ТАТ РУС ENG

Галимуллин Фоат Туры сүз таш яра


Безнең татар язучыларына еш кына тарихи эзлеклелектә уйлану, теге яки бу вакыйганы, күренешне тарих контекстына куеп бәяләү кебек сыйфат җитми. Алардагы бу сәләтне 1920-1950 еллар арасындагы вакыт эчендә илдә җәелдерелгән террор сәясәте әкренләп зәгыйфьләндергән. Язучы шәхесләрен аерым-аерым, индивидуаль фикер ияләре итеп караганда, ихтимал, барысына карата да мондый хөкем чыгару дөрес тә түгелдер. Ләкин тарихи дөрес уйлаганы да сиксәненче еллар урталарына кадәр шул ихлас фикерләрен ачыктан-ачык яза алмый иде. Әле шулай да илдә террор аеруча рәхимсезлек белән кара канатын җәйгән 1937 елларга кадәр язучыларыбыз белгәннәрен, уйлаганнарын дөрескә якын итеп яза алдылар, моны эшләүдән тайпылмаска тырыштылар. Чөнки ихлас фикереңне белдерүнең шулкадәр каты җәзаларга дучар итәсен алар әле күз алдына да китермәделәр.
М. Галәү, мәсәлән, утызынчы еллар башында язган романнарында мөмкин кадәр тарихи хакыйкатькә тугры калырга тырыша. Әйтик, 1897 елгы халык санын алуга татарларның мөнәсәбәтен ачык чагылдыра. Бу — татар халкының Россия империясе тарафыннан милли изелүенә каршы көрәшнең бер буыны гына иде. Дөрес, «Мөһаҗирләр» романында әлеге протестның дини яктан эзәрлекләүләргә җавап булуы калкурак күрсәтелә, ләкин шулай да иҗтимагый-сәяси, социаль кыерсытылуларның нәтиҗәсе дә булуы шактый ачык аңлашылып тора.
Әлеге әсәрдәге конфликтның нинди нигезгә корылуы мәсьәләсен Ә. Фәйзинең аңлатуы кызыклы. 1897 елда Россия күләмендә халыкның санын алу (перепись) билгеләнә. Рус патшалыгының берничә йөз ел алып барган көчләп чукындыру сәясәте татар авылларына тагын курку төшерә: перепись дигән булып патша безне чукындырырга теләмиме? Бу курку актив каршылык күрсәтүгә, баш күтәрүгә әверелә, һәм кузгалыш хөкүмәт тарафыннан аяусыз чаралар белән бастырыла. Бу хәл (һәм гомумән моңа охшашлы элек булып үткән хәлләр) буржуаз язучылар һәм тарихчылар тарафыннан «дин өчен көрәш» рәвешендә бөтен халыкның бер җан, бер тән булып күтәрелеп чыгуы итеп күрсәтелә иде. Шуның белән ул кузгалышларның чын тарихи сәбәпләре ачылмый томаланып кала килде. Язучы М. Галәүнең хезмәте шундый ки, ул «дини мәсьәләләрнең монда сылтау гына булуын, аның политик һәм социаль тамырлары элек-электән килгән крестьян сугышларына барып тоташуын күрсәтә»* (* Ә. Фәйзи. Әдипнең эрудициясе.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1973.—114 б.). Әгәр мәкаләнең 1958 елда язылуын (ул М. Галәүнең 1955 елда чыгасы хикәяләр җыентыгына кереш мәкалә буларак язылган, ләкин, китап чыкмау сәбәпле, нәшриятның архивында гына сакланган) искә алсаң, Ә. Фәйзинең заманы өчен шактый кыю фикерләр әйткәнлеге күзгә ташлана. Әле 1956 елда шәхес культы, шактый нык тәнкыйть ителгән булса да, идеологиядә, бигрәк тә вак милләтләргә мөнәсәбәттә үзгәрмәгән, киресенчә, аларны руслаштыру сәясәте тагын да нечкәртелгән ысуллар белән алып барыла башлаган чор иде. Шәхес культы елларында (ул 25 елдан артык вакытны эченә ала) рәсми хакимиятнең иң күрәлмаганы рус булмаган милләтләрнең үзләренә тигез хокуклар таләп итүләре иде. Ә. Фәйзи әйткәннәр исә төрле яклап гыйбрәтле. Рәсми пропаганда татарларның көчләп рус дәүләтенә кертелүен уңай күренеш дип хуплаган бер вакытта, күренекле әдип патшаларның татарларны күп гасырлар буена ирексезләп чукындыру сәясәтен алып баруларын әйтә. М. Галәү әсәрендәге җан исәбен алуга протест йөзеннән татарларның баш күтәрүләренең сәбәбен Ә. Фәйзи, әллә рәсми идеологиягә ияреп, әллә дөресен әйтергә базмыйча, элек-электән килгән крестьян сугышларына барып тоташуын искәртә, ягъни җәмгыятьтәге бөтен хәрәкәтне социаль тамырларга нисбәт итүче марксизмга-ленинизмга ияреп китә. Әлбәттә, монда дөреслек тә бар. Шулай да бу мәсьәләне берьяклы гына аңлатудан гайре бернәрсә дә түгел иде.
