ТАТ РУС ENG

Гарифуллин Васил Вакытлы матбугатыбыз тарихын өйрәнү


2005 елда татар матбугатының 100 еллык юбилеен блгеләп үттек. Безнеке кебек бай тарихлы матбугат һәм журналистика белән Россиядәге бик сирәк милләт кенә мактана ала. Башка халыкларда булса, мондый зур вакыйганы бөтен дөньяны шаулатып, олы тантаналар рәвешендә зурларлар иде. Бездә исә университет конференциясеннән башка чара узмады да диярлек.
XX гасыр башында күрше мордва дусларыбызның нибары бер генә газетасы булган. «Мужик» исемле рус телендә чыккан ул газетаның 1906 елда нибары 22 саны дөнья күргән. Революциягә кадәр бу милләтнең үз ана телендә матбугаты бөтенләй булмаган. Алар шул рус телле беренче газеталарының 100 еллык юбилеен дәүләткүләм билгеләп уздылар. Бу уңайдан Президентларының кереш сүзе белән саллы китап нәшер ителде. Чуаш туганнарыбыз да 1906 елда Казанда дөнья күргән «Хыпар» газетасының 100 еллыгын Президент Указы нигезендә милли бәйрәмгә әйләндерделәр. Моңа багышланган китап та басылып чыкты. XX гасыр башында чуаш журналистикасы шул бердәнбер басма рәвешендә яшәгән.
Без исә милли матбугатның тарихын 1905 елда Санкт-Петербург шәһәрендә нәшер ителә башлаган «Нур» газетасыннан башлап исәплибез. Чынлап та, ул — татарда милли вакытлы матбугатның дөньяга аваз салуын раслаучы вакыйга. Шул матбага, ярларыннан ташып чыккан көчле агым кебек, Рәсәйнең татарлар яшәгән бөтен төбәкләрен иңләп алган.
Галимнәребезнең дәлилләвенчә, 1905 елдан 1917 елга кадәрге чорда татар телендә егермегә якын шәһәрдә торле вакыт аралыкларында 120 ләп газета һәм журнал нәшер ителгән. Моның кадәр сандагы басма бары тик русларда гына булган.
Әлбәттә, мондый зур байлыкны барлау, саклау, тарих өчен фәнни тасвирлап калдыру, зур чыгымнар гына түгел, әлеге мәсьәлә белән җитди кызыксынган күп санлы галимнәр булуын да сорый. Ә бездә төрле чорларда татар журналистикасының тарихын махсус өйрәнгән галимнәрнең исемен санап чыгу өчен ике кулның бармаклары да җитә. Андыйлар рәтендә иң беренче итеп узган гасырның егерменче елларында ук матбугатыбыз тарихын барлауга керешкән энтузиаст галим Исмәгыйль Рәмиев исемен телгә алабыз. Аның 1926 елда нәшер ителгән «Татар вакытлы матбугаты» исемле фәнни-библиографик альбомы бүген дә үзенең кыйммәтен югалтмады. Ул бүген дә журналистика тарихы буенча дәреслекләр, библиографик күрсәткечләр, энциклопедик хезмәтләр төзү өчен төп чыганак булып хезмәт итә. Шул ук елларда татарның икенче бер мәшһүр заты Галимҗан Ибраһимов вакытлы матбугат тарихына багышланган күләмле фәнни мәкаләләр белән чыга.
Дөрес, Ибраһимов хезмәтләрендә ул тарих берьяклырак, большевистик «Урал» газетасының үткәнен пропагандалау рәвешендә анализлана. Әмма тарих өчен бай материал буларак анысы да зур игътибарга лаек.
