ТАТ РУС ENG

Хаков Вахит Татар әдәби телен үстерүдә Г.Тукайның роле


Татар халык шагыйре Габдулла Тукай үзенең табигый сәләте, сихри моңы һәм әсәрләрендәге җанлы сөйләмнең эчке яңгырашы белән кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтүче һәм хәрәкәткә китерүче бөек шәхесләрнең берсе иде. Ул татар халкы тарихының иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай, катлаулы бер чорында мәйданга чыкты. Аның әдәби тел тарихында тоткан урыны да XX йөз башыңдагы шул вакыйгалар белән тыгыз бәйләнештә карала. Тукай әдәби телне халык сөйләменә якынайтуда, матур әдәбият һәм публицистика стильләрен үстерүдә гаять зур эш башкарды, телнең киң мөмкинлекләреннән файдаланып, тирән эчтәлекле һәм халыкчан әсәрләр иҗат итте. Ул әдәби телне элекке тар стиль кысаларыннан чыгарды, заман таләпләренә туры китереп, аңа киң үсеш юлы ачты. Татар әдәби теле тарихында гасырлар буе килгән уңай традицияләр Тукай иҗатында бер ноктага җыйнала һәм киң күләмдә гомумиләштерелә. Аның осталыгы да шунда: Тукай халыкны телнең гадилеге һәм матурлыгы белән тәэсирләндереп кенә калмады, аны рухи азык итте, сүзнең көчен дәлилләп һәм раслап күрсәтте. Татар теленең эчке хасиятен һәм иң нечкә төсмерләрен бик ачык тойган Җ.Вәлиди Тукай әсәрләренең теле турында болай язды: «Тукайның иң сөйдергән ягы, — ди ул, — шөбһәсез, аның тел вә өслүбедер. Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез, шуның белән бергә аһәңле вә сәлис язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк. Давыт кулында тимер ничек балавыз кебек булып эресә, Тукай авызында татар теле шулай эри»* (* Вәлиди Җ. Тукайның шагыйрьлеге // Мәгариф. – 1923. — № 3-4.).

Тукай татар әдәби телендә генә түгел, бөтен төрки әдәби телләр үсешендә тирән эз калдырды. Шагыйрь үзенең иҗаты белән XX йөз башында яңа юнәлештә үсеп һәм формалашып килгән азәрбайҗан, казакъ, үзбәк, төрекмән, башкорт, каракалпак, кыргыз, комык әдәби телләренә дә зур йогынты ясады. Урта Азия, Казакъстан, Урал буе, Кавказ язучылары Хәмзә, Кадыйри, Кербабаев, Аткай, Батырмурзаевлар, Юлтый, Кудаш һ.б. Тукай иҗаты үрнәгендә үз әдәбиятларын һәм әдәби телләрен тагы да үстерделәр һәм баеттылар. Шуңа күрә XX гасыр башында ук Тукай әсәрләренә игътибар иттеләр, аларны төрле телләрдә бастырып чыгардылар, шагыйрьнең иҗатына мәкаләләр багышладылар. Казакъ («Айкап»), азәрбайҗан («Молла Насретдин»), үзбәк («Садойи Төркстан»), төрек («Түрк йурду»), инглиз телләрендә басылып чыккан мәкаләләр шул турыда сөйли. Революциядән соң, 20—30 елларда ук, Тукай иҗаты турында хезмәтләр язылды һәм аның әсәрләре илебезнең күп телләрендә һәм чит илләрдә (француз, немец, венгр һ.б.) дөнья күрде.

