ТАТ РУС ENG

Ханнанов Әскар Тукай – халыкныкы!

Бөек әдибебез Габдулла Тукайның кошларга, табигатьнең башка җан ияләренә багышланган әсәрләре күп. Бер шигырен искә төшереп үтик:
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимим сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.
Җырлагыз сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!

(Кошларга, 1909)

Тукаебыз сайрар кошларны, күбәләкне балаларның, җәмгыятьнең рухи тормышына ямь өстәүдә уңышлы куллана. Хәтта җырсыз каргага һәм беркемнең ио% китмәгән чыпчыкка да «эш» табып бирә. «Карга» (1911), «Өч хакыйкать» (1912) шигырьләрен укыганнар моны яхшы чамаларга тиеш…
Төгәл күзәтүләргә, үзгә тасвирлауларга нәрсә сәбәп? Ятим балачак, ялгыз иҗатмы? Психологларга, башка шундый һөнәр ияләренә монда эш мәйданы бар, дисәк тә, болар күбрәк Аллаһка мәгълүм инде. Ничек кенә әйтмә, әгъзаларның озын исемлегендә күңел һәрберебез өчен иң әһәмиятлесе булып кала: Күңелләре кош күңеленә охшаш кешеләр Җәннәткә керерләр. (Хәдис: Мөслим. «Сады праведных». № 77, 59.»БАДР» нәшр. Мәскәү, 2001. Урысчадан тәрҗемә безнеке: Ә.Ханнанов).

 

«Кая карама – Тукайга юлыгасың»


Трамвайда мәхәлләдәшем очрады. Сүз уңаенда:
— Карале, малай, Тукайның күп язганы бүгенге көнгә туры килә, — ди бу.
— Шулай инде, — мин әйтәм, — халык шагыйре дигән дөньяви дәрәҗәдән тыш Аллаһ колы дигән олуг исем дә бар бит әле. Бүген Тукайны мактау яисә аклау-яклау ихтыяҗы юк. Дәүләтсез, ныклы җәмгыятьсез татар әдип нең хезмәтләреннән файдалысын алырга ниятли икән, бу уңай күренеш…
Бүгенге идарәнең халыктан аерылганлыгын исбатлап тору кемгә кирәк икән? Тукай бу торышны үзенең «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында, «Государственная Думага» шигырендә дә ачык күрсәткән:
Ах син, Дума, Дума, Дума
Эшләгән эшең бума?

Йөз ел элек «эшләгән» Думада әле юк-юк та мөселман фракциясе, «мөселмат мәктәпләренең авыр хәле буенча хөкүмәт бер чара да күрми» диюче Кәлимулла Хәсәнев (1878-1946) кебек мөгаллим-депутатлар булган.
Хәзер хәлләр, гомумән, башка.
Ничә еллар теңкәгә тиюче, хөкүмәт тә берни эшли алмаган торак-көнкүреш хезмәтен (ЖКХны) алыйк. Гел Тукайның «Туңучы» бәетендәге кебек ич:
Җәйләр үтте, җиттек инде октябрьгә,
Җылылык юк җирдә һәм дә күктә бер дә,
Сентябрьдә синдә бер, миндә бер, ди,
Миһманнарның якмаучыга үпкә бергә.
Хөкем итмим, Ходай кылыр үзе судын,
Кайгырмый бай, күтәргән дә ята ботын;
Акчам янга калыр, ди ул, якмый торсам,
Барыбер бит җәһәннәмгә үзе утын!

 

Буйсыну


Намаз укылып тарала башлагач, бер мөселманыбыз имамга дәште:
— Без сезгә буйсынабыз бит. Әйтегезме, кайбер мәчетләрдә «Фатиха» сүрәсе кычкырып укылгач, арттагы-лар дәррәү «Әмин!» дип җавап кайтаралар. Бу дөресме икән?
Имамның җавабына тукталып тормыйча, сорауның үзенә әйләнеп кайтыйк әле: «Без сезгә буйсынабыз…» Бу дөрес сүз тезмәсеме?
Шунда ук әйтәм: җөмлә тамырдан дөрес түгел! Яле, уйлап карыйк: буйны кайчан сындырабыз, ә? Намазда рөкугъ киткәндә түгелме! (Урысча «поясной поклон» була инде). Димәк, Аллаһ Тәгалә алдында гына буйны сындырабыз, Аңа гына буйсынабыз.
Татарның «буйсыну» сүзе урысның «подчинение»сенә туры килми, җәмәгать! Татарда ул илаһи төшенчә, урыста — дөньяви әйләнештәге сүз, түрәләргә хезмәти мөгамәләбезне билгели. Урыс армиясендәге подпоручик, подполковник кебек чиннар да шуңа ишарәли. Ә татар өчен «без сезне тыңлыйбыз», «сезнең җитәкчелектә» һәм башка шундыйрак сөйләм һәм мөрәҗәгатьләр кулайрак булыр. Тукаебыз нәрсә ди соң бу хакта?
Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,
Дин эшендә башчы итик без аларны…

