ТАТ РУС ENG

Ханнанова Ф. Тукай һәм дин


Җырлары, моңнары, сагышлары,
әрну-борчулары, олуг өмедләре
халыкның намусы, вөжданы булып
киләчәк буыннар хәтерендә яңарсын
өчен үткен телле, гадел, туры сүзле
Тукай шул кыска гына гомерендә
хәйран калырлык гамәлләр кылып
өлгергән. Бәлки ул чынлап та татар
дөньясын уяту, кузгату, айнытү,
сискәндерү өчен Ходай тарафыннан
җибәрелгән изге зат булгандыр.
   

Равил Фәйзуллин


Соңгы    чорда, халкыбыз   тарихында, бигрәк тә алтмышынчы еллардан, аның иҗтимагый-мәдәни һәм рухи үсешендә гаять зур үзгәрешләр күзәтелә. Идеология өлкәсендә барган яңарыш әдәбият тарихын яңача өйрәнү ихтыяҗын барлыкка китерде. Күп кенә классик әдипләребезне, аларныц мирасын яңача бәяләү бурычы алга килеп басты.
Белгәнебезчә, совет чорында татар әдәбияты тарихы яшәп килгән идеология кысаларында гына яктыртылды. Бу идеологиянең тәэсире XX гасыр әдәбиятын өйрәнүдә бигрәк тә көчле булды. Әлеге дәвер тирән эз калдырган, аның үсеш юнәлешләрен билгеләгән классикларыбызның берсе ул — Габдулла Тукай.
Г.Тукай әсәрләре үз заманында ук зур уңыш казана. Кыска гына вакыт эчендә ул татар халык шагыйренә әверелә. Бу хәлнең эстетик сәбәпләреннән берсе — Тукайның күп гасырлык бай әдәби мирасыбызга таянуында. Моның белән ул әдәбиятыбызның күптәнге күркәм традициясен дәвам итте. Яңа заман әдәбиятының үткәндәге әдәби мирас белән күчешле бәйләнештә формалашуы һәм үсеп китүе нәкъ менә Тукай иҗатында ачык чагылды.
Эш шунда: Тукай яшәгән һәм иҗат иткән яңа заман татар әдәбияты үткән мираска — татар, көнчыгыш һәм гомумән, мөселман мәдәнияты мирасына нигезләнеп формалашты һәм үсеп китте. Безнең әдәбиятка ислам мәдәнияты йогынтысы турында сүз алып барганда исә без, беренче чиратта, әлеге мәдәниятнең иң зур казанышы булган Коръәнне күздә тотабыз.
Коръән болгар-татар әдәбиятына мең ел буена көч-куәт биргән, аңа идея эстетик яктан юнәлеш бирүче якты маяк булган. Борынгы һәм Урта гасыр әдипләре әсәрләрен, кагыйдә буларак, Аллаһны, Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау белән башлыйлар. Моңа мисал итеп, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең, Сәйф Сараиның, Мөхәммәдьярның безгә мәгълүм әсәрләрен алырга була.
Болгар-татар әдипләре Коръән сүрәләрен, андагы афористик юлларны, Мөхәммәд пәйгамбәргә мөнәсәбәтле фикерләрне еш кына үз әсәрләренә кертеп җибәрәләр. Мәсәлән, Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел — фәрадис», Сәйф Сараиның «Гөлстан бит — төрки», Г.Кандалыйның «Рисаләи Иршад» дигән әсәрләрендә без Коръәндәге күп кенә төшенчәләр, пәйгамбәр исемнәре, мифик затлар белән очрашабыз. Гасырлар буена әдипләр теге яки бу проблеманы яктыртканда, образлар тудырганда Коръән мотивларыннан һәм тасвир чараларыннан файдаланганнар. Әйтик, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки кебек шагыйрьләрнең кеше идеалына, аның һәр эшен, һәр сулышын изге китап белән яраклаштырган диндар затлар тәшкил итә. Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам чыганагы, гуманизмның, гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән.
Коръән сюжетларын, мотивларын, образларын файдаланып язылган әсәрләр аеруча күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233) әсәре үзенең эчтәлеге белән изге китапның 12 нче сүрәсенә барып тоташа. Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия»сендәге (1310) күп кенә сюжетлар, образлар шулай ук Коръән белән бәйле. Классик әдәбиятыбызның дингә мөнәсәбәтле бу традициясен Яңа заманда актив дәвам итүчеләрнең берсе Габдулла Тукай булды.
Әмма халык шагыйренең дингә мөнәсәбәтле яки дини рухлы   иҗаты  әле   бик   аз  өйрәнелгән.   Шактый   вакытлар шагыйрьнең атеист итеп күрсәтү юнәлешендә генә бәяләнде. Дөрес, мәсьәләгә аеграк караучылар да табылды. Г.Халит, мәсәлән,   Тукайның   «…   ислам   динен   кешенең   вөҗданын яхшырту чарасы»* (*Халит Г. Тукай үткән юл. Казан. — 1962. — 176 б.) итеп тә каравын әйтә. Тулаем алганда исә совет дәверендә Тукайның дөньяга карашлары шул вакыттагы идеология  кысаларында гына  каралды. Моның    аеруча характерлы мисалы итеп Ф.К.Фасеевның «Татар иҗтимагый фикер   тарихыннан»   исемле   монографиясен   (1955)   алырга мөмкин.  Хезмәттә татарлардагы  иҗтимагый фикер үсешен өйрәнү өчен файдалы фикерләр булуын истә тоткан хәлдә, анда Тукайның идеологик яктан шактый берьяклы бәяләнүен әйтергә  кирәк.       Мәсәлән,      ул      җәмгыятьнең      үсеш закончалыклары турында рус революцион-демократлары һәм марксизм-ленинизм классикларының фикерләрен китерә дә, аннары боларны Г.Камал, М.Гафури, Г.Тукай иҗатларыннан алынган  мисаллар  белән   ныгыта.   Шулай   фикерләп   автор, мисал өчен, Тукай «… иҗтимагый үсешнең нигезе материаль фактор     булган     хезмәт     икәнен     аңлады,     һәм     халык массаларының   хезмәте   нәтиҗәсендә   җитештерүнең   үсүен ачык күрде (дөрес, ул аның конкрет формаларын, экономик формацияләре алмашуындагы закончыл процессны төшенеп җитмәде)»* (*Фасеев К.Ф. Татар иҗтимагый фикер тарихыннан. Казан. — 1955. – 114 б.) —   дигән    нәтиҗә    ясый.    Конкретрак    әйтсәк, Тукайның иҗтимагый үсешнең нигезендә җитештерү көчләре һәй җитештерү мөнәсәбәтләре ятканын аңлавына мисал итеп ул  шагыйрьнең     «Гомер     юлына     керүчеләргә»     (1910) шигыреннән түбәндәге юлларны китерә.

