ТАТ РУС ENG

Фәйзи Ә. Атаклы кешеләрнең Казандагы тормышлары: Габдулла Тукай

ГAБДУЛЛА ТУКАЙ

Эчтәлек

1. ГАБДЕЛВӘЛИ >>>

2. «ИСЕМДӘ КАЛГАННАР» >>>

3. ҮСҮ ЕЛЛАРЫ >>>

4. КАЗАН >>>

5. “ЯШЕН” УТЛАРЫ >>>

6. КҮҢЕЛ КАЙТУ >>>

7. ЯҢА ПОЗИЦИЯЛӘРДӘ >>>

8. ШӘКЕРТЛӘР >>>

9. МИЛЛӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ >>>

10. ПАТРИОТИЗМ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ >>>

11. ЭЗӘРЛЕКЛӘНҮ >>>

12. ШАГЫЙРЬНЕҢ ӨМЕТ ӨЗҮЕ >>>



 
1. ГАБДЕЛВӘЛИ


Уральскидә аерылмас дус булган ике шәкерт яши. Тар мәдрәсәнең тынчу һавалы сулышны кыса, шуңа күрә бу ике дус буш вакытларын шәһәр артында, Чаган елгасы буенда үткәрергә яраталар. «Габдулла, — аларның кечесенең исме шулай була,— яшьлегенә карамастан, сүзгә бик оста, үткер була; ул үзләрен схоластика моназарасының галимнәре дип йөри торган карт шәкертләрне бәхәсләрдә һәрвакытта да җиңеп килә. Ләкин алар Габдуллага ачыктан-ачык каршы чыгарга базмыйлар, аның усал һәм үткер теленнән куркалар. Габдулла үзе дә алар белән сөйләшергә яратмый, ләкин менә Габделвәлинең, — ике дусның олысының исме шулай була, — сүзләрен ул өзлексез тыңларга хәзер тора.
Алар Чаган елгасы буендагы рощага чыгалар, һәм менә шунда Габделвәли төрек шагыйрьләренең шигырьләреннән декломацияләр сөйли, бөтен күңле белән бирелеп француз поэзиясе турында сөйли, О. Барьбе, Виктор Гюго һ. б. шигырьләрен укый, аларны тәрҗемә итеп күрсәтә.
Дусларның сөйләшүләре әдәбият белән генә чикләнеп калмый. Ул заманда Төркиядә яшь төрекләр солтан Габделхәмит тираниясенә каршы баш күтәрәләр. Үз иле интересларын көнбатыш Европа империалистларына саткан Габделхәмит аларны вәхшиләрчә ерткычлык белән җәзалый, эзәрлекли. Истамбул университеты студентлары оешмалары Төркиядәге революцион хәрәкәтнең иң алдынгы отрядларыннан саналалар. Шуңа күрә Габделхәмит аларга каршы аеруча каты чаралар куллана. Студентларнын күбесе төрмәләргә ябыла, кайберләре качып котылалар, аларның беразы Россия җиренә килеп сыена. Габделвәли дә менә шуларның берсе була.
Габдулла, Чаганның йомшак кына дулкынланып ага торган тымызык суыннан күзен алмастан, Габделвәлинең яшь төрекләр турындагы, аларның азатлык өчен көрәшләре турындагы героик хикәясен тыңлый. Кечкенә шәкертнең йөрәге ярсып тибәргә тотына, ул канатлана, һәм горур йөрәкле батыр кешеләр тираниягә каршы күтәрелгән җирләргә очарга омтыла…
Габделвәлинең сүзләреннән ул үзенең дулкынланган, көрәш дәрте белән ашкынган йөрәгенә ятышлы азык таба. Габдулла аларны йотлыгып тыңлый. Ләкин кайбер вакытта һәм бигрәк тә тәмәкесез калган көннәрендә Габделвәлине эч пошу чолгап ала, ул бик озаклап дәшми-тынмый утыра. Гадәттә Габделвәли ялындырып тормый, үзе сөйли, ә менә мондый эч пошулы чагында аңарга меңнәрчә сораулар бирсәң дә юньле җавап алмыйсың. Габдулла шуңар күрә аңар һәр вакытта да тәмәке табып бирергә тырыша. Хәтта бер көнне ул соңгы биш тиененә дусы өчен тәмәке алып, үзе ач кала.
Бу хикәяләр аларның яшь йөрәкләрен каядыр, давылларга һәм дулкыннарга каршы барырга чакыргансыман тоелалар. Рус һәм төрек газеталары Иран халкының Мөхәммәт Гали шаһга „Иран Габделхәмитенә» каршы баш күтәрүе хәбәрен китерәләр. Габделвәли шуны гына көтеп торган кебек, тиз-тиз генә җыена да, Иран халкының азатлык көрәшенә ярдәм итү өчен булышырга китә. Габдулла дусыннан көнләшеп кала, ләкин ул әле аның белән бергә күтәрелеп, оча алмый, аның канатлары әле ныгып җитмәгән булалар.
Дусын озатканда Габдулла, бугазында төенләнеп торган нәрсәнедер йотарга тырышкандай:
— Ичмасам хат яз… — ди. Ул кычкырып елап җибәрмәс өчен бөтен нервларын кулга алырга тырыша. Ләкин бу минутта, тормыштагы аерылышуның иң күңелсез булган бер минутында кечкенә шәкерткә генә түгел, бәлки күпне күргән Габделвәлигә дә күз яшен тыюы җиңел булмый.

 

gabdulla_tukay.jpg

Габдулла Тукай

 

2. «ИСЕМДӘ КАЛГАННАР»


