ТАТ РУС ENG

 Алиева Ә., Рәмиев З., Юзиев Н. (редколлегия) Габдулла Тукай тормышының бер елы (1910 ел)

Татар әдәбият белемендә Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты күптәннән өйрәнелеп килә. Бу турыда күренекле галимнәребезнең күп кенә китаплары дөнья күргән. Шулай да бездә әлегәчә Г. Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы төзелмәгән. Шуңа да Тукай биографиясен өйрәнү әдәбият белемендә мөһим проблемаларның берсе булып калуында дәвам итә.
Рус әдәбияты классикларының тормыш һәм иҗат хроникасын төзү буенча бай тәҗрибә тупланган. Горький, Лермонтов, Чернышевский, Герцен һ.б. әдипләрнең елъязмалары басылып чыгу шушы өйрәнүнең нәтиҗәсе булып тора.
Татар әдәбиятында Г.Тукай турында мондый үрнәктә язылган хезмәт әлегә юк. Бу эш яңа башланды гына. 80 нче елларның башларында Г.Ибраһимов исемендәге институтның әдәбият секторында Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасын төзү мәсьәләсе каралып, ул берничә иптәшкә йөкләтелде. Киләчәктә хезмәтне аерым китап итеп бастырып чыгару планлаштырылган.
Биредә шушы елъязманың 1910 елга караган өлеше тәкъдим ителә.
Елъязманы төзүдә чыганаклар итеп түбәндәге материаллар файдаланылды :
1/ шагыйрь үзе исән чакта вакытлы матбугатта басылып чыккан хезмәтләре; аерым китап булып чыккан әсәрләре һәм шул әсәрләренә карата чыккан рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре ;
2/ замандашларының, дусларының һәм туганнарының истәлекләре;
3/ хатлары һәм аңа язылган хатлар;
4/ аның эшчәнлегенә мөнәсәбәте булган архивларда сакланган материаллар;
5/ аның иҗатын өйрәнеп язылган монографияләр.
Тукайның иҗатына яки тормышына караган мәгълүматлар бирү ягыннан әһәмиятле хатларының кайберләреннән цитаталар китерелде. Кайберләренә кыскача аннотация бирү белән генә чикләнде. Аерым әһәмияткә ия булган, яисә тормыштагы берәр истәлекле вакыйгага, теге яки бу сыйфатлары белән татар дөньясына билгеле шәхесләргә багышлап язылган әсәрләрнең эчтәлеге, тарихы турында кыскача әйтеп үтелде. Шулай ук Тукай иҗаты турындагы тәнкыйть хезмәтләре, рецензияләр турында мәгълүмат бирелде, кайберләреннән цитаталар да китерелде.
Аерым көнгә, айга беркетелмәгән фактлар «кыш», «җәй» диеп, ел фасылына туры килгән урында бирелде.
Бер үк көндә булган фактлар алдында дата бер генә тапкыр бирелеп, икенче фактны бирер алдыннан исә сызык куелды.
Елъязмада факт турындагы хәбәр я документка аннотация, яки аңардан цитата рәвешендә, яисә аннотация һәм цитата бергә кушылып та бирелде.
Елъязмада китерелгән фактларның чыганаклары шартлы кыскартылмалар белән күрсәтелде. Аларның исемлеге мәкаләнең ахырына урнаштырылды.
Бер үк вакытта берничә чыганакка таяну исә, әлеге фикернең шуларга нигезләнүен күрсәтә.
Газета, журналларның даталары һәм номерлары хронологик даталар белән туры килгәндә чыганакта күрсәтелмәде, тәңгәл килмәгән очракларда күрсәтелә барылды.
Теге яки бу басылып чыккан әсәре астында имза буларак /Тукай, Г.Тукай дип/ исеме һәм фамилиясе язылган очракта елъязмада бирелмәде, псевдоним белән басылган әсәрләре имза белән күрсәтелде.

(Дәвамы киләсе биттә)