Мәгълүм ки, марксизм-ленинизм кешелек тарихы ул сыйнфый көрәш тарихы дип өйрәтә. Моның өлешчә дөреслеген инкарь итмәстән, шул ук марксизм-ленинизм, теория буларак, кешелек тарихының милли азатлык көрәшеннән гыйбарәт булуын да кире какмавын әйтергә кирәк. Әмма шул ук теорияне гамәлгә ашыручылар бөтенләй башка юнәлеш тоттылар. Алар, ерак Африкадагы, Латин Америкасындагы яки Якын Көнчыгыштагы милли азатлык хәрәкәтен танып, тиңсез көрәш алып баручы изелгән милләтләргә һәм сәяси, һәм матди, һәм хәрби ярдәм күрсәттеләр. Инде элеккеге зур Россиянең (аннан соң Советлар Союзының) үз эчендә милли азатлык мәсьәләләре тормый, барлык милләтләр азат, ирекле, тигез һәм бәхетле дип расларга омтылдылар. Шушындый рәсми теоретик караш һәм бигрәк тә гамәл нык урнашкан бер заманда, әлбәттә, Ә. Фәйзи дә татар крестьяннарының 1897 елдагы баш күтәрүләренең сәбәбе итеп әнә шул «политик һәм социаль тамырларны» гына күрсәтә, алар астында ниләр ятканын тәгаенлый алмый. Ләкин әйтелгән кадәресе дә, күрәсең, китапның дөньяга чыга алмавына китергән булырга тиеш. Нәшрият җитәкчеләре, шулай ук рәсми цензура, бәласеннән баш-аяк, дип, бу язучыдан һәм аның әсәрләреннән ераграк торуны мәгъкуль күргән булырга тиешләр. М. Галәү әсәрләренең бары тик алтмышынчы еллар урталарында гына дөнья күрүе шуның белән аңлатыла. Халыкның Ә. Фәйзи әйткән «дин өчен көрәш рәвешендә бер җан, бер тән» булып күтәрелеп чыгуы — үзе бик гыйбрәтле нәрсә. Марксизм-ленинизм тарафдарлары халыкны, барлык милләтләрне «бер җан, бер тән» итеп бары тик социализм идеяләре генә берләштерә ала дип әйтергә теләделәр. Инкыйлабка әзерләнү, аның идеяләре өчен көрәш һәм инкыйлаб җиңгәннән соң берничә ел дәвамында бу чыннан да шулайрак булды да. Әмма социализм өчен көрәшнең тыныч вакыттагы барышы, шул ук халыкның үзенә каршы борылуы күпләрне аннан ваз кичүгә китерде. Диннең халыкны бер йодрыкка туплый алу көче 1958 елгы идеологиягә бөтенләй капма-каршы килә иде. Юкка гынамы шул елларда Г. Гобәй изге китабыбызны сарказм белән хурлауга багышланган «Коръән серләре» дигән язмаларын барлыкка китерүгә кереште. Беренче тапкыр ул «Казан утлары» журналының 1966 елгы 1—6 саннарында басылды, аннан соң 1967, 1969, 1973 елларда 75 меңлек тираж белән өч тапкыр китап хәлендә басылып чыкты. Алты ел эчендә өч басма чыгу — бик сирәк язмаларга тия торган өлеш. Күрәсең, әлеге нәрсә рәсми коммунистик идеологиянең үз алдына куйган максатына — татарларны мөселман диненнән ераклаштыруга яхшы хезмәт итәчәгенә исәп тотып язылган. Ләкин, дөресен әйткәндә, бер-ике автордан башка аны хуплаучы күренмәде кебек. Дөресе, 1967 елда Г. Гобәйнең тууына 60 ел тулуга багышлап язган мәкаләсендә Ф. Ибраһимова, кызуланып китеп, «Коръән серләре»н укучыларның күпчелеге «хуплап, яратып каршылады» дип әйтеп ташлый. Ун елдан соң исә, язучыга 70 ел тулу уңае белән язганда, «»Коръән серләре»нең 3 басмасы бар инде» дип кенә уза. Бу китапның 3 басмасы булуы ул әле укучыларның аны яратуы турында сөйләми, бәлки бу нәрсәнең коммунистик идеология тегермәненә су коюын гына күрсәтә. Ул елларда укылмый торган, әмма матур тышлыклары, яхшы сыйфатлы кәгазьләре белән һәр китап кибетен, китапханәне бизәп торучы андый китаплар күп басылды.
…М. Галәү әсәренә килгәндә, «Канлы тамгалар» эпопеясының беренче һәм икенче кисәкләрендә дә татарларның һәм Россиядәге башка халыкларның күген милли һәм социаль изү дигән кара болыт каплаганлыгы бөтен аянычлыгы белән гәүдәләндерелә. Мондый илдә, халыкларның яшәү күгендә таңны аттыру өчен, кайсы да булса бер юнәлештән даими көчле җил исүе кирәк иде. Тымызык һавада баш очына өелгән бу катлы-катлы авыр болытларны кузгатып җибәрү өчен, «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» әсәрләрендә сурәтләнгәнчә генә булган вакыйгаларның көче җитмәячәк иде.
