ТАТ РУС ENG

Гыйлаҗев Таһир Тәнкыйди-гыйльми фикердә Тукайның әдәби абруе мәсьәләсе (XX гасырның беренче чиреге)

XX гасырның ахыры — XXI гасыр башларында гыйльми-тәнкыйди фикер Тукай шәхесен, аның бай һәм кабатланмас әдәби мирасын яңача аңлау юлында җитди адымнар ясый. Бу уңайдан Тукай фәненең яңа аспектлары, мәсьәләләре, шагыйрь иҗатын шәрехләүнең үзгә юнәлешләре билгеләнә. Әдәби абруй, әлбәттә, Тукай шәхесе һәм шигърияте хакындагы тәнкыйди бәя-хөкемнәргә, карашларга нигезләнә. Әмма ул шагыйрь-җәмгыять, шагыйрь-халык, шагыйрьнең әдәбиятта тоткан урыны кебек традицион үзәк мәсьәләләрдән тыш талант, сәләт, әдәби шөһрәт, дуслык-дошманлык, әдипнең шәхси һәм әдәби йөзе кебек төсмерләр, детальләр белән тирәнәйтелә, баетыла.
Шагыйрьнең әдәби репутациясе Тукай фәненең үсеш тарихында төрле максатлардан чыгып өйрәнелде һәм бәяләнде. Бу проблеманың асылы, табигате ук ниндидер шаблонлыкка, схемалылыкка ия булса да, аны яктыртуда берьяклылык, аеруча 1920 — 50 нче елларда үзенең иң югары ноктасына җитте. Күренә ки, Тукай поэзиясе турындагы гыйльми-нәзари күзаллауларның күплеге аспектын яңартасы, яңарыш күзлегеннән бәялисе бар. Аның яктыртылышында 1910 нчы еллар төрле тенденцияләр, карашлар кисешкән, әдәби бәхәсләргә, идея-эстетик фикер көрәшенә юл ачкан иң бай чор булып тора.
XXI гасырга чыкканда, Тукай фәне алдында торган бурычларны, бу өлкәдәге перспектив эзләнүләрне ачыклап, Ф.Мусин: «Г.Исхакый, Ф.Әмирхан һәм Г.Ибраһимов кебек олы әдипләрнең озак вакытлар күләгәдә калдырылган фикерләре Тукайның шагыйрьлек асылын һәм дәрәҗәсен ачыклауда принципиаль әһәмияткә ия», — (1, 33 б.) дип язды. Чыннан да, шагыйрьнең әдәби абруе мәсьәләсе беренчеләрдән булып Ф.Әмирханның Тукай җыентыклары дөнья күрү уңаеннан язылган рецензияләрендә, публицистик мәкаләләрендә, истәлек-хатирәләрендә көн тәртибенә куела башлый. Алар Тукай шәхесенә олы ихтирам, җылы мөнәсәбәт, зурлау хисләре белән сугарылган. Мәкаләләренең беренчесендә үк Ф.Әмирхан, шагыйрь иҗатын Пушкин поэзиясенең рус әдәбиятында тоткан урынына параллель куеп, башка милләтләр арасында татар халкын дөнья күләмендә танытачак, аны югары күтәрәчәк иҗат төсендә бәяли: «Шушы тәэсирләр арасында Тукаев шигырьләрендә хис ителгән хосуси татарлык рухының аңкуы безгә Тукаевның озакламый камил мөстәкыйль татар шагыйре булачак икәнлеген күрсәтәдер. Мөстәкыйль шагыйре булган бер әдәбият -бәхетле әдәбияттыр. Ләкин мәдәни яктан алга киткән милләтләрдән башка бик аерым бәхетлесе генә бу шәрәфкә ирешә аладыр» (2, 93 б.).