{mospagebreak}

1910 ел

Кыш-яз. Тукайның дусты һәм замандашы Вафа Бәхтияров истәлегенә караганда, шагыйрь 1910 елның кышында 4-5 ай чамасы «Амур» номерларында /хәзерге Киров урамы, 70 нче йорт/, 3 нче катта 33 нче бүлмәдә яши. «Ачы тәҗрибә авазы»,  «Авыл җырлары», «Ник? Нигә?» исемле шигырьләрен монда яза /В.Бәхтияров төзегән альбом/ I. 9 ф., 3 тасв., 6 эш, 14 б.
3 январь. «Йолдыз»да /№ 466/ «Татар мөхәрриренә» шигыре басылып чыга.
7 январь. «Йолдыз» /№ 488/ газетасы «Нәсихәт» шигырен бастыра.
12 январь.  «Йолдыз»да /№ 490/ «Габди» /Г.Ибраһимов/ имзасы белән басылган «Татар матбугаты» дигән тәнкыйть мәкаләсендә Тукай шигырьләре, аларның татар әдәбиятында тоткан урыны һәм укучыларның бу иҗатка мөнәсәбәтен күрсәтеп язылган мондый юллар бар: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле (Шәүкәт — олылык, бөеклек.) һәм галәбәле (Галәбә — өстенлек.) рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗә ки, татар шагыйре диелүгәчә укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була (Мәүҗүд була — пәйда була, туа.). Бу шагыйребез көннән-көн күтәрелә, халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр. Татар шигырь мәйданында Тукаев иң гали ноктада тора.   … Шулай булуы табигыйдер. Чөнки табигый талант, вәһаби истигьдад (Вәһаби истигъдад — табигать бүләк иткән сәләт.) янында әрбабе һәвәс вә әҗваф (Әрбабе һәвәс вә әҗваф — һәвәскәр һәм бушкуыклар.) яшәргә мөмкин түгел».
19 январь. «Идел»дә /№ 222/ түбәндәге игълан басылып чыга: «Балалар күңеле» — ибтидаи сыйныф (Ибтидаи сыйныф — башлангыч класс.) балаларына укытыр өчен Габдулла Тукаев тарафыннан тәртип ителмеш (Тәртип итү — төзү.) дөрес китабы, шигырьләр мәҗмугаседер (Мәҗмуга — җыентык.). Гаять гыйбрәтле вә гаять файдалы, балаларның рухларын вә милли хассиятләрен уйгатуга хезмәт итәчәк…»
—    «Йолдыз»ның /№ 493/ «Яңа әсәрләр» бүлегендә Кәбир Бәкернең «Балалар күңеле» дигән рецензиясе басыла.
«Бездә мәктәпләрдә чын татар телен өйрәтә вә шуның белән бергә гали хиссиятләр (Гали хиссиять — бөек хисләр.) тудыра торган бер кыйраәт китабы (Кыйраәт китабы — уку китабы, дәреслек-хрестоматия.) юк иде,-дип яза автор, — Менә алдымда беренче шагыйрьдәремездән Тукаев җәнаблеренең «Балалар күңеле» исемле шигырьләр мәҗмугасе. Бу мәҗмуганең башыннан алып ахырына кадәр бар шигырьләре дә балалар өчен язылган вә азмы-күпме кирәкле хиссиятләр тудыра торган, балалар күңеленә азык бирә торган шигырьләрдер. Хосусан, «Туган тел» балалар рухына бик якын һәм бик муаффәкыятьле (Муаффәкыятьле — уңышлы, туры килгән.) бер рәвештә язылган.
Моңарчы булган уку китапларында көйле әсәрләр зур урын ала. Балалар хәтта бик тәэсирле мәкаләләрне дә «Фазаилешшөһүр» китабы көенә салып укыйлар һәм бөтен бирә торган тәэсирен җуялар иде. Бу китапка кертелгән шигырьләр исә көйгә килми, чөнки тәэсирле уку үзенә күрә бик зур бер кәмаләт (Кәмаләт — камиллек.) санала торган нәрсә. Шуның өчен мәктәп балаларын тәэсирле укырга да өйрәтергә кирәк. Бу китап исә шуңа хезмәт итәчәк».
4 февраль. «Мәҗрух (Мәҗрух — яралы, җәрәхәтле.) указ» шигырен яза. Ул элекке Самар губернасы /хәзерге Оренбург өлкәсе/, Бозаулык шәһәре мулласы, язучы Галиәсгар Гафуровның /Чыгтай/ «Исабәт» исемле китабына каршы күтәрелгән шау-шу уңае белән ярылган. Кадимчеләрнең басымыннан куркып, Чыгтай үзенең фикерләреннән кире кайтып, «тәүбә» итү һәм указын саклап калу өчен, Уфага Духовное собраниягә бара. — 4.2т., 348 б.
—    «Яшен» журналы чыгудан тукталганнан соң 8 ай үткәч, демократик яшьләрнең һәм Тукайның тырышлыгы белән Әхмәт Урманчиев исеменә «Ялт-йолт» дигән сатирик журнал чыгарырга рөхсәт алына. — I. 20 ф., I тасв., 166 эш.
— 13 -.. «Йолдыз «да /№ 501/ «Мәҗрух указ» шигыре басылып чыга.
23 февраль. «Йолдыз «да /№ 508/ «Кәҗә тугърысында» шигыре «Шүрәле» имзасы белән басыла.
6 март.  «Йолдыз» /№ 512/ газетасы, редакция исеменнән, Тукайны мактап язылган шигырь җибәргән бер хәбәрчесенә атап түбәндәге ачык хатны урнаштыра:  «Тукаев җәнабләренә» сәрләүхәле  (Сәрләүхәле — исемле.) шигыреңезне Тукаевның үзенә күрсәттек. Хөсне заныгызга төшәккер итсә дә (Хөсне заныңызга тәшәккер итсә дә — яхшы карашта булуыгыз өчен рәхмәт әйтсә дә.), үзе хакында күтәренке сүзләрне басмавыгызны үтенде. Шул сәбәпле дәреҗ   ителмәде (Дәреҗ ителмәде — басылмады.)».
15 март. Казанда Әхмәт Урманчиев редакторлыгында һәм нәширлегендә,  секретаре Г.Тукай булган рәсемле сатирик «Ялт-йолт» журналының I нче номеры дөнья күрә. Демократик юнәлештәге бу журнал 1918 елга кадәр дәвам итә.  Биредә Тукай көчен кызганмыйча,  яратып, чын күңелдән бирелеп эшли. Менә бу турыда замандашларының фикерләре:
«Ялт-йолт» Тукай тәшәббесе (Тәшәббес — инициатива.) белән чыгарылды һәм дә үлгәнче аның журналы булып калды. 6. 4 б..
«Яшен» тукталгач, ул /Г.Тукай — Ә.А./ «Юл» көтепханәсе ияләреннән Әхмәт Урманчиев тарафыннан чыгарыла торган “Ялт-йолт” журналында бер ялгызы эшли, мин тик ташка төшерү өчен карикатуралар гына эшләп бирә идем».  — Г.Камал.  «Габдулла Тукай турында истәлек»,  5. 73 б.
