ТАТ РУС ENG

Әхтәмова Резидә Г.Тукай һәм «Йолдыз» газетасы

Габдулла Тукайның шәхес буларак формалашып, шагыйрь буларак өлгереп җитүе татар вакытлы матбугатының күтәрелеш елларына, хөррият хакындагы фикернең чәчәк ату чорына туры килә. Бер яктан, шагыйрьне тарих формалаштырса, икенче яктан, шагыйрь халкыбызның тарихына, аның фикер эшчәнлегенә зур йогынты ясый.

Шагыйрь үзенең әдәби һәм публицистик әсәрләрен «Әл-ислах», «Шура», «Вакыт», «Фикер», «Яшен», «Ялт-йолт» һ.б. матбугат органнары белән рәттән Казанда Әхмәтһади Максуди нәширлеге һәм редакторлыгында 1906 нчы елның январь аеннан бирле дөнья күрүче «Йолдыз» газетасында да бастыра. Газетаның либераль-демократик рухы, күрәсең, шагыйрьнең кыю рәвештә тирәннән фикер йөртүенә җавап бирә. Һәм Тукай бу газета аша үзенең иң фаҗигаи мәгънәле, эчкерсез шигырьләрен укучыга җиткерә.

1909-1912 нче елларда «Йолдыз»да Тукайның түбәндәге шигырьләре нәшер ителә:

«Китап» (3 октябрь, 1909, № 453); 

«Күңел йолдызы» (22 ноябрь, 1909, № 472); 

«Сәрләүхәсез» (22 ноябрь, 1909, № 472); 

«Киңәш» (29 ноябрь, 1909, № 475); 

«Теләү бетте» (20 декабрь, 1909, № 481); 

«Татар мөхәрриренә» (3 январь, 1910, № 486); 

«Нәсихәт» (7 январь, 1910, № 486); 

«Мәҗрух указ» (7 февраль, 1910, № 501); 

«Җәйге таң хатирәсе» (23 март, 1910, № 518); 

«Мигъраҗ» (13 апрель, 1910, № 527);

«Катиле нәфескә» (15 апрель, 1910, № 528);

«Газаптан соң» (19 апрель, 1910, № 529);

«Ачы тәҗрибә авазы» (21 апрель, 1910, № 530);

«Кайчакта» (2 май, 1910, № 534);

«Гомер юлына керү» (16 май, 1910, № 540);

«Халь хәзер» (10 июнь, 1910, № 550);

«Үкенеч» (1 июль, 1910, № 558);

«Җәй көнендә» (25 апрель, 1910, № 531);

«Мәҗлес» (25 апрель, 1910, № 531);

«Яз хәбәре» (25 апрель, 1910, № 531);

«Хасият» (6 июль, 1910, № 560);

«Иссез чәчәк» (22 август, 1910, № 578);

«Күгәрчен» (15 август, 1910, № 575);

«Баскыч» (22 август, 1910, № 578);

«Көзге җилләр» (18 ноябрь, 1911, № 758);

«Хөрмәдле Хөсәен ядкаре» (10 апрель, 1912, № 832).

Тукайның «Татарча театр» (21 июнь, 1909, № 423), «Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсы» (22 ноябрь, 1910, № 613) кебек публицистик рухтагы язмаларын да без «Йолдыз»да күрәбез.

 

Дөрес, 1911-12 нче елларда Тукайның «Йолдыз» газетасындагы активлыгы күзгә күренеп кими. Күрәсең, шагыйрьнең сәламәтлеге начарлануның иҗатка тәэсире булмый калмый.

Тукайның замандашы Габдулла Гыйсмәти шагыйрьнең вафатына бер ел тулуга багышланган санда (2 апрель, 1914, № 1158) «Ике елдан соң бер хисап» (1) дигән хатирәләрен бастыра. Г.Гыйсмәти 1912 нче елның апрель башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик начар булуын, аны ? айларына гына булса да Казаннан китеп торырга күндерүен яза. Муса әфәнде Бигиев шул елның кышында Тукайны Петербургка чакырып хат җибәргән була. Гыйсмәти, Петербургның һавасы бик начар, Кырым, Кавказ якларына бару яхшырак, ди. Әмма Кәбир Бәкернең «Тукаев вә Петербург мөселманнары» (2) (15 май, 1912, № 832) дигән мәкаләсеннән без Тукайның, нәкъ Петербургка китүен беләбез. Ул анда апрельнең егермеләрендә килә һәм майның 6 нчы числосында китә.