Моңа кадәр салмак кына көн тәртибенә куелып, тикшерелеп киленгән мәсьәлә 1913 нче елда кискен борылыш ала, үзенең агышын киңәйтә һәм тизләтә, ургылып, ташкынланып аккан елганы хәтерләтә башлый. Моның сәбәпләре мәгълүм: аның беренчесе — шагыйрьнең вакытсыз үлеме. Икенчесе — бер гасырлык өйрәнелү тарихы булган һәм аңа бүгенге көндә дә нокта куелмаган Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» китабының дөнья күрүе. Мәсьәләнең бу ягына тукайчы галим Җ.Вәлиди дә игътибар иткән: «Тукай үлгәннән соң аңар мөнәсәбәт бераз башкарды, аңа тәнкыйть күзе белән карау башланды. Хәтта «Тукай шагыйрьме?» дигән сөальләр туды. Хәзердә дә Тукай хакында мондый сөальне бирүчеләр күренгәли. Ләкин элек заманда Тукайның дуслары эчендә аңа сукыр көенчә табынучылар күп булган кебек, соңгы вакытта аның турысында «уптым гына» уйлап, «Тукай шагыйрь түгел иде» кебек сүзләрне сөйләүчеләр дә күп» (6, 264 б.). Тукайның вакытсыз үлеме Россия татарлары арасында гына түгел, төрки-мөселман дөньясында зур яңгыраш ала.
Шагыйрьнең әдәби абруе, шагыйрьлек дәрәҗәсе турында фикер алышканда, әлбәттә, Г.Ибраһимов исемен телисеңме, теләмисеңме — урап үтеп булмый. Әдипнең тәнкыйди эшчәнлегендә «бисмилласы» булган «Татар матбугаты» (1910) мәкаләсендә бу вакытка инде индивидуаль стиле булган, талантлы шагыйрьләр С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Н.Думави һ.б. арасыннан Тукайны шагыйрьлек тәхетенә утырта. Ә инде өч ел үткәч, «Татар шагыйрьләре» китабында аның шагыйрьлеген шик астына ала. Менә шушы хезмәт шагыйрьнең әдәби абруе мәкаләсенә карашны ике төркемгә аера. Ибраһимовка оппозиция төсендә Җ.Вәлиди бәясен күрсәтергә кирәк. 1913 нче елдан алып 1925 нче елларга кадәр әдәби тәнкыйди фикер шушы ике якның карашын яклау яки кире кагу рухында яши. Шагыйрь иҗатына, шәхесенә нинди мөнәсәбәттә булуларына карамастан, аларның тәнкыйди фикерләре маяк ролен үти. «Татар шагыйрьләре» китабын тикшерүгә багышланган хезмәтләрдә шагыйрь белән тәнкыйтьнең каршылыгын «шомартырга» омтылу, мәсьәләне бары тик Ибраһимовның әдәби эстетик карашлары белән бәйләп карарга тырышу тенденциясе сизелә. Х.Госман, Г.Халит, И.Нуруллин, Р.Ганиевалар әдипнең эстетик концепциясен романтизмга нисбәтле шәрехлиләр. Ә М.Хәсәнов Ибраһимовның Тукайга мөнәсәбәтен аның җитди ялгышы төсендә бәяләп, «саф сәнгать» йогынтысына бирелүенең нәтиҗәсе итеп карый. Шушы фикер марксистик-ленинчыл идеология, Октябрь инкыйлабы икегә бүлгән дөньяның теге ягында яшәгән Г.Исхакыйның «Шагыйрь Габдулла Тукай (Г.Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә) мәкаләсендә сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтелә.
Г.Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» (1913), «Талант трагедиясе» (1914), «Актык сәлам» (1915) хезмәтләре Тукайның әдәби абруе, әдәби даны мәсьәләсен аңлауда яңа сызыклар, штрихлар барлыкка китерә. Моңа кадәр тәнкыйтьтә шагыйрь иҗатындагы уңай яклар турында гына хөкем ителә. Ә иҗатының кимчелекләре, Тукайның индивидуаль, шәхси йөзе күләгәдә кала килә. Совет чоры тәнкыйди фикере читләтеп узарга тырышкан, Тукайның «дошманнары» мәсьәләсе дә шушы елларда калкып чыга. Бу факт  Ф.Әмирханның язмаларында теркәлеп калган: «Тукайның шәхси дошманнары да аның шигырьләрендәге халык рухын, халык аһәңен, халык музыкасын инкарь итә алмадылар» (2, 176 б.).
