ТАТ РУС ENG

Ганиева Резеда Тукайның иҗат методлары

(Романтик тенденцияләр эволюциясенә карата)

 

Габдулла Тукай — XX йөз башы татар әдәбиятында тәнкыйди реализм ысулы белән иҗат иткән шагыйрь. Я. Агишев, Р. Башкуров, М. Гайнуллин, И. Нуруллин, Г. Халит, Й. Нигъмәтуллина кебек әдәбиятчылар хезмәтләрендә бу мәсьәлә төпле яктыртылды. Шагыйрьнең иҗат методын өйрәнүдә күренекле туканчылар Ибраһим Нуруллин* (*Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан ун-ты нәшр., 1964. — 112 б.; аныкы ук: XX йөз башы татар әдәбияты. – Казан ун-ты нәшр., 1966. — 426 б.) белән Гали Халит* (*Халит Гали. Тукай и его современники. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1966. – 228 с.) аеруча уңышлы гына адымнар ясадылар. Г. Халит хезмәтләрендә Тукай иҗатындагы реализм белән романтизмның үзара мөнәсәбәтен яктыртуга да зур игътибар бирелде* (Халит Гали. Проблемы романтизма и реализма в татарской поэзии начала двадцатых годов // Проблемы развития литератур  народов СССР. – М., 1964.). «Шунысы безнең өчен бәхәссез, — ди ул, — бу ике иҗат методы татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылгысыз башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиянең үсешендә яңа дәвер ачтылар»* (*Халит Гали. Бәхәсле һәм бәхәссез хакыйкатьләр // Казан утлары. — 1966. – № 4. – 77 б.).
Тукайның реализмы бүгенге татар әдәбият белемендә тулырак өйрәнгәнлектән, бу мәкаләдә исә игътибар аның иҗат методындагы романтик тенденцияләргә һәм, гомумән, романтизм ысулына юнәлдерелә.
Рус һәм Европа әдәбиятларында тәнкыйди реализмның классик чоры — XIX гасыр. Бу чорда ул үзенең югары үсеш баскычына күтәрелде. Көнчыгыш халыклары, шул исәптән төрки халыклар тормышында феодализм озак сакланды, иҗтимагый-экономик үсеш акрын барды, борынгыдан килгән әдәби традицияләрнең басымы да зур булды. Шушы хәл аларда реализмның тигезсез үсүенә, соңрак җитлегүенә китерде. Хәер, татар һәм азәрбайҗан әдәбиятларында яңа заман мәгърифәтчелек реализмы өчен хас мотивлар беркадәр иртәрәк — XIX гасырның беренче яртысында ук Касыймбәк Закир белән Габделҗаббар Кандалый иҗатларында үсеп киттеләр (Ләкин бу борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятында реалистик элементлар бер дә булмаган икән дигән сүз түгел. Югарыда сүз XIX гасыр
да әдәби ысул буларак формалаша башлаган яңа заман реализмы турында сөйләнә.). Шушы ук гасыр уртасында азәрбайҗанлы Мирза Фатали Ахундов, фарсы һәм төрки әдәбиятлар тарихында беренчеләрдән булып, мәгърифәтчелек реализмы ысулы белән алты реалистик комедия һәм зур күләмле повесть иҗат итте. XIX гасырның соңгы чирегендә казакъ, татар, азәрбайҗан, үзбәк әдәбиятларында реалистик юнәлеш киң колач ала башлады, ә инде XX йөз башы татар һәм азәрбайҗан әдәбиятларында ул, мәгърифәтчелек этабын узып, тәнкыйди реализм баскычына күтәрелде. Бу ике әдәбиятта да реалистик фикерләүгә корылган пролетар әдәбият үрнәкләре барлыкка килде.
Төрки әдәбиятларның күбесендә реализм урта гасыр традицион романтизмының янәшәсендә формалашты. Ә аерым язучылар иҗатында бу ике ысул үзара укмашкан рәвештә дә яшәде. Мәсәлән, азәрбайҗан шагыйре Сәед Әзим Ширвани реалистмы, әллә романтикмы — бу турыда өзеп әйтү кыен. Бүгенге әдәбият белемендә реалистлар булып исәпләнә торган язучыларның иҗат методы да «саф» килеш кенә яшәмәде. Азәрбайҗан реалистик драматургиясенең нигез ташларын салучы М. Ф. Ахундовның беренче адымнары романтик әсәрләр язудан башланды. Казакъ әдәбиятының атаклы реалист шагыйре Абай Кунанбаев та «Мәсгуд», «Искәндәр», «Әзим әңгәмәсе» кебек романтик поэмалар иҗат итте, М. Ю. Лермонтовның шактый күп романтик шигырьләренә үзенең нәзыйрәләрен язды. XX йөз башы азәрбайҗан тәнкыйди реализмының танылган вәкиле Мирза Галиәкбәр Сабир кырык дүрт яшенә кадәр романтик газәлләр язу белән мавыкты. Шагыйрьнең реалистик иҗат чоры да (1905—1911) романтик тенденцияләр белән тыгыз мөнәсәбәттә булды.
1905 елгы революция татар әдәбиятын моңарчы күрелмәгән тизлек белән үстереп җибәрде. Ул Тукай иҗатының идея-эстетик табигатен дә билгеләде, аны татар халкының милли шагыйре итеп тә формалаштырды. Тукай иҗатында дөньяга карашларның төрле идеологик төсмерләрдә гәүдәләнүе XX йөз башындагы Россия һәм татар тормышының катлаулылыгы белән бәйле иде. Иҗатының беренче чорында шагыйрь конституцион иллюзияләр тәэсиренә дә бирелде, мәгърифәтчелек идеалларына да зур өметләр баглады, шул ук вакытта инкыйлаби, социалистик идеяләрнең дә көчле тәэсирен кабул итте. Бу хәл аның әсәрләрендә әдәби традицияләрнең гаҗәп чуарлыгына һәм укмашып яшәвенә китерде. Кыска гына вакыт эчендә Тукай татар әдәбиятының борынгы дәвердән башлап, яңа замангача булган үсеш баскычларын кабатлагандай булды.
Тукайның башлангыч чор әсәрләре нигездә мәгърифәтчелек реализмы рухында иҗат ителгәннәр. Ләкин аның реализмы үзенең идея-проблематикасы белән дә, сурәтләү чаралары һәм стиль алымнары белән дә XIX йөз дидактик мәгърифәтчелек реализмыннан нык аерыла. Узган гасырның мәгърифәтче язучылары төп игътибарларын кеше, аның акылы һәм әхлагы арасындагы каршылыкны сурәтләүгә юнәлдерделәр; белем, дөрес тәрбия, һөнәр ярдәмендә җәмгыятьне яхшырту турында хыялландылар. Яңа тарихи шартларда мәйданга чыккан Тукай мәгърифәтчелеге, үзенең элгәрегеләреннән аермалы буларак, татар тормышының артталыгын тәнкыйтьләү белән генә чикләнмичә, белем, мәгърифәт, тәрәкъкыятькә ирешү өчен иң элек иске тормышны үзгәртү кирәклеген раслады.