Габдулла Тукай 1886 елның 27 (14) апрелендә, элекке Казан губерниясенең Кушлавыч авылында, авыл мулласы семьясендә туган. Әтисе үлеп, әнисе икенче кияүгә чыккач, ул 5 — 6 яшенә хәтле чит кешеләр кулында, бик авыр шартларда тәрбияләнгән. Шагыйрь «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәрендә гомренең бу көннәре турында бик җанлы итеп сөйләп үтә.
Габдулла бераз вакыт әнисе янында яшәгән, ләкин аның әнисе озакламыйча ниндидер аурудан үлеп киткән. Габдулла җиденче бала булып бабасы семьясенә кайткан. Бу елларда каты ачлык булганга күрә, бабайның көнкүреше гаять начар булган, ул зур семьясен көчкә генә туендырып килгән, кечкенә Габдулла аңарга бары тик артык тамак кына булып күренгән. Тукай «Исемдә калганнар» исемле әсәрендә: «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм сөюче, ашыйсым килсә кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр», — ди.
Габдулла чәчәк белән авыргач, барсы да (шагыйрь иң җылы сүзләр белән искә ала торган апасы Саҗидәдән башкасы) артык тамактан котылабыз дип түземсезлек белән аның үлемен көткәннәр. Ләкин Габдулла терелгән. Шуннан соң аны бабасы авылдан Казанга бара торган бер ямщиккә утыртып Казанга озаткан. Казанга килгәч, ямщик Печән базарында: «Асырарга бала бирәм, кем ала», — дип кычкырып йөргән.
Шуннан соң Габдулла базарда үзен алып кайткан баласыз бер карт белән карчыкта 2—3 ел тәрбияләнгән. Ләкин алар кинәт икесе дә аурый башлагач, Габдулла кем кулына кала дип куркып, аны бабасы янына кайтарып җибәргәннәр.
«Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.
Мин кайтып, бераз торгач та әби белән бабай инде мине шәһәргә җибәрүдән өмит кисеп, кайда булса да бер чит авылга асырарга бирергә уйлашканнар.
Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асырарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.
Шулай мәшәкатьләнә торгач, бездән җиде генә чакрым Кырлай исемле авылда ир баласыз Сәгъди исемле бер кеше килеп мине үзенә алып киткән», — ди шагыйрь.
Сәгъди абзыйдагы тормышын Тукай тирән хөрмәт белән, — сагынып, искә ала. Монда, үз сүзләре белән әйткәндә, аның «дөньяга күзе ачыла». Ул монда авыл мәдрәсәсенә йөри башлаган. Яңа «ата-анасы» аңарга җылы һәм ягымлы караганнар. Бер туган апасы тора торган Уральскидән «Габдулланы ничек булса да табып алып кайтырга» дип Кырлайга кеше килгәч кенә, алар аңардан аерылырга мәҗбүр булганнар.
Уральскидә Габдулла мәдрәсәдә укый, аннан соң рус-татар шкаласына йөри, рус һәм төрек классиклары белән таныша, белемен арттыру өстендә бик нык эшли. Шул ук вакытта ул К. Төхфәтуллиннең типографиясендә хезмәт итә башлый.
Менә шунда, Уральскидә, ул үзенең революцион омтылышларында бик күп нәрсәне билгеләгән Габделвәли белән дә таныша.

 

3. ҮСҮ ЕЛЛАРЫ

 

Давыллы 1905 нче ел башлана. Россиянең зур һәм кечкенә шәһәрләрендә эшчеләр урамга чыгалар, халык массаларының самодержавиегә каршы көрәшенә җитәкчелек итәләр. Башка милләтләр буржуазиясе кебек үк, татар буржуазиясе дә, эшчеләрне сыйнфый көрәштән, революциядән читкә алып китү өчен, милләтчелек демагогиясе тарата. «Милләтнең бердәмлеген» сакларга кирәклек, шуның өчен һәр төрле сыйнфый интереслар онытылырга, байлар да, ярлылар да берләшергә тиешлек турындагы сүзләр белән аларның аңнарын томаларга тырыша.
Татар буржуазиясе «иттифакы мөслимин» партиясен төзи, аны „татар халкының теләген чагылдыра торган бердән-бер партия» дип игълан итә. Татарлар арасында күтәрелеп килә торган һәм башларында «Урал»чылар* (*»Уралчылар» дип татар телендә чыккан беренче социал-демократик газета „Урал» тарафдарларына әйтәләр. Бу газета беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев редакторлыгы астында чыккан.) булган социал-демократик хәрәкәт татар буржуазиясенең бу алдавына кискен отпор белән чыга. Ләкин ул вакытта социал-демократлар оешмаларында татарлар бик аз булалар әле. Бары тик татар пролетариаты беркадәр тупланган Казан, Оренбург, Уфа һ. б. кебек промышленность үзәкләрендә генә алар оешкан рәвештә эш алып бара алалар.
Уральскидә     татар   эшчеләре   бик   аз була, алар башлыча вак    мастерскойларда   һәм   татар   типографиясендә эшләүчеләрдән торалар. Бу типография эшчеләре   чамадан   тыш түбән   хакка   эшлиләр,   ләкин шул хезмәт хакларын да аларга үз вактында түләмиләр.   Алар   оешмаганлыклары аркасында шушы авыр эксплоатациягә   бик   озак   вакыт баш   иеп   киләләр. Чөнки бик күпләре эштән чыгарылудан куркалар һәм типография хуҗасының  „Татарларның   барсының да интереслары бер,   милләтнең   бердәмлеген   сакларга кирәк» дигән    милләтчелек   демагогиясе   сөреме астында яшәргә мәҗбүр булалар. Шушы типографиядә аена  10 сум жалование белән корректор һәм экспедитор булып эшли торган Габдулла Тукай менә шул баш иеп яшәү тәртибен боза. Ул эшчеләрне үзләренең   хокукларын   якларга һәм   хуҗадан   курыкмаска өнди.   Тукай   политик    вакыйгаләрне   һәрвакыт  та белеп, күзәтеп бара, шуңа   күрә аларга карашын да үткен һәм батыр итеп әйтә.
Хуҗа моны сизә, ләкин үткен сатира каләменә ия булган Тукайдан курка, аңарга каршы каты чаралар күрергә базмый. Бу вакытларда инде Тукай газеталарда һәм журналларда политик мәкаләләр һәм шигырьләр яза. Мәсәлән, «Әлгасрельжәдит» журналында басылган «Сугыш һәм государственная дума» дигән мәкаләсендә ул рус-япон сугышын ике капиталистик держава арасында барган һәм эшчеләр белән крестьяннәргә бәхетсезлек һәм хәерчелек алып килә торган конфликт дип характерлый. «Дума — алпавытлар һәм купецлар җыелган урын һәм аңарга хезмәт ияләре интересларын яклау файдалы түгел», — ди.
Икенче мәкаләсендә Г. Тукай «Иттифакы мөслимин»нең капиталистик эчтәлеген фаш итеп, аны каты камчылый. «Иттифакы мөслимин» партиясенең «мөселман» дигән сүзне төрлечә кабатлый торган программасыннан мыскыллап көлеп, болай ди:
— «Мөселман иттифагы»на кереп үзеңне мөэмин вә мөселман дидерәсең килсә, менә шул түбәндәге нәрсәләргә иман кирәк: 1) байлык, 2) җирлелек, 3) алпавытлык, 4) кәләпүшлелек, 5) Истамбул эчендәге форма илә мөтәкәббирнең күңленә ригая итеп тормаклык, 6) җизнилек, каен-энелек, 7) кодалык-кодагыйлык, 8) туганлык-тумачалык, 9) кияүлек-кайнагалык, 10) баҗалык».
«Соры кортларга» дигән шигырендә ул хезмәт иясе халкын талый торган соры кортларга — аристократларга каршы бик көчле ярсып һөҗүм итә.
Тукай үзенең сүзләрен эш белән расларга ярата, — ул бөтен гомре буенча шулай булып килә. Шуның бер мисалы итеп түбәндәгене алырга мөмкин; ул типография эшчеләрен хезмәт хакын арттыруны таләп итәргә өнди. Типография хуҗасы К. Төхфәтуллин эшчеләрне оештыра башлаган Тукайдан котылырга карар кылып аны эштән куа.
Бу вакытларда Тукай талантлы шагыйрь буларак татарлар арасында нык кына танылган иде инде. Казан газеталары аны үзләренә эшләргә чакыралар. Оренбургдагы миллионер Рәмиевнең „Вакыт» исемле газетасы алардан калышырга теләми. Рәмиев Тукайны үзенең газетасы өчен реклама итеп файдаланырга һәм шул ук вакытта фаш итүче шагыйрьнең бәйсез һәм бунтар каләмен алтын чылбыр белән бәйләп куярга тели.
Тукай кая китәргә дип уйлап тормый. Ул кечкенә кәрзинкәсенә барлы-юклы багажын сала, һәм үзенең бердән-бер хәзинәсе булган Пушкин шигырьләренең тузып беткән томлыгын ала да, үзен чакыручы прогрессив һәм революцион яшьләр янына, Казанга китә. Ул халыкка хезмәт итәргә һәм аның бәхете өчен көрәшергә ашкына.
Бунтар Габделвәлинең дусы — инде канатлары ныгыган Габдулла менә шулай югарыга омтыла.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak}

