ТАТ РУС ENG

Азат ӘХМӘДУЛЛИН Тукайны данлаучы Бурнаш

…1914 елның 15(2) апрель иртәсе. «Мөхәммәдия» шәкертләре, кыңгырау шалтырау белән үк, бинадагы иң зур дәресханәгә җыйнала. Дүрт йөздән артык шәкерт, алларында — дини әдәбият дәреслекләре. Ишек төбенә сакчылар куелгач, дәрес­лекләр ябыла. Фәтхи Бурнаш кайгы мәҗлесен Г.Тукай истәлегенә нотык сөйләп ачып җибәрә. Сөек­ле шагыйрь турында истәлекләр сөйләнә, аның шигырь-поэмалары, аңа багышланган әсәрләр укыла. Вакыйга яшерен калмый, зур җәнҗал куба, эш полициягә барып җитә. Ф.Бурнашның оештыручы булуы беленә. Эзәрлекләүләр башлана һәм 1915 елда ул «Мөхәммәдия»дән китә.


Ф.Бурнаш – поэзиядә Тукай мәктәбенең талантлы шәкертләреннән берсе. Аның күпчелек шигырьләре Тукай иҗат иткән шигъри үлчәмдә (10-10, 12-12, 15-15 иҗек) язылган. Ул бөек шагыйрь үрнәгендә поэмаларында бәет формасын файдалана («Мөхәммәтҗан» поэмасында); халык шагыйренең аерым юлларына мөрәҗәгать итә («Ике дус» сатирик поэмасында: «Әй пешерде, әй пешерде, әй пешерделәр, туган!») һ.б.


Совет әдәбияты әле беренче адымнарын гына атлаган чорда тәнкыйтьчеләр полемика кылычларын кисештергән нокталарның берсендә классик мираска мөнәсәбәт, аны аңлау һәм аннан файдалану кебек мәсьәләләр ята. Социалистик революциянең беренче чорында вату-җимерү тенденциясе көчле була. Шулай да, яңаны төзү пролетариат революциясенең асыл эчтәлеген тәшкил итә. Шуны күрмәү һәм аңламау, ә гел кире кагу, вату-җимерү омтылышын гына алга сөрү, аны халык хуҗалыгының да, культураның да барлык өлкәләренә бердәй дәрәҗәдә күчерергә тырышу икенче чиккә төшерергә мөмкин иде. Һәм еш кына ул шулай булып чыга да. Тәнкыйть белән артык мавыгу, яраксызга чыгару һәм кире кагу зарарлы бер күренешкә әверелә. Ул әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә дә үз тамырларын җибәрә. Үткән мирастан баш тарту, алай гына да түгел, аны яңа җәмгыять өчен зыянлы дип санау – биг­рәк тә пролеткультчыларга хас. Монда алар «үткәндәге культура буржуаз эчтәлекле иде, шуңа күрә дә пролетариат өчен ят һәм дошман иде» дигән берьяклы һәм ялгыш караштан чыгып эш итә.


Ф.Бурнашның мәкалә һәм рецензияләре аның бу мәсьәләдә, асылда, дөрес карашта торуын күрсәтә. Язучы бу җәһәттән мәкаләдән мәкаләгә, чыгыштан чыгышка үсә бара. Бигрәк тә ул халык шагыйре Габдулла Тукай мирасын урынсыз һөҗүмнәрдән саклау, бу мирасның гаять зур әһәмиятен аңлату буенча җитди эш башкара. Бүген һич шикләнмичә, Г.Тукай иҗатын өйрәнүчеләрнең һәм аны пропагандалау­чыларның иң күренеклеләреннән берсе Ф.Бурнаш булды, дип әйтергә мөмкин. Г.Тукайны өйрәнү белемен чын мәгънәсендә фәнни нигезгә куюда Ф.Бурнаш мөһим роль уйный. Тукай мирасының әһәмиятен билгеләү, аның иҗатын тиешле фәнни-нәзари нигездә тикшеренүләргә ул лаеклы өлеш кертте.