XX гасырдагы Россия жирлегендә һәм буржуаз-демократик һәм пролетар революцияләр башланган чорда, рус әдәбиятында А.М.Горькийның «Ана» романы кебек киләчәктә мәйданга чыгачак социалистик реализм әдәбиятының беренче үрнәкләре барлыкка килгән заманда, татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы өчен урын калган идеме, бу күренеш анахронизм булмадымы? — дигән сорау туарга мөмкин? Юк, билгеле. Мәсьәләгә тарихи күзлектән якын килергә кирәк. Әйе, XX гасыр башында данлыклы «көмеш гасыр» шагыйрьләре (поэты серебряного века), талантлы прозаиклары һәм драматурглары булган рус әдәбиятына карата мәгърифәтчелек эстетикасы кануннары белән якын килсәк, фәнни объективлыктан бик тә ерак булыр идек. Ә менә иҗтимагый тормышта, әдәби барышта руслардан артта калган татарлар өчен мәгърифәтчелек XX йөз башында да уңай һәм зарури күренеш булды. Моның өчен социаль жирлек тә бар иде. Мәгълүм булганча, мәгърифәтчелек — феодаль торгынлыкка каршы күтәрелгән хәрәкәт. XX гасыр башында татарлар арасында буржуаз җитештерү мөнәсәбәтләре үсеп китсә дә, иҗтимагый тормышта феодализм калдыкларының, кадими яшәү рәвешенең басымы шактый сизелерлек иде. Нәкъ менә шушы хәл XX йөз башы татар иҗтимагый фикере һәм әдәбиятында мәгърифәтчелек карашларының да яңа хасиятләр белән баетылып яшәве өчен җирлек калдырды. Шунлыктан, без Тукайның мәгърифәтчелек реализмы белән әсәрләр язуын чикләнгәнлек билгесе итеп аңларга тиеш түгелбез. Үз заманында бу мәгърифәтчелек татар халкын аң-белем, культура, милли прогресс һәм азатлык өчен көрәшкә рухландыруда гаять зур әһәмияткә ия булды.
Инде хәзер Тукайдагы мәгърифәтчелек реализмының кайбер үзенчәлекләренә күз салыйк.
Мәгърифәтчелек идеалларын раслауда Тукай касыйдә жанрын аеруча яратып кулланды. Көнчыгыш һәм төрки әдәбиятларда бу жанрның ерактан килә торган тарихы бар. Билгеле булганча, XII гасырда бөек азәрбайҗан шагыйре Хакани Ширвани иҗатында романтик касыйдә жанры үзенең югары үсеш баскычына күтәрелде. Моннан соңгы гасырларда иҗат иткән фарсы һәм төрки шагыйрьләрнең берсе дә Хаканины узып китә алмады.
Урта гасырның касыйдә традицияләренә Тукай мөмкин кадәр иҗади якын килергә тырышты. Озын тарихлы касыйдә жанры, аеруча аның мәдхия һәм мәрсия кебек төрләре үзләре өчен генә хас булган, калыплашкан стиль һәм романтик фикерләү чараларын булдырган иде. Тукай боларның вазифасын үзгәртте, милли прогресс идеяләрен үткәрүгә, агитацион-публицистик максатларга буйсындырды, реаль эчтәлек белән баетты. Ул реалистик эчтәлекле касыйдә тудырды. Шагыйрь иҗатындагы бары тик «Пушкинә» касыйдәсе генә «саф» романтик планда язылды.
Тукайның 1905—1906 еллардагы мәгърифәтчелек реализмында романтик башлангыч та зур урын тота. Гали Халит шагыйрьнең бу чор реализмындагы романтик тенденцияләрне «мәгърифәтчелек романтикасы»* (*Халит Гали. Бәхәссез һәм бәхәсле хакыйкатьләр // Казан утлары. – 1966. – № 4. – 76 б.; галимнең «Тукай и его современники» (Казань, 1966) һәм башка хезмәтләре.) дип исемли. Тукай иҗатындагы бу романтиканың социаль нигезе — беренче рус революциясе тәэсирендә көчәеп киткән антифеодаль хәрәкәт. Феодализм калдыкларын тәнкыйтьләү еш кына шәхес азатлыгы, милли прогресс һәм азатлык идеяләре белән тыгыз мөнәсәбәттә бирелде. Проза әсәрләренең һәм шигъри касыйдәләрнең художество үзенчәлеге дә — метафора, эпитет, чагыштыруларның купшылыгы, лирик-публицистик эчтәлекле кичерешләрнең мул булуы, конфликтларны уңай һәм тискәре фикерләр бәрелешенә кору, дөньяны хөр күңелле шәхес һәм бөек милли идеаллар яктылыгында кабул итү — болар барысы да шагыйрь реализмында романтик тенденцияләрнең булуы турыңда сөйли.
Тукайның башлангыч чор иҗатын бер генә әдәби метод рамкаларына сыйдыру кыен. Мәгърифәтчелек романтикасы белән сугарылган әсәрләр янәшәсендә, аерым бер төркем булып, урта гасыр традицион романтизмы рухында язылган мәрсия, газәлләр килеп тезелә. Мәсәлән, «Ифтирак соңында», «Гыйшык бу, йа!, «Дәрдемәнд дәгелмием?», «Мәхү идәрмисән?», «Сөеклемнең кабер ташында» кебек шигырьләрнең герое — илаһи мәхәббәт тарафдары. Мәгъшукасен, мәхәббәт газапларын сурәтләгәндә шагыйрь фарсы һәм төрки халыклар поэзиясе өчен традицион булган Мәҗнүн, дивана, аерылышу пәрдәсе, гыйшык күбәләге һәм кошы, мәхәббәттән канлы күз яше кою, утта яну, туфракка әйләнү кебек традицион образлар, чагыштырулар, метафоралар куллана. Кайчак бу газәлләрдә мәхәббәтне пантеистик суфичылык поэзиясендәгечә аңлату да үзен сиздертеп куя. Дини-әхлакый эчтәлекле һәм романтик образлылыкка корылган суфичылык поэзиясенең йогынтысы шагыйрьнең башлангыч чор прозасында да еш очрый. Теге яки бу фикерне раслау өчен Тукай ислам дине мифологиясенә, пәйгамбәрләр тарихына мөрәҗәгать итә, гыйбрәтле хикәятләр рәвешендә язылган мисаллар китерә. Мәсәлән, «Кыямәт көне», «Мөхәммәтгали бабай», «Ялкаулык, яхуд Җиңел кәсеп», «Хаҗи», «Шәһәремездәге зур тәмгылы муллаларә бер-ике сүз» кебек хикәя һәм мәкаләләрдә урта гасыр дидактик прозасының шартлы романтик стиль һәм сюжет элементлары шактый күп кулланыла.