(«Дустларга бер сүз», 1905)
Башчы итик, димәк, мәхәллә-община эшләрендә, укулар оештыруда, намазларда җитәкче итик! Ялгышса-нитсә, матурлап төзәтүгә, тамак кыруга янындагы мөселманнар хакы хакланган.
Тел мәсьәләсе җитди нәрсә. Әхмәт Дидат кебек күренекле дин галимнәре илаһи өйрәтмәләрнең инглиз, грек, африканс һ.б. телләрдәге нөсхәләренә, алардагы тел-мәгънә тәңгәллегенә зур игътибар бирәләр. Шулай булмыйни: мондый җитди мәсьәләләрдә кеше көлкесе белән генә чикләнмичә, зур гөнаһларга кереп батуың бар. Аллаһ Сөбханә Тәгалә «Мин сезне төрле кавемнәр итеп яраттым», — ди. Димәк, милләтләр дә тигез, телләр дә тигез, җаваплылык һәм тырышлык та тигез! Уйлансаң, фикерләсәң, дөнья өчен дә, Ахирәт өчен дә хикмәт бар монда.

 

Беләбез!


Еш кына бәхәсләшкән яисә тыныч гәпләшүче кешеләр: «Беләм инде!», «Беләбез лә!» сүзләрен ычкындыралар. Мөселманның хакын хаклау гамәленнән йөрүләрдә үзем бик күп шундый «белгечләр»гә очрап торам. Туксанынчы еллар башында бер урамнарны таптаган танышым, кафедра мөдиренә барып чыктым. Тукай турында мәгълүматларны аркылыга-буйга миннән күбрәк сибеп ташлады бу. Соңыннан сөйләшүгә нокта куеп горурлык илә:
— Барсын да беләбез, Тукай көннәренә чараларыбыз җитәрлек! — дип төгәлләде.
Нишлисең — дөнья боларныкы! Үзеңчә аңлатырга телисең: Тукай — Ислам гыйлем океанында үзе бер диңгез, режимнарга карамыйча, Тукай хакыйки укытылса, сеңдерелсә, тайпылышсыз балалар, яшьләр саны күпкә артыр иде, үзебез дә бу мескен, зәгыйфь хәлебездән әкренләп  чыгар идек. Бер-беребезгә нәфрәтләребез кимеп, чырайларыбыз яктырыр иде.    
Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,    
Төяп илтеп Мәкәрҗәгә сатарлык,

дисә дә, халкыннан, милләтеннән өметен өзмәгән:
Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин;    
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
Хикмәт бит күләмдә түгел — сыйфатта! Күләм — бирән корсакка шайтан тоттырган үлчәү, сыйфат — илаһи каләм, университет, аспирантурада заяга узган еллар, чаралар үтәлешен тырышып язган йокысыз төннәр бушка оча. «Тукайның укуы да инде аның, Ходаем: Кушлавычта икееллык мәдрәсә, Уральскида — тагын ике-өч ел…» дигән җимешсез көнчеләргә мин элегрәк нәфрәтләнә идем, ә хәзер алар миңа бик кызганыч тоела.

 

Һәлакәтме, шәһидлекме?


Чәйниләр монда җирәнгеч әллә нинди мөһмәләт,
Яшь гомерләр мөһмәләт чәйнәп була монда һәлак.