Әлбәттә, Петербургның дымлы һавасы Тукайның сәламәтлегенә бик начар тәэсир итә. Кәбир Бәкер «Йолдыз» газетасында Тукайның Петербургта ничек кунак булуын тәфсилләп язмаса да, «Истәлекләр»дә шагыйрьнең пәйтәхеткә булган сәяхәтен барлык нечкәлекләре белән күз алдына бастыра.

Тукай монда Муса әфәнде Бигиев тарафыннан вәгъдә ителгән кабул итүне күрми. Гомумән, Бигиевлардагы аристократик атмосфера аның рухын кысырыклый һәм ул, К.Бәкернең тәкъдимен кабул итеп, номерга чыга. Петербург имамы ахун Сафа әфәнде Баязитов («Нур» газетасының мөхәррире) Тукайга аерата игътибар күрсәтә.

Университет профессорына күренгәннән соң, Тукайның иң күп дигәндә өч ел гомере калуы ачыклана. Анысы да Швейцария яисә Кавказга барып дәваланып кайтса гына. Петербург яшьләре акча җыешып шагыйрьне Швейцариягә җибәрергә телиләр. Әмма Тукай инде күнегелгән Троицкины сайлый. Шулай итеп ул Петербургтан Уфага сәфәр чыга. «Яшьләрнең берсе авыру шагыйрь әфәндене Мәскәүгә кадәр озатып юлга китте». «Яшьләрнең берсе» дигәне Кәбир Бәкер үзе була.

Яшь журналист, гомумән, үзенең мәкаләсен шагыйрь Тукайның дәрәҗәсен саклап, алай гына да түгел, булдыра алганча күтәрергә тырышып, зур ихтирам белән яза.

Кызганыч, ул чорда түгел, бүгенге көндә дә без әле, Тукай иҗаты һәм тормыш юлының никадәр үзенчәлекле, кабатланмас, гомумән, уникаль икәнлеген бәяли алсак та, бәяләп бетермибез. Ә ул заманнарда Тукайны физик яктан чир бетерсә, рухи яктан каләм ияләре гел кимереп-бимазалап торалар. «Йолдыз» газетасы да бу уңайдагы башка матбугат органнарыннан калышмый.

1911 нче елда Тукайның балалар өчен русчадан тәрҗемә кылынып язылган «Мияубикә» исемле әсәре «Сабах» китапханәсендә китап булып басылып чыга. Бу уңайдан Галимҗан Ибраһимов үз фикерен «Йолдыз» газетасы аша укучыга җиткерә — 21 нче июнь санында (№ 699) «Габди» псевдонимы астында «Мияубикә» дип исемләнгән тәнкыйть мәкаләсен бастыра. Ике бөек әдип, бөек талант иясе Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимовның үзара мөнәсәбәтләре әдәбият белеме өчен аерым зур проблема булу сәбәпле, мәкаләнең эчтәлегенә тукталмыйм. Бары тик аннан берничә юл гына китерәм: «Бөтен дөньяның башын идергән тарих тарафыннан алгы сафка куелган кыйммәтле әсәрнең бер генә юлы да тәрҗемә кылынганы, халкымыз таныштырылганы юк. Песи әкиятләреннән, иясен гаять түбәнәйтә торган хыялый әтәчләрдән җырынып чыгып, шул уртак хәзинәләргә кул салынса, матбугатымызга зур вә бик кадерле бүләк бирелгән булыр иде…» (3) — дип яза Г.Ибраһимов.

Бәхеткә, без бүген Тукайның «Мияубикә»се балалар өчен нинди зур бүләк икәнлекне аңлыйбыз.

