ТАТ РУС ENG

Гыйлемханов Риман Зәйтүнәкәй

2011 елның 28 октябрендә купкан ыгы-зыгының сәбәбе бер генә: Татарстанның Питрәч районы Шәле авылы урта мәктәбендә Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүледовага мемориаль такта ачарга тиешләр иде. Алай гына да түгел, кичен авылның Мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Р.Батулла пьесасы буенча куелган “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын күрсәтәчәк.

Шәле авылында “Тукай елы” бик истә калырлык булды. Халык шагыйре, Тукай исемен­дәге республика бүләге лауреаты Ренат Харис мәктәптә узган тантана вакытында ук: “Бу – тарихи көн. Мин бернинди энциклопедияләргә дә кермәгән шәхескә мемориаль такта куелуны хәтерләмим”, – дигән иде. Әйе, күренекле шәхес буларак рәсми теркәлмәсә дә, сәнгать әһелләре, әдипләр Зәйтүнә Мәүледованың Тукай язмышындагы роленә шактый бәя бирделәр инде. Р.Харис либреттосы (Р.Әхиярова музыкасы) буенча “Шагыйрь мә­хәббәте” исемле опера сәхнәгә менде. Р.Батулланың “Зәйтүнәкәй”ен Шәле егете, яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов сәхнә­ләштерде. Театрның әлеге спектакль белән сезон ачуы һәм премьераны иң элек Шәле халкы каравы да очраклы түгел. Тукайның “илһам­чысы” булган Зәйтүнә 1930-1934 елларда шушы авылда укыткан. Мемориаль такта ачу тантанасына аның укучысы Мөслимә апа Зарипова да килгән иде. Зәйтүнә иңнәренә ак шәл япкан, бик сөйкемле, зыялы кыз булып хәтеренә сеңеп калган аның. “Тормышта һөнәр сайлаганда да Зәйтүнә апаның йогынтысы булмый калмагандыр, 38 ел укыттым мин”, – диде ул.

Зәйтүнә турында мәгъ­лүматлар бик күп түгел. Тукай турында истәлекләрдә дә аның турында саран гына язылган, димәк, бу шәхесне өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Бәлки, Тукайга кагылышлы яңа мәгълүматлар да табылыр. Тантанада Зәйтүнәнең оныгы Фәридә Рәсүлева да катнашкан иде. Аның әйтүен­чә, бабасы Кадыйрҗан (Зәйтүнәнең ире) бик зыялы кеше булган һәм аның кулъязмалары Тукай шәхесенә дә ачык-лык кертергә мөмкин. Бу хакта Рабит Батуллага да әйткән идем, ул да Фәридә ханым аркылы эзләнүләрне дәвам итү ягында. Шунысы да кызык, Зәйтүнәнең улы, танылган әди­бебез Әтилле (Атилла) Расихның тормыш иптәше Зәкия Рәсүлева олуг шагыйребез турында “Тукай эзлә­реннән” дигән үлемсез китап калдырды. “Үлемсез” дип курыкмыйча әйтәм. Чөнки аннан соң шагыйрь эзләре буйлап үз теләге-ихтыяры белән ил-җирне айкап, аның танышлары белән очрашкан, туганнарын барлап Тукай шәҗә­рәсе төзегән кеше юк. Әле уйлап куйдым: “Зәйтүнә тармагы”н тәфсил­ләбрәк өйрәнсәк, Тукаебыз хакында тагын да мәгълү­матлы булыр идек.

Мин Шәле халкына шаккатып, сокланып та йөрдем. Артык тавыш куптармый-нитми генә “Тукай елы”на менә ди­гән бүләк әзерләгәннәр. Питрәч муниципаль районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да нинди генә заманнар килсә дә, үз тормышын кора белә торган авыл халкын мактап алды. Үзе бераз тыйнакланды бугай. Мәктәп директоры Мин­зифа Хәсәнова аны “безнең атабыз кебек”, ди. Район җитәкчеләренең кайберләре милли мәсьәләләргә бик егылып төшми бит ул. Ә Шәйхулла әфәнде мондый чараларга ихлас күңелдән ярдәм итә икән. Тантанага ул бүләк белән килгән иде. Әсәр­нең авторы, режиссеры, актерларына премия тапшырды. Ирексездән, депутат Разил Вәлиевнең: “Кешеләр кебек үк дәүләтләр дә ике аякта басып тора”, – дигән сүзләре искә төште. Бер аяклары – сәнәгать-җитештерү булса, икенчесе – сәнгать, мәдә­ният, фән, мәгариф. Сө­ек­ле җитәкче­ләребезнең барысы да шулай уйласа, аксаклап гомер кичермәс идек без.

Шәле мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Күңеле нечкәреп киткән Батулла, бөтен театрларның премьера спек­такльләре Шәледә узсын иде, дигән теләк белдерде. Ул хаклы да булгандыр. Шәле халкы “Зәйтүнәкәй”не алкышлар белән бүлә-бүлә һәм… яшь аралаш карады. Финалда инде вафат Тукай “Тормыш тә­рәзәсе”ннән Зәйтүнәнең алдагы язмышын күзәтә. Тышта ап-ак кар ява, ә Зәйтүнә үзен дөньясын онытып яраткан Кадыйрҗан белән кавыша. Бу тетрәндергеч эпизод нибары 2-3 минут вакытны ала, әмма Зәйтүнә бәхете һәм милләт өчен мәхәббәттән ваз кичкән Тукай фаҗигасе күңелләрне актарсын өчен шушы мизгел­ләр җитә калды. Залда­гы­ларның күбесе күз яшьләрен сөртеп утырды.

Безнең дә күңелләр кузгалып, сыкрап куйды. Шәледә яңадан Тукай рухы яңарды.



(Чыганак: Ватаным Татарстан, 01.11.2011)


Комментарий язарга


*