ТАТ РУС ENG

Бер рәсемнең тарихы 

Бу — Габдулла Тукайның 1911 елда Әстерханда төшкән фотосы. Аңа 25 яшь. Карап торырга 15-16 яшьлек үсмер дип уйларга була. Казаннан көймә белән Әстерханга төшкәндә Тукай озын чәчле, баш киемсез икәнен яза. Әстерханга төшкәч, ул чәчен ялтыратып кырдыра, шәрә баш белән йөрисе килмичәме, модага иярепме, башына картуз кия. Ул вакытта кырылган башлыларны «гололобый татарин» дип мыскыллап йөрткәннәренә күрәдер, бәлки.

Бу — төп фото түгел, Тукай шуннан аерып алып кына бирелгән.

Бу фотосурәт китаптан-китапка күчеп йөри. Әмма ул да тулы сурәт түгел. Тукай янында — актер Зәйни Солтан.

Шул ук фотоның сигез кеше сурәтләнгәне дә китаптан-китапка күчә. Алгы рәттә Тукай хөрмәтенә оештырылган тамашада Тукай шигырьләрен сәхнәдән сөйләгән ун яшьлек ир бала — Рәхим Солтанов, Зәйни Солтанның туганнан туган энесе (җәгәне), шул ук алгы рәттә артист Басыйр Габдуллин. Уртада утырганнар (сулдан): Зәйни Солтан, Тукай, С. Рәмиев.

Артта басканнар (сулдан): Габдрахман Сәмәки (Әбүбәкеров), Тукайның дусты, алар Җаекта бергә укыганнар, артист, мөгаллим Габдрахман Басыйрый, Шәһит Гайфи, укытучы,Тукайны кымыз эчәргә алып барган кеше.

Фотоның тагын да киңрәген алып карасак, шәхесләр өстәлә бара. Икенче рәттә, уңнан өченче Әстерхан театрын оештыручыларның иң активы Давыт Мөхәммәдов (Гөлсем Мөхәммәдованың атасы), аның хатыны һаҗәрхан Мөхәммәдова, Әстерхандагы татар хатын-кызларыннан беренче булып сәхнәгә чыгучы ханым, аның янында театрның киендерүчесе Зәйнәп Диникәева. С. Рәмиевнең уң ягындагы кеше Әстерхан театры артисты Биккинин, арттагы шәхесләр: мөгаллим (соңыннан мулла булып китә) Әбүбәкер (Хәлилов) һәм артист Зөлкарнәй Байкин (1936 елда вафат).

 

Бу фотодан да бер шәхесне кисеп калдырганнар, менә фотоның тулысы, чыны.

Икенче рәттә, сул яктан беренче, бер чибәр ир кеше утыра, ул — Касыйм Туйбахтин. Касыйм бик талантлы оештыручы кеше булганга, Ленин аны 1918 елда Әстерхан губернасына гадәттән тыш эшләр комиссары итеп җибәрә. Контрреволюцион фетнә вакытында зинданда җәзалап үтерелә. Үләр алдыннан ул каны белән диварга: «Зинһар, кызымны укытыгыз», дип язып калдыра.
Алгы рәттәге үсмер Рәхим Солтанов та егет булып өлгерә һәм 1920 елда аклар аны да атып үтерә. Урыннары җәннәттә булсын! Аның уң ягындагылар: Басыйр Абдуллин, Габрахман Аддков, Туктар Диникиев (фельдшер, артист).

 

Фотоларны төшүчеләр саны арту тәртибендә күрсәттек. Чынлыкта киресенчә була: вакыт үткән саен фотодагылар кими бара. Бу асылда вакыт иләгенең киләчәккә чын олы затларны гына калдыруы, ягъни табигый сайланыш. Ләкин тоталитар заманда «артыкларны» репрессияләп, аннары фотолардан кисеп ату яки буяп куюлар да гадәти хәл булган.

 

(Чыганак:  Казан утлары, №4, 2011). 



Комментарий язарга


*