ТАТ РУС ENG

Батулла Рабит. Моңлы күз карашы (Габдулла Тукайның фоторәсемнәре)


Габдулла Тукай фотосурәткә төшәргә атлыгып тормаса да, аннан ундүрт-унбиш фото тарихка калган. Анда да үз теләге белән түгел, дуслары үгетләгәнгә, иптәшләре хөрмәтенә төшкән. Моңа, мөселман кешесенә сурәткә төшәргә ярамый, дигән бер тыю сәбәпче булса, икенчедән, Тукай үзен бик мәһабәт кеше дип санамавыннан вә аның күзенә ак төшкән булуыннан килә дип аңлатып була кебек. Күзенә төшкән ак аның кимсенүенә, хатын-кызларга күренмәскә тырышуына сәбәп булган, диләр. Барлык төшкән фотосурәтләрендә Тукайның күз карашы моңлы, сагышлы. Аның сизелер-сизелмәс елмайган рәсеме берәү генә. Ләкин бу шәйләр Тукайны гел сызланып, гел кимсенеп кенә яшәгән икән дип нәтиҗә чыгарырга нигез була алмый. Тукай елмаерга да, көләргә дә, каһкаһә белән шаркылдарга да сәләтле шәхес булган.

Шул дистә ярым рәсемнәрне карагач, иң башта Тукайның җитди, уйчан, сагышлы багышы күзгә ташлана, дидек.

Икенче бер нәтиҗә: Тукай фотога төшкән саен үзгәрә, әйтерсең лә бу рәсемнәр Тукайныкы түгел, башка бер шәхесләрнеке кебек тоела.

Бу нидән шулай? Тукайның сәламәтлеге үзгәрәме, Тукайның эчке халәте шулай алмашынып торамы?

Тукай 27 ел яшәп меңнәрчә ир дә башкара алмаслык эш майтарган. Меңнәрчә ир-ат күрмәгән рухи вә бәдәни җәфаларны күрергә өлгергән. Тукайның үзен күреп белмәгәннәр аның шигырьләрен укып, бу әсәрләрне туксан яшьлек карт язган дип уйлыйлар. Тукай 27 ел эчендә туксан яшьлек кеше узарга тиешле юлны узган. Туксан яшьлек карт, бәлки, ун ел саен төс ташлый, аның кыяфәте озак еллар дәвамында гына үзгәрәдер. Тукай ун ел эчендә төшкән сурәтләрендә ел саен үзгәрергә, төс ташларга дучар булган. Ихтимал, шуңа күрәдер дә аның рәсемнәре бер-берсенә охшамаган.

Габдулла Тукайның сабый чакта төшкән рәсемнәре сакланмаган, дөресе, ул сабый чакта рәсемгә төшмәгән. Ул 1903 елда (17 яшендә генә), вафатына ун ел кала фотокамера каршысына баса.

Ләкин мин татар рәссамы Хаҗи Морат Казаков ясаган «Бәләкәй Тукай» сурәтен Тукайның беренче рәсеме дип саныйм. Гәрчә, ул рәсем Тукай вафатыннан соң 43 ел узгач, 1958 елда гына ясалган булса да.

1. Хаҗи Морат Исхак углы Казаков. «Бәләкәй Тукай», 1958. «Тукай» альбомы, 11 бит.

Хаҗи Морат әфәнде (1914-1984) үзенең иҗат куәсе илә Тукайның бала чагын — 4-5 яшьлек сабыйны — шундый табигый, чын итеп күрә алган, рәссамны илһамы, аның күзаллавы дүрт яшәр кечкенә сабый Тукайны җанлы итеп яраткан. Сабыйның күзләрендә моң, фикер чагыла. Бу бала күзәтүчән, бу сабый олыларча уйларга сәләтле җан иясе. Катык, бәрәңге, кара ипи, зәңгәр касә, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык. Тукай «фотокамера»га (рәссамның күзенә) туры карамый, Тукайның карашы аны ясаучы, аны «фотога төшерүче» яныннан гына шуып уза, аның игътибарын башка бернәрсә җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, сабыйның аягында йон оекбаш. Авылда җәй көнендә сабый бала йон оекбаш кимәс. Ул вакытларда кышлар суык була, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп савалар. Өйгә алып кергән сыерны савучы хуҗабикәнең хәрәкәтләрен күзәтәме сабый бала? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы нәни Тукай? Һәрхәлдә, Тукай игътибарын җәлеп итәрлек хәрәкәт бар Тукай караган якта. Сабый алдына куелган кап-кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Җанлы, мәгънәле, эчтәлекле бай сурәт. Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфаларын күрәчәк булачак даһиның җылы өйдә, матур җиһазлар арасында, тәмле ризыклар ашап утыручы бәхетле сабый чагы турында сөйли торган роман-рәсем.