Дөнья куярына бер ел кала (1912) язылган үзенең «Авыл мәдрәсәсе» шигырендә мөһмәләт, ягъни мәгънәсез буш сүз сөйлиләр дип, Тукай абзабыз кемгә бик каты ачулана соң әле? Ачуланмый, сүкми ул беркемне дә. Бары тик үзе ныклап сеңдерергә омтылган Аллаһ хөкемнәре нигезендә, Аллаһ гыйлемен кешеләргә тарату һөнәрен сайлаучыларны, өлкән сабакташ буларак, дусларча кисәтә генә.
Тукай ярты-йорты гыйлемнең, ярты-йорты остазның, ярты-йорты шәкертнең булмавына ишарәли. Андый шәкертләрнең, кайчан да булса, «ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучылар» сафына басачаклары көн кебек ачык. Матди кисәк тарткаланамы, рухимы — болардан җәмгыятькә, яшәеш нигезе Исламга берни калмый.
Билгеле, бүгенге күзлектән хәлләрне ачыклаганда, дәверләрнең дини-гыйльми тәңгәлсезлеген танымыйча булмый. Йөз ел элек яшәгән татар-мөселман җәмгыятенең бүген әсәре дә юк. Ни рухи, ни икътисадын ягы. Мөселман ныклыгы төшенчәсе бик тә зәгыйфь әле. Бүген ятим, фәкыйрь, җитмәсә «дингә тел-теш тидерүче» (?) шагыйрь, журналист җеназасына күпме кеше, бигрәк тә, рәсми рухани җыйналыр иде икән? Ә Тукайны меңләгән казанлы, йөзләрчә мәдрәсә шәкертләре, мәхәлләләр имамнары озата, күтәреп бара, җеназа намазын укый.
Болар бары да дөнья хөрмәте дип, бүгенге түбәнлектән карыйбызмы-юкмы — үзебез башлаган «һәлак», «һәлакәт» сүзенә әйләнеп кайтыйк әле. Һәлакәт шулай ук илаһи термин. Фани дөньядагы әшәке гамәлләр һәлакәткә (тәмугка) илтә. Ә алай булгач «сугышта һәлак булды», «җинаятьчеләр кулыннан һәлак булды» кебек әйтелешләрне нишләтәбез? Бернигә карамый үзгәртергә кирәк! Акка кара белән язылган ич: «сугышта үлгәннәр», «хаклык юлында үтерелгәннәр… шәһидләр» дип. Бу уңайдан гыйльми яккаәз-мәз үзгәрешләр куренгәли башлады. Мисалга тарих профессоры Фәйзелхак Ислаевның «Батырша восстаниесе, 1755 ел» (Тат.кит.нәшр. Казан, 2005) китабын китереп булыр иде. Яу кырында яисә сорау алганда (допросларда) үтерелгән мөселманнарны автор «вафат булды»- дип күрсәтә. «Шәһид» үк булмаса да — «һәлак» та түгел инде.

 