Газетада Тукай «Аз гына төзәтү» (30 июнь, 1911, № 703) дигән кечкенә генә җавабын бастыра. Шагыйрьне, әлбәттә, «Мияубикә»нең шигырьләрендәге шикләнү барыннан да битәр борчый: «Мияубикә»не шагыйрь саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем дип ышанганга күрә, шигырьгә әйләндерелде дип куйган» (4), — ди Тукай.    

Г.Ибраһимов үзенең Тукайны тешләп-чеметеп язган мәкаләләрен «Йолдыз» газетасында бастырып, шагыйрьне торымнан-торымга тәнкыйтьләп тора.

1910-11 нче елларда газетаның 522, 547, 549, 644 нче саннарында дөнья күргән «Әдәбият мәсьәләләре» исемле күләмле мәкаләсендә дә Ибраһимов шигърият хакында сүз башлаган саен, гыйбрәт итеп Тукай иҗатын китерә. «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (4 январь, 1911, № 628), «Яңа әсәрләр» (21 июнь, 1911, № 666) махсус Тукайның нәшер ителгән китапларын тәнкыйтьләү өчен языла.

Шагыйрьнең үлеменнән соң да Г.Ибраһимов аның иҗаты һәм тормыш рәвешенә мөнәсәбәтен үзгәртми. «Талант трагедиясе» («Йолдыз», 2 апрель, 1914, № 1158) дип исемләнгән зур мәкалә моның ачык дәлиле: 

«- Тукай үлде…

Телеграммный Киевка китергән бу хәбәре минем йөрәгемә һичбер нәрсә сөйләмәде. Чөнки мин ул мәшһүр исемдән, гади бер Гайнетдин кебек икмәк чиртә торган ике аяклы, ике куллы Габдулла түгел, бәлки аның «quot;Шүрәле» һәм «Печән базары» белән өмидебезне кузгаткан, хәят шигъриясен аңларга өйрәтә килгәнмен. Бу исә минем каршымда күбрәк гүргә кергән иде инде.

Дөрест, ул һаман яза, хәтта әвәлгедән дә күб яза, һәм һәрбер язганын «Шигырь» дип бастыра тора иде…» (5).

Габдулла Тукайның дөньядан китү вакыйгасына «Йолдыз»да шактый зур урын бирелә. Төрле төбәкләрдән һәм оешмалардан тәгъзия телеграммалары килә — «Вакыт» һәм «Шура» идарәләреннән, «Нур» труппасы артистларыннан, «Касыймия» мәдрәсәсе шәкертләреннән, Алабугадан, Череповецтан, Уфадан, Бохарадан, Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсе идарәсеннән һ.б.

«Йолдыз» газетасы Тукай үлеменнән соңгы номерларда шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен бастырып чыгарырга вәгъдә итсә дә, бу эш һаман эшләнми, һәм менә 18 апрель санында (1913, № 971) игълан бирелә:

«Тукаевның тәрҗемәи хәле. — Бу көннәрдә мәрхүм шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаевның дуст-ишләре аның тәрҗемәи хәлен язу хакында киңәш иткәнләр. Байтак мәзгурәдән соңра мәҗлесдә тәрҗемәи хәл илә бергә Тукаевның хатирәләрен бастырып таратырга карар бирелгән вә мәҗлескә җыелган кешеләр шул хакта мәгълумат җыю өчен Габдел-Вәли Әхмәдуллин, Әхмәд Урманчеев, вә Фуад Туктаров җәнабләрен тәгаен итделәр. Мәзкүр китабдин килгән файда Габдулла әфәнде Тукаев намына тәэсис ителәчәк бер хәер эшкә сарыф ителәчәк…»,

«Мәрхүм шагыйрьнең Уральскидагы остазы Камил Мотыйгыйның «Габдулла Тукаев хакында исемдә калганнар» исемле әсәре Габдулла Килдишев тарафыннан басылып матбугат мәйданына чыга. Бер данәсе 10 тиен, почта белән 12 тиен, күпләп алучыларга 35% скидка». (1 апрель, 1913, № 962).