Г.Тукай иҗаты Октябрь революциясенә кадәр үк киң танылган, татар укучыларында гына түгел, башка төрки халыклар арасында да хөрмәт казанган иде. Буржуаз караш яклылар һәм кайбер эстет-тәнкыйтьчеләр шагыйрьнең бу популярлыгын үзләренчә аңлатырга маташты. Шагыйрьнең популярлыгын да алар татар милләтенә, аның баена да, ярлысына да тигез карауда, төрле сыйныф һәм катлауларны үзара тиң күрүдә, аларның уй-фикерләрен, теләк-ом­тылыш­ларын тигез чагылдыруда дип аңлатырга омтыла. Бу иҗатның төп көче хезмәт иясенә, аның күңелен биләгән, аның алдынгы карашларын чагылдыр­ган мәсьәләләргә багышланган булуда икәнен танымау алга сөрелә, шуның белән бу мирасның бай халыкчан эчтәлеге юкка чыгарыла. Никадәр гаҗәп тоелмасын, бу караш алга таба Г.Тукайга һәм, аның кебек, иҗатлары революциянең теге ягында тәмамланган яки өзелеп калган башка революцион-демок­рат язучылар мирасына каршы чыгу өчен пролеткультчыларга «әйбәт» хезмәт итә. Чөнки, мәгълүм булганча, соңгылары пролетар культураны «чиста» хәлендә, ягъни аерым сыйныф — эшчеләр сыйныфы тарафыннан гына барлыкка китерелгән хәлендә күзаллый. Ә бу исә, үз чиратында, культура өлкәсендә пролетариатның башка хезмәт иясе сыйныфлардан һәм төркем-катлаулардан аерылуына, соң чиктә, аңарчы тудырылган культура байлыкларын танымау­га, санга сукмауга китерәчәк иде. Шулай килеп чыга: шагыйрь үз иҗатында байны һәм ярлыны аермый икән, димәк, ул — тулаем буржуаз сыйныфка хезмәт иткән. Ә моннан инде: аның социалистик җәмгыятьтә кирәге дә шулкадәр генә, дөресрәге, кирәге юк! – дигән нәтиҗә сорала.


Ф.Бурнаш, иң беренче, ша­гыйрьнең халыкчанлыгын ачуга игътибар итә. Һәм бу халыкчанлыкның нигезләрен нәкъ менә милләтнең күпчелеген тәшкил иткән хезмәт иясенең тормышын, аның теләк-омтылышларын, тарихын һәм киләчәген аның үзенә тулы аңлатырлык тел һәм художество чаралары ярдәмендә ачып бирүендә күрә. Бу яктан «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңнар» (1922) исемле шактый ук күләмле мәкаләсе бигрәк тә мөһим. Монда аның Тукай турындагы башка кулъзма һәм басылган мәкалә-хезмәтләрендәге концепциясе беренче тапкыр бербөтен төстә ачыла. Автор шагыйрь әсәрләренең изелүче сыйныфка хезмәт итүенә басым ясый. «Тукай — милләт эчендәге изүче сыйныфка һәрвакыт каршы булды», – ди ул, шуны күптөрле мисаллар ярдәмендә раслый. Һәм нәтиҗә чыгара: «Кыскасы, Тукай гаммә җырчысы. Аның теле, тарызы (стиле), ифадәсе (сүз сөреше) гади, татарча, табигый, гавамча садә. Менә шул җәһәттән үзенә кадәр һәм үз заманасында туган шагыйрь, Назыймнардан (көйләп язучылардан) аерым тора. Ул үзенең иҗаты белән гүя безгә Тукай булып күренми, гүя аның шигърияте Тукай вывескасы куеп чыгарылган гаммә моңы, гаммә зары. Шуның өчен аның үз заманасында ук Тукайга каршы бер хәрәкәт туган да иде, – дип дәвам итә ул. – Шуның өчен «Татар шагыйрьләре» исемле әсәрендә Г.Ибраһимов Тукайның шагыйрьлеген инкяр итәргә газап­ланган да иде.


Имеш, ул Сәгыйть Рәмиев төсле һич халык, гаммә белән хисаплашмаган, индивидуальный бер моң, саз иҗат итә алмаган. (…) Имеш, ул тик халык моңланган нәрсәләрдән генә моңлана алган, аның зарларында гына үзенең күңел кылларын хәрәкәтләндерә алган… Әйтерсең лә Тукайның шүрәлеләре, су аналары, Кабан артлары – алар иҗат түгел».


Вакыты белән Тукайның үз әсәрләрендә төшенкелек мотивларын җырлавын кайбер тән­кыйть­челәр шагыйрь иҗатының кимчелеге итеп күрә. Ф.Бурнаш исә моны авторның дөньяга карашы үсешенең каршылык­лар эчендә баруы белән, шул вакыттагы тарихи-иҗтимагый шартлар һәм шагыйрьнең шәхси үзенчәлекләре белән аңлата. Күзгә күренми торган меңнәрчә җепләр белән хезмәт иясенә бәйләнгән олы талантның төшенкелеге дә халыкның шул вакыттагы рухи халәтен чагылдыра, билгеле бер тарихи дәвердәге үсеш дәрәҗәсен күрсәтә.


Әлбәттә, 1920-1930 елларда канатын киң җәйгән вульгар социологизм тәэсире Ф.Бурнашка да билгеле бер дәрәҗәдә кагылмый калмаган. Шуның нәтиҗәсендә аның тәнкыйтендә әдәби әсәрләрнең һәрвакыт идея ягына гына игътибар итеп тә, аларның сәнгати эшләнешләрендәге үзенчәлекләрне күреп җиткермәү, һәрнәрсәдән иҗтимагый мәгънә эзләү, тарихилык принцибын аңлап бетермәү кебек кимчелекләр урын алгалый.