Ф.Әмирхан әйткән шәхси дошманнар кемнәр? Г.Ибраһи-мовмы? Әллә бер кичәдә Тукайны «тиз үләчәк кеше» дип хурлаучы Тимерша Соловьевмы? Әлбәттә, боларга хәзер өздереп җавап бирүе кыен. Безнең карашыбызча, аерым мәсьәләләргә ачыклык кертү Тукайның тукайлыгына зыян китермәс иде.
Тукай белән гомеренең күп өлешен үткәргән Ф.Әмирхан аерым язмаларында шагыйрьнең шәхси сыйфатларыннан дөрес сүзлелек, гадилек, хис кешесе булу турында сүз алып бара. Аннан соң ул билгеләгән тагын бер сыйфаты Ибраһимов белән ике арадагы киеренке мөнәсәбәтне аңлауга ачыклык та кертә  кебек:  «Бу соңгы сәбәпне тикшергәндә,  Тукайның ике сыйфатын башлыча хәтердән чыгармаска тиеш буладыр: ул гаять үз-үзен сөя торган бер кеше иде ки, үзенә нинди дә булса бер яктан кимсетелеп карауны вә хәтта шул карау ихтималын гына күтәрә алмый иде» (2, 163 б.).
Тукайның тәнкыйтьне күтәрә алмавы, әдәби дошманлык белән шәхси дуслыкны аермавы Г.Ибраһимовта кат-кат раслана. Шул ук вакытта аерым мәгълүматларга караганда, Г.Ибраһимов үзе дә кимчелекләрсез кеше булмаган. Тукай шәхесе, иҗатына мөнәсәбәте уңаеннан Г. Исхакыйның бер язмасына күз салыйк: «П Ибраһимов, Габдулла Тукайның үзен танымавыннан бераз үпкәләп, тиз көндә шулкадәр сөелүеннән бер көнчеләп, Тукайны үзенең дәрәҗәсеннән төшерергә маташа… (4, 9 б.). Аннан соң «Мөгаллимә» драмасы басылып чыккач, Ибраһимовның Г. Исхакыйның тулы иҗатына кискен мөнәсәбәте, 1922 нче елларда Җ. Вәлиди белән әдәби бәхәс алда әйтелгәннәрнең нигезсез түгеллеген раслый.
Тәнкыйтьче «Татар шагыйрьләре» китабында Тукайның шигъриятенә әтрафлы анализ ясау белән бергә, алда әйтелгәнчә, аның абруе, даны-шәһрәте мәсьәләсенә махсус туктала. Татар дөньясында Тукайның мәртәбә алуының берничә сәбәбен билгели. Беренчедән, аны шагыйрь иҗатының милли характерына, гадилегенә, табигыйленә таянып аңлата, чыгармалар ясаса да, Тукайның сәләтен, шигъри талантын тану юлына баса. Икенчесе — иҗтимагый-мәдәни хәл һәм очраклылык: «Әдип вә шагыйрьләрнең халык вә матбугат каршында торган мәртәбәсе — һәрвакыт аның талантына туры килә, дип уйлау беркатлылыктыр. Монда очраклылыкның, әхвальнең, күп вакыт берәр мәнфәгать вә интригаларның тәэсире бик зур эш кыйлырга, бик гади кабилиятне күккә күтәрергә мөмкин… Әхваль һәм очраклылык Тукаевның ярдәменә бик вакытында җитеште» (5, 133 б.). Әдип поэзиясенең халыкчынлыгын, халыкның уй-теләкләре, моң-зарлары белән бәйләнешен шагыйрьлек дәрәҗәсе күтәрелүнең чираттагы сәбәбе итеп күрсәтә.