«Тукайның «Мәгариф» китапханәсенә саткан китапларыннан 500 сумнан артыграк акчасы кала. Шагыйрь шул акчага бер зирәк баланы тәрбия кылырга вәсыять әйтеп калдыра. Бу акча аз, шуңа кушып бирү өчен иганә кабул ителә.» (7 апрель, 1913, № 966).

«Тукай җәмгыятенә рөхсәт бирелмәде. Габдулла әфәнде Тукаевның вафатын соң, май аенда Фәхрелислам Агеев, Габделвәли Әхмадуллин, Шиһаб Әхмәровлар «Тукай җәмгыяте» исемендә рәсми бер җәмгыять ачарга рөхсәт сораб губернаторга гариза биргәннәр, устав төзеб губернатор кәнсәләриясенә тәкъдим иткәнләр иде. 12 нче ноябрьдә шул эш губернски присутствия мәҗлесендә каралды да. Мәҗлес бу җәмгыятькә рөхсәт бирә алмаячагын әгъләм итде (Игъләм итде — белдерде.). Хәзер мөәссисләр (Мөәссис — эшне башлап җибәрүчеләр.) югарырак даирәләргә мөрәҗәгать итәргә уйлыйлар.» (13 ноябрь, 1913, № 1061).

Бу хәбәрләрнең барысын да без «Йолдыз» газетасы битләреннән укыйбыз.

«Мәгариф» китапханәсе Тукайның шигырьләр җыентыгы нәшер ителү хакындагы игъланны күп мәртәбәләр кабатлап бирдертә.

Бик күп шагыйрьләр һәм шагыйрь түгелләр бөек шагыйрьнең үлеменә багышлап шигъри әсәрләр иҗат итәләр. Аларның кайберләрен «Йолдыз» газетасы да үз укучыларына тәкъдим итә. Шундыйларга мисал итеп Мөхәммәд Вакыйф Җәләлнең «Мәрхүм Тукайга мәтам» (4 апрель, 1913, № 965), Кәшиф Хәмидевнең «Габдулла Таукай хәзрәтләре өчен» (№ 965, 4 апрель, 1913), Галимҗан Акчуринның «Мәрхүм илдәшем шагыйрь Габдулла Тукаев хакында» (№ 966, 7 апрель, 1913), Миргазиз Укмасиның «Мәрхүм Тукаевны сагыныб» (№ 981), Кәрибулла әл-Вәлинең «Тукай үлгәч» (№ 1003, 2 июль, 1913) шигырьләрен китерергә мөмкин.

1914 нче елның 2 апрель саны (№ 1158) Г.Тукайның вафатына 1 ел тулу уңаеннан махсус чыгарыла. Анда без Г.Батталның «Шагыйрь Габдулла Тукаевның бер елы», Х.Искәндәревнең «Шагыйрь Габдулла Тукаев», Г.Гыйсмәтинең «Ике елдан соң бер хисаб», Ш.Әхмәдиевнең «Габдулла Тукаевны искә төшерү», Г.Ибраһимовның «Талант трагедиясе» исемле мәкаләләре белән очрашабыз.

Мәкалә авторлары Тукай ижатын сәяси, психологик, тарихи күзлектән чыгып бәялиләр.

Г.Баттал үзенең мәкаләсендә татар милләтенең «берничә гасырлардан бирле тарихи әхвәнең (Әхва — хәл.) тәэсире сәбәбле хәят иҗтимагыясендә искитергеч бер туңганлыкка» дучар булсын, шуңа да карамастан, Шиһабетдин Мәрҗани, Курсави, Каюм Насыйри кебек каһарманнарның иҗтимагый көрәш нәтиҗәсендә туып торуын, аларның милләтнең алга китешенә бер этәргеч булуын әйтә.

