек бу Алланың  барлыгын, Бер булуын тануда, әт-Тәүхид турындагы карашларны бернинди шик-шөбһәсез кабул итүдә күренә. Икенчедән, урта гасыр татар әдәбитының бик күп шагыйрьләречә, Тукай Аллаһы Тәгаләнең аз-Заты турында да сәнгати фикер йөртә, төрки-татар дөньясындагыча Аны төрледән-төрле исемнәр белән атый: Аллам, Тәңре, Ходай, Мәүләм, Серләр ачучы, Илаһ. Өченчедән, Аллаһы Тәгаләнең күп санлы атрибутлары турында сөйләгәндә Аның бөек Кодрәт иясе булуына басым  ясый.  
Коръәннең төп идеясе булган Алланың барлыгын, берлеген, кодрәтенең чикләнмәгәнлеген, бөек яратучы, иҗатчы икәнлеген тану белән бәйле идеяләр Тукай иҗатында киң чагылыш тапкан.
Мәсәлән, бу фикерләр «Туган авыл» (1909) («Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган…»), «Сөальләр» (1907) («Йа  Ходай! Нигә төрле-төрле кылдың  кешеләрне?»), «Өзелгән өмид» (1910) («Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы») шигырьләрендә кешеләрнең Алла тарафыннан яратылуын бәян итү рәвешендә гәүдәләнгән.
Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итү, аңа ышану Тукай иҗатын күңел нечкәлеге белән сугарылган яңа бер алым – Аллаһтан сорау ялвару, изге теләк-дога рәвешендә формалашкан әсәрләр белән баетуга өлеш керткән.
  Мондый әсәрләр шагыйрьнең җан авазын укучыга җиткерергә булыша. “Ана догасы”, «Тәәссер» (Тукай үзе бу шигырен «Лермонтовның «Молитва» сәрләүхәле шигыренә тәкълид» дип күрсәтә), «Таян Аллага» (1910), «Китап» әсәрләре шундый үзенчәлеккә ия.
Тукайның бөтен яшәү рәвеше, кылган гамәлләре һәм әсәрләрендә алга сөргән фикерләре дә ислам кануннарына нигезләнгән. Коръәндә: «Ий, иман китергәннәр! Сабыр итегез, (дошман каршысында) чыдам булырга тырышыгыз. Нык булыгыз!» (“Әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)” сүрәсенең 200 нче аяте), – дип әйтелсә, хәдистә исә: «Аллаһы Тәгалә каршында олы көрәшнең берсе – явыз җитәкче каршында булсаң да, дөресен әйтү», – диелә. Шагыйрьнең «Бер татар шагыйренең сүзләре» нәкъ шул фикерләрне раслый. Шагыйрь «дошманнар көченнән шикләнми», «хәсрәт-кайгыга каршы тора», «яхшылыкны мактый, яманлыкны сүгә», «юлдагы киртәләрне тибеп аудара», «дусларына дустанә мөгамәлә саклый». Бу шагыйрьнең  (шул исәптән  Тукайның үзенең дә) яшәү кануннары, иҗат шигаре булып яңгырый. Ул тормышының бөтен мәгънәсен Аллага һәм халкына хезмәт итүдә күрә:
Тиеш имеш үтәргә изге юлда бу гомер барсы
Түләү берлә  бурычны Тәңремә һәм халкыма каршы.
Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле бер юл да тотмыймын.                   
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса – Алла ул! –
дигән шигырь юлларының да асылы шул мәгънәгә хезмәт итә.  
Шагыйрь күңеле кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ялганга корылуын, капиталистик җәмгыятьтә бар нәрсәнең акча, мал белән бәяләнеп, рухи кыйммәтләрнең икенче планга кайтарылуын авыр кичерә. Мондый тормыш аңа мәгънәсез тоела. «Гомер хакында» шигырендә:
Бик күңелсез бер начар журнал – гомер,
Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер, –
ди.
«Сорыкортларга» (1906), «Матбага берлә уйнаган бер байга» (1907), «Тотса мәскәүләр якаң» (1908), «Тәләһһеф» (1910) кебек шигырьләрендә, «Алай-болай» (1906), «Уральск имамнарына ачык хат» (1906) кебек мәкаләләрендә намусын, иманын һәм динен тамак ялына, тиеннәргә саткан бәндәләрне гыйбрәтле тәнкыйть утына тота.
    Ул кешенең шәхси әхлагы өлкәсендә дә ислам кануннары белән каршылыкка кергән эш-гамәлләргә каршы чыга. Әйтик, «Читен хәл» (1911), «Катиле нәфескә» (1910) әсәрләрендә үз-үзеңә кул салу, ә «Кечкенә бер көйле хикәя» (1906), «Авыл җырлары» (1911) шигырьләрендә, «Тиешсез эш» игъланында зина кылу кебек хәрам гамәлләр кире кагыла.
Үзеңнән көчсезләргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, яхшылык эшләү, ялганнан, ялкаулыктан читтә булу, тырышлык кебек сыйфатлар балалар өчен язылган әсәрләрендә дә аерым урын били. «Бәхетле бала» (1909), «Күгәрчен» (1910), «Фатима белән Сандугач» (1910) һәм башка бик күп кенә әсәрләре шуңа мисал.
Тукай яшәү дәверендә илаһият кануннарын саклап, аларга хөрмәт тотып яши. Кешелекнең асылын саклауда, җәмгыятьне төрле авырулардан, кимчелекләрдән чистартуда да, үзара мөнәсәбәтләр сафлыгында да аңа таяна. Бер гасырдан соң да аның әсәрләренең халкыбыз тарафыннан сөеп укылуының сәбәбе дә шунда.

Диләрия АБДУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты,
Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре


(Чыганак: Дин вә мәгыйшәт, 28.12.2012)



Комментарий язарга


*