ТАТ РУС ENG

Әмир Мирсәй Халык шагыйре

Халык үзенә чын күңелдән хезмәт иткән кешене бервакытта да онытмый. Онытмый гына түгел, аны үзе белән бергә яшәтә, үзе белән бергә аны киләчәккә алып бара, үзе белән бергә аны мәңгеләштерә.
Тукай үзенең бөтен җаны-тәне белән халыкка хезмәт итте. Ул тулы мәгънәсендә шагыйрь иде. Үзе яшәгән заманның рухын ул бөтен нечкәлекләре белән хис итә, аның иң әһәмиятле үзенчәлекләрен күреп, тоеп кына калмый, аларны үзенең иҗатында нәкъ халык күңелендәгечә итеп әйтеп тә бирә белде. Тукай, шагыйрь буларак, халыклар азатлыгы өчен барган революцион көрәш елларында дөньяга килде. Шуңа күрә аның шигырьләре дә халыклар иркенә богау салучы капиталистик чынбарлыкка каршы ачы нәфрәт тойгысы, «хөр мәмләкәт, хөр Русия» өчен көрәш пафосы белән сугарылган.
Үз халкын чын мәгънәсендә яраткан шагыйрь бервакытта да милли чикләнгән рамкаларда кала алмый. Үз халкының барлык башка халыклар семьясында бер әгъза булуын, аның язмышы бөтен кешелек язмышы белән тыгыз багланышта булуын аңлап эш итә. Шуңа күрә аның турыдан-туры үз халкына багышлап язган әсәрләре дә барлык кешелек дөньясына хезмәт итә, бөтен кешелек дөньясының уртак хәзинәсе булып әверелә. Тукай шундый шагыйрь булды. Советлар Союзындагы бик күп тугандаш халыклар аны үз шагыйрьләре кебек күреп яраталар, хөрмәт итәләр. Тукай исеме елдан-ел киңрәк дөньяга җәелә бара.

(Чыганак: Әмир М. Үзебез турында. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. — 200 б.).


Комментарий язарга


*