Бая әйткәнемчә, Тукай 1903 елда бер дусты белән фотога төшә. Бу аның беренче фотосурәте санала. Фотода Тукай кыска буйлы, чиста ак күлмәк кигән, өстендә шәкерт казакие, башында ул вакытларда шәкертләр арасында модада булган фәс. Тукайга бу вакытта 17 яшь тулган була. Ләкин аңа һич тә 17 яшь биреп булмый, унөч-ундүрттән артык түгел кебек. Бу 1903 елның җәйге татил вакыты. Аның янында озын буйлы, сул якка каптырышлы чикмән кигән, фәсне арт чүмеченә шудырып салган 20 яшьләрдәге бер җегет басып тора. Аларның икесенең дә чырае охшаш, каш шәкелләре дә, күз карашлары да, колакларының тырпаеп торулары белән дә алар агалы-энеле кардәшләр сыман.

Музейларда Тукайга багышланган китапларда шушы рәсем астына «Г.Тукай белән Г.Кариев» дип язылган. Музей хезмәткәрләре дә музейга килгәннәргә кистереп, бу — Тукай белән Кариев, дип аңлаталар.

Ләкин бу озын җегет Габдулла Кариев түгел. Бу җегет төрек шагыйре Габделвәли Әмрулла булыр. Төркия ватандашы булса да, аның милләте, бәлки, төрек түгелдер. Чөнки кыяфәте нугайга, татарга, Тукайга охшап тора. Бәлки, ул кайчандыр (1850 елларда) бу яклардан һиҗрәт иткән мөһәҗирләрнең токымыдыр, ата-бабаларының сөйләвеннән җилкенеп, җирсү хисләре аны Русия мөселманнары яшәгән җирләргә сәяхәт итәргә алгысыткандыр. Бу җегет Камил Мотыйгыйның чит илләргә булган сәяхәтеннән (Мисырданмы) ияреп кайта. Ни өчен төрек җегете Мисырга барып эләккән? дигән сорауга мондый фараз әйтергә була. Төркиядә инкыйлабчылар («Яшь төрекләр») хәрәкәтенең үсә барган чорында инкыйлабчылар кулга алулардан куркып, чит илләргә качарга мәҗбүр була. Бу җегет тә шул төрек инкыйлабчыларыннандыр. Мотыйгыйга ияреп, ул Русия буйлап сәяхәт итә һәм Ырынбур, Троицкиларда булганнан соң, Тукай янына Уральскига килеп чыга. «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укый торган шәкертләр җәйге татилга таралып беткәч, Тукайның барыр урыны юк, ул шунда ятакханәдә ялгызы кала. Төрек җегете белән танышу аның өчен яңалык, кызык һәм гыйбрәтле була, ул аннан төрек, Ауропа әдәбияты турында мәгълүмат ала. Әмрулла Тукайның гел бертөрле ага торган ямансу тормышына җан өрә. Татил беткәч, ятакханәгә шәкертләр җыела. Наданрак шәкертләр (ихтимал, пишкадәмнәр) Әмрулланы кабул итә алмый, аның күп белүе, бәлки, көнчелек сәбәбе булгандыр, ярты еллап яшәгәч, Әмрулла каядыр китеп бара. Аның эзе шунда югала.

Бу җегетнең Кариев түгеллеген бик тиз, бик җайлы гына ачыклап була. Кариев белән Әмрулланың рәсемнәрен янәшә куясың да аларның колакларына игътибар итәсең.

Фотога төшү фикерен Тукай түгел, Әмрулла тәкъдим иткән булырга тиеш. Чөнки Тукай бай түгел, дөнья буйлап сәяхәткә чыккан, төрек җегетенең кесәсе такыр булмагандыр, шәт.

2.tГ.Кариев сурәте.  «Габдулла Кариев турында истәлекләр» китабы, эчке тышлык.

3.tГ.Әмрулла сурәте.

Багыгыз сез аларның колак рәвешләренә. Әмрулланың колаклары Шәехзадә Бабичныкыннан да зур, безнең каршыда әрекмән колаклы кунак җегете басып тора. Кариевнең колаклары нәфис, матур, әйтерсең лә аларны атаклы рәссам мәрмәр таштан кырып ясаган.