«Ялт-йолт» журналының беренче санында «Гаҗәп талантлар» дигән фельетоны /имзасыз/,  «Исабәтченең тәүбәсе» исемле рәсем-карикатура белән янәшәдә /анда бер чалмалының, ул «Исабәт»нең авторы Чыгтайга охшатып ясалган, күп чалмалылар алдында тәүбә ктеп утырганы сурәтләнгән/,  «Мәҗрух указ» шигыре,  «Сабын ашаганнар»quot; исемле /»Шүрәле» имзасы белән/ һәм «Ике хәзрәт вә извозчик» дигән мәкаләләре, «Зур бәшарәт (Бәшарәт — шатлык, сөенеч.)» шигыре /»Гөмберрт» имзасы белән/ басылып чыга.
1910 елда Петербург мулласы, дин философы Муса Бигиев «Рәхмәте илаһия гомуми» /»Алланың рәхмәте барлык кешегә дә»/ дигән китап чыгара. Анда алланың рәхмәте киң булуы, мөселманнарның да, мөселман түгелләрнең дә ахирәттә оҗмахка керәчәкләре Коръән аятьләре белән исбатланып сөйләнә. Китап чыккач та, динчеләр арасында шау-шу күтәрелеп, буржуаз газета һәм журналлар, аеруча клерикаль «Дин вә мәгыйшәт», «Бәянелхак», айлар буе озын-озын мәкаләләр бастыралар. Тукай бу шигырендә «зур сөенеч» дип шул китаптан, аның тирәсендәге шау-шудан көлә. — 5. 356 б.
23 март. «Йолдыз»да /№ 518/ «Җәйге таң хатирәсе» исемле шигыре басыла. Әсәр рус шагыйре А.М.Федоровның «Рассвет» дигән шигыреннән файдаланып язылган.
26 март.  «Идел» /№ 241/ газетасында «Яңа әсәр» исемендә рецензия басылып чыга. Биредә «Кәшшаф Патии шигырьләре» дигән җыентык мактап сөйләнә һәм Кәшшаф Патииның иҗатын Тукай белән чагыштырып: «Г.Тукаевтан соң беренче шагыйремез», — диелә.
1 апрель. «Ялт-йолт» журналының икенче саны басылып чыга. Биредә Тукайның тубәндәге әсәрләре урнаштырылган:  «Шүрәле» имзасы белән «Авыл җырлары» /Дүртенче көлтә/ шигыре,  «Догачы шүрәле» имзасы белән «Яшен мәрхүм» исемле мәкалә. Соңгысы 1908 елның җәендә материаль һәм цензура кыенлыклары аркасында, «Яшен» журналы чыгудан туктап, аның традицияләрен дәвам иттерүче «Ялт-йолт» журналы дөньяга килү уңае белән язылган.  «… Сез бу «Ялт-йолт»ны кайдан ялтырый дип беләсез? Ул һаман да яңадан терелгән «Яшен» утыннан ялтырый. Яшәсен «Яшен»,  яшәсен «Ялт-йолт»!»
«Ялт-йолт» мөхәррирләреннән берәү-икәү имзасы белән «Гәзитәләрдән» дигән баш астында: «Ватык» гәзитәсе Казанда Галиәсгар Камалетдинев тарафыннан «Яшен» чыгарылмаячак икән… дип язганның соңында Әхмәт Урманчиев тарафыннан «Ялт-йолт» исемендә көлке журналы чыгарылачак вә мөхәррирләре арасында Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал,  Габдулла Тукаевлар да бар..: дия хәбәр бирә»,  — дигән юллар урнаштырылган һәм шуңа җавап рәвешендә «Вакыт»тан көлеп хәбәр китерелгән.
Г.Ибраһимов «Йолдыз»да /№ 522/ басылган «Әдәбият мәсьәләләре» дигән мәкаләсендә /»Тәгъриф (Тәгъриф — аңлатма,  билгеләмә.)» исемле бүлекчәсендә/ «Әдәбият нидән гыйбарәт? Аңа ниләр керә?» кебек сорауларга аңлатма биреп, Тукай иҗатына да кагыла: «Рус әдәбияты дигәндә күз алдында Пушкин, Гоголь, Лермонтов, һәм Горький, төрек әдәбияты дигәндә Әхмәд Мидхәт һәм Тәүфикъ Фикърәтләрне хәтерләсәк, татар әдәбияты хакында сүз чыктымы,  Г.Тукай һәм Ф.Әмирханның әдәби һәм шигъри әсәрләре күз алдына килә…  Безнең үзебездә татар әдәбиятты тәхтенә җәмгы татарча асарь керсә дә, бу кәлимә (Кәлимә — сүз.) мотлак (Мотлак — шартсыз, абсолют.) әйтелгәндә, Г.Тукаев, Ф.Әмирханов кеби шагыйрь вә әдипләребезнең әдәби вә шигъри әсәрләре, ягъни татар телендә язылган шигырь, назым (Назым — тезмә әсәр.), роман, хикәя вә драмаларның мәҗмугы (Мәҗмугы — бөтенесе дә, бары да; тупламы.) ирадә кыйлынадыр (Ирадә кыйлыну — күздә тотылу.)».
6 апрель. «Идел»дә /№ 247/ Вакыйф Суксуи имзасы белән Вакыйф Жәлалның китап укуның белем, хикмәт чишмәсенә алып керүен тасвирлаган «Тәффәккер (Тәфәккер — уйлану, фикер йөртү.)» исемле /Тукаевның «Тәэссер»енә каршы/ шигыре басылып чыга. * (Тукаевның «Тәэссер» исемле шигыре уңае белен» дигән мәгънәдә.)
12 апрель.  «Күңелле сәхифәләр» исемеңдә, рәсемнәр белән бизәлгән, балалар өчен язылган шигырьләр җыентыгы басылып чыга. /»Мәктәп мөкяфәте»ннөн 4 нче китап. Казан,  «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы/. Яңа: «Имтияз (Имтияз — мактау кәгазе.) алган бала», «Һәр ялтыраган алтын түгел», «Безнең гаилә», «Гали белән Кәҗә», «Фатима белән Сандугач»,  «Һәркемнең ашыйсы килә»,  «Ялкау Маэмай»,  «Шаян Песи», «Кызыклы Шәкерт»,  «Бичара Куян»,  «Ак Бабай»,  «Кичә һәм Бүген» дигән шигырьләр кертелгән. — 2. 420 ф., I тасв. ; 4.5 т., 306 б.
8, 13 апрель. «Йолдыз»да /№ 527/ «Лекция. Ушбу тиз арада «Шәрекъ клубы» залында Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты тугърысында лекция укыячак»,  — дигән игълан урнаштырыла. — Хуҗа Бәдигый. «Исемдә калганнар», 5., 120 б.
—    Шунда ук «Мигъраҗ (Мигъраҗ — күккә ашу.) » шигыре басыла. Коръәндәге һәм башка дини китаплардагы «мигъраҗ» мотивына ияреп язылган.
15 апрель. «Ялт-йолт» журналының 3 нче санында «Чүп-чар» исемле мәкаләсе, «Ник? Нигә?» шигыре, «Һөҗүвият (Һөҗүвият — сатира.)» дигән рубрика астында «Шүрәле» имзасы белән «Ике иптәш арасында» шигыре басылып чыга. Соңгысы А.С.Пушкинның «Любопытный» исемле шигыреннән файдаланып язылган.
—    «Йолдыз»да /№ 52Ө/ «Катиле нәфескә (Катиле нәфес — үз-үзен үтерүче.)» шигыре басыла һәм шунда ук игълан-реклама бирелә:
«Бүген,  пәнҗешәмбе, 15 апрель,  кич 9 сәгатьтә  «Шәрекъ клубы»нда Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турында лекция укыячак. Билет бәясе 30 тиеннән 15 тиенгә кадәр».
    Тукай «Шәрекъ клубы»нда үзенең «Халык әдәбияты» дигән лекциясен укый. Тыңлаучыларның күбесе Казанның зыялы яшьләре һәм шәкертләреннән гыйбарәт була. — «Йолдыз»,  19 апрель, № 529.
