ТАТ РУС ENG

Галиуллин Тәлгать Шагыйрь намусы – халык намусы

Меңьеллык тарихлы татар шигъриятенә Тукай илдә башланган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, халкыбызның үзаңы үсү дулкынында өермәдәй килеп керә һәм тиз арада тирән эчтәлекле, ачык фикерле шигырьләре белән үз тавышы, үз өслүбе, аһәңе булган күренекле шагыйрьләр рәтенә баса, «халык шагыйре» дигән бөек исемгә лаек кылына. Тукай дәрәҗәсенә күтәрелгән шагыйрь буш урында һәм тар әдәби кысаларда гына бикләнеп үсә алмый.
Тарих тарафыннан кыерсытылган халыкка Тукай Аллаһның пәйгамбәре кебек өстән иңдерелгән һәдиясе, милләтнең көтеп алынган юл күрсәтүче якты йолдызы дәрәҗәсендә кабул ителә. Аның дәррәү үсеп китүе өчен алшартлар да була, билгеле. XIII гасырда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаныннан юл алган шигърият дәрьясына алдагы чорларда Котб, Мәхмүт Болгари, Хисам Кятиб, Сәйф Сарай, Өмми Камал, Мөхәммәдъяр, Мәүлә Колый, Акмулла, Кандалыйлар үз елгалары, үз бизәкләре, үз чалымнары белән килеп кушыла тора. XX йөз башы татар әдәбиятенең төрле жанрлар үсешенә җитди өлеш керткән олуг затларга бай булуын да онытырга ярамый. Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Г.Камал, Ш.Камал кебек сүз осталары белән теләсә кайсы милли әдәбият горурлана алыр иде. Тукайның 80 еллыгына багышлап, Мәскәүдө һәм Казанда ясаган чыгышында күренекле казах язучысы Сабит Муканов: «XX гасыр башында төрки телле халыклар арасында татар мәдәнияте иң алдынгысы иде», – дигән иде.
Халык гормышын, аның рухи дөньясын, фәлсәфәсен, холкын тирәнтен чагылдыру өчен талант белән әдәби мохит кына да җитми, әсәрләрең милләтең өчен «җан азыгы» (Тукай бер җыентыгын «Җан азыклары» дип атый) булсын дисәң, син аның көндәлек тормышы белән яшәргә, михнәтләрен дә, сөенечләрен дә күреп үсәргә тиешсең. Бу җәһәттән Апушка, киләчәк иҗатыңда һәммәсенең кирәге чыгар, дигәндәй, язмыш кагылу-сугылуларны тулысы белән күрсәтә, аны дөньяви сират күпере аша уздыра.
1886 елның 26 апрелендә Казан артында урнашкан Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән Габдулланы ятимлек кәсәфәте бишектә үк «эзләп» таба: 5 айлык чагында ул әтисез, 3 яшендә әнисез кала. Булачак шагыйрьнең балачагы, ата-ана мәхәббәтен күрмичә, Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында, соңрак Җаек шәһәрендә төрле, күбрәк авыр шартларда, чит-ят кешеләр кулында үтә. Тукай асылда татарның иң авыр хәлләрдә туып-үскән, яшәгән кешесе халәтен үз башыннан кичерә, шул аңа татар халкының тарихи фаҗигасен, авыр бүгенгесен, томанлы киләчәген бөтен тулылыгында сурәтләргә мөмкинлек бирә.
Тукайның тормыш юлын, холкын, фаҗигасен бөек мөһаҗир Г.Исхакый ике җөмләгә сыйдыра. «Ул ятим үсте, ятим яшәде, ятим үлде… Ул ялгыз яшәде, ялгыз үлде». Тукай иҗатына мөкиббән (вафатыннан соң шагыйрь шәхесенә, мирасына багышлап 10га якын мәкалә яза) әдипнең бу бәясе шагыйрь тормышының бер сызыгын, ятимлеген ачса да, биредә югалтуның зурлыгын ассызыклау, хисне уяту максатыннан кулланылган күпертү алымын да истән чыгарырга ярамый.
Тукай Җаек каласында яшәп, мәдрәсәдә укыганда, типографиядә эшләгәндә, беренче шигырьләрен бастырганда, аеруча 1907 елның көзендә Казанга күчеп килгәч, әдәби мохитнең уртасында кайнаган, «Яшен», «Ялт-йолт» сатирик журналларын чыгарышкан, каләмдәшләре Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Сүнчәләй, С.Рәмиев, беренче татар режиссеры Г.Кариев, нәширләре, укучылары белән мәш килеп, аралашып яшәгән.