«Гомер итмәк — тырышмактыр, ялыкмый һич тә ял итми.»

Чынлыкта исә, моңа «революцион-демократ» дип аталган Тукай гына түгел, бәлки XIX нчы гасыр мәгърифәтчеләре дә, теләсә кайсы татар сәүдәгәре дә кул куяр иде. Яисә менә балаларга мөрәҗәгать итеп, ялкау булмагыз, дип язылган
«Эшкә өндәү» (1909) шигырендәге түбәндәге юллардан җәмгыятьнең үсеш закончалыклары турында фәлсәфи фикер эзләп табу да шактый ясалма яңгырый:

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш.

Алдан уйланган тезиска нигезләнеп фикер йөртү К.Фасеевны кайчак ясалма бәя бирүләргә китерә.
Мәсәлән, ул Тукайны дингә каршы кеше итеп сурәтләү максатында аның «Дин вә гавәм» (1912) шигыреннән түбәндәге юлларны ала:

Дин хәзер иске, аварга торучы чергән дивар,
Аз гына, уйнап кына бармак белән төртсәң авар.

Ләкин автор строфаның икенче яртысын «йомып кала»:

Билгеле, агачлар да корырга башлыйлар,
Былбыл урынына оя тоткач башында каргалар!

Чынлыкта исә, биредә һич тә Тукайның дингә каршы булуы турында сүз бармый, шагыйрьнең бары башында яхшы руханилар торса, дин чәчәк атар иде, дигән фикерен генә чагылдыра.
Ә менә З.Ишмөхәммәтов үзенең «Габдулла Тукай — атеист» («Социалистик Татарстан» 1961, 25 май) мәкаләсендә турыдан-туры «Г.Тукай — дөньяга материалистик карашта торган хәлдә, табигатьне һәм кешене Аллаһ яраткан, …дигән карашларны инкарь итте; …гомумән, исламның килеп чыгуы һәм таралуы мәсьәләсендә фәнни карашта торуын күрсәтте», — дип яза. Мәкаләне укыгач, Тукай марксизм-ленинизм позициясенә баскан һәм диалектик һәм тарихи материализмны тирәнтен үзләштергән дип уйларга гына кала. «Тукай атеизмы» дигән китабында (1971) З.А.Ишмөхәммәтов Тукайны атеист итеп тасвирлый. Филосов З.Ишмөхәммәтов Тукайның атеист булуын ничек нигезли соң? Ә менә ничек: «…күренә ки, марксистик-ленинчыл идеология йогынтысында шагыйрь азатлык җырчысы, хезмәт ияләрен социаль һәм милли изүдән коткару өчен актив революцион демократ булып формалашты. Сыйнфый көрәш логикасы Тукайны социализм идеясенә китерде»* (* 3. Ишмөхәммәтов. Тукай атеизмы. Казан. — 1917. — 8-9 бб.).
Тукайның иҗтимагый-сәяси карашларын шулай бәяләгәннән соң З.Ишмөхәммәтов аның дингә мөнәсәбәтен болай ача: «Ул (ягъни Тукай) ислам диненең халык интересларына ят нәрсә икәнен, диннең эксплуататорларга халык аңын томалау коралы булып хезмәт итүен ачып салды, динне сыйнфый һәм милли изүне аклау чарасы итеп файдаланган реакцион көчләрне фаш итте, ислам руханилары белән полиция аппараты арасындагы союзның реакционлыгын күрсәтте. Тукай ислам диненең күп кенә догмаларын, әхлак нормаларын, дини йола һәм бәйрәмнәрен кискен тәнкыйть утына тотты»* (* З.Ишмөхәммәтов. Тукай атеизмы. Казан. — 1971. — 66-67 бб.).
Китерелгән мисаллардан күргәнчә, совет дәверендә Тукайны сыйнфый позициядән генә торып бәяләүнең өстенлек алуы сәбәпле, аның дингә мөнәсәбәте дә бик берьяклы бәя алды. Шагыйрьне «безнеке» итеп, ягъни бездәге идеологиягә яраклаштырып күрсәтү өчен аннан атеист ясарга тырыштылар. Болар барысы, гомумән алганда, Тукай иҗатын иҗтимагый-сәяси һәм милли яктан берьяклырак каралуына китерде.
Хәзерге шартларда халык һәм милләт шагыйрен фәнни-объективрак һәм тулырак карау мөмкинлеге тугач, аның мирасының төрле проблемаларын да гаделрәк бәяләү мәсьәләсе алга баса. Шулар арасында иң әһәмиятләреннән берсе, безнең уебызча, Тукайның дингә мөнәсәбәтеннән гыйбәрәт. Һәм бу хезмәттә шушы мәсьәләне үзәккә куеп өйрәнү, аңа объектив бәя бирү максат итеп куелды.
Бу хезмәтнең төп мәсьәләсен фәнни объектив яктырту өчен шагыйрьнең дөньяга карашларына ачыклык кертергә кирәк. Белгәнебезчә, бездә бу мәсьәлә дә озак вакытлар бик берьяклы, бары сыйнфый позициядән генә торып бәяләнде. Чынлыкта исә бөтен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән Тукай үзенең иҗтимагый-сәяси карашларында гомуммилли позициядә торган. Бу карашның шулай икәненә Г.Тукайның «Партияләр» дигән мәкаләсе (1907) дәлил. Тукайның иҗтимагый-сәяси позициясен ачык чагылдырган шигырьләреннән берсе — «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» (1912). Аны беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев образын тудырган әсәр дип бәяләп килделәр, шул бәягә нигезләп Тукай большевиклар позициясендә торган дигән нәтиҗә ясала иде. Ләкин шигырь ниндидер бер фирка карашларын яки сәясәтен чагылдырудан күп өстен тора. Киресенчә: «көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да аңар «, — дип Тукай сыйнфыйлыкны кире кагуын, киңрәк мәгънәле карашта торуын күрсәтә. Шигырьдән шагыйрьнең Хөсәен Ямашевка аерым бер фирка яки сәяси хәрәкәт вәкиле итеп түгел, ә гомуммилли җанлы кеше итеп каравын күрәбез, һәрхәлдә, Тукай Ямашевны большевик дип кенә бәяләмәгән. Тукай да, Ямашев та XX йөз башында татар дөньясында әйдәп баручылардан булганнар. Шундый уртак иҗат аларны бер-берсенә якынайткан.
Тукайның иҗтимагый-сәяси карашлары шулай ук «Китмибез» (1907) һәм «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» (1913) шигырьләрендә дә ачыклана. Аларда шагыйрь үзен Россия патриоты итеп күрсәтә. Ләкин бу әсәрләрдә бәхәс уята торган моментлар да бар:

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен;
Мондагы ун урынынна ул җирдә унбиш шпион, —

дип яза автор.
Биредә Төркиядә яшәүне Россиядәгегә караганда гаделсезрәк, авыррак итеп күрсәтү бәхәс уята. «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» шигырендә исә, татарны урыс җирендә яшәүче халык итеп карау бәхәсле. Шул ук вакытта шагыйрьнең гасырлар дәвамында Рәсәйдә урыслар белән бердәй хезмәт иткән татарның урыслар кебек үк «Хокукка хаклы» булуын дәгъва итүе бик урынлы. Ягъни, сәяси характердагы мондый шигырьләрендә Тукай, асылда, үз иҗатының һәм тулаем XIX йөз башы әдәбиятыбызның төп максатына — милләт турында кайгыртуга турылыклы булып кала. Бу максат Тукай күңеленә бик якын булган, чөнки ул үз язмышының татар язмышына аваздаш булуын яхшы аңлаган. Тукайның шәхси тормышына һәм язмышына аеруча дикъкать итеп, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар шагыйрьнең яшәешен һәм тормыш финалын милли фаҗига, милләт фаҗигасы күренеше дип бәяләгәннәр. Чөнки туган халкының үз эченнән чыккан Тукай, асылда, татарның чын язмышын үз башыннан кичергән. Бу аңа туган халкының хәл-әхвәле турында аек фикер йөртергә мөмкинлек биргән, үз тарихында бик авыр язмышка дучар булган туган халкының күңелен дә яхшырак аңлаган, һәм бу уңайдан ул «Сәрләүхәсез» (1909) шигырендә болай яза:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәттә, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке уен.

«Милли моңнар» (1909) шигырендә дә Тукай «чын безнеңчә …матур милли көй»нең «Әллә нинди зарлы, моңлы көй» булуын әйтә һәм бу хәлне дә туган халкының тарихи язмышы белән бәйләп аңлата:

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йоз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.
Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Шәхси тормышы һәм язмышы да халыкның шушы авыр язмышына якын булуын аңлаган шагыйрь үз иҗатында да моң-зарга урын биргән. Чөнки шагыйрь:

Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә.
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел! –

дигән карашта торган.
Дөнья әдәбияты тарихыннан күренгәнчә, үз халыкларын ихлас күңелдән яраткан кайбер олы әдипләр, бер үк вакытта үз халкы яшәешенә үтә тәнкыйтьчел карашта да торганнар. Чөнки алар үз милләтенең рухи-әхлакый яктан сау-сәламәт булуы, тормышындагы «сырхау» күренешләрдән тизрәк арынуы, савыгуы турында кайгыртканнар. Тукай да үз халкы белән горурлану, аның авыр язмышы өчен борчылу белән бергә, шул язмыш тудырган күңелсез сыйфатларына да игътибар иткән. «Хәзерге хәлебезгә карата» (1906) шигырендә ул бу уңайдан:

Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык –

дип яза.
Г.Тукайның дөньяга карашларын ачыклау ягыннан аның татар хатын-кыз язмышына мөнәсәбәте дә игътибарга лаеклы. «Хатыннар хөррияте», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Өзелгән өмид» шигырьләрендә ул җәмгыять һәм гаилә тираниясе татарфыннан икеләтә изелүгә, кысылуга, хокуксызлыкка дучар ителгән татар кызының шәхси фаҗигасен киң милли яңгырашлар югарылыгына күтәрә һәм аны милли көнкүрешкә караган сәбәпләр белән бәйләп аңлата:

Сөялгәнсең чатка баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең,
Кызганмыйча куңлем чыдый алмый
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй
Үткәннәргә мәзюс карыйсың?
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?

Сүз уңаенда Тукайның шәхси язмышы да татар хатын-кыз язмышына күпмедер аваздаш булуын әйтергә кирәк. Белгәнебезчә, әлегерәк Тукай фаҗигасе, сыйнфый-социаль характердагы сәбәпләр белән бәйләп аңлатылды, ягъни аны буржуаз тәртипләрнең корбаны итеп күрсәтүгә басым ясалды. Тукайның замандашлары исә, шагыйрьнең фаҗигасен күбрәк милли-шәхси характердагы факторларга бәйләп караганнар. Бу уңайдан Г.Исхакый болай язды: «Ул ятим үсте, ятим яшәде, ятим үлде. Ул ялгыз яшәде, ялгыз үлде. Менә бу кечкенә генә бер сызыгы, аның бөтен тормышына тәэсир итте, аның бөтен шигырен үзенең буявына буяды, иң зурысы — аның куәи шигъриясе (шигърият көче) ачылып җиткән чагында гына үлеп китәргә сәбәп булды.
Габдулланы чахотка үтермәде. Габдулланы йөрәк җылысы юклыгы, бер татар кызының аны «шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнаблары» димәенчә, «Габдулла» гына дип карамавы үтерде. Габдулланың хосусый хәйәтенең генә тугел, әдәби тормышының да фаҗигасе менә шунда».
Галимлек белән гадилекне үзендә чагылдырган зат буларак, Тукай үз заманына киң карашта торган, аның төрле якларына һәм мәсьәләләренә объектив карый алган. Шушы хәл Тукайның дингә мөнәсәбәтендә дә ачык чагылган. Инде әйтелгәнчә, бу мәсьәлә хәзергә кадәр күләгәдә калдырылган, яки берьяклы гына бәяләнгән мәсьәлә булып тора. Шул ук вакытта дини тема Тукай шигъриятендә мөһим урыннарның берсен алып тора! Бу теманың шагыйрь тарафыннан яктыртылуын ике яссылыкта карау отышлы булыр:
1.    Г.Тукайның аерым дин әһелләренә мөнәсәбәте;
2.    Г.Тукайның гомумән дингә мөнәсәбәте.