 

4. КАЗАН


Бу чор — феодализмга, дини фанатизмга һәм бөтен искелеккә каршы көрәшкә күтәрелгән татар яшьләренең «давыл һәм һөҗүм» чоры була. Гәрчә бу яшьләрдән кайберләре ислам динен Европа культурасы белән килештерергә теләүдән артыкка бармасалар да, аларда вакты-вакты белән кыю демократик идеяләрне эченә алган критик реализм башлангычлары чагыла.
Татар яшьләре югары уку йортларына, рус мәктәпләренә омтылалар. Шул чорда башында Тукайның дусы Г. Кареев һәм С. Гыйззатуллина—Волжская тора торган татар театры төзелә. Хатын-кызларның тигез хокуклы булуларын таләп итүче тавышлар һаман көчәя баралар. Татар хатын-кызлары арасыннан әдәбият-сәнгать өлкәсендәге беренче талантлар сәхнәгә чыгалар.
Ләкин искелек каршылыксыз   гына чигенергә теләми. Иске фикерле муллалар, ишаннар һәм сәүдәгәрләрдән торган    кадимчеләр    мәдрәсәләрдә     дин укытуны   саклап   калу   өчен   көрәшәләр,   рус   телен өйрәнүгә һәм фәннәр өйрәнүгә каршы, хатын-кызлар азатлыгына каршы, театрга каршы һәм гомумән прогрессив яшьләр булдырырга теләгән бар нәрсәгә каршы баралар. Кара груһ кадимчеләргә   патша чиновниклары   бик нык булышлык   күрсәтәләр, һәм   алар реакция   көчәйгәннән   соң   җәдитчеләргә—ислахчыларга* (*Прогрессив татар яшьләрен ул вакытларда шулай атап йөртәләр.) каршы тагы да катырак һөҗүм итә башлыйлар.
Кадимчеләр Оренбургда «Дин вә мәгыйшәт» («Дин һәм тормыш») дигән журнал чыгаралар. Казандагы «Бәянельхак» газетасы да шул ук сызыктан бара һәм аның редакциясе Казандагы Печән базары кадимчеләрнең „клубы» хезмәтен үти. Печән базары кешеләре шәһәр идарәсе эшләренә, мәктәпләр, театрлар һәм бүтән учреждениеләр эшләренә тыгылалар, кайбер вакытларда дәүләт думасының төрле комиссияләренә вәкилләр җибәрәләр.
Европача киенгән яшьләр Печән базары яныннан үтәргә куркалар, чөнки Печән базары әһелләре яңача киемле һәркемне хурларга, хәтта кыйнарга хәзер торалар.
Габдулла Тукай килгәндә Казан менә шундый була.
Шагыйрь Казанга килгәч, шәкертләр һәм студентлар акчаларына чыгарыла торган «Әльислах» газетасында эшли башлый. „Әльислах», башка газеталарга караганда, иң демократик, иң прогрессив һәм сугышчан газета була. Тукай бу газетага мәкаләләр, шигырьләр яза. Ул аларның кайберләренә тулы фамилиясен куя, кайбер вакытта инициалларын куеп чыгара, еш кына бөтенләй имзасыз бастыра. Тукай һичбер төрле гонорар алмый, чынында газетаның гонорар түләргә акчасы да булмый.
1907 елның декабрендә үзенең дусы Габдулла Кариевка язган хатында Тукай: «Үзем теләп кенә» «Әльислах»та хезмәт итәм. Жалования башка җирдән алам», —   дип яза.
Аның «икенче җир» дигәне үзе экспедитор, бухгалтер, калькулятор һәм корректор булып эшли торган „Китаб» нәшрияты була. Ул бу хезмәтләренең бөтенесе өчен аена 25 сум ала. Ләкин Тукай күңелен төшерми. Хәзер бит ул үзе Уральскидә чагында ирешә алмаслык нәрсә дип хыял иткән Казанның үзендә яши. Дөрес, баштарак ул мондагы яшьләр алдында бераз уңайсызлана. Хатларының берсендә бу турыда Тукай болай дип яза:
«Очраганда мәҗлесләрендә сөйләгән сүзләре: русларның яңа һәм иске мөхәррирләренең әсәрләре, алар хакында язылган тәнкыйтьләр, рус әдәбиятының тарихлары хакында була иде.
Мин боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел. Минем бик зур нәрсә итеп Уральскидан кадәр сөйрәп килгән Пушкинымны «күп сөйләгән нәрсә!» дип кенә уздыралар. Аның үзе турында түгел, аның хакында Белинский, Писаревларның тәнкыйтләрен дә чагыштыралар, берсе Белинскийның сүзен магкулли, икенчесе Писаревны куәтли иде.
Мин болар арасына кереп, башта тәмам югалып калдым».
Ләкин бу башта гына шулай була. Тиздән Тукай бу «алтын яшьләрнең» бөтен эчке бушлыкларын, эшлексезлекләрен ап-ачык күрә.
 

