ТАТ РУС ENG

Гыймадиева Наҗия Бакый Урманче (1897-1990)


Халыкта үзенең эше, акылы, белеме белән аерылып торган кешене «аксакал» дип атау гадәте бар. Бу сүз Бакый ага Урманчега тулысы белән туры килә. Күренекле язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт болай дип язган иде: «Бакый Урманче — сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның башы, аксакалы. Без, яңа татар поэзиясенә һәм татар музыкасына нигез салучылар кемнәр дип сораганда —беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш, дип җавап бирсәк, инде, татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем, дигәндә, Бакый ага Урманче! дип җанлы рәвештә әйтә алабыз».
Татарстанның Тукай бүләге лауреаты Бакый Урманченың иҗатын татар сынлы сәнгатенең үсү, формалашу процессыннан аерып карап булмый. Аның бөтен тормышы, иҗаты сәнгатькә багышланган.
Булачак, рәссам 1897 елның 23 февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында укытучы гаиләсендә туа. Малай кечкенәдән үк бабасы Хәсәннең оста буяучы булуын ишетеп белгән, әнисе һәм апаларының чигү-туку эшләрен күргән, гарәп хәрефләре бизәкләп язылган шәмаилләргә карап сокланган. Бу күренешләр булачак рәссам күңелендә, әлбәттә, үз эзләрен салганнардыр. Рәссам үз гомеренең беренче истә калган көннәреннән бирле рәсем ясавын, балачактан төрле уенчыклар әвәләвен, агач белән эш итәргә яратуын, скрипка уйныйсы килгәч, үзе скрипка эшләп, моңлы көйләр уйнавын хәтерли.
Бала вакыттагы бу мавыгулар аның гомерлек юлдашына әверелә.
Ул 1907—1914 елларда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Казан сәнгать мәктәбендә уку теләге көчле була. Ләкин ул бу теләгенә бары 1919 елда гына ирешә.
1920—1926 елларда Б. Урманче Мәскәү югары, сәнгать институтында (ВХУТЕМАС—Высшие художественно-технические мастерские) укый. Институт, аудиторияләр, остаханәләр, музейлар, театр һәм концерт заллары, берьюлы ике факультетта уку, чит телләрне өйрәнү, рәсем сәнгате буенча дәреслекләр төзү —барысына да өлгерә егет.
1926 елда Б. Урманче Казанга кайта, сәнгать техникумында укыта башлый. Шушы дәвердә «Сепаратор янында», «Бикбулатов портреты», «Татар кызы», «Кичү» рәсемнәрен иҗат итә, үзенчәлекле оста буларак таныла.
Илдә барган канлы репрессияләр дулкыны Б. Урманчены да читләтеп үтми. 1929—1933 елларда ул тоткынлыкның авыр газапларын татый. Кайткач, Мәскәүдә, Урта Азия якларында  эшли.   Алтмышынчы   еллар   башында   (1958   елда) гына яраткан Казанына әйләнеп кайта.
Бакый ага бик күп сәнгать эшлеклеләренең портретларын, пейзажлар, натюрмортлар һ. б. төр картиналар тудыра. Алар хис байлыгы, тирән эчтәлекле булуы белән таң калдыра.
Графикада рәссам — Тукай, Дәрдемәнд шигырьләренә, поэмаларына менә дигән иллюстрацияләр иҗат итүче һәм оста рәсемнәр («Шүрәле», «Соңгы яфраклар» һ. б.) авторы.
Скульптурада исә ул фикер куәте, монументальлеге, аны мәрмәр, агач, бронза кебек материалларда гәүдәләндерә белүе белән әсир итә. М. Җәлил, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Мәрҗани һәм башка олы шәхесләрнең сыннары онытылмаслык тәэсир калдыра. «Сагыш», «Наз», «Язгы моңнар», «Сөембикә» кебек әсәрләре эчке җылылыгы белән үзенә тарта.
Урманченың әсәрләрендә Казахстан һәм Үзбәкстанның, Татарстан һәм Башкортостанның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапкан.
Бөек Тукай поэзиясе — Урманченың илһам чыганагы. «Шүрәле», «Кисекбаш», «Печән базары» һәм йөзләрчә башка әсәрләре —моның ачык мисалы. Архитектура һәм скульптураны кушу ысулын дәвам иттереп, рәссам 1976 елда Тукай мемориаль комплексын тәмамлады. Бу һәйкәл татар халкының яраткан шагыйренә аның иң зур бүләге, иң зур хөрмәте булып тора.
Бакый ага Урманче гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итте. Ул үз халкына бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә калдырды, үз тормышы белән күпләрне сокландырды. Аның татар сәнгатенең горурлыгына әйләнгән, халкыбыз, мәдәниятебезнең җитди казанышы булган рәсемнәрен, уймаларын (скульптура) карап таң калмаган кеше юк.

Сораулар һәм биремнәр
1.    Татар сынлы сәнгатен үстерүдә Урманченың роле нинди?
2.    Олы иҗатчы нинди темаларга мөрәҗәгать иткән?
3.    Урманченың Г.Тукай шәхесенә  һәм иҗатына мөнәсәбәте турында сөйләгез.
4.    Талант һәм тырышлык бердәмлеген ничек аңлыйсыз? Бу сыйфатлар Б.Урманчеда ничек гәүдәләнә?

(Чыганак: Миңнегулов Х., Гыймадиева Н. Татар әдәбияты. Рус мәктәпләренең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1996).



 

Комментарий язарга


*