Ә. Фәйзинең авторны «совет тарих фәне күзлегеннән чыгып зур реалистик дөреслек белән хикәя итә» дип бәяләвенә аерым тукталырга кирәк. Биредә тарихны, Ә. Фәйзигә ияреп, «совет тарих фәне», «советныкы булмаган тарих фәне» дип бәяләү үзе бер уйлануларга этәрә. Тарих фән икән, ул аергычларсыз гына булырга тиеш. Ә. Фәйзи әйткән «совет тарих фәне» әлеге дә баягы сыйнфыйлыкны алгы планга чыгару белән аерылып торды, чөнки аның нигезенә коммунистик принцип ятты. Шул сәбәпле мондый тарих үткәннәребезне бөтен хәлендә, барлык каршылыклары белән, объектив төстә чагылдырырга сәләтсез иде. Ләкин моңа бер совет чоры тарих фәне генә гаепле түгел иде. Россиядә 1917 елның октябренә кадәр булган тарих фәне дә тамырыннан тенденциозлыгы белән аерылып торды. Соловьев, Карамзин һәм русның башка тарихчылары бары тик рус милләтенең бөеклеген өйрәнделәр, аның башка халыкларны басып алу сәясәтен төрле юллар белән акладылар, моны объектив (ягъни булуы шиксез) хәл итеп карадылар. Аның каравы үзләре басып алган аз санлы халыкларны тарихсыз итеп карап, аларның үткәнен бары тик руслар мәнфәгатьләреннән чыгып кына күрсәттеләр. Шул рәвешле, көчләп руслаштыру һәм христианлаштыру сәясәте хәл-әхвәлләрнең гадәти барышы буларак тәкъдим ителде. Бу нәрсә совет чоры тарих фәнендә дә нигездә сакланды. Мәктәпләрдә татар балаларына аларның борынгы бабалары вәхши, басып алучы, русларны җәберләүче буларак тәкъдим ителде. Татар халкының олы, бай тарихы дөрес итеп күрсәтелмәде. XX гасырның М. Худяков, Л. Гумилев кебек гадел рус галимнәре дөреслекне күрсәтеп биргәннәре өчен рәхимсез җәзаландылар. Россия тарихчыларының иң зур җитешсезлеге вак милләтләрнең милли азатлык хәрәкәтен күрсәтмәүдә, моны инкарь итүләрендә иде. Совет чоры рус тарих фәне инкыйлабка кадәрге рус тарих фәненнән шулай да бер ягы белән аерылды: инде Россиядә башка милләтләрнең яшәгәнлеге һәм аларның да көрәше бөтенләй үк кире кагылмады, тик бу көрәш рус хезмәт ияләре белән берлектә алып барылган итеп күрсәтелде, һәм ул бары тик сыйнфый азатлыкка юнәлгән дип тәкъдим ителде. Ә. Фәйзинең М. Галәү әсәрләре уңае белән «совет чоры фәне күзлегеннән чыгып… хикәя итә» дип әйтүе әнә шуңа ишарә. Бу «фән» нигезендә Россиядәге төрле милләт хезмәт ияләре арасында бары тик туганлык, дуслык, хезмәттәшлек кенә була ала иде. Без моның чагылышын күпмедер дәрәҗәдә М. Галәүнең «Болганчык еллар» романында да күрәбез. «Сан алуга каршы баш күтәрүче татар авыллары гына булса да, бояр утарын таларга килүчеләр бик чуар иде. Анда рус, чирмеш, чуваш, ар һәм керәшеннәр дә күп булып, уртак дошманнан уртак малны алыр өчен барысы да килгәннәр иде». Әмма уртак дошман әлеге бояр гынамы соң?..
Шулай да М. Галәүнең бу әсәре Ә. Фәйзи бәяләгәннән күпкә әһәмиятлерәк, анда «совет тарих фәне» күзлегенең тар булуы раслана. Татар халкының милли изүгә каршы протесты бик кыю сурәтләнә. Бу «Болганчык еллар» романының төп конфликтын тәэмин итә. Әлеге ике романның яңалыгы һәм әһәмияте барыннан да элек шунда иде. М. Галәүнең 1937 елларда репрессия корбаны булуы юкка гына түгел, аның иҗаты «совет тарих фәне» тегермәненә су коймады. Аның шәхес культы елларындагы фаҗигасе турында биографлар дәшми килделәр. 1958 елда чыккан «Татар совет язучылары» дигән биобиблиографик белешмәгә М. Галәү исеме бөтенләй кертелмәгән. Нәкъ менә шул елга нәшрият планына кертелеп тә, М. Галәүнең китабы чыкмавы югарыда бер әйтелде инде. М. Галәү, аеруча талантлы язучыларыбызның күбесе кебек, намуслы автор булганы өчен һәлак ителде. Ә. Фәйзи, әлбәттә, моны белергә тиеш иде. Ләкин исеме егерме биш елдан соң әдәбиятка яңадан кайтырга тиеш булган язучы турында аның китабына тәгаенләнгән кереш мәкаләдә һәммәсен дә әйтеп бетерү мөмкин дә булмагандыр, һәм ул, дөресен әйткәндә, бу очрак өчен лазем дә түгелдер. Сүз бу очракта үзе дә үткәннәребезнең төрле катламнарын иҗатында даими яктыртып килгән күренекле каләм әһеле Ә. Фәйзинең тарихи уйлану үзенчәлекләре хакында бара. Ул «Тукай Җаекта», «Тукай» һәм «Пугачев Казанда» драмаларын язды. Бигрәк тә «Тукай» романы белән катлаулы жанрда үз сүзен әйтә алу осталыгын күрсәтте.