5. “ЯШЕН” УТЛАРЫ


Шагыйрь кызу эшкә чума. Кечкенә генә «Әльислах» газетасы рамкалары аңарга үзенең бөтен көчен җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бирмиләр. „Әльислах»та эшләгәне хәлдә, Тукай, драматург Галиасгар Камал белән берлектә, «Яшен» исемле көлке журналы оештыра.
Тукай, Камал һәм башкаларның катнашы белән чыгарылган „Яшен» журналы иске дөньяга, аның бөтен каралыгына һәм череклегенә каршы ут ача. Печән базары һәм аның әһелләренә каршы алар аеруча үткен сатира укларын җибәрәләр. Кадимчеләрнең бу штабы „Яшен» журналының гына түгел, бәлки аерым китап итеп чыгарыла торган шигырьләр, комедияләр һәм хикәяләрнең дә иң көчле сатирасы объектына әйләнә.
Тукай бу чорда (1908 елда) үзенең сатира әсәрләреннән иң зурысы булган „Осулы кадимче»не һәм „Печән базары яхут яңа Кисекбаш»ын яза. Тукай аларны формасы буенча да борынгы дини шигырьләргә пародия рәвешендә яза. Тукайның замандашларыннан кайберләре (мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев) Тукайның иске формалардан файдалануын аңлый алмыйлар, шуның аркасында сатираның фаш ителүчеләрнең үзләренә ирешүен һәм шул ук вакытта прогрессив укучылар өчен өзлексез көлке чыганагы булуын төшенмиләр.
«Яңа Кисекбаш» поэмасында Тукай ул замандагы татар феодаль-буржуаз җәмгыятен базар рәвешендә сурәтли:

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана,
Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.

Бу поэмада Печән базары конкрет образларда күрсәтелә, шул заманның феодаль-буржуаз җәмәгатьчелегенең җанлы „геройлары» исемнәре аталып бирелә һәм шуның аркасында укучыларның поэма белән кызыксынулары тагы да арта. Мондый кадимчеләрнең атаклы типларыннан Мөхәмәтҗан Хафиз белән бергә Гайнан Вәиси ишан һәм Дәүләт думасы депутаты Садрый Максудиларга хәтле гәүдәләндерелә. Шунсы бик характерлы, татар буржуазиясе лидерларыннан Садрый Максудины Тукай кадимчеләргә каршы куймый, бәлки, киресенчә, аны алар белән бер сафка бастыра, аларның үзара бәйләнешен күрсәтә. Печән базары кешеләре Садрый Максудидан ярдәм көтәләр.

Кайсы әйтә: „Садрый Максуди  барыр,
Мәсьәләне, бәлки, мәҗлескә салыр.
Без аның    чен күп тырыштык шар салып,
Ахырында думага да сайладык»…

Тукайның „Осулы кадимче»се белән „Яңа Кисекбаш»ы укучыларга гаять зур тәэсир итәләр. Берәүләр шагыйрьгә алкышлар яудыралар, икенчеләр зәһәрләнеп тешләрен шыкырдаталар. Печән базарында Тукайга һәм бөтен прогрессив хәрәкәткә каршы юнәлтелгән „памфлетлар» туа. Кадимчеләрнең төп идеологларыннан берсе булган Түнтәр авылы мулласы Ишми ишан охранное отделениегә донос артыннан донос яудыра.

 

6. КҮҢЕЛ КАЙТУ


Дусларыннан берсенә Тукай болай дип зарлана: «Мин үзем эләккән кругымнан рази түгел, мин Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшсезлекләндем. Минем бүлмәмдә көне-төне буш вакытларыны кая куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…»
„Айлар, еллар үтте. Әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым. Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларны сөйләшеп йөргәннәр икән. Алар — „аттестатчылар», берничәсе дә шул ук „аттестатчылар»ның мәҗлесендә йөреп, «аграрный вопрос», „эффектный» дип урынлы-урынсыз модный сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар булып чыктылар».
Бу күңел кайту шагыйрьгә каян килә соң? Аның сәбәбен реакция көчәйгәннән соң яшьләрнең настроениесендә туган борылыштан эзләргә кирәк. Столыпин реакциясе көчәя. Ишми ишанның һәм алар арасында буржуа яшьләренең вәкилләре дә булган башка провокаторларның (X. Кайбышев, X. Мамлеев, Бичурин һ. б.) донослары үзләренең явыз эшләрен эшлиләр: газеталар, курслар, библиотекалар берсе арты икенчесе ябыла башлый. „Урал» газетасын туктаталар, аның редакторы Хөсәен Ямашевны патша күзәтчеләре эзәрлеклиләр, ул подпольегә китәргә мәҗбүр була.
Яшьләрнең зур күпчелеген икеләнү чолгап ала, күп кенә кешеләр иртәгесе көн алдында бөтенләй куркуга төшәләр. Язучыларның бер өлеше декадентлыкка, мистикага бирелә. Берәүләр каләмнәрен капиталистларга саталар, икенчеләре үзләре капиталистка әвереләләр. Бу революцион кадрларга иң нык сынау чоры була. Революция өчен очраклы кешеләр бу чорда үзләренең чын йөзләрен, чын фикерләрен ачып салалар.
Кариевка язган хатында шагыйрь менә шундый яшьләр турында әйтә. Казанга килгән беренче көннәрендә шагыйрь бу кешеләр алдында үзен тупас шәкерт итеп сизә. Хәзер Тукай аларга тирән нәфрәт белән карый. Начар гына киемле, кечкенә генә буйлы шәкерт великан булып чыга.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>

Эчтәлек

1. ГАБДЕЛВӘЛИ >>>

2. «ИСЕМДӘ КАЛГАННАР» >>>

3. ҮСҮ ЕЛЛАРЫ >>>

4. КАЗАН >>>

5. “ЯШЕН” УТЛАРЫ >>>

6. КҮҢЕЛ КАЙТУ >>>

7. ЯҢА ПОЗИЦИЯЛӘРДӘ >>>

8. ШӘКЕРТЛӘР >>>

9. МИЛЛӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ >>>

10. ПАТРИОТИЗМ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ >>>

11. ЭЗӘРЛЕКЛӘНҮ >>>

12. ШАГЫЙРЬНЕҢ ӨМЕТ ӨЗҮЕ >>>



{mospagebreak}

 

7. ЯҢА ПОЗИЦИЯЛӘРДӘ


Бу елларда шагыйрь Хөсәен Ямашев белән таныша. Ләкин реакция көчәюе аркасында Хөсәен Ямашев подпольегә китә һәм озак та үтми үлә. Тукайның дөньяга карашында Казанга килгәнче үк Ямашев белән уртак эзләр булса да, ул югарыдагы сәбәпләр аркасында, тулысынча X. Ямашев позициясенә күтәрелә алмый. Ләкин шушы кыска бер вакытлы танышу һәм берничә очрашу да якты шәхес булган, һәм җаны-тәне белән халкына бирелгән нык революционер Ямашевка Тукайны якынлаштыра, алар бик самими рәвештә дусланалар.
Тукай күп кешеләр белән очраша, аның дуслары күп була. Ләкин ул аларның берсен дә Ямашевны яраткан кебек тирән итеп яратмый, берсен дә Ямашевны искә алгандагыдай самимилык һәм шундый йөрәк газабы белән искә алмый.

— Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби.
Ул иде өстен вә кул житмәс кеше, йолдыз кеби.
Әүлиаларның барын бер-бер китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыем бер якты йөз ул йөз кеби.
Көчле, көчсез, ярлы, бай булды   һаман да бер аңар.
Һәр карашта ул иде чын „керлегеннән гөл тамар».
Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән.
Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?
Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп,
Үткен акылы шул көлешкә пакь көмештән юл булып.
Ул көрәште язда елмайган   кояш төсле бәләнд:
Карны, бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.
Күрмәде гами табигый, буш   куыклар атмагач,
Һәм кәмиттә бер батыр да   җирдә егылып ятмагач.
Бармени, бездә гомумән чын кеше кадрен   белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп   аңлатмагач?!
(“Хөрмәтле Хөсәен ядкаре»).

Ямашев белән дуслык Тукайның тормышында һәм иҗатында бик күп нәрсәне билгели. Реакция елларында шагыйрь күп нәрсәне яңадан төшенә, күп нәрсәгә яңа бәя бирә. Ул халыкның азатлыгы өчен бер төркем буржуа яшьләре һәм шәкертләр көрәшмәячәк икәнен, бәлки моның өчен күп өлеш ныграк булган, Ямашев һәм аның тибындагы кешеләр кирәк булуын аңлый.
„Яшьләр» дигән шигырендә Г. Тукай болай дип яза:

— Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас,
Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур   табылмас.
Вә кем бар: йөз чөерми милләтеннән
Көмеш, алтын сәначнәргә   табынмас?
Тәти тапса сабый барган юлында,
Йомыш истән чыгар, һич аерылалмас.
Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын
Баюдан башкага күңлен дә салмас.
Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исме аңар   тагылыр-тагылмас.
Яралганмы бу яшьләр күңле әллә,
Мөрәүвәт маддәсе ягылыр-ягылмас?
Ошанабыз халык көчсезлегенә,
Бабайлар шөһрәтен   сагыныр-сагынмас.
Тотып милләт ливасын юлга чыктык,
„Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас!»
Егылдык без ике-өч чакрым да китми;
Егетләр, бездә көч юк, ахры  булмас.

 

8. ШӘКЕРТЛӘР

 

Шагыйрь үзенең сатира объекты итеп алган шәкертләр кемнәр булалар соң алар?
Шәкертләр — алар борынгы дини мәдрәсәләрдә укучылар. Мәдрәсәләрдә фән урнына, аларның башларын төрле чүп-чарлар белән, гарәп-фарсы схоластикасы белән тутыралар. Алар анда егермешәр еллар ятып та, һичбер төрле практик эшчәнлеккә яраксыз булып чыгалар, алар бары тик мулла, мәзин яки хәлфә генә була алалар.
Шулай да 1905 елгы революцион пожар шәкертләрне дә уята. Алар мәдрәсәләрдәге тәртипләргә каршы баш күтәрәләр, реформалар ясауны таләп итәләр. Прогрессив хәрәкәт булган бу шәкертләр хәрәкәтенә татар социал-демократлары булышлык итәләр. Шәкертләр хәрәкәте басымы астында мәдрәсәләрнең программасына төрле фәннәр, рус теле укыту һәм хәтта музыка дәресләре дә кертелә. Зур мәдрәсәләрдә, — Казандагы „Мөхәммәдия», Уфадагы — „Галия», Оренбургдагы — „Хөсәения» дә һ. б. татар халкының бик күп җәмәгать эшчеләре, язучылары, артистлар һ. б. җитешә. Тукай, аның дуслары Г. Камал, С. Рахманкулов (талантлы хикәяче һәм классиклар тәрҗемәчесе), артист Г. Кариев, язучы Фатыйх Әмирхан һ. б. барсы да шулай ук мәдрәсә шәкертләре булалар. Шул ук вакытта мәдрәсәләрдән бик күп эшлексезләр, җанлы иҗат эшенә һичбер сәләте булмаган, ләкин үзләрен милли прогресс ияләре дип санаучы, гаять һавалы кешеләр дә чыга. Үзенең „Мәкаләи махсуса» исемле юлъязмасында Тукай мондый типларның берсе турында болай дип яза:
„… Шәһәр бакчасында өстенә җөббә, башка зәңгәр фәс, күзгә күзлек, аякка „ботинка» кигән, авызына кош канаты төшәрлек дәрәҗәдә борнын күтәреп барган бер магрур шәкертне туктатып, юри „вәкар вә мәһабәтен» бозар өчен „Син курай уйный беләсеңме?» дип сорыйсым килде. Мин үзем, гомумән, шундый „кәмитле» мәһабәтлекне бозудан ләззәт табам. Аннан соң без беләбез ки, татар шәкертен кеше ясар өчен иң элек аның „вәкар»ын бозарга кирәк.
Бу, өй салганда иң элек нигездән  башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә иде.
Яндый    „вәкар»   яшьлектә   җимерелмәсә,    бәгзән мөхәррир   булып   гомер   итеп,   неграмотный    үләчәк „затыгалиләрдә» дә   кала. Мисал  эзләсәгез,  күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез».
Тукай өчен менә шундый шәкерт наданлык, бушка һавалану, куркаклык һәм алдакчылык үрнәге булып кала.
Реакция башлангач та көрәштән качуны һәм үзләренең тиреләрен саклап калырга тырышучыларның беренче сафында ул әнә шундый тип шәкертләрне күрә.

