ТАТ РУС ENG

Баттал Фәнзаман Тукай илчесе


Милләт язмышы, тормыш хикмәтләре, чорыбыз шәхесләренең гамәлләре хакында уйга чумган чакларымда, ни хикмәттер, янәшәмдә Тукай утырганын тоям. Ул фикер агышымны барлап, нәтиҗә һәм бәяләремне үз үлчәве белән үлчәп, киңәш биреп торадыр сыман.
Менә бу юлы да шулай булды. Ошбу язмамны нинди фикердән, кайсы җөмләдән башларга аптырап утыруымны сизгән сыман, күңелемә Тукай аваз салды:
—    Менә  син  хәзер  Айрат  Арслан  дигән  мөхтәрәм  вә могтәбәр замандашың турында язмакчысың. Ә бит аңа мин дә зур бурычлымын! Әгәр минем шигырьләрем бу җиһанга аның илаһи вә көр тавышы аркылы яңгырамаган булса, әйтүе кыен, мине милләт бу дәрәҗәдә үк аңлар һәм зурлар иде микән?..
Урынымнан кабаланып диярлек торам да фатирым фонотекасына чирек гасыр элек кереп урнашкан патефон тәлинкәсен магнитолага урнаштырып куям. Менә ул бөек Тукайны тагын да бөек иткән тавыш! Менә ул газиз Тукайны һәр татарга гына түгел, башка милләтләргә дә бөтен барлыгы, бөтен асылы белән таныткан, киң җиһан күрерлек итеп күтәргән тавыш:

«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!»

Кемгә ничектер, Айрат Арслановның тавышын тыңлаганда, минем күз алдыма кыраулы һәм чалт аяз көзге таң килә. Әнә кояш күтәрелә. Изрәп яткан урман-болыннарга, түгәрәк аланнарга, алтын белән эретелгән иксез-чиксез кырларга күктән илаһи тавыш иңә. Әйе, нәкъ менә күктән иңә! Бу тавыш, борчуларыңны җилгәреп ташлый да, һаваңны сафландырып, сулышыңны киңәйтеп, милләтең яшәгән әтрафны күзәтү өчен үз янына — күккә чакыра:

«Җөмләтән изге икән ич  инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың »

Бу фани дөньяга аны, үзенең илчесе итеп, Тукай рухы озаткандыр.
—    Язуын яздым, Айрат энем, вәхәләнки, тавышымда хөрлек җитсә дә, көрлек җитмәде… Барча язганнарымны маңлаемнан сөеп үстергән милләтемә ишеттерсәңче! — дип озатып калгандыр…
Хәер, ил каршында чын ир дә, шагыйрь дә булып танылганнарның кайсысын гына күтәрмәде һәм куандырмады икән Айрат Арсланов үзенең биниһая сәләте, соклангыч сәнгате белән! Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан рухлары гына түгел, Пушкин, Һөте, Һейне, Лермонтов, Шиллер, Шевченко, Абай рухлары да тәкъбир әйтеп торадыр аңа. Исәннәр арасындагы рәхмәтлеләрне исә санап чыгу да мөмкин түгелдер. Ә инде аның тавышы белән хозурланып, үзләрен бәхетле тойганнар миллионнар белән исәпләнә. Алары — милләтнең үзе!
Әйе, укучым вакытлы кисәтә, Айрат Арсланов шигърияткә генә җигелгән ат түгел. Аның талантына проза да, драматургия дә буйсына Буйсына гына түгел, ошбу сәнгать остасының игътибарына керергә ашкына, һәр сүзгә, һәр фикер һәм авазга зур таләпчәнлек белән якын килүче Айрат алдына чиле-пешле, сай мәгънәле әсәр сала алмыйсың. Иҗат кадерен дә, үз мәртәбәсен дә яхшы белүче олуг артист капмый арзанлы кармакка — и вәссәләм! Чөнки белә: ул, шул ук Тукаебыз әйтмешли, бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле милләт каршында һәр чыгышы белән имтихан тота. Ә чын татар, халкын ихтирам иткән татар милләтен дөнья бәрабәренә дә сатарга тиеш түгел.
Мәртәбә, дидек… Мәртәбә — ул мактаулы дәрәҗә генә түгел, гомер буена күтәреп барачак йөгең дә! Адәм баласы, ни хикмәттер, иң элек әнә шул йөкне табарга тырыша. Дөресрәге, кабилиятенә карап, аны Ходай шул юлга кертеп җибәрә. Әгәр ул сине кайсы да булса мәсләк өчен яратып та, ниндидер сәбәпләр аркасында үз арбаңнан төшеп каласын яки йөгәнне бүтән тарафка тартасың икән, гомерең буе бәхет күрмәячәксең… Бу җәһәттән Айрат бала чактан ук бәхетле булды. Башкортостанның Бүздәк районында туган малай мәктәп елларында ук үзенең чибәр, тыйнак, белемгә омтылышлы, «асыл сөякле» булуы белән якташларының игътибарын җәлеп итә. Матур көй яки мәгънәле шигырь ишетсә — сихерләнеп, Левитанныкыдай тавыш тыңлаганда әсәрләнеп калучы яшүсмер сыйныфташларыннан нык аерыла. Ләкин үзе бу аермалыкларны сизми: бүтән яшьтәшләре белән бергә Танып елгасында су коена, туган ягының хозурлыгына соклана-соклана балык тота, җиләк-җимеш җыя. Иске Балтач урта мәктәбендә укый башлагач, мәдәният йорты егетнең кыйбласына әверелә. Драма түгәрәгенә йөреп, тәүге тапкыр сәхнәгә менүләр, район радиостудиясеннән шигырь укулар! Һей, бу гомернең иң бәхетле, «иң бөек» мизгелләре шул елларда калмады микән? Менә бүген җитмеш яшен түгәрәкләп йөрүче мәшһүр Айрат Арслановка әнә шул сорауны бирсәк, мөгаен, килешер иде безнең белән, килешер иде! Алсу таңлы, канатлы яшьлеге турында сөйләгәндә карашында очкыннар уйнавы, шул очкыннар арасында моң-сагышларның җемелдәп-җемелдәп куюлары шуны раслап тора сыман.
Ләкин яшьлек канатлары туктаусыз алга җилпенә. Кеше әле бу чорда олыгаю яки картаю ихтималын башына да китерми: ул — алга ыргылучы тулпар. Сәнгать мохитенә томырылырдай булып үскән Айрат, урта мәктәпне тәмамлауга ук, татар дөньясының үз милләте башкаласына — Казанга ашкына. Татар дәүләт театр училищесы аңа үз кочагын ача. Үсеп килүче нәфис сүз остасының училище тәмамлавын берьяктан Татарстан радиосы, икенче яктан Дәүләт театры көтеп тора. Ниһаять, ул — актер, радиотыңлаучылар мәхәббәтен казана башлаган диктор да! Барысы да канәгать! Ләкин үзе канәгать түгел… Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр институтына керә, тәмамлый, Галиәсгәр Камал исемендәге академия театрына актер булып кайта, татар һәм дөнья классиклары әсәрләрендәге геройларны сәхнәдә гәүдәләндерә. Нәфис сүз остасы буларак, аны Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үзенә чакырып тора, дөньяның татарлар яшәгән төбәкләре көтә… Кайда гына барып чыкмасын, ул — «татарның визит карточкасы»: чибәр, мәһабәт, горур һәм… ягымлы! Ул менгән сәхнәләрдән татар халкының гасырлар буе чарланган теле бөтен аһәңе, камиллеге белән яңгырый. Нинди генә әсәр укымасын Айрат, нәрсә генә сөйләмәсен, һәр татарда уртак фикер туа: «Татар икәнсең, әнә шуның кебек булырга тырыш!»
Кем әйтмешли, зур базарның тауары да мул: Айрат Арсланов күптән инде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе. Хәер, ул лаек булган мәртәбәләрне, илкүләм конкурсларда алган дипломнарны санап чыгарга ниятләсәң, бу язманың яртысы зур исемлектән гыйбарәт булыр иде… «Мелодия» фирмасында чыккан граммофон тәлинкәләре күпме тагын! Йөз меңнәр белән таралучы бу тәлинкәләр кайсы гына илдәге кайсы өйнең түр башында татар теленең, сәнгатенең кадерле илчесе булып «утырмады» һәм милләтнең олуглыгына инандырмады икән?