Романның төп герое — шагыйрь Габдулла Тукай. Ләкин гади шагыйрь генә түгел, бөек шагыйрь. Шуңа күрә романда аның шагыйрь булып җитлегүен күзәтүне сурәтләү, шәхес буларак, үзенең даирәсе һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтен күрсәтү мондый әсәрнең төп бурычы булырга тиеш. Үзе дә шагыйрь Ә. Фәйзи дөреслектә дә төп басымны шул якка юнәлдерергә тырышкан. Укучы Г. Тукайның шагыйрь булып җитлегүен Ә. Фәйзи сурәтләгәннәр буенча күзәтә, ләкин канәгать үк калмый. Дөрес, Г. Тукай һәм аның даирәсе турында бары тик шушы әсәр буенча гына танышкан кешеләрдә канәгатьсезлек хисе әллә ни булмаска да мөмкин. Чөнки «реалист язучы буларак», Ә. Фәйзи, шактый ышандырырлык итеп, чынбарлыкта нәкъ шулай булган дигән иллюзияне шактый тудыра. Ләкин Г.Тукайның шагыйрьлек сукмакларын тасвирлау, аеруча аның беренче адымнарын күрсәтү тарихи дөреслектән ерак тора. Бигрәк тә аның шагыйрь булып формалашуына мөһим роль уйнаган, иҗатына зур этәргеч биргән Төхфәтуллиннар гаиләсе, аерым алганда Мотыйгулла һәм аның улы Камилнең йогынтысы, булышлыгы һәм хезмәттәшлеге бөтенләй яктыртылмаган, әйтерсең лә бу бер дә булмаган. Бу да тарихи шәхесләрне сурәтләүгә шул ук «бүгенге совет тарихы фәне күзлегеннән чыгып» карау нәтиҗәсе иде. Ә. Фәйзи Г. Тукайның социаль мәсьәләләрне җырлаучы шагыйрь, иҗтимагый-сәяси эшлекле булып үсү юлын шәрехләп бирүгә өстенлек күрсәтә. Әлеге хасият иң әүвәл әсәрнең үзеннән яхшы күренә. Максатның нинди булуы шагыйрь турында җыелган материалның юнәлешен дә билгели. 1952 елда Ә. Фәйзи Җаекка бара, яза торган романына шунда материал җыя. Г. Тукайның җизнәсе һәм апасында бергә яшәгән Фәйрүзә исемле ятимә кыз — ул вакыттагы Ф. Мөхәммәтшина белән очраша. Тукай заманындагы А. К. Гладышев, А. Т. Батин фамилияле эшчеләр исән икән әле, аларны да күреп сөйләшә. Мәдрәсә шәриктәше Г. Туприевның хатыны Хәтимә апа да ире сөйләп калдырган истәлекләре белән уртаклаша. Чапаев дивизиясенең мөселман полкында сугышкан Г. Сапараева дигән хатын да белгәннәрен бәян итә. 1905—1907 елларда Җаекта инкыйлаб хәрәкәтләрендә катнашкан, илленче еллар башында Инде Мәскәүдә яшәгән Н. И. Шилова да, күрәсең, Г. Тукайны бары тик XX йөз башындагы халык хәрәкәтенә мөнәсәбәте буенча белгәнен сөйләгәндер* (* Р. И. Нафигов. Тукай и его окружение.— Казань: Таткнигоиздат, 1986.— С. 12—16.). Ә. Фәйзинең Г. Тукайны эшче гаиләләре белән аралаштырып, завод-фабрикалар коллективлары белән бәйләнешле рәвештә сурәтләве, аның маевкаларда катнашканлыгын калку итеп бирүе шул турыда сөйли. Тарихчы Р. И. Нәфигов та «Тукай һәм аның даирәсе» китабында (1966) да шуңа охшаш максат куйган. Ә. Фәйзи, әдип буларак шул омтылышын ачыктан-ачык әйтмәсә дә, Р. И. Нәфигов моны яшереп тормый. «Китапта Г. Тукайның большевиклар белән киң элемтәләрен ачучы хәзергә кадәр мәгълүм булмаган архив документлары китерелде. Аның халыклар дуслыгы һәм патриотизм, һәм интернационализм идеяләрен раслау буенча буржуаз милләтчелек белән көрәш эшчәнлеге киң яктыртылды»,— диелә китапның аннотациясендә. Ә инде дүртенче биттә автор болай ди: «Г. Тукай — Россия шагыйре, беренче рус революциясе җырчысы». Шул рәвешле, үз фикерләрен тагын да ныгытып куя. Әлбәттә, бу сүзләрдә хаклык бар, алай гына да түгел, шагыйрьне дөрес бәяләү күзгә ташлана. Ләкин бу Г. Тукайны берьяклы гына аңлау һәм аңлату булыр иде. Эш шунда: Г. Тукай иҗаты һәм аның эшчәнлеге бер үлчәмгә генә сыеп бетми. Биредә аның инкыйлаб вакыйгаларына битараф булмавын тану белән бергә (танып торасы да юк, әсәрләрен генә укырга кирәк), бер нигез сорауга җавап табарга кирәк: ни өчен Г. Тукай 1905—1907 еллардагы инкыйлабны яклаган? Җавап бары бер генә: үз халкын — татарларны — һәм, әлбәттә, башка изелгән халыкларны ирекле итеп күрергә теләгән. Аның шул ук вакытта руслар өчен дә йөрәге әрнегән. Әмма русларның изелүе белән татарларның җәберләнүе арасында аерма бар: руслар социаль изелүдән интексә, татарлар шуның өстенә милли яктан да, ягъни башка милләт кешеләре булган өчен дә икеләтә-өчләтә кыерсытылганнар. Бу мәдәният, мәгърифәт