Тукайның әдәби репутациясе хакында Ибраһимов тарафыннан тәкъдим ителгән билгеләр 1925 нче елларга кадәр дөнья күргән мәкаләләрнең, язмаларның темасын, проблемасын билгели, үзәк мәгънәви мотивлары булып тора. Күпләре Г. Ибраһимов белән бәхәскә, бәя-хөкемнәрнең бәрелешенә корылган.  Язмаларда  үзмаксатка  әверелгән,   файдасыз  шагыйрьлек дәрәҗәсе турында сүз бармый. Тәнкыйтьчеләр милләт язмышы, аның киләчәге белән бәйләнгән дәрәҗәгә ирешүне ассызыклыйлар: «Тукай үз гомерендә халык тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште» (6, 264 б.).
Г. Ибраһимов гади халыкның, әдәби иҗатны дөрес аңлап, объектив бәяли алуына, аның эстетик зәвыгенә шик белән карый. Бу шагыйрь поэзиясенә шушы өлкәдә махсус шөгыльләнүче галимнәр, фикер ияләре генә хөкем чыгара ала дигән карашның чагылышы да булып тора, ягъни ул халык биргән бәядән генә чыгып, теге яки бу әдип-мөхәррирнең урынын, шагыйрьлек дәрәҗәсен билгеләп була дигән караштан ерак тора.
Г. Ибраһимов шагыйрь Габдулла Тукаев иҗаты мөнәсәбәте белән язылган хезмәтләрендә әдәби дан, шөһрәт мәсьәләсенең тагын бер аспектына — талант, сәләт аспектына барып чыга. Әдәби талантның кешегә тумыштан бирелүе, табигатьтән бүләк ителүе турындагы фәлсәфи карашлары белән уртаклаша. Шигырь-шагыйрь, нәзым-назыйм мәсьәләләренә нисбәтле Г. Ибраһимов болай дип яза: «Кеше үзе тырышып, көчләнеп назыйм булырга, нәзым мәҗмугаларе чыгарырга мөмкин, әмма чын мәгънәсе белән шагыйрь булу өчен анаңнан шагыйрь булып туарга кирәк. Кеше үзе теләп шагыйрь була алмый, аны табигать ясый (5, 81 б.). Әдәби сәләт, талант мәсьәләсе нәкъ шушы юнәлештә, фәлсәфи яссылыкта Г. Исхакыйның «Милли фаҗига» мәкаләсендә шәрехләнә. Ә әдәби талантны үстерү, тормышка ашыру шартлары, җирлеге аның «Талант трагедиясендә ачыклана. Ә ул аларны Тукай талантының язмышы тирәсендә уйланулары төсендә шәрехли, бер системага сала. Культура-тарих мәктәп кануннары, кагыйдәләреннән чыгып аңлата. Г. Ибраһимов, тумыштан бирелгән сәләте ачылмыйча, Тукай вафат булды дигән фикер үткәрә. Аны гүргә кертүче сәбәп төсендә татар мохите, милләт, аның яшәү рәвеше, тирәлек күрсәтелә. Тукайның вакытсыз үлемен милли фаҗига дәрәҗәсенә җиткереп, ачынып сурәтләгән Г. Исхакый да шагыйрьгә тирәлек, заман тәэсирен билгели (10).
Тукайның табигатьтән бирелгән сәләтенең ачылмыйча калуында  тәнкыйтьче  тагын  түбәндәге  сәбәпләрне   күрсәтә: табигать белән дус булмау, язучылар, дөнья әдәбияты белән аз танышлык. Шушы уңайдан Ибраһимов шагыйрьнең шәхси сыйфатларына да туктала. Хезмәт авторы карашынча, ул үзе хакында югары фикердә була, шушы аның «беренче трагедиясен тудыра». Тукайның үз-үзен яратуы, үз дәрәҗәсен белүе Шәһер Шәрәф истәлегендә дә теркәлеп калган: «Тукай үзенең табгань (табигате белән) шагыйрь булып яратылуына, үзендә шагыйрьлек таланты фәүкыльгадә куәтле булуына бик нык иманлы иде. Бервакыт 1909 нчы ел «Вакыт» газетының бер номерында Сәгъди имзасы берлә Тукайның шигырьләре вә шагыйрьлеге хакында озын бер фельетон язылган иде. «Мин: «Бу фельетонны укыгач, берәр вершок үсеп киткәнсең», -диюемә каршы Тукай бер дә исәпләп тормаенча гына: «Балыкка «син йөзәргә оста» дисәләр, күтәрелеп китәр идеме? — диде (6, 106 6.).
