ТАТ РУС ENG

 Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ  Үзбәк дөньясында Тукай

Хәзерге үзбәк һәм татарларның әби-бабалары күп гасырлар буе үзара аралашып, берничә мәртәбә бер үк дәүләтләр (Алтын Урда, Россия, СССР) составында яшәгән. Нәваи (1441–1502) аларның һәр икесе өчен дә үз һәм якын булган. Бу кавемнәрнең этник яктан, тел, дин, мәдәният, сүз сәнгате җәһә­теннән үзара якынлыгы, охшашлыгы — дәлилләүне сорамый торган аксиома, хакыйкать. Тукай чорын да бу халыклар, гәрчә аерым хосусый үзенчәлекләргә ия булсалар да, тулаем алганда чагыштырмача гомуми мөселман дөньясының вәкилләре рәвешендә каршылый. Үзара икътисади, мәдәни, рухи багланышлар тагын да көчәя. Идел-йорттан Урта Азия тарафларына күчеп килүче татарлар елдан-ел арта бара. Шунысын да искәртик: узган гасырның ахырларына таба Үзбәкстанның үзендә генә дә милләттәшләребезнең саны ярты миллионга якынайган иде. Ә этник яктан татар булып, үзбәк әдибе, артисты, рәссамы, журналисты, дәүләт һәм партия эшлеклесе, галиме булып киткән милләттәшләребез Үзбәкстанда, мөгаен, йөздән артып китәдер (Әсгать Мохтар — әдип, Чыңгыз Әхмәров — рәссам, Мидхәт Булатов — архитектор, Галия Измайлова — СССРның халык артисткасы һ. б.).  

 

Аерым тарихи сәбәпләр аркасында, ХХ йөз башында татарлар мәгърифәти, мәдәни яктан шактый алга китә, төрки дөньяда әйдәп баручы кавемнәрнең берсенә әверелә. Әгәр дә элегрәк татар яшьләренең күбесе Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укыса, хәзер Урта Азия кавемнәренең, шул исәптән үзбәкләрнең дә шактый гына үсмерләре Идел-йорттагы «Мөхәммәдия» (Казан), «Галия» (Уфа), «Хөсәения» (Оренбург), Эстәрлебаш, Троицк мәдрәсәләрендә белем ала. Ташкент, Кызылъяр, Семей (Семипалатинск), Кустанай һәм кайбер башка төрки шәһәрләрендә дә татар мәктәпләре ачыла. Күпләгән татар зыялылары (алар арасында шактый гына әдипләр дә бар: Г.Ибраһимов, М.Гафури, Ш.Бабич…) казах, үзбәк, кыр­гыз, каракалпак… кавемнәре арасында мөгаллимлек кыла. Татар китаплары, газета-журналлары, дәреслек-әсбаплары Төркестан тарафларында киң таралыш таба. Татарлар Урта Азия халыкларына мәгариф, матбугат, нәшрият, театр эшләрен оештыруда да зур ярдәм күрсәтә. Менә шундый иҗтимагый-тарихи контекстта татар сүз сәнгатенең, аның күренекле вәкиле Г.Тукайның да үзбәк рухи тормышында шактый мөһим роль уйнавы табигый һәм мантыйкый. Бу хакта үзбәк зыялыларының үзләре әйткән фикерләре дә кызыклы. «Бөек Октябрь социалистик революциясенә ка­дәр үк инде үзбәк халкы арасында татар әдәбияты бик күп таралган… Тукай — үз заманында ук үзбәк халкы арасында билгеле һәм танылган шагыйрь», — ди Үзбәкстанның халык шагыйре Гафур Голәм (1903-1966). Үзбәк классик әдибе Уйгун (Рәхмәтулла Атакузиев – 1905-1990) «Тукай давно знаком и близок узбекскому народу. Мы с давних пор, со школьных лет наизусть знали его прекрасные стихи, напечатанные в учебнике «Родная речь», – ди. – Мы от всей души считаем его своим учителем, своим поэтом». Тукайны зурлаган, аның остазлыгын икърар иткән мондый фикерләр үзбәкнең күп кенә башка әдип-шагыйрьләре, галимнәре тарафыннан да әйтелгән. Абдулла Арипов: «Тукай – үзбәк халкының да сөекле шагыйре. Аның теле дә, әсәрләренең рухы да безгә гаять үз һәм якын, аның сазы-моңнары безнең күңелләрдә дә аваздаш яңгыраш таба… Тукай кебек шагыйрьләргә ия халык бәхетле һәм үлемсез». Ләзиз Булатов: «Тукайның бөтен иҗаты, көрәше – чын фидакарьлек, чын каһарманлык  үрнәге, халыкка хезмәт итү, халык өчен көрәшү үрнәге!..  Аның рухын, исемен, иҗатын ничек кенә тәкъдир итсәк тә, аз булыр». Габделкадыйр Хәйсабиров: «Тукай шул кыска гомерендә үзенең җырлы иҗаты белән татар халкының гына түгел, бөтен төрки галәмнең гаҗәеп бер шагыйренә, шагыйрь­ләребезнең, шигъриятебезнең пәйгамбәренә әверелә… Үзбәк әдәбиятын өч Габдулла күтәргән: Габдулла Кадыйри, Габдулла Каһһар, Габдулла Авлони. Мин әлеге исемлекне дәвам итеп, шуны әйтер идем: безнең әдәбиятны Габдулла Тукай да күтәргән. Тукайсыз үзбәк әдәбиятын күз алдына да китереп булмый».