өлкәләрендә аеруча ачык күренде. Казан университеты профессорлары гадәттә татар нәшрияты өстеннән цензорлык күзәтүе алып баралар. Готвальд татар авторларының кулъязмаларын дөньяга чыгартмас өчен бөтен көчен куя. Бу турыда миссионер Н. Ильминский шатланып хәбәр итә. Патша хакимиятенең мәгариф өлкәсендәге сәясәте академик М. И. Мәхмүтов сүзләреннән дә яхшы аңлашыла: «Патша колонизаторлары мөселман мәктәпләре эшендә катнашмаганнар. Алар рус уку йортларына да мөселман кешеләрен кертүгә нык каршы торганнар. Казандагы публичный китапханәгә татарларга керү тыелган, алар бары тик аның филиалына гына йөри алганнар, анда да әле якшәмбе көннәрендә генә — уникедән сәгать дүрткә кадәр. Революциягә кадәрге 105 ел эчендә Казан университетында бары тик 78 татар укыган. Академикның Россия хакимиятен «колонизаторлар» дип атавы белән килешкән хәлдә (Казан ханлыгы, димәк, колония дип раслана), аның чиновниклары мөселман мәктәпләренә битараф булганнар дип әйтү дөреслеккә туры килми. Моның шулай икәнлеген раслау өчен, 1911 елда Буби мәдрәсәсен таркатуларын гына мисал итеп китереп була. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсе дә һәрвакыт эзәрлекләнеп килә. «Патша хөкүмәте, бу мәдрәсәне яптыру өчен, барлык чараларны күреп караган. Петербургтан махсус комиссия җибәреп тә тикшерткән. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Столыпинның әмере буенча полиция департаментына мәдрәсә өстеннән, ачык һәм яшерен рәвештә, өзлексез күзәтү алып барган. Әллә ничә тапкыр тентү ясаган. Болай эш барып чыкмагач, мәдрәсәнең җитәкчеләрен үзара талаштырып һәм котыртып, Уфаның зур байларын аңа акчалата ярдәм бирүен туктаттыралар. Ләкин мәдрәсә барыбер ябылмый һәм таркалмый, чөнки Г. Ибраһимов сүзләре белән әйтсәк, мәгърифәтчеләрнең пәһлеваннарча тырышлыклары бушка китмәгән»,— дип язды С. Кудаш.
Ә андый хәлләрнең исәбе-саны юк. М. И. Мәхмүтовның аннан соңгы фикерләре — хакыйкать. Тик биредә Казан университетында укыган әлеге 78 татарның өстен катлау вәкилләрен тәшкил итүен һәм аларның тулысы белән Россия мәнфәгатьләрен яклаган «ышанычлы» татарлар булганлыгын әйтергә кирәк. Шундыйларның берсе — Н. Лобачевский һәм С.Аксаковның укытучысы Н. М. Ибраһимов — русларның халык җыры дип йөртелүче «Во поле береза стояла» җырының авторы булган билгеле бер шәхес. Әлбәттә, аның рус галимнәрен һәм язучыларын тәрбияләвендә бернинди дә гөнаһ юк, тик бу татар кешесе үз милләте вәкилләре арасыннан да даһилар үстерергә теләмәдеме икән? Нихәл итәсең, ул шартларда бу мөмкин түгел иде.
Кысуларга, кыерсытылуларга Г. Тукай укыган «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкертләре дә дучар була. Билгеле булганча, алар «Әлгасрел-җәдит» исемле кулъязма журнал чыгаралар. Хәлфәләре Камил Төхфәтуллин 1904 елда, әлеге журналны басма юл белән нәшер итү нияте белән, рәсми хакимиятләр ишегенең бусагаларын күп таптый. Шул ук елда рөхсәт иткәндәй булалар. С.-Петербург цензура комитеты 1904 елның 16 ноябрендә бу эшне тыйгач кына өметләре киселә. Шулай да 1906 елдан бу журналны чыгаруга рөхсәт алына. Моңа, һичшиксез, 1905 елда аеруча нык күтәрелгән инкыйлаб хәрәкәтләре көчле тәэсир ясый. Татар телендәге вакытлы матбугатның, китапларның нинди кыл иләк аркылы үткәрелүенә, халкыбызның үтә мәсхәрәле хәлдә яшәвенә нәфис, нечкә, яраланган күңелле шагыйрь йөрәге нык әрнегән. Менә ни өчен ул, большевиклар мәсләгеннән ерак торса да, бу хәрәкәткә милли азатлык юнәлеше бирелүне ихлас теләгән һәм каләме белән шуңа хезмәт иткән. Дөрес, Г. Тукай татар халкының хәлен Россия шартларында (кысаларында) хәл итәргә мөмкин дип исәпли.
Ә. Фәйзи исә «Тукай» романында көрәшнең социаль ягыннан ары уза алмый. «Тукай Җаекта» исемле либреттосында исә (1938) Г. Тукайны үзенең матбага хуҗасы Кәрим (Камил Мотыйгый күздә тотыла) белән сыйнфый, дини, гомумән, дөньяга караш мәсьәләләрендә конфликтка кергән итеп сурәтли. Кәрим (Камил) кульминация ноктасында Тукайны матбагадан куып чыгара:
Вон, вон матбагадан!
Туеп сикердегез, аздыгыз!
Бүгеннән үк расчет алыгыз!
