ТАТ РУС ENG

Әмир Мирсәй Г. Тукай. Изге көн

(Шагыйрьнең туган көне уңае белән җыелган шигъри митингны ачу алдыннан әйтелгән сүз)

Һәр елны язның иң матур чагында, табигатьтәге бөтен тереклек дәртләнеп уянганда, агачлар яфракка бөреләнгәндә, киң күңелле яз кояшы күктән көлеп карап торганда, кешеләр хезмәт, дусльик бәйрәменә — Беренче Майга хәзерләнгәндә шушы һәйкәл янына җыелу безнең язчылар һәм әдәбият сөюче барлык хезмәт илләре арасында әйбәт бер гадәткә керән китте. Чөнки язның бу матур көнендә табигать безгә сөекле шагыйребезне — Габдулла Тукайны бүләк итте, һәм бу көнне без изгегә саныйбыз.
Тукайны без шуның өчен онытмыйбыз, ул үзенең тиңсез зур шагыйрьлек талантын тулысы белән халык теләкләренә багышлады. Ул үзенең лирик шигырьләрен дә, сатирик әсәрләрен дә, публицистик мәкаләләрен дә — барысын да халыкка ярдәм итүгә, аны яхшы тормышка алып чыгу өчен көрәш идеяләренә буйсындырды. Шуңа күрә дә ул дистә елдан артмаган кыска гына иҗат гомерендә озак-озак еллар буенча онытылмаслык бик күп гүзәл әсәрләр биреп калдыра алды. Шуңа күрә дә Тукай үзенең бик күп әсәрләре белән һаман безнең иң алдынгы язучыларыбыз белән бергә баруда дәвам итә.
Матур әдәбият һәм сәнгать хәзер бездә яңа тормыш өчен, яңа җәмгыять төзү өчен көрәштә иң актив катнашучы көч булып әверелделәр. Ул көч халык белән бергә булганда гына, партиялелек, коммунистик идеялелек белән сугарылганда гына үз алдына йөкләнгән изге бурычны тулысыңча үти ала.
Әдәбиятны һәм сәнгатьне социалистик реализм юлыннан, халыкка турылыклы юлдан читкә тартырга азапланучы төрле абстракциониотлар, модернистлар, формалистларга каршы халыкчанлык традицияләрен яклап көрәшкәндә, үз әсәрләре белән халыкка хезмәт иткән «ласоикларыбызның иҗатлары безгә ярдәм итәләр. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга без бу мәсьәләдә аеруча нык таянабыз. Бөек шагыйребезнең барлык иҗат юлы (безгә — язучыларга шуны әйтә:
— Язган әсәрләреңнең, Тукай әсәрләре кебек, укучы тарафыннан яратып кабул ителүен телисең икән; аларның Тукай әсәрләре кебек озын гомерле, мәңге үлмәс булуларын телисең икән — иҗатыңда халык тормышы белән тыгыз багланышта бул!
Тукай һаман безнең белән бергә. Шуңа күрә без, аны сагынып, ел саен аның һәйкәле янына җыелабыз.

1963, 27 апрель

(Чыганак: Әмир М. Үзебез турында. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 200 б.).



 

Комментарий язарга


*