Тукай да Русиядәге инкыйлаб жилләре сәбәпле матбугат мәйданына мәдрәсә почмагында бәет чыгарып ятуын ташлап килгән икән. Автор Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» исемле күләмле мәкаләсендәге фикергә таяна:

«… Тукайны киң җөмһүргә* (Җөмһүр — җәмәгать, халык.) таныткан вә аңа сүнмәслек шөһрәт биргән нәрсә бар. Ул Камил Мотгый нәшриятында таралган низамлар түгелдер. Тукай Уральскидан Казанга күчте, берлмөддәт (Берлмөддәт — берара, күпмедер вакыт.) ислахчы булып йөрде. Бунда килү белән ул шигырьдәге телен чынлаб татарча корыб җибәрде…». Шулай ук Тукайның мохитен, аның Печән базары дусларын зур кызгану белән искә ала.

Хәлим Искәндәревтән бары тик бер өземтә генә китерәм: «Шагыйрь ул — идеал кояш белән яктыртылган әдәбият галәмендәге бакчадагы бакчага, чәчәктән чәчәккә куныб, матурлык җырларын көйли торган былбыл, яки ул — тормышның кылларына чиртеб, халыкның хәсрәт вә ахларын тәкбир итә торган музыкачы.

Габдулла Тукаев ташланган татар дөньясында исә, андый бакчалар да, андый нечкә кыллар да әзерләнмәгән иде…».

Шаһид Әхмәдиев, Исмәгыйль Гаспринский, Шиһап Мәрҗәни, Тукай кебек бөек шәхесләргә ихтирам күрсәтеп, аларның иҗатын өйрәнеп, юбилейларын билгеләп үтү белән халык үзенә дә зур дәрәҗә ясый, үзенең мәдәниятлелеген күрсәтә, ди.

«Без сөекле милли-татар шагыйре Габдулла Тукаевны сагынамыз һәм һәрвакыт сагынырмыз. Татар яшәгән вакытда ул яшәр», — дип тәмамлый Әхмәдиев үзенең мәкаләсен.

Шагыйрьнең вафатына бер ел тулу вакыйгасыннан соң «Йолдыз» газетасы аның исемен, күрәсең, империалистик сугыш ыгы-зыгысы белән, гомумән телгә алмый башлый.

«Йолдыз» газетасы битләреннән күргәнебезчә, Г.Тукай актив һәм кыю иҗат кешесе була. Вафатыннан соң редакциягә килгән телеграммалар, хатлар, шигырьләр Тукайның үзе исән чагында ук халык шагыйренә өйләнүен күрсәттеләр. Халык аның үзен дә, иҗатын да ярата, сагынып искә ала. Ә Тукайның иҗаты исә әле яңа гына дөнья күрә башлаган «Йолдыз»ның йөзен билгели — җитди, актуаль, тормышчан газета булып үсеп китүенә ярдәм итә. Киләчәктә “Тукай җәмгыяте төзелү һәм аның «Йолдыз»да яктыртылуы», «Йолдыз» газетасында Тукайга багышланган шигырьләр», «1914 нче елның 2 апрель саны һәм Г.Тукай» дигән темаларга аерым тукталып «Г.Тукай һәм «Йолдыз» газетасы» мәсьәләсен тагын да тирәнрәк ачарга мөмкин булыр иде.

 

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

 

1.tГыйсмәти Г. Ике елдан соң бер хисап // Тукай турында истәлекләр. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. — Б. 167-168.

2.tБәкер К. Тукай Петербургта // Тукай турында истәлекләр. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – Б. 178-200. («Тукаев вә Петербург мөселманнары» дип исемләнгән мәкалә бу истәлекнең бер өлеше булып тора).

3.tИбраһимов Г. — Г.Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. 5 т. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. — Б. 54-57.

4.tТукай Г. Аз гына төзәтү // Г.Тукай. Әсәрләр. 4 том. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. — Б. 203-204.

5.tИбраһимов Г. Талант трагедиясе // Мирас, 1992. — № 4.


(Чыганак: Нил Юзеев — шигьри җанлы акыл иясе. — Казан: Мастер-Лайн, 2000. —  320 б.).


Комментарий язарга


*