«Тукай Җаекта» һәм «Тукай» әсәрләре буенча, берләштерелеп, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тукай» дигән спектакль куела (режиссер — Ш. Сарымсаков. Г. Тукай ролен Камал һәм И. Гафуров, Г. Камалны Н. Гайнуллин, Фатыйманы Н. Таждарова (X. Ямашевның әнисе) уйный. Бу спектакльне 1941 елның 26 гыйнварында Камил Мотыйгый карый. Кәрим (Камил) образын уйнаучы артист Тукайны «Вон, вон матбагадан!» дип куып чыгаргач, бу гаделсезлекне күреп, тәмам нәфрәтләнгән К. Мотыйгый: «Бу ялган!» — дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала һәм спектакльне ташлап чыгып китә. Өенә кайткач, үз-үзен һәлак итә* (* Бу фаҗиганең төгәл датасы соңгы елларда мәгълүм булды. Кара: X. К. Төхфәтуллин. Камил Мотыйгый.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.— 79 б.). Тарихи фактларны «совет фәне күзлегеннән чыгып» боргалау-сыргалау менә нинди фаҗигаләргә китерергә мөмкин икән. Гаделлекне бу дөньяда табу мөмкин булмагач, К. Мотыйгый кебек намуслы кешеләр яшәүгә караганда үлемгә өстенлек бирделәр. К. Мотыйгыйны шагыйрь Г. Тукайга карата болай сурәтләү тарихи чынбарлыкка туры булмау, дөресендә, аны бозу иде.
«Тукай» драмасында Г. Камал, С. Рәмиев образлары да сурәтләнә. Г. Камал уңай шәхес буларак, Г. Тукай карашларына һәм гамәлләренә муафыйк итеп бирелсә, С. Рәмиев исә хәл-әхвәлләргә җайлашучы, умыртка сөяксез итеп сурәтләнә. Реакция көчләре һөҗүменә килешмәүчәнлекләрен белдереп, яшьләр бер документка кул куялар. С.Рәмиев тә имза итә. Ләкин соңыннан үзенең бу адымыннан ваз кичү юлына баса. Әсәрдә Г.Тукайның «таңчыларны» (С. Рәмиев, Бикчәнтәй — шулар вәкиле, ягъни «Таң йолдызы» газетасы тирәсенә тупланган зыялылар) өнәмәве күрсәтелә. Шуңа күрә шагыйрь С. Рәмиев белән бозылыша, арасын ук өзә. Чынлыкта Г. Тукай С. Рәмиевне бик хөрмәт иткән, аны «коеп куйган шагыйрь» дип бәяләгән. Дөрес, ул аның берара «Бәянелхак» газетасында эшләвенә тәнкыйть белән караган. Ә. Фәйзи сурәтләвенчә, С. Рәмиев — көчсез, ихтыярсыз, охранкага сатылучы. Боларның һәммәсенең уйдырма икәнлеген бүген исбат итеп торуның кирәге юк. Ләкин 1938 елда әлеге шәхес турында рәсми даирәләр Ә. Фәйзи сурәтләгәнгә бәрабәр күзаллау булдырырга тырыштылар. Чөнки «Таң вакыты» шигыренең асыл эчтәлеге, патша хакимиятенең ачуын чыгарган кебек, коммунистик идеологияне дә ярым-йорты гына канәгатьләндерде.
Тарихи дөреслек үзе нинди иде? Г. Тукай белән Мотыйгулла Төхфәтулла улының гаиләсе мөнәсәбәтләреннән ниндидер дошманлык эзләү бернинди әхлак кагыйдәләренә дә, чынбарлыкка да туры килми. Габдуллаҗан (Габдулланың чын исеме) белән Мотыйгулла хәзрәт арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ата белән ул мөнәсәбәтләре дип кенә атарга мөмкин. Моңа сәбәп тә бар.
Мотыйгулла, Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, Кушлавыч авылы егете Мөхәммәтгариф белән шәрикләр (шәкерт дуслар) булалар. Соңыннан Мотыйгулла дусты хөрмәтенә үзенең бер улына Гариф дип исем куша. Мөхәммәтгариф хатыны Мәмдүдәгә шушы дусты Мотыйгулла турында сөйләгән, күрәсең, чөнки Габдулланың әнисендә аңа карата ышаныч, ихтирам барлыкка килгән. Габдуллаҗаны өчен борчылып, ул үләр алдыннан Җаектагы шушы Мотыйгулланы искә ала. Үзе үлгәч, баланы әлеге Мотыйгуллага җибәрергә әйтеп калдыра. Күрәсең, икенче ирен — Сасна Пүчинкәсе мулласын — ул улына ата булырга лаеклы дип тапмаган.
Мәмдүдә үлгәч, аның туганнары, чыннан да, Мотыйгуллага хат җибәрәләр, Мотыйгулланың кече кызы Галия Төхфәтуллинаның (мәшһүр җырчы Галия Кайбицкаяның) язма истәлекләренә караганда, бу хәбәр аның әтисен тетрәндерә. Баланы турыдан-туры үзенә алдырыр иде, Җаекта Габдулланың әтисе белән бертуган Газизә һәм аның ире Галиәсгар Усманов яши, алардан яхшы түгел. Кардәшлек бурычы буенча, иң әүвәл ятимгә ярдәм кулын алар сузарга тиеш. Бу хакта Мотыйгулла ахун әлеге Галиәсгар белән киңәшләшә. Г. Усманов әле генә зур кайгы кичергән икән — улы үлгән, шуңа күрә ул Габдулланы уллыкка алырга һичсүзсез карар итә. Сафиулла исемле кешене Казан тарафына баланы алырга җибәрүче Г. Усманов була.