Г.Тукай әдәби телне халыкның җанлы сөйләм теле нигезендә үстерүне иң әһәмиятле юл итеп сайлады. Бу юнәлеш аңа татар поэзия телен яңача үзгәртеп корырга мөмкинлек бирде. Шагыйрьнең татар әдәби телен үстерүгә һәм баетуга керткән иң зур өлеше дә шуның белән билгеләнә. Әдәби телдәге халыкчанлык юнәлеше дигәндә, Тукай һич тә сөйләү теле үзенчәлекләрен генә күздә тотмый, бәлки, язма һәм сөйләмә форманың үзара тыгыз үрелеп, кушылып бару тенденциясен яклый. Аның бу карашлары төрле стильләрдә язылган күп әсәрләре белән ачык дәлилләнә. Ул әдәби телнең язма традицияләренә тугрылыклы булып кала. Шагыйрь элек-электән килгән язма-китап теле үзенчәлекләреннән дә, сөйләү теленең киң мөмкинлекләреннән дә дөрес файдалана. Тукай әсәрләрендә телнең тарихи үсешендә күзәтелә торган борынгы төрки-татар сүзләре дә, шактый кулланылышта булган гарәп-фарсы алынмалары да очрый. Шагыйрь рус теле һәм Европа телләреннән кереп, телдә нормалашып бара торган сүзләргә дә зур игътибар бирә. Шул рәвешле ул җанлы сөйләмне әдәби тел дәрәҗәсенә күтәреп, киң мәйданга чыгаручы, аны бөтен халык өчен уртак һәм культуралы телгә әйләндерүче булды.

Тукайның замандашы һәм иҗади дусты, татар халкының классик әдибе Ф.Әмирхан шагыйрьнең үлүенә бер ел тулу уңае белән язган мәкаләсендә үк Тукай иҗатының нигезендә халыкчанлык ятканлыгын күрсәткән иде: «Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң — кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә төп көй, әсас иде. Менә шуңа күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды»* (* Әмирхан Ф. Азмы какканны вә сукканны… // Кояш. — 1913. — № 88.).

Әдәби телдәге халыкчанлык юнәлешенә Тукай үзенең мөнәсәбәтен яшьли билгели. Моңа халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү аеруча ярдәм итә. Шагыйрь фольклор әсәрләрен җыя, аларны туктаусыз өйрәнә һәм андагы үзенчәлекләрне әсәрләрендә бик оста файдалана.

Халык иҗаты әсәрләре шагыйрь күңелендә гаять зур көч булып гәүдәләнә. «Халык җырлары чын үземезнеке генә булганга, анда читләрдән, гарәп, төрек, сарт кебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм», — ди Тукай.

Иҗатының беренче көннәреннән үк Г.Тукай шул юнәлешне сайлап ала һәм әдәби тел үсешендә моны бердәнбер дөрес юл итеп күрә. Үзенең шигырьләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә шагыйрь әдәби телне төрек һәм гарәп телләренә нигезләргә тырышучыларга каршы чыга. «Шартлар» (1906), «Янә «Тәрҗеманга» (1906) «Тәрҗеманының татарларга галәкасы» (1906) һ.б. әсәрләрендә ул төрекчелек агымын алга сөрүчеләрне һәм бу юнәлешне яклаучыларны каты тәнкыйть итә.

Шагыйрь тарафыннан кулланылган халык сөйләменең бик тәэсирле булуы турында Гали Рәхим болай яза: «Тукаевның теле — саф халык теле. Ул чит сүзләр катышмаганга күрә генә түгел, үзенең бөтен төзелеше, бөтен тарзы ифадәсе (стиле) белән халык теле. Аның һәммә сүзләре «чат!» итеп бәрәләр. Ул күңелдә эз калдырырлык сүзләрне бер дә мәшәкатьсез таба ала, чөнки ул аларны төпсез кое шикелле булган халык теленнән чүпли» (Рәхим Г. Тукаев — халык шагыйре // Аң. — 1913. — № 8.).