Дөрес, Тукай горур, шәхес булган, үз дәрәҗәсен, урынын яхшы белгән, халкының мәхәббәтен тоеп, сизеп яшәгән. Мәсәлән, ул «Җавап» (1909) шигырендә үзеп Лермонтов, Пушкиннар белән бер рәткә куя.
Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олугъ саф диңгез ул,
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
Ә инде үз шигырьләренең халык тарафыннан сөелеп укылачагына зур өметләр баглый:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинны һәм «Евгениен»
Яуме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем»
(«Пушкин һәм мин»).
Ибраһимов шагыйрьнең шигъри горурлыгына нисбәтле «әдәби дуслар», «әдәби дошманнар» аспектын ачыклауга күчә. Ул урынсыз мактаулар шагыйрьнең кимчелеген, җитешсезлекләрен тану, үзенә тәнкыйть күзе белән карау юлын япты дигән фикерне яклый.
Ә «әдәби дошманнар», киресенчә, кешенең аяк басуына, ныгыуна җирлек әзерли. Чыдамлылык, тырышлык, көч, җитдилегеңне камилләштерү теләген үстерә. Ихтыяри көчле кешеләр акыллы дошманнары булуга сөенәләр дигән карашта тора Ибраһимов. Р. Фәхреддин үзенең 1916 нчы елда «Шура» журналының берничә санында бастырган «Интикад вә тәган» мәкаләсендә шушы фикергә аваздаш уйлануларын тәкъдим итә: «Адәм углы үзе хакында мәдех кенә түгел, бәлки мәдех белән берлектә косурлары (кимчелекләре) сөйләнүен дә ишетергә тиеш. Мәдех кенә ишетеп тору инсаннар өчен иң зарарлы нәрсәдер. Әгәр дә «мәдех»нең зарары яхшы аңлашылып җитсә иде, дошманнар үз дошманнарыны зәмм (орышу) итәчәк урынса мәдех кенә итеп торырлар иде» (11, 392 б.). Бу яктан да, Г. Ибраһимов уйлавынча, Тукайга бәхет елмаймый.
Тукай үз әдәби дошманнарының барлыгын, аның иҗаты, шәхесе, татар шигърияте күгендә тоткан урынына нисбәтле капма-каршы бәяләр яшәве, вакыты белән нахак сүзләр әйтелүе турында белгән. Зур горурлык белән, шактый кискен, үткен, усал тел белән аларга үз мөнәсәбәтен, җавабын «Җавап» (1909), «Дошманнар» (1912), «Мөнтәкыйд» (1912), «Интигадка мөтәгалликъ (тәнкыйтькә бәйләнешле) (1912) әсәрләрендә шагыйрәнә белдергән, һәм аның бу рухтагы шигырьләре 1910 нчы елларда мәйданга килә. Әйтергә мөмкин, дуслык, дошманлык мотив сыйфатында гәүдәләнеш таба. Р. Фәхретдиннең тәнкыйть, аның шартлары, тәган тирәсендә уйлануларын белдергән мәкаләсендә «матбугат этләре» дигән гыйбарә килеп керә. Бу мәсьәләдә «эт», «эт өрү» шагыйрьнең яраткан образына әверелә.
Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер:
Барчы, эт, гомрең буе шул күктә йолдызга үр!
(«Җавап»)
Күренә ки, Тукай үзенә язылган мәкаләләрне, рецензияләрне кеше шәхесен сүгү, кимсетү, әдәбият мәйданында аның дәрәҗәсен тлэшерү максаты белән язылган тәнкыйтьнең бер төре -тәган кысаларында карый.
