ТАТ РУС ENG

Гыйлаҗев Таһир Тукай мәктәптә


Татар әдәбиятын мәктәптә укыту программа, дәреслек-хрестоматияләрендә Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр күп бирелә. Аның әдәби мирасына игътибар, зур урын бирелү, шөбһәсез, дөрес. Монда бәхәсләшеп торырга бернинди нигез юк.

Үзгәртеп коруларга кадәр укучыларга аның күбрәк өстен катлауларны, гади халык җилкәсендә яшәүче, изүче естен сыйныфларны тәнкыйтьләгән, иҗтимагый гаделсезлек, җәбер-золым, кеше иреген кысу, бозуга каршы ризасызлык, протест белдергән шигырьләре тәкъдим ителде. Соңгы елларда бу өлкәдә эш уңай якка үзгәрде, басылып чыккан китапларда Тукай поэзиясенең төп үзенчәлекләрен билгеләгән, шагыйрь шәхесенә һәм мирасына мәхәббәт уятучы гүзәл камил, күңел шигырьләре дә урнаштырылды. Шулай да мәктәптә Тукай дәресләре көтелгән нәтиҗәне биреп бетермиләр әле. Җитешсезлекләр, кимчелекләр, чебешне көзен саныйлар дигәндәй, чыгарылыш имтиханнарыңда, абитуриентларның төрле баскычтагы уку йортларына керү сынауларында ачык күренә. Димәк, шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен, шигъриятен өйрәнүне яхшыртасы, кулланылган ысул, алым, чараларга үзгәреш кертәсе бар. Мәктәпләрдә Г.Тукайны укыту мәсьәләсе тирәсендә XX йөз башында ук эзләнүләр башлана. Ул шул дәвер проблемалары, әдәби, тәнкыйди, методик атмосферасы белән тыгыз бәйләнештә карала. Бу дәвердә дөнья күргән дәреслек-хрестоматияләр шагыйрьнең әсәренә күп урын бирә, методик характердагы мәкаләләр дә языла.

Шундыйларның берсе — Г.Исхакыйның «Тукай мәктәптә» мәкаләсе. Бу ике олы шәхеснең үзара мөнәсәбәте махсус өйрәнүне сорый. Бер-берсен күреп белмәсәләр дә, алар арасында үтә дә кешелекле, ихтирамлы, ихлас һәм әдәби, һәм шәхси мөнәсәбәт урнаша. Аңа озак һәм киң тукталып тормастан, Г.Исхакыйның шагыйрь иҗаты аның татар әдәбиятында тоткан урыны, мирасының әдәби кыйммәте вакытсыз, фаҗигале үлеме кебек мәсьәләләрне яктырткан күпсанлы тәнкыйди, публицистик мәкаләләр язуын («Милли фаҗига», «Тукай мәхәббәте», «Мәрхүм Тукай», «Тукай мәрхүм» һ.б.), төрле әдәби, милли проблемалар уңаеннан әдәби әсәрләрен дә Тукай образына мөрәҗәгать итүен («Мөгаллимә» драмасы, «Ул әле өйләнмәгән иде» повесте) әйтеп узасы килә.

Югарыда искә алынган мәкалә 1914 елда язылып, «Мәктәп» журналында басылып чыга һәм ул Г.Исхакыйның каләмен бөтенләй башка юнәлешкә — әдәбиятны укыту методикасы фәненә борып җибәрә. Бу хезмәт авторның матур әдәбият, әдәбият дәресләре, әдипләр иҗатын аерым алганда. Г.Тукай шигъриятен мәктәптә укыту мәсьәләләренә кагылышлы һәм бүгенге көн өчен әһәмиятле булган кыйммәтле фикерләрен эзләнүләрен чагылдыра. Ул татарларда мәктәп-мәдрәсәләр, алардагы эчке тәртипләр, уку-укыту программалары, ысуллары, дөньяви фәннәрдән белем бирү кебек мәсьәләләрне яктыртып, публицистик характерда мәкаләләр белән 1906 елларда ук чыгыш ясый башлый. М-н, «Хөсәеневләр мәдрәсәсе» («Таң йолдызы», 1906, 20 сентябрь), «Мәктәп — мәдрәсәләр» («Таң йолдызы», 1906 ел, 5 август), «Мәктәп-мәдрәсәләр мәсьәләсе» («Таң йолдызы», 1906 ел, 9 сентябрь һ.б.) «Тукай мәктәптә» исемле мәкалә үз темасының актуальлеге, заманча яңгырашы белән башкалардан аерылып тора һәм Исхакыйның, гәрчә ул әдәбиятны укыту мәсьәләләреннән ерак торса да, бу өлкәдә шактый методик мәгълүматлы, төпле фикерле, чор яңалыклары, уңышлары белән хәбәрдар булуын күрсәтә.