Лекциянең тарихын ул үзе болай аңлата:  «Көннәрдә бер көнне бер иптәшемә уйнап кына: «Мин халык әдәбияты турысында лекция укыйм»,  — дип әйткән идем. Ул, шуңа ышанып, Тукаев лекция укыячак икән дип, мөгътәбәр гәзитәләремезнең берсенә язып та өлгергән.
Мин, ул иптәшем яныннан чыкканда, уйнап әйттем, ышанып калма тагы, дип әйтергә онытканмын.
Менә шулай итеп, ялгыш, уеннан уймак чыгып куйгандай булып, мин, теге газета хәбәрен тәкзибә (Тәкзиб — ялганга чыгару.) — фәләнгә керешмичә, чынлап та халык әдәбияты хакында үземнең белгән вә хис иткән кадәр фикерләремне сөйләргә җәсарәт итәм (Жәсарәт итү — батырчылык итү.)».  -7. 26.
Татар теле һәм фольклор галиме,  профессор Хуҗа Бәдигый, Тукайның әлеге лекциясен тыңлаган кеше, үзенең истәлегендә болай яза:  «Теоретик материал күп булмаса да, лекция миңа бик ошады. Тукай үзенең лекциясендә хәзерге күзлектән караганда да,  халык әдәбиятының /фольклорның/ эчтәлеген яхшы ук дөрес билгеләп бирде».  — Хуҗа Бәдигый «Исемдә калганнар»,  5.  121 б. ; I. 9 ф., 4 тасв., 21 эш, 3 б.
Бу кичәдә Гафур Колахметовның да катнашуы билгеле. — 8. 356б.
19 апрель. «Йолдыз»да /№ 529/ «Газаптан соң» шигыре басылып чыга. Автор үзе «Майковтан моктәбәс (Моктәбәс — файдаланып язылган.) /» дип куйган.
—    «Йолдыз» /№ 529/ газетасының «Казан хәбәрләре» бүлегендә «Шәрекъ клубы»нда лекция» исемле мәкале басыла:
«Пәнҗешәмбе көн 15 нче апрельдә шагыйрьләремездән Габдулла Тукаев җәнабләре «Халык әдәбияты һәм милли көйләр вә шигырьләр хакында» лекция укыды. Лекциядә нинди көй вә шигырьләрнең халык әдәбияты дип аталганлыгы,  татар көйләреңдән бәгъзеделәренең ни мөнәсәбәт илә чыкканлыгын,  татарлар арасында һәртөрле кайгылы вә фаҗигале вакыйгалар тугрысында бәет чыгарырга һәвәс барлыгын һәм халык арасында сөйләнә торган хикәяләрнең әдип вә шагыйрьләр тарафыннан төзәтелеп язылгандай соңра халык әдәбияты жөмләсендән чыкканлыгы мисаллар илә күрсәтте. Мисаллар арасында көлдергеч шигырьләрнең булуы тыңлаучыларның хушына килде. Лекция укылып беткәч, Тукаев җәнабләрен кул чабып тәбрик кыйлдылар».
—    «Йолдыз»да /№ 529/ Г.Ибраһимов «Татар яшьләре» исемле мәкаләсендә Тукай иҗатына югары бәя бирә. Татар шагыйрьләре арасында иң зурысы булуын күрсәтә. «Шигырьләре бөтен аңлылар тарафыннан сөелеп укылган Тукаев», — дип атый.
21 апрель. «Йолдыз»да /№ 530/ «Ачы тәҗрибә авазы» шигыре басылып чыга.
25 апрель. «Йолдыз» /№ 531/ газетасы «Яз хәбәре» шигырен, /русчадан дип куелган/,  «Мәҗлес» шигырен /әсәр А.С.Пушкинның «Веселый пир» 1819 /исемле шигыреннән файдаланып язылган/,  «Җәй көнендә» шигырен бастырып чыгара. Соңгысы рус шагыйре В.И.Водовозовның «Летом» исемле шигыреннән файдаланып язылган.
29 апрель. «Халык моңнары» исемендә халык җырларын эченә алган китабы «Җыючысы — Шүрәле» дигән имза белән басылып чыга. /Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы/.
Бу җыентыкка кыска һәм озын көйләргә җырланган җырлар, «Сак-сок» бәетләре кертелгән. — 2. 420 ф., I тасв. ;4., 5 т., 306 б.
1 май. «Ялт-йолт» /№ 4 / журналында «… /Ике хатын берлә тормыш/» дип башланган исемсез шигыре рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Аска «Авыл җырларыннан» дип куелган. Рәсемдә татарча җыештырылган бүлмә. Сандык өстенә мендәрләр өелгән. Стенада Мәккә — Мәдинә сурәте. Ике хатын өстәл кырыенда бер-берсенә аркаларын куеп утырганнар: әле генә кычкырышканлыклары аңлашыла. Кәҗә сакаллы, кара түбәтәйле ир пары бөркеп торган самовар күтәреп килә.
2 май. «Йолдыз»да /№ 534/ «Кайчакта» шигыре басылып чыга.
12 май. «Гомер юлына керүчеләргә» шигырен яза. — «Йолдыз», 16 май, № 540.
15 май. «Шура» журналының10 нчы санында З.Вәлиди «Җырларымыз хакында» дигән мәкалә бастырып чыгара. Мәкалә Тукайның «Халык әдәбияты» дип исемләнгән китабы һәм анда әйтелгән фикерләр белән полемика рәвешендә язылган. З.Вәлиди Тукайның «Безнең җырлар җитлексез»,»безнең җырларыбыздагы мисраглар (Мисраг – шигырь юлы.) арасында мөнәсәбәт тә юк» кебек фикерләре белән килешмәвен әйтә. — 318 б.
—    «Ялт-йолт» журналының 5 нче санында «Имам хатиб» имзасы белән «Яңа хөтбә» исемле памфлеты басылып чыга. Мәчетләрдә укыла торган хотбәләргә пародия рәвешендә язылган. Бу әсәр кайбер үзгәрешләр кертелеп, «Керешү хотбәсе» исеме белән «Яшен ташлары» /1911/ җыентыгына урнаштырылган. Аннан соң чыккан бүтән басмаларда да шул исем белән кертелгән.
—    Шул ук журналда «Гөмберт» имзасы белән «Кеше — хайваннар» әсәрә урнаштырылган. Шул заманда татар дөньясындагы һәм әдәбият-сәнгать өлкәсендәге тискәре күренешләрдән көлеп, вакытлы матбугат органнарын /»Шура» /1908-1918/ — әдәби, фәнни һәм сәяси журнал, «Дин вә мәгыйшәт» /1906-1918/ — дини-клерикаль журнал/, үз чорының күренекле шәхесләрен тәнкыйть итеп язылган әсәр.
Шагыйрь Сәгыйть Рәмиевне /1880-1926/, Бозаулык шәһәре мулласы, шул ук вакытта публицист һәм язучы буларак та танылган Галиәсгар Гафуров-Чыгтайны /1867-1942/, аларның эшчәнлекләрендәге идея ягыннан тотрыксызлыкны гаепли.
«Үзе шагыйрь итеп тә, публицист итеп тә олылап, хөрмәт итеп, аралашып йөргән Сәгыйть Рәмиевнең «Бәянелхак» редакциясенә эшкә керүе, Рәмиев белән Тукай арасында билгеле бер киеренкелек тудырды. Тукай С.Рәмиевнең демократик позициядән чигенүен мәгълүм фельетонында бик кискен бәяләде». -10. 38 б.