Г.Тукай кебек олы талант иясен, милли шигърияттә үз әдәби мәктәбен, юнәлешен, тудырган шагыйрьне бер калыпка салу уич тә мөмкин түгел. Тормыш яшәеш кануннарыннан чыгып хөкем иткәндә бу күренеш табигый хәлләрдән исәпләнә. Әдәби дуслык, әдәби дошманлык мәсьәләсенә фәлсәфи якын килергә тырышканнар. Татар хатын-кызларыннан беренче булып Казан император университетында укучы, Сталин шәхес культы елларында фаҗигале язмышка дучар ителүче Ә. Мөхетдиния карашы игътибарга лаек: «Шулай дөнья белән сугышырга тотынгач, һәрнәрсәнең барышын тикшереп, халыкның гаебен үзенә ачып биргәч, әлбәттә шагыйрьнең дусты да, дошманы да күп булуы бик табигый,  аның кеше сүзенә исе китми, ул «кул кулны юа, икесе дә пакъ тора» дигән кагыйдәдән югары» (6, 283 б.).
Соңгы елларда Ибраһимов белән Тукай каршылыгын ачыклау юлында кызыклы һәм дәлилле фикерләр күп яңгырады. Аларның барысын бер үзәк тирәсенә җыйганда, укучыны ышандырырлык концепция калыплаша. Ә Г. Тукайга татар халкының олы шәхесләреннән энциклопедик галим Р.Фәхретдин, М. Бигиевләрнең каршылыклы мөнәсәбәте нәрсә белән аңлатыла? Сәбәп нәрсәдә?
Мәгълүм булганча, Р. Фәхретдин «Вакыт» газетасының 1906 нчы елгы бер санында Тукайны гарәп шагыйре Мәгарри белән чагыштыра. Җамал Вәлиди шагыйрьнең сайланма әсәрләре җыентыгына зур күләмле монографик кереш мәкалә яза. Тукай тормыш юлы һәм иҗатының татар, төрек матбугатларында яктыртылышына күзәтү ясаганда, шушы фактны да үз язмасына терки. Әлеге язма Р. Фәхретдинне кулына каләм алырга этәрә һәм ул, әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен җыйнап, «Шура» журналының 1914 нче ел 22 нче санында «Мәсамәрә» (Мәшрикъ илә мәгъриб йолдызлары) исеме астында мәкалә бастырып чыгара. Әйтергә кирәк, мәкаләнең икенче кисәге Тукай шәхесе, шигъриятенең идея-эстетик үзенчәлекләре, шагыйрьлек баскычы турында уйланулар белән сугарылган.
Р. Фәхретдин Тукайны Мәгарри белән чагыштыруны үзенең татар дөньясында да Мәгарри кебек олы шагыйрь күрү теләге белән эшләнгәнлегең әйтә. Тукай шигырьләре һәм Мәгарри җыентыклары белән танышып чыкканнан соң аларны янәшә кую, Тукайны «шагыйрьләр философы һәм философлар шагыйре», гыйлем диңгезе вә гакыл хәзинәсе Мәгарригә тиңләү мөмкин түгеллекне кистереп куя.
Аннан соң шушы фикерен шәрехләүгә күчә, укучы белән үз уйлануларын бүлешә. Бу кисәктә шигырьне ауропача аңлаган Г. Ибраһимов белән шәрыкче Р.Фәхретдиннең карашлары кисешә.
Р. Фәхретдин Тукайны соңгы юлга озаткан көннәрдә, көндәлек матбугаттагы активлыкка салкын мөнәсәбәт белдерә һәм шул уңайдан Тукайның шагыйрьлек сәләтенең моннан берничә ел элек күмелүе турында искәртә. Аның табигатьтән, тумыштан     бирелгән     талантының     ачылмыйча     калуының сәбәпләре төсендә Тукай яшәгән мохит, тиешле тәрбия алмау, мәхәббәт дөньясы белән бәйләнеш булмау күрсәтелә.
