ТАТ РУС ENG

Галиуллин Тәлгать Шигырь әсире (Җәлил һәм XX гасыр татар поэзиясе)

Үлсәм үләм бөек хаклык өчен,
Сөйгән халкым өчен.

(М. Җәлил. «Үлемгә» )

 

I

Муса Җәлил — фаҗигале язмышлы, үзеннән тормаган иҗтимагый явызлык өчен газиз гомере белән түләгән, әмма нинди генә кыен шартларда яшәмәсен, сыкранмаган, өмет нурын сүндермәгән, изге теләкләрен, рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә халкына, киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган киләчәк һәм үткән гасырларның бөек шагыйре. Гасабиле кичерешле бәгырь авазы булган «Моабит дәфтәрләре» — тоткынлыктан әйләнешле юллар белән илгә кайтып, мәгънәви һәм эстетик тирәнлекләре, гомумкешелек хыял-ниятләрен самими тәлгәшләргә төреп биргән батыр рухлы шигырьләре — татар һәм бөтендөнья халкын сискәндерде. Бу вакыйгадан соң, бигрәк тә Ленин премиясенә һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы дип табылгач, Җәлилнең гадәти татар авылында туып үскән, татар халкының олылыгын җилкәсенә салган татар баласы икәнлеге, миллилеге гомуми сүзләр томаны артындарак калды. Хәтта сугышка чаклы ук саллы мирас тудырган үзенчәлекле шагыйрь икәнлеге дә онытыла башлады. Дөрес, ара-тирә аның көйгә салынган «Сагыну», «Исемдә», «Бөрлегән», «Хат ташучы җыры» кебек җырларын, «Алтынчәч» операсы сәхнәгә менгәндә либретто авторы М.Җәлил икәнне искә төшергәләдек, ләкин үзәк матбугатта да, үзебездә дә сүз күбрәк татар сүз сәнгатен дөнья киңлекләренә алып чыккан «Моабит дәфтәрләре» турында барды. Сүз дә юк, бу гүзәл бәйләм Җәлил иҗатының югары үре, шомлы җан иңрәве, исәннәргә кисәтү булып тора. Шулай да Җәлилнең «Моабит» йолдызлыгы җанлы җепләр белән аның 20—30 нчы еллар иҗатына барып тоташа. Димәк, аның шигъриятен шартлы рәвештә, уку йортлары талиб-талибәләре өчен чорларга бүлеп өйрәнергә тәкъдим итсәк тә, бу олы мирасны бербөтен итеп һәм XX гасыр татар поэзиясенең гомуми үсеш яктылыгында өйрәнү ихтыяҗы көн тәртибенә куела, хәтер шуны таләп итә.
«Җәлил һәм XX гасыр татар поэзиясе», ким дигәндә, өч олы юнәлешне үз эченә ала. Берсе — Җәлил иҗатының шигъри үзенчәлекләрен барлау, ачу барышында аның XX гасыр татар поэзиясендә тоткан урынын тәгаенләү. Икенчесе — Җәлил поэзиясенең XX гасыр татар шигърияте, иҗтимагый фикере белән катлаулы бәйләнеше, аларның үсешенә тәэсире. Өченчесе, — бәлки, иң мөһимедер, әдәбиятта (бу очракта татар сүз сәнгате генә күздә тотыла) Җәлил шәхесе, Җәлил образы чагылышы. Бу мәүзугъларның бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән икәнлеген искә тоткан хәлдә, Җәлилнең катлаулы, каршылыклы чорда туган мирасы үзе дә төрле тематик, жанр, өслүп катлауларыннан торганлыгын онытырга ярамый. Әйтик, аның 20—30 нчы еллар иҗаты белән сугыш чоры поэзиясе арасындагы аерманы күрү, сиземләү өчен әдәбият белгече булу кирәк түгел, һәр тарафтан ачык ярылып яткан аерма һәм сыйфат үсешенә сикереш күз алдында.
Сурәтле фикерләү үзенчәлекләре ноктасыннан караганда, 20 нче еллар иҗатында, алдагы унъеллыкның беренче яртысында, бөтен совет әдәбиятына хас булганча, тасвирчылык, сөйләп бирү, чакыру-өндәүләр, ягъни, нигездә публицистик хөкем өстенлек итә. Фикер һәм кичерешләрне нәкъ булганча, тормыштан «күчереп» алган, саннар, шигарләр белән чуарланган бу катламны «норматив» өслүп дип билгеләргә була.
30 нчы елларның икенче яртысыннан шагыйрь һәм шәхес буларак өлгереп җиткән Җәлил кысынкы, френч төймәләре ахыргача каптырылган норматив өслүптән чыгу юлларын эзләп, хакыйкый матурлыкны халык авыз иҗатында таба һәм җыр дөньясына, мифология галәменә, әкияти маҗарага чумып, шул кыйммәтләргә таянып, аларны шагыйрьлек хыялы белән баетып, кабатланмас рухлы, гүзәл яңгырашлы, хәзергәчә кыйммәтләрен югалтмаган әсәрләр тудыра. Бу катламны шартлы рәвештә «фольклор өслүбе» дип атап булыр иде. Әдәбият белемендә шактый өйрәнелгән «Хат ташучы», «Алтынчәч» әсәрләре, шул чорда һәм соңрак иҗат иткән халыкчан җырлары, традицион образларны үзәккә алган сугыш чоры әсәрләре — әлеге юнәлешнең кабатланмас үрнәкләре. Фронт лирикасының, Моабит чоры әсәрләренең үзенчәлеген — өченче катламны — Җәлилнең «әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда» юллары төгәл чагылдыра кебек.
Шулай ук табигать, яшәеш символикасын, көрәш, ут, язмыш, дошман, бүре, батыр егет, чишмә, сандугач кебек сүзләрне ачкыч итеп алган, символика, табышмак, серлелек, юл асты агымы, икенче, өченче мәгънәви төсмерләр әлеге өслүпнең эстетик юнәлешен билгели. Өслүпләр хәрәкәтен, үсешен исәпкә алганда гына Җәлилнең хис-кичереш, уй-фикер дөньясы кабатланмас матурлыгы, илаһи байлыгы белән ачыла, XX гасыр татар поэзиясенә тәэсире ачыграк күренә. Бу өслүпнең мәгънәви һәм эстетик эчтәлегенә «сагыш романтикасы» гыйбарәсе туры килә.
Җәлилнең яшьлеге илне гадәти яшәеш буразнасыннан бәреп чыгарган, дөньяга карашының астын-өскә китергән инкыйлаб һәм илдәшләр сугышы чорына туры килә. Әдәбиятка шул канлы елларда килгән каләмдәшләре кебек үк, әле төпле белем алмаган, тормышны аңлавы калыпка утырып җитмәгән Мусага большевикларның ялтыравык шигарьләре, тыелганга рөхсәте, киләчәк өчен үзеңне корбан итүгә чакырулары тәэсир итә. Яшеллеккә күмелү өчен, яңгыр белән кояш нурларын көтеп кенә торган туфрак кебек, яшь зиһен большевиклар сәясәтенә буйсына да куя. Хәер, ул чорда сайлап, сайланып торырлык башка юлы да булмый: йә син кызыллар яклы, йә син буржуа сыйныфы тарафдары, йә син дус, йә син мәңгелек дошман. «Кызылармеец» газетасында басылган «Бәхет» (1919) исемле шигырендә ул яңа хакимияткә мөкиббән киткән, үзен халык бәхете өчен көрәшкә, хәтта һәлак булырга әзер кеше дип игълан итә. Бу аның Һ. Такташ, Ф. Бурнаш, Ш. Фидаи, И. Йосфый, Н. Исәнбәтләр кебек каләмдәшләре белән бергә, киләчәктә үсеш кыйбласын билгеләгән әсәре була. Инкыйлаб шаукымы аны җилкендерә, дулкынландыра, шагыйрь бу борылышны дөнья халкы зарыгып көткән могҗиза дип кабул итә. Ул чакта сәнгати ныгып җитмәгән Җәлилнең шигъри авазы гомуми шатлык, мактау хорына килеп кушыла.
Шунысы да бар: иҗатының беренче адымнарыннан ук Җәлил булган, җитез, инсафлы, мөбарәк, саф йөрәкле, олы рухлы кешене үзәккә ала, шул юлыннан чигенми, буш шәкли эзләнүләргә кереп китми. Хезмәт — аның лирик героеның яшәү рәвеше, чор җегәренә, күк фатихасына лаеклы яшәеш. Гадәти эш процессын да шагыйрь илаһи дулкынланып, күк җисемнәре белән бәйле образлар янәшәсендә сурәтли.
Җәлилнең 20 нче елларда, 30 нчы еллар башында иҗат ителгән, «эш» сүзе атамага чыгарылган шигырьләре дистәгә якын: «Эш баласы», «Эш — илаһ» (1921—1923), «Эш карты» (1924), шулар янына хезмәт белән юанучыларны, бил бөгүчеләрне үзәккә алган «Сукачы углы» (1923), «Урожай походына» (1929), «Ударниклар» (1930), «Комсомол бригадасы җырлары» (1933), «Колхоз кызына» (1943) һ. б. шигырьләре килеп кушыла.
М. Җәлил сугыш алды иҗатында шул чор сәяси доктринасы таләп иткәнчә (замананың колагы бик сизгер), «милләт», «халык» сүзләрен кулланмый. Әмма ул әсәрләрендә сәләтле, ихтыярлы халык вәкилләрен, Зәйнәп, Сәрвәр, Тимербулат, Фәйрүзә кебек уңган, Мөршидә, Һәдия, Әминә кебек гүзәл хатын-кыз, ир-егет образларын сурәтләп, халкыбызның авыр тарихи шартларда сакланып калган генофондын күтәрә, аның горур яшәвенә, рухи тураюына ярдәм кылу рухы белән яши.
Яшьлеге милләткә хезмәт итүчеләр өчен куркыныч чорга туры килү сәбәпле, Җәлил төп көчен поэзиянең сурәтлелек җегәрен, жанрлык хасиятләрен үстерүгә юнәлтә, укучыларда матурлык хисе тәрбияли. Аерым алганда, кыска күләмле, фәлсәфи рухлы, яшәеш, табигать мизгелен үзәккә алган шигырьне якын итә, аларга «парча» дип куя. Дуамал көчне, дәртне алгы нәүбәткә чыгарып, «Булмабыз кол» дигән марксизм шигарен таяныч итеп алган сигез юллы шигырен «төрле парчалар» дип атый, шулай ук 20 нче елларның беренче яртысында язылган дүртьюллыкларын «парча», &lalaquo;бер парча» дип билгели. «Кисәк» шигыре дә парча төшенчәсенә якын. «Парча» сүзендә кызлар чиккән кулъяулыктан иңгән ягымлы мәгънәлелек бөркелеп торгандай була.
Парчаларына шагыйрь рухи халәтен, дөнья, шигъриятнең тормышта, иҗтимагый барышта тоткан урыны турында уйлануларын сыйдыра: 