Г.Тукай иҗат итә башлаган чорда татар әдәби теле үсешендә зур үзгәрешләр һәм яңа күренешләр барлыкка килә. Халык теле киң күләмдә бердәм әдәби нормалар югарылыгына күтәрелә. Җанлы сөйләм әдәби телне билгеләүдә төп күрсәткечкә әйләнә. XIX гасырда һәм аннан да элегрәк башланган бу үзгәреш чор таләпләре белән бәйләнгән иде. Заман гасырлар буе Кол Гали, Котб, Сараи, Мөхәммәдьяр, М.Колый, Г.Утыз Имәниләрдән килгән традицияләрне үзгәртүне таләп итте. Яңа чор мәгърифәтчеләре мәйданга чыкты. Күренекле мәгърифәтче К.Насыйри тел белемен һәм әдәби тел нормаларын яңа баскычка күтәрде, татар теленең үз кануннарына нигезләнеп үсәргә тиешлеген яклап чыкты, фәнни-практик әһәмияткә ия булган әсәрләр язып, география, тарих, лингвистика, математика, биология, медицина һ.б. фәннәргә караган атамаларны эшкәртүдә зур хезмәт күрсәтте.

Г.Сәгъди татар әдәби тарихында К.Насыйри һәм Г.Тукайның тоткан урыннарын болай билгели: «Язудагы чын татар әдәби теленең нигезен, — ди ул, — К.Насыйри салды, назымда исә бу телнең нигезен салучы аның шәкерте бөек шагыйрь Г.Тукаев булды»* (* Сәгъди Г. Татар халкының үсешендә К.Насыйриның роле // Совет әдәбияты. — 1944. — № 10. — 53 б.).

Тукай телнең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә, лексик чараларның төрле үзенчәлекләреннән файдалана. Бер үк сүз аңарда төрле мәгънә төсмерләре белдерүгә ярдәм итә. Күпмәгънәлелек (полисемия) дип йөртелгән бу күренеш аеруча аның өчен хас. Сүзләрнең мәгънәләрен ачуда контекст зур урын тота. Тукайда халык сүзенең мәгънә төсмерләре күп. Киң мәгънәдә ул җәмгыятьтәге барлык иҗтимагый катлаулар һәм сыйнфый төркемнәрне белдерә. Хезмәт ияләре, эшче-крестьян мәгънәсендә бу сүз еш очрый: Быел ул әфәнде халыкны, чакырса да, халык сарык тиресе ябынып килгән бүрене таныды («Тәшәккер»). Шул юнәлештә Тукайда бик күп фразеологик әйтелмәләр барлыкка килә: халык моңнары, халык хисе, халык теләге, халык уе һ.б. Шулай ук аңарда сөйләү телендәгечә халык сүзен кош, хайван, бөҗәк исемнәренә кушып әйтү киң таралган. Мәсәлән: Аны шунда чебен халкы тынычсызлый («Ялкау маэмай»). Мин карыйм да һәм дә күрәм: кош халкы сез («Өч хакыйкать»). Халык сүзе милләт, кешеләр төшенчәсендә дә һәм башка төсмерләрдә дә киң кулланыла. Сүзләрне күпмәгънәле иткәндә, Тукай өчен аларны күчерелмә мәгънәдә куллану омтылышы өстенлек ала. Төп мәгънәсендә бирелү белән беррәттән, сүзләр башка төшенчәләргә дә күчереләләр. Мәсәлән, диңгез, йөрәк, дәрәҗә, дөнья, җәмгыять, иш, ерак, ис, йөзү, йөрү һ.б. бик күп сүзләрнең яңа мәгънә төсмерләре барлыкка килә. Шагыйрь поэтик сөйләмнең яңгырашын һәм аһәңен көчәйтүдә мәгънә ягыннан бер-берсеннән ерак торган аваздаш сүзләрдән (омонимнар) дә оста файдалана. Бу чараның киң күләмдә поэзия телендә урын алуына без Тукайга бурычлыбыз. Поэтик каламбурлар шул аваздаш сүзләр нигезендә барлыкка килә. Мәсәлән:


Тегермән әйләнә-әйләнә дә, тартылмыйдыр ярма; 

Мәшәкатьләнмә бушка көчләнеп, юл уртасын ярма.

(«Мөтәшагыйрьгә»)


Ул баш әйтә: «Син вагоннан төш хәзер. 

Бик якынлашты кирәкле төш хәзер».