Мәгълүм булганча, 10-елларда мәктәп-мәдрәсәләрд әдәбиятны укытуда яңа агым барлыкка килә. Аның сү сәнгатен фәнни нигезгә куеп, яңача укыту билгели. Б агым методист галимнәрдән яңа дәреслек-хрестоматияләр әдәбият теориясе, әдәбият тарихына караган китаплар язуш сорый. Бу юлда Г.Ибраһимов, Г.Тукай, Г.Сәгъди һ.б. лар тарафыннан зур эш башкарыла. Мәсәлән, Г.Сәгъдинең «Мохтәсәр къәвәгыйде әдәбия» (Кыскача әдәбият кагыйдәләре) (1911), 1912 елда аңа «Кушымта» рәвешенд; «Гыйләвә» дөнья күрә. Шул ук авторның 1912 елда «Әдәбият ысуллары», 1913 елда «Әдәбият мөгаллиме» китаплары эшләнә. Г.Ибраһимов «Әдәбият дәресләре» (1916) язып, 1918 елда «Әдәбият кануннары» исеме астыңда бастырып чыгара. Г.Батталның «Нәзарият әдәбия» («Әдәбият теориясе» (1913), Җ.Вәлидинең «Татар әдәбиятының барышы» (1911) дигән хезмәтләре бу исемнәр рәтенә өстәлә һ.б.

Менә шушы шартларда Г.Исхакый әлеге мәкаләсендә Тукай иҗатын мәктәптә өйрәнү мәсьәләсенә бәйле рәвештә әдәбиятның мәктәптәге крыны, аны укытуның бурычлары, максатлары турында сүз алып бара. Ә алар — балаларны тормышка әзерләү, аны аңларга, төшенергә өйрәнү, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү, авторның үз кайгысы иттереп уйланырга өйрәтү. Балага кече мәктәп яшеннән үк милли рух сеңдерү, милли тәрбия бирү Г.Исхакый тарафыннан аеруча ассызыклана: «Балага рухани бер тормыш бирәбез, ул гына да түгел, әдәбият ашасындан, милли әдәбият ашасындан балага үз рухыбызны, милли рухыбызны сеңдерәбез, кабер ташына кадәр андан купмаслык иттереп, аның күңеленә милли рухның иң кирәкләрен кадаклыйбыз, аны мәңгегә татар итеп куябыз».

Автор бу максатларга ирешү юлларын да күрсәтә, ә алар — матур әдәбият, мәктәптә әдәбият дәресләре. Бу урында Г.Исхакыйнын икенче бер публицистик характердагы 1916 елда язылган «Милли җитешсезлегебез» мәкаләсенә тукталып китәргә кирәк. Ул анда милли әдәбиятның ролен бөтен бер халык язмышы белән бәйләп карый. Автор сүз сәнгатен татар милләтен руслашудан саклап калуда, аның инкыйразын булдырмауда, «үзлегебезне саклар өчен, үзебезнең аерым бер милләт булып яшәвебезне» дәвам итүдә әһәмиятле бик кирәкле чара итеп карый.

Әдәбият дәресләрендә исә — каләме, бөтен тормышы, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән милләткә хезмәт иткән әдипләр иҗатын өйрәнү. Шуларның берсе — һичшиксез, шагыйрь Г.Тукай, Г.Исхакый мәкаләсенең икенче өлешен мәктәптә Г.Тукай иҗатын ничек укытырга, ни өчен укытырга дигән сорауларга җавап рәвешендә оештыра. Ул «баланың милли рухына — баланың балалыгына муафикъ әсәрләр» рәтенә Г.Тукай шигъриятен кертә. Мәктәп-мәдрәсәләрнең башлангыч сыйныфларында шагыйрьнең әкиятләрен өйрәнергә чакыра. Аның иске хикәяләребезне шигырь белән сөйләгән «Шүрәле», «Алтын тарагы», «Мияубикәсе» үзенең мәүзугы ягыңдай балага бик аңлаешлы булган кебек, андагы мөназәрәләр ягындан да тәмам баланың үз дөньясыдыр, бала шуларны сөя-сөя укыганда хыял дөньясына бата вә үзенең хыялы белән шуның төсле хикәяләр төшенергә тотына, шаларны эшләргә, ясарга башлый. Автор фикереңчә, әкиятләр баланың хыялын киңәйтә, иҗади сәләтләрен үстерә, сөйләм телен баета. Аларны укырга һәм шигырьләрдәге матурлыкны аңларга өйрәнгән балаларга Тукайның табигать күренешләрен, пейзажны гәүдәләндергән әсәрләре — тәкъдим ителә. Алар (мөгаллим-мөгаллимәләр — Г.Т.) баланы иске хыял хикәяләреңдәй алып чыгып, Тукай шигыре буенча табигатьтә сиздерәләр, балага язын, көзен, авылын, шәһәрен белдерәләр, аларның аермаларын шигырьләренең гыйбарәләре белән баланың күңеленә беркетәләр Нәкъ шушы баскычта Исхакый балаларга русчадан шагыйрьнең тәрҗемә мәсәлләрен, әхлакый шигырьләрен бирүне хуплый. Бирегә, һичшиксез, «Эшкә өндәү», «Эш», «Мәктәптә», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләре керә. Г.Тукай тормыш сукмаклары, «олугъ бер шагыйрь булып, бөтен халыкның күңелендә хөрмәтле урын тотуының сәбәпләре белән таныштыру югары баскыч әдәбият дәресләренең Вазыйфасын билгели. Инде бу елларда шагыйрьнең «гали фикердәге чын шигырьләре» укытыла, аңлатыла. Бу урында Исхакый аның хис-кичерешләргә тирән, бай, йөрәк тавышы ишетелгән, сүрәтләү чараларын, образларын мул булган камил, матур, төзек күңел шигырьләрен һәм гражданлык лирикасын күздә тота. Автор терминнар белән эш итеп, үз теле белән әйтмәсә дә, мәкаләнең бу өлешендә әдәбиятны укытуның аңлаешлылык, кызыклылык, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, системалылык-материалның гадидән катлаулыга, түбәннән югарыга үсүе, гуманлылык, тәрбия һәм укытуйың берлеге кебек методик принципларны күрү кыен түгел.