Теләмим сәлсәбил, зәмзәм эчәргә,
Шигырьләрем — миңа тиңсез шәраб ул.
Өметләнмим ерак күктә очарга,
Бу яшьлегем — үзе күк ул, кәбаб ул.

(Сәлсәбил — изге су.
Кәбаб — кыздырылган ит.)

«Бер сүз» исемле кыска шигыренә дә Җәлил «парча» дигән ачыкламыш бирә. 20 нче еллар башында язылган икеюллыклары мәхәббәт романтикасын, аның кешегә баш бирмәс могҗизалы, сихерле көчен алуга юнәлтелгән булулары белән үзенчәлекле:

Янды күңел, китте ирегем, бәйләп алды бер «капу»,
Чын сихергә мәфтүн итте: бер матурга күз ату.

 

(Капу — нур.
Мәфтүн итте — сихерләде.)

Кыска күләмле шигырь төрле чорда төрлечә, Гомәр Хәйямда — робагый, Җәлилдә парча, кисәк дип аталса, безнең чорда берьюллык, икеюллык һ. б. дип йөртелә. Яшь автор җөмләләрне бүлгәләү, сүзне күчерү, антитеза алымыннан, һәр юлның алдагысы белән рифмалашып бару алымнарыннан иркен файдалана. «Килмәдең» шигыре шуның ачык үрнәге:

Сиңа тез чүктем,
Син күрми үттең,
Белмәдем…
Мин елап көттем,
Син ерак киттең,
Килмәдең…

Җәлилнең тар мәйданда төгәлләнгән фикер әйтүгә корылган, мизгелне, зиһен очкынын үзәккә алган парчалары кебек 60 нчы елларда бер яки берничә юлдан торган хикмәтле шигырьнең кинәт лириканың алгы сафына чыгуын өр-яңа күренеш дип таң калдык. Хәтта олы орышны откан узаманнардай, барабаннар шакыдык, чыганак эзләп, Көнчыгыш поэзиясе, үзебезнең Тукай, Дәрдемәнд, Җәлил мирасларына, халык иҗатына игътибарлырак булу кирәклеге турында оныттык. Яңалык буш урында тумый, читтән иңгәндә дә милли җирлеккә җайлаша, элгәреге казанышларга таянып үсә. Тәнкыйть мөкиббән киткән кыска шигырь, «парча» сүзенә төренеп, «тамчы», «кисәк» дип тә аталып, классикларыбыз иҗатында рухи дөньяны ачуга күптәннән хезмәт иткән.
20—30 нчы елларда шигъри жанрларны баету юнәлешендәге эзләнүләрендә Җәлил ялгыз түгел. «Хикмәтле» шигырь белән мавыгу «шаукымы» башка шагыйрьләрнең сурәтле фикерләвен дә бизи. Чор шагыйре Ә. Фәйзи табигать күренешләрен, рухи халәтне аллегорик сюжет, романтик ситуация аша сурәтләгәндә «кыскалыкта — осталык» гыйбарәсенә таяна («Яшьлек», «Яфрак һәм чикләвек», «Көз»), шигырьләре Җәлил эзләнүләренә аһәңдәш. Җәлилнең чордашы, дусты, фикердәше Ш. Маннур соңрак язылган кыска шигырьләр бәйләмен «парчалар», «тал песиләре» дип атый. Фикерләү сәләтен үстерүгә этәргеч биргән бу лирик төрне С. Хәким дә якын итә.
М. Җәлилнең 20 нче еллар шигъриятен галимнәр «өйрәнү чоры» дип бәяләсәләр дә, бу елларда әле хакимият әдәбият дилбегәсен алдагы унъеллыктагы шикелле, тулысынча сәясәткә буйсындырып өлгерә алмый, поэзиядә төрле юнәлештәге эзләнүләр рухы яши, тематика, жанр, шәкел өлкәсендә төссез сорылык офыкны капламый. Аеруча тоткынлыкта үзен оештыручы — көрәйтче дәрәҗәсенә күтәргән терекөмеш кебек хәрәкәтчән, җитез, көләч, кайгы-хәсрәткә бирешмәүчән Җәлилнең ачык йөзле, җитди эше калган кешедәй ашыгучан холыклы зат булуын истән чыгарырга ярамый. Муса бер урында таптануны, йокымсырап яшәүне өнәми. Җәлилнең әсир таләпләренә буйсынып, тез чүгеп, кул кушырып утыруына ышануы кыен. Аны тоткын итә, буйсындыра, ихтыярын били алган көч берәү генә — ул шигырь. Җәлил — шигырь әсире, шигырь колы.
Шул ук вакытта идеалың якты йолдыз кебек үзенә чакырып тормасын, омтылышың нинди генә җегәрле булмасын, үз чорыңнан, аның таләпләреннән сикереп чыгып булмый.
20 нче елларның соңгы чирегендә, 30 нчы унъеллыкта илгә караңгылык пәрдәсе төшкәч, татар поэзиясе, шул исәптән Җәлил иҗаты замананың өстән төшерелгән сәяси тормышына буйсына, иҗатында сорылык, иллюстративлык көчәя, марш, «сугышчан» җыр жанры, вакыйга агышына буйсынган эпик әсәрләр алга чыга («Сәрвәр» (1928), «Хулиган» (1928), «Зәйнәп» (1932), «Җиһан» (1938). Бу поэмалар каһарманы — авырлыкларны санга сукмый, киләчәк хыялы белән яши торган уңай герой.
Шигъри талант Аллаһ тарафыннан бирелә, тумыштан килә. Шул ук вакытта аның үсүе, камилләшүе мохиткә, тирәлеккә, үзенә чаклы ирешелгән кыйммәтләрне иҗади үзләштерү сәләтенә, аң-белемгә бәйле. Шигъри җанлы, поэзия мәҗнүне Муса 1931 елда югары белем таныклыгы ала — Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Аны ирешелгән шөһрәт иркәләве, замана хәтеренә уйларын уйдырып салуның гадәти алымнары гына канәгатьләндерми, шигырь барасы юлларның төрлелеген эзләүне дәвам итә. «Бу елларда мин Борынгы Иран шагыйрьләреннән Гомәр Хәйям, Сәгъди, Хафизлар һәм татар шагыйрьләреннән Дәрдемәндне укый идем. Минем шигырьләрем алар тәэсирендә романтик рухта язылдылар»,— дип искә ала М. Җәлил. Поэзиянең тормышны иңләү мөмкинлекләрен киңәйтү теләге шагыйрьне «Директор һәм кояш» (1934) поэмасында шартлы романтик алымнарга, символик сурәтләр куллану агымына алып чыга. Шул чорның яңага сизгер шагыйре — Ә. Фәйзи иҗатында да символик, романтик алымнарга өстенлек биргән «Дала һәм кеше», «Кара таш ник дәшми?» кебек балладалар барлыкка килә.

