ТАТ РУС ENG

Гыйлаҗев Таһир Ике гасыр чигендә Тукай фәне

XX гасырның шәхес культы хөкем сөргән дәһшәтле, зилзиләле елларында тоныкланып, төссезләнеп калган Тукай турындагы фән, Хрущев исеме белән бәйле «җепшеклек» елларында сулышын киңәйтеп, үзенең үсеш тарихында 1960-1980 елларда иң югары ноктасына ирешә. Әмма әдәбият белеме фәненең методологик нигезен тәшкил иткән марксистик-ленинчыл тәгълимат, сәяси нормалар, идеология белән тыгыз үрелгән принциплар, Тукай иҗатының тирән катламнарын актарып, бөтен тулылыгы белән өйрәнүне чикли. 1917 елгы инкыйлабларга зур өметләр баглап та, рухи-мәдәни югалтуларга, кысрыклау, милли чикләүләргә дучар ителгән татар халкына тарих гасыр ахырында тагын бер кат мөмкинлек биреп карады. Сүз биредә Горбачев исеме белән бәйле демократик, инкыйлаби үзгәртеп корулар турында бара. 1990 еллар башында Тукай феноменын, шагыйрьнең шәхесен, әдәби мирасын аңлауда яңа чор башлана. Шунысын да әйтергә кирәк: XX гасырның соңгы дистә елы Тукай фәне өчен зур югалтулар чоры булды. Яшәү мәгънәсен Тукайның тормыш юлын, даирәсен, иҗатын гыйльми-тәнкыйди өйрәнүдә билгеләп, үз көчләрен, фәнни егәрлекләрен шушы өлкәгә багышлаган олпат галимнәребез — Г.Халит, Х.Госман, И.Нуруллин, Р.Гайнанов, М.Мәһдиев, Р.Нәфыйгов — безнең арабыздан китеп бардылар. Ләкин әдәбият фәнендә үз сүзләрен әйткән, моңа кадәр дә шагыйрь иҗатының аерым аспектларын яктыртуга мәкаләләрен багышлаган могтәбәр галимнәр, тәнкыйтьчеләр Тукай фәне саегуга юл куймадылар. Шагыйрь мирасына игътибарларын көчәйтеп, үз гыйльми офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрделәр.
Тукай иҗатын өйрәнүдә Яңарышның юл башы, чишмә башы төсендә, тарихи дөреслек торгызылып, үз Ватанына, туган халкына кайтарылган Исхакый мирасы татар кешесенең, зыялыларының җанын, күңел түрен биләгән елларда шагыйрьнең тууына 110 ел тулу уңае белән үткәрелгән фәнни конференцияне атарга тулы нигез бар. М.Хәсәнов, Ф.Мусин, Т.Галиуллин, М.Зәкиев, М.Сәхаповларның проблемалы, теоретик мәкаләләрендә шагыйрь иҗатын гыйльми күзаллауның методологик принциплары, фәнни концепциясенең билгеләре тәкъдим ителә. Галимнәр карашынча, «Тукай иҗатын хәзерге карашлар яссылыгында өйрәнү турында сүз алып барганда, иң мөһим концептуаль бурыч итеп бу иҗатны милли идея яссылыгында яктырту санала» (2. 34 б.). Ф.Мусин тәкъдим иткән концепция М.Сәхапов язмасында тагын да конкретлаштырыла һәм тулыландырыла (3). Шушы уңайдан Тукайның дөньяга карашын ачыклау проблемасы да көн тәртибенә куела. Ул Ф.Мусин, Т.Галиуллин, Р.Ганиева, М.Сәхапов хезмәтләрендә яктыртыла. Шагыйрь халыкчы, милләтче буларак бәяләнсә дә, аңа иҗтимагый фикер киңлеге, карашлар төрлелеге хас булу ассызыклана. Шуның белән бергә каршылыклы фикерләр тууга сәбәпче булган социалистик идеяләрнең дә Тукайга чит булмавы раслана. «Шагыйрь Габдулла Тукайның дөньяга карашларын XX гасыр башында тамыр җәйгән социалистик хәрәкәтләр тарихыннан аерып карау мөмкин түгел» (1. 102 б.), — дип яза Р.Ганиева.
Ике гасыр чигендә, ниһаять, Г.Тукайның дини карашлары, Аллага, Коръән тәгълиматына мөнәсәбәте мәсьәләсенә дә ачыклык кертелде булса кирәк. Хәзер инде шагыйрьнең Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән инануы, сыгынуы, ислам диненә зур хөрмәт белән каравы, дини тәрбия алган иманлы зат булуы беркем күңелендә дә шик тудырмый. Шушы мәсьәләгә нисбәтле, Тукай шигъриятенең ислам мәдәнияте белән бәйләнеше, шагыйрьнең әсәрләренә Коръән китабыннан үтеп кергән гомумкешелек, инсани кыйммәтләр, дини мотивлар Н.Нәкъкаш-Исмәгыйль, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов, Ч.Зарипова һ.б.лар хезмәтендә киң яктыртылды. Шулай ук татар әдәбиятының аксакалы, классик язучысы Ә.Еникинең «Язганны яклау», имам-хатыйб Х.Салихҗанның «Тукай кем ул? Әһле исламмы?» мәкаләләре белән чыгыш ясаулары бу хакта өйрәнүләрне яңа фактлар белән баетып җибәрде.