Сыналу


Унбиш еллап элек «Хөррият!» дип кычкырып, урамнарны бергәләп тутырып йөргән иптәшем шылтыратты.
Пенсиядәгеләргә хас сыйфат — сирәк булса да, шылтыраткалый ул:
— Нихәл, нишләп ятасың?
— Менә Тукайны укыйм.
— Мәктәптә укымаган  идеңмени, сакаллы сабый?!
Бәхәсләшмәдем, дәлилләмәдем. «Син дә укып кара әле — белерсең», — димәдем. Кирәкми! Сүзне күп сөйләдек, бихисап кәгазь-карарлар яздык, үзебезне күрсәтергә омтылдык, мөмкинлеге булганнарыбыз тәҗрибә артыннан Әмрикәгә кадәр барып килдек. Әмма комга утырган көймәбез инде ничә еллар кузгалмый. Элегрәк урысны, хөкүмәтне, «сатлык милләтче»ләрне сүккән хроник тәкәбберләр инде бер-берсенә тотындылар: Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш юк, Бер-берен чәйни бишенче елдагы күп әүлия. Инде болардан да гарык булган, бер гамәлсез фикер мәйданына күз ташлаучылар бөтенләй бетте.
Баксаң, чирнең дәвасы, дару рецепты туган туфракта икән ич. Авыр сынау вакытларында өмет-юатуны, тереклек суын кендек каның тамган җир генә бирә:
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине.
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби,
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Менә кайда ул туган җиргә ихлас мәхәббәт, мөселман кешесенең өч көннән артык үпкәләп йөрмәве мисалы. Өч гаиләдә тәрбияләнеп, өчесен дә өзелеп «әти», «әни» дип зурлау өлгесе. Шушы җир аны әүвәл хурлады, шушы җир аны соңыннан зурлады. Дөньяда танылу ысулы Тукайда гел үзгә. Замандашлары һәм соңрак буын шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре арасында Тукай алымы очрамый дияргә була. Фикерләүдә, нәтиҗәдә адашмас өчен әз генә ачыклык кертеп үтик. Татарның бүгенге раслануы йә империя аша, йә башка халыклар аша барды һәм бара. Бу инде безнең үҗәт баш миебезгә сеңгән. Без хөкүмәтебез артыннан ияреп:
— Менә безнең 70 тән артык генерал-адмиралыбыз бар.
— Безнең егет Бөекбритания королевасының балет сәхнәсендә бии.
— Берсе урыс патшасы йөрәгенә операция ясады.
— Безнең «канатлы татар»ыбыз Парижда җирләнгән.
— Брежневның повары, Жуковның шоферы татарлар булган һ.б., һ.б., — дип күкрәк кагабыз.
Бу нисбәттән халык Тукае сабыйлыкта, «үги әбинең алты күгәрчене эчендә бер чәүкә»дән соңрак төрле-төрле тавыш чыгарып җырлаучылар арасында ак күгәрченгә әверелә түгелме?! Сорбонна университетында да укымый, француз-немец телен дә белми. Чакыру буенча әллә нигә бер чыгып керүе дә Питырбур, Әчтерханнан ары узмый. Әмма газиз халкын, газиз телен, Казанын-Казан артын, Кушлавыч-Кырлаен дөньяга таныта, «Шүрәлесен» дөнья сәхнәсенә күтәрә. Татар өчен, татар милли-азатлык хәрәкәте өчен якын тарихта кая тагын охшаш өлге? Татарның дәрвишеннән алып министрына кадәр йөрәкләргә тигез үтеп кергән милләттәшне, төрле төбәккә сибелгән бөтен бер милләтне берләштерүчене, «Миндәлә кыдыл бодавы»н, «Чистай әзие»н бер җепкә тезүчене тагын кайдан эзләп йөрергә!? Һәм моңа хаҗәт бармы? Эш атына әверелгән халык урта тасырдашларын белми, йөз елга бер чыгасы яңалары әлегә чыкмый. Ә декларация, үз декларация белән озак барып булмый. Куәтле идарә ресурсларына ия хөкүмәт булып хөкүмәт нефть акчалары белән танылу мәйданын киметкәннән киметә бара. Башта ул 50, аннары 25, тора-бара 20 процентка калды…
Телефоннан теге абзый белән сөйләшкәннән соң мин Тукайның шигырьләрен, кыска прозасын, бүгенге тормышыбыз күренешләренә карап, дәфтәр битләрендә төркемли башладым. Халык каргаучы ЖКХдан алып дәүләт бәйсезлегенә кадәр бөтен очраклар буенча еллар сынавын узган Шагыйрь сүзенә юлыгасың. Җитәр безгә Тукайны ятимлектә, фәкыйрьлектә үскән «татарның җаныннан өзелеп төшкән йөрәк парәсы» итеп кенә күрергә! Хакыйкатькә каршы килмичә, аны соңгы сәгатьләренә кадәр рухи көрәшче итеп кабул итәргә вакыт! Оборонадан һөҗүмгә күчәр сәгатьләр якыная түгелме?!
Шундый ниятләрдә баш ватып, мин инде бүгенге тукай-чыларны оештыру формаларын ук үземчә чамалый башладым. Имеш, татар яшәгән һәр җирдә Тукай клублары ачу. Аннары уйларым кызып китеп, партия турында да хыяллана башладым. Аны чын безнеңчә матур милли итеп ТУКАЙ — ТАТАР БЕРЛЕГЕ дип атап була! Әмма монда киресе килеп чыга. Рәсми клублар юк, ә Тукай — татар рухи берлеге йөз ел яшәп килә ич! Күренмәс җепләр белән ул күпме күңелләрне бәйләгән. Бу партиягә гариза язасы юк, рәсми әгъза булып тормыйсың, съездларын җыю кирәк түгел…
Берлек чорында өч иҗтимагый режим алышынды, кадет, эсер, большевиклар партияләре йөзләрен җуйдылар.
«Бердәм Русия» һ.б. фиркаләр «оешып» кешеләр йөрәген яулауда гаҗизләр. Ә Тукай – татар берлеге яши! Социаль гаделлек, гади эшче хакы, халыкчан идарә, милли моң һәм сәнгать мәсьәләләре көннән-көн үзләрен сиздерәләр. Утны-суны кичкән Тукай байрагы астына абруйлы җырчылар, мәгариф-мәдәният һөнәрчеләре, дин әһелләре ныклап басалар, милләт бердәмлеге өчен ару гына гамәлләр кылалар. Мөнбәрләрдән, сәхнәләрдән, радио-телевидениедән яңгыраган сүзләр, әлбәттә, телефон шылтыравыннан күләмлерәк һәм тәэсирлерәк. Бу сөендерә. Монда барыбызга да эш җитәрлек. Хаклык фронтында булдырырдай, көчең җиткән эшләр генә йөкләнә, Инша Аллаһ!

(Чыганак: Идел, №4, 2008).



 

Комментарий язарга


*