Шунысын да әйтим, совет чорында матбугатыбыз тарихын өйрәнүгә бәйле кайбер җитешсезлекләр булуга карамастан, бу юнәлештә күп кенә мөһим эшләр дә башкарылды. Казан дәүләт университетында алтмышынчы еллар башында журналистика бүлеге ачылу нәтиҗәсендә, студентларга татар журналистикасы тарихын укыту ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, биредә вакытлы матбугатыбызның тарихын журналистика фәне күзлегеннән өйрәнүгә йөз тоткан зур гына галимнәр даирәсе тупланды. Танылган татар язучысы һәм публицисты Гази Кашшаф нигез салган бу мәктәпнең эшчәнлеген олы буын галимнәре дәвам итте. Розалина Нуруллина, Флорид Әгъзамов, Альберт Айнетдинов, Мөнҗия Мәрдиева журналистикабыз тарихындагы «ак таплар»ны бетерүгә биниһая зур өлеш керттеләр.
Дөрес, совет чорында XX гасыр башында чыккан газета һәм журналларның большевистик яисә революцион-демократик рухтагылары гына фәнни яктан ныклап өйрәнелде. Нәтиҗәдә, татарның рухи һәм мәдәни үсешендә зур урын алып торган күп кенә басмалар игътибардан читтә калды. Дин әһеле Гатаулла Баязитов исеме белән бәйле булганга күрәдер, «Нур» газетасына да ул заманда уңай мөнәсәбәт күрсәтелмәде. Бары тик 2001 елда гына «Нур»ның чыга башлавына 95 ел тулу уңаеннан Санкт-Петербург шәһәрендә махсус фәнни-практик конференция уздырылып, анда татарның беренче матбагасына югары бәя бирелде һәм андагы чыгышлар фәнни җыентык рәвешендә бастырып чыгарылды. Күптән түгел Казан дәүләт университетында «Нур»ны өйрәнүгә багышланган диссертация якланды.
Гомумән, соңгы елларда татар вакытлы матбугаты яшь галимнәргә өйрәнү өчен киң мәйданга әйләнде. Татар журналистикасы кафедрасында матбугатыбызның чишмә башы булган XIX гасыр календарьларын тикшерүгә багышланган диссертация әзерләнде. Казанда иң беренчеләрдән булып барлыкка килгән вакытлы матбугат органы – «Казан мөхбире»н җентекле итеп тикшерү нәтиҗәсе шулай ук кандидатлык диссертациясе рәвешен алды. XX йөз башы сатирик журналларын өйрәнүгә, Түбән Новгород төбәгенең татар матбугаты тарихын барлауга багышланган, Татарстан радиосының һәм телевиденисенең үсеш баскычларын яктырткан диссертацияләр дә уңышлы якланды.
Шунысы да мөһим, фәннең башка өлкәләрендә эшләүче милләттәш галимнәребез дә үзләренең гыйльми эзләнүләрендә әледән-әле татар журналистикасы материалларына мөрәҗәгать итеп, аның тарихын тулыландыруга үз өлешләрен кертеп киләләр. Әйтик, XX йөз башы татар әдәбияты тарихын вакытлы матбугатыбыз, публицистикабыз формалашу белән бәйләп өйрәнгән күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт ага Гайнуллин исемен зур ихтирам белән искә алабыз. Шулай ук Үзбәк Гыймадиев, Әбрар Кәримуллин, Равил Әмирханов, Вахит Хаков, Хатыйп Миңнегулов хезмәтләре дә матбугат тарихы белән тыгыз бәйле.
Әйе, уйлап карасаң, татар журналистикасы тарихын өйрәнү юнәлешендә байтак эш башкарылган. Әмма алда башкарасылары тагын да күбрәк түгелме икән әле?
Шул исәптән «Ватаным Татарстан» газетасының тарихына бәйлеләре дә шактый. Газета тарихы тулаем өйрәнелгән дип әйтеп булмый әле. Аның башлангыч чорын өлешчә Розалина Нуруллина, Тәлгат Насыйров өйрәнгәннәр, сугыш еллары журналистикасы Сәмигулла Хәйретдиновның кандидатлык диссертациясендә яктыртылган, сугыштан соңгы еллар Шәмси Хамматов, Флорид Әгъзамов хезмәтләрендә өлешчә чагылыш тапкан. Ә менә газета тарихын баштанаяк яктыртуга багышланган саллы бер китапның тиз арада язылуы сорала.