16 май. «Йолдыз»да /№ 540/ «Гомер юлына керүчеләргә» шигыре басылып чыга.
20 май. «Вакыт» /№ 619/ газетасында игълан-реклама басыла: «Яңа китап… «Халык моңнары», «Шүрәле» әфәнденең камил муаффәкыять (Камил муаффәкыять — биредә: нечкә зәвык.) илә интихаб (Интихаб иткән — сайлап алынган.) иткән, һәркемнең милли хисләрен кузгатырдай җырлар мәҗмугаседер».
22 май. «Вакыт»та /№ 620/ «Өмидсезлек'» шигыре басылып чыга.
Май. Тукай Ташаяк ярминкәсендә була, карусельдә әйләнә «Туйганчы бала чакта эләкмәгәннең үчен алдым» — дип сөйли. — Якуб Байбурин. «Г.Тукаев хатирәсе», 11.98 б.
—    Май айларында Петропавловскида җәдит мәктәбе укытучысы Кәшфи Мостафин хосусый рәвештә русча укыр өчен Казанга килә. Тукай белән танышып, аннан киңәш сорый. Репетитор профессионал студент Моисей Адольфович Берлин турында сораштыра. Тукай аңа: «Ул студент бөтен фәннән бер үзе өлгерү аттестаты алуга әзерли ала, өч-дүрт тел белә. Ул гыйлем тәпәне инде. Мин сезгә шуннан укырга киңәш итәм», — ди.
Кәшфи Мостафин белән Панаев бакчасына спектакль карарга баралар.    
«Бу вакытта Тукай «Болгар» кунакханәсендә яши иде», — ди истәлек авторы. — К.Мостафин. «Тукай киңәше белән», — 12,41 б.
Җәй. Замандашларының истәлекләренә караганда, каләмдәш дуслар Г.Тукай, Ф.Әмирхан, В.Бәхтияров, Я.Байбурин Казанда Ботаник бакча /хәзер Зооботаника бакчасы/ каршында фатир алып, җәйге дача сыман итеп яшиләр. Тукай һәм Әмирхан аерым-аерым бүлмәләрдә, Вафа белән Якуб бергә торалар. Алар янына еш кына дуслары, интеллигентлар килеп йөриләр. — Закир Шакиров. Мин география укытканда, 12. 34 б.
1 июнь. «Ялт-йолт» журналының 6 нчы санында «Гөмберт» имзасы белән «Акыллы башлар» фельетоны басылып чыга.
6 июнь.  «Хале хазир (Хале хазир — хәзерге хәл.)» шигырен яза. — «Йолдыз». 10 июнь, № 550.
8 июнь. «Йолдыз» /№ 549/ газетасында Г.Ибраһимовның «Г-җан» имзасы белән «Әдәбият мәсьәләләре» дигән мәкаләсенең «Халык мосаннәфаты (Халык мосаннәфаты — халык иҗаты әсәрләре.)» дип исемләнгән бүлеге басылган. Автор татар халык иҗаты, фольклоры турындагы фикерләрен әйтеп, руслардагы халык иҗатының җыеп өйрәнелүен күрсәтә, шуны өйрәнүче авторларны саный. Татар халкының авыз иҗаты, шулай ук, гаять бай, ләкин өйрәнелмәгәнлеген, бу хәзинәне җыю, өйрәнү тиешлеген әйтә.
Әдәбият һәм халык авыз иҗаты арасындагы мөнәсәбәтләрне күздән кичереп, Тукай иҗатының татар әдәбияты барышында кабатланмас урынын билгеләп уза.
Татар халкының үз фольклорына мөнәсәбәттә күзен ачуда, аңарга үз авыз иҗатының нинди бай һәм саекмас рухи мирас булуын күрсәтүдә шагыйрьнең ролен ассызыклый. Бу мәсьәләдә аны татар шагыйрьләренең бөтенесенә үрнәк итеп куя.
«Бу турыда һәркемнән артык мәшһүр шагыйребез Тукаевка бурычлыбыз. Ул үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре илә шул гавай әкиятләрен тасвир итеп, һәркем тарафыннан сөелеп укырлык бер хәлгә куйды».
Мисал: аның күптән чыккан «Шүрәле»се,… «Су анасы» моның иң гүзәл нәмүнәләреннәндер.
Тукаевның бу шигырьләре шул кадәр ачык вә табигый чыккан ки, чи гавайның авызыннан да шулкадәр генә чыгар иде».
10 июнь. «Йолдыз»да /» 550/ «Хале хазир» шигыре басылып чыга.
20 июнь. «Халык әдәбияты» китабы басылып чыга /Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы/.
Бу китап хакында автор үзе болай ди: «Халык әдәбияты» намендәге (Намендәге — исемендәге.) бу рисаләм (Рисалә — әсәр, кечкенә китап.) Казанда «Шәрекъ клубы»нда, ушбу сәнә (Сәнә — ел.) 15 нче апрельдә укыдыгым /итлакъ җаиз исә (Итлакъ җаиз исә — әйтергә яраса.) / лекциянең мәзмуненнән (Мәзмун — эчтәлек.) гыйбарәттер». — 2. 420 ф., I тасв.
Нәширләр тарафыннан язылган кереш сүздә мондый юллар бар:
«Габдулла әфәнде бу әсәрендә халык әдәбияты, халык җырларының нидән гыйбарәт идекене вә аның сонгый (Сонгый — ясалма.) әдәбият вә сонгый җырлардан ничек аерылдыгы хакында ачык һәм төпле мәгълүмат бирә.
Татар халәте рухиясенен аңларга теләүчегә бер данәсене алып уку һәм бөти кебек үзе илә саклау лаземдер». — 7. 3-5 б.
28 июнь. «Үкенеч» исемле шигырен яза. — «Йолдыз», I июль, 558.
1 июль. «Йолдыз»да / 558/ «Үкенеч» шигыре басылып чыга.
    «Ялт-йолт»та /» 8/ «Нечкә хиссият» әсәре «Шүрәле дию белгәйсез» дигән имза белән, «Фәлсәфи сүзләр» әсәренең беренче кисәге «Фәйләсүфләр» имзасы белән басылып чыга.
2 июль. «Хасият» шигырен яза. — «Йолдыз», 6 июль, № 560.
—    «Идел» /№ 269/ газетасында Вакыйф Жәлалның «Истикъбаль (Истикъбаль — киләчәк, булачак.) өмидләре» /Тукаевның «Өмидсезлег»енә каршы/ шигыре басыла. Оптимизм рухында, төшенкелеккә бирелмәскә, киләчәккә өмет белән карарга чакырып язылган бу шигырьдә автор Тукайны ялкынлы шагыйрь дип атый.
6 июль. «Йолдыз»да /№ 560/ «Хасият» шигыре басылып чыга.
9 июль «Әдәбият» исемендәге китабы дөнья күрә /»Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр. 2 нче басма. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе/. — 2. 420 ф., I тасв. ; 4.5 т. 306 б.
15 июль. «Ялт-йолт» журналының 9 нчы санында халык язмышына карата ваемсызлык күрсәткән буржуаз интеллигенциянең эшсезлегенә нәфрәтләнеп, аны каты тәнкыйтьләп язылган «Яшьләр» шигыре һәм «Фәйләсүф» имзасы белән «Фәлсәфи сүзләр»нең икенче кисәге басылып чыга.
27 июль. «Идел»дә / № 275/ Тукайга багышлап язылган шигырь басыла. Авторы күрсәтелмәгән.