{mospagebreak}

 

Тукайның аерым дин әһелләренә мөнәсәбәте


Тукай   өчен   дин   —   яшь   буынны   тәрбияләү   чарасы, халыкны явызлыктан аралаучы көч, гыйлем һәм мәгърифәт чыганагы. Шуңа күрә ул бу эш белән шөгыльләнүчеләргә үтә җитди һәм таләпчән караган. Алар арасында шагыйрь үз вазыйфаларын үти аямаганнарын да, диннән шәхси максатларда гына файдаланучыларны да күп очраткан. Әлбәттә, бу эштә шагыйрь ялгызы гына булмаган. Мәсәлән Г.Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» фантастик-публицистик повестенда ук милләтне һәлакәткә алып баручы көчләрнең берсе рәвешендә консерватив дин әһелләрен, кадимчелекне саный. Г.Исхакыйның бу фикерен алга таба Г.Тукай күтәреп ала һәм «Мөридләр каберстанындин бер аваз» (1906) исемле шигырендә «Ике йөз елдан соң иңкыйраз»га мөнәсәбәтен болай белдерә:

Милләти вәйран идән иман икәндер, белмәдем;
Ул иманнар милләткә дошман икәндер, белмәдем.
Милләти иһдам идән, игъдам идән шунлар имеш;
Анлари инкяр идән зи шан икәндер, белмәдем.
Анлари юк итмәкчикән чын күңелдән икәндер, белмәдем. Шунларга коллык идәнләр, кул вирән бичаралар –
Милләти излял идән шәйтан иткәндер, белмәдем.
Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз «нам бар әсәр,
Аһ, буны язган кеше инсан икәндер, белмәдем.

1906 елда язылган «Сорыкортларга» шигырендә исә шагыйрь дин битлеге астында халыкны алдап, аның зиһенен тормалап, милләт җилкәсендә сорыкорт булып яшәгән кадимче ишаннарны фаш итә:

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй?
Халык батсын да, бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «дай сюда, дай-дай».

Ишанлыкка, тарихи прогрессны тоткарларга теләүчеләргә каршы көрәш идеясын алга сөргән бу шигырьдәге фикерләр Г.Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» дигән фантастик сюжетлы поэмасында да яңгырый. «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язылган бу поэма татар дөньясындагы кадими партияләргә һәм иске гадәтләргә ябышып ятучы кайбер реакцион дин әһелләрен сатира утына ала. Иске карашлар һәм реакцион фикерләр утравына әйләнгән «Печән базары»нда хөкем сөргән әхлакый-рухи климатны Кисекбаш, Миңлебай, цирк көрәшчесе Карахмәт, Гали батыр, камчылы ишан кебек образлар ярдәмендә чагылдырып, Г.Тукай «Көфер почмагы каһарманнары»ның милләтне юкка чыгару чигенә китереп җиткерә язган гамәлләрен сүрәтли. Поэманың фантастик герое Кисекбаш шул чорның кадими катлавының җыелма образын гәүдәләндерә. Әсәрдә аңа мондый характеристика бирелә: ул — тугыз мәртәбә хаҗга барган хаҗи, бай сәүдәгәр, шәһәр думасында гласный, унбишләп хатын алган, фәхешханәгә йөрүче, көндез изге кеше кыяфәтенә кереп, тәкъвага әйләнүче мәчет карты. Өстәвенә Карахмәтнең мие кадими фикерләр һәм уй гамәлләр белән тулган:

Бу мидә йөзләп гыйнад (тискәрелек) амбары бар,
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт (наданлык) ун вагон,
«Мин белемлек» дәгъвасы — бер мең вагон.
«Иске — изге» фикере бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер » — егерме склад.

Әлеге өзектән күренгәнчә, Кисекбашның искелек, феодаль тәртипләрне яклаучы һәм шуның өчен тырышучы инкыйраз тарафдары булуы раслана. Кисекбаш образының асыл мәгънәсен И.Нуруллин болай билгеләде: «Бу юлларда үтергеч сарказмны сизми мөмкин түгел. Өстәвенә бу сүзләр Кисекбашны татарлар тормышындагы уртагасырчылык, феодализм калдыкларының штабы булган «Кяфер почмагы» әһелләре белән берләштерә. Персонажның типиклыгын ассызыклап күрсәтә»* (* Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан. — 1966. — 174 б.).
Үз вазыйфаларын үти алмаган яки аны шәхси мәнфәгатьләргә хезмәт итттергән дин әһелләрен камчылау белән бергә, Тукай үз иҗатында андый бәндәләрнең укыту-тәрбия эшенә кире йогынтысын ачуга да дикъкать итә. Аерым алганда әлеге тип «мөгаллимнәр» идарә иткән яки укыткан кадими мәдрәсләрдә шәкертләрнең нигезле белем ала алмыйча, михнәт-газап чигүләрен, дөньядан артта калуларын шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» (1907) шигырендә чагылдыра:

Чаршау кордык, кояш безгә,
Нурын чәчеп җибәрсә дә.
Каршы килдек, кудык безгә
Яктылыктан ни килсә дә.
Ашсыз-сусыз, утын-шәмсез
Тар җирләрдә яттык сасып.
Капчык ясап җилләннәрдән
Байлар саен теләндек без.
Яшь көннәрне наданлыкка
Корбан иттек тә чалдык без.
Күрдек ачлардан тик корсак,
Алай борсак, болай борсак,
Ай-һай тирән бирән корсак,
Туймас корсак, тумас корсак.