4.tКамил Мотыйгый белән Тукай сурәте.

Тагын бер бәхәсле рәсем. Бу рәсемнең астына «Мотыйгый белән Тукай» дип язганнар. Кемдер, бу — Тукай түгел, ди. Кайсылары аны, бер шәкерт, ди. Бәгъзеләре аны, Мотыйгыйның якын туганы, дип аңлатырга тырыша. Өченчеләре, Мотыйгый бит маҗарапәрәст, ул абруй яулар өчен, демократ булып күренер өчен, юри фәкыйрь шәкерт белән фотога төшәргә дә күп сорамас, ди.

Миңа калса, бу һичшиксез, Тукай. Камил әфәнде күп телләр белүче, мөгаллим, мәһабәт озын буйлы, ауропача яхшы киенә, ул танылган артист, көрәшче дә, төрле сәләтләргә ия бай баласы. Ул Төркия, Ауропа, Русия буйлый сәяхәт итә. Ул 18 ел буена Русия буйлап концертлар куеп йөргән мәшһүр җырчы (баритон). Шушындый затлы сөяк тәбәнәк буйлы, сул якка каптырыла торган шәкерт бишмәте, таушалып беткән чалбар, кыегаеп беткән аяк кабы кигән, иң өсте янбашыннан таррак кыяфәтле (дөресе: кыяфәтсез) «шәкерт салмасы» белән кулга-кул тотышып фотога төшәр идеме икән? Ул вакытта фотога төшү гаять мәшәкатьле гамәл. Фотографиягә барасы яки фотографны алып киләсе, акча түлисе бар. Әгәр дә бу шәкерт Мотыйгыйның туганы булса, ул бөгәрләнгән киемнәрдән булмас иде. Акыллы, белемле, күп сәләтләр иясе Мотыйгый Тукайның кем буласын чамалаган, аның киләчәктә олы шагыйрь булып китәргә мөмкинлекләре барын белгән, Тукай инде ул чакта вакытлы матбугатта шактый каләм чарлап өлгергән шагыйрь, аның «Хөррият хакында», «Дустларга бер сүз», «Мужик йокысы» һәм башка байтак ялкынлы әсәрләре дөнья күргән, җәмәгатьчелек тарафыннан теләп кабул ителгән. Ул инде Камил әфәнденең канторасында хезмәткәр, ул инде мәдрәсәдә мөдәррис булып эшли. Мотыйгый Тукайны якын иткән, яраткан һәм фотога төшүне үзе оештырып, акчасын да үзе түләгән булырга тиеш. Минем фараз менә моннан тора. Бу — Тукай. Әйдәгез, гади шәкертне, Мотыйгыйның туганы дип саналган бу сурәтне Тукай рәсемнәре белән чагыштырып карыйк.

Иң беренче әлеге дә баягы колак шәрифләренә игътибар итик. Мотыйгый белән төшкән шәкертнең сул колагын алабыз.

5.tСул колакның зурайтылтан рәсеме. 1905 ел.

6.t1908 елда Әмирхан белән төшкән рәсемнән сул колак.

7.tТукайның башка рәсемнәрендәге сул колак. 1912 елда Фатих Әмирхан янәшәсендә төшкән рәсемнән.

Колаклар бер кешенеке. Димәк, Мотыйгыйның кулын тотып, янәшә басып торучы шәкертнең колагы да Тукайныкы.

Мотыйгый белән янәшәдәге шәкертнең сул аяк киеменә игътибар итик. Аяк кабы изелгән, кәкрәйгән, борыны өскә карап тора. Күрәсең, бу шәкертнең сул аягы кыек баса торган булган.

8.tМотыйгый белән төшкән фотодагы сул аяк.

Билгесез шәкертнең сул аягын Тукайның сул аягы белән янәшә куйыйк.

9.tТукайның 1907 елда «әл-Ислах» мөхәрриятендә төшкән сурәтендәге сул аяк.

Аяк кабы 4 елдан соң да шул ук.

Шушы чагыштырулардан чыгып, әйтергә хакыбыз бар: Мотыйгый Тукай белән фотога төшкән.

10.t1906 елда алынган рәсем. Тукай журнал тоткан.

Монда Тукай сабый да, үсмер дә түгел, ул җиткән җегет.