(«Печән базары, Яхуд яңа Кисекбаш»)


Бу алымны Дәрдмәнд һ.б. шагыйрьләр дә нәтиҗәле файдаландылар.

Форма белән эчтәлекнең тыгыз бәйләнешен, сөйләмнең логик эзлеклелеген, яңгырашын һәм дөреслеген тәэмин итүдә мәгънәдәш сүзләрнең (синонимнарның) роле бик зур. Тукай аларны да үзенчәлекле куллана. Аның өчен иң әһәмиятлесе: үзара мәгънәдәш-синонимик мөнәсәбәттә тормаган төрле сүзләрне сөйләм эчендә мәгънәдәш итеп бирү. Мондый сүзләрнең сөйләмдә бер-берсе белән мәгънәсе якынайтыла. Мәсәлән:


Аргайгандыр үзе, 

Саргайгандыр йөзе, 

Бөкрәйгәндер биле, 

Нурсызланган күзе.

(«Кярханәдә»)


Бу сүзләр барысы да кешенең халәтен сурәтләү өчен китерелгәннәр. Аларның һәрберсендә аерым мәгънә үзенчәлеге бар. «Газаптан соң» шигыреннән бер өзек:


Алдагы михнәтнең, урнын әллә истикъбаль ала? 

Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана.


Шул рәвешчә, сүзләргә яңа мәгънә төсмерләре өстәлә. Бу инде телне яңа контекстуаль-стилистик синонимнарга баету дигән сүз. Традиция буенча килгән мәгънәдәш сүзләрдә дә Тукай теге яки бу күләмдә төрле төсмерләр барлыкка китерә. Мисалга бер үк төшенчәне белдергән былбыл, сандугач сүзләрен алырга мөмкин. Тукайда былбыл — күп очракта поэтик сурәтләү, тойгылы сөйләм чарасы буларак киң урын ала, ләкин ул сүзнең беренчел мәгънәсе дә югалмый. Мәсәлән:


Инде китте элгәре

Зынҗырламам, телләре,

Милләтнең былбыллары

Сайрап-сайрап тордыя.

(«Хөррият хакында»)


Сандугач сүзендә исә нейтраль, гомуми, битарафрак төсмер саклана:


Сандугачка каршыга биргән җавабында 

Бала: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала».

(«Эш беткәч, уйнарга ярый»)


Тукай әсәрләренең телен баетуда күчерелмә мәгънәдәге сүзләр һәм күптөрле сәнгатьчә сурәтләү чаралары зур роль уйныйлар, туры мәгънәдә йөргән гомумкулланылыштагы сүзләр яңа семантик төсмерләргә ия булалар. Алар тормыш күренешләрен һәм вакыйгаларны тирәнрәк аңларга, авторның бәяләвеннән чыгып, кайбер нәтиҗәләр чыгарырга мөмкинлек бирәләр. Ул чорда табигать күренешләрен күчерелмә мәгънәдә алу киң таралган була (яз, җил, кара болыт, караңгы төн, таң ату, кояш чыгу һ.б.). Нинди генә жанрда булмасын, Тукай мәгънәне күчерүдә төрле үзенчәлекләр белән эш итә. Мәсәлән:


Җиңел йөзмәк бу тормыш диңгезендә,

Хәвеф юк. җиллесендә, җилсезендә.

(«Вөждан зарары»)


Укымак — гакыл пычагын, гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак димәк сүздер («Хиссияте миллия»); Мәмләкәтебездә хөррият шәме янганы күренә («Бозау кадәрле зур фәлсәфә») һ.б.


Образлы сурәтләү алымы буларак, Тукай әсәрләрендә күренешләрне бер-берсе белән чагыштыру зур урын тота. Алар иҗтимагый тормышның һәм көнкүрешнең төрле өлкәләренә карый: Сөялгәнсең чатта баганага, яфрак төсле сары йөзләрең; Карны җиңгән күк, төшә җиргә тонык ай яктысы; Безнең тормышыбыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле һ.б. Еш кына Тукай чагыштыру ясый торган күк, төсле, шикелле, сыман кебек чараларны кулланмыйча, чагыштырыла торган предметларны гына китерә. Мәсәлән:


Шигъри Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диңгез ул, 

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.