Г.Тукай үз иҗатында Урта гасыр татар поэзиясе һәм XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты, Шәрык классикасының күпгасырлык бай традицияләрен иҗади үстерде, алардан азык алды һәм милли поэтик фикерләү үзенчәлекләрен көнбатыш эстетикасы белән кушты, баетты. Тукайның сәнгатьчә фикерләве, иҗат алымнары, шигъриятендә күзәтелгән әдәби бәйләнешләр, традиционлык һәм дәвамлылык кебек катлаулы теоретик мәсьәләләр галимнәрнең бай һәм тирән гыйльми карашлары белән тагын да ачыклана төште. Х.Миңнегулов игътибарын Тукай шигъриятенең Урта гасыр татар әдәбияты белән бәйләнеше мәсьәләсенә юнәлдерсә, Р.Ганиева исә шушы чор әдәбиятының икенче юнәлешен — суфыйчылык поэзиясе традицияләренең шагыйрь әсәрләрендә гәүдәләнешен, яңача яңгырашын яктыртты. Тукайның шигъри фикерләвендәге шәркый сурәтләр, «идея-фәлсәфи конструкциясе һәм сурәтле-бизәкле гәүдәләнеше» турындагы гыйльми уйланулары белән Н.Хисамов уртаклашты. Ә инде Т.Галиуллин тикшеренүләренең үзәген тәшкил иткән XX гасыр шигъриятендә дәвамлылык мәсьәләсе Тукай традицияләренә таянып шәрехләнде. Дөрес, Тукай фәненең әлеге аспектлары арасында биек, калын диварлар юк, шуңа күрә алар галимнәрнең хезмәтләрендә бер-берсенә тыгыз мөнәсәбәттә каралалар. Көнбатыш, Көнчыгыш, төрки халыкларның әдәбиятлары белән бәйләнешләр мәсьәләсе Р.Ганиева, Н.Хисамов, Х.Миңнегулов һ.б.ларның теоретик мәкаләләрендә фәнни тирәнлек белән өйрәнелә. Ул гына да түгел, әлеге юнәлештә тукайчы галимнәр алдында торган бурычлар, ачыклык кертәсе аерым урыннар билгеләнә.
XX гасыр Тукай фәненең зур казанышы итеп 1995-1997 елларда «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсен төзү мәсьәләсенең көн тәртибенә куелып, бу эштә беренче адымнар ясалуын күрсәтергә кирәк. Аның башында вакытсыз гүр иясе булган, Н.Юзиев торды. Бу галимнең эше, бер төркем галимнәр тарафыннан дәвам ителеп, 1998 елда А.Әхмәдуллин һәм З.Рәмиевләр редакциясендә дөнья күрде. Сүзлек-белешмәне төзү эшенә әдәбият белән бәйләнешле галимнәр, тәнкыйтьчеләр генә түгел, барлык зыялы катлам тартылды. Әлеге сүзлек Г.Тукай мирасын барлау, иҗатын яңадан күзаллау, фәнни биографиясен тудыру һәм аны яңа факт-мәгълүматлар белән тулыландыру, шагыйрьнең шәхесен аңлау, рухи-мәдәни тормышыбызда тоткан урынын яңача бәяләү юлында бик әһәмиятле, изге гамәл булып тора.
Тукай фәнен яңартуда, офыкларын киңәйтүдә 1998-2002 елларда Тукай җәмгыяте тарафыннан даими үткәрелгән «Тукай укулары»ның да роле зур булды. Бу эштә Т.Галиуллин, Х.Миңнегулов, Р.Ганиева, Н.Хисамов, Ф.Мусин, З.Рәмиев, Р.Нәфыйгов, Ф.Яхин, Д.Заһидуллина, Ф.Нуриева кебек галимнәр белән беррәттән Г.Гайнуллина, Н.Гафиятуллина, Р.Хәбибрахманов, А.Кәримова һ.б. яшьләр дә катнашты. «Тукай укулары»нда тәкъдим ителгән темалар шагыйрь турындагы фәннең төрле аспектларын яктырталар. Мәсәлән, Т.Галиуллин чыгышында шагыйрь иҗатында Җаек чорының урыны, Ф.Мусин һәм Р.Ганиеваларның чыгышларында әдипнең иҗат ысулы, Д.Заһидуллина докладында Тукай шигъриятендә экзистенциаль мәсьәләләр яңача шәрехләнде. Т.Галиуллин, Х.Миңнегулов, Г.Тукай музее хезмәткәре Э.Вильданова, Н.Гафиятуллина тырышлыклары белән «Тукай укулары»нда ясалган чыгышлар җыентык булып басылып та чыкты.
