ТАТ РУС ENG

Ганиева Резеда Габдулла Тукайның башлангыч чор иҗатында Шәрык һәм Гареб традицияләре

XX гасыр башы – күп гасырлы татар әдәбияты тарихында Яңарыш дәверенең иң югары ноктасы. XIX гасыр урталарыннан мәгърифәтче галимнәребез, язучыларыбыз башлап җибәргән бу Яңарыш хәрәкәте ике гасыр чигендә Гаяз Исхакый кебек талантлы һәм фидакарь язучылар тарафыннан күтәреп алынды. Аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» антиутопиясендә татар җәмәгатьчелеге алдына куелган бихисап сораулардан уйланып, сискәнеп һәм уянып, милләтнең хәл итәсе мәсьәләләренең зарурилыгын аңлап, гасыр башындагы әдәби хәрәкәткә бер төркем талантлы язучылар килде. Алар арасында иң шәүкәтле урынны шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) тотты.
Тукайның 7-8 еллык әдәби эшчәнлеге рус-япон һәм беренче рус революциясе тәэсирендә Россия империясендәге феодаль мөнәсәбәтләр какшаган, капитализм тамыр җәйгән, колониаль изү беркадәр йомшарган, рус булмаган милләтләргә азмы-күпме хөррият бирелгән, шәхес азатлыгына игътибар арткан заманда Җаек шәһәрендә мәгърифәтче шагыйрь, прозаик, инкыйлаби рухлы публицист буларак башланып китте. Иҗатының Казан чорында да Тукай акыл байрагын югары күтәргән бөек мәгърифәтче булып калды.
Акыл, гыйлем һәм сүз сәнгате алдында баш игән мәгърифәтчеләр милли тәрәкъкыять идеалын кайнар якладылар, татар тормышын европалаштыруны, фәнни-техник алгарышны тормышка ашыручы камил Кеше тәрбияләүне максат итеп куйдылар. Шундый ук уйлар белән янган, Җаек каласында яшәгән Тукай да үз иҗатында урта гасыр Шәрык һәм яңа заман Европа-рус әдәбиятларыннан килгән мәгърифәтчелек традицияләрен берьюлы кабул итте һәм «ки истикбале милләт, раушан улсын ләйле кайрадан» («милләтнең киләчәге айлы кичтән яктырак булсын») дип, аңа хезмәт итә башлады.
Урта гасыр гарәп, фарсы, төрки-татар әдәбиятлары мәгърифәтчелек фикерләренә искиткеч бай. Аның кайсы гына юнәлешенә мөрәҗәгать итмик – дини-әхлакыймы, суфичылыкмы, дөньяви эчтәлекле Ренессанс әдәбиятынамы – аларның һәркайсында камил кеше һәм гадел җәмгыять мәсьәләләре белән бәйле булган мәгърифәтчелек идеяләре тулып ята. Тукай исә аларның барысыннан да өлеш ала.
1905-1906 еллардагы шигырьләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә Тукай Корьән тәгълиматыннан, дини-дидактик әдәбият традицияләреннән уңышлы файдалана. Ул динне, мөселманлыкны татар халкының иҗтимагый тәрәкъкыятеннән аерып карамый. Яңа XX гасырда да Тукай ислам диненең тәдәннилеккә (регресска) түгел, милли тәрәкъкыятькә хезмәт итүен тели (&laquolaquo;Шагыйрь вә Катиф»); япон, нәмсә, французлар кебек, татарлар рәфгате (бөеклеге), «шаны сикез кат күкләргә китсен» өчен тырыша. «Голумең бакчасы» (1906) шигырендә Г.Исхакыйның инкыйразына җавап рәвешендә «Җиһанда болгарың вар улдыгына канигъ улсыннар; /…/ Мәгариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат», ди.