Г. Ибраһимов, Р. Фәхретдиннең хөкемнәре, уйланулары бүгенге көндә берьяклылык, бер тарафлык дип бәяләнсәләр дә, алар Ф. Әмирхан, Җ. Вәлидине битараф калдырмый. Шунысы игътибарга лаек: Тукайны татар халкы язмышыннан, үзе яшәгән мохитеннән, Казаныннан аерып алып, шәрекъ һәм гареб әдәби-эстетик фикер казанышлары ноктасыннан бәяләүне Җ. Вәлиди тәнкыйтьләп чыга. Әмма Ф. Әмирханның «Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим» (1923), Җ.Вәлидинең «Тукайның шагыйрьлеге» (1923) мәкаләләрендә шагыйрьнең әдәби репутациясе, шагыйрьлек дәрәҗәсе мәсьәләсе Г. Ибраһимов, Р. Фәхретдин карашлары йогынтысында шәрехләнә. «Тукай философ шагыйрь түгел: монда, әлбәттә, ике төрле караш булмас. Тукай томрап тора торган диңгез түгел. Тукайда тирәнлек юк», (6, 264 — 265 б.) — дигән юлларда Р. Фәхретдиннең Мәгарри белән Тукай дәрәҗәсе турындагы хөкемнәренең күләгәсе чагыла. Ә Ф. Әмирхан оппонентларының мәкаләләрендә күрсәтелгән дүрт сәбәпне саный, үзе дә сизмәстән, үз карашларын Г.Ибраһимов һәм Ф. Фәхретдиннәрнең сукмагына сала.
Теге яки бу әдипнең әдәби абруе югары күтәрелүдә, дәрәҗәсенә зыян килүдә вакытлы матбугат зур роль уйный. Тукаевның әдәби даны, шагыйрьлек миссиясе хакындагы бәхәс, фикер, бәя-хөкем бәрелешләре газета-журнал сәхифәләрендә бара. Үз иҗти магы й-сәя си эшчәнлегендә халыкның милли үз аның үстерүдә көндәлек матбугатның ролен тирән аңлаган Г. Исхакый «Тукай – матбугат» мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Тукайны пропагандалауда, аның иҗатын шәрехләүдә, милли асылын ачуда матбугатка зур вазыйфа йөкли: «Бу фикергә каршы килүче юк иде вә шул фикерне матурландыру, мәрхүм Тукайның — бәхетсез Тукайның ач, мохтаҗ тормышын бизәп, матур итеп күрсәтү, Тукай хакында милли бер шагыйрь исемене һәм каһарман, һәм пакъ, һәм матур иттерү матбугаты-мыз, әдәбиятымызның бурычы, киләчәк буын алдында вазифасы иде» (12, 83 б.). Бу вазыйфа Исхакый тарафыннан матбугатның көчен, чисталыгын, сыйфатын билгеләүче бер үлчәү төсендә тәкъдим ителә, әмма ул бу яктан әдипне канәгатьләндерми. Аеруча Исхакыйны Тукайның кыйммәтен төшерә торган, аны ихтирам хисенә зарар китерә торган язмаларның басылуы борчый. Ул аерым бер мәсьәләләрдә бик сакланып каләм йөртергә чакыра. Тукай хакында аз гына булса да шөбһә уята торган сүзләр сөйләүне, төрле уйларга сәбәп булган мәкаләләр язуны милли тәрбия җәһәтеннән җинаятькә тиңли.
Кайчакта гомуми тенденциягә бирелеп, татар мәктәп-мәррәсәләрендәге Тукайның әдәби мохитен, Җаек, Казан шәһәрләрендәге әдәби-мәдәни хәятен кечерәйтеп күрсәтү күзәтелә. Шагыйрьнең әдәби абруен, шагыйрьлек дәрәҗәсен күтәрүдә «Мотыйгыя» мәдрәсәсендәге әдәби мәҗлесләр, Казандагы әдәби кичәләр, Шәрык клубы әһәмиятле роль уйнаган. Г. Шәрәф, Ф. Әмирхан һ.б.ларның язмаларында әдәбиятны сөючеләр түгәрәге, мәҗлес әгъзаларының Тукай әсәрләрен яратып тыңлаулары, кабул итүләре турында фактлар теркәлеп калган: «Түгәрәк» дәвам иткән вакытларда байтак әсәрләр укылды. …Шулай да «түгәрәк»тә Тукайның «Печән базары» кадәр иптәшләргә куәтле тәэсир калдырган әсәрне хәтерли алмыйм» (6, 102 6.).