Тукайның кулында «Мелла Насретдин» исемле көлке журналы. Бу рәсемнең фаҗигале тарихы бар. Бу рәсемдә Тукайның сул ягында пычрак эз бар. Анда басып торучы кешенең сурәтен бетерергә, юарга тырышканнар һәм юганнар да. Ул урында Камил Мотыйгый басып торган. Ни өчен соң совет матбугаты бу кешене, Тукайның химаячесен тырышып-тырмашып тарихтан юарга маташкан? Бу — бик фаҗигале, озын тарих. Кыскасы, Мотыйгулла хәзрәтнең углы Камил әфәнде — Тукай мәдрәсәдә укыган вакытта аңа нык ярдәм иткән кеше. Кызыл террор — Советлар хакимияте тәхеткә килгәч, Мотыйгыйны сүгү чоры башлана. Имеш, ул Тукайны рәнҗеткән, ул Тукайның дошманы булган, Тукай Мотыйгыйны яратмаган кебек бөһтан, яла, ялган, нахак сүз чәчәк ата. Шушы кыйнауларга түзә алмыйча, бик рәнҗегән, изелгән, таланган Камил Мотыйгый 1941 елда (53 яшендә) үзенә үзе кул салырга мәҗбүр була. Салмаган булса, аны совет төрмәсендә җәзалап үтергән булырлар иде. Ялган социологлар, ясалма рәвештә сыйнфый көрәш кузгаткан коммунистлар көр тормышлы нәселдән чыккан кешене гафу итә алмый. Алар аны зинданда черетергә, үтертергә яки асылынып үләргә мәҗбүр итәргә тиеш була.

11.tКара күзлек киеп төшкән рәсеме. 1907 ел.

Бу фотода Тукай бөтенләй үзенә охшамаган. Кара күзлек кигән, чәче тырпаеп тора, өстендә казаки. Ул күбрәк сукыр кешегә охшаган. Риваятьләргә караганда, Тукай, күзенә ак төшә башлагач, кара күзлек киеп йөргән. Сулдан беренче, тәрәз төбендә утырганы — Фатих Әмирханның арбасын этеп йөрүче Мәхмүт исемле җегет.

12.t«әл-Ислах»та төшкән рәсем. 1908 ел.

Бу рәсемдәге буш аралыкта ике кешенең рәсеме булган, аны да юдырганнар.

Рәсемдә сулдан: «әл-Ислах» гәзитенең нашире Вафа Бәхтияров, Тукайның җан дусты Кәбир Бәкер, Тукайның назиклек-итагатъ тәрбиячесе, әдип Фатих Әмирхан, Фатих әфәнденең энесе Ибраһим Әмирхан, Габдулла Тукай.

Күрәсезме, сурәткә төшү аралары кыска кына булса да, Тукай үзгәрә бара.

13.tФатих Әмирхан белән Габдулла Тукай. 1908 ел.

Бу рәсемнең дә кыска гына тарихы бар. Тукай фотога төшәргә теләми, киеме, галстугы, күлмәге юк. Фатих Әмирхан аңа үзенең күлмәген кидерә, галстугын бәйләтә.

Тукайның кайсы күзенә ак төшкән? Әле дә булса моны ачыклаганнары юк. Замандашлары Тукайның уң күзенә ак төшкән иде, дип яза, икенчеләр, сул күзенә ак төшкән иде, ди. Кайсысы дөрес? Галиәсгар Камал, уң күзенә, ди. Зәйтүнә туташ, сул күзенә, дип яза. Галиәсгар Камал — Тукай белән көн саен диярлек очрашкан шәхес. Ялгышмас. Зәйтүнә туташ Тукай белән ике тапкыр очрашкан. Гашыйк булган кешенең игътибары башкаларныкына караганда үткенрәк булырга тиеш иде кебек.

Фатих Әмирхан белән төшкән рәсемендә Тукайның уң күзе сулына караганда зуррак. Күзе ак пәрдә белән капланганнан соң төшкән рәсемнәрендә һәрчак Тукайның уң күзендә сәерлек чагыла.

Табибларга бер сөаль. Күрми торган күз күрергә тырышып зуррак ачыламы? Әллә сукыр күз өчен дә күрергә тырышып, сәламәт күз зуррак ачыламы? Миңа калса, сукыр күз ныграк ачыла. Бу хәл Зәйтүнә туташның Тукайга текәлеп карамаганлыгы хакында сөйли. Димәк, Тукайның уң күзенә ак төшкән дигән нәтиҗәгә киләбез.

14.tТукай рәсеме. 1908 ел.