Тукайча, татарларның газета-журналлар чыгаруы да — Алла белән дус һәм бердәм булу дигән сүз («Чөнанча Камил әл-Мотыйгый»). Аның 1906 елда язылган шигырь, хикәя, мәкаләләрендәге Корьән аятьләре, хәдисләрдән алынган фикерләр, дини мифологиядән алынган образлар да мәгърифәтчелек идеалларын раслауга хезмәт итә. Мәсәлән, Беренче рус революциясен шагыйрь җирдәге һәртөрле явызлыкка, әхлаксызлыкка, наданлыкка каршы юнәлдерелгән «кыямәт көне»нә тиңли. Аллаһе Тәгалә исә изүчеләргә, тәрәкъкыять дошманнарына җәза таңын алып килүче гаделлек символы итеп бирелә. Корьән Алла каршында һәркем тигез дип расласа, Тукай исә рус һәм Европа мәгърифәтчеләречә, французларның Жан Жак Руссолары кебек, «хәзер һәр җирдә һәркем һәрьяктан тигез», ягъни гражданнар закон каршында тигез хокуклы дигән фикерне яклый.
Тукайның урта гасыр шәрык романтизмы рухында язылган мәрсия һәм газәлләрендә суфичылык һәм Яңарыш әдәбияты традицияләре бергә кушылып китә. Мәсәлән, «Ифтиракъ соңында», «Гыйшык бу, йа!», «Дәрдемәнд дәгелмәем», «Мәхү идәрмисән?», «Сөеклемнең кабер ташына» кебек шигырьләрнең каһарманы – һәм илаһи, һәм Әфләтун мәхәббәте тарафдары. Мәхәббәт газапларын, мәгъшукасын сурәтләгәндә шагыйрь гарәп-фарсы һәм төрки халыклар шигърияте өчен традицион булган Мәҗнүн, дивана, аерылышу пәрдәсе, гыйшык күбәлеге һәм колы, канлы күз яше кою, утта яну, туфракка әйләнү кебек сурәтләр, чагыштыру, метафора, символлар куллана. Кайбер очракларда мәхәббәт фәлсәфәсе пантеистик суфичылык поэзиясендәгечә дә аңлатыла.
Тукайның Шәрык суфичылык фәлсәфәсе, этикасы, әдәбияты белән мөнәсәбәтләре катлаулы. Бер очракта, ул суфичылыкның «Алла гыйшкы» кебек үзәк темасына мөрәҗәгать итеп, ишаннарны, голәмәләрне тәнкыйтьләде, милли тәрәкъкыять идеяләрен яклады («Алла гыйшкына», «Хатирәи Бакырган», «Сорыкортларга»). Икенче бер очракта, Аллага суфиларча мәхәббәт тоту, зөһедлеккә (аскетлыкка) омтылу руссочыл карашлар белән үреп бирелде. Бу рәвешчә фикерләү шагыйрьнең Көнчыгыш халыклары һәм татар тематикасына багышланган хикәяләрендә, И.А. Крылов һәм Л.Н. Толстойдан тәрҗемәләрендә ачык күзгә ташлана.
Тукай мәдрәсәдә укыган елларда ук Крылов мәсәлләрен татарчага күчерә. Шагыйрьнең Крыловтан барлыгы 77 мәсәл тәрҗемә иткәнлеге мәгълүм.
Белгәнебезчә, Крылов мәсәлләре шигырь белән язылганнар. Тукай исә аларны проза белән тәрҗемә итеп, Шәрыкнең бик борынгыдан — һиндлеләрнең «Шукасаптати», «Панчатантра», «Тутыйнамә»ләреннән, гарәп-фарсы-төркиләрнең «Кәлилә вә Димнә»ләреннән, Җәләледдин Руми, Сәгъди Ширази, Сәйф Сараи һәм башка бик күпләрнең мәсәл элементлары белән үрелгән гыйбрәтле хикәя жанры традицияләренә турылыклы булып калды.
Шәрык һәм милли мохит традицияләренә турылыклылык иң элек Тукайның Крылов мәсәлләрен татар мәгыйшәтенә җайлаштыруда, адаптация, ярым ирекле тәрҗемә, ярым назыйрәләр бирүдә күзгә чагыла. Шул ук вакытта алар үзләренең эчтәлеге белән рус һәм Европа әдәбиятларындагы мәсәл жанры эстетикасына якын тора. Бу фикернең дөреслеген «Гауваслар» исемле тәрҗемә мәсәл мисалыңда да күзәтеп була.
Крыловның 1814 елда Петербургта халык китапханәсе ачылу уңае белән язылган «Водолазы» мәсәле атаклы француз мәсәлчесе Лафонтеннан тәрҗемә ителгән. Үз чиратында бу мәсәлнең сюжет җепләре Шәрык әдәбиятларындагы – «Панчатантра»га, «Кәлилә вә Димнә»ләргә барып тоташа. Шуңа күрә Крыловның бу мәсәле, Европаның мәсәл жанры таләпләренә җавап бирүдән бигрәк, Шәрыкнең гыйбрәтле хикәятләренә тартымлык күрсәтә.