Һәр иҗат методының асылын билгеләүдә дөньяга карашлар зур әһәмияткә ия* (*Шул ук вакытта иҗат методын дөньяга карашларга гына кайтарып калдырырга ярамый. Әдәби ысул – язучының сәнгатьчә фикерләве һәм дөньяга карашларының аерылгысыз берлеге.). Бу — мәгълүм фикер. Тукайның 1905—1906 елларда традицион романтизм рухында әсәрләр язуы — дөньяга карашлар катлаулылыгыннан гына килеп чыккан күренеш түгел. Алда искәрткәнебезчә, биредә гасырлар буенча эшкәртелгән, ләкин яңа заман шартларында өлешчә искергән әдәби традицияләрнең дә басымы зур. Милли әдәбиятларның яңарыш чорында иҗат методлары үсешендәге мондый каршылыклы хәл белән еш очрашырга туры килә. Чөнки һәр яңа нәрсә иске нигезендә туа, аның уңай якларын иҗади дәвам иттерә, ә искергән якларын ташлап калдыра. Ләкин Тукайның иҗат эволюциясе никадәр генә катлаулы күренмәсен, аның олы юлы бер — мәгърифәтчелек реализмыннан критик реализмга таба үсү булды. Бер үк вакытта ул милли рухны гәүдәләндергән, иҗтимагый афәтләрне, социаль гаделсезлекләрне йөрәк каны белән сугарган романтик әсәрләр дә иҗат итте.
Беренче рус революциясенең һәр көне, һәр ае татар тормышына зур үзгәреш һәм яңалыклар алып килде. Бу исә Тукайның да иҗтимагый-сәяси, эстетик һәм этик карашларының гаҗәп зур тизлек белән үсүенә сәбәп булды. Әле 1906 елда ук шагыйрь критик реализм ысулы   белән бер үк вакытта пролетар әдәбиятка да тартымлык күрсәткән «Сорыкортларга», «Государственная Думага» кебек шигъри памфлетларын язды.
Галимнәребез раславынча, 1907—1910 елларда Тукайның дөньяга карашларында  революцион-демократизм, ә иҗат методында критик реализм принциплары тулысы белән жиңеп чыга. Проблематика һәм тематиканың киңәюе, жанрларның баюы, сурәтләү чараларының камилләшүе, шагыйрьнең тиңдәшсез сатира остасы булып җитешүе, социаль-икътисади каршылыкларның асылына тирәнрәк үтеп керүе — шул турыда сөйли. Феодаль изүне, самодержавиене, кадимчелек тарафдарларын тәнкыйтьләгән әсәрләре сан ягыннан кими төшсәләр дә, анарның фаш итү көче гаять үткенәя («Безне урынсыз яманлыйлар», «Ысуле кадимче», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»). Шагыйрь иҗатының беренче чорында артык зур урын алып тормаган тема — капиталистик мөнәсәбәтләрне, милли буржуазияне, инкыйлаби идеаллардан ваз кичкән интеллигенцияне тәнкыйтьләү алгы планга чыга («Алтынга каршы», «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма»,   «Сибгатуллин»). Әдәбият һәм әдәби тәнкыйть мәсьәләләренә дә игътибар арта («Мөтәшагыйрьгә», «Саташкан», «Бичара Бибиҗиһан», «Корымлы   мунчалар», «Урланган   мәгънә»,  «Нәҗип Ломовой шигырьләре»). Чит ил тематикасына — Көнчыгыш феодаль һәм Көнбатыш империалистик дәүләтләрнең колониаль сәясәтен фаш итүгә дә зур урын бирелә    башлый    («Кемнәрнең    ни  дисәң котлары чыга?», «Габделхәмит», «Төрлечә дөнья тану», «Ахыр   күрешүләр», «Авыл җырлары»).
Тукайның башлангыч чор поэзия һәм прозасында жанрлар арасындагы чикләр аерылып бетмәгән иде. Бу хәл жанрларның үзара керешүендә, бер үк шигырьдә мактау белән тәнкыйтьнең янәшә яшәвендә* (*Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан ун-ты нәшр., 1964. – 29 б.), прозада исә, хикәят-новелла, публицистик мәкалә, фельетон һәм очерк элементларының бергә укмашып яшәвендә күзәтелде. Мондый үзенчәлек шагыйрь реализмының романтик тенденцияләр белән тыгыз багланышта икәнлеге турында сөйләде. Билгеле булганча, жанрлар арасындагы чикләрне «бутау», аларны кушып бирү романтиклар өчен аеруча характерлы10. Реакция елларындагы Тукай иҗатында жанрларның үзара керешүе алай артык күзгә ташланмый. Шигырь дә, проза әсәре дә башлыча үз жанры таләпләренә җавап бирә.
Шагыйрьнең 1907—1910 еллардагы реализмында романтик тенденцияләр тагы да ишәйде һәм аларның чыганагы да күп төрле. Бу тенденцияләрнең бер өлеше милли фольклорга, икенче берләре Көнчыгыш романтик әдәбиятына, ә өченчеләре Пушкин һәм Лермонтов иҗатындагы романтизм традицияләренә барып тоташа. Традицияләрнең чыганаклары төрле булуга карамастан, 1905-1907 еллар белән чагыштырганда, реакция елларындагы Тукай романтизмының эстетик табигате икенче. Ул күбрәк яңа заман Европа һәм рус әдәбиятындагы романтик поэзия традицияләренә якын тора.
Тормышны романтик сурәтләү татар әдәбиятының барлык чорлары өчен дә хас. Гасырлар дәвамында аның идея-эстетик асылы, стиль мөмкинлекләре үзгәрә, камилләшә, яңара килде. XVIII гасыр азагына кадәр диярлек татар әдәбиятында өстенлек итүче иҗат методы традицион романтизм булды һәм ул ислам идеологиясенә мөнәсәббәттә төрле төсмерләрдә бирелде. Аның дини-әхлакый, суфичылык мистикасына, дөньяви мәхәббәткә бәйләнешле канатлары бар иде. Бу урта гасырлар өчен хас романтизмның традицияләре әле XIX гасыр ахырында да үзен шактый сиздертә. Әхмәт Уразаев-Курмашиның «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» һәм Фатих Халидинең «Әлфе Ләйлә вә Ләйлә»сен («Мең дә бер кичә») моңа мисал итеп китерергә мөмкин. Мондый төр романтик әсәрләр XX йөз башында, аерым алганда, Шакир Мөхәммәдов, Нәҗип Думави һәм башка язучылар иҗатында да очрыйлар. Тукайның башлангыч чор иҗатында да суфичылык әдәбиятына бәйле традицион романтизм беркадәр чагылыш тапты. Алай гына да түгел, урта гасыр Шәрык романтизмы традицияләре 20—30 еллар совет әдәбиятында да яшәвен һәм иҗади эшкәртелүен дәвам итте. Күренекле романтик Фәтхи Бурнаш иҗаты моңа ачык мисал* (*Бу турыда кызыклы күзәтүләр Азат Әхмәдуллинның Фәтхи Бурнаш турындагы монографиясендә (Казан, 1967) бар.).
XIX гасыр ахыры — XX йөз башы татар әдәбиятында Көнчыгыш һәм Көнбатыш романтизмы традицияләре бергә килеп очрашалар. Татарлар Нәвоиның «Фәрхад вә Ширин», «Ләйлә вә Мәҗнүн»ен дә, Нәмыйк Кәмалның «Кызганыч бала»сын да, Гейненең «Әльмәнсор»ын да, Пушкинның романтик поэмаларын да, Лермонтов шигырьләрен дә тәрҗемә итәләр.