 

9. МИЛЛӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ

 

«Россиядә контрреволюция чоры» күк күкрәүне һәм яшен яшьнәүне» китерү белән генә калмады, бәлки хәрәкәттә өметсезлекне һәм  гомуми көчкә ышанмаучылыкны да китерде. Кешеләр әле «якты киләчәккә» ышаналар иде,— алар, нинди  милләттән булуларына карамастан, бергә көрәшәләр иде: барыннан да элек гомуми мәсьәләләр! Менә күңелгә шик төште, — һәм кешеләр милли   квартираларга тарала башладылар: һәркем үзенә генә таянсын. Барыннан да элек „милли проблема»! (И. Сталин. — «Марксизм һәм милли мәсьәлә»).
Реакция чорында Казандада шундый ук хәлне күзәтергә була. „Милләтне», „динне» сүккән кичәге хәсрәт революционерлар тәүбә итәргә, бер-берсен „милләткә» һәм „дингә»   каршы   меңнәрчә  гөнаһларда гәепләргә керешәләр. „Милләт   өчен»   корбан   китерү турында кычкыруны һәркем   үзенең  бурычы дип саный. Банкротка   чыккан  куркак   җаннар, хаиннәр (ә аларның күбесе   шәкертләрдән тора) шушы шау-шу астында үзләренең чын йөзләрен яшерергә тырышалар.
Габдулла Тукай менә шушы „милли психозга» каршы чыга. „Ялт-юлт»* (*„Яшен» журналы ябылганнан соң, Тукай, Әхмәт Урманчеев белән, шушы „Ялт-йолт» журналын оештыра.) исемле көлке журналының яңа ел отчетында Тукай менә шундый җүләрләрдән мәсхәрәләп көлә.
— „Былтыр Ахмак Шәрик Саттаров һәм бер учительгә татар җене кагылды. Мәзкүр әфәнде көздән бирле котырып „Татар халкы», „Татар кызы», „Татар бүреге», „Татар кәвеше», „Татар катыгы», „Татар мүгезе» исемнәрендә көн саен диярлек әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне „сары йорт»ка ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да „Татар диванаханә»сенә ябарга кирәк. Ул исә, мәгаттәэссеф, бездә юк, нишлисең? Иректә йөри шул».
„Милләтче» дигән сатирик хикәясендә Тукайның сарказмы аеруча көчле яңгырый. Кечкенә шигырьләрендә, эпиграммаларында, пародияләрендә һәм ерларында („Авыл ерлары») шагыйрь милләтчеләргә бик каты ударлар ясый. Аның „Милләтчеләр» дигән шигыре милләтчеләргә каршы юнәлтелгән иң зур әсәре булып тора.

Милләтчеләр сине фәкать алдый гына,
Дигән булып: „Җанланасың син тиз менә!».
Алданма син, калган акчаң өчен алар,
Укыйлар ич баш очыңда ясин гына.
Лабәд сиңа терлер өчен корбан кирәк,
Җитми мыр-мыр хәтем, чын саф Коръән кирәк.
Көймә бата, йота торган балык өчен,
Фида булган, мөрәүвәтле бер җан кирәк.
Милләтче бик куркак бит ул, судан курка,
Гәрчә милләт диеп авыз суын корыта.
Кайсы чакта күперсә дә, тиз шиңә бит,
Теге, ишек алдындагы ата күркә.
Алданмыйчы газиз башың кабергә керт,
Милләтчеләр барчасы да эшсез шәкерт,
Алар өчен барыбер: син теләсәң, бет!
Алданма син, шәкерт алар, шәкерт, шәкерт!
Дөрес сүз бу, монда шик, шөбһә кемгә бар?
Тугры  сүзне нинди файда кәтемдә бар.
Күрерсең син шәкертләрнең сәдакатын,
Бер бай үләргә ятканда хәтемгә бар.
Милләт! диләр, ул чынмени, ихласмени?
Үз корсагын шәкерт алда тетмәсмени!
Әллә ничек рәхмәт берлә җанлансаң да.
Алар сине тагын сугып екмасмени?
Биһудәдер. Соры корттан көтмәк гыйлаҗ,
Син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ;
Хак тәңренең каршысында килешмидер
Тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ.

Шагыйрьнең сатира угы берәүне дә аямый. Россия мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы дип саналган мөфти дә, „иттифакы мөслимин» партиясе лидерларыннан Гаспринский дә, Дәүләт думасы члены Садрый Максуди да (1918 елда ул татар -буржуа-милләтчеләре „парламенты» башына менгән иде) аның хурлыкка төшерә торган әче һәм фаш иткеч сатирасыннан котыла алмыйлар.

 

10. ПАТРИОТИЗМ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ

 

Тукайның милләтчеләргә дошманлыгы очраклы нәрсә түгел, ул аның дөньяга карашта һәм иҗатында тирәнтеннән интернационалист булуын чагылдыра. Үз халкының туры улы булган Тукай татар халкын бөтен җаны-тәне белән бирелеп ярата, аның шатлыкларына шатлана, кайгылары өчен кайнар яшьләрен коя. Тукай үз халкын башка халыклар белән һәм, беренче чиратта, бөек рус халкы белән бергә кулга кул тотынышып, үзенең азатлыгына бара торган отрядларның берсе итеп сөя. Аның 1907 елда язылган, һәм „Китмибез» исемендә булган шигыре, бу яктан бик характерлы. 1905 ел революциясе башлангач, куркуга төшкән реакцион буржуазия татарларны Төркиягә күчәргә, солтан Габделхәмит канаты астына сыенырга чакырып кампания ача. Менә шул чакта Тукай „Китмибез»   дигән атаклы шигырен яза.

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр,
Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен,
Мондагы ун урнына, ул җирдә 15 шпион.
Мондагы төслукдер анда һәм казаклар гаскәре,
Камчылар шул иске камчы, башкалык тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер,
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
Без җүләрме үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып тагын сәкарьгә ник керик?
Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарымыз (Шәһәрләребез.),
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз (Үткәргән тарих.).
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл (Үлем.)
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңремез (гиззе вә җәл (Гыйззәтле һәм бөек.))
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Руссия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, әй гөруһе ру сияһ (Кара груһлар.),
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел басмада,
— Если лучше вам, туда сами пожальте, господа!

“Новое время” газетасында еврейләргә каршы дошманлыкка чакырган мәкалә урнаштыручы кара груһче Меньшиковның — еврейләрдән башка барлык халыкларны яратабыз — мәгънәсендәге сүзләренә җавап итеп язган юлларында шагыйрьнең интернационалистлык хисе бик күренекле гәүдәләнә. Тукай Меньшиковка болай дип җавап бирә:
„Син карт бүрене дә без аерым хәлендә бик яратабыз. Әмма матбугат кисмәгенә кереп, аны үзеңнең керле нәрсәләрең белән каралтуыңны ярата алмыйбыз».