Бу рәсемендә дә Тукайга Фатих Әмирхан галстук бәйләтә. Тукайның бу рәсеме бөтенесеннән дә нык аерыла. Монда тук Тукай, канәгать чырайлы, Тукайга охшамаган Тукай утыра. Әйтерсең лә Тукай завод-фабрика тотучы буржуй. Бөтен китапларда да Тукайның символы итеп шушы рәсемне алга куялар. Юкса бу Тукайның типик фотосы түгел. Тукай шундый таза, канәгать, борчусыз була алмый, очраклы рәвештә генә төшкән шушы фото, миңа калса, Тукайның бөтен иҗади мәсләгенә каршы тора кебек.

15.tӨч кеше фотосы, 1908 ел.

Югарыда Тукай (алдагы Тукайдан монысы бераз аерыла), уртада шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, аста язучы Фәхрелислам Агиев. Рәмиев 1926 елда чахоткадан вафат була. Аның җәсәден гүргә иңдереп, ләхеткә урынлаштыручылар Нәкый Исәнбәт (1899-1992), Сәгыйть Агиш (1905-1973), Сәйфи Кудаш (1894-1993).

Фәхрелислам Агиев 1938 елда зинданда үтерелә. Тукай 1938 елгача яшәгән булса, аңа 52 яшь булыр иде. 52 яшьлек даһи Тукайны да зинданда изеп, җәзалап, соңыннан атып үтергән булырлар иде. Ярый әле Такташ белән Тукай, иртәрәк гүргә кереп, Совет җәзаларыннан котылган.

Тукай Сәгыйть Рәмине шагыйрь буларак үзеннән өстен куйган. Алар якын дуслар булып китә. Ләкин Тукай дусларына да кырыс була. Дусты С.Рәмиевкә дә Тукайдан каты эләгә. Озакламый Сәгыйть Рәмиев сәяси сәбәпләр аркасында Казаннан Әстерханга китәргә мәҗбүр була. Тукай никадәр генә аны тәнкыйть утына тоткан булса да, Рәмиев аңа үч сакламый, ул Тукайның алыштыргысыз олы шәхес икәненә нык инанган кеше була. С.Рәмиев теләге белән татар җәмәгатьчелеге Тукайны Әстерханга кунакка чакыра.

16.t1911 елда Әстерханда төшкән сурәте.

Монда Тукай мәшһүр актер Зәйни Солтанов, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев һәм Әстерхан зыялылары арасында. Тукай картуз кигән. Әстерханга көймә белән төшкәндә, Тукайның чәче гаять озын була. Әстерханга килеп җиткәч, ул чәчен кырдыра. Ялтыр башын каплар өчен, картуз алып кия. Картуз кисә дә, Тукай сабый, үсмер кебек кенә күренә. Алгы рәттәге үсмер — Рәхим Солтанов. Рәхим кечкенәдән татар сәнгатенә хезмәт итә, ул милләтпәрвәр кеше булып өлгерә, ләкин аны 1920 елда дошманнар җәзалап үтерә. Аның сул ягында Басыйр Абдуллин, аның сул ягында Тукай шигырьләрен укыган артист Габдерәхим Аданов. Өстә сулдан Тукай белән мәдрәсәдә укыган шәриктәше Габдрахман Сәмәки (Әбүбәкеров), Әстерханда Тукайны кымызга йөртүче Шаһит Гайфи, кәләпүшлесе Әбүбәкер Мәзини (Халиков), актер, режиссер Зөлкарнәй Мөхәммәтҗан утлы Байкин (атаклы артистлар — Байкиннар токымы)…

Ләкин рәсемгә төшүчеләр болар гына булмый, рәсемне кисәләр, кыскарталар.

17.tШул ук рәсемнең зуррагы.

Китап тотып төшкән Габдерәхим Адановның сул кырында Туктар Динникәев.

Урта рәттә, Сәгыйтъ Рәминең сул кырында, Биккинин исемле кеше, театрның чыгымнарын күтәрүче кеше — Даут Мөхәммәдов, Өммегөлсем Мөхәммәдованың атасы, Гөлсемнең анасы Һаҗәр Мөхәммәдова, Зәйнәп Динникәева.

18.tШул ук рәсемнең тулысы.

Башта бу рәсем тулы була. Зәйни Солтанның уң янында утыручы кеше Касыйм Туйбахтин, Әстерхан мөселманнары комитеты рәисе, 1914 елда сугышта катнашкан каһарман. 1918 елда дошманнар аны җәзалап үтерәләр.