Мәгълүм булганча, рус һәм Европа әдәбиятларында яңа төр романтизм вакыт ягыннан критик реализмнан алдарак өлгерде (ХVIII ахыры – XIX гасырның беренче яртысы) һәм бу соңгысын әзерләүдә, сыйфатын яхшыртуда үзеннән шактый зур өлеш кертте. Татар әдәбиятында эш бераз башкачарак. Анда традицион романтизмга алмашка (XIII-ХIХ гасырның беренче чиреге, төгәлрәк әйткәндә, Утыз Имәни иҗаты белән тәмамлап) мәгърифәтчелек реализмы килде һәм ул акрынлап тәнкыйди реализмга таба юл тотты. Беркадәр соңрак, ягъни XX гасыр башында реалистик әдәбиятның үз эчендә* (*Әлеге фикер беренче мәртәбә Йолдыз Нигъмәтуллина тарафыннан әйтелде.) һәм традицион романтизмның уңай казанышларына таянып, Европа һәм рус әдәбиятлары тибындагы яңа төр романтизм туа башлады. Башка әдәбиятларның иҗат тәжрибәсен үзләштерү аның формалашуын тизләтте.
Яңа заман романтизмының мәйданга чыгуы татар әдәбиятында тәнкыйди реализм белән бер ук вакытка — беренче рус революциясе чорына туры килде* (*Халитов Г.М. Проблемы творческого метода в татарской литературе (1905–1932). Автореф. докт. дисс.  – Казань, 1968. – С.23.). Иҗат методлары үсешендәге шундый ук закончалыкны XX йөз башы азәрбайҗан әдәбияты мисалында да күзәтергә мөмкин* (*Джафаров М. Дж. Гусейн Джавид и романтизм в азербайджанской литературе 1905-1917 гг. Автореф. докт. дисс. – Баку, 1961. – С.3.). Һәр ике әдәбиятта реализм белән романтизм янәшә яшәделәр һәм бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә булдылар.
Баштарак яңа романтизмның аерым сыйфатлары мәгърифәтчелек реализмы әсәрләрендә һәм Гафур Коләхметов иҗатында күренде* (*Нигматуллина Ю.Г. О романтических тенденциях в татарской драматургии начала XX века // Вопросы истории, филологии и педагогики. – Казань, 1965.). Гасыр башында ук Гаяз Исхакыйның романтик мәхәббәт тарихын гәүдәләндергән «Очрашу, яки Гөлгыйзар» (1902–1903) исемле повесте язылды. Акрынлап тормышны романтик сурәтләү барлык жанрларда да үсеп китте. Сәгыйт Рәмиев, Дәрдемәнд, Сәгыйт Сүнчәләй, Нәҗип Думавиларның шигырьләре, хикәяләре, драма әсәрләре, тәрҗемәләре дөньяга чыкты. Тулы хокуклы иҗат ысулы буларак мәйданга чыккан романтизм унынчы еллар башында Галимҗан Ибраһимов иҗатыңда үзенең югары үсеш баскычына күтәрелде. Унынчы еллар дәвамында романтик әдәбият белеме туды, романтик эстетика күзлегеннән чыгып, Г. Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» исемле китабы, Н. Думавиның аерым мәкаләләре язылды.
XX йөз башындагы күпчелек тәнкыйди реализм язучыларының иҗаты романтик тенденцияләр белән тыгыз мөнәсәбәттә булды. Мәҗит Гафуриның реакция елларындагы иҗатында алар аеруча күбәеп китте. Ф. Әмирхан әдәбиятка «Гарәфә кич төшемдә» (1907) исемле романтик хикәясе белән килде. Гомумән, аның байтак әсәрләре реализм белән романтизм кушылмасыннан гыйбарәт. Хәтта язучының «Фәтхулла хәзрәт» повестенда дә киләчәкнең утопик күренешләрен сурәтләгәндә романтик башлангыч мул бирелде. Конфликтларны романтикларча рухи, әхлакый мотивлар тирәсендә чишү, мәхәббәт һәм яшьлекне идеаллаштырып, гаҗәеп гүзәл шигъриятле лиризм белән бирү, табигать тасвирларын тирән психологизм белән сугару һәм башка үзенчәлекләр* (*Бу турыда тулырак мәгълүмат Й.Г.Нигъмәтуллинаның «Тургенев и татарская литература начала XX века (Тургенев и Амирхан)» дигән хезмәтеннән алырга мөмкин.) — Фатих Әмирхан реализмында романтик элементлар гына түгел, гомумән, романтизм зур урын алып торды дип әйтергә мөмкинлек бирә. Моңа тартым сыйфатны Тукай иҗатында да күзәтә алабыз.
1907 елның көзендә Тукай үзенең күптән хыялланган Казанына — татар мәдәниятының үзәгенә килә. Әле Уральскида вакытта ук ул үзенең киләчәккә якты өметләр белән сугарылган «Пар ат» шигырен яза.
Шигырьнең беренче өлешендә туган җирдән, гомер иткән шәһәрдән аерылып киткән татар шагыйренең моңсу, хәсрәтле кичерешләре сурәтләнә һәм ул романтиклар өчен характерлы булган образ-сурәтләр ярдәмендә ассызыклана (мәсәлән, лирик геройның үз уй-фикерләре белән серләшүе, әллә ни җырлаучы уй, хәсрәт эчендә янган йөрәк, чишмә төсле аккан күз яшьләре һ.б.). Геройның эчке кичерешләрен айлы кич фонында бирү, табигать күренешләре белән чагыштыру да романтик традицияләр билгесе (мәсәлән, туганнарсыз торуны кояш-айсыз торуга тиңләү).
Аерылышу темасы Тукайның 1905-1906 елларда язылган газәлләрендә дә билгеле бер урын алып торды. Ләкин аларда бу тема башлыча илаһи мәхәббәткә нисбәттә абстрактрак гәүдәләнде, урта гасырлардагы суфичылык романтизмы традицияләренә өстенлек бирелде. «Пар ат» исә эчтәлеге белән дә, формасы белән дә традицион газәл һәм касыйдә жанры таләпләренә сыймый. Ул «ауропача», ягьни Пушкинча, Лермонтовча эшкәртелгән. Биредә Тукай аерылу темасын туган җир һәм туган ил темасына бәйле рәвештә яктыртты, аңа олы гражданлык яңгырашы һәм патриотик эчтәлек салды.
Гадәттә романтик поэзиядә лирик геройның кичерешләре берьяктан гына ачыла, теге яки бу хис әсәрнең бөтен эчтәлеген били. «Пар ат»та мондый статиклык юк. Аның лирик герое рухи кичерешләргә бай һәм бу хис-тойгылар реалистлардагыча хәрәкәттә, үсештә бирелә. Мәсәлән, шигырьнең ахырына таба күңелсез кичерешләр шатлыклы уйлар, ашкынулы хисләр белән алмашыналар.