(«Җавап»)


Бик күңелсез бер начар журнал — гомер, 

Анда әлбәт, баш мәкалә мал ирер.

(«Гомер хакында»)


Мондый чагыштырулар шигырь таләпләренә туры килә, поэтик яңгырашны көчәйтүдә, сөйләмне камилләштерүдә зур урын тота.

Тукай традицияләрен аннан соң килгән шагыйрьләр дәвам иттерә, Бу алым Һ.Такташта, М.Җәлилдә һәм хәзерге буын шагыйрьләрендә шактый еш очрый. Тукай өчен эпик киңәйтелгән чагыштырулар да хас. Бу очракта әсәр тулысы белән чагыштыруга нигезләнә. «Мактанышу» шигыре шул алым белән «Бакырган»га пародия рәвешендә үткен сатирик тел белән язылган. Тукайда җанлы һәм җансыз күренешләрне чагыштыру күп очрый. Мәсәлән: Күп яттык без мәдрәсәдә… Селкенмәдек, Таш төсле без; Синең өй балчыктай, Бөкрәйгән карчыктай һ.б. Гомумән, Тукайда күчерелмә мәгънәдәге башка сүзләр кебек чагыштырулар да киң кулланыла.

Чынбарлыктагы күренешләрне сәнгатьчә ачыклап килү, әсәргә поэтик җанлылык бирү, күренешләрнең бер ягын аеруча калку итеп күрсәтү өчен шагыйрь тасвири сыйфатламалар куллануга зур игътибар итә: Кара күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән; Бик үткен журнал тарала; Канлы яшь; Агулы ут һ.б.

Тукай фикерне гомумиләштерү һәм сөйләмнең кыскалыгын тәэмин итү максатыңда кайбер сүзләрне бөтенләй кулланмый, күренешне яки предметны атау урынына, аның белән янәшә торган сүзне генә китерә. Бу өзектә газета сүзе төшерелеп, аның исеме генә аталган: «Кояш»тан да курка «Йолдыз», курка никтер, ярканат төсле («Йолдыз» һәм «Кояш»). Шагыйрь халык сөйләме өчен хас алымны әдәби телдә дә активлаштыра. Өлеш аша бөтенне аңлату да шул алымның бер төре булып карала ала. Тукай бу юнәлешне нык үстереп җибәрә. Мәсәлән: Ә авызлар әллә ничәү, ашарга кирәк («Ачлык — падишаһ»); Официант күп талашмый китте миннән, Ике данә кылычлы янга килгән («Ысулы кадимче»). Авызлар сүзе аша кешеләр күз алдына килә, кылычлы сүзе революциягә чаклы тәртип саклаучыны, жандарм төшенчәсен белдерә. Предметлар һәм күренешләр арасындагы мөнәсәбәтне тәшкил иткән метонимиянең бер төре сүзләрнең күпмәгънәлелеге җирлегендә дә ясала ала. Г.Тукай Ә.Урманчиевка язган хатында болай ди: «Муса тәрҗемәсен бик ул кадәр яклап язмаска вә айныграк карарга кирәк иде, чөнки аның теле юк». Монда Мусаның теле турында түгел, бәлки, аның тәрҗемә теле турында сүз бара. Яки «Сорыкортларга» шигырендә дә өстен сыйныф вәкилләре метонимия алымы ярдәмендә сатирик фаш ителәләр. Тукайда өлеш аша бөтенне белдерүнең тагын бер үзенчәлеге бар. Ул — вакыйгаларны сан мөнәсәбәтләре нигезендә ачыклау. Бер мисал:


Без Бишенче елны беркөнне уяндык таң белән, 

Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән.


Монда Бишенче ел дигәндә, XX йөз башындагы революцион хәрәкәт һәм татар халкы тормышындагы зур үзгәрешләр күз алдына килә.

