ТАТ РУС ENG

Гыймранова Г. XX гасыр башы татар шигъриятендә аваз кабатлауларның эстетик вазифасы


Шигъри сөйләм теле, беренче чиратта, авазлар составы ягыннан оеша. Фонетик элементларның билгеле бер тәртипкә салынган булуы шигъри әсәрдәге сәнгати уйланмага буйсынган үзенчәлекле мәгънәне барлыкка китерә. Шигъри текстны авазлар ягыннан оештыруда төп принцип булып, кабатлау принцибы тора. Әлеге күренеш еш кына халык авыз иҗатында, матур әдәбиятта, аерым алганда, шигърияттә сурәт тудыру, әсәрнең аһәңлелеген, укучыга тәэсир көчен арттыру өчен кулланыла.

Аваз кабатлауларның берничә төре бар: иң киң таралганы -аллитерация — әдәби нәфис сөйләмдә һәм халык телендә сәнгатьлелекне, сурәтлелекне көчәйтү максатында бер үк яисә охшаш тартыкларның кабатланып килүе. Әдәби әсәрнең тәэсир көчен арттыруда сузык авазларның еш кулланылуы — ассонанс күренеше дип атала. Эвфония — бер үк төрле сузык яки тартык аваз тезмәләренең күбрәк кулланылуы нәтиҗәсендә, сөйләмнең югары һәм экспрессив яңгырашы барлыкка килү [Хаков, 1999, 168-169].

Курбатов Х.Р. фонетик-стилистик алымнарның татар шигырь төзелешендә әһәмиятле роль уйнавын күрсәтә һәм аларны кулланганда чаманы белергә, теге яки бу авазны кабатлауның күңелдә нинди тәэсир уятуын яхшы тоярга кирәклекне искәртә [Курбатов, 1971, 185]. Чөнки авазлар кабатлану билгеле бер стилистик максатлардан чыгып эшләнмәгән очракта, аларның урынсыз кулланылуы ямьсез яңгыраш -какофония күренеше барлыкка килүгә сәбәпче була.

Хаков В.Х. сәнгатьле сөйләм тудыручы фонетик-стилистик алымнарның татар халык авыз иҗатында зур урын тотуын күрсәтә: Тел очы татлы, тел төбе татлы (т авазы), туган телен кадерләгән халык кадерле булыр (л авазы), аз сүз — үз сүз, күп сүз — чүп сүз (ү авазы), ачу дошман, акыл дус, ачуыңа акыл куш (а, у авазлары), кырда бер алачык, алачык эчендә капчык, капчык эчендә карчык (кы-ка, че-чы) [Хаков, 1999, 168 — 170].

Сүзләрнең әйтелешенә (яңгырашына) нигезләнгән сурәтләү алымнарының гүзәл үрнәкләрен XX гасыр башы татар шигъриятендә, аеруча халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатында күрергә мөмкин. Х.Х. Кузьмина Г. Тукай шигырьләрендә аллитерация барлыкка китерүдә төп рольне т, д, р һәм с, з, ш тартыклары уйнавы турында билгеләп үтә [Кузьмина, 2006, 55].
Г. Тукай иҗатында авазлар кабатлануның иң ачык үрнәге -"Пар ат" шигыре.  Әлеге әсәрдә к,  т,  п, р авазлары актив кулланылып, ат тояклары тавышы ишетелгәндәй була, әлеге тартыклар шигырьгә күңелле моң, шатлык өсти:

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

"Шагыйрь" исемле шигырьдә исә, к, р һәм т тартыклары күп кулланылу фикергә кискенлек, катгыйлык бирә:

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели.

Гомумән,   т   авазы   —   Г. Тукай   шигъриятендә   иң   зур тасвирый   мәгънәгә   ия   булган   авазларның  берсе.   Мисалга барыбыз  да  яттан   белә  торган  "Туган  тел"   шигырен   генә китерик:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

С,   ч  һәм  ш тартыклары  да  шагыйрь   иҗатында  сурәт тудыру, мәгънә һәм форма берлеге оешуга китерә:

Сач та җиткән, алдырырга куркыныч, бик куркыныч:
Тотса баштан сачтараш, шылтыр да шылтыр җон ага.
("Саташкан").

Әлеге     шигырьдә   билгеле     бер     авазларның     актив кулланылышы сурәтнең тәэсир көчен тагын да арттыру, кеше күңеленә шом салуга китерә.