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…
Шагыйрьнең уңай идеалы белән аваздаш булган бу юллардагы сурәтләрнең байтагы реаль җирлектән алынган һәм аларның күбесе Казан шәһәре образына мөнәсәбәттә бирелгән (Казан – бабайлар түре, мәгърифәт һәм культура учагы). Китерелгән өзектә борын-борыннан төрки поэзиядә һәм мөселман әдәбиятларында кулланылган традицион романтик сурәтләр дә юк түгел (күңел кошы, оҗмах, җәннәт). Реалистик һәм романтик образ һәм алымнарның бергә кушылуы реакция елларындагы Тукай иҗатында еш очрый. Реалистик дип исәпләнгән әсәрләрнең дә эчтәлеген ул тулысы белән диярлек романтик сурәтлелеккә төрә һәм европача «саф» романтизм әсәрләре яза башлый. Бу соңгысына мисал итеп мәшһүр «Шүрәле» поэмасын күрсәтергә мөмкин.
Явызлык белән яхшылык тартышының үзәк тема итеп алынуы, әкият сюжетына корылу, төп образ Былтырның гадәти булмаган шартларга куелуы, аның батырлыгының күпертелүе, вакыйгага фон буларак этнографик деталь һәм табигать картиналарының бирелүе, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләрне идеаллаштырып сурәтләү (мәсәлән, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява), үткән тарихка үкенечле күз ташлау – болар барысы да «Шүрәле» поэмасындагы романтизм билгеләре һәм алар бөек рус шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов иҗатларындагы традицияләргә якын. «Шүрәле» поэмасына карата әйтелгән искәрмәдә бу соңгысына Тукай үзе дә игътибар итә: «…мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (Истинадан – таянып.) яздым»* (*Тукай Габдулла. Әсәрләр: Биш томда. – Казан: Тат. кит. Нәшр., 1985. – 1 т. – 361 б.).
Рус әдәбияты казанышларына таянып, Тукай татар халкының шүрәле турындагы әкиятләрен романтик юнәлештә эшкәртте һәм, нәтиҗәдә, зур эмоциональ тәэсир көченә ия булган музыкаль яңгырашлы, олы шигъриятле әсәр тудырды.
Профессор И. Нуруллин үзенең «Тукай иҗаты» исемле хезмәтендә «Шүрәле» поэмасын «баштан аяк реалистик «ладка» корылган әсәр»* (*Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан ун-ты нәшрияты, 1964. – 112 б.) дип саный һәм башка әдәбиятчыларның романтизм файдасына сүз йөртүләрен шик астына ала. Реалистик эстетика таләпләреннән чыгып, авторның поэмага ясаган анализы белән килешү кыенрак, билгеле. Күпчелек әдәбият белгечләре «Шүрәле»не романтизм әсәре дип исәпли икән, аларның раславында хаклык күбрәк.
Тукайның башлангыч чор мәгърифәтчелек романтикасында субъектив момент – уңай идеалларны раслау, кире күренешләрне тәнкыйтьләү – башлыча купшы, катлаулы метафора һәм чагыштырулар, публицистик чакырулар ярдәмендә бирелде. «Пар ат», «Шүрәле» әсәрләрендәге романтик субъектив башлангычның эстетик табигате башка төрлерәк: аларда лирик-психологик кичерешләр өстенлек итте. Лиризмның тирәнәюе үз чиратында Тукай реализмын һәм романтизмын яңа сыйфатлар белән баетты, аның халыкчанлыгын тагы да үстереп җибәрде.
Дөньяны пакь һәм матур итеп күрергә теләү нияте Тукайның Уральск чоры иҗатында гаять тә көчле. Шагыйрь нинди генә темага язмасын — милли-азатлык һәм прогресс турындамы, я булмаса, феодализм калдыкларын тәнкыйтьлиме — аның дөньяны кабул итүе, эстетик сиземләве өчен күңел хөрлеге, күтәренкелек (возвышенное) хас. Нәкъ менә шушы сыйфат Тукай реализмының романтик тенденцияләр белән мөнәсәбәткә керүе, «Шүрәле» кебек «саф» романтизм әсәренең тууы өчен җирлек хәзерләде.
Казанда яши башлагач та, шагыйрьнең романтик хыяллары бербер артлы юкка чыктылар. Ул һәр намуслы кешенең искелек белән яңалык, капитал белән хезмәт арасындагы социаль һәм сыйнфый каршылыклардан җәфалануын күрде. Бу исә җәмгыять һәм шәхес темасына язылган кайбер әсәрләрдә күңелсез, хәсрәтле уй-кичерешләрне көчәйтеп җибәрде («Өмид», «Күңел», «Күңел йолдызы», «Сөальләр», «Пәйгамбәр», «Өзелгән өмид» һ. б.). Шулай итеп, Тукай реакция алып килгән караңгы тормышны фаҗигалелек күзлегеннән яктырта башлады. Ә бу соңгысы исә аның иҗатыңда романтик башлангычның тирәнәю, ишәю мөмкинлекләрен тагы да арттырды. Чынбарлыкны гәүдәләндерүдәге бу үзгәрешкә игътибар итеп, Җәмал Вәлиди болай дип язды: «Әүвәлдә ул дөньяны өстенә кара нокталар сибелгән аклык итеп күрә иде. Инде ул хәзер аңа ак нокталар илә бизәлгән каралык итеп күренә башлады»* (*Тукай турында замандашлары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 262 б.).
«Мәхбүс», «Пәйгамбәр», «Өзелгән өмид» шигырьләрендә романтик кичерешләр аеруча киеренке чагылды. Бар нәрсәне үзенә кол иткән капитал дөньясы бу шигырьләрдә караңгы төрмәгә, ә шагыйрь образы ирек сөюче кошларга охшатыла. Мәсәлән, «Өзелгән өмид» шигырендә лирик герой: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы»,— дип сыкрана. Ә «Мәхбүс»тә исә, яшь каракош ачы хәсрәтле шагыйрьне азатлык кошлары яши торган аулак сәхраларга, ямь-яшел кыр-болыннарга, күк диңгез, ак таулар артына очарга чакыра. Тәмугътай ямьсез тормыштан табигать кочагына качып котылу — романтиклар өчен гомумән характерлы. Тукайның реакция елларындагы иҗатында да бу романтик омтылыш шактый сизелерлек. «Кярханәдә» шигырендә ул нәкъ «Мәхбүс»тәгечә:
Качасиде моннан,
Бу ямьсез тәмугътан!
Әллә кай җирләргә,
Ямь-яшел кырларга,
Шул җирләргә, кайда
Сайрый кошлар,  анда
Арыш, богъдай үсә,
Җир җиләкләр пешә, –
дип язды. Үз вакытында моңа күренекле әдәбият белгече Галимҗан Нигьмәти дә игътибар итте. «Тукайда, — дип билгеләп үтте ул, — авылга, крестьяннарның хыял, художество фольклорына романтикларча сокланып карау бар… капитализм шәһәре тормышына каршы ул поэтик матурлап, авылны куярга ярата»* (*Нигъмәти Галимҗан. Сайланма әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1958. – 226 б.).
Кешелек җәмгыятен табигатькә каршы кую белән «Пәйгамбәр» шигырендә дә очрашабыз. Лермонтовтан файдаланып язылган бу шигырь – тулысы белән романтизм әсәре, һәр ике шагыйрьдә эчтәлек охшаш булуга карамастан, Тукай «Пәйгамбәр»не көнчыгыш романтиклары Низами, Фөзули, Нәвоилар рухындарак эшкәртә, үзеннән шактый күп поэтик детальләр өсти.