(Дәвамы киләсе биттә) >>>

Эчтәлек

1. ГАБДЕЛВӘЛИ >>>

2. «ИСЕМДӘ КАЛГАННАР» >>>

3. ҮСҮ ЕЛЛАРЫ >>>

4. КАЗАН >>>

5. “ЯШЕН” УТЛАРЫ >>>

6. КҮҢЕЛ КАЙТУ >>>

7. ЯҢА ПОЗИЦИЯЛӘРДӘ >>>

8. ШӘКЕРТЛӘР >>>

9. МИЛЛӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ >>>

10. ПАТРИОТИЗМ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ >>>

11. ЭЗӘРЛЕКЛӘНҮ >>>

12. ШАГЫЙРЬНЕҢ ӨМЕТ ӨЗҮЕ >>>



{mospagebreak} 

11. ЭЗӘРЛЕКЛӘНҮ

 

Үзенең бөек принципларына каршы килүчеләрне, аңарга киртә корырга тырышучыларны Тукай һич кенә дә аямый. Халык үзенең сөекле шагыйренең бу матур сыйфатын күңленә беркетеп куя. Татарстанның районнарыннан күп кенәсендә „Туры Тукай» дигән сүз тикмәгә генә йөрми. Халык бу сүзне иң туры, намуслы, саф күңелле кешеләргә карата куллана.
Кадимчеләргә, милләтче шәкертләргә каршы көрәштә Тукай бик күп матур сыйфатларны үзләштерә — ул югары принциплы, нык кеше булып җитешә, аның каләме үткен һәм сугышчан коралга әйләнә. Большевик X. Ямашев һәм аның дуслары белән аралашу Тукайны чыныктыра — югарыда әйтелгән сыйфатларны үзләштерүдә аңарга бик күп ярдәм итә.
Кара һәм зәһәр дошманлык белән янган буржуаз, язучылар һәм аларның иярченнәре халык шагыйренең якты исменә  пычрак   ягарга   азапланалар. Алар Тукайга каршы бик күп кара түгәләр. Буржуа милләтчеләре шагыйрьне бик ныклап эзәрлекли башлыйлар. Дөрес,   алар моны ачыктан-ачык   эшләмиләр,   бәлки һәр төрле пәрдәләргә өретелеп, төрле-төрле формада үткәрәләр. Чөнки   алар,   бердән, шагыйрьнең үзенең җимергеч   җавабыннан,   икенчедән,   Тукайны   укучы массаның фикерләреннән куркалар. Массаны Тукайга каршы күтәрү һич мөмкин булмый, киресенчә, Тукайны тәнкыйтьләүчеләр   массаның   үзләренә каршы чыгуыннан шүрлиләр. Күпләргә билгеле булган Г.  Ибраһимов  шундый   тәнкыйтьчеләрнең   берсе була. Ул өч шагыйрь турында: С. Рәмиев, Дәрдмәнд һәм Г. Тукай турында бер   китап   чыгара.   Алдагы   икесен   поэзия сәнгатенең һич ирешә алмаслык биеклегенә менгезә, ә Тукай иҗатын бик нык   яманлый. Бу китап халык алдында бары тик әлеге ике шагыйрьне генә танытып, Тукайны   архивка   бирүне теләк   итеп   ала. Әлбәттә, бу китап   бик салкын   каршылана.   Тарихи   мираска, үз карашыннан килеп   бәя  бирә торган пролетариат Дәрдмәнд белән С. Рәмиевне, һ. б. ны   счеттан алып ташламады, ул татар иҗтимагый фикере һәм әдәбияты үсешенең билгеле бер дәверен чагылдырган бу художникларны  китап   шүрлегендә   калдырды,  ләкин   Габдулла Тукай — ул татар әдәбиятының гиганты, татар әдәби телен тудыручы, татар халкының иң талантлы шагыйре.
Замандашлары әйтүенчә, шагыйрьнең үләренә күп калмаганда, буржуаз милләтчеләр белән муллалар, Тукайны җеназа укымыйча күмү белән куркытып, аны үзенең милләтчеләргә һәм клерикалларга каршы язылган шигырьләреннән ваз кичтерергә азапланып карыйлар. Тукай бер шигырендә аларга болай дип җавап бирә:

Ошбуның күк, куркыталмый чын талантны интикат (Тәнкыйть.),
Нык үзенә игтимады (Таяныч.) һәм сүзенә игтикат (Ышануы.).
Тик китә кай чакта кәйфең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез, күсәк һәм килмешәк.

 

12. ШАГЫЙРЬНЕҢ ӨМЕТ ӨЗҮЕ


Тукай соңгы көненә кадәр каләмен ташламый һәм җәмәгатьчелек тормышына актив катнаша. Ул шигырь җыентыкларын чыгара, балалар өчен әсәрләр яза, уку китаплары, христоматияләр төзи, үз гомеренең соңгы елларында аеруча яраткан Л. Н. Толстой йогынтысы Тукайда бу вакытларда бик ачык сизелә. Тукай татар культурасы үсешендә шактый әһәмиятле роль уйнаган, татар телендәге беренче әдәбият, сәнгать һәм публицистика журналы булган „Аң»ны оештыруга катнаша.
Шагыйрь татар халкының әдәби һәм музыкаль фольклоры турында докладлар ясый, әдәби кичәләр оештыра, татар театрын оештыруга һәм аны үстерүгә катнаша. Тукай беренче башлап Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Крылов, Плещеев, Майков, Гете, Шиллер, Гейне, Байрон, Мопассан һ. б. ларны татар теленә тәрҗемә итә.
Ләкин көчәя барган реакция Тукайның иҗатына үзенең эзен сала. Тукай, бигрәк тә соңгы елларда, пессимизм белән сугарылган шигырьләр яза. „Өметсезлек», „Өзелгән өмет», „Дошманнар» һ. б. — аның менә шул пессимистик әсәрләреннән иң характерлылары. Шул чордагы пессимистик поэзиягә шагыйрьнең үзенең мөнәсәбәтен билгеләү өчен түбәндәге эпизодны искә алырга мөмкин.
Шагыйрь Петербургда булган вакытта, „Нур» газетасы редакциясендә аңарга үтә пессимистик характердагы уртача гына сыйфаттагы бер шигырьне күрсәтәләр. Тукай бу шигырьне басып чыгарырга тәкъдим итеп, түбәндәге сүзләрне яза:
„Бу шигырьдә бер нәрсә дә юк. Шулай да аның әһәмияте бар. Халык башыбыздан кичерә торган көннәрнең өметсез һәм караңгы икәнен күрсен».
Үзенең „Мәкаләи махсуса» дигән юлъязмаларында Тукай, Мәҗит Гафури белән очрашуы турында сөйләгәндә, болай дип язып үтә:
„Нишлик соң? Шаярыр идек, әле генә язмыш ханым кыйнаган, елар идек, әле күздән яшемез дә кипмәгән. Россиядә хәзер уйнаган җилләр, вә Россия һавасы безнең бөтен коллегаларымызны шул халәте рухияга китергән…»
Тукайның пессимизмы аның шәхси канәгатләнмәвеннән килеп чыкмый.
Ул пессимизмының тамырлары тирәнгә, самодержавие изүе астында ыңгыраша торган халык настроениесенә барып бәйләнәләр. Тукай шигырьләре арасында эчтәлеге белән иң пессимистик булган һәм шул ук вакытта шагыйрьнең бөтен гомер юлына йомгак ясый торган „Кыйтга» дигән шигыре бу яктан бик характерлы. Аңарда шагыйрь болай ди:

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һич берен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш — Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьлый алмадым.