Тел-сурәтләү алымы буларак, Тукай поэтикасында строфадагы аерым юл-тезмәләрне шул ук мәгънәдәге башка сүзләр белән алмаштыру да характерлы. Бу фикернең логик эзлеклелегенә зыян китерми, сөйләмнең шигъри көчен, эмоциональлеген арттыруга ярдәм итә. «Кечкенә генә көйле бер хикәя» әсәреннән өзек:

 

Сафи абзый хатынына ялына, 

Белсә дә һәм белмәмешкә салына. 

Хатынының һәр эшеннән күз буа, 

Кара карганы сабын белән юа.


Туры мәгънәдә әйтелергә тиешле «гаепне фаш итмәү», «әйтмичә томалап калдыру» төшенчәләре күчерелмә мәгънәдә «кара карганы сабын белән юу» тезмәсе белән алмаштырыла.

Җансыз әйберләрне җанландырып күрсәтү дә Тукайда киң таралган. Табигать күренешләрен җанландырып сурәтләү аеруча күп очрый. Тукай җанландыруларның бу төрен бик яратып куллана. Мәсәлән: Бу тупаслыктан көлеп торса кояш, күктән карап («Сайфия»); Йоклый йолдыз шул түбәнлектә, озын төшләр күреп («Мәхәббәт шәрхе»); Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр килеп («Шүрәле»).

Татар әдәби телендә градация алымының да киң кулланыла башлавы, бу алым белән поэзия теленең баюы Тукай исеме белән бәйләнгән. Бер-бер артлы тезелеп килгән сүзләр, мәгънә ягыннан көчәйтелеп, әйтелә торган фикернең эзлекле рәвештә күтәрелә баруын яки түбән таба төшүен белдерәләр. Кайбер мисаллар:


Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

…Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

(«Су анасы»)


Мәгънә ягыннан градацияләрдә үзара синоним сүзләр дә кулланыла, әмма бу алар өчен бердәнбер шарт түгел. Градацияләрдә теге яки бу күләмдә аерым җөмләләр дә катнаша ала:


Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; 

Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.

(«Буран»)


Төрле иҗтимагый-сәяси фикернең динамик үсешен тәэмин итүдә, аны калкурак итеп күрсәтүдә дә градацияләр зур әһәмияткә ия. Мәсәлән:


Кибеп беттек, 

Саргайдык без, 

Корып беттек 

Таяклардай.

(«Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?»)


Шагыйрь бу алым белән өстен сыйныфның билгеле бер төркеменә үзенең карашын да белдерә.


Бетер! сындыр, кырып ташла, мәгалъурра вә билбанзай.

(«Сорыкортларга»)


Г.Тукай татар революцион-демократик публицистикасын һәм аның телен үстерүгә зур өлеш кертә, аны жанр ягыннан баетуда һәм вакытлы матбугат аша әдәби телне киң халык массасына җиткерүдә әһәмиятле эш башкара. Ул аеруча иҗтимагый публицистиканың очерк, памфлет, фельетон, сатирик мәкалә кебек жанрларын куллана. Шагыйрь аларны сатирик, фаш иткеч үткен тел белән сәнгатьчә югарылыкта иҗат итә. Шунлыктан Тукайның публицистик әсәрләре тел-сурәтләү чараларының байлыгы, сөйләмнең эмоциональ яңгырашы белән матур әдәбият теленнән аерылмый. Анда киң җәмәгатьчелекне дулкынландыра торган, заман таләпләренә туры килгән төп иҗтимагый-сәяси һәм тормыш-көнкүреш мәсьәләләре күтәрелә. Шагыйрь халыкны җәмгыятьтәге кимчелекләргә һәм искелеккә каршы көрәшкә чакыра, яңалыкны тоткарлап, белемгә — мәгърифәткә бару юлында киртә булып торучы һәрнәрсәне юк итәргә өнди. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» исемле сатирик әсәрендә Тукай азатлыкка һәм киләчәк якты идеалларга ирешү максатын тормышка ашыруны бөтен кискенлеге белән куя: «Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвешле ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын кырылдатып чыгарсын». Кош, хайван, бөҗәк исемнәрен күчерелмә мәгънәдә кулланып, Тукай көчле сатирик эффектка ирешә, үткен сүзләр, сатирик-метафорик бәяләмәләрне киң куллана, аларны сүз уйнату алымы белән бергә куша. Әйтергә кирәк, бу бик уңышлы чыга.