Шигырьнең үзәгендә — ялкынлы аятьләр укып, җәмгыятьтә хаклык, мәхәббәт урнаштырырга теләгән мәгърифәтче шагыйрь образы. Әмма «җиһан халкы аңа дошман». Замандашлары аңа котырынып таш ыргыта, яла яга, башына көл сибә. Бөек «рухани ут» белән янган шагыйрь, теләнче рәвешенә кереп, романтик язучылардагыча, шәһәрдән сахрага кача. Андагы барлык ерткыч-җанварлар дәрвиш шагыйрьнең турылыклы юлдашы һәм ярдәмчесенә әйләнә, күктәге йолдызлар аның догасын тыңлый. Шул рәвешчә, җәһәннәмне хәтерләткән дөньяга, цивилизацияле шәһәрләргә контраст буларак, табигать белән лирик герой арасындагы рухи бердәмлек өстен чыга, ягъни шигырьдәге конфликт нәкъ романтизм әдәбиятындагыча хәл ителә.
Мәгърифәтчелек идеологиясенең буржуаз чынбарлык белән каршылыкка керүен тою – Тукайның дөньяга карашларындагы көчле як. Моңа игътибар итү шагыйрь мәгърифәтчелек идеалларыннан бөтенләй ваз кичте дигән сүз түгел. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул татар халкының бөек мәгърифәтче шагыйре булып калды. «Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!» («Иһтида», 1911) дип, җәмгыятьне үзгәртүдә кешенең сәламәт гаклына — «фикер кояшы»на зур өмет баглады. Бары тик илдәге конкрет тарихи үзгәрешләргә, татар әдәбиятындагы иҗат ысулларының үсеш заруриятенә бәйле рәвештә бу мәгърифәтчелекнең эчтәлеге, сәнгатьчә гәүдәләнеше төрле чорларда төрлечә булды. Шагыйрьнең башлангыч иҗат чорында мәгърифәтчелек идеологиясе күбрәк реалистик әсәрләргә нигез булса, реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында ул романтик әсәрләргә дә таяныч була башлады.
Мәгърифәтчелек реализмының коры дидактизмы, рационализмы белән бәхәс-тартышларда татар әдәбиятында «ауропа» тибындагы романтик әдәбият үсеп чыкты. Галимҗан Ибраһимовның әдәби-тәнкыйть эшчәнлегендә бу бигрәк тә ачык гәүдәләнде. Ләкин роматизм эстетикасы, мәгърифәтчелек реализмы принципларының кайбер чикләнгән якларын кире какса да, аның идея һәм эчтәлек, сәнгатьчә фикерләү өлкәсендәге аерым казанышларын кабул итте, үзенчә яңартты.
Беренче рус революциясенең җиңелүе, милли һәм сыйнфый азатлык идеалларының тормышка ашмавы романтиклар иҗатында мәгърифәтчелеккә булган өметләрне икенче бер яңа яклары белән җанландырып җибәрде. Югары әхлакый идеаллар ярдәмендә дөньяны пакьлау мәсьәләсенә зур игътибар бирелә башлады. Үз нәүбәтендә бу хәл романтиклар белән мәгърифәтчелек реалистларының иҗат методында билгеле бер охшашлыкны китереп чыгарды. Шунлыктан, без Тукайның реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында язылган кайбер әсәрләрендә мәгърифәткә өмет баглавын очраклы күренеш итеп аңларга тиеш түгелбез. Бу мәгърифәтчелек XX йөз башы татар тормышының социаль-икътисади үзенчәлеге белән дә, иҗтимагый фикер һәм әдәби ысулларның каршылыклы үсеше белән дә үзен аклый.
Романтизмның идеологик нигезе аерым очракларда мәгърифәтчелеккә таянырга, хәтта мәгърифәтчелек романтизмы турында сүз йөртергә мөмкин дигән фикер рус һәм чит ил әдәбиятлары буенча зур галим Н.А.Гуляев хезмәтләрендә үткәрелә* (*Гуляев Н.А.   В.Г.Белинский и зарубежная эстетика его времени. – Казань:  Изд-во Казан, ун-та, 1961;  О своеобразии просветительского реализма // Филологические науки. – 1966. – № 2.). Аның бу фикере көнчыгыш әдәбиятларындагы романтизмның формалашу һәм үсү тарихы белән дә раслана. Реалистлар белән романтиклар арасындагы идея-эстетик яктан кайбер уртаклыкларга азәрбайҗан романтизмын махсус өйрәнүче М.Җаффаров та игътибар итә* (*Җаффар  Мәммәд.  Азәрбайҗан әдәбиятында романтизм. – Баку: Азәрбайҗан   ССР Гыйлемнәр Академиясе басмасы, 1963. – 218 б. (азәрбайҗан телендә).). Әрмән романтизмының идеологик нигезе мәгърифәтчелек булды дип, әдәбиятчы С.Н.Саринян да үзенең хезмәтендә кат-кат басым ясый* (*Саринян С.Н. Армянский романтизм. Автореф. докт. дисс. – Ереван, 1967.).
Азәрбайҗан һәм әрмән романтизмы белән билгеле бер охшашлыкны татар әдәбияты мисалында да күзәтергә мөмкин. Татар романтиклары иҗатында да мәгърифәтчелек идеалларына зур урын бирелде. Мәсәлән, С.Рәмиев һәм Н.Думавиларның кайбер әсәрләре мәгърифәтчелек романтизмы рухында язылганнар. Шуны да әйтергә кирәк: татар романтикларының дөньяга карашлары бер мәгърифәтчелеккә генә кайтып калмады, алар иҗатында революцион тенденцияләр дә көчле яңгыраш тапты. Мәсьәләнең бу ягына махсус тукталмыйча, без татар әдәбиятында мәгърифәтчелек идеологиясенең ике иҗат методына — мәгърифәтчелек реализмына һәм өлешчә романтизмга таяныч булуына гына игътибар иттек.
Яңа революцион күтәрелеш елларында Тукай иҗаты яңа алымнар һәм ысуллар белән баеды. Социаль гаделсезлекләр темасы аның иҗатында аеруча зур урын алды. Психологик анализ чараларын Тукай үзенең тәнкыйть һәм сатирасында да куллана башлады. Иң әүвәл бу психологизм лиризмның көчәюендә күренде («Сайфия», «Көзге җилләр», «Золым», «Авыл халкына ни җитми»). Бу күренеш Тукай иҗатында романтик элементларның ишәюе һәм өлешчә романтизмга таба борылу белән дә тыгыз бәйләнештә булды. Мисал өчен «Көзге җилләр» шигыренә мөрәҗәгать итик. Тукайчылар озак вакытлар бу шигырьне тәнкыйди реализмның классик үрнәге дип исәпләделәр. Моның шулай икәнлеген алар шигырьнең конкрет тарихи вакыйга – Идел буендагы 1911 елгы ачлык уңае белән язылуы һәм капитал дөньясы өчен типик булган фаҗигане чагылдыруы белән бәйләп аңлаттылар. Ләкин шигырьнең иҗат ысулын билгеләгәндә шуны да истән чыгармаска кирәк: үз заманының социаль афәтләрен, фаҗигале яшәешен Тукай объектив рәвештә һәм реалистларча тотып алса да, аны сәнгатьчә гәүдәләндерү ягыннан романтикларча эш итә.