Күргәнебезчә Тукай тәнкыйте, дин дөньясындагы исеме җисеменә туры килмәгән, ягъни үзенең дини вазифаларын намус белән үти алмаган кешеләргә һәм оешмаларга юнәлгән. Шагыйрь аларны булдыксызлыклары, наданлыклары өчен диннең дәрәҗәсен төшерүләре белән тәнкыйтьли. Әмма Тукайның киң даирә укучыларга дин әһелләрен шул рәвешле бәяләгән шигырьләре генә билгеле булгач, аларда, табигый, шагыйрь боларның барысына да тискәре карашта гына булган икән дигән фикер туа иде. Тукайның моңа кадәр ничектер күләгәдә калдырылган башка төр шигырьләренә игътибар итсәк, аның дин әһелләренә карашы һәм бәясе бер төрле генә булмаганлыгыкны күрәбез. Мәсәлән «Шиһаб хәзрәт» (1913) шигырендә ншгыйрь икенче рухтагы дин әһелен тасвирлый. Аның герое Шиһабетдин Мәрҗәни. Ул шигырьдә дин әһеле олы гакыл иясе, эшлекле мәгърифәтче, милли рухлы зат итеп күрсәтелә.

Чыкты ахыр, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгърифәткә әвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Шиһаб хәзрәтнең милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә шундый югары бәя биреп, Тукай руханиларның һәм гомумән диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрдә катнашырга тиешлекләренә басым ясый.



{mospagebreak}

 

Тукайның гомумән дингә мөнәсәбәте

 

Инде алда әйтелгәнчә, Тукайны заманга яраклаштыру өчен, югарыда искә алныган әсәрләренә нигезләнеп, аны атеист итәргә көчәнүләр күп булды. Ләкин бу бармактан суырылган атеистлык Тукайның береничә шигъри юллары янында, көлдән ишелгән бау шикелле, тузып юкка чыга.
Г.Тукайның дингә чын мөнәсәбәте турында сүз башлаганда шагыйрьнең бу мәсьәләгә төрле аспектта каравына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, «Туган авыл» шигырендә (1909) Тукай динне үзенең шәхси яшәеше һәм язмышы белән бәйләп карый:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Үз   язмышында   шундый   зур   роль   уйнавы   сәбәпле, исламның   төп    китабы   —   Коръәнгә    мөнәсәбәтен    Тукай «Васыятем» шигырендә (1909) болай билгели:

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен күреп актык сүзем,
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садрыма!

Садрыма,  ягъни,  күңеленә  Коръән  урнашкан  шагыйрь андагы    аятьләрне    чын    татарча    итеп    бирергә    омтыла. Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар, персонажлар алга таба аның иҗатында зур урын алалар. Ә инде аерым шигырьләре тулаем Коръән аятьләренә багышланган.

Ярты тән булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, инде нурда бар пырак.
Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: я Рәсүл,
Хак тәгалә хәзрәте тәгәенләде бу кич весул:
Монтазыйрлар, лә мәкяннар, бар мәлаикләр сиңа,
Гарше әгълә килде, атлансаң аягың астына, —

дип башлаган «Мигъраҗ» шигыре (1910) Коръән Кәримдәге 17 нче сүрә нигезендә язылган һәм башка дини риваятьләрне кабатлаган.
Үзенең колы Мөхәммәд Мостафа сәләллаһе галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакъ дип белегез. Ул Коддус шәһәре тирәсен бәрәкәтле кылдык, Мөхәммәд Галәйһиссәләмне шулай кодрәтебез белән йөрттек гаҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 294 б.).
Шагыйрьнең «Кадер кич» дип исемләнгән әсәре дә турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа. Ул андагы «Кадер» дип аталган 97 нче сүрәне шамлирәнә тасвирлап биргән: Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә,  Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк, сәвабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграктыр. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан алып таң атканга чаклыдыр* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1916. — 671 б.).
Шагыйрь күңел күтәренкелеге, тирән ышаныч, пафос, матур, җиңел тел белән бу кичне бер монументаль картина итеп сүрәтли:

Бу кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.
Сафланыр ул, пакъланер, бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.
Шул капугтан күндерербез Тәңребезгә бер теләк,
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк,
Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух,
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ,
Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен;
Барча көчсезләр, зәгыйфләрнең аһын, каргышларын.
Күз яшеннән, төрле рәнҗетештән ясап зур энҗеләр,
Ул мәлаик гаше — көрсине бизәр һәм энҗеләр.
Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һич бер кәлам;
Тик диярләр: «Барча мөэмингә мөселманга сәлам!».

Шигырьнең язылу тарихын композитор М.Моззаффаров түбәндәгечә аңлата: «Бервакыт әнием Тукайдан: «Менә Кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь буямасмы икән синдә, Габдулла? » — дип сорады. Тукай берничә көннән безгә «Бу Кадер кич — елда бер кич», — дип башлана торган шигырен, үз кулы белән язып алып килде»* (* Г.Тукай. Әсәрләр, 5 томда // Казан. — 1985. — 2 нче том. — 370 б.).
Гомеренең соңгы көннәрендә, Клячкин хастаханәсендә ятканда да шагыйрьнең күңеленнән Коръән  сүзләре китеп тормый.    Менә    аның    иң    соңгы    әсәрләреннән    булган «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип аталган шигыре:

Һәр заман, кем насры берлән фәткә килсә,
Алланы — һич тә бер тукталмый, манигы булмый аның.
Син күререң тугры юл тотканны күп төркем халык,
Хәмду — тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.
Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб Ходай,
Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыл, тәуваб Ходай.

Бу — Коръәннең «Насыр» дип аталган 110 нчы сүрәсе. Раббың булган Аллаһуны  һәр  кимчелектән  пакъ дип белеп   һәм   мактап   тәсбих   әйт,   намаз   укы   һәм   аңардан ярлыкауны телә, сора!  Дөреслектә ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр.* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1916. — 678 б.). Күргәнебезчә, Тукайның бу шигыре — шушы атаклы сүрәнең шактый ук төгәл тәрҗемәсе. Шул   ук   вакытта   бу   —   тәрҗемә   генә   түгел,   чөнки   анда шагыйрьнең өстәмәләре, аңлатмалары да бар. Мәсәлән: «Һич тә бер көч туктаталмый, манигы (киртәсе) булмый аның «, һәм  «Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб (ишек) Ходай» дигән юллар — Тукайның үз сүзләре, үз тәфсире. Шуңа күрәдер дә,    ул    бераз    шикләнептер,    ахры,    шигырьнең    өстенә «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» дип язып куйган.
Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Тукай шигыренә бик табигый килеп кереп, тыгыз уралып баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк итеп бирергә ярдәм итәләр. Чөнки ул заманның дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үтәп барган, Коръәнне, әдәбиятны белгән кешесенә болар барысы да бик якын, аңлаешлы булган.