Аның Г.Тукай турында язганнары арасында да кайбер төгәлсезлекләр күренә. Мәсәлән, ул шагыйрьнең әдәбиятны, аның үсеш тарихын тирән белүен шик астына куярдай саксыз фикер әйтә, «башта ул рус әдәбияты белән өстән-өстән генә таныш булган» дигән сүзләр яза. Яки Шәрекъ әдәбиятының Тукайга тәэсирен бары тик сүз һәм сурәт кулланышында гына күрә. Халык шагыйре иҗатын өйрәнгән галимнәрнең бүгенге казаныш­лары яктылыгында мондый фикерләрнең хакыйкатькә туры килмәве ачык.


Шуларның һәммәсен күз алдында тоткан хәлдә дә, Ф.Бурнашның әдәби тәнкыйть мәкаләләре үз чоры өчен дә, бүген дә гаять әһәмиятле роль уйнады һәм уйный, дип кистереп әйтә алабыз. Мисал өчен тагын да аның «Тукай хакында тәнкыйтьчеләр» (1923) дигән мәкаләсен алып карарга була. Монда Ф.Бурнаш атаклы шагыйрь иҗатын бозып аңлатуларны ышандырырлык итеп ачып бирә. Мәкаләдә, аерым алганда, язучы Г.Ибраһимовның Октябрь революциясенә кадәр үк басылган «Татар шагыйрьләре» (1913) исемле китабы тәнкыйтьләнә. Бу хезмәтнең бөек шагыйрь мирасын ялгыш аңлатуын күрсәтеп, тәнкыйтьче Г.Ибраһимов­тан хата фикерләреннән баш тартуын, шул турыда әйтеп матбугатта чыгуын таләп итә.

1926 елны Ф.Бурнаш татар вакытлы матбугатының 20 еллыгына багышлап «Т.Тукай шигырьләре» исемле җыентык төзеп бастыра. Бу – шагыйрь әсәрләрен тулырак күләмдә туп­лап бастырылган җыентык. Ул «Төзүчедән» исемле кереш сүз белән ачыла: «Тукай әсәрләре берничә тапкыр җыелып бастырылды. Ләкин хәзер таралып беткәннәр. (…) Шуңа күрә без Тукай әсәрләрен яңадан җыеп бастырырга уйладык. (…) Хәзергә исә без Тукай иҗаты өчен характерлы булган, Тукайның төп хосусиятләрен ачып бирә алырлык әсәрләрен чүпләп җыйдык. (…) Техник сәбәпләре аркасында аның тәрҗемәи хәлен бик кыс­кача гына итеп бирергә, кайбер әсәрләрен кыскартып кертергә туры килде. Әүвәлге мәҗмугаларына кергән кайбер шигырьләр бу мәҗмугага кермәгән шикелле, бу мәҗмугага әүвәлге мәҗмугаларында күрелмәгән кайбер шигырьләр дә өстәлде». Җыентыкка Ф.Бурнаш «Тукай шигырьләренә караш» дип исемләнгән шактый ук зур күләмле, шагыйрь иҗатын иңләп алган кереш мәкалә бирә. Монда ул шагыйрь иҗатының төп хосусиятләрен күрсәтә: «Тормышы, мохите; шуларның көндәлек тәэсирләре нәтиҗәсендә Тукайның төп кыллары: нәфрәт, зар, халык моңы, ил фаҗигасен җыр­лау, кайчан ачы көлү булса да, без аның иҗатында аерым алып тикшерелергә тиешле булган башка хосусиятләрне дә, башка настроениеләрне дә күрәбез». Шуларга да ул махсус туктала. Болар: «сөю-мәхәббәт», «табигать», «Тукайда чит әдәбият», «соңгы зарлар». Бөек шагыйрь иҗатының гаҗәеп киңлеген раслаган бу хосусиятләрне бәйнә-бәйнә анализлап, Ф.Бурнаш нәтиҗә ясый: «Тукай – үзенең шигърияте белән революциягә кадәр килгән татар шагыйрьләре дөньясының атасы булып калачак шагыйрь».


Әдәбият галимнәре күпсанлы хезмәтләр язып, Г.Тукайның чын халык шагыйре булуын раслады. Алар арасында үзенең мәкаләләре һәм шагыйрьнең бөек­леген раслап ясаган чыгыш­лары белән «тукаеведение» дип аталган фәнгә лаеклы өлеш керткән Фәтхи Бурнаш исемен дә телгә алабыз.

(Чыганак: Мәдәни җомга, №16, 2016).

Комментарий язарга


*