Габдулланың үз сүзләренә караганда («Исемдә калганнар»), Г. Усманов ятим малайны әйбәт каршы ала, укырга «Мотыйгия» мәдрәсәсенә бирә, русча уку мөмкинлеген дә тудыра. Әмма Газизә апасы билгесез сәбәпләр аркасында балага кырынрак карый. Шуңа күрә, Г. Усманов үлгәч, малай торырга мәдрәсәгә үк күчеп китә. Мотыйгулла аны үз карамагына ала. Өенә торырга чакыра. Ләкин тыйнак, инсафлы Габдулла остазына мәшәкать тудырырга теләми, мәдрәсә тулай торагында яши. Мотыйгулла аңа матди ярдәм күрсәтеп тора. Тегесе акчаны болай гына алырга теләмәгәч, хәзрәт аңа эш тапкан була — русча язуларын Габдулладан күчерттерә, шушы хезмәте өчен тиеш, дип, аңа мохтаҗлык күрмичә яшәрлек өлеш чыгара. Габдулла Мотыйгулланың улы Камил белән дуслаша. Шуннан соң ул бу өйгә еш килеп йөри. Миңнебай Хәйруллин (Габдулла Кариев) белән дә шушында якын дуслар булып китә. Биредә алар әдәби-музыкаль кичәләр, өй спектакльләре куялар.
Әгәр Мотыйгулла ахун һәм аның улы Камил булмаса, Габдулланың шагыйрь булып җитлегүе мөмкин булыр идеме дигән сорау туа. Әлбәттә, шагыйрь йөрәкле малай каләм тибрәтер иде. Ләкин үзенә бирелгән егерме җиде яшь эчендә бу кадәр зур иҗат мирасы калдырырга өлгерер идеме икән? Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннар — Г. Тукайның шигъри таланты үсүенә юл ачкан һәм мөмкинлек тудырган шәхесләр. Малайда шагыйрьлек куәсен күреп, Мотыйгулла хәзрәт аңа махсус рәвештә гаруз белеменнән дәресләр бирә, аны иҗатка рухландырып тора. Яза белү, иҗат итүгә осталык — бернәрсә, шагыйрь яки теләсә кайсы каләм әһеле, әсәрләре басылып халыкка барып ирешә торганда гына, чын-чынлап үзен бәхетле, укучыларга кирәкле дип сизә ала. Г.Тукай баштарак әсәрләрен мәдрәсәдәге кулъязма «Әлгасрел-җәдит» журналына урнаштырып килә. Инде киңрәк даирәгә чыгу ихтыяҗы тугач, Мотыйгулла үзенең улы Камилгә матбага (типография) сатып ала. «Фикер», «Яңа тормыш» газеталарын, «Әлгасрел-җәдит», «Уклар» кебек журналларны чыгару, дөресендә, Г.Тукай кулына тапшырыла. Шулай итеп, Г. Тукай шушы матбагада шагыйрь, публицист, фельетончы, тәнкыйтьче, сәясәтче булып җитлегә. Аның исеме, Җаектан тыш, Казан, Оренбург, Уфа һәм татарлар (алай гына да түгел, бөтен төркиләр) яши торган күпчелек төбәкләргә тарала. Җаек каласы — Г. Тукайны шагыйрь итеп үстергән һәм таныткан шәһәр. Казан исә аның шигъри талантын тагын да камилләштергән, үткенләндергән, халыкка якынайта төшкән мәркәз булды.
Мәгълүм булганча, дөресендә, Камил Мотыйгый һич тә Г.Тукайны матбагадан кумаган. Киресенчә, Г.Тукай бастырган материал өчен бер иске фикерле кеше газетаны судка биргәч, К. Мотыйгый, чын авторын күрсәтмичә, гаепне үз өстенә ала, шуның өчен беркадәр төрмәдә дә утырып чыга. Димәк, дусты Г. Тукайны суд хөкеменнән аралап кала. Төрле шикаятьләр аркасында К. Мотыйгый матбагадан китәргә мәҗбүр булгач та, Г.Тукай редакциядә кала, ягъни 1907 елның маена кадәр шунда эшли. Ә. Фәйзи әсәрендә исә болар күрсәтелмәгән. Аңлашыла да: «буржуй» Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннарның бөек шагыйрь тәрбияләп үстерүләрен икърар итү сыйнфыйлык принцибы белән сугарылган әдәбиятта мөмкин булмаган һәм кирәксез эш иде.