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң аслан могҗиза булмас:
Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан дөя тумас, —
Диләр безнең гыйлем әһле.
— Ышанмагыз, бу ялгандыр;
Үзем күрдем бүген, безнең заманда могҗиза бардыр:
Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде.
Ялындырмый, талашмый вәгъдәсендә акчасын бирде, —

дип яза «Могҗиза» шигырендә (1909).
Хәзерге заман укачысы бу юмористик шигырьдәге «ярылмас ай икегә», «кара таштан дөя тумас» дигән сүзләргә артык әһәмият бирмичә генә узып китә. Ә Коръәнне, дини мифологияләрне белгән кешегә бу гыйбәрәләр күп нәрсә аңлата. Риваять буенча, кяферләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең җирдәге могҗизаларына ышанмыйча, аны «сихерче» дип атап, аннан күктә могҗиза күрсәтүен, мәсәлән, айны икегә ярып, ике кисәген ике якка җибәрүен, аннары аларны ике җиң очыннан чыгарып, үзенә сәҗдә иттерүен сорыйлар.
Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мөхәммәд галәйһиссәләмнең пәйгамберлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сорган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр)* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 573 б.).
Яки Коръәннең 17 сүрәсендә: «Сәмуд кауменә могҗиза итеп таштан тере дөя чыгардык, ул дөяне алар золым итеп үтерделәр; шундый каумнәргә могҗизалар җибәрмибез, мәгәр аларны куркытмак һәм газап кылмак өчен»* (* Коръән тәфсире // Казан. — 1996. — 301 б.). Инде аятьләрдән һәм аларның тәфсирләреннән күренгәнчә, Мөхәммәд галәйһиссәлам мөшрикләрнең сорауларына үзенең могъҗизалары белән җавап бирә, һәм Тукай бу вакыйганы әҗәтен вакытында түли алган иптәшенең «могҗизасы» белән чагыштыра. Шигырьнең тәэсир көчен арттыру, күренешләрне җанландырып, көчәйтеп җибәрү өчен Тукай еш кына дини-мифологик мотивлардан да файдалана. Табигать күренешләрен тасвир иткәндә дә бу мотивлар бик табигый рәвештә әсәр тукымасына үрелеп китәләр.

Кисәктән җанланып, бозлар агалар;
Чабалар, берсенә берсе кагалар.
Белерсең син боларның мәхшәрә дип;
Бу бозларны үлекләр гаскәре дип;
Өрелмеш дип белерсең, санки, мөгез
Вә яки мөгезен селкеткән үгез.
Болар әллә бара дәһшәтле судка,
Беленми: кайсы җәннәт, кайсы утка.

«Бәдәвам», «Ахырзаман», «Нәһҗел фәрадис» китапларында сүрәтләнгән, һәр татар укучысына таныш булган, күңелләрдә курку хисе уяткан кыямәт көнен, бар мәрхүмнәрнең терелеп, бер урынга җыйналуларын, ягъни мәхшәр, исрафил фәрештә быргысының бөтен дөньяны тетрәткән авазын, җәннәт һәм тәмуг картиналарын күз алдына китереп, Тукай гади генә бер табигать күренешен дә кешене әсәрләндерерлек итеп тасвирлап бирә.
Шагыйрь татарның элек-электән укылган, балачактан, ук хәтеренә сеңгән борынгы классик әдәбиятына, урта гысырларның дини әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. «Кыйссаи Йосыф», Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия», Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Суфый Аллаһыяр шигырьләре һәм бигрәк тә «Мөхәммәдия», «Бакырган»нан алынган мотивлар Тукайда еш очрый. Шагыйрь татар кешесенә таныш, сөеп укылган шигырьләрнең үлчәмен, көен, рифмаларын алып, аерым сүзләрен кабатлап, бөтенләй яңа әсәрләр — Тукайның үз чоры кешеләрен, тормыш күренешләрен, заман проблемаларын сурәтли торган, бөтенләй көтелмәгәнчә яңгырашлы әсәрләр иҗат итә.
Күп вакыт ул борынгы җитди шигырьләрдән бөтенләй киресен — йә бер көлке, йә бер ачы сатира китереп чыгара. Мисал өчен аның «Һезиһи касыйдәтүн фи мәдхи Мостафа» («Бу Мостафаны мактау шигыре») дигән сатирик шигыре (1912) XVI йөз шагыйре Рабгузыйның «Пәйгамбәрләр тарихындагы Мөхәммәд пәйгамбәрне мактауга багышланган шигырьне иҗади үзгәртеп, аны үз заманындагы мәгълүм шәхескә — азербайҗанлы Мостафа Лотфый Шиванскигә багышлый, мәдхия урынына мыскыллау шигырен тудыра.
Рәбгузыйда:

Дин, шәригать рәйтенә гали кылган Мостафа,
Көфер, золмәт шуларины җиргә салган Мостафа!
Кауменә ди күрсәтмичә күккә ашкан — Гайсә ул,
Өммәтенә буя ышубән җирдә калган Мостафа!

Тукайда исә аның замандашы Мостафа болай сурәтләнә:

Төркиядә бер теләнче сухтә булган Мостафа,
Монда кайтып ил казасы, фетнә булган Мостафа.
Юп-юаш, муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык,
Монда кайткачтын симергән, чучка булган Мостафа.