Габдулла Тукаевка

Бөтен әшгареңез (Әшгарь — шигырьләр.) барысы кыйммәтле,
Халыкка файдалы һәм иң кирәкле,
Килешле, шундый шәп, укырга дәртле,
Татарча, чын, матур, тәмле, бизәкле.
Яшә Тукай! Сези милләт онытмас!
Күмелсә дә җисем, нам бер дә бетмәс!

29 июль. Ф.Әмирхан «Йолдыз»да /№ 569/ басылган «Мәктәпләребездә татар әдәбияты» дигән мәкаләсендә Һади Максудиның «Төрки нәхүе» дигән китабын анализлап, «Һәр кагыйдәгә мисалларны Габдулла Тукаев шикелле татарчаның матуры белән яза торган кешеләрнең әсәрләреннән алсаң бик матур булыр иде»,  — ди.
1 август. «Ялт-йолт»ның 10 нчы санында «Шүрәле» имзасы белән «Танса» шигыре, «Адәмнең биш әгъзасы ни эшли?» мәкаләсе басыла.
6 август.   «Иссез чәчәк» шигырен яза. «Русчадан» дип куелган. Әсәр рус шагыйре И.А.Дмитриевның /1780-1884/ «Полевой цветок» исемле парчасыннан файдаланып язылган. — «Йолдыз», 22 август, № 578.
13 август. «Идел» /№ 280/ газетасы Тукай әсәрләрен рекламалап «Яңа әсәрләр» дигән рубрика астында игълан бастыра:
«Халык моңнары». Мәшһүр җырчы «Шүрәле» әсәре.  «Халык әдәбияты» китабы — бәетләр, җырлар хакында, бөтен булмаса да, күңелле мәгълүмат биргән бер китап. Беренче шагыйрьләребездән Г.Тукаевның әсәре. Ул «Шәрекъ» клубында Тукаев тарафыннан лекция итеп укылганнан соң «Сабах» көтепханәсе тарафыннан табгы итенеп нәшер ителгән»:
15 август. «Ялт-йолт» журналының II нче санында «Сибгатуллин» шигыре, «Гөмберт» имзасы белән «Бозау кадәрле зур фәлсәфә» исемле фельетоны басылып чыга. Биредә Тукай үз чорында Россиянең төрле өлкәләрендә чыккан газета-журнал, китап бастыру оешмалары, типографияләр, әдәби әсәрләр исемнәренең сүзлек мәгънәләрен файдаланып язган.
«Йолдыз»да /№ 575/ «Күгәрчен» шигыре басыла. «Русчадан» дип куелган.  Әсәр Л.В.Пушкинның 1767-1830/ «Голубка» дигән шигыреннән файдаланып язылган.
22 август. «Йолдыз»да /№ 578/ «Иссез чәчәк»,  «Баскыч» шигырьләре дөнья күрә.
23 август.   «Бер мән» шигырен яза. — «Вакыт», 22 сентябрь, № 671.
26 август. «Йолдыз»да /№579/ алдагы 578 нче санда басылган шигыренә төзәтмә бирә:
«Йолдыз»да басылган «Баскыч» исемле шигырьнең дүртенче юлы басылмый калган, ул болай: Югары басма тиңләшми түбәндәге басмалар берлән». Г.Т.
1 сентябрь. «Ялт-йолт»та /№ 12/ «Толстой хакында мәшһүр татарларның  фикерләре» исемле мәкаләсе «Имзасыз да Яраретдинов» псевдонимы белән басылып чыга.
Л.Н.Толстойның авыруы һәм үлеме татар дөньясында төрле катлау кешеләр арасында төрлечә карашлар барлыкка китерә. Толстой иҗаты белән кызыксынган, аны өйрәнгән һәм аңардан үзен борчыган мәсьәләләргә җавап эзләгән һәм үзе дә Толстойга багышлап шигырьләр һәм мәкаләләр язган шагыйрь С.Рәмиевнең фикерләре бу парчада тәнкыйть күзлеге аша уздырыла, чөнки С.Рәмиевнең «Идел» газетасында Л.Толстойга карата язган сүзләрен өнәп бетерми. Рәмиевнең тар карашы аңарда протест уята. Рус либераль буржуаз матбугаты материалларына ияреп Л.Толстой хакында сенсацион характердагы мәкаләләр язучы, «Йолдыз» газетасы редакторы Һади Максуди, «Бәянелхак» газетасы редакторы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев һәм Печән базары сәүдәгәре Чәйче Шәмсинең бу вакыйгага мөнәсәбәтләре гаять оста рәвештә көленгән.
15 сентябрь. «Ялт-йолт»та /№ 13/ «Мөбарәк тәсбих өзелде» исемле нәсере дөнья күрә* (* Л.Н.Толстой 1910 елның 7 /20/ ноябрендә вафат була. Г.Тукайның мәкаләсе исә журналның I сентябрь датасы белән чыккан санында басылган. Ничек аңларга? Эш шунда ки, ул чагында журналлар, аеруча демократик юнәлештәге басмалар, материаль кысынкылыклар сәбәпле генә түгел, цензура киртәләре аркасында да бик соңлап чыгалар. Еу очракта «Ялт-йолт»ның I сентябрь саны ике айдан артык вакытка соңлаган, типографиядә басылуы Толстой үлгән көннәргә туры килгән. Ялт-йолтчылар, оперативлык күрсәтеп, Тукай нәсерен тиз генә шушы санга урнаштырганнар. — 13.-361 б.).
1910 елның көзендә /7 ноябрь/ Л.Н.Толстойның үлеме аны тетрәндергән. Шушы мөнәсәбәт белән: «Кояш йөзен чытты. Агълады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатен бозландылар… Италиядә һушы китеп егылган Максим Горький…» дип яза.
«Ялт-йолт»та /№ 13/ «Милләткә файда урынына зарар» мәкаләсе «Гөмберт» имзасы белән басыла. Ул Мәҗит Гафуриның «Милли шигырьләр», «Кызларга махсус милли шигырьләрем» исемле җыентыклары басылып чыгу уңае белән язылган.
22 сентябрь. «Вакыт»та /№ 671/ «Актык тамчы яшь», «Бер мән» исемле шигырьләре басылып чыга.
25 сентябрь. Казаннан Уральскига Камалетдин Хисаметдиновка ачык хат яза. Бу кеше Кырлайдагы Бәдри абзыйның улы, вак сәүдәгәр. Открыткадагы адресы: «Кара Тюбинский базар Уральской области, Камалетдину г-ну Хисаметдинову» диелгән. Тукай аңа якын итеп: «Бөрадәр Камалетдин әфәнде, дип эндәшә. — Һәр өч хатыңны алдым», — ди. Бу хат Хисаметдиновның «Доруссеш шифаһия» («Доруссеш-шифаһия» — «Тел дәресләре». Гарәп телендә язылган берничә томлы китап.) исемле китап җибәрүне үтенүенә каршы җавап рәвешендә язылган. — I. 9 ф., 2 тасв., II эш, 15 б.
1 октябрь.  «Ялт-йолт» /№ 14/ «Шүрәле» имзасы белән «Граммафонда татар җырлары», «Ит базарында тәрәкъкый (Тәрәкъкый — алга китү, прогресс.)» шигырьләре, «Олугъ фәйләсүф» имзасы белән «Фәлсәфә» исемле мәкаләсе басылган; һәм «ххх сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер…» дип башланган шигыре урнаштырылган. Соңгы икеюллык «Гаилә сәгате» дигән рәсем асты итеп имзасыз басылган. Рәсем-каритатурада бер калфаклы хатын ялгызы гына чәй эчә; читтәрәк самовары кайнап утыра. Стенадагы сәгать берне күрсәтә. Урындыкта бала. Ире юк. «Сәгатьләр келт-келт итәдер, төн уртасы җитәдер, Йокласа да курка мискин — исрек ирен көтәдер». — «Шура» /№ 19/ журналында Нәҗип Думавиның «Бәзнең мәктәпләр» исемле мәкаләсе басыла. Автор мәктәпләребездә китапханәләр һәм балалар өчен махсус язылган басмаларның юклыгын әйтә. Бу эшнең башлангычы итеп «Тукаевның җен-пәри хикәясен тасвир иткән шигырьләре «Мәктәп мөкяфате» исемендә… нәшер итәләр булса кирәк, дип күрсәтә. Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» әсәрләрен истә тотып яза булса кирәк.