II

М. Җәлил 30 нчы елларның икенче яртысыннан һәм сугыш чоры иҗатында шигъри осталык үрләренә, образлы фикерләү төрлелегенә, халыкка якын бай телгә, камиллеккә фольклор аша килә. Халык тудырган рухи мираста сәнгатьчә гүзәллек һәм табигый матурлык күрә ул.
Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә зур көч куйган Г. Кашшаф, Н. Юзиев, Р. Мостафин, Р. Бикмөхәммәт, В. Воздвиженский кебек галимнәр Җәлилнең халык иҗаты белән бәйләнеше тирән һәм күпкырлы булуга басым ясыйлар. Поэзиясенең фольклоризмы әкият сюжетын, легенда мотивын җанландыруга, кыска җыр, мәкаль-әйтем рухын яңартуга яисә халыкның ритмик үлчәмнәрен өлге итеп алуга гына кайтып калмый. Болары — күзгә бәрелеп торган үзенчәлекләр.
Уңышлы лирик шигырьләрендә, «Хат ташучы», «Алтынчәч» кебек күләмле әсәрләрендә Җәлил халык йөрәгенең җылысын, тарихын үзенә сеңдергән байлыкка киң таяна. Бер яктан, ул фольклорда халык акылы, фәлсәфәсе, фикерләве чагылышын күрсә, икенчедән, анда мәңге яшь, гүзәл шигъри осталык, камиллек үрнәкләрен таба, шулар нигезендә аның иҗатында шартлы рәвештә «фольклор өслүбе» дигән агым калыплаша. Шул чорда Җәлил поэзиясенең халык иҗаты белән багланыш алымнары төрләнә. Милли колорит белән бергә шигырь-поэмаларга җылы лиризм һәм табигый матурлык иңә. Чынбарлыкны сәнгатьчә тасвирлавында халык фикерләвенә яңа югарылыктагы якынлык туа. Мәсәлән, «Озату» (1934), «Сагыну» (1936), «Җир җиләгем» (1937), «Кушалмагач» (1937), «Чишмә җыры» (1938), «Җилләр» (1938) җырларының үзәгендә чынбарлыкны нечкә хис һәм яшәеш фәлсәфәсе, кеше белән табигать, шәхес белән олы дөнья арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, әхлакый дөнья һәм мәхәббәт күрке турында уйланулар ята.
«Җил» шигырендә кешегә хас сыйфатларны, Такташча табигатькә күчерү алымына таянып (нечкә билле җил), җилне әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә, «таң җиле» белән «таң кызы» арасында якынлык эзли, шулар нигезендә эшчән авыл кызының гомумиләштерелгән портретын тудыра:

Таң кызы! Таң кызы!
Таң кебек ал йөзең.
Бик иртә торгансың
Нәкъ Чулпан йолдызы.

«Җил», «таң», «таң җиле», «Чулпан йолдызы» кебек традицион сурәтләр Җәлил шигырьләрендә («Сөю җыры» ачык мисал), башка татар сүз осталары иҗатында шигъри код, ачкыч сүз дәрәҗәсенә күтәрелеп, лирик каһарманның ялкынлы хисләрен, сөйгәннәрен һәм туган як матурлыгын мәңгелек яшәү чыганагы буларак сурәтләүгә буйсыналар.
Табигать ямен тасвир үзәгенә алган лирик әсәрләр XX гасыр татар шигъриятенең милли үзенчәлеге дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Халык җыры тамырыннан шытып чыккан шигырен Ә. Ерикәй «Айлы төн» дип атаса, X. Туфан айны «Арча кырыннан чыгара», Н. Дәүли дә бер шигыренең үзәгенә йолдызны ала («Чулпан»). М. Ногман лирик героеның иң нәзакәтле хисләрен таң йолдызы («Карлыгандай кара күзләренә») белән җилгә («Ишкәк ишкәндә») ышанып тапшыра. 3. Мансуров аксакалларының «бер-берсеннән якты нур иңсә», «йолдызларны йолдыз яктырта» (шул ук исемдәге шигырь). Г. Зәйнашеваның «Таң җиле» шигырендә «таң җиле» — мәгънәви һәм эстетик «йөкне» үзенә алган үзәк каһарман. Ул таң йолдызыннан гүзәленең янына нур булып төшә, назлы керфекләренә куна. Н. Арсланов мәхәббәт хисен самими табигать сурәтләре белән уйнау аша җиткерә. «Таңга — Чулпан, Айга — Зөһрә, миңа шатлык син генә» дип, мифологик ышану белән лирик зат хисләрен тәңгәлләштерә. Г. Морат ялгызлыгы, сагышы белән «учма-учма йолдыз» тәлгәшләренә мөрәҗәгать итә («Сагышлы йолдызлар»). Р. Вәлиев таңны алтын мәгарә («Төсле җыр») дип атый, сөйгәненең матурлыгы белән табигать күрке арасында тулы якынлык эзли: «Алсу таң, алсу йөз». Н. Акмал «Таң» шигырендә таңны яңару, дәвам итү, гүзәллек нуры дип атый. Р. Фәйзуллин «Сагыш» шигырендә лирик затның бәгыреннән ташып чыккан серләрен сөйгәненә җиткерүнең иң ышанычлы йомышчысы итеп җилне сайлый: «Мин сиңа йомшак таң җиле юллаган идем». Роберт Әхмәтҗанов сөйгәненең бик еракта яшәгәнейә ишарә итеп, «җиде йолдыз чаты» дигән метафораны әйләнешкә кертә («Якты елга»).
Традицион образ-сурәтләрне, М.Җәлил кебек үк, шигъри кичерешнең иң катлаулы борылыш-сагышларын, сөенеч-көенечләрен, җан газабын йөрәккә җиткерүнең үзәк алымы итеп сайлаган шигъри мисаллар татар поэзиясендә бихисап, очы-кырые юк. Барысы өчен дә төп чыганак — халык җырлары.
Янә татар шигъриятенә хас, хатын-кызны илаһилык мөнбәренә күтәргән бер сыйфатны алыйк. Ул — яраткан кешеңнең исемен шигырьгә атама рәвешендә ачкыч сүз итү, кичереш үзәге буларак үстерү традициясе.
«Мәдинәкәй», «Җәмилә», «Нурия», «Асылъяр», «Зөләйха», «Әлфия», «Ал Зәйнәбем» исемнәрен йөрткән халык җырлары ничә буын татар кешесен матурлыкка, сылулыкка, тугрылыкка чакырып колакларда чыңлый, иреннәрне иркәли. Бу йола барча татар шагыйрьләре иҗатында яши, үстерелә, әмма М. Җәлил белән сан ягыннан да, сыйфат җәһәтеннән дә ярыша алганы сирәктер. Алдарак искәртелгәнчә, Ләйсән, Мәдинә, Мөршидә, Һәдия, Сәрби, Сәрвәр кебек затлы исемнәр Җәлил шигъриятен аллы-гөлле болын чәчәкләредәй бизи. Мәсәлән:

Илдә туып үскән бер кыз
Син, Нәгыймә!
Күктә янып торган йолдыз
Син әле дә.