Ул үзе өчен, язмышы өчен сызланмый, бәлки үзенең дөньяны пакьларга көче җитмәгән өчен сызлана.

 

13. ҮЛҮ ҺӘМ ҮЛМӘҮ


Һәм менә хәзер, 26 ел узганнан соң, шагыйрьнең бөтенләе белән халыкка хезмәт итүгә багышланган бөтен гомер юлы безнең күз алдында уч төбендәге кебек ялтырап ята. Туберкулез микроблары алдында акрынлап җиңелә барган кечкенә буйлы, ауру-ябык йөзле һәм Россия самодержавиесенең кара көчләренә батыр рәвештә каршы чыккан бу кеше искиткеч куәтле рухка ия булган.
Ләкин көчләр тигез булмый. Авыр тормыш шартлары аркасында башланган каты ауру шагыйрьне һәр көн саен какшата бара.
Хөсәен Ямашев үлә. Бу үлем шагыйрьнең бөтен көчен сындыра. Аның сәламәтлеге тагы да начарлана. Тукай урынга ятып аурый башлый. Аның үпкәләреннән кан килә башлый. Врачлар көньякка барырга киңәш итәләр. Ләкин шагыйрь ярлы, еш кына аның ашарына да акчасы җитми. Аңарга үзләре бик кысынкы хәлдә яшәгән дуслары — Г. Камал белән Ф. Әмирхан булышалар.
Кырымга китү турында сүз дә була алмый.  Дуслары бераз акча җыялар да Тукайны авылга озаталар. Ләкин соң була инде.
Авылга кайту белән Тукай терелми. Хокуксызлык, изелү һәм хәерчелек скәнҗәләрендә интеккән авыл шагыйрьнең төшенке хәлен тагын да көчәйтә генә. Бу елларда ул үзенең изүчеләргә каршы тирән дошманлыгын, әче нәфрәтен гәүдәләндергән „Толстой сүзләре», „Көзге җилләр», „Золым», „Сайфия», „Буран» һ. б. шигырьләрен яза.
Сулышны буа торган каты ютәл белән газаплануына карамастан шагыйрь төннәр буе йокламыйча шигырь яза.
Шагыйрьнең ауруы хәбәре татар халкы яши торган барлык шәһәрләргә, авылларга тарала. Халыкның үзенең иң яхшы улы өчен борчылуыннан, массаны үзләренә каршы куюдан курыккан дошманнар да тактикаларын үзгәртергә мәҗбүр булалар, кайгыру битлеге кияләр.
Нәширләр үзләренчә кайгыралар. Шагыйрьне дуслары больницага илтергә җыелгач, Тукай тора торган номер ишеге төбендә җанзал куба. Бу — наширләр аның әдәби мирасын бастыру хокукы өчен үзара талашалар.
Тукай рухын төшерми. Аның терелүгә булган соңгы өмете өзелгәч, врачлар анардан: — „Нигә больницага элегрәк килмәдегез?» — дип сорыйлар. Шул чакта ул үзендә шаяртып җавап бирерлек куәт таба.
„Миңа больницаны — үлем юлындагы беренче станция дигәннәр иде. Ә минем дөньяда бераз яшисем килә иде әле», — ди.
Үләренә бер сәгать калганда, Тукай үз шигырьләре корректурасын төзәтеп ята. Кич белән сәгать 5 тә шагыйрь үлә.
Бу 1913 елның 11 апрелендә, революцион хәрәкәтнең бөек Октябрьгә алып килгән яңа күтәрелеше вактында була. Бөтен уе-тойгысы белән азатлыкка омтылу һәм тигезсез көрәштә шуның өчен янып үлгән шагыйрьгә бу бәхетле көннәрне күрергә туры килми. Шагыйрьнең:
— Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым, —

дигән сүзләре — безнең өчен Пушкинның:

— Ил онытмас озак, чөнки анда
Изге хисләр чәчте җырларым.
Кара елларда мин азатлыкны мактап,
Изелгәнне яклап җырладым, —

дигән юллары кебек үк яңгырыйлар.
Бары тик 1917 нче елдагы Бөек социалистик революция генә шагыйрьнең әсәрләрен бөтен халыкка җиткерде. Тукай башка халыкларга да һәм беренче чиратта рус хезмәт ияләре массасына да иреште. Инде шагыйрьнең рус телендә берничә җыентыгы чыкты. Тукай азәрбайҗан, казак, үзбәк, чуаш һ. б. халыклар телләренә дә тәрҗемә ителде.
Татар халкы үзенең бөек шагыйрен һәрвакыт тирән хөрмәт белән олылап телгә ала, һәм аның — кешеләрдә үз халкының, үзенең сөекле ватанының патриотлык хисләрен, якты омтылышларын тәрбияли торган чиксез матур иҗатын яратып укый.


Эчтәлек

1. ГАБДЕЛВӘЛИ >>>

2. «ИСЕМДӘ КАЛГАННАР» >>>

3. ҮСҮ ЕЛЛАРЫ >>>

4. КАЗАН >>>

5. “ЯШЕН” УТЛАРЫ >>>

6. КҮҢЕЛ КАЙТУ >>>

7. ЯҢА ПОЗИЦИЯЛӘРДӘ >>>

8. ШӘКЕРТЛӘР >>>

9. МИЛЛӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ >>>

10. ПАТРИОТИЗМ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ >>>

11. ЭЗӘРЛЕКЛӘНҮ >>>

12. ШАГЫЙРЬНЕҢ ӨМЕТ ӨЗҮЕ >>>


(Чыганак: Әхмәт Фәйзи Атаклы кешеләрнең Казандагы тормышлары. – Казан: Татгосиздат, 1940).



 

Комментарий язарга


*