ТАТ РУС ENG

Бәдигый Хәнәфи Тукайлы тел тутыкмас

Шагыйрьләрнең  иҗатлары шигърияткә генә түгел, тулаем әдәбиятка да, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә зур йогынты ясыйлар. Пушкин, Лермонтов, Гете, Гейне, Петефи, Абай, Шевченко һәм Тукай — шундыйлардан. Габдулла Тукай — халык үзе тудырган милли, чын мәгнәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, Муса Җәлил язганча, «әдәби телебезгә нигез салучы» да. Шуның белән бергә аның иҗаты милли кысалар белән генә дә чикләнеп калмаган, бәлки рус һәм дөнья әдәбияты үрнәкләре белән дә тыгыз үрелгән. Аның Пушкин, Лермонтов, Майков, Крылов, Некрасов, Кольцов, Толстой, Байрон, Гейне, Шиллер, Шекспир һ.б. шигырьләрен, әсәрләрен тәрҗемә итүе, алар үрнәгендә халык әкиятләренә нигезләнеп поэмалар иҗат итүе шул хакта сөйли. Ул татар әдәбиятын гына түгел, төрки халыклар әдәбиятларын да рус һәм дөнья әдәбияты, мәдәнияте белән тоташтыручы.
Рус поэзиясендә Пушкинның даһилыгы беренчеләрдән булып төрле стильләрне кушып иҗат итүенә нигезләнсә, Тукайның бөеклеге дә халыкның җанлы сөйләм теле белән язма телне (китап телен) һәм стильләрне бергә үреп иҗат итүдә гәүдәләнә. Бу җәһәттән караганда Тукай иҗаты идея-эстетик, социаль-иҗтимагый роле белән генә түгел, бәлки әдәби тел, матур әдәбият өлкәсендәге реформаторлыгы белән дә зур әһәмияткә ия.
Дөнья поэзиясе күгендә Тукайны иҗат дәрте белән рухландырып, иң якты, илаһи нурларын сибеп илһамландырган йолдызлар, әлбәттә, Пушкин белән Лермонтогв була.
«Кыйтга» исемле шигырендә хаклы рәвештә:
«Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби нурны алардан икътибас иткән бу баш», —  дип язган шагыйрь.
Пушкин белән Лермонтовны мөселманча хәзрәт дип атау (ягъни тиешле дини белеме булган указлы муллаларга карата олылап, хөрмәтләп әйтү) байтак реакцион дин әһелләренең һәм карагруһчыларның ачуларын кабарткан булса, икенче яктан ул Тукайның ихтирамын, сүз кулланудагы тәвәкәллеген, новаторлыгын да бик ачык чагылдыра.
Тукайны Пушкинның «Милость к падшим призывать» дигән иҗади фикеренә тугрылыгы җәлеп итсә, Лермонтовның:
«Мин сөямен Ватанымны бик сәер сөю белән,
Бу сөюнең сүрелмәсен мин үзем генә беләм», — кебек ялкынлы, кайнар һәм шул ук вакытта күңелнең иң кечкенә кылларын тибрәтердәй саф хисләрне тасвирлап бирә алуны әсир итә. Әйтергә мөмкин: Тукай акылы белән Лермонтовны якын итә.
Пушкин кебек Тукай да үзенең бөтен иҗатын кимсетелгәннәрне яклауга, кешенең кешене изүенә, явызлыкка каршы гади халыкның бәхете өчен көрәшкә багышланган, чөнки ул шигърияткә шул бөек гуманистик, демократик идеяләр белән рухланып килә. Шуңа күрә ул үзе дә кешенең иң кечкенә кичерешләрен тасвирлаучы лирик та, ялкынлы публицист та, икейөзле, әхлаксыз корсак колларыннан ачы, үткен итеп көлүче сатирик та, халык авыз иҗатын дәртләнеп өйрәнүче галим дә, балаларның рухи дөньясына, зәвыкларына туры килердәй дәреслекләр төзегән педагог буларак та формалашып, тәмам өлгереп җитә. Әсәрләренең иҗтимагый-социаль әһәмияте, гражданлык алымнары белән исә ул Некрасов иҗатына якын була.