Әдәбият галиме З.Рәмиевнең «XX йөз башы татар әдәбияты. Авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре» (2000) китабының күп өлеше Тукай белән бәйләнешле материалларны үз эченә ала. Тукай шигырьләренең текстологиясен, язылу һәм басылып чыгу вакытларын, шагыйрьнең ачык һәм яшерен имзаларын ачыклау, төгәллек кертү ягыннан бу хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Тукай фәнендә үз сукмагын булдырган галимә Р.Ганиеваның күләмле, теоретик мәкаләләре тупланган «Шагыйрьнең рухи дөньясы» (2002) дигән монографиясе басылып чыгу Тукай мирасын өйрәнүнең сыйфат үзгәрешен, фәлсәфи-эстетик яктан тирәнәюен күрсәтә торган дәлил булып тора. Н.Гафиятуллинаның кандидатлык диссертациясенә нигезләнеп әзерләнгән «XX гасыр татар шигъриятендә Тукай» (2002) хезмәте Тукай образының татар поэзиясендәге гәүдәләнешен шагыйрь иҗаты хакындагы бай һәм кызыклы гыйльми-тәнкыйди материалга таянып тикшерә. Ә.Алиева, Ф.Ибраһимовалар төзегән «Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы» (2003) дигән китап шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен һәм әсәрләренең язылып, басылып чыгу вакытын тарихи эзлеклелектә яктыртуга багышланган. Ул төрле чыганакларда чәчелеп яткан бай фактик материалны бер үзәккә туплап бирүе белән отышлы. Т.Галиуллинның «Шигърият баскычлары» (2002), Х.Миңнегуловның «Гасырлар өнен тыңлап» (2003) хезмәтләрендә Тукай иҗатын яңача аңлауга һәм бәяләүгә зур урын бирелә.
Тукай иҗаты һәм шәхесенең 1920-1940 елларда татар диаспорасы яшәгән төбәкләрдә төрле газета-журналларда гәүдәләнеше Тукай фәненең кызыклы катламы булып тора. Мөһаҗәрәттә чыккан матбугат битләрендә Тукайга багышланган материалларны халкыбызга җиткерүдә Р.Ганиева, З.Рәмиев, А.Кәримова һ.б.ларның өлеше зур. Бу мәсьәлә Х.Миңнегуловның соңгы еллар гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендә зур урын алып тора. Ул, Тукай турындагы язмаларны текстологик яктан эшкәртеп, «Казан утлары» журналы сәхифәләрендә дә укучы хөкеменә тәкъдим итте. Ә менә 2004 елда дөнья күргән «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» дигән монографик хезмәтендә Гаяз Исхакый белән Тукай арасындагы мөнәсәбәтләр, әдәби багланышлар гыйльми-нәзари яктан күзаллана. Анда Тукай фәнен өйрәнүне яңартуга һәм баетуга юл ача торган кыйммәтле язмаларның текстлары урнаштырылган.
Күзәтүләргә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: үткән XX гасырның 90 нчы елларында Тукай фәне үзенең тарихында кискен борылыш ясый. Шагыйрьнең бай, киңкырлы һәм күптармаклы иҗатын өйрәнүдә идеологик, сәяси нормалар кире кагыла. Тукайның шәхесен, мирасын аңлауда фәннилек, объективлык принципларына таяныла, төп игътибар аның шагыйрьлек асылын, дәрәҗәсен, татар әдәбиятын яңартудагы ролен, халкыбызның рухи-мәдәни тормышындагы урынын ачыклауга, гыйльми күзаллауга юнәлтелә. Тукай фәне ХХ-ХХI гасыр чикләрендә бер урында таптанмый, алга таба үсә һәм яңара, соңгы елларда әдәбият фәне ирешкән казанышларга таянып, шагыйрь иҗатын өйрәнүне дәвам итә.

Әдәбият

1.    Ганиева Р. Шагыйрь иҗатын өйрәнү юлында // Шагыйрьнең рухи дөньясы. — Казан, 2002.
2.    Мусин Ф. Без белгән һәм беләсе Тукай // Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте. — Казан, 1997.
3.    Сәхапов М. Тукай иҗатында милли идеологиянең чагылышы //Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте. — Казан, 1997.

(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).



 

Комментарий язарга


*