 

Тукай иҗатының үзбәк әдә­бия­тындагы урыны, роле ха­кын­да шактый гына гыйльми-тәнкыйди тикшерүләр дә бар. Мәсәлән, профессор Ләзиз Каюмов Тукай һәм Хәмзә Хәкимзадә иҗатларын чагыштырма планда яктырта, үзбәк шагыйренә татар авторының көчле йогынтысын ассызыклый. Тукай әсәрләренең үзбәкчәгә тәрҗемәләре хакында кызыклы мәгълүматлар бирә.  Әдәбиятчы галим Шерали Турдыев Тукай һәм үзбәк әдәбиятын киң, тарихи яссылыкта тикшерә, бу мәсьәләгә мөнәсәбәтле мөһим фикер-күзәтүләрен бәян итә. Мәсәлән, ул татар шагыйренең Абдулла Кадыйри (1894-1939) иҗатына, аеруча аның сатирик әсәрләренә сизелерлек йогынты ясавын ассызыклый, ике шагыйрьдәге уртак, үзгә якларны күрсәтә. Ш. Турдыев язмасында янә бер мөһим факт телгә алына. Баксаң, «Иштиракиюн» («Коммунист») газетасының  1920 ел 15 апрель санында «Восточный поэт  Абдулла Тукай» исемле бер мәкалә басылган икән. Анда Тукайны Шәрыкның бөек классиклары белән янәшә куйган мондый юллар бар: «Среди великих поэтов Востока, как Маари, Хафиз, Хайям, Саади, Навои, почетное место занимает также Габдулла  Тукай. Он подготовил тюрко-татарских трудящихся к великой революции в России».  

 

Үзбәк әдәбиятында Тукайга багышланган әсәрләр дә языла. Мәсәлән, «Садои Туркестан» (Ташкент) газетасында 1914 елгы бер санында күренекле шагыйрь Тавалло (Тулаган Хуҗамеров – 1883-1937. Шәхес культы корбаны) «Мәрхүм Габдулла әфәнде Тукаевның шигырьләренә хөрмәт» исемле шигырен бастыра. Анда мондый юллар бар: «Мәрхүм Габдулла Тукай кеби яшь чагымда китмәсәм, яраткан шагыйрең булырга өметләнә ниятем… Гаҗәп түгел. Тавалло шигыре Габдулла шигыренә охшаса әгәр дидем, Ахирәттә табышырлар ике ятим”.