Тукай иҗат юлын Җаекта башлап җибәрә. Мәдрәсәдә алган белем рухы чыгып бетмәгән яшь шагыйрьнең «Хөррият хакында», «Дустларга бер сүз», «Иттифак хакында» (1905) кебек тәүге әсәрләрендә иҗтимагый-сәяси юнәлеш үзәктә торып, шигъри куәсе, фикере ачык төсмерләнсә дә, шагыйрь борынгы китаплар өслүбенә, үгет-нәсихәткә өстенлек бирә, башка телләрдән кергән сүз-атамаларны артык мул куллана. 1906 елда иҗат ителгән «Татар кызларына», «Кемне сөяргә кирәк?», «Көз», «Шагыйрьгә» әсәрләрендә исә тиздән үсеп китәчәк көчле лирик сәләте ачык ярылып ятса, «Сорыкортларга» памфлетында, иҗтимагый мәүзугъны алга чыгарып, ярлыларны рәнҗетү, талау исәбенә баеп, тәмле ашаудан башканы белмәгән «Аристрократ – сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар»ны шагыйрь усал итеп, көлеп сурәтли, шәхси үчен дә кушып, сатирик типлар тудыра. Бер үк вакытта ул агымдагы сәясәттән дә читләшми. «Государственный Думага» шигырендә Тукай Русия шагыйрьләре арасында булып беренчеләрдән патша төзегән Думаның җитди эшкә яраксыз, буш оешма икәнен фаш итә. Бу әсәрләрендә ул гражданин, сәясәтче, халкы исеменнән сүз әйтергә хаклы кеше буларак ачыла. Милләтенең тапкырлыгын, эш сөюен, кешелек сыйфатларын үзәккә алган үлемсез «Шүрәле» (1907) әсәрендә исә фольклорга, халык мифологиясе катламына килеп чыга. Бу бәрәкәтле чыганак аның бөтен иҗатына таяныч, якты нур, халыкчан рух биреп торачак. Үзендә тышка бәреп чыгарга әзер вулкан шикелле иҗади көч, дәрт сизгән, зиһене, йөрәге туган халкының шатлык хәсрәте, киләчәк язмышы турында уйланулар белән сулкылдаган яшь каләм иясе, ниһаять, ничәмә еллар хыялында яшәгән, татлы төшләрендә күргән Казанга юл тота, балачагы узган туган ягына кайта.
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
(«Туган җиремә»)
Казан белән күрешү шатлыгын тасвирлаган «Пар ат» (1907) – шигъри осталыкның тирән серләрен үзләштергән, җитлеккән сүз остасы каләменнән тамган әсәр. Тукайның пайтәхетебезгә биргән романтик бәясе, дәртле, чакырып торган аһәңе – дөнья буйлап таралган татарларның күңелендә горурлык хисе уятып, яшәүгә, бердәмлеккә дәртләндереп торган изгеләр сүзе дәрәҗәсенә күтәрелгән шигырь.
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары,
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Тукайның Казан чоры – татар шигъриятен дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәргән, үсешенең «алтын чоры»на алып кергән, халкын борчыган олы һәм җитди иҗтимагый
мәсьәләләрне сәнгатьчә югарылыкка күтәргән бай иҗат, күпкырлы мирас. Нибары 8 еллык иҗат дәверендә ул 10 мең юлдан артык шигырь, 50 басма табак чамасы проза, тәнкыйть, публицистик әсәрләр язган. Бөтен ил һәм бигрәк тә татар халкы өчен әһәмиятле бер генә вакыйга да Тукайның игътибарыннан читтә калмаган. С.Рәмиевкө юллаган бер хатында ул тикмәгә генә «Мин бит, синең кебек, коеп куйган поэт кына түгел… Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә», – дип язмагандыр.
Әти-әнисе, йорты-җире, гаиләсе булмаган шагыйрь авыр чакларында халкына килеп сыена, шул таянычыннан көч, дәрт, илһам ала.
Азмы какканны вә сукканны күтәрде мин ятим?!.
Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.
Җаны-тәне, бар вөҗүде белән үзен татар баласы дип таныган Тукай гомумкешелек проблемаларына милли мәнфәгатьләр, туган халкына мәхәббәте, аның киләчәге
турында кайгырту аша килә.
Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да.