Күзәтүләргә нәтиҗә ясап, шуларны әйтергә мөмкин. XX гасырның беренче чирегендә Г.Тукайның шагыйрьлек дәрәҗәсе, әдәби абруе мәсьәләсе гыйльми-нәзари, әдәби-тәнкыйди фикердә кызыл җеп булып сузыла. Ул 1906 нчы елларда көн тәртибенә куелып 1920 нче елларның урталарына кадәр кызыклы үсеш кичерә. Бер фикер икенчесе тууга юл ача, өченче төрле караш үзеннән алдагысын инкарь итә. Тукай шәхесе, әдәби шөһрәт тирәсендә барлыкка килгән бәя-хөкемнәр, үлчәүләр бер-берсенә бәйләнеп, үрелеп үсеп, бер буын, фикерләр чылбырын тәшкил итә. Шунысы кызык: 1925 нче елларга кадәр дә Тукай өчен көрәш бара. Югыйсә, Тукай иҗатын, шәхесен марксистик-ленинчыл идеологиягә буйсындыру, социалистик төзелешкә хезмәт иттерү максаты куелмый, сәяси басым юк. Әмма гасыр башында галимнәрне, әдипләрне башка ориентирлар борчый. Тукай шагыйрьлеге, аның даны, әдәби шөһрәте өчен фикер бәрелеше милли сүз сәнгате, яңа әдәбиятның үсеш юнәлеше өчен көрәшү белән бәйле була. Шагыйрьнең әдәби абруе мәсьәләсенең үзәгендә, иң беренче чиратта, Тукай иҗатының асыл сыйфатлары — халыкчанлык, миллилек турында әдәби-эстетик карашлар ята. Тукай иҗаты өчен көрәш халыкчан, реалистик әдәбият өчен көрәшкә барып тоташа.

Әдәбият:
1. Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте. Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. — Казан, 1997.-322 6.
2. Әмирхан Ф. Әсәрләр: 4 томда. 4-т. / Әдәбият — сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар / Ф. Әмирхан. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. — 389 б.
3. Мәхмүтов Һ. Замандашлар бәяли / Һ. Мәхмүтов // Мирас. — 1992. — № 4. — 79 — 88 б.
4. Исхакый Г. Шагыйрь Габдулла Тукай / Г. Исхакый // Татарстан. — 1998. — № 2. — 7 — 12 б.
5. Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. 5 т. / Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1910 — 1933) / Г. Ибраһимов. — Казан: Татар.кит.нәшр. 1978. — 614 б.
6. Тукай турында замандашлары: Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1960. -294 б.
7.Фәхретдинов Р. Мөсамәрә / Р. Фәхретдинов // Шура.-1914.-22.-701 -704 6.
8. Ибраһимов Г. Актык сәлам / Г. Ибраһимов // Татарстан хәбәрләре. — 1992. — 10 июль.
9. Ибраһимов Г. Талант трагедиясе / Г. Ибраһимов // Мирас. — 1992. — № 4. — 84 — 86 6.
10. Исхакый Г. Милли фаҗига / Г. Исхакый // Мирас. — 1992.-№4.-80-826.
11. Фәхретдинов Р. Интикад вә тагын: Интикадмы? Тәнкыйтьме? Интикадның фаидәсе / Р. Фәхретдинов // Шура. — 1916.-№ 17.-391 -193 6.
12. Исхакый Г. Тукай мәхәббәте / Г.Исхакый // Мирас. — 1992. -№4.-82-846.

(Чыганак: Фәнни язмалар – 2007: җыентык (фәнни редакторы И.А.Гыйләҗев. – Казан: Казан дәүләт университеты нәшрияты, 2008. – 398 б.).



 

Комментарий язарга


*