Инде шул ук Ә.Фәйзинең «Тукай» драмасындагы чынбарлыкка хилафлыгы хакында сүз алып барыйк. С.Рәмиевнең бөтенләй үзгәртелеп сурәтләнүе турында инде әйтелде. Драмада дөресендә булмаган башка әйберләр дә очрый. Бу хәл беренче пәрдәдән үк башлана. «Болгар» номерларыннан берсе сурәтләнә. Г.Камал Җаектан хәбәр алган: Г.Тукай Казанга кайта! Ул, шагыйрьне әйбәтләп урнаштыру өчен, «Болгар» кунакханәсендә бер бүлмәне хәстәрләүне үз өстенә алган, һәм инде, әлбәттә, Г. Тукай шушы бүлмәгә (номерга) кайтып та керә. Аны каршыларга бер төркем яшьләр пристаньга ук төшкәннәр. Әмма чынлыкта Г. Тукайның Казанга кайтуы бик гади булган бит. Г. Тукай остазы Мотыйгулла хәзрәт һәм аның хатыны Гыйззинас биргән адрес һәм хат белән якын танышлары Хафиз Насыйбуллин һәм Маһирә Әпсәләмовалар өенә килеп төшә. Ул йорт университет янындагы шифаханә ишегалдында иде. Кызыл кирпечтән салынган тәбәнәк кенә бина. Аскы катында склад (XX йөзнең җитмешенче елларында, университетның күпкатлы икенче бинасын салган вакытта, ул сүтелде. Бу йорт Университет тукталышыннан әлеге уку йортының китапханәсенә таба күтәрелүче баскыч урынында иде). Шулай итеп, Г.Тукай Казанда да Мотыйгулланың нәсел-ыруы, дус-ишләре белән аралашып яши (дөрес, биредә озак торып кала алмый, бәйсез булып яшәргә теләве өстенлек ала, кунакханәгә күчеп китә).
Ике елдан соң, 1909 елда, Мотыйгулланың малае Гариф та Казанга килә (укытучылар мәктәбендә укый). Г.Тукай анны пристаньда каршы ала һәм аның белән бергә берара тагын Хафиз-Маһирә гаиләсендә яшәп ала. Җаектан күчтәнәчләрне аларның икесенә дә атап җибәрәләр. Г.Тукайның сәламәтлеге начарлангач, аны әлеге Хафиз абый белән берлектә Клячкин хастаханәсенә илтеп салышучы да Гариф була. Бу турыда Гариф Җаекка әти-әнисенә дә яза. Әлеге хатны алгач, Гыйззинас апа белән килене Зарифа (Камил хатыны) Казанга килеп җитәләр. Алар бу килүләрендә, Г. Тукайны күмүдә катнашып, аның белән мәңгегә саубуллашалар. Соңгы сулышына кадәр Г. Тукай Мотыйгулла хәзрәт гаиләсенең әгъзасы сыйфатында кала. Мотыйгулла, күргәнебезчә, дусты Мөхәммәтгариф һәм аның хатыны Мәмдүдәнең үзенә йөкләгән васыятен ахырга кадәр җиренә җиткереп үти.
Роман язганда, алда әйтелгәнчә, Ә.Фәйзи Җаекта эшчеләр, инкыйлабчылар белән аралаша, материал җыя. Ләкин ул очрашкан кешеләр арасында дин әһелләре, Мотыйгулла хәзрәт тарафдарлары булмаган. Алай гына да түгел, ул елларда Казанда Мотыйгулланың ике баласы — Әминә белән Галия, К. Мотыйгыйның улы Хәмит яши. Алар кулында Г. Тукай шәхесе турында никадәр мәгълүмат саклана. Очраш та сөйләш, ишеткән-белгәннәреңне ихласлылык белән яз гына. Ләкин алай иткәндә, тормыш хакыйкатен бәян кылырга туры киләчәк иде, бу исә идеология «хакыйкате» белән сыешмаячак иде. Г.Тукайның тууына йөз ел тулуга багышлап чыгарылган «Тукай и его окружение» китабында Р. И.Нәфигов Мотыйгый гаиләсенә карата тарихи дөреслекне икърар итә. Дөрес, ул да моны, әлеге китапка бәяләмә язган М. Юсупов әйткәнчә, «тарихи-партияле позицияләрдән торып» эшләде. Шулай булмаганда, һичшиксез, Р. И. Нәфигов бу мәсьәләләрдә күбрәкне әйтә алган булыр иде. Шунысын да әйтергә кирәк: «Тукай турында замандашлары» (1960), «Тукай турында хатирәләр» (1976) җыентыкларында шагыйрь турындагы дәреслек К. Мотыйгый, Г. Кариев истәлекләрендә өлешчә бәян ителгән иде. Ә бит алар һәм башка истәлекләр Г. Тукайның үлеменнән соң ук диярлек язылганнар һәм матбугатта басылып чыкканнар. Роман язганда Ә.Фәйзигә аларны искә алырга гына кирәк булгандыр.
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән зыялы шагыйрь, драматург, язучы, тәнкыйтьче Ә.Фәйзи бөек шагыйребез Г. Тукай турындагы әсәрләрендә, күргәнебезчә, тормыш чынбарлыгыннан читкә китүләргә шактый урын куйган. Боларны хәзерге көндә билгеләп үтмәү Г. Тукай шәхесен бәяләү, аның тормыш юлын алга таба өйрәнү, гомумән, хакыйкый әдәбият тарихын тудыру эшендә комачаулык итәр иде.
Әйе, язучы сүзе — бик җаваплы, халык күңеленә нечкәләп барып ирешә торган сүз. Чөнки әдип образлы фикерли, рәсемләп сурәтли, ягъни кешенең күңеленә тәэсир итү көченә ия. Әсәрләрне кабул итүчеләрдә хакыйкый уйлар, ихлас хисләр тудыру өчен, тормыш дөреслегенә тугрылыклы булу мөһим шарт булып тора. Язганнарың гомерле булсын, үзеңнән соң да яңа буыннарга хезмәт итсен дисәң, башкача эш итү гомумән мөмкин дә түгел.

2003 ел

 (Чыганак: Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты. – Казан: Мәгариф, 2005).



Комментарий язарга


*