Тукай поэзиясе һәм публицистикасы тел-стиль чараларына гаять бай. Шагыйрь сүз уйнату, сатирик характеристикалар, образлы комик сыйфатлау һәм чагыштырулар, ирония, пародия, риторик өндәү һәм сорау, кабатлау алымнары, бер-берсенә капма-каршы куелган сөйләм берәмлекләрен, сәнгатьчә сурәтләү чараларының күп төрләрен кулланып, үзенең дошманнарын һәм җәмгыятьтәге кимчелекләрне рәхимсез фаш итә. Бу алымнарның һәрберсе сөйләмдә нинди дә булса бер максатны үти. Кайбер очракларда теге яки бу тезмәләр, фразалар эчендәге сүзләр арасында үзара логик бәйләнеш бозылырга да мөмкин. Тукайда ул капма-каршылык мөнәсәбәтен белдерүче үзенә бер сатирик алым булып китә. Теге яки бу объекттан көлү һәм аны фаш итү өчен Тукай аннан бик оста файдалана. Хосусый милекчелек белән бәйләнешле аптекалардан һәм аларның хуҗаларыннан көлү өчен ул «Алырга ашыгыгыз!» дигән фельетонында болай яза: Сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күптерә торган дарулар сатыладыр. Монда дарулар сүзен ачыклап килүче сүзләр логик бәйләнештә түгел. Шунлыктан ул үзенә бер алымны — оксюморонны барлыкка китерә.

Төрле вакыйгалар яки күренешләр арасында каршылыкны белдергәндә, Тукай еш кына антитеза алымына мөрәҗәгать итә. Мондый сөйләмдә вакыйгалар бер-берсенә каршы ике яссылыкта сурәтләнә. Җәмгыятьтәге тигезсезлекне биргәндә, бу алым аеруча отышлы. Мәсәлән:

 

Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл! 

Җимрек өй каршында ач оҗмах кеби кәйфиясе.

(«Сайфия»)


Антитезалы сөйләм ясауда шагыйрь антоним сүзләрне генә түгел, төрле лексик берәмлекләрне ала. Болай эшләү сурәтләү мөмкинлекләрен бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирә. «Ит базарында тәрәкъкый» шигырендә нәкъ шуны күрергә була.

Тукай әсәрләрендә контекст белән бәйле рәвештә төрле стилистик төсмерләр алган лексик берәмлекләрнең аерым катламнары бергә кушыла. Әйтик, публицистик әсәрләрдә иҗтимагый-сәяси төшенчәдәге сүзләр аеруча зур урын ала. Җәмгыять, хөкүмәт, сыйныф, җыелыш, берләшү, сайлау, алмашмак, чыгару, бәһа, акча, эшне бүлмәк, товар кыйммәте, акча кыйммәте, хезмәт вакыты кебек сүзләр һәм сүзтезмәләр белән беррәттән, Тукай рус, Европа телләре сүзләрен дә шактый киң куллана. Мәсәлән: капитал, социалист, политика, конкуренция, депутат, бюрократ, локаут, аристократ, Дума, вексель, манифест, банкрот һ.б. Бу юнәлештәге халыкара сүзләр белән баету юнәлешен Тукай тагы да үстереп һәм киңәйтеп җибәрә. Гомумән, Тукай поэзиясе үзе дә иҗтимагый-публицистик пафос белән сугарылган. Бу тел-стиль чараларында да ачык күренә. «Государственная Думага», «Иттифак хакында», «Сорыкортларга», «Китмибез», «Көзге җилләр» кебек шигырьләр шуны ачык раслыйлар.