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
Шагыйрь беркем алдында тез чүкми, кәкрене туры дип әйтми, «туры Тукай» дигән, халык кушкан тәхәллүсен аклап яши. Бу иҗатта иң нечкә лирик хис тә, шаярту да, җитешсезлекләребездән үтемле итеп көлү дә бар. Тукайның бөтен иҗаты буйлап сагыш, саф сулы чишмә чыңлавыдай моң агыла…
Тарихи сызлану тудырган, күңел лирикасының иң югары камиллегенә ирешкән әсәрләреннән берсе – «Милли моңнар»да (1909) Тукай «Чын безнеңчә матур милли көйнең» «әллә нинди зарлы, моңлы» булуын халкының фаҗигале үткәненә китереп бәйли. Йөрәкләрне парә-парә китергән моң үз халкының язмышына барып тоташкан «җыруда» гына туа ала икән.
Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.
Җанны-рухны нәзакәтле сүзе белән иркәләгән, чорлар арасындагы якынлыкка фәлсәфи бәя биргән бу шигырь саф татар телендә, халык җырлары өслүбендә язылган. Ә инде империядә милләтләрне кысу сәясәте аерата көчәйгән елларда шагыйрьнең «Өзелгән өмет», «Көзге җилләр», «Үкенеч», «Үтенеч» кебек шигырьләренә өметсезлек, чарасызлык, төшенкелек мотивлары үтеп керә. Бу шигырьләрдә аның үзеннән генә тормаган әдәби-сәяси йомшаклыклары өчен гафу үтенү, яралы шигъри җанның бәргәләнүе, борчылуы, чыгу юлын таба алмыйча өзгәләнүе ачык күренә. Рухи дөнья катмарлыкларын ачу юлында шагыйрь психологик анализ алымнарына, символларга киң таяна. Аның тирән сер саклаган лирик шедеврларыннан берсе – «Үтенеч» (1912) шигырендә халык җырларында аклык, күңел юанычы, ярдәмчеллек символы «ак күгәрчен»гә контраст итеп кара көчләр, явызлык рухы – «козгын» капма-каршы куела.
Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп,
Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип, күпме күз яшь түкмәдем.
Җәмгыять белән шәхес арасындагы эчке рухи каршылыкларны эченә алган фәлсәфи шигырьләренең үзәгендә яшәү-үлем, яшьлек-картлык, яктылык-караңгылык, үткән-киләчәк кебек төшенчәләр каршылыгы, икеләтелеп сурәтләнгән дөнья, заманча әйтсәк, бинар опозиция Тукай әсәрләрен дөнья поэзиясенең иң мәшһүр үрнәкләре югарылыгына күтәрә, вакыт чикләрен үтеп, мәңгелеккә, чиксезлеккә алып чыга. Тирән сер һәм заман басымын җиңү – бөек шигырьләрнең асыл билгеләре. Тукайның көче дә шунда.
Сөекле халкын өзелеп яратса да, Тукай аның яшәешендә артка сөйрәгән хорафатларны да күрә, вакыты белән җиңелчә, елмаеп-көлеп, кирәк тапканда, «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш» поэмасындагы кебек, усал итеп, авырттырып, каһкаһә белән көлеп, чеметеп ала («Милләтчеләр», «Бәгъзе зыялыларыбыз» һ.б.). Кешеләр арасында гаделлекне, югары әхлак кагыйдәләрен раслап, яклап язылган шигырьләрендә дә Тукай кырыс Һәм катгый. Әхлак-сызлыкның тамыр җәя баруын ул байлыкка табыну, кешене сыйныфларга аерып карау белән аңлата.
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.
(«Әхлаксызлык»)
Мондый карашның безнең көннәрдә дә заманча яңгыравын кем инкяр итә алыр икән? «Пыяла баш», «Рәсемгә ишарә», «Иман», «Гөнаһ», «Мөридләр каберстаныннан бер аваз» һ.б. шигырьләрендә, «Яңа хөтбә», «Хаҗи» кебек проза әсәрләрендә ул тискәре гамәлләре белән Исламның абруен төшерүче надан, ялганчы, халык мәнфәгатьләре, шәкертләрнең аң-белем дәрәҗәсен күтәрү турында уйламыйча, шәхси ләззәт, корсак тирәсендә калган дин әһелләреннән көлә, аларны кояш яктысына тартып чыгара, «Шиһап хәзрәт» (1913) мәдхиясендә «Татарда да гыйрфан (аң-белем) уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше», бар, дип, алдынгы фикер иясе, тарихчы, дин гыйлеме белгече Ш.Мәрҗани алдында баш ия, чын дин кешесе шундый булырга тиеш, дигән фикер уздыра.