"Бәйрәм бүген" шигырендә исә, б тартыгы иң зур урынны алып тора:

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Күргәнебезчә, шигъри әсәрдә билгеле бер авазларның еш кулланылуы аңа аһәңлелек, сурәтлелек өсти. Мондый шигырьләр үзләреннән-үзләре "җырлап", көй сорап тора. Шуңа да Г. Тукайның күп кенә шигырьләре көйгә салыну гаҗәп түгел. Галим К. Миңнуллин да хәзерге җыр жанрында авазлар аһәңдәшлеген булдыру өчен актив кулланыла торган фонетик чараларны автор җырларына Г. Тукайның "Бәйрәм бүген", "Пар ат", "Милли моңнар" әсәрләре алып килүен билгеләп үтә [Миңнуллин, 1998, 117].

С. Рәмиев исә шигъри әсәрләрендә н һәм р авазларын бик яратып куллана:

Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнең дә
Бер болытлы көн генә,
("Авыл").

Дәрдмәнд  шигырьләрендә дә билгеле бер  мәгънәгә  ия булган аваз кабатлаулар еш очрый:

Шаулый диңгез…
Җил өрәдер…

Җилкәнен киргән кораб! ("Кораб"). Җ, ш һәм р авазлары чиратлашып, җил, диңгез тавышлары ассоциациясен тудыралар.

Күргәнебезчә, тартык авазларны кабатлау ярдәмендә әсәргә тирән мәгънә салырга мөмкин. Сузык авазлар да әлеге өлкәдә зур әһәмияткә ия.

Г. Тукайның  күп   кенә  шигырьләрендә  без  аллитерация белән беррәттән, ассонанс күренешен дә очратабыз:

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу…

"Бишек җыруы" шигырендәге ә һәм и авазларының салмак кына   күчеше   тынлык,   тынычлык,    рәхәтлек   ассоциациясе тудыра.

"Г. Тукайның мәхәббәт турында язылган шигырьләрендә мондый салмак агышлы, көйгә салынган юллар юк диярлек. Мәхәббәт, сөю, ярату — дулкынландыргыч хисләр, шуңа күрә шагыйрь аны тигез ритмга салмыйча, калын һәм нечкә сузыкларны аралаштырып бара:

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, — төшми яңгыр тамчысы,
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы?!
("Мәхәббәт")" [Кузьмина, 2006, 56]. С. Рәмиев иҗатында да сузыклар чиратлашуга корылган юллар очрый:

Мине утка аткан ул — син,
Мине суга салган да — син,
Утка янсам, суга батсам,
Тартып алган Аллам да — син!

"Син" шигырендәге а, у һәм и авазлары чиратлашу контекст белән тыгыз бәйләнешкә кереп, лирик геройның сөйгәнен билгеле бер югарылыкка күтәрә.

Шагыйрьләр эвфония күренешенә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә бер үк сүзләрне кабатлау   ярдәмендә   дә   югары   яңгырашка, сәнгатьлелеккә ирешә:

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
("Үз-үземә").

Әлеге   күренеш   С.   Рәмиевнең   шигырьләренә   дә   хас, үзенең фикерләрен укучыга үтемле итеп җиткерү өчен ул еш кына авазлар, сүзләр кабатлануга мөрәҗәгать итә:

Сызла, сызла, сызла, күңлем!
Сызла бер туктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!
("Сызла, күңлем!").

"Мин"   шигырендә   "мин"   сүзе   еш   кабатлану   сәбәпле, беренче зат алмашлык мәгънәсе контексттан калкып чыгып, фикер тулылыгына ирешүгә ярдәм итә:

"Мин!" димен мин, яшәсен "мин!"  

"Мин" минемчөн Алла ул. Дәрдмәнд   бер   үк   сүзләрне   кабатлауны   үзенчәлекле куллана, строфаның һәр юлын бер үк сүзгә башлап, анафора алымы тудыра:

Илдә бер дуст булмаса гәр,
Ил бөтен — дошман түгел!

Бер үк сүзләр кабатлану рифма тууга да хезмәт итә:

Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар,
Телемнең дә зәһәр очлы инәсе бар.

Димәк,   фонетик  чаралар   әдәби   сөйләм   телен   нәфис, аһәңле, матур яңгырашлы итүдә зур әһәмияткә ия, һәм аларны урынлы куллану шагыйрьләрнең осталыгын, зәвыгын күрсәтеп тора.

 

 

Әдәбият:

1. Кузьмина   Х.Х.    Фонетик   стилистика   мәсьәләләре   / Х.Х. Кузьмина. — Милли мәдәният, 2006. — № 11. — 55 — 57 б.

 

(Чыганак: Фәнни язмалар – 2007: җыентык (фәнни редакторы И.А.Гыйләҗев. – Казан: Казан дәүләт университеты нәшрияты, 2008. – 398 б.).



 

Комментарий язарга


*