— Иллә дә мәгәр үзең баруга җитми! — ди Айрат әфәнде. Чөнки үзе генә түгел, барлык милләттәшләр дә белеп-күреп торалар: ерак Сахалинга яки Владивостокка барып чыгамы Айрат Арсланов, әллә Якут-Сахада, Урта Азия илләрендә гастрольдә йөриме, Мәскәү, Ленинград (бу очракта Петербургның исеме шулай гаделрәк), Норильск яки Урал төбәкләрендә чыгышлар ясыймы, дөньяга сибелгән татар һәркайда сокланудан баш иеп, мөмкинлек туса, аркасыннан, башыннан сөеп рәхмәт әйтә. Менә болары инде һәр бүләктән югарырак, рәсми дәрәҗәләрдән кадерлерәк!
Үзләрен нәфис сүзгә багышлаган яки багышларга тырышучы күп актерларны күзәткәнем бар. Алар, ниндидер әсәрне укыганда, баскан урыннарында тыпырдый, җилферди башлыйлар: умарта күченә тап булгандай, кулларын чәбәләндерәләр, бөгелеп-сыгылып изаланалар, сәхнә буйлап киләп саралар, тыныч кына әйтелергә тиешле кәлимә һәм строфаларны да чинап-кычкырып яңгыраталар. Күрәмсең, карашлары залга да төшеп-төшеп аладыр… Ә анда… мескен тамашачы, такылдавыңны бетер инде, ичмасам, дигәндәй, артистка тилмереп карый… Шушы халәтне күргән артист, «менә мин бит инде бу, ник күрмисез, ник игътибар итмисез?!» дип, кычкырып кына еламый!.. Мондый уңышсызлыкның, бәхетсезлекнең хикмәтен… Айрат Арсланов чыгышларын караганда һәм тыңлаганда аңлыйсың. Менә сәхнәдә — Ул. Мәһабәт һәйкәл сыман баскан. Авызыннан чыккан сүзнең мәгънәсе генә түгел, төсе дә, исе дә, ерак бабалар дәверенә барып тоташкан тамыры да бар сыман. Яңгыраган һәр сүз сандалга үз вакытында килеп төшкән саллы чүкечне хәтерләтә. Паузалар, гүя, миллисекундлар белән үлчәнеп, эталон дәрәҗәсенә китерелгән. Көчле аваз белән озатамы Сүз Галиҗанәбләрен залга, әллә пышылдапмы, — тамашачы сихерләнгән, тамашачы йотылып беткән. Сәхнәгә текәлгән карашларда бу очракта да тилмереп үтенү бар сыман: «Тагын, тагын, тагын да шундый сүзләреңне әйтә тор, күңелебезгә сеңдерә тор, берүк туктый күрмә, бу бәхеттән өзмә!»
Мондый чакта Туган Тел илаһи кодрәт ала, үзенең йөрәкләр, иманнар хакиме икәнен тоя, һәр татарны үз кочагына алып өлгерә.
Бервакыт мин шундый сәер хәлгә тап булып тетрәндем — читтән кайткан, татар телен начар белсәм дә югалмадым, дип кинәнгән милләттәшнең үксеп-үксеп елавын күрдем. Аның бер килүендә Айрат Арсланов тәлинкәсен әйләндереп утыра идем. Теге дә сәлам бирүдән гайре тел тибрәтмәде — бирелеп тыңлый башлады… Бераздан колагыма калтыранган сулышлы ыңгырашу, үксү ишетелде. Борылып карасам. Ни кылана бу сакаллы бәрәңге ап-аек килеш?! Кул аркалары белән күзләрен уып елый, үзе тәкърарлый: «Булмад-ды бәхет, брат, булмад-ды! Шушы телдә гөрләшеп, туган илкәйләрдә яшәп булмад-ды!.. Әнә нинди икән бит ул татар теле!..»
Әйе, әнә шундый ул туган тел! Айрат Арсланов кебекләр авызыннан яңгыраганда, күкрәгеңне генә түгел, рухи бөкрелегеңне дә турайта торган, горурландыра торган, бәгырьләреңне актарып, елата да торган тел. Шартына китереп сөйләүчесе генә табылсын, бу тел — каферлек тутыгы белән капланган иманыңны да чистарта, сафландыра торган тел! Баксаң, сәгатьләр буе туган тел кадере турында вәгазь укулардан да өстенрәк икән мондый мизгелләр. Айрат Арсланов бүләк иткән мизгелләр…
Сәхнәләрдән һәм эфир аша матур итеп, саф һәм зәвыклы итеп сөйләүчеләрне «нәфис сүз остасы» дип зурларга күнеккәнбез. Шөкер, андыйлар безнең милләттә йөзләрчә, меңнәрчә. Ә инде шул асыл затлар кыясының иң югары ноктасындагы Айрат Гәрәй улы Арслановны туган телнең баш сакчысы, бераз шаяртып та әйтсәк, генеральный сакчысы дип бәялибез. Менә шуңа күрә дә аның тарафыннан әзерләнгән, алай гына да түгел, зур таләпчәнлек белән иҗат ителгән концерт программаларын радио, телевидение фондлары пәйгамбәрнең мирасын саклагандай сакларга тырышалар. Мондый иҗат җимешләре халкыбызны гасырлар буе куандырырга, сокландырырга тиеш әле. Алар — вакыт агышына буйсынмый торган, берчакта да искерми торган программалар — Кол Гали, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Сибгат Хәким кебек әдип һәм шагыйрьләргә һәйкәл булырдай затлы һәм кыйммәтле тапшырулар.
Ошбу язмама нәкъ шушы урында нокта куймакчы идем дә, күңелемдә шактый еллар йөргән сыкрану калкып чыкты. Без, адәм балалары, беребез дә мәңгелек түгел… Язмабыз башында ук укый башланылган шигырьне кабат искә төшереп дәвам итсәк, болай:

«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын»

Киләчәк гасырны, алдагы буыннарны куандырачак яңа Айратларыбыз кая? Мәшһүр артистыбызның үкчәсенә басып баручы һәм аны алыштырырдай талантлар ни өчен күренми? Минем уйлавымча, бардыр алар, бардыр, табарга, кайгыртырга теләүчеләр генә юктыр… Ни өчен безнең хакимият Айрат Арсланов мәктәбен булдырмый, өр-яңа тел сакчылары әзерләүгә игътибар бирми? Моны ашыгыч рәвештә хәл итәргә — җиде миллион татар арасыннан (иманым камил, безнең халык бу рәсми саннан ике мәртәбә артыграк булырга тиеш) һич югы җиде яшь талантны Айрат әфәнде тәрбиясенә бирергә кирәк. Әлбәттә, зур һәм таләпчән конкурслар аша үткәреп, «агай-энелек»не бер читкә куеп!
Бер галимебез әйтмешли, безнең буын әле, бәлки, Айрат Арслановның зур талантына, күпкырлы иҗатына тиешле бәя бирерлек дәрәҗәдә түгелдер. Ләкин вакытында кадерләү, тану, олылау дигәнне киләчәк буыннарга гына калдырмыйк, нинди асыл затлар гасырында яшәвебезне үзебез дә белик. Үкенечкә калмасын…

27 март, 1998 ел.

(Чыганак: Баттал Ф. Юлын белгән адашмас. — Казан: “Идел” китапханәсе, 2000. — 367 б.)



 

Комментарий язарга


*