Татар халкы тарихының батыр, борынгы, изге күзәнәкләреннән гөлләр бәйләме үрләткән «Алтынчәч» либреттосының (дөресе, дастанының) хатын-кыз исеме белән аталуы тормыш юлыбызда тормыш бизәкләренең әһәмиятен ассызыклау өчен бирелгән дип фараз кылырга җитди нигез бар. Истәлек-ядкярләр буенча Болгар бабаларыбыз кавемендә зәңгәр күзле, ак, «алтын» чәчле кешеләр дә яшәгән. М. Җәлил, лирик шагыйрь буларак, гүзәллеккә битарафлык саклый алмый. «Су буенда» (1935) шигырендә үк табигый матурлыкка мөкиббән сүз остасы «елга ага бөдрәләнеп, кызның алтын чәче» дип шигырьнең ритмикасын да, агымсу тавышына тиңләгәндәй, юлларны бүлә-бүлә, бер тәсбих җебенә тезә.
Ә.Фәйзинең «Зәйтүнәкәй», Ә.Ерикәйнең «Сәрвиназ», Г.Афзалның «Гөлнарым», «Гөлмәрьям», М.Хөсәеннең «Ләйсән», Ш. Галиевнең «Раушания, бәгырем» кебек татар телендә сөйләшүче һәркемгә таныш җыр-шигырьләр — шул олы йоладан үсеп чыккан җимешләр.
«Татар кызына» шигырендә Ш. Җиһангирова шул традициягә килеп чыга, хәзерге татар кавеме гүзәлләренә хас булганча, Җәлилне турыдан-туры кабатламыйча, чәч толымнарын кырлар, болыннар, тугайлар аша сузылган авыл юлына тиңли. М. Җәлил яшәү рәвеше, тынгысыз холкы, иҗат максаты һәм эшчәнлек стихиясе белән чордашларын үз артыннан ияртә, тематик яңачалык, жанрлык хасиятеннән булсын (сурәтле фикерләү өлкәсендә замандашларына тәэсире сизелмәсә дә) гомуми   хорда   башлап   җырлаучы   ролен   үзенә   ала,   сүз сәнгатенең үсеш мантыйгы (шигърияткә нисбәтән бу сүзне әйтергә яраса) үсешнең бер җитди, яңа тармагын аңа йөкли. 30 нчы елларның икенче яртысында татар поэзиясендә, традицияләре яшәсә дә, яңа жанр төре буларак, либреттоның кинәт үсеп китүендә М. Җәлилнең әйдәп баручы булуы бәхәссез иде. Татар-ислам менталитеты, сәнгате өчен опера яңарак күренеш була. Затлы музыка тусын өчен, яхшы сәхнә, тамашачы таләпләренә җавап бирердәй либреттолар кирәк була. Катлаулы, синтетик жанрның үсүе өчен алшартлар булдырыла, халыкның рухи ихтыяҗын исәпкә алып, 1934 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршысында Татар дәүләт опера студиясе төзелә, М. Җәлил аның эшчәнлеге өчен җаваплы кеше итеп билгеләнә. Көнбатыш һәм рус либреттоларының үзәгендә фольклор әсәрләре сюжеты, мотивы, образлары, сурәтлелек чаралары ятканны исәпкә алып, шул елда Җәлил «Совет фольклорын җыйнарга чынлап керешергә» дигән мәкаләсен язып чыга һәм үзе дә 30 нчы елларның икенче яртысында иҗат ителәчәк, татар поэзиясе тарихының энҗеләрен — «Хат ташучы» һәм «Алтынчәч» әсәрләренең нигезенә яткан халык җырларын, әкиятләрен, мифология үрнәкләрен яңа күзлектән һәм таләпләрдән килеп өйрәнә башлый. Бу чорда Җәлил татар тарихының катлаулы чорларын эстетик аң, фәлсәфи-психологик бәя аша уздыра, аның иң борынгы чорларын тырышып күздән кичерә.
Либреттолар язу шөгыленә шул чорның иң җитлеккән, эзләнүчән шагыйрьләрен тарта. Бер-бер артлы халык әкиятләренә, дастан-легендалар эчтәлегенә яңа тормыш биргән әсәрләр пәйда була. Ә. Фәйзи «Зөлхәбирә», «Качкын», «Сафа», Ә. Ерикәй «Асылгөл», Ш. Маннур «Котан батыр», Н. Исәнбәт «Идегәй батыр», М. Җәлил «Алтынчәч», «Илдар» драматик поэмаларын иҗат итәләр. Шулар янына Ф. Бурнашның «Таһир— Зөһрә», М.Максудның «Кара йөзләр», Ә.Ерикәйнең «Галиябану» кебек әзер сюжетларга Нәзыйрәләрен өстәргә була. Җ. Фәйзи Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына тәкълит итеп «Карахмәт» либреттосын иҗат итә. 30 нчы еллардан соң да либреттолар язылды һәм бу сукмакка эзләр хәзер дә суынмый. Ләкин шул елларга хас дәрт, омтылыш, эзләнү рухы бер чорда да күзәтелми. Күрәсең, тоталитар система көчәеп, халыкны кысу, туган теленнән, диненнән, тарихыннан биздерү, зыялыларны юкка чыгару, милли гено-фондны корыту сәясәте көчәйгән чорда аң төпкелендә яшәгән килешмәүчәнлек хисе халык батырларын, әкияти, мифологик көчләрне күтәрү, милләтнең җегәре, яшәү көче сүнмәячәген раслауның бер төре, кинаяле алымы булгандыр. Батырлыкны күрсәтүнең башка мөмкинлекләре күп булган Ватан сугышы чорында, халык иҗатының романтик сурәтләре сакланса да, тормыш башка сюжетларны күпләп бирде.
М. Җәлил либретто текстларының сыйфаты, тарихны дөрес чагылдыруы, халык иҗаты гәүһәрләренә саклык белән якын килү өчен үзен җаваплы саный. Аерым алганда, Н. Зарифның «Җанбатыр белән Бикбатыр хәйләләре» исемле поэмасын «киленем сиңа әйтәм,  кызым син тыңла»  дигәндәй,  кискен тәнкыйтьли.  «Автор үзенең бурычын бик җиңел аңлаган: нинди дә булса халык әкиятен алырга, аның сюжетын ничек туры килде, шулай шигырь үлчәвенә салып чыгарга!..» Шуннан автор башка каләм тибрәтүчеләргә дә кагылган гомумирәк нәтиҗәсен ясый: «Халык әкиятләре белән бу рәвешле уйнау, аларны художество ягыннан бозып чыгарып, халык әкияте исеме астында халтурага юл ачу фактларына, әлбәттә, чик куелырга тиеш» (Әсәрләр. 4 т.— 1976.— 254 б.). М. Җәлилнең 30 нчы еллар ахырындагы әдәби-тәнкыйть өлкәсендәге тынгысыз, колачлы, җаваплы эшчәнлеге хәзер дә күпләр өчен үрнәк була ала. 1924 елда әле егерме яше дә тулмаган егет балалар әдәбиятының тәрбия-әхлакый әһәмиятен аңлап, «Кечкенә иптәшләр» исемле журналның нәшер ителә башлавын ихластан хуплый, «Балалар әдәбиятына ярдәмгә» дигән мәкалә белән чыга. 30 нчы еллар башыннан ул әдәбият-сәнгать үсешен даими күзәтеп, аның тормыш белән бергә атлавын теләп, үзенчә «төзәтеп»    бара,    «Матур   әдәбиятыбыз    алдындагы    үзәк проблемалар» (1930), «Яшь шагыйрьләр белән әңгәмә» (1931) кебек гомумирәк мәкаләләрен дә бастыра. Шул чорда РАПП һәм  ТАПП  теоретикларының вульгар-социологик  күрсәтмәләренә ияреп, соңыннан үзе үк төзәтәчәк хаталар җибәргәли, аерым алганда, Такташның 1923 елгы иҗат декларациясен «саф» сәнгать өчен көрәшү», пролетариат әдәби стиленә вак буржуа стилен каршы кую дип чыга. Ссңрак язылган «Шагыйрь Һади Такташ турында» исемле мәкаләсендә «Һ. Такташ поэзиясе үлемсез», «Атаклы татар шагыйре» дип югары бәя бирә.
М. Җәлилнең поэзия, проза, сәнгать тәнкыйтьчесе буларак эшчәнлеге махсус өйрәнүгә лаеклы. Татар тарихын дөрес яктырткан өчен Сталин репрессиясе корбаны М.Галәүнең шул чорда язылган «Болганчык еллар» романын хуплап, төпле анализ ясый, М. Гафури, Ш. Камал, Һ. Дәүләтшиналар иҗаты турында уйлана, француз язучысы Анри Барбюсны тәкъдир итә, татарның опера сәнгатен булдыру өчен тырышып йөреп, либретто язучылар эшчәнлеген күз уңында тота һәм һәр яңа әсәргә диярлек аналитик бәя белән чыга («Карахмәт» либреттосы», «Качкын» либреттосы», «Кара йөзләр», «Түләк» либреттолары» һ. б.), үз иҗат тәҗрибәсе белән уртаклаша («Алтынчәч» һәм «Илдар» опералары», «Иҗат дуслыгы»).
Әдәбият-сәнгать дөньясындагы һәр вәгъдәле адымга, яңа исемгә, яшь автор иҗатына игътибарлы булу, ярдәм итәргә омтылу, яхшы киңәшен кызганмау — Җәлил холкының, димәк ки, аның яшәешенең бер үзенчәлеге. Бу җәһәттән Җәлил дәрәҗәсенә күтәрелгән язучыларыбыз санаулы.
Шул рәвешле, М.Җәлил — киң колачлы язучы, поэзия, публицистика, тәнкыйть, шигъри драматургия, балалар әдәбияты өлкәләрендә профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүче шәхес. Шуның өстенә ул — актив җәмәгать эшлеклесе, 30 нчы еллар ахырында Язучылар берлегенең җитәкчесе, чор әдәби хәрәкәтенең танылган лидеры. Язучы Г. Бәширов истәлекләрендә болай дип яза: «Идарәнең җаваплы секретаре итеп хәзергә әле Мәскәүдә яшәүче М. Җәлил сайланды. Күп тә үтмәде, Муса Язучылар Союзы идарәсенең председателе итеп сайланды… (Сүз 1939 ел турында бара. — Т. Г.) Муса Җәлил җитәкче кеше буларак, язучыларның һәммәсенең дә диярлек иҗат казанышларын, аларның, уңышлы әсәрләрен игътибар үзәгендә тота, шул хакта нәкъ кирәк урынга җаен белеп кенә кирәкле мәгълүматларны да җиткерә белә… Гомумән, Муса Җәлил белән эшләве җиңел, ул кеше белән тиз таныша, аралаша белә иде».