«Көзге җилләр»дә лирик геройның хәсрәтле кичерешләре ямьсез, караңгы төн фонында бирелә. Дөнья романтиклары иҗатында киң кулланыла торган бу сурәт шигырьдә символик мәгънәгә ия. Төн образы хезмәт ияләренең авыр язмышына ымлый һәм бу фикер шигырьнең буеннан буена икенче бер символик сурәт — көзге җилләр образы белән ассызыклана. Шигырьнең сюжет бөтенлеген, эмоциональ-музыкаль яңгырашын тәэмин итүдә көзге җилләр сурәтенең эстетик функциясе гаять тә зур. Елаучы көзге җилләр образы ярдәмендә психологик параллельләр һәм социаль контрастлар китерелә, шигырьдәге хиссият һәм әйтергә теләгән фикер бер җепкә бәйләнә.
Шигырьдә социаль фаҗигагә чагыштырулы мөнәсәбәттә хәвефле табигать күренешләре дә сурәтләнә. Бу да – романтик традицияләрдән килә торган алым. Мәсәлән, җил белән бергә ач үлемнең куркусыннан бөтен кешелек сыкрана, аның матди һәм рухи дөньясы елый: ил елый, шәфкатьле җир-ана елый, назлы нечкә бил жылый; хәтта кешеләргә карата рәхимсез, мәрхәмәтсез җаннар кыеп йөрүче Газраил фәрештә елый, аталы-уллы Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләр елый; «Аллаһе Әкбәр» — «Алла — иң бөек зат» дип раслаучы изге тәкбирләр елый. Бу образ-сурәтләрнең байтагы милли фольклордан, Коръәннән һәм ислам мифологиясеннән алынган һәм романтиклардагыча киң, гомумиләштерүче мәгънәгә ия. «Елау» сүзен рефрен итеп кабатлау ярдәмендә шигырьдә драматизм үстерелә һәм фаҗигалелек тудырыла. Эстетик категория буларак, фаҗигалелек романтикларның сәнгатьчә фикерләве белән турыдан-туры бәйләнештә. Икенчедән, бу фаҗига тирән лиризм белән дә сугарылган. Ә «лиризм, – Гегель сүзләре белән әйткәндә, – романтик сәнгатьнең стихиячел бер сыйфаты…»* (*Гегель. Сочинения. – М., 1940. – Т.13. – С. 97.). Моннан тыш, шигырьдәге фаҗигале кичерешләр көлке белән үреп бирелә, бу да — романтикларга хас традицион алым:
Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип, анда назлы нечкә бил җылый!
Бай карчыкның алтын теш куеп матурлануы, билгеле, көлке. Ләкин бу — гади көлке түгел, ә Гоголь әйткән  «югары көлке», ягъни иҗтимагый зарарлы күренештән туган күз яшьләре белән көлү. Шигырьдә ул ачлыктан үлүче нечкә билләр, таза ирләр фаҗигасенә антитеза рәвешендә  бирелә. Сыйнфый җәмгыять тудырган  бу фаҗигага һәм хәсрәтле көлүгә Тукай икенче бер контраст тасвир белән дә басым ясый:
Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре,
Һәр ишеткән җан җыларлык – андагы тәкбир җылый.
Күрәбез,  туклар белән  ачларның Аллага мөнәсәбәтләре дә бер төрле түгел. Берәүләрнең  «Аллаһе  Әкбәрләре» көлә,  ә икенче берәүләрнеке елый. Моннан тыш «Көзге җилләр» шигырендә антитезалы тасвирның өченче бер формасы да бар. Ул — шигырьдәге социаль фаҗигага контраст буларак рус шагыйрь А. Майковтан алынган эпиграф белән белдерелгән идеал:
Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
Һәр нәрсәне билгеле бер идеал яктылыгында үлчәргә тырышу һәм аны капма-каршы эчтәлектәге сурәтләр белән ассызыклау (кара төн — якты йолдыз; кара бәхет — Олуг Тәңре) — романтикларның сәнгатьчә фикерләвендәге уртак типологик сыйфат.  «Көзге җилләр»  шигыренең лирик герое да, төн кара — яшәеш авыр булуга карамастан, үзенең идеал йолдызын күзләвен дәвам иттерә һәм илаһи көч буларак аңа табына.
Романтиклар яшәешне гаҗәп катлаулы каршылыклар бәрелеше итеп сурәтләделәр. Тормышның матур һәм ямьсез яклары, пычрак, түбән нәрсәләр һәм югары идеаллар алар иҗатында барысы бергә килеп кушылды. Көлке һәм фаҗига категорияләренә романтиклар аеруча игътибар иттеләр. Еш кына бу ике эстетик категория аларның әсәрләрендә янәшә яки аралашып яшәде* (*Ванслов В.В. Эстетика романтизма.   М.: Искусство, 1960. – С.37, 40, 330-352.). Мондый сыйфатлар Тукайның яңа революцион күтәрелеш елларындагы иҗатында да билгеле бер дәрәҗәдә чагылыш тапты. Өлешчә без моны «Көзге җилләр» шигыре мисалында да күреп үттек. Әсәрләрендә көлке белән фаҗиганең тыгыз үрелүенә басым ясап, «Көлке түгел» шигырендә Тукай болай дип белдерде:
Көлке булса, кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы (Кыйсса – эчтәлек, хикәят, вакыйга, тарихи күренеш хәбәр.),
Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгьнәт хыйссасы (Хыйсса — өлеш.).
Мондый эстетик карашларның сәнгатьчә  гәүдәләнеше ягыннан Тукайның соңгы чор прозасы аеруча игътибарга лаек. Үлем якасында торган шагыйрь шаян көлке детальләргә һәм вакыйгаларга бай булган «Мич башы кыйссасы»,  «Казанга кайтыш»,  «Мәкаләи махсуса» (беренче һәм икенче кисәкләр)  кебек реалистик очеркларын язды.
Төрле эстетик категорияләрнең, әдәби төр һәм жанрларның бергә кушылуы аларда романтик тенденцияләрнең чагылышы өчен дә билгеле бер урын калдырды. Нәфрәт белән берегеп үскән фаҗига һәм көлке, проза, драма һәм лирика, автобиографик факт, иҗтимагый-сәяси һәм иҗтимагый темалар, әдәби рецензия, мәкалә, хикәя, очерк, фельетон, публицистика элементлары бу очеркларда бергә аралашып килде. Иҗтимагый золым, ачлык, ярлылык, коллык турындагы уйланулардан туган хәсрәтле кичерешләрне шагыйрь тирән лиризм, ирония һәм юмор белән сугарылган буяуларда бирде. Дөньяны юмор һәм ирония белән күзаллау аңа шәхси тормышындагы уңайсызлыкларны, газаплы тән хәстәлеген җиңелрәк кичерергә ярдәм итте. Икенчедән, бу — шагыйрьнең чирек үпкәсе белән сулаган хәлдә дә, үзенең иҗтимагый идеалларына, татар халкының киләчәгенә, тарихи барышына оптимистларча каравы турында сөйләде.