Рабгузыйдагы Мостафа (Мохәммәд пәйгамбәр) белән Тукайдагы Мостафа арасында шундый зур аерма бар ки, ул укучыда көлке тойгысы, хәзерге заман Мостафасына нәфрәт уята.
Татарда бик популяр булган «Мөхәммәдия» китабын да Тукай еш файдаланган. XV нче гасырда төрек телендә шигырь белән язылган зур күләмле бу әсәр, элеккеге кадими мәктәпләренең программаларына кертелеп, аерым алганда, кызлар өчен дәреслек вазифасын башкарган. «Шул заманда бу китапны укып яки тыңлап, еламыйча калган хатын-кызлар, карчыклар сирәк булгандыр», — дип яза атаклы әдәбият тарихчысы Гали Рәхим.
Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Г.Тукай иҗатыннан дингә багышланган, аның асылын ачкан шигырьләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Сабыйның йокларга ятар алдыннан теләк теләп Тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган «Йокы алдыннан» (1908), шәригать кануннары, ислам тарафыннан тыелган гамәлләрне гаепләп язган «Катиле нәфескә» (1910), кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык, Аллаһтан ярдәм сорарга өндәгән «Киңәш» шигырен һ.б. атарга була. Шулай ук әле Г.Тукайның соңгы биш томлы «Әсәрләр» җыелмасына кертелмәгәннәре һәм Тукайныкы булу ихтималы булган шигырьләр дә байтак. Мәсәлән, шулардан «Сабый чакта бәйрәм» шигыре шагыйрьнең бер җыентыгына да кермәгән. Апасы Газизә үзенең истәлекләрендә кечкенә Габдулланың бер кичне яңа читекләрен кочаклап ятып йоклап киткәнен һәм гаедкә соңга калуы турында яза. Югарыда искә алган шигырьдә шушы биографик детальне күрәбез:

Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,   
Уйлап: «Кайчан таң? » дип, ул атмаган таңым,
Тәти читек, тәти күлмәк, ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым.
Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Әнкәемнең тавышлары колагымда!
Гаед җитте, тор, аппагым, тор аппагым!
Таң атканчы урам буе чапкан чагым,   
Мәгъсүманә, ләззәт, хозур тапкан чагым,
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гаед укып, көлә-көлә кайткан чагым.

Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, «Тукай һәм дин» дигән мәсьәлә үзенең күпьяклы булуы белән аерылып тора. Ул Исламның шагыйрь яшәешендә һәм тормышында уйнаган ролен дә, Тукайның аерым дин әһелләренә һәм гомумән дингә мөнәсәбәтен дә, диннең аның иҗатына йогынтысын да эченә ала.



{mospagebreak}


* * *

 

Дөньяви һәм гамәли моң — гүзәллекне һәр буын рухына тәңгәлләштерә алган татар шагыйрьләреннән иң даһие, әлбәттә, Габдулла Тукай. Дөрес, ул һәрвакытта да үзенә лаеклы бәяне ала алмады, кайчак аңа шактый берьяклы карашлар да өстенле китте. Әйтик, элеккерәк елларда кемдер, замана җилләреннән файдаланып, шагыйрьдән революция карлыгачы эзләде, кемдер динсезлеген исбатларга тырышты.
Ана назыннан мәхрүм ителгән, ачлык-ялангычлыкта, мохтаҗлыкта интеккән шагыйрьнең фани дөньяда күңел юатучысы, туендыручысы, «якын итүче»се тик Аллаһы Тәгалә була. Дин белемен Казан артындагы Кырлай авылында «Иман шартын»нан башлаган Тукай, Уральскийда Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә җәдидчә укып дөньяви белемнәр алу белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы үзләштерә. Гарәп, фарсы, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә. Аның дини гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәдә булуы белән бергә, тирән мәгънәле дә. «Дин — кешелек мәдәниятенең иң югарысында вә иң өстендә булган каймактыр. Ләкин мәдәният тудырган, үстергән, киңәйткән мәдәният анасыдыр»* (* Зыяэтдин әл — Камәли. Фәлсәфәң игътикадия // «Мирас». — 1994 — № 7-8. – 206 б.).
Инде күренгәнебезчә, Тукай да үзенең иҗатында диннең милләт өчен кирәкле гамәлләрендә катнашырга тиешлегенә игътибар итә. «Исемнәремез хакында» дигән мәкаләсендә ул, мәсәлән, дини тәрбияне милли тәрбия белән бәйләп алып барырга чакыра. Күп гасырлар дәвамында Русиядә болгар-татарларга каршы алып барылган сәясәттә, башка чаралар белән беррәттән, безнең халыкны диннән ваз кичерүгә, чукындыруга аеруча игътибар бирелгән. Шундый сәясәт аркасында төрле җирләргә сибелеп һәм башка халыклар арасына сеңеп яшәргә мәҗбүр булган татарга киң планда алып барылган христианлаштыру сәясәтенә каршы торырга, үзен этник һәм милли яктан саклап калырга ислам һәм аның белән бәйле иманы булышкан.
Г.Тукай да дине беренче чиратта иман мәгънәсендә аңлаган һәм хөрмәт иткән. Иман үз чиратында шагыйрь тарафыннан кеше өчен тормышта рухи таяныч, өмет чаткысы, идеалга юл күрсәтүче итеп аңлатыла. Мондый иманның нигезендә Аллага ышану ята. Шунлыктан Тукай «гөнаһсыз яшь баланы» да, мәңге төн булып күренгән бу дөньяда «идеал утын эзләп юлга чыккан даһине»дә Аллага таянырга чакыра.
Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа җегәр бирә. Һәр мөэмин — мөселманның андый көче, ышанычы — Иман. Иман ул, иң элек, Аллаһы тәгалә, Илаһияткә ышану булса, икенчедән, ул сафлык, рухи пакълек, изгелек, мөрәүвәтлек, шәфкатьлелек һәм киләчәккә якты өмет белән карау. Иман — ул мөэмин — мөселманның тәрбиялелек, әхлаклылык билгесе, күңел тынычландыру чарасы, өмете. Иман — ул кешелеклелек һәм башка шундый иң күркәм төшенчәләрне үз эченә ала. Г.Тукай исә боларны нык белгән, шул төшенчәләр белән яшәгән, аларга инанган хәлендә өметен җуймаган, иҗат иткән.
Тарих XXI гасырга аяк басты. Татар дөньясы милли яңарыш юлында. Бу юлда милләтнең хәле, язмышына игътибар арта. Милләтне яшәтү, үстерү өчен аның берләшүе кирәк. Ә берләштерү юлларының иң изгесе — ул Иман.
«Күптөрле мирасыбызны тулырак белү, милли идеябезне дөресрәк аңлау өчен безгә хәзер тагын дини мираска, гомумән, Исламга игътибарны арттырырга кирәк. Чөнки боларның нигезендә Ислам тәгълиматы һәм рухи кыйммәтләре ята. «…Ислам безнең халыкның тумышыннан ук диярлек дөнья цивилизациясенә килеп керүенә булышты. Икенчедән, дәүләтчелеге юкка чыгарылганнан соң гасырлар дәвамында бик авыр сынауларга, гаять зур югалтуларга, хәтта иикыйразга дучар ителүенә карамастан татарның үзен, милләт рәвешендә саклап кала һәм үсә алуында да Исламның ролен бәяләп бетергесез»* (* Мусин Ф. Милли яңарыш юлында // Мирас — 1999. — №8. – 81 б.). Гасыр башында булган кискен борылыш чорында Тукайны борчыган сораулар бүген, гасыр ахырында да актуаль. Менә шуның өчен без бүген тагын Тукайга, аның үлемсез мирасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Тукай иҗатында — аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә — бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Шуңа да Тукай безгә һәрчак якын. Әле моннан 80 еллар элек «Ил» газетасында бөек әдибебез Г.Исхакыйның «Мәрхүм Тукай» дигән мәкаләсе басыла. Ул Тукай вафатына өч ел тулу уңае белән языла. Анда Исхакый Тукайның үлеме татар милләте өчен бик зур югалту икәнлеген, шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышның нигезенә әйләнәчәген әйтә: «көннән-көн … Тукай мәрхүмнең милли рухлы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн саен аның кыйммәте да күтәреләчәктер. Аның татар милләтенә хезмәте, әйтеп калдырган байлыгы меңәр, йөз меңәр мәртәбә артачактыр»* (* Исхакый Г. Мәрхүм Тукай. «Ил» газетасы — 1916. — 29 март.), — дип язды Г.Исхакый. Алдан күрүчәнлек белән сугарылган бу сүзләрнең хаклыгын бүген инкарь итеп булмый. Бөек шагыйребез иҗатында туган иленә, халкына хезмәт итү, ирек, бәхет төшенчәләрен әйдәп баручы. Ул үзенең шәхси бәхетен дә шунда күрде.

Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын, —

дигән сүзләре шагыйрь рухының тарихи оптимизмын һәр яңа буынга җиткереп тора. Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл кешеләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бүген Тукайны яңача өйрәнү, аның иҗатына бүгенге көн таләпләреннән чыгып якын килү, татар милләтен дөньяның башка халыклары арасында тигез хокуклы, җитлеккән, дәрәҗәле һәм мәртәбәле милләт итеп таныту өчен кирәк. Чөнки һәр милләт турында барыннан да элек аның Г.Исхакый, Г.Тукай шикелле олы шәхесләрен истә тотып фикер йөртәләр.
Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырга да Тукай белән атлап керәбез. Тукай мирасы яшәгәндә милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә Тукай да яшәр. Тукайны өйрәнү, иҗатының әле билгеле булмаган якларын ачу, аны зурлау, аның бөеклеген буыннан-буынга җиткереп бару — галимнәребезнең, әдәбият белгечләре, дин әһелләре һәм укытучыларның изге бурычы.

Библиография
Фәнни әдәбият

 

Миңнегуллов  X.   Тукай  һәм  урта  гасыр  әдәбияты  // Мирас. — 1997. — №1.
Нуруллин  И.  XX йөз башы татар әдәбияты.  —  Казан: Универститет нәшрияты. — 1966.
Татар әдәбияты тарихы. Биш томда. — Казан, 1986. — Т. III.
Хали Г. Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века. — Казань, 1956.
Фасеев К.Ф. Из истории татарской передовой общественной мысли. — Казань, 1955.


Әдәби әсәрләр


Тукай Г. Әсәрләр. Академик басма. — Казан, 1943. — Т. 1.
Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. — Казан, 1977.
Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. — Казан, 1985.
Тукай Г. Тулган иман берлән Коръән садремә. (Төзүче Мәсгүдә Шәмсетдинова). — Казан: «Иман» нәшрияты, 1996.
Тукай Г. Коръән укысам // Заман. — Казан, 1994, 23 апрель.
Татар поэзиясе антологиясе. — Казан: Таткнигоиздат, 1956. — 146-185 б.
Тукай Г. Дин вә гавәм. Шигырь. // Татарстан яшьләре. Казан, 1970. — 15 октябрь.
Тукай Г. Мөбәрәк тәсбихның бер төймәсе («Мөбәрәк тәсбих өзелде» исемле мәкаләдән өзек). // Социалистик Татарстан. — Казан, 1986. — 24 гыйнвар.
Г.Тукай турындагы әдәбият
Гайнуллин М. Дөреслекне төгәл яктыртыйк. // Казан утлары. — Казан, 1996. — №7.
Ишмөхәммәтов 3. Шагыйрь динне камчылый. // Социалистик Татарстан. — Казан, 1961. — 25 май.
Ишмөхәммәтов 3. Тукай атеизмы. — Казан, 1971.
Мусин Ф. Тукайга кайту. // Шәһри Казан. — Казан, 1994. – 10 май.
Мусин Ф. Без белгән һәм беләсе Тукай. // Мәдәни җомга. — Казан, 1996.- 17 май.
Мусин Ф. Татар әдәбияты тарихы һәм заман. // Мирас. — Казан, 1996. — №1-2.
Нәҗип Нәккаш Исмәгыйль. Иман берлә тулган садремә. // Мәдәни җомга. — Казан, 1996. — 23 май.
Сәхапов Ә. Исхакый һәм XX гасыр татар әдәбияты. — Казан, 1997.
Сәйфетдинев Ш. Татар әдәбиятында атеистик фикерләр. Китапта: Оҗмах сезгә, дөнья безгә. Татар язучыларның дингә каршы әсәрләре. — Казан, 1970.
Тукай турында замандашлары. — Казан, 1960.
Халит Г. Тукай үткән юл. — Казан, 1962.

(Чыганак: Ханнанова Ф. Көзләремдә әле язлар көтәм. – Казан, 2006).



Комментарий язарга


*