III

30 нчы еллар ахырында, яңа, дәһшәтле унъеллык башында шагыйрьләрне, шул исәптән М. Җәлилне, сугыш күләгәсе шомландыра. Хәсән күле тирәсендәге вакыйгаларга шигъри аваз салып, ул «Сабак» (1938) шигырен язып чыга. Дөньяда барган сәяси вакыйгалар шигырь тукымасына үтеп керә. Гитлер илебезгә һөҗүм иткән айларда ук Җәлил «Дошманга каршы», «Соңгы көрәшкә», «Тупчы анты» кебек фронт лирикасына кергән, агитацион рух белән язылган, чакырулы, өндәүле шигырьләрен иҗат итә. «Соңгы кат без чабыйк тамырына, торырлык булмасын яңадан»,— ди ул «Соңгы көрәшкә» әсәрендә, пафоска бирелеп. Җәлил, совет халкының җиңеп чыгачагына ышанычында ялгышмаса да, фашизмга каршы көрәштә ил җилкәсенә төшәчәк авырлыклар турында, үз шәхесенә язмыш әзерләгән фаҗигане, ахырдан батырлыкның, тоткында иҗат иткән шигъриятенең коллыкны, ышанмаучанлыкны, тимер киртәләрне ватып-җимереп чыгачагын, дөнья халыклары бәхете, азатлыгы өчен көрәштә һәлак буласын күз алдына да китерә алмый иде.
М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» бәйләме фәндә югары бәясен алды. Иң дөрес һәм гомуми бәяне аңа каләмдәше, халык шагыйре С. Хәким биргән иде. «Моабит дәфтәре» шигырьләре — үлемнең шәфкатьсез кулыннан тартып алынган шигырьләр — үлемсез шигырьләр.
«Моабит» циклы X. Туфанның әсирлектә йөрәк каны белән язылган шигырьләре белән бер чорда кайтып, татар поэзиясенең сыйфат дәрәҗәсе үсүгә, гражданлык аһәңе көчәюгә этәргеч бирде, уеңны уйдырып салуны таләп итте, бәяләү бизмәнен бермә-бер күтәрде, элеккечә дилбегә буе озын, алан чаклы күләмле, сөйләп бирүгә корылган әсәрләр язу мөмкин түгел иде. Әгәр без, хәзерге татар шигърияте сурәтле фикерләү үзенчәлеге, жанрлык диапазоны, фәлсәфи этик тирәнлеге белән дөнья поэзиясе югарылыгында тора дибез икән, аңа гасырларга җитәрлек оеткыны Җәлил белән Туфан салганны онытырга хакыбыз юк.
Үлем җәзасына хөкем ителгән Җәлилне бер генә низаг борчый: палач балтасы баш очында эленеп торганда бәгыреннән сулкылдап чыккан әсәрләре туган иленә кайтып җитәрме, дөнья аларның хәл-әхвәле, батырлыгы турында хәбәрдар булырмы? Аның исеменнән һәр әсиргә төшкән совет кешесенә ябыштырыла торган «сатлык җан» тамгасы алынырмы? Үзе нинди генә кыенлыклар кичермәсен, ул иҗатының язмышы турында уйлый, иң мөкатдәс хыяллары, нечкә хисләре, саф күңел тибрәлешләре шуның белән бәйле. И. Юзеев шагыйрь тормышының менә шул иң фаҗигале мизгелен «Соңгы сынау» (икенче исеме — «Соңгы төн») исемле драматик поэмасының үзәгенә ала. Җәза көтеп утырган шагыйрь кәгазь кисәкләрендә, истәлекләрдә калган иҗатының язмышы турында уйлый, төшендә туган ягын, әнисен күрә. Күңеленең эчтән өзгәләнгән бер чорында шагыйрь янына явыз көч — Мефистофель килә һәм төрледән-төрле татлы җимнәр (мәңгелек тормыш, чибәр кызлар, тәмле шәраб һ.б.) вәгъдә итеп, алмашка җанын, намусын сорый. Тиран да аның язмышка буйсынуын, идеалларыннан баш тартуын тели. Әмма Мусаның ихтыярын сындырырлык көч дөньяда юк. Ул башын горур күтәреп Туган иле, халкы өчен үлемгә бара, әмма сатылмый.
«Моабит дәфтәре»нең шигъри нурларын бер көлтәгә җыеп, бер өслүпкә генә сыйдыруы мөмкин түгел. Аны «Җырларым», «Кичер илем», «Ышанма» кебек фикерне публицистик турылык белән ярып, маңгайга бәреп әйткән әсәрләр белән беррәттән, кәефне күтәрүгә корылган, чеметеп тә алган шигырьләр, символик күпмәгънәлеккә, «Бүреләр» кебек күчерелмә төсмергә бай, серле, традицион образларны заманча яңгыраткан әсәрләр бизи, өслүп төрлелеген хасил итә.
Шул уңайдан милли җирлектә, халык иҗатында калыпланган традицион образларга таянып үскән «серле» жанр — баллада үсешенә тукталу Җәлил поэзиясенең бер үзенчәлеген күзалларга мөмкинлек бирер.
Татар поэзиясенә Көнбатыш әдәбиятларыннан кереп, беренче үрнәкләре Тукай иҗатында күренгән («Шүрәле», «Су анасы») героиканы, тылсымны лиризм чаралары ярдәмендә ачкан баллада жанры М. Җәлил иҗатында гаҗәеп камиллеккә ирешә. «Сандугач һәм Чишмә», «Кызыл ромашка», «Кошчык», «Кар кызы», «Ана бәйрәме», «Күлмәк» — шуның күргәзмәле дәреслек үрнәкләре. Ул татар балладасын (Ф. Кәрим белән беррәттән, икесе дә мөстәкыйль рәвештә) яңа сыйфати һәм микъдари баскычка, тиңе булмаган югарылыкка күтәрде. Аның балладалары сурәтле фикерләвенең өченче төренә караган серлелеккә, символикага, ассоциацияләргә корылган; конфликтлары, жанр хасияте таләп иткәнчә, кискен һәм ачык буяулары белән үзенчәлекле. М. Җәлил шигъри осталык серләренә, фикерне кыска, тапкыр әйтеп бирүгә, кичереш образын ачуга, алдарак әйтелгәнчә, халыктан өйрәнә. Сугыш вакыйгаларын бөтен ачы тулылыгы белән күз алдына бастыруга фольклорның романтик образлары, символикасы, образлы сүзләре ярдәмгә килә. Җәлил балладаларында, аерым алганда, чишмә, сандугач, күлмәк, чәчәк кебек табигать, тормыш-көнкүреш бизәкләре дошманга каршы күтәреләләр, укчы белән иңгә-иң торып «сугышалар». Кыскасы, традицион образ-сурәтләргә сугыш чоры, әсирлек аянычы алып килгән яңа мәгънә, яңа эчтәлек салына. «Сандугач һәм Чишмә» балладасында халык лирикасында күбрәк мәхәббәт, сафлык, гүзәллек, таяныч символлары буларак йөргән Сандугач белән Чишмә азатлык өчен көрәшүче батырның ышанычлы ярдәмчеләре булып китә. Гашыйклар сердәшчесе Сандугач сугышчыны коткару бәрабәренә үзен корбан итә, кешелеклелекнең җиңүенә мәгънәле өлеш кертә. Бу образ туган ил бәйсезлеген халык идеаллары өчен көрәштә газиз җаныңны да кызганмау кебек корбанчылык аскетизмын алга сөрә. Егетнең көче, үлемсезлеге халык һәм табигать белән бердәмлектә. Ул дошманның мәкерле тозагыннан котылып, явызларны яңа дәрт, көч белән эзәрлекләп, үч алуын дәвам итә.
«Кызыл ромашка» балладасында авторның хисси романтик фикере икенче бер традицион образ — чәчәк аша ачыла. Сюжет канвасы сугышның бер эпизодына корылган. Япан кырда үсеп утырган кызыл ромашкага сыенып, сугышчы 15 дошман укчысына каршы тора. Баллада каһарманы чигенүне белми. Көрәшче каны тамган ромашка тагын да кызара, күлмәге кешеләргә юл яктыртучы Чулпан йолдызына охшый, егетнең исемен горурлык белән телгә алып, аның батырлыгын башкаларга җиткерә. «Сандугач һәм Чишмә», «Кызыл ромашка» балладаларын милли образларга таянып, гомумкешелек идеалларын калкытып куйганга, башка милләт кешеләре дә бу төр шигырьләрне (юл уңаенда Җәлил әсәрләре 70 телгә тәрҗемә ителгәнне искәртик) үз рухи байлыгы кебек кабул итә, чөнки шагыйрь тыныч тормышны пыран-заран китергән иҗтимагый явызлыкны гомумиләштереп фаш иткәнгә, халык аларны йөрәгенә үткәрә. «Күлмәк» балладасында сөйгәненең тавышын ишетү, ул чиккән кулъяулык белән битен сөртү, Дилбәр кулыннан узган күлмәкне киюгә, мәхәббәт дошманнары җәзалаган егет терелә һәм үч алуын дәвам итә. Мондый шартлы күпертү романтик әдәбиятка гына хас. Шагыйрь реаль тормышта мондый хәл-әхвәлнең була алмавын аңлый, әзерлекле укучысын әлеге вакыйгага ышандырырга тырышмый да. Баллада авторы өчен иң мөһиме — хәтәр мизгелләрдә ярдәмгә килә, салкын йөрәкне җылыта, теләсә нинди авырлыкларны җиңә, тау-ташларны, кара урманнарны ерып чыга алырдай саф, илаһи мәхәббәткә дан җырлау, аның шифалы, савыктыргыч көчен күрсәтү!