«Мөхәрриргә» (Г.Исхакыйга дип фаразлана), «Шөһрәт», «Толстой сүзләре», «Могҗиза» кебек күпсанлы шигырьләрендә шагыйрь – дөньяның барышын югары әхлак күзлегеннән бәяләүче фәйләсүф, нечкә күңелле, сизгер җанлы күзәтүче. Татар халкының киләчәккә өмете булган балалар һәрвакытта Тукайның игътибар үзәгендә була. Аның иҗатында балалар әдөбияте мөстәкыйль юнәлеш булып үсеп китә. «Бала белән күбәләк», «Эш», «Эшкә», «Гали белән кәҗә», «Кызыклы шәкерт», «Шаян песи» һ.б. шигырьләр
хезмәткә, туган телгә мәхәббәт, әхлак, намуслылык, әдәби зәвекъ тәрбияләү рухы белән сугарылган. «Бишек җыруы»ндагы:
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу, –
кебек җырлап торган шигъри юллар ничәмә буын татар баласын тәрбияләп, шагыйрь үзе әйтмешли, милләт яшәдекчө яшәр.
Тукай иҗатында әдәби телне үстерү халыкның үз шигъри мирасын өйрәнү белән бергә үрелеп бара. Ана теленең иң матур үрнәкләрен ул халыкның үз иҗатында таба һәм рухи мирасыбызны фәнни-гамәли өйрәнүне 1910 елда «Халык әдәбияте» дигән, җәмәгатьчелек алдында ясаган тирән эчтәлекле чыгышында башлап җибәрә, аерым җырларның («Тәфкилев көе», «Ашказар көе», «Җизнәкәй» һ.б.) килеп чыгышын халык тарихы, моңы белән бәйләп аңлата, мифология мотивларын, җыр өлгеләрен әдәбияттә үстерү үрнәкләрен биреп калдыра («Су анасы», «Авыл җырлары» көлтәләре). Туган телебезнең гүзәллеген, сыгылмалы көчен, халык рухына якынлыгын гаҗәеп бер камиллек белән әйтеп биргән «Туган тел» (1910) шигыреннән башка бер әсәр язмаса да, Тукай әдәбият тарихында калыр иде. Бу шигырь халкыбызның яшәеше өчен иң авыр елларда милләтебезгә рухи канат куйган, өмет нуры бөркегән әсәр була, ә инде үткән гасырның 90 нчы елларында, милли күтәрелеш чорында, ул татар халкының гимны дәрәҗәсенә күтәрелде.
Шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән еллар бездән ерагайган саен, Тукай иҗатының мәгънәви тирәнлеге, сәнгати көче тирәнрәк ачыла бара. Тукай мәктәбе берничә буын талантлы шагыйрьләр үстерде. Әмма Тукай һаман бөек булып үз тәхетендә калды, ул гына да түгел, аның сәяси системаларны танымаган, тар иҗади агымнардан өстен шигъриятенең шөһрәте арта, абруе күтәрелә бара. Шагыйрьнең бай мирасына укучының мәхәббәте беркайчан да сүрелмәс. Тукайның «Шүрәле» балеты композитор Ф.Яруллин көе белән дөнья буйлап сәяхәт итә. Әсәрләренең төрле телләргә тәрҗемә ителүе, бигрәк тә төрек, инглиз (2010 елда Лондонда аның сайланмалары басылып чыкты) телләрендә дөнья күргән мәҗмугалары Тукай шигъриятенең үлемсезлегенә, мәңге тере, яшь, заманча булуына янә бер дәлил булып тора.
Төрле буын татар язучылары, киң җәмәгатьчелек, милләтебезнең рухын
тарихи мирасын, үзаңын саклау өчен, бердәм рәвештә, Тукайга сыенырга, Тукай юлына турылыклы калырга чакыра. Тукай намусы – халык намусы. Татарстанның халык шагыйре Р.Харис «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасында язганча:
Татар Тукайга сыена
Язмышы юл көткән саен.
Тукай мирасын фәнни өйрәнүгә Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, М.Гайнуллин, Г.Халит, Х.Госман, Я.Агишев, Р.Башкуров, И.Нуруллин, Р.Нафигов, Н.Юзиев, Н.Хисамов, З.Рәмиев, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов, Н.Лаисов кебек төрле буын татар галимнәре җитди өлеш кертте. Тукай шигърияте урыс, казах, үзбәк, төрек һ.б. милләт галимнәрен дә гыйльми тикшеренүләргә рухландырып тора.
Күренекле әдәбият галиме, язучы Гали Рәхим XX гасыр башында ук Тукайга иң төгәл бәясен бирә.»Халык үзенең җырчысын аралап алды… Ул һаман да безнең беренче «халык шагыйребез булып калыр».

(Чыганак: «Мәдәни җомга, 2011 ел, 22 апрель)



 

Комментарий язарга


*