Биредә тагын бер хакыйкатьне билгеләп үтмичә мөмкин түгел: төрле халыкларның классик шагыйрьләрендә язу-стиль алымнарында аерымлыклар, шәхси-индивидуаль үзенчәлекләр булу белән беррәттән, аларның хис-тойгыларында, психологик кичерешләрендә, фәлсәфи фикер йөртүләрендә һәм иҗади алымнарында зур охшашлык та күзәтелә. Тукайның «Туган җиремә» дигән шигырендәге:


Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин, 

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин, —


дигән юлларны укыгач, үзеннән-үзе М.Лермонтовның «Кавказ» шигыре искә төшә:


Хотя я судьбой на заре моих дней,

О южные горы, отторгнут от вас,

Чтоб вечно их помнить, там надо быть раз:

Как сладкую песню Отчизны моей,

Люблю я Кавказ.


Лермонтовка Кавказ кадерле булган кебек, Тукай өчен Казан арты да шулай ук якын. Әсәрдәге мондый охшашлыкларны, бердән, халыклар тарихында гомуммәдәният байлыгы нәтиҗәсе итеп бәяләргә, традиция рәвешендә буыннан буынга күчеп килгән төрле алымнар һәм фикер үсеше белән бәйләп карарга мөмкин. Кешелек дөньясында гасырлар буе иҗат ителгән әдәбиятны файдалану һәм тәрҗемә итү юлы белән дә үз әдәбиятыңны баетырга мөмкин. Тукай моннан да киң файдалана. Ул гомумтөрки һәм Көнчыгыш иран-гарәп мәдәнияте белән бәйләнешле традицияләргә дә тугрылыклы булып кала, рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятындагы тел-стиль, сурәтләү алымнары белән дә әдәби телне баета. Башка әдәбиятлардан үрнәк алганда, Тукай әсәрне үз стиле аша үткәрә, аны төрки-татар поэтик традицияләренә яраклаштыра, классик шигырь төзелешенә якынайта һәм әсәрне күләм ягыннан да үзгәртә. Мәсәлән, Тукай Пушкинның «Евгений Онегин»ындагы 14 юллы бер өзекне файдаланып, «Кемне сөяргә кирәк?» дигән 20 юллы яңа әсәр иҗат итә. Ирекле тәрҗемә рәвешендә язылган «Алтын әтәч» әкияте Тукайда 16 иҗекле классик шигырь төзелешенә буйсындырыла һәм юл саннары ягыннан шактый кыскартыла (224 юлдан 194 юлга калдырыла), ә һәр юлдагы иҗек саннары икеләтә арттырыла (Пушкинда строфалар 8—8—7—7 үлчәмендәге шигъри юллардан тора). Лермонтовтагы 20 юллык шигырь Тукайда «Вәгазь» исемендә 38 юллык шигырь булып китә. Шагыйрь башка әдәбиятлардагы фикерне җанлы сөйләм чаралары белән халык күңеленә китереп җиткерә. Татар поэзия һәм проза телен Көнчыгыш һәм Көнбатыш классик әдәбиятындагы стилистик алымнар, тел-сурәтләү чаралары белән баета. Яңа әйтелмәләр, киңәйтелгән чагыштырулар, күчерелмә мәгънәдәге символик-метафорик сүзләр, теземнәр, сорау һәм җавап алымы һ.б. тел-сурәтләү чаралары — барысы да татар әдәби телендәге башка тел-стиль үзенчәлекләре белән бергә кушыла.

Тукай татар сөйләменең эчке мөмкинлекләрен киң рәвештә эшкә җигеп, тел-сурәтләү чараларын гаять оста куллана белүче, әдәби телләрнең стильләрен — бигрәк тә матур әдәбият һәм иҗтимагый публицистика телен яңа юнәлештә үстереп җибәрүче һәм аларны тагы да баетучы, әдәби телнең үсешенә йогынты ясаучы, аңа сизелерлек өлеш керткән шагыйрь һәм әдип булып тарихка кереп калды.

 

(Чыганак: Хаков В. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003).



 


Комментарий язарга


*