Крыловның «Водолазы», Тукайның «Гауваслар» мәсәлләре сюжетында әллә ни аерма юк. Һәр ике мәсәлдә дөньяда гыйлемнең нинди вазифа үтәгәнлеге ул файдалымы яки зыянлымы – шул турыда бәхәс бара.
Мәсәлдә берәүләр, Коръән тәгълиматындагыча, гыйлем-мәгърифәтне яклап чыгалар, икенче берәүләр, Европа мәгърифәтчеләречә, аннан баш тарталар. Бу мәсьәләдә хакыйкатьне белер өчен патша акыл иясе булган картка мөрәҗәгать итә. Үз чиратында ул гыйлем файдалымы, әллә зыянлымы – шул хакта Һиндстан балыкчысының өч улы турындагы гыйбрәтле хикәятне сөйли. Мәсәл жанры кысаларында кечкенә хикәятләр бирү алымы үзе үк Крылов әсәренең Һиндстан җирлегендә туган чолгауны хикәятләр архетиплары традициясе сакланып калу турында искәртә.
«Водолазы» мәсәлендә Крыловның әйтергә теләгән фикере зурдан. Аныңча, гыйлем кешеләрне бәхеткә дә илтергә, һәлакәткә дә китерергә мөмкин. Аның мәсәле фәннәрдән кешеләргә файда бармы, дигән сораудан башланып китә:
Не более ли вреда, чем пользы от наук?
Заманында мондый сорауны француз мәгърифәтчесе Жан Жак Руссо куйган иде. Руссо иҗаты аша мондый фикерләр бөек рус язучысы Л. Толстой тарафыннан үзләштерелделәр. Татар әдәбиятында гыйлем, сәнгать һәм әдәбияттан гади халык өчен бернинди файда юк, дигән карашлар Г. Ибраһимовның «Көтүчеләр» хикәясендә аеруча калку чагылыш тапты.
Крылов уку – саташумы, гыйлем кешеләрнең әхлагын бозамы, аларның табигатен начарайтамы, дигән сорауга җавап бирүне замандашларына калдыра. Тукай исә үз тәрҗемәсен турыдан-туры XX гасыр башы татар милләте, татар мәгърифәтчеләре алдында торган максатларга хезмәт иттерә. Шагыйрь, үзеннән сатирик детальләр өстәп, кәкре «фикерле кешеләрдән» гыйлем, имеш, кешенең күкрәген черетә, кулларын нечкәртә дигән җаһиллардан көлә; «халык укыган саен бозылалар, динне җиңелгә саныйлар, муллаларга тәгъзимдә косурлык (тиешенчә олыламау) итәләр» дип, белемле кешеләрне үзләренең дошманнары итеп санаучы кадимчеләрне тәнкыйтьли. Мәктәп-мәдрәсәләрдә урта гасыр мөселман мәдәниятенең чәчәк аткан үзәкләре Габбасилар хәлифәлегенең, Испания гарәпләренең Андалузиясе һәлакәте гыйлем аркасында булды дигән кадимчеләрне дә ирония белән чеметеп үтә. «Шул хәерсез гыйлем булмаса, Әндәлес дәүләтләре, холәфаи Габбасия мәмләкәтләре хәраб булмас иде», диелә мәсәлдә. Әйе, бу мәдәниятләр ни өчен тарих сәхнәсеннән төшкәннәр һәм юкка чыкканнар – татар мәдрәсәләрендәге шәкертләр бу хакта байтак баш ватканнар. Бу мәсьәлә Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» антиутопиясендә һәм «Тормышмы бу?» романында да чагылыш тапкан.
Акыл, гыйлем мәсьәләсен Тукай «Гауваслар» мәсәлендә гарәп-меселман фәлсәфәсендәгечә шәрехли. Мондый фәлсәфи фикерләр Крыловта күренми. Бу тәрҗемәнең әһәмияте шунда: яшь Тукай үзенең беренче адымнарыннан ук рус һәм Европа әдәбиятларының күренекле мәсәлчеләре Крылов һәм Лафонтенга барып чыга, Шәрык һәм Гареб традицияләрен бергә китереп очраштыра, аларны бер-берсе белән куша һәм синтезлый башлый.

2000

 (Чыганак: Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы («Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә әзерләнгән материаллардан). – Казан: ТаРИХ, 2002. – 112 б.).



Комментарий язарга


*