Йөз үлемнән мине тартып алды
Синең керсез кайнар сөюең, —

дигән канатлы гыйбарә, күпертү Көнчыгыш дастаннарының мәхәббәтне олылаган, теләсә нинди авырлыкны, мәкер-низагларны ерып чыгарга өндәгән әсәрләренә аваздаш.
«Ана бәйрәме» балладасында сугыш афәте, фаҗигасе өч йөрәк парәсен сугышка озаткан ана кичерешләре аша ачыла. Образның эчке дөньясын, уй-хисләрен сурәтләүдә, вакыйгаларның эзлекле һәм динамик үсешен тәэмин итүдә халык җырларының Күгәрчен, Җил кебек традицион образлары таяныч була. Анага беренче кайгылы хәбәрне Күгәрчен алып килсә, икенче улының үлеме турында Җил «белешмә бирә». Кече улы алып кайткан җиңү байрагы ананың сукыр күзен ачып җибәрә, тирән сагышын җиңеләйтә. Ана образы зур гомумиләштерү көченә ия, ул балалары, туган ил шатлыгы-кайгысы, сөенече-көенече белән яшәгән барлык әниләрнең иң якты сыйфатларын үзенә җыеп алган.
М. Җәлилнең сугыш чорында язылган балладаларына символик образлар, фантастик гонсырлар, хыял уены белән укмашкан патетика, романтик ялкын, рухи камиллек хас. Шул чаклысы да бар: аның романтик әсәрләрендә югары сүзләр, күтәренке өслүп шигъри лозунгларга, коры риторикага күчми, фантастика тормышчан җирлеген югалтмый.
Халык иҗаты образлары һәм сурәтләре ярдәмендә киеренке чорны укучыны уйландырырлык, дулкынландырырлык итеп ачып бирү җәһәтеннән Ф. Кәримнең «Тимерче һәм тимер», «Үлем уены», Ә. Фәйзинең «Йолдыз» балладалары М.Җәлил әсәрләренә якын. Биредә сугыш чорының иң гүзәл балладалар авторы М. Җәлил әсәрләренең йогынтысы турында сүз алып барып булмый, алар һәркайсы — мөстәкыйль иҗат ителгән әсәрләр. Сугыш чоры вакыйгалары, ягъни тормыш материалы эчтәлеге һәм юнәлеше белән ниндидер жанрга тартылып тора, шунда гына үзен ача. Менә шул хакыйкать шул дәвер балладаларын бер-берсенә якынайта да инде. М. Җәлилнең гүзәл яңгырашлы балладаларын эченә алган «Моабит дәфтәре» бәйләме татар поэзиясе күгендә ялтырап кабынгач, балладаларының сурәтле фикерләүгә йогынтысы эчке бер агым рәвешендә яши. Бер яктан, Җәлилнең гражданлык һәм шигъри батырлыгы баллада жанрын сорап, шуны таләп итеп торса, икенчедән, шагыйрьнең югары кимәлле, сәнгатьчә нәфис һәм камил әсәрләре романтик юнәлешкә шагыйрьнең үз шәхесенә игътибарны көчәйтте. Аерым алганда, X. Туфанның «Без уникәү идек», Ш. Галиевнең «Муса елмаюы турында баллада», Р. Харисның Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган героика катнаш романтик әсәрләре шундыйлар. Шагыйрьләргә Җәлил тормышының, холкының һәр чагылышы, детале ифрат кадерле. «Муса елмаюы турында балл ада» сын да Ш. Галиев самими җылылык, нәзакатьле кешелеклелек белән Мусаның кырыс йөзенә поскан сагышлы елмаю чаткысын күрә. Җәлил һәм аның иптәшләре үлем җәзасы көтәләр: күзләр караңгы, тешләр кысылган, чырай сытылган, «дошманнар көлә», «елмаюларны онытты Муса…» Дуслары, киресенчә, күңелләрне җылы сүзең, җор гыйбарәң белән җылыт, диләр. Кечкенә кәгазь кисәгенә язылган юмористик, шаян юлларны ул әсиргә суза, аны укыгач, «елмая йөзләр, яктыра күзләр». Бу юллар кайбер тәнкыйтьчеләрнең «үзе язганча, авыр шартларда яшәсә, ничек инде Муса шук, елгыр шигырьләр иҗат итә алган» дигән шаукымлы соравына да җавап булып тора. «Елмайган кеше» тормышны сөя, «тормыш сөйгәннәр көрәшче була», көрәшчеләр үлемнән курыкмый, ди шагыйрь. Аның каравы фашист шомлана, «ул инде көлми, күрә: эш яман».
X. Туфанның «Без уникәү идек» (Җәлилләр бәете) дип исемләнгән әсәрендә «аягүрә китик китсәк дөньядан» кебек героик башлангыч алга чыга, ил язмышы белән Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы арасында тигезлек куела:

Исән калды, илем:
Тезләнмәде һичкем
Җәллад каршында!..

М. Җәлил шигъри югарылыкка күтәргән, иҗади мөмкинлекләрен киңәйткән, элек аерым үрнәкләре генә күренеп, сугыш чорында мөстәкыйль жанр буларак калыплашкан баллада XX гасырның икенче яртысында яуланган үреннән чигенмәде. Ш. Галиевнең «Тимерче Гомәр һәм гомер», С. Хәкимнең «Ибраһим Йосфый», Г. Хуҗиның «Җыр диңгез йөзә», 3. Нуриның «Сәгать чыңы», Роберт Әхмәтҗановның «Фидаи», «Ак чәчәкләр», «Соңгы танк», А. Хәлимнең «Айлы манара турында баллада», «Төш турында баллада», 3. Мансуровның «Сәйдәш ялгышы», Зөлфәтнең «Марш» кебек әсәрләрендә романтик күпертү, «ялан тизлек» алымы каһарманны һәм мохитне күләмлерәк, вакыйга-хәлләрне гадәтидән өскәрәк, күтәребрәк сурәтләргә мөмкинлек бирә. Бу әсәрләр белән танышканда, Җәлил рухы, аның традицияләре, образлар системасы тәэсире сизелеп тора.