19.tКөймәдәге рәсем.

Бу рәсемдә Тукай, Сәгыйть Рәмиев белән Шаһит Гайфи. Рәсемгә төшүне Шаһит әфәнде оештырган булырга тиеш. Тукайны кабул итү, аны сыйлау, кунактан кунакка йөртү эшләрен Шаһит Гайфи үз өстенә алган була.

Бу рәсем алдагысыннан бер-ике генә көн соң төшерелсә дә, Тукайның кыяфәте тегесеннән нык аерылып тора. Алдагысында Тукай олы гәүдәле Зәйни Солтан белән Сәгыйть Рәмиев арасына кысылып кына утырган үсмер кебек. Монысында Тукай тегеләр белән тиң гәүдәле кебек, чырае да олырак, уйчанрак күренә.

Ул чакта Сәгыйть Рәми Әстерханда чыга торган «Идел» («Тартыш») гәзитендә мөхәррир булып эшли. Гәзит хезмәткәре генә түгел, ул артист сыйфатында да спектакльләрнең уртасында була. Ул вакытта артисткалар булмаганлыктан, хатын-кыз рольләрен ир-җегетләр уйный. Сәгыйть Рәмиев характерлы хатыннарны уйнау остасы була. Бервакыт, Тукай Әстерханга килгәч, аның хөрмәтенә С.Рәмиевнең «Яшә, Зөбәйдә, мин яшим» пьесасын куялар. Бу спектакльдә Сәгыйть әфәнде зур күкрәкле, уң аягына аксый торган әче телле хатынны уйнарга тиеш була. Уен барышында Сәгыйть әфәнденең күкрәкләре урынына куелган йон йомгаклары төшеп, сәхнә буйлап тәгәри китә. Сәгыйть аларны куып тота да, күлмәк итәген күтәреп, берәм-берәм йомгакларны үз урыннарына куя. Бу күренеш уенчыларны да, тамашачыларны да чыгырыннан чыгара: озакка сузылган көлү тамашаны туктата. Тукай да рәхәтләнеп көлә. Уеннан соң Тукай сәхнә артына артистлар янына керә. Сәгыйть:

— Йә, ничек, Тукай әфәнде? — ди.

Сәгыйть Рәмине күрүгә үк, Тукай эчен тотып көлә башлый.

tӘ-ә, Тукай әфәнде, теге каһәр суккан йомгаклардан көләсеңме? — ди Рәми.

— Ю-ук, — ди Тукай. — Анысы бер хәл, мин аннан көлмимен әле… син, Сәгыйть, уң аягыңа аксап, сәхнәгә чыктың да, сул аягыңа аксап кереп киттең.

Шуннан соң Әстерханда, әз-әзләп булса да, сәхнәгә хатын-кызлар да чыга башлый. Сара ханым Байкиналар… Әстерхан шәһәрендә беренче булып сәхнәгә чыгучы Һаҗәр ханым Мөхәммәдова була. 1907 елның 21 октябре көнне Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет»ендә Һаҗәр ханым уйный. Ул анда Җәмилә ролен башкара. Гөлсем Мөхәммәдова хатирәсе: «Хәтерлимен әле, аның ачуы чыгып, сәхнә буйлый таяк тотып дулап йөргәнен. «Кайтып кына керсен, мин аның аягын сугып сындырам, мәлгуньнең» дип үз аягына сугып күрсәтте. Ул образга кереп китеп шулкадәр каты итеп үзенә суккан булып чыкты, әнкәй бер атна аксап йөрде». «Бәхетсез егет»тә Җәмиләнең андый сүзләре юк, күрәсең, актерлык гайрәтенә чыдый алмыйча, ул үзеннән дә сүз өстәгән булып чыга. Чыннан да, «Бәхетсез егет»тә Җәмиләнең улы Закирның кайтканын көтеп, зарланып йөри торган күренеш бар… Әнкәй безнең укый белә иде, ләкин яза белми иде. Ул елларда кызларны укырга өйрәткәннәр, язарга өйрәтмәгәннәр. Җегетләргә хат язмасыннар өчен. Әхлак сагында торганнар бабайлар.

Һаҗәр ханым Мөхәммәдова 96 яшендә дөнья куя.

Урыны җәннәттә булсын!

Даут әфәнде Мөхәммәдов яшьли, тиф хастасыннан җан тәслим кыла.

Урыннарын җәннәттән өйләсен! Амин!