Әлбәттә, бу көрәштә Тукай ялгыз булмаган, ул фикердәшләре Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, М.Гафури, Г.Камал, Ф.Әмирхан һ.б. рухи теләктәшлеген тоеп иҗат иткән.
Шунысына да игътибар итәргә кирәк, Тукайны, рус һәм дөнья әдәбиятындагы кебек тәнкыйтьчеләр һәм иҗат мәктәпләре түгел, бәлки халык шагыйре итеп халык үзе танып кабул итә. Шуның белән бергә ул халык шагыйре буларак иҗатының ахырына түгел, бәлки беренче китабы чыгудан соң узган биш-алты ел эчендә танылып өлгерә. Бу яктан алганда Тукайга тиңнәр юк дип әйтергә дә була. Хәтта даһи Пушкин да «рус поэзиясенең атасы» буларак байтак вакытлар узганнан соң гына таныла.
Иҗаты киң катлау халыкка багышланган булганга, Тукайны авыл да, шәһәр дә, шәкерт дә, мөгаллим дә, сәүдәгәр дә, приказчик та, дин вә базар әһеле дә, интеллегенция һәм кара эшче дә яхшы белгән, укыган, аңлаган, чөнки шигырьләрендә ул аларның барчасын тасвирлап биргән, әмма бердәй итеп түгел: гади халыкны үз итеп, байларны, өстен катлауны фаш итеп. Шүңа күрә халык йөзләгән шагыйрьләр арасыннан талант ияләре С.Рәмиевне дә, Дәрдмәндне дә түгел, фәкать аны — Тукайны гына үз шагыйре итеп таныган.
Тукайның шул рәвешчә киң танылуына аның рус поэзиясенә таянып, иҗатында көнчыгыш белән көнбатыш поэзиясен синтезлавы, ягъни алардан поэтик казанышларны бергә үреп иҗат итүе дә зур этәргеч ясый, аны киң колачлы, новатор шагыйрь югарылыгына күтәрә.
Г.Тукай иҗат иткән чордан соң узган бер гасырдан артык вакыт эчендә милли телләр, шул исәптән аеруча татар теле иҗтимагый-сәяси таләпләр куелган кысалар белән чикләнде. Нәтиҗәдә туган телебезнең үсеше төрле тайпылышлар, деформацияләр белән ясалма рәвештә кыенлаштырылды. Ягъни туган телебезнең нигезен Тукай салган демократик үсеш юлына сәясәтчеләр төрлечә киртәләр кордылар. Аерым алаганда, 30 елларда «пролетариат теле» дигән «яңа әдәби тел»нең сыйнфый көрәш коралына әйләндерелүе нәтиҗәсендә гомумтөрки традицияләр җимерелә, телебездән гасырлар дәвамында үзләштерелгән гарәп-фарсы алынмалары, җирле сөйләм сүзләре кысрыклап чыгарыла, ул урынны рус һәм  интернациональ сүзләр биләп ала, телебез “кәҗүннигә” әйләнеп, фәкыйрьләнеп, коргаксып кала.
Шул уңайдан Г.Тукайның иске әдәби телдә язылган шигырьләренә игътибар итү дә кызыклы күзәтүләргә юлыктыра.
Моннан 30 еллар чамасы элек хәзерге әдәби телгә юлга-юл тәрҗемәләре белән бирелгән ул шигырьләрдә (Г.Тукай әсәрләренең дүрт томлыгында) бүген кабат кулланышка кайткан байтак сүзләр “тәрҗемә” ителгән булган икән:
тәрәккый – прогресс дип, хәят – яшәү, җиһан – дөнья, мөхәррир – язучы, әһле – иясе, зәгыйфь – көчсез, галәм – дөнья, кыйсса – әкият, мәдхия – мактау, хак – чын, мәсләк – тоткан юл, рәис – башлык, мөкатдәс – изге, мөхтәрәм – хөрмәтле, шөбһәсез —  шиксез, хөррият – азатлык һ.б.