Г.Исхакый әдәбият дәресләрендә Г.Тукай иҗатын өйрәнүнең ахыргы нәтиҗәсен түбәндәгечә аңлый. Беренчедән, бала күңелендә «Тукай» дигән бер кешегә зур бер ихтирам «тәрбияләү; икенчедән, шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча таныш булу; өченчедән, аның әсәрләреннән рухи азык алу; дүртенчедән, Тукайның тәрҗемәи хәле, шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер кешеләр тәрбияләү.

Г.Исхакый шагыйрьне сабый баланың дусты, яшьүсмернең фикердәше, тормышка аяк баскан егетнең таянычы, авыр чакларда, хәтта, киләчәктәге тарихи вакыйгаларда, тормыш тартышуында көрәштәше буларак карый. Мәктәптә бала Тукай берлән үсәргә тиеш. Тукай берлән булып мәйданга чыгарга тиеш — «Тукай берлән. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, дәшми калмам газраилне күргәндә дә» дип батырча тормышның тартышуына атларга кирәк. Тукай кебек тормыш авырлыгына карамыйча, кыю рәвештә, каһарманнарча татар халыкының якты киләчәге өчен көрәшкә әзерләү Тукай дәресләренең төп бурычы дип әйтә Г.Исхакый. Автор фикерен йомгаклап «Тукай яңа буынның үзен-үзе аңлавында, үзеннән-үзе дөньяга караш карауны ясауны-үзенең тирә-юнен тануында беренче роль тотачак шагыйребез, әдибебез, мөхәрриребездер», — дип яза.

Ә инде мәктәп-мәдрәсәләрнең вазифасы, мөгаллим мөгаллимәләрнең бурычы — аның биргән җимешләре берлән файдалана алу, аның биргән җимешләрен мөмкин кадәр киң иттереп тарату. Ана теленә, әдәбиятка беренче өмет биргән шагыйрь иҗатының үлемсезлеге, яше-карты күңелендә халык шагыйре буларак буыннан-буынга күчәргә тиешлеге Г.Исхакыйньщ шушы мәкаләсендә тагын бер кат раслана.

Хезмәттә авторның методик-педагогик карашлары белән беррәттән әдәби-эстетик фикерләре дә урын ала. Беренчедән, ул шагыйрь лирикасының ике төп хасиятен милли характерын һәм халыкчанлыгын аерып күрсәтә. Шулай да аның шигъриятендәге пейзаж, гражданлык, күңел лирикасы, ягъни мотивлар төрлелеге, аларның сыйфатлары, әсәрләрдәге хис-кичерешләр, тел байлыгы турыңдагы карашлары бу нисбәттән игътибарга лаеклы.

Авторның бу методик мәкаләсе Г.Исхакыйның энциклопедик характердагы акыл иясе булуын тагын бер кат дәлилли. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту үзгәреш кичергән чорда хезмәтнең әһәмияте тагын да арта, чөнки ул күтәргән мәсьәләләр бүгенге көнебезгә аваздаш, актуаль яңгырашлар, шигырь иҗатын мәктәптә өйрәнү өлкәсендә әйтелгән фикерләре, киңәшләре хәзер дә игътибарга лаек. Ул гына да түгел, соңгы вакытта мәктәп, мәгариф учаклары тоткан юлның, кыйбланың, алар алдына куелган бурыч, максатларның дөреслеген раслый.

 

Әдәбият

1.Исхакый Г. Тукай мәктәптә// Мәктәп. — 1914, — № 6. -10 апрель.)

2. Заһидуллина Д. Әдәбият укытуда яңа алым (1910-1917 елллар)// Гуманитарные науки: проблемы и аспекты изучения: Материалы Итоговой конференции Татарского гос.гуманитарного института за 1996 г. — Казан, 1997. -132-1396.

3. Исхакый Г. Милли җитешсезлегебез // Сүз. — 1916. -14, 19, 23 август.




(Чыганак: Тукай укулары. 22 апрель 1998 ел. — Казан, 1999)



Комментарий язарга


*