IV

Татар әдипләре Муса Җәлилнең шигъри һәм гражданлык батырлыгы алдында баш ияләр, кырыс елларда олы шагыйребезне саклап кала алмаудан күңелләре сыкрый. Изге бурыч һәм рәхмәт хисе Җәлил образын әдәби сүздә гасырларга калдыруга омтылышны тудыра. Бу «Җәлил һәм XX гасыр татар поэзиясе» темасының бер мөһим тармагы дигән идек. Җәлил — иман, Җәлил — талисман, Җәлил — татар поэзиясенең киләчәге!
Шагыйрьнең хикмәтле, могтәбәр биографиясен тудыруга әүвәл аны сугышка чаклы яхшы белгән шагыйрьләр, шунысы гаҗәеп, проза һәм драма әсәрләрендә алындылар. Җитди адымнарның берсен, сюжеты шактый таркау һәм артык күләмле булса да, «Муса» романы белән Ш. Маннур ясады. Ә. Давыдовның «Муса абый» повесте, Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасы үзәгендә татар халкы XX гасырда тудыра алган илаһи зат белән горурлану ята, аның шигъриятен каләм осталары фашист Алманиясенең урта гасыр караңгылыгын яктырткан яшен утына тиңлиләр. Җәлилнең татар халкының горур рухын дөньяга җиткергән, явызлыкка нәфрәт тәрбияләгән шигърияте Т. Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасын дулкынландыргыч бер әсәр итеп күтәрде.
Поэзиядә Җәлил образын тудыруга беренчеләрдән булып алынган, үзе дә 1941 —1945 еллар сугышында катнашкан журналист-шагыйрь Гали Хуҗи булды. 30 нчы еллар ахырында әдәбиятка килеп, М. Җәлил, Ф. Кәримнәр белән аралашып яшәгән әдип гомерләре вакытсыз һәм фаҗигале рәвештә өзелгән каләмдәшләренең якты истәлегенә тугрылыклы. Ф. Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмасын ул 1945 елда ук иҗат итә. М. Җәлил исеме аклангач, Г. Хуҗи ун елга якын иҗади гомерен аның образы турында лирик-публицистик уйлануларга бирә. 1954—1963 елларда «Кырыс хикәят» дигән гомуми баш астында өч поэмасын яза: «Яшь гомерләр ике килми», «Йөрәк кушканча», «Таш капчыкта». Исемнәреннән үк мәгънәләре аңлашылганча, шагыйрь биографик эзлеклелеккә өстенлек биреп, Җәлил тормышының героикасын алга чыгара, лирик чигенешләр аша аның рухи дөньясына үтеп керүгә омтылыш ясый. 1957 елда «Безнең Муса» исемле поэмасында Җәлилнең батырлыгы белән шигърияте арасында якынлык эзли.
X. Туфанның Җәлилгә мөнәсәбәте аеруча тирән һәм җылы. Үзе дә ике тиранның берсе (үз хакимең рәнҗетүе бигрәк тә бәгырьгә тия) тарафыннан эзәрлекләнгән Туфан каләмдәшенең фаҗигасен йөрәге, хисси дөньясы аша уздыра.
1944 елда туплар гөрселдәвеннән еракта, нахакка төрмәдә утырганда, ул Җәлилнең хәбәрсез югалуы турында ишетә һәм хәсрәтнең аянычы, газаплысы берни белмәгән хатынына төшәчәкне аңлап (үзен дә Луизасы өзелепләр көтә), күңелендә туган хисләр өермәсен шигырь юлларына чыгара. Шул рәвешле, Әминә Җәлилгә багышланган XX гасыр татар лирикасының гүзәл ядкяре — «Иртәләр җитте исә» әсәре туа. Җил образын, төсләрне уйнату аша көткән кешенең сагышын уртаклаша, дусты — Җәлилнең хыянәтче булуына ышанмавы тирән агым булып яши:

Иртәләр җитте исә,
Уян да, терел дә син,
Кайт әле өеңә син,
Күр гомере ничек кичә,
Иртәләр җитте исә…

Мусаның Моабит төрмәсендә җәзалану, исеме илгә легенда булып кайту хәбәре барып ирешкәч, Туфан үз халәтен дә күздә тотып, «Моабитны күрдем төшемдә», «Чәчәк сибелә җилдә» исемле иҗтимагый явызлыкка, адәм балаларын «тимер пәрәвезле», «һәр ишеге кат-кат йозаклы» төрмәләргә яшергән инквизиторларга утлы күмердәй кайнар нәфрәт тойгысын юнәлтә. Төш белән өн арасындагы ассоциатив фикер уены шигырьнең тәэсир көчен бермә-бер арттыра:

Моабитны күрдем төшемдә мин,
Фашистларны күрдем төшемдә;
Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,
Күрмәсәңче моны
Өнеңдә.

Икенче шигырьнең үзәгендә контрастлы антитеза алымы ята. Ул Җәлилнең «төштә миңа нәни кызым килде, чәчләремне сыйпап тарады» дигән таш күңелләрне дә әрнетерлек кешелекле эпиграфы белән башланып китә. Куллары артка каерып бәйләнгән тоткынны атуга алып баруның шаһитлары — «сеңелләр күк сылу» каеннар, яңа каберне күмгән чәчәкләр үкси-үкси елыйлар. Халык батыр улларын ташламый, «җылы җырына, көенә төреп», «киләчәккә илтә», «безнең Җәлилләрне хет ас, хет кис, алда, хәйләлә, җир әйләнә барыбер, инквизитор!» — ди шагыйрь «…Ә җир барыбер әйләнә!» шигырендә.
Сталинның мәкерле төрмә-сөрген зәхмәтләреннән исән-имин кайткач, Туфан Җәлилне юксынып, аның исемен йөрткән опера һәм балет театрына бара, шунда туган истәлекләр, уйланулар «Без Җәлилгә бардык» шигырен дөньяга китерә, «исемең кебек гүзәл бинада мин… «Алтынчәч»не карыйм бүген, Җәлил, сагына-сагына синең үзеңне».
Заманында Җәлил каләмдәшен үз либреттосына язылган операга чакырган икән, әмма ул вакытта театрга баралмый кала… туры килми. Романтик гомумиләштерү алымы Җәлил белән аның исемен йөрткән бина арасында тәңгәллек тойгысы тудыра, автор, хыялына бирелеп, мәрмәр баскычтан «гүя бергә төшеп киләбез» дип, вазифасын (руль лирик герое) Җәлилгә тапшыра. Дусты аның хәл-әхвәлен, сөеклесен көтә-көтә фани дөньяны ташлап киткән Луизасын сораштыра. Алып баручы зат (Туфан) фикер-кичереш үсешен үзенә күчереп, «урамга көз килгән, шактый салкын, чыкма җилгә», «Муса озатма» дигән киңәшен бирә. Әмма бу җисми якынлык тойгысын теләк, үткәнне сагыну гына тудырган икән, шигырь юлларына моңсу, күп нәрсәне кире кайтарып булмау хисе уяткан сагыш агыла, киңәш бирелә, юксынсаң да, «сагынсаң да түзәргә кирәк».
Югарыда искә алынган «Күлмәгең талда…» шигырендә бинаны Җәлилгә куелган һәйкәл алыштыра, «кулын бәйләтмичә гомер итә бу җир йөзендә». Ш. Галиевнең нәни лирик заты Җәлил һәйкәле янында үзе өчен көтелмәгән, хикмәтле нәтиҗә чыгара:

Мин үскәч һәйкәл булам,
Батыр булам,
Муса Җәлил янында
Басып торам.

Җәлил образын мәңгеләштерүгә сугыш алдыннан шагыйрь белән аралашып калган С. Хәким кызыклы эзләнүләр ясый. Шагыйрь эзләре буйлап Алман иленә сәфәр кылганчы ук, сугышка чаклы күрешүләр, очрашулар калдырган тәэсирләре нәтиҗәсендә «Без поэма яздык», «Муса ташлап киткән көймәләрдә», «Торыгыз, Мусалар…», «Җәлил шәһәре» кебек шигырьләрен иҗат итә. Беренче әсәрдә ул сугыш алдыннан X. Туфан, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, С. Хәкимнәрнең «Яшьлек юлы» исемле поэма иҗат итү нияте белән Идел буендагы Ослан ял йортына җыелуларын искә төшерә. Күмәк эшкә татар телендә язучы талантлы сүз осталары алынса да, махсус кушу буенча әсәр язып булмый, илһам, шәхси милек кебек үк, уртак гамәлне яратмый икән, ди шагыйрь. «Идел буйларында таңнар моңсу» булып, һәркайсы берәр бүлек язса да, комсомолны котырып мактарга тиешле поэма барып чыкмый, «бәйрәмнәрдә тумый икән яхшы әсәрләр» (Җәлил үзе язган бүлекне «Яшьлек» исемендә матбугатта чыгара). Күп тә үтми, язмыш шагыйрьләрне төрле якларга ташлый: Муса «әсирлектә тузанга батып йөри», Туфан «тылда утырса да», аңа хатлар бармыйлар. С. Хәкимнең төп фикере «фронтларда каннары күп тамды, «шагыйрьләрнең шуңа аз каны» дигән гыйбәрә ярдәмендә укучыга җиткерелә. «Муса ташлап киткән көймәләрдә» әсәрендә шагыйрь Мусаның кызы Чулпанның моңсу таңнарда борчылуын үзәккә алса, «Торыгыз, Мусалар…»да басуда арышлар, бакчада әнисләр үскәндә шагыйрь каһарман каләмдәшләрен сагына һәм публицистик хөкем, йөгерек баллада ритмикасы (6—6 иҗеге) белән йөрәктә сыннары, рухлары гына калган олы затларга «көн саен тормышта сез кирәк», «торыгыз, Мусалар!..» дип җан авазы белән мөрәҗәгать итә.
1966 елда, Җәлилнең 60 еллык юбилее уңае белән, Алманиядә булып кайтканнан соң, С. Хәким шагыйрь һәм батыр шәхес истәлегенә багышлап, яңа шигырь бәйләмен иҗат итә. Үзәктә Җәлил һәм Алмания, Җәлил һәм үлемсезлек, исәннәрнең Мусага мөнәсәбәте турында уйланулар ята: «Менә без дә юлда, Кашшаф дускай», «Берлинда Дуслык йортында», «Берлинда, ерак Берлинда» шигырьләрендә «утыра Җәлил Гётелар, Шиллерлар арасында» дип, Мусаның рухы өчен шатланып йөрсә, «Татарлар елмаеп үлделәр»дә Җәлил кебек изге темага һәркемнең алынуы аны борчый; аралашуы, дуслыгы турында сөйләүләрнең күпкәрәк китүе әдипне рәнҗетә: Җәлилгә чиста кулларның һәм керсез җаннарның гына кагылырга хакы бар:

Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр
Сөйли күбрәк: Муса — баһадир,
Ул — Геркулес… Сөйләсеннәр әйдә,
Син үзеңчә җырла, бәһа бир.
(«Белгәннәр тик тора…»)

Җәлилчеләрне җәзалау шаһиты Патер Юрытко үзенең истәлекләрендә, татарлар үлемнәрен елмаеп, ирләрчә кабул иттеләр, дип язып калдырган. Шул детальгә таянып, шагыйрь татар егетләренең чит-ят җирләрдә милләт йөзенә кара шәүлә төшермәүләрен горурланып хәбәр итә. Аларның батырлыгы турында таулар, кыялар белән санашмыйча, нарат ботакларында елаган җил бөтен дөньяга, халыкларга татарларның батырлыгы турында дәртләнеп, елый-елый «татарлар елмаеп үлделәр», дип сөйли:

Хәбәрдә тоткыннар авазы,
Меңнәрнең йокысын ул бүләр;
Без шаһит, без күрдек аларны,
«Татарлар елмаеп үлделәр».

Әлбәттә, милләтебез вәкилләренең үлемнәрен горур каршы алулары, бөгелеп, сынып-сыктап калмаулары турында ишетү күңелдә горурлык хисе уята. Шулай да… кешенең бердәнбер гомере киселүне шатланып, елмаеп каршы алуы шик-шөбһә уята. Кем өчен, нинди идеаллар хакына үләсең бит? Бик күп татар кешесенең күңелендә йөреп тә, юшкын булып җанына утырган, әмма әйтеп бирә алмаган уй-фикерен Р. Фәйзуллин «Үлемнәре белән үлемсезлек…» парчасында үзәккә алды; конфликтның нигезендә билгесез оппонент белән бәхәс ята. Кемдер татар шагыйрьләренең батырлыгы белән масаясың, ә дәлилләрең кая, ди? Лирик герой беркадәр үпкәләп, моңсуланып үлемнәре аша үлемсезлек югарылыгына күтәрелгән Җәлил, Кәрим, Кутуй кебек шагыйрьгә газиз һәм якын күркәм шәхесләрнең исемнәрен атый. Горурлана… әмма «мәңгелек рәшәсендә тибрәлер» өчен сугыш кырында, чит-ят хыяллар хакына үлеп калу иң дөрес, ихтыяҗый юл түгел, ди шагыйрь:

Үлеп күрсәттеләр безнекеләр!
Гомерләре булды, һай, кыска!
Ә бит үлеп үлемсезлек яулау —
Бердәнбер юл түгел тормышта…

Кырыс, катгый, мәгәр дөрес, тарихи акланырлык итеп әйтелгән нәтиҗә.
Татар шагыйрьләренең, бигрәк тә Җәлил һәм аның көрәштәшләренең Ауропаны фашизм коллыгыннан коткару өчен көрәше һәм шул юлда, дөнья халыклары азатлыгын яклап һәлак булулары И. Юзеев, Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Р. Гаташ, Л. Шагыйрьҗан, 3. Мансуров, Зөлфәт, А. Хәлим, М. Әгъләм, Г. Морат, Сөләйман кебек шагыйрьләр иҗатында төрле яктан күзәтелә, яктыртыла. Беренчеләрдән булып, «Ауропа һәм татар шагыйрьләре» темасын шул исемдәге әсәрендә Р. Гаташ күтәрде:

Европада татар шагыйрьләре!
Европада —
Одер, Висла, Витавада каберләре.

Шул хәбәрен укучыга җиткергәч, татар шагыйрьләре ятып калган, безнең «сингармоник» колак өчен чит-ят исемнәрне телгә алгач, шагыйрь кичерешне үстерә барып, бу корбаннарның аклануын, максатын ачыклауга керешә. Ни өчен аларның сәер исемле елга, җир буйларында гомерләре өзелгән соң? «Илләр яшәве өчен гомерләре янган» ди шагыйрь. «Җәлилчеләр» әсәрендә Р. Харис батырлык, авырлыкларга бирешмичә түзү, киләчәккә ышаныч, әхлакый тотнаклык кебек татар халкына хас сыйфатларны Җәлил һәм җәлилчеләрдә таба һәм горурлык хисен үзәккә чыгара. Мәктәптә, комсомолда сугыш алды елларында холык-фигыльләренә, каннарына сеңгән оптимизм сугыш авырлыгына түзәргә, үлемнән курыкмаска булыша.
Җәлилгә, Алишка һәм аларның көрәштәшләренә багышланган, бигрәк тә демократия җилләре җәмгыять тормышына үтеп кергән чорда язылган әсәрләрнең түрендә, икенче, өченче мәгънәви төсмерләргә төренгән фикер сөрешендә Ватан сугышында вафат булган татар шагыйрьләренең, кайбер милләт язучылары кебек үк, тылда калырга тиешлеге, вак милләтләрнең олы шәхесләрен сакларга игътибарның, кайгыртуның җитеп бетмәве ассызыклана.
Л. Шагыйрьҗан «Моабит» шигырендә Җәлилләрне тоткын иткән, фани дөньяда соңгы сулышларын алган фашистик Алманиянең төрмә символы булып тарихка кереп калган «Моабит» сүзен уйнату аша явызлыкка каршы күтәрелә. Бу сүз «ирекленең җанын тетрәткән», хәтта «палачны да төптән тетрәткән» зинданда кеше гомере тәүлек белән үлчәнми икәнне искә төшерә. Шигырьнең төп гомумиләштерүе беренче строфада һәм соңгысында кабатланган «төрмәләр дә керә тарихка тоткыннары белән» дигән канатлы гыйбарәгә сыя һәм зиндан әсирләрен кешелек яшәве корбаннарына тәңгәлләштерә, идеал югарылыгына күтәрә.
Шул ук Моабит төрмәсе һәм аны тарихта калдырган Җәлил Ә. Маликовның «Шагыйрь җаны» әсәренә үтеп керә («син ул, шагыйрь, Моабитта янып, Бөек Җәлил булып балкыдың»), Җәлил батырлыгын үзәккә алып, шагыйрь җанының үлмәве, үзен упкынга атсалар, ассалар, киссәләр дә, җырлары «йөз аклыгы» булып халыкка кайтуын исәннәрнең исенә төшерә.
Җәлил иҗатын, аның рухи һәм физик батырлыгын үзәккә алган шигырьләр җылы хисләр, милләтебез үз оясында үстереп, дөнья иминлеге өчен көрәшкә очырган бөркетләре — батыр уллары белән горурлану тойгысы белән сугарылганнар.
М. Җәлил иҗаты «Бәхет» (1919) исемле беренче шигыреннән алып тоткынлык дәверенең, фани дөньядагы соңгы көннәренә, үзеннән «сатлык җан» исемен алып ташларга тиешле «Кичер, илем», «Җырларым», «Яңа ел теләкләре» кебек шигырьләренә, «Хаин каны тама чиләккә», «Батыр каны тама йөрәккә» («Батырлык турында») юлларына чаклы бер сулыш, бер тын, гасабиле кичерешләре белән халкына изгелек, бәхетле тормыш, азат яшәеш теләү рухы белән сугарылган.
С. Хәким «Моабит дәфтәре» сабаклары» исемле (1986) мәкаләсендә: «Мин Тукай юбилее белән Муса Җәлил юбилееның янәшә килүенә шат. Ике бөеклек бергә тоташа кебек»,— дип язып калдырды. Күк әмере белән татарның ике бөек улы гел бергә йөриләр икән. 2006 елда да Тукай белән Җәлил бәйрәмнәре бергә килде. Халкыбыз шуңа шат!

 

Файдаланылган   әдәбият:

Кашшаф Г. Муса Җәлил.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1957.
Бикмухаметов Р. Муса Джалиль. — М.: Советская Россия, 1966.
Мустафин Р. Поэзия мужества. — М.: Знание, 1966.
Воздвиженский В. «Моабитские тетради» Мусы Джалиля. — М.: Наука, 1969.
Воздвиженский В. Поэзия Мусы Джалиля. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1981.
Махмудов А. «Лишь в свободе жизни красота». Поэтическое наследие Мусы Джалиля в свете современной эстетической мысли. — Казань: Магариф, 2006.

 

(Чыганак: Галиуллин Т. Әдәбият – хәтер хәзинәсе. – Казан: Мәгариф, 2008. – 232 б.)



Комментарий язарга


*