Шуңа күрә бүген әдәби “норма”га, ягъни ныклы кысага салынган әдәби телебезнең чикләре киңәйгән, үскән дип кенә сөйләү берьяклырак караш булыр иде. Билгеле, әлеге фикерне тел белеменә, әдәби тел үсешенә караган дистәләрчә мисаллар белән кире кагарга да булыр иде, әмма үлчәү тәлинкәсенең бер ягына табышларны, икенче ягына югалтуларны сала башласаң, шактый ук уфтанырга да туры килер иде. Ни өченме? Чөнки бүген кысалы телдә иҗат итүче язучының шәхси стилен, Тукай стиле белән чагыштырганда, башкалардан әлләни аерылып тормавы күзгә ташланыр иде? Нормалы уртак сүзләр, сүзтезмәләр, формаль җөмләләр, фәкыйрь синонимнар, тәгъбирләр, тапталган рифмалар, “төзек” килешләр, һәртөрле шаблоннар әдәби тел үсешенә, димәк ки, матур әдәбият теле үсешенә үзләре үк киртә булып торалар.
Шул җәһәттән караганда Тукайның тел-стиле гаҗәеп дәрәҗәдә бай, сыгылмалы, иң мөһиме – халыкчан булуы белән сокландыра. Шуңа күрә бүген дә Тукай иҗатына ныклабрак игътибар иткәндә анда туган телебез үсешенең юөтен мөмкинлекләрен табарга, байтагын яңабаштан ачарга мөмкин.
Тик монда шунысын да истә тотарга кирәк: Тукакй иҗат иткән чор үзе дә бик катлаулы. 1905 елдан соң “нинди тедә иҗат итәргә?” дигән сорауның көн тәртибенә үзәккә куелуы моны бик ачык раслый. “Нур” газетасында башлаган шул тел бәхәсе берничә ел дәвам итә.
Дөрес, шунысын да танырга кирәк, башлангыч чор иҗатында Тукай әсәрләре дә гарәп-фарсы сүзләре, госманлы-төрек сүз формалары, борынгы чор төрки шигырь кысалары һәм үлчәмнәре белән шактый ук чуарланган була. Әмма ул алардан тиз арада арына бара, халыкчан телдә иҗат итүгә күчә һәм аны беренче рус революциясе дә тизләтә.
Г.Тукай иҗаты, нигездә, моң-сагыш, яшерен мәхәббәт һәм юмор-сатира поэзиясе. Халык иҗатына хас мондый гармонияне Тукай нәкъ менә халык җырларыннан, әкият – бәетләреннән, мәкаль-әйтемнәреннән, аеруча туган ягыбыз – Арча, Казан арты халкының җор, тапкыр сөйләменнән таба да инде.Шуңа күрә аның язганнары да, әсәрләренең теле дә, гәрчә кайвакыт шактый чуарланып алса да, халыкка якын, аңлаешлы, үз була. Иң мөһиме – Тукай үзенең шигырьләрендә халык өчен кирәкле, аңлаешлы нәрсәләр турында яза, аның аңын югары материя, ниндидер нюанслар турындагы хыялый, буш фәлсәфә белән интектерми. Аның иҗатында  мәхәббәт һәм нәфрәт, көлү һәм күз яше, шатлык һәм газап кебек капма-каршы хисләр дә янәшә яши, чөнки ул чын тормышта да шулай бит.
Г.Тукай әсәрләренең теле турында сүз алып барганда бүген әдәби телебезнең нормалыгы белән бергә аның вариантлы була алуы турында җитди сүз кузгатырга вакыт җиткәнлеген дә искәртергә кирәк.
Әлеге үзенчәлекне күздә тотсак, әдәби телнең нормалылыгы һәм аның вариантлылыгы турында ныклы белем булмаганда Тукай әсәрләренең теле турында, гомумән, җитди фәнни хезмәтләрнең дөнья күргәне юк дип әйтергә була. Бу – киләчәк эше булып кала. Әмма Тукайлы тел тутыкмас, халык белән бергә киләчәккә юл ярыр дип әйтәсе килә.
Миңа, әти-әнисе яшь вакытларында беркадәр вакыт Кырлайда – Сәгъди абзыйлар йортында яшәгән каләм иясенә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатының никадәрле якын, кадерле булуы үзеннән үзе аңлашыла.

 

(Чыганак: Шәһри Казан, 2006, 25 апрель).



 

Комментарий язарга


*