Әлбәттә, башка газета-журналлар, радио-телевидениенең үсеш тарихын да тулаем яктыртып биргән хезмәтләр аз. Алда әйткәнемчә, совет чорында «буржуаз» дип келәймә тагылган гаять кызыклы басмаларның күбесе, галимнәрне көтеп, китапханәләрдә тузан җыя.
XX йөз башы һәм аннан соңгы чордагы татар матбугаты, аның иҗатчылары аеруча аз өйрәнелгән әле. Аерым төбәкләрдәге татарча газета-журналлар исә бөтенләй тикшерелмәгән.
Галимнәребезнең аерым игътибары Рәсәй һәм элеккеге Советлар Союзы территориясеннән читтә чыккан матбугатка да юнәлергә тиеш. Тарихның төрле чорларында Төркия, Венгрия, Германия, Польша, Кытай, Япония, Финляндия, Швеция, Румыния, Америка Кушма Штатлары кебек татар милләте шактый тупланып яши торган илләрдә ана телебездә кырыклап газета-журнал нәшер ителгән.
Эмигрантлар матбугатын өйрәнү өчен бүгенге галимнәр алдында бернинди киртәләр булмаса да, фәнни хезмәтләрдә ул өлешләп кенә чагылыш таба. Аларның кайберләрен милләттәшләребезнең читтәге тормышын тулырак өйрәнү максатында тарихчылар тикшерсә, икенчеләрен татарның эмигрант язучылары иҗатын тулырак яктырту өчен әдәбият галимнәре анализлаган. Эмигрантлар матбугат системасы журналистика тарихы күзлегеннән тулаем тикшерелмәгән әле.
Татар матбугаты тарихындагы «ак тап»ларны Рәсәйдә нәшер ителгән газета-журналларга мөнәсәбәтле рәвештә дә күпләп табарга мөмкин. Әйтик, совет чорында һәм аннан соңгы елларда Татарстаннан читтә чыккан милли матбугатыбызның тарихы бөтенләй язылмаган. Һәммәбезгә мәгълүм ки, халык саны буенча татарлар азчылыкны тәшкил иткән урыннарда ана телебездә матбугат нәшер итү һәрчак зур кыенлыклар белән барган һәм хәзер дә шулай. Бу эшнең башында торучылар, нинди генә чорда яшәмәсеннәр, үз милләтенең чын каһарманнары. Алар арасында төбәк матбугатын, әдәбиятын гына түгел, гомумән, татар халкының рухи культурасын үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр күп. Бу милләтпәрвәрләрнең исемнәре татар журналистикасы тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш.
Аянычка, журналистика үсешенең гаять бай традицияләренә ия була торып та һәм инде тарихчы-журналистлар тарафыннан шактый фәнни эш башкарылып та, республикада матбугат, радио һәм телевидениенең барлыкка килү һәм үсеш тарихын тулы һәм һәрьяклы итеп өйрәнә алганыбыз юк әле. Тулы бер гасыр эчендә дөньяның төрле почмакларында милләттәшләребезне берләштереп торган йөзләрчә матбугат органы, дистәләгән телевизион һәм радиоүзәкләр эшчәнлеге – болар тикшеренүне көтә торган материалның бер өлеше генә.
Аларны һәрьяклы өйрәнү һәм фәнни системага салу, татар журналисткасының күптомлык тарихын булдыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Татарстан Фәннәр академиясе яки университет каршында, ә бәлки бүген республикабызда массакүләм мәгълүмат чаралары белән турыдан-туры җитәкчелек итә торган «Татмедиа» агентлыгы каршындадыр, журналистика проблемаларын, шул исәптән журналистикабыз тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә торган махсус фәнни оешма — институт яисә үзәк төзү максатка ярашлы булыр иде.

 

(Чыганак: Милли матбугат: хәзергесе һәм киләчәге. «Ватаным Татарстан» газетасының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышлар. — Казан: Идел-Пресс, 2008).



Комментарий язарга


*