Яңа революцион күтәрелеш елларында Тукай реализмындагы романтик башлангычның бер өлеше татар халкының якты киләчәгенә бәйле рәвештә бирелде. Уңай герой һәм идеал мәсьәләсенә игътибар арту «саф» романтизм рухында әсәрләр язуга да этәрде. Яңа заман төрки әдәбиятларында беренчеләрдән булып, Тукай романтик буяулар белән большевик Хөсәен Ямашев образын иҗат итте («Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Янә бер хатирәм»).
Беренче рус революциясе күтәргән идеаллар өчен көрәшне дәвам итү кирәклек фикере «Даһига» шигырендә дә чагылыш тапты. Идеал утының бөек омтылыш, илаһи максат булып һаман да алда торуына күрсәтеп, Тукай халык көрәшчесенә болай дип мөрәҗәгать итте:
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул…
Романтиклар, тормыш дулкыннары никадәр сукса да, киләчәккә булган якты өметләренең тормышка ашуына ихлас күңелдән ышандылар. Татар халкының сөекле шагыйре Тукай өчен дә шул ук нәрсә хас: хәтта больницада үлем түшәгендә ятканда да, ул үзенең идеалына «турырак атлау» турында хыялланды («Уянгач беренче эшем»), «Татар яшьләре» шигырендә ул, хәнҗәр-алмазларын ялтыратып, азатлык һәм ирек өчен көрәшүчеләрнең яңа буыны килгәнне күреп, чын күңелдән шатланды:
Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары (Касдлар — теләкләре.).
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.
Күк тулып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —
Без аның бик зур фәхерле (Фәхерле — мактанычлы.), чын бриллиант кашлары!
Күпчелек романтиклар кебек, «Татар яшьләре»ндә Тукай азатлык хәрәкәтендә зыялы яшьләрнең урынын идеаллаштырып сурәтләде. Ул татар халкының социаль явызлыкны үз җилкәсеннән алып   ыргытырга сәләтле икәнлегенә нык ышанды һәм аның киләчәген көрәштән аерып карамады. Иҗатының оптимистик рухлы булуы белән ул үзенең кайбер каләмдәшләреннән аерылып та торды.
Җәмгыятьне үзгәртүдә, хезмәт ияләренең сыйнфый аңын тәрбияләүдә Тукай әдәбиятны нәтиҗәле чара итеп күрергә теләде. Шул сәбәпле ул кайбер романтикларның халык тормышыннан аерылып, күңел төшенкелегенә бирелүен, реаль дөньядан ваз кичүләрен, социаль каршылыкларны сурәтләүдән баш тартып, хыялый мәхәббәт һәм табигать темасы белән чикләнүләрен яратып бетермәде. Бу уңайдан аның дусты романтик шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән бәхәс рәвешендә язылган шигырьләре аеруча игътибарга лаек. Мәсәлән, Тукай үзенең «Саташкан» пародиясендә күкләрдә йөрүче Сәгыйть Рәмиевне җиргә тартып төшерде һәм аны гадәти җир эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр итте:
Син генә бар күккә патша; мин тагын токмач та ашыйм;
Син яшә, һәм мин яшим, әйт: шаш диген, тагын шашыйм!
«Шигърият һәм нәсер» пародиясендә Тукай романтикларның икенче йомшак ягыннан — хыялый табигать картиналарын сурәтләү белән мавыгуларыннан, бер туктаусыз «сихерле күл», «айлы төн», «йолдызлар», «таң» кебек штампка әйләнеп беткән образларга мөрәҗәгать итүләреннән көлә. Шагыйрьнең үз иҗатында пейзаж лирикасы һәрвакытта диярлек иҗтимагый яшәеш белән тыгыз мөнәсәбәттә гәүдәләнде. Шуны ук Тукай табигать культы белән исергән замандашларыннан да таләп итте, аларны социаль мәсьәләләргә дә игътибарлы булырга чакырды.
Романтиклар белән бәхәс Тукай иҗатында реакция елларында ук башланган иде. Яна революцион күтәрелеш елларында шагыйрь романтиклар иҗатының кайбер чикләнгән якларын тәнкыйтьләүдә аеруча принципиаль югарылыкка күтәрелде.
Шулай итеп, Тукай иҗатында романтик башлангыч реализмның эчке бер хасыяте рәвешендә дә, «саф» романтизм (газәлләр, «Шүрәле» поэмасы, кайбер шигырьләр һәм тәрҗемәләр) күренеше буларак та яшәп килде. Илдәге иҗтимагый тормышка, әдәби традицияләргә бәйле рәвештә бу романтик башлангычның идея-эстетик һәм сәнгатьчә гәүдәләнеше төрле чорда төрлечә булды. 1905-1906 еллардагы мәгърифәтчелек романтикасы милләткә хезмәт итү кебек бөек идеаллар белән сугарылып, күтәренке публицистик яңгырашта бирелде. Әдәби тамырлары белән ул күбрәк урта гасыр төрки-татар, гарәп, фарсы әдәбиятлары традицияләренә барып тоташты. Реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында* (*Бүген Тукай иҗаты элгәрегечә Беренче рус революциясе чоры, реакция дәвере,  яңа революцион күтәрелеш елларына бүлеп өйрәнелми. Үзгәртеп кору елларында шагыйрь иҗаты Җаек (Уральск, 1895-1907) һәм Казан чорларына (1907-1913) нисбәттә яктыртыла башлады. Бу турыда кара: Тукай иҗатында реализм мәсьәләләре. Махсус курс программасы. Төзүчесе Р.К.Ганиева. — Казан ун-ты нәшр., 1987. — 10 б.) язылган әсәрләрендә, Ауропа — рус әдәбиятларындагыча, хәсрәтле көлке элементлары белән үрелгән, психологизм белән сугарылган фаҗигале кичерешләр өстенлек итте. Шагыйрь гомеренең соңгы елларында татар халкының якты киләчәгенә булган романтик өметләр тагы да тирәнәйделәр.
1908—1913 еллардагы Тукай иҗатында Көнбатыш һәм Көнчыгыш романтизмы традицияләре аерылгысыз бер бөтен буларак килеп кушылды һәм, татар халкының әдәби үсеш заруриятеннән чыгып, Пушкин, Лермонтов, Шиллер, Байрон, Гете һәм Гейне романтизмы рухында иҗади эшкәртелде. Танылган төрек әдәбиятчысы Фуад Көпрелезадә сүзләре белән әйткәндә, яшь Тукай кыска гына вакыт эчендә «рус һәм алман романтиклары дәрәҗәсенә күтәрелде»* (*Көпрелезадә Фуад. Габдулла Тукаев // Төрек йорты. – 1914. – 4 кисәк. – 16 сан – 510 б. (төрек телендә).).

1972 (өлешчә редакция – 2002)

 

(Чыганак: Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы («Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә әзерләнгән материаллардан). – Казан: ТаРИХ, 2002. – 112 б.).



Комментарий язарга


*