 

Үзбәк-татар әдәби багланышларын махсус өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклаган  Ташкент галимәсе Лалә Мәгъсумова  шулай ук бу ике халык сүз сәнгатен, Тукай иҗатын тарихи планда карый… «Элекке чор әдәбиятына Нәваи һәм башка үзбәк әдипләре зур тәэсир ясаса, соңгы дәвер үзбәк әдәбиятына Габдулла Тукай һәм аннан гайре күп кенә татар язучыларының тәэсире көчле булган.  Гомумән, XIX йөзнең ахыры һәм ХХ гасырның башына татар әдәбияты төрки дөньяда… өлге хезмәтен үти», — дип яза ул.  «Шура», «Вакыт» һәм күп кенә татар газета-журналларында Төркестан тематикасына багышланган күпләгән язмалар дөнья күрә, аларда Чулпан, Фитрәт, Бәһбуди, Камали, Хәмзә, Суфизадә, Мирмөхсин кебек үзбәк әдипләренең әсәрләре басыла. Л. Мәгъсумова  үз хезмәтләрендә Тукайның үзбәк тормышындагы ролен яктыртуга, биредәге әдипләргә ничек, ни рәвешле тәэсир итүен ачыклауга зур урын бирә; Хәмзә, А.Кадыйри, Суфизадә, Мирмөхсин шигырьләрен Тукай әсәрләре  белән чагыштырып, мөһим генә фикерләр әйтә, үзбәк авторларына татар шагыйренең һәм идея-тематик, һәм поэтик яктан көчле тәэсир ясавын искәртә. Бу галимә язмаларында үзбәк классик шагыйре Гафур Голәмнең Тукай турындагы фикерләре, татар сүз сәнгатенә, Казанга ихтирамы, җылы мөнәсәбәте хакында да факт-мәгълүматлар бар. Мәгълүм ки, Г.Голәм Һ.Такташ, Х.Туфан, С.Кудаш, М.Гафури, С.Хәким һәм татарның кайбер башка күренекле әдипләре белән шәхсән таныш та булган.

 

Бу мөхтәрәм затның, ягъни Гафур Голәмнең янә бер фикере мөһим. «Тукай үлгәннән соң,– дип яза ул үзенең «Габдулла Тукай безнең дә шагыйребез» исемле мәкаләсендә, – үзбәк хал­кы да татар халкы белән бергә тирән кайгы кичерде. Ша­гыйрь үлгәннән соң үзбәк укымышлылары матәм мәрасимендә катнашу өчен Казанга үзләренең вәкилләрен җибәрде. Тукайның үлүе мөнәсәбәте белән Ташкент, Хива, Сәмәрканд һәм башка шәһәрләрдә матәм кичәләре үткәрелде».

 

Тукай шигырьләре үзбәк дөньясында әүвәл оригиналда укыла. Бераздан аның тәрҗемәләре дә күренә башлый. Мәсәлән, шул ук Тавалло «Туган тел»не үзбәкчәгә күчереп, үзенең дәрес­лекләренә кертә. А.Кадыйри «Шүрәле» поэмасын һәм кайбер башка шигырьләрен тәрҗемә итә. Шунысы да мөһим: Тукай әсәрләрен үзбәкчәгә күчерүдә башка күренекле шагыйрьләр дә катнаша (Уйгун, Суфизадә, Ә.Мохтар, Г.Голәм, Х.Алимҗан, Мирмөхсин, Зөлфия һ. б.).

 

Тукайның күпчелек әсәрләре үзбәк телендә кат-кат басылган. Мәсәлән, 1946, 1960 һәм аннан соңгы елларда Тукайның «Сайланма әсәрләре» берничә мәртәбә дөнья күрә. Ә.Фәйзинең «Тукай» романы да А.Уразаев тарафыннан тәрҗемә ителгән. И.Нуруллинның «Габдулла Тукай» исемле гыйльми-әдәби әсәре дә А.Шәрәфетдинов тәрҗемәсендә үзбәк укучыларына җиткерелгән.

 

Ташкенттагы үзәк урамнарның берсе элегрәк Тукай исемен йөрткән иде.

 

 

(Чыганак: Мәдәни җомга, №27, 2016).

Комментарий язарга


*