Бу вакытларда Сәгыйть Рәмиев Даут Мөхәммәдов өендә фатирда тора.

tСәгыйть абый ул чакта редактор булып эшли иде, гәзиттә, — дип сөйли Гөлсем ханым.— Редакциядән йомышчылар килсә: «Бар, Сәгыйть абыеңны чакыр», — диләр иде.

Мин йөгереп ишегалдына керәм дә Сәгыйть абыйның тәрәзәсенә кычкырам: «Сәгыйть абый, сине гәзиткә чакыралар», — дим. Миңа ул чакта алты-җиде яшь. Эштән кайткач, Сәгыйть абый әнигә:

tҺаҗәр апа, теге зур самавырыңны кайнатып җибәр әле, — дип әйтә торган иде.

Һаҗәр ханым идәндәге келәм өстенә табын әзерләп, Сәгыйть Рәмиевгә самавыр китерә икән. Аннан соң Рәмиев, сабый кызларны үз янына чакырып, чәй эчә торган була. Чәй эчкән арада Сәгыйть ага кызлардан сораштыра:

tГайшә, син бүген ни сәбәпле сабакка бармадың? Ә?

Гайшә хәйләли башлый:

tБашым авыртты, — ди.

tАлай ярамый, Гайшә, — ди Сәгыйть ага.— Уку калдырырга һич ярамый… Ә син, Өммегөлсем, нишләдең бүген?

— Мине сабакка җибәрмиләр, үскәч, мин дәрес калдырмыйм, — ди Гөлсем.

Сәгыйть Рәми Өммегөлсемне күтәреп алып:

tМенә дөрес! Уку ул — бөек нәрсә. Уку юлында үлеп калырлык булса да, укыш кирәк, кызлар, — дип шигырь сөйли башлый:


Ирләргә дә фарыз уку, 

Кызларга да фарыз уку. 

Фарыз эшнең барсы уку, 

Уку, уку, уку.


Тукай Рәмиевнең бу шигыренә пародия яза:


Ирләргә дә фарыз йокы, 

Кызларга да фарыз йокы. 

Фарыз эшнең барсы йокы, 

Йокы, йокы, йокы.


Габдерахман Сәмәки Әстерхан янындагы Сәмәке авылыннан. Гайфи — рәссам, мөгаллим. Тукайны ул үз йортына кунакка да алдыра. Шаһит Гайфи «Казы, кузы, кыз, кымыз» рәсеменең авторы. Ул кыз урынына үз хатынын утыртып ясаган була. Тукайның «Мияубикә» китабына да рәсемнәрне шушы Шаһит Гайфи ясаган икән. Ни өчендер ул китап сакланмаган.

20.tДүрт кеше төшкин рәсем. 1912 ел.

Бер генә ел узуга карамастан, Тукай олыгаеп киткән, гәүдәсе дә зурайган сыман. Рәсемдә олпат бер ир-җегет утыра. Аның янында Фатих Әмирхан, артта бертуган Коләхмәтовлар.

21.tТукайның ак күлмәкле, галстуклы портреты. 1912 ел.

Монда Тукай бөтенләй башка, аның күзләрендә елмаю нуры уйный. Бу — аның бердәнбер елмаюлы рәсеме. Тукай әле яңа гына көлеп туктаган яки менә-менә көлеп җибәрер сыман. Чәче таралган, утыртма яка матур галстук белән буылган, өр-яңа костюм-өчлек, тулы матур битле, чибәр Тукай. Ул гомерендә дә галстук бәйләмәгән, бу галстук дусларыныкы.

22.tТукайның усал рәсеме. 1912 ел.

Барлык рәсемнәре арасында Тукайның вөҗүден, рухын, холкын, талантын, фаҗигасен, бөеклеген чагылдырган сурәт менә шушысы булыр. Тукайның символы — шушы рәсем. Теге тук Тукай түгел. Усал караш, буыннарга кала торган караш, киләчәк буынга төбәлгән сораулы-борчулы караш. Сез минем юлымны дәвам итәрсезме? дип сорый шагыйрь. Бу рәсемдә аның күзенә ак төшкәне дә беленми. Кая киткән ул ак? Рәссамнар киләчәктә Тукайның символик сурәтен менә шушы рәсемнән чыгып иҗат итәргә тиеш. Бу инде әзер психологик портрет. Бу — Тукай. Мәһабәт Тукай, усал Тукай, борчулы Тукай, өмет белән безгә багучы Тукай. Гаҗәеп бай портрет. Сокландыргыч шәп рәсем.