5 октябрь. «Яңа кыйраәт» исемле китабы басылып чыга. Үзгәртелгән, өстәлгән 2 нче басма. Казан, «Үрнәк» матабагасы/. 2. 420 ф., I тасв. ; 4. 306 б.
1909 елда чыккан беренче басмасында Тукайның 18 шигыре һәм 47 вак хикәяләре рус классик язучыларының тәрҗемә әсәрләре кергән.
Ә бу җыентыкка моңарчы төрле җирләрдә басылып чыккан, беренче басмадан да алынган 25 исемдәге әсәре кертелгән: «Елның дүрт фасылы» / Кар һәм боз эреде/, «Беренче мәртәбә мәктәпкә бару», «Әлифба», «Баланың ата-анасын сөюе», «Тыш якка карап кына хөкем итмә», «Үзең белгәнне кешедән сорама», «Гадаләт  (Гадаләт — гаделлек.)», «Яхшылыкка яхшылык», «Ике сабан», «Һәркем эштә», «Һәр нәрсәнең үз урыны бар», «Әтәч һәм асрау кызлар», «Кыз» /Кыш декабрь аеннан башлана/, «Көз» /Кояш көннән-көн түбән…/, «Җәй» /Июнь аеннан җәй башлана/, «Яз» /Яз март аеннан башлана/, «Елның дүрт фасылы» /Елның тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер/, «Җир», «Су», «Һава», «Кояш», «Чыпчыклар һәм Кызылтүш», «Тоз һәм Болыт», «Тургайлар ашыймыз», «Чылбырдагы эт».
Шулардан: «Елның дүрт фасылы /Кар һәм боз эрде/» исемле шигырь «беренче мәртәбә басыла /русчадан/» дип куелган. Ул рус телендәге дәреслекләрдә басылып йөргән «Четыре времени года» исемле шигырьдән файдаланып язылган.
Үзенең бер мәкаләсендә бу җыентыкка кергән әсәрләр турында Тукай болай яза:
… Балада ата-анасына мәхәббәтне көчләндерү. Аннан… туган тел вә әдәбиятымызга мәхәббәт уяту… дөнья вә табигать хакында уйлату һәм аны сөйдерүне күзгә алу… балаларны эш вә иҗтиһадка тәргыйб итү (Иҗтиһадка тәргыйб итү — тырышлыкка кызыксындырып өндәү.).
Аннан да соң мотлак (Мотлак — шартсыз,  бәйсез.) рәвештә берничә мәсәлләр язып үткәч, балаларга галәме табигатьнең һәртөрле хәл вә эшләрен күрсәтер өчен /балаларга бераз күңелсезрәк булса да/, «Кояш», «Җир», «Су», «Һава», «Елның дүрт фасылы» кеби фәнни вә гыйльми мәкаләчекләр язылды», — дип китапның максатын әйтә. — «Мөкаддимә».
Матбугат эшләре буенча Баш идарә Петербургка җибәргән отчетында /»1910 елда Империядә мөселман матбугаты» / бу дәреслек-хрестоматия турында түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Керештә Тукай китапның планын аңлата һәм аерым әсәрләр ярдәмендә укучыларга мондый хисләрне тәрбияләү максатын куя:
1.    Алланы ярату.
2.    Табигатьне ярату /»Туган авыл»/.
3.    Ата-ананы ярату.
4.    Туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт.
5.    Хезмәтне ярату /»Эш», «Ике сабан»/.
6.    Милләткә һәм милли хисләргә мәхәббәт /»Шүрәле», «Су анасы»/. — 3. 821 ф.,  133 тасв., 451 эш, 35 б.
15 октябрь. «Ялт-йолт»та /№ 15/ «Мөфти Җүбәләе» исемле фельетоны имзасыз басылып чыга. Биредә 1886 елда Россия һәм Себер мөселманнарының дин башлыгы итеп сайланган мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның /1827- 1915/ мөселманнарның дин эшләрен,  көнкүрешләрен рәткә салуда берни дә эшләмәсә дә, 25 ел мөфти булып торуын юбилей ясап билгеләп үтүдән көленә.
1 ноябрь. «Шура»да /№ 21/ «Яңа кыйраәт» әсәренә аннотация басылып чыга.
«Яңа кыйраәт» » /икенче табгы/ Габдулла әфәнде Тукаев әсәре улып, балалар укыр өчен күңелле хикәятләр вә гүзәл шигырьләр җыелмыштыр. Ошбу… китап Казанда «Мәгариф» тарафыннан нәшер улынмыштыр».
5 ноябрь. Г.Камалның әдәби эшчәнлегенә 10 ел тулу мөнәсәбәте белән үткәрелгән юбилей кичәсендә катнаша.
«Ушбу сәнә 5 ноябрьдә «Новый клуб» залында «Сәйяр» мөселман артистлары тарафыннан Галиәсгар әфәнденең 10 сәнәлек әдәби вә милли каләм хезмәте шәрәфенә аның «Бәхетсез егет» драмасы илә «Бүләк өчен» комедиясе куелды».
Тукай бу пьесаларны карап үзенең бәяләмәсен дә яза:
«Галиәсгар әфәнденең бу ике әсәре чын татар тормышыннан бик белеп алынган тасвирлар булып, хосусән «Бүләк өчен»дәге, угылын өйләндерә торган татар хатынының халәте рухиясен белү, аны издиваҗ (Издиваҗ — өйләнешү.) кеби олугъ бер эшкә ничек бер уенчык кына итеп караганын күрсәтү вә шул хатын авызыннан кыз атасы тарафыннан киләчәк бүләкләрне әлхәм укыган кеби яңлыштырмый, гармонично санату фәкать, фәкать Галиәсгар   әфәнденең нечкә хиссенә вә тирән күрүенә генә хас бер эш булганга, аннан соң «Сәйяр» артистларының сәхнәдә һәрвакыт, һәр җирдә, һәр шәһәрдә күрсәтәчәк мабиһил-ифтиһарлары (Мабиһил — ифтиһар — мактаныч.) шушы Галиәсгар әфәнде әсәрләре булганга, шул сәбәпле алар күп уйналганга, бу әсәрләрне уйный белүдә артистлар бөтенләй мөтәхассыйс (Мөтәхассыйс — оста, белгәч.) булып киткәнгә, табигый, уен яхшы чыкты». — «Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсы», «Йолдыз», 22 ноябрь, № 613.
9 ноябрь.    Сәгыйть Сүнчәләйгә хат яза. Аңа якын итеп, бөрадәр, дип эндәшә. Язган шигырьләрен анализлап һәм ничегрәк язарга кирәклек турында сүз алып бара.
«… кулыма төшкән шигырьләрегезне   укыйм… Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз. Сәнаигы нәфисә (Сәнаигы нәфисә — матур сәнгать.) аз гына бер хата сәбәпле тупас һөнәрләрдән булып китүе бар….   Шигырьләрегездә… провинциальный… сүзләр катыштырмасагыз икән…»
Үзенең иҗаты, планнары, шушы моментта эшли торган эшләре белән таныштыра. «… менә шушылай дип бер шигырьчек яза башладым» дип, «Өзелгән өмид» шигыренең баштагы алты юлын хатка теркәп җибәрә:

«Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьяләр (Әшьялар — әйберләр.) төсе;
Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.
Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,
Яшь һилал (Һилал — яңа тулган ай.) урынында — анда тулган айның яктысы.
Нинди дәрт берлән каләм сызам да кәгазь өстенә;
Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь, мәхәббәт чаткысы».

/Шигырь, бу вакытта языла гына башлап, тулысынча шушы елның 29 ноябрендә басылган. «Вакыт» № 700/. — «Совет әдәбияты», 1960, № 4, 63 б. ; 4. 95 б.
17 ноябрь. «Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе» мәкаләсен яза. — «Йолдыз», 22 ноябрь, № 613.
20 ноябрь. «Вакыт»та /№ 696/ «Төш» шигыре басылып чыга. /Гетедан/ дип куелган.
22 ноябрь. «Йолдыз»да /№ 613/ «Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе» исемле мәкаләсе басылып чыга.
Юбилей тантанасын сурәтләп ул: «… Ихтимал, шул халык арасында иң нечкәргән күңеллесе мин булганмын», — ди, аны Татар Островские» исемә белән олылый.
29 ноябрь. «Вакыт» /№ 700/ газетасында «Өзелгән өмид» шигыре басыла. Соңрак А.М.Горький Сергеев-Ценскийга язган бер хатында бу шигырьгә һәм аның авторына мөнәсәбәттә түбәндәгеләрне әйтә: «Сез вәгазьчеләр /проповедники/ художникларның бугазыннан тоталар дип зарланасыз. Бу һәрвакыт шулай булды. Бу дөнья художниклар өчен түгел, — анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды, — шуңар күрә аларның роле мактаулырак та һәм батыррак та.
Ачлыктан һәм чехоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь:
«Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы!» (Тукай Г. — Өзелгән өмид. — 1910.) дип бик шәп әйткән.
«Очты» кабатлануында (Русчадан: «Из железной клетки мира улетает, улетает юная душа моя.) мин шатлык ишетәм. Ләкин мин үзем, әлбәттә, яшәү шатлыгын кирәк саныйм: коточкыч кызык бу — яшәү!» —
— Сборник статей и воспоминаний о Горьком. М., 1928, 406 б.
1 декабрь. «Ялт-йолт»та /№ 18/ «Шүрәле» имзасы белән «Тәләһһеф (Тәлләһһеф — кайгыру, борчылу.)», «Кайда? Кем?» исемле шигырьләре басыла.
«Кем, дисез, бу фетнәләр башы?
Кайда бу хаксызга тәфтишләр (Тәфтиш — тикшерү, төпченү.) башы?
Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы.»
Бу шигырь заманында татар тормышындагы прогрессив һәм демократик хәрәкәтне тоткарлап, буып торуда патша охранкасына күп ярдәм күрсәткән, күп кешеләр өстеннән әләкләр биргән реакцион динче Ишми ишан турында язылган.
4 декабрь. Сәгыйть Сүнчәләйгә хат яза. Бу — Сүнчәләйнең Тукайга язган хатына җавап булып аңлашыла. Хатта, Вайронның «Шильон тоткыны» поэмасын тәрҗемә итәргә» көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга ошыйсыз» дигән фикерен белдерә. «Минем синең хат эченә язып җибәргән күңелсез шигыремнең ахырлары да «Вакыт»ның бәйрәм номерында басылып чыкты»,  — дип, Сүнчәләйгә шушы елның 9 нчы ноябрендә язган хаты эченә өлешчә теркәп җибәргән «Өзелгән өмид» шигыре /29 ноябрьдә «Вакыт» № 700 басылган/ турында хәбәр итә. — «Совет әдәбиятй»,  1960, № 4, 65 б. ; 4. 97 б.
15 декабрь. «Ялт-йолт»та /№ 19/ «ххх /Кушмый ишан хилкасендә…/» дип башланган дүрт юллык рәсем-карикатура асты итеп басылган. Рәсем өстенә «Әннәсолул хәдидә» («Әннәсолул хәдидә ли -ибтатыйль-осуле җәдидә» — «Осуле җәдидәне юкка чыгара торган тимер кебек нык китап. Аны элекке Казан өязе Тимерче авылы /хәзер ТАССРның Биектау районына карый/ мулласы Гыйлаҗ Мөхетдинов язган.) кайда тасниф ителгән (Тасниф ителгән — язылган.)» дигән баш куелган. Чалмалы, түбәтәйле искеләр тезелешеп утырган, уртада Гыйлаҗ мулла өстенә «Әннәсолул хәдидә» язучы» дип куелган… «Кушмый хәзрәт бер китап җазарга кушкан иде», ди. Кадимче мулла Гыйлаҗетдин Мөхетдинов Сәрдаи язган «Әннәсолул хәдидә ли-ибтатыйль ысуле җәдидә»не… /»Ысуле җәдидәне юкка чыгара торган тимер кебек нык китап»/ исемле китап турында сүз бара.
18 декабрь. «Балалар күңеле». Мәктәптә милли әдәбият дәресләре /Әдәбияттан хрестоматия. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы/басылып чыга — 2. 420 ф., I тасв. ; 4. 306 б.
Китапка сүз башында /»Мөкаддимә»/ автор болай ди:
«Үземезнең яна үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп,  … ошбу «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабины тәртип иттем. Яшь балаларымыз кулына… шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирелергә тиештер.
Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә латыйф (Назик вә латыйф — нечкә һәм гүзәл.) булып, анчак (Анчак — тик, фәкать.) гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр.
Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томаланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр.
Рус тәрбия голямасынын соң заманда мәйданга китердекләре «Живое слово» нам кыйраәт китабы минем «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең тарзы (Тарыз — үрнәк, система.) тәртибендә рәһбәр (Рәһбәр — юл күрсәтүче, башлаучы.) итеп тотылды.
152 сәхифәлек бу китап «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең беренче кыйсьмедер… киләчәк кыйсемнәр тәртип ителсә, аларга күбрәк хезмәт кертеләчәк вә шаять мәшһүр кешеләремезнең тәрҗемәи хальләре вә рәсемнәре дә дәрҗ улыначактыр», — дип, бу өлкәдә киләчәккә планнарын күрсәтә.
Китапның титул битендә Тукайның:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы, — дигән юллары китерелгән.
Бу җыентыкка: «Мәкаддимә» /»Үземнең яңа үсеп килмәктә»…/, &qquot;Гомер юлына керүчеләргә», «Исемдә калганнар», «Туган җиремә», «Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә», «Тәэссер», «Пигамбәр», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты», «Үз-үземә», «Хикмәтле әтәч» /»Алтын әтәч»тән/, «Кемдән ярдәм эзләргә» исемле әсәрләрен керткән. 143 битле бу китапта тагын Ф.Әмирхан, Ф.Кәрими, К.Насыйри, В.Радлов, Ш.Шәрәф, Дәрдмәнд, Сәгъди һәм башкаларның әсәрләре урнаштырылган. Казан Губерна канцеляриясенең Эчке эшләр министрлыгына язган отчетында бу хрестоматия турында болай диелгән:
«Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» т. I исемле китабы белән /махсус дәреслек-хрестоматия/ укучыларны «төрки» белән, матур әдәбият теле сыйфатында таныштыруга нигез салынды.
Бу хрестоматия хәзерге татар язучыларының иң әйбәт әсәрләреннән өзекләрне эченә алган». — 3. 821 ф., 133 тасв., 451 эш, 8 б.
Ләкин шунда ук китапны тар, милли чикләнгәнлектә гаепли. 3. 821 ф., 133 тасв., 472 эш, 125 б.
Матбугат эшләре буенча Баш идарәдә дә бу хрестоматия турында: «Мәктәпләрдә уку китабы буларак, Ватанны ярату, Россиягә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куелмаган һәм бу турыда бер урында да искә алынмый», — дип, китапта әйтергә теләгән фикерне берьяклы, тенденциоз аңлап, Петербургка хәбәр ителә. — 3. 821 ф., 133 тасв., 451 эш, 35 б.
28 декабрь. «Балалар күңеле» матбугатта чыгу белән ук әдәби тәнкыйтьнең игътибарын җәлеп итә. Бу китап турында Г.Ибраһимовның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле рецензиясе китап таралып ун көн үтү белән ук язылганлыгы мәгълүм. — «Йолдыз», 1911, 4 нче январь, № 628.

 

Чыганаклар һәм шартлы кыскартылмалар исемлеге:
1.    СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты кулъязмалар бүлеге.
2.    ТАССР Үзәк дәүләт архивы.
3.    Ленинград Үзәк дәүләт тарих архивы.
4.    Габдулла Тукай. Әсәрләр. 5 томда. — Том 5. — Казан, 1986.
5.    Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960.
6.    К. Бәкер.Тукай Петербургта. — Оренбург, 1914.
7.    Г.Тукай. Халык әдәбияты. — Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910.
8.    Г.Колахметов. Яшь гомер. — Казан, 1981.
9.    И.Нуруллин. Габдулла Тукай. — Казан, 1979.
10.  Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев иҗаты: Казан университеты нәшрияты, 1973.
11.  Тукай турыңда хатирәләр. — Казан, 1976.
12.  Тукай Башкортстанда. — Уфа, 1966.
13.  Г.Тукай. Әсәрләр. 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985.


РЕЗЮМЕ

Читателям предлагается хронологическое описание одного года /1910/ жизни и деятельности классика татарской литературы Габдулда Тукая.
Хроника составлена на основе обширного материала воспоминаний современников и родственников поэта, а также  фактов, отраженных на страницах периодической печати и монографий, посвященных исследованию его творчества. Отдельные факты подтверждены данными, извлеченными из фондов различных архивов страны.
Публикация снабжена вводным словом автора, списком источников и условных сокращений.

(Чыганак: Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. Редколлегия: Алиева Ә. (төзүче), Рәмиев З., Юзиев Н. (җаваплы редактор) – Казан, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 1990. – 122 б).



 

Комментарий язарга


*