23.tТезен кочаклап төшкән рәсеме. 1913 ел.

Бер елдан соң Тукай нык үзгәрә. Үләренә бер тәүлек кала алынган рәсеме. Тукай үзенең мәһабәтлелеген чирле булса да җуймаган. Ул хастаханәнең ятак киемендә, кул бармаклары буын-буын, кипшергән иреннәре бераз ачык. Менә шушы арыклыктан буын-буын калган бармаклары белән ул бәһаләп бетергесез күп әсәрләр иҗат иткән. Карашы! Карашы үзәкләрне өзә. Бу кеше аттан артык эшләп, арысландай сугышып, япь-яшь гомерен тулысы белән яндырып китеп бара. Аның йорты юк, гаиләсе юк, якын туганнары юк, аның нәселе калмый, ләкин аның том-том китаплары кала, ул салып калдырган оеткы — көрәш рухы кала. Үләр алдыннан Тукай мохтаҗ шәкертләр өчен 500 сум акча васыять итеп калдыра. Ул чакта җигүле ат 15 сум торган. Тукай фәкыйрь булган, Тукай ярлы булган, дип сөйләнүчеләр аз түгел. Дөрес, ул үзенең өс-башын карамаган. Дөрес, ул үзенә йорт салып кермәгән. Дөрес, ул кыйммәтле рестораннарда ашамаган, ләкин Тукай фәкыйрь булмаган. Ул елларда башка шагыйрьләргә нәширләр шигырь юлына 10 тиен көмеш түләсә, Тукайның бер юл шигыре 50 тиен торган. Ә аның әсәрләре чыкмаган гәзит-журнал булмаган, аның «Кисекбаш»ы гына да сигез тапкыр бер-бер артлы басылып чыга. «Кисекбаш»та ике меңләп юл бар. Фәкыйрь булмаган ул, ләкин акчасын тота белмәгән, монысы хак. Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй.

24.tЯрым яткан рәсеме.

Утырып арыгач, Тукай мендәренә сөялгән. Шул ук караш. Ул үзенең озакламый, берничә сәгатьтән соң үләчәген белә. Ул ачыргаланмый, ул тыныч, эшлисе эшләнгән. Нинди мәһабәт чырай, нинди тирән караш.

Бу рәсемнең дә тарихы бар. Фотограф чакырткан кешеләр сүнеп бара торган Тукайның баш очына утырып рәсемгә төшәләр. Еллар узгач, Совет иблисләре, ул кешеләрнең рәсемнәрен юып, бетереп ташлыйлар. Тукай әнә шулай ялгызы гына мендәренә ятып кала.

25. Битлеге.

Вафат булгач, Тукайның йөзеннән алынган битлек. Алдагы барлык рәсемнәрдәге Тукай монда чагылмый. Бу аерым Тукай. Бу — Сократлар, Аристотельләр, Кол Галиләр, Мәрҗаниләр, Фәхретдиннәр кебек философлар битлеге. Бу сөекле халкының бөтен кайгысын үз эченә җыйган бөек шәхеснең йөзе. Җансыз килеш тә Тукайның йөзеннән нур китмәгән. Бөркет борын, классик чырай. Кечкенә гәүдәле, чирләшкә Тукай кая киткән? Монда олы гәүдәле, гасыр буе зиһен җыйган Алып батыр ята.

Гасырлар узган саен, рәссамнар Тукайны кечкенә гәүдәле, чирләшкә итеп ясамаслар, Тукай ролен тәбәнәк буйлы актер уйнамас. Тукай ул — баһадир, Тукай ул — каһарман.

Тукай чорыннан ераклаша барган саен, Тукайның бөеклеге зурая төшәчәк!

Тукай чир зәгыйфьләткән гәүдәсе белән ажгырып упкынга бара торган халкын туктатканда имгәнсә дә, рухы белән даһи булып калды.

Җиде ел янган Тукайның җылысында татар халкы инде йөз ел буена җылына.

Тукай ул — шовинизм белән милләтчелек арасындагы миллион киловаттлы көчәнешкә куелган саклагыч, башкаларны яндырмас өчен үзе янган кеше.

Тукай ул — шәм. Шәмнең төбенә яктылык төшми. Шәм ераграк араны яхшы яктырта. Ераккарак киткән саен, Тукайның нурланышы арта барачак!

 

«Сәхнә», 2005, № 5, 6, 7


(Чыганак: Батулла Р. Әсәрләр. 1 